سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
"Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр."
(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), — дип әйтелә. 100 мәртәбә:
اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
"Әстәгъфируллааһәл-газыйимә вә әтүүбү иләйһи."
(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм),— дигәннән соң 100 мәртәбә
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
"Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд",— дип салават әйтелер һәм намаз тәмамланыр, дога кылыныр.
4. Бәраәт кичәсе намазы.
Шәгъбан аеның 15 нче кичәсе — Бәраәт кичәседер. Гөнаһлар гафу ителә торган бер кичә буларак кабул ителгән. Бу кичә өчен дә махсус намаз юк. Ләкин кичәнең бер өлешендә гыйбадәт эчендә булу, нәфел намазлар уку саваплыдыр. Бу кичәдә укыла торган намазга "саләәтүл-хайр" — "хәер намазы" дип әйтәләр. Көндез мохтаҗларга сәдака бирү, кичәне гыйбадәттә уздыру бик саваплы.
5. Рәгаиб кичәсе намазы.
Рәҗәб аеның беренче җомга кичәсе — Рәгаиб кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бөек дәрәҗәләргә ирешкән.
Ике рәкәгатьтә бер сәлам биреп, унике рәкәгать намаз кылу мөстәхәбтер. Башка намазлардан соң укылган догалар кылыныр.
6. Духә намазы.
Нәфел буларак кылынган намазлардан берсе — духә намазы. Бу намаз, кояш бер сөңге буе күтәрелгәннән башлап, өйлә намазына ярты сәгать калганчы укыла.
Хәдисләрдән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу намазны һәрвакытта түгел, а сирәк кенә укыган. Аны ике яки сигез рәкәгать итеп тә кылырга мөмкин.
Шөкер намазы дип ният ителә. Бу намазның махсус догасы юктыр.
7. Күсүф намазы.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) кылган намазларның берсе — күсүф намазы. Кояш яки айның тотылуына күсүф дип әйтәләр.
Аллаһының Илчесе (с.г.в.) кояш, я ай тотылганда намаз кылуны васыять иткән. Кайбер ислам галимнәре бу намазны кылу кирәклеген сөннәт белән генә түгел, Коръән белән дә исбат ителүе турында сөйлиләр. Алар, моңа дәлил итеп, Фуссыйләт сүрәсенең 37 нче аятен китерәләр. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә шулай дигән: "Төн белән көн, кояш белән ай Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә дәлил булган аятьләрдер. Сез кояшка яки айга сәҗдә итмәгез, ләкин аларны яраткан Аллаһыга сәҗдә кылыгыз."
Пәйгамбәребез дә (с.г.в.): "Кояш һәм ай бер кешенең үлүеннән яки яшәвеннән чыгып тотылмас. Моңа карамастан, сез, кояш яки ай тотылуын күрсәгез, намаз кылыгыз, Аллаһыга дога итегез",— дигән.
Күсүф намазының хикмәте шулай аңлатыла:
"Кояш һәм ай, Аллаһ яраткан кануннарга буйсынып, хәрәкәт иткәндә бер кимчелек була, Аллаһы Тәгалә теләгән вакытта бу кануннарын үзгәртә яки бөтен нәрсәне бер мизгелдә юк итә ала. Кояш яки ай тотылуы кешегә шуны хәтерләтә. Аллаһының кешеләргә бүләк иткән бу тормышы өчен мондый вакытларда Аллаһыга рәхмәт тойгыларын белдереп намаз уку, дога кылу сөннәттер. Пәйгамбәребез үзе дә бу намазны укыган. Кояш яки ай тотылганда ике яки дүрт рәкәгать намаз укылыр. Бу намазда "Фатиха"дан соң белгән кешеләргә кояш яки ай белән бәйле булган аятьләрне уку яхшы булыр. Бу намазны ялгыз да, җәмәгать белән дә укылырга мөмкин.
Достарыңызбен бөлісу: |