الْحَفِيظُ — әл-Хәфиизъ.
Бу исем бик саклаучы, коткаручы мәгънәсендә. Аллаһ галәмнең төзеклеген бозмыйча, билгеле бер вакытка кадәр төзек тотар. Кешеләр эшләгән һичбер нәрсәне онытмас, һәммәсен саклар. Колларын төрле начарлыклардан коткарыр.
Инсан, Аллаһының бу исеменнән өлешен алса, эшләгән һәр эше Аллаһ тарафыннан саклануын, имин ителүен белер.
الْمُقِيتُ — әл-Мүкыйит.
Бу исемнең тамырында ризык бирү мәгънәсе бар. Ягъни Аллаһ яраткан һәр барлыкның аш-суын, ризыгын бирер. Аллаһ яратканнарының берсен дә онытмас, Аның өчен оныту һич мөмкин түгелдер.
الْحَسِيبُ — әл-Хәсииб.
Һәркемнең бу дөньяда гомере буенча кылган һәр эшенең хисабын иң яхшы белүче димәктер. Ул беленмәгән нәрсәләрнең иң нечкәләренә кадәр белер. Хәтта инсанның гомере буенча ни кадәр һава сулавына кадәр белеп торыр.
الْجَلِيلُ — әл-Җәлиил.
Аллаһ җәләл ияседер. Олуглык һәм бөеклек Аңа хастыр. Аның заты бөек булган кебек, сыйфатлары да бөектер. Кәбиир сыйфаты затының, асылының камиллегенә, Җәлиил сыйфаты сыйфатының камиллегенә, Газыйм сыйфаты исә затының да, сыйфатының да камиллегенә дәлил булыр.
الْكَرِيمُ — әл-Кәриим.
Кәрамлеге һәм юмартлыгы бик күп димәктер. Җәзалау, үч алу кулында булган хәлдә Ул кәрамы белән гафу итәр, колларының эшләгән гөнаһларына карамыйча, аларга юмарт рәвештә нигъмәтләр насыйп итәр.
الرَّقِيبُ — әр-Ракыйиб.
Галәмдәге һәр нәрсәне күзәтүче, бөтен барлыкларны күзәтү астында тотучы димәктер. Аллаһының кодрәте бөеклегенә туры килә. Һичбер нәрсә Аның күзәтүеннән читтә кала алмас. Аннан яшерен, Ул күрмәгән бер эш тә кылынмас.
الْمُجِيبُ — әл-Мүҗииб.
Үзенә дога кылып ялварганнарның догаларын кабул итүче димәктер. Аллаһ ихлас күңелдән дога кылганнарның догаларын кабул итәр. Моның мәгънәсе теләкләрне җиренә җиткерү. Кол Аллаһыдан нәрсәне теләргә, нәрсәне теләмәскә икәнен белергә тиеш.
Достарыңызбен бөлісу: |