[Ф] авазы һәм Фф хәрефләре



Дата11.06.2016
өлшемі91.5 Kb.
#128895
Саба районы Шекше урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укытучысы Гибадуллина Ризәлә Хәйдәр кызының Әдәби уку дәресеннән план конспекты
Тема: [Ф] авазы һәм Фф хәрефләре.
Максат: укучыларны тартык [ф]авазын ишетеп таный белергә өйрәтү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру; бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәтү;

укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;укуга кызыксыну тәрбияләү.

УУЭ:
Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Материал: И.Х. Мияссарова “Әлифба” 62-64б.; И.Х.Мияссарова “Әлифба” укытучылар өчен методик кулланма; http://mancurova-yuljya httr://yandex.ru/yandsearch .

Җиһазлау:компьютер,интерактив такта, презентация, карточкалар, хәреф өлгеләре

Дәреснең тибы: яңа тема өйрәнү

Метод һәм алымнар: әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль эш.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр: Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Җөмләләр уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, музыка, сынлы сәнгать.

Дәреснең структурасы:

1.Оештыру өлеше.

2.Үзбилгеләмә, эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

3. Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:

- белемнәрне актуальәштерү;

- тартык [ф]авазын ишетеп таный белергә өйрәнү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнекмәләрен формалаштыру;

4.Рефлексия.

Үзанализ һәм үзбилге.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру. (уңай психологик халәт тудыру.)

1 слайд

Кояш иртән уянды,

Тәрәз аша елмайды.

Хәерле көннәр теләп

Безгә сәлам юллады.

Бер- беребезгә без дә хәерле көннәр , яхшы кәефләр теләп дәресебезне башлыйк.



  1. Актуальләштерү.

  • Әйдәгез, “Дәвам итеп бетер” уенын уйнап ,узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз.

  • Безнең сөйләм .........(җөмләләрдән тора).

  • Авазлар ........ (сузык һәм тартык) булалар.

  • Сузык авазларны әйткәндә һава.....(тоткарланмый).

  • Тартык авазлар........(яңгырау һәм саңгырау)булалар

  1. Уку мәсьәләсен кую.

2 слайд

-Тактага игътибар итегез әле, анда нәрсәләр сурәтләнгән?

Телефон, фил, шкаф, жираф.

-Бу сүзләрнең һәркайсында нинди аваз бар?

-Без бүгенге дәрестә нинди аваз өйрәнербез?([Ф] авазын)

-Дәреснең темасына таянып бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәнәчәгебезне әйтә аласызмы? (Без бүгенге дәрестә [ф]авазы һәм аны билгеләүче ф хәрефе белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыячакбыз.)



IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1.-Мин сезгә шигырь укыйм ,ә сез аны тәмамлагыз.

Кошлар- безнең дусларыбыз

Алар оча һәркайда,

Китерәләр агачларга,

Басуларга күп .....(файда).



  • Файда сүзен сез ничек аңлыйсыз?(укучылар фикере тыңлана.)

  • Кошлар басуларга ,агачларга нинди файда китерә?

(Агачлардан корткыч бөҗәкләрне чүпли һ.б.)

2.Файда сүзенә схема төзү.

-Бу сүз нинди аваздан башлана? ([ф] авазыннан).

3.Артикуляция өстендә эш.

-Әйдәгез [ф] авазын әйтеп карыйбыз.

-Керпе ничек фыркылдый ? (Ф-Ф-Ф)

-Песнәк ничек җырлый? (Фью-фью-фью)

-[ф]- нинди аваз. Тартыкмы ,сузыкмы?

- Нинди тартык?

-[ф] авазының пары нинди аваз? ([в]авазы)

[ф]-[в] авазларын чагыштырып әйтү.

([Ф]-саңгырау тартык, парлы )

4. Ф хәрефе белән таныштыру.

Фф хәрефләрен күрсәтү.



3 слайд

  • Бу хәрефнең исеме ЭФ.

  • Кем бу хәрефне алга чыгып тасфирлап күрсәтә ала?

(төз басып ике кулны билгә куясы)

ЭФ хәрефе басып тора

Таянган ул бөергә.

Әйтерсең лә әзерләнгән

Матур көйгә биергә.

-Ф хәрефен сез нәрсәгә охшатасыз?

4 слайд

(Күзлек, кайчы, фил колагы, ябалак күзе һ.б.)

Ябалакның зур күзләре

Ялтырый караңгыда.

“Ф”хәрефенә охшаган

Туп-туры караганда.

Баш Ф хәрефе нинди сүзләрне язганда кулланыла?

(Исем, фамилия,авыл исемнәрен .... язганда)



5.Физминутка

Бик күп эшләр эшләдек

Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Дәресне дәвам итик.

6.Модельләштерү.

- Бу хәреф нинди өлге элементлардан тора ?

-Әйдәгез конвертлардан өлге элементларын алабыз һәм бу хәрефне төзибез (1,17 нче элементларны кулланырга мөмкин).

7. Дәреслек белән эш.

-Дәреслектә нәрсә рәсеме күрсәтелгән?(62б.)

(Дәфтәр)

-Бу сүзне иҗекләргә бүлегез. (Дәф-тәр)

-Беренче иҗекне әйтегез. (Дәф)

- Икенче иҗекне әйтегез. (тәр)

-[ф]авазы кайсы иҗектә?(Беренче иҗектә)

- Бу сүз нечкә әйтелешлеме, калынмы? (Нечкә )

- Ни өчен? ([Ә] авазы нечкә сузык аваз )

(конфет,туфли, сүзләренә шул ук тәртиптә анализ ясатыла.)

8. Парларда эшләү.

5 слайд

Иптәшеңә бирелгән иҗекләрне укып күрсәт.

Иҗек схемаларын уку:

аф әф фа фә

ыф эф фы фе

уф үф фу фү

оф өф фо фө

иф фи


а) калын һәм нечкә ябык иҗекләрне уку.

б) калын һәм нечкә ачык иҗекләрне (кушылмаларны) уку.

-нинди сузыклы иҗекләр калын, нинди сузыклы иҗекләр нечкә укыла?

(калын сузыклы иҗекләр калын, нечкә сузыклы иҗекләр нечкә укыла)

9.Сөйләм телен үстерүгә бирем.

-Сүзләрнең беренче авазларын гына үзгәртеп яңа сүз яса.

Сафа-Вафа, фото-лото, фил-кил, Фаил-Раил, фән- тән,фикер- сикер.

10. Уфа- Казан хикәясен уку.



6 слайд

-Уфа шәһәре турында сезнең ишеткәнегез бармы?

-Уфа -Башкортстан республикасының башкаласы. Ә Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан) 7 слайд

11.Мәкаль уку.



8 слайд

Туган илем- туган анам.

- Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(Үзебезнең әни кебек туган илебез дә безгә якын һәм кадерле.)

12. Тизәйткеч өйрәнү.

Вафа. Сафа, Фирая фил янына баралар.



V. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя.

1. “Кем күбрәк” уены.

-[ф]авазы кергән сүзләр уйлагыз. Кем күбрәк таба?

(фән, фил, дәфтәр, конфет, мультфильм)

- Шул сүзләрнең берәрсен кулланып җөмлә төзегез.

2.Физминутка.

“Яңгырау-саңгырау”уены.

Күп вакытта балалар [в]һәм[ф]авазларын бутыйлар. Чөнки алар парлы тартыклар. Әйдәгез, сезне дә тикшереп карыйк әле. Яңгырау [в] тартыгы кергән сүз әйтсәм, кул чабасыз, ә саңгырау [ф] тартыгы кергән сүз әйтсәм, тыпырдыйсыз.

Фил, ваза, шкаф, фабрика, Вәли, ферма, ватан, вагон, Уфа, вакыт.

4. Карточкаларда эш.

9 слайд

-Сезнең парталарыгызда карточкалар бар. Шул карточкаларны алыгыз һәм аның почмагына без бүген өйрәнгән хәрефне язып куегыз. Карточкада хәрефләр язылган ,сезгә бары тик Ф хәрефен генә сызып чыгарга кирәк.

Аплтнгфдаөуевдыфитхнк

Пбфневыдоремтрфпмфотс

5.Парларда үзара эшләрне тикшерү.

-Ф сезгә ничә тапкыр очрады?(5)

-Әфәрин! Сез бик игътибарлы икәнсез.

VI. Йомгаклау. Рефлексия.

-Дәрестә ниләр белдек?

Схема буенча сөйлә:

БЕЛӘМ

МИН ИСТӘ КАЛДЫРДЫМ

БУЛДЫРА АЛДЫМ

-Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

-Сезгә бигрәктә кайсы бирем ошады?

-Дәрес ахырында минем сезнең кәефләрегезне беләсем килә.Кәефләрегез ничек? (смайллар ярдәмендә ясап күрсәтәләр.)



10 слайд

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет