Хазарстан җире комлы тугайлыклардан, куе үләнле үзәнлекләрдән торган даладан нык кына аерылган. Һәм, әлбәттә, утрак көн күргән халыкларның яшәү рәвешләре дә



бет3/4
Дата23.06.2016
өлшемі0.57 Mb.
#154599
1   2   3   4

Тарихта Тифлис кальгасы турында мондый мәгълүмат сакланып калган. Төркиләр Тимер капканы алгач, фарсылар шаһиншаһы тәмам курка кала. Чөнки төркиләр чик буендагы фарсы гаскәрләрен бик тиз туздырып ташлыйлар. Исән калган фарсы түрәләре, шаһиншаһның вассаллары булган Тифлис кирмәненә кереп бикләнәләр. Шушында җиткәч, янә бер тарихи вакыйганы искәреп үтик әле: бу вакытта мәңгелек дошманнар булган Византия белән Иран империяләре арасында дәвамлы рәвештә сугыш бара. Ике империя арасында ил-җирләрне бүлешүдә беркайчан да сугыш туктамаган, орыш-сугышлар барышында төзелгән солыхлар да ике яктан да бик тиз бозылган һәм сугыш янә дәвам иткән. Кара Чуринның Дербент кальгасын алуын ишетүгә, Византия императоры Ираклий гаскәре белән Иран җирләренә таба кузгала, янәсе, төркиләргә ярдәмгә. Византиялеләр гаскәрен император Ираклий үзе җитәкләгән була. Кара Чурин белән император Ираклий сөйләшүләр алып баралар һәм нәтиҗәдә уртак бер фикергә киләләр – кальгага бергәләп һөҗүм итәргә. Һөҗүм башлана, әмма кальганың диварлары үтә биек булганга, ике як сугышчылары да диварларга күтәрелә алмыйлар. Бу хакта Византия тарихчылары болай дип язалар: «Ираклий үз кешеләрен кызганды, Кара Чурин үз кешеләрен». Искәреп үтим, «Хазарлар» хезмәтен язган галим М. Артамонов Кара Чуринны Тур-яу-хан дип яза. Ә аның ярдәмчесе Бүре-ханны Бүрешад дип. Бүре-хан шактый яшь кеше була, күрәсең. Император Ираклий аңа кызы Евдокияне кияүгә бирергә вәгъдә итә. Шушы вакыйга йөзеннән Тифлис кальгасы кырында табын оештырыла. Император Ираклий булачак киявенә табындагы алтын-көмештән торган бар булган савыт-сабаны бүләк итә.

Шул мәлдә төркиләрнең төп илендә чуалышлар башлануы хакында хәбәр ирешә. Кара Чурин бер өлеш гаскәриләре белән төп ыстанга кайтып китә, сәргаскәр итеп Бүре-ханны калдыра. Император Ираклий исә, Бүре-хан кулыннан шактый гаскәри алып, Иранның эчке төбәкләренә юнәлә, анда ул төркиләр ярдәме белән зур җиңүләргә ирешә, хәтта Иранның башкаласына кадәр барып җитә яза. Ләкин, тылының шәрә калуын искәреп, кире борыла.

Тарихта билгеле булганы шул: тарихчы Мурад Аджи Ауропа халыкларының атлы гаскәриләрен төркиләр тәшкил иткәннәр, дип яза. Бу сүзләрдә, бәхәссез, хаклык бар. Меңнәрчә атлы гаскәриләрен Византия императорына калдырып киткән Бүре-ханның сугышчылары бу хакыйкатьнең чишмә башы гына була. Хәер, шул ук галим тарихчы Рим императорының төп атлы гаскәрен дә гуннар тәшкил иткән, дигән фикер әйтә. Хәтта Кушбугаз атлы гун яубашның Рим императоры кагорты полковнигы булуын тарихи язмаларга таянып раслый.

Кара Чурин киткәндә, мыскыл итү йөзеннән, кирмәндәге фарсылар стенага бик зур кабак чыгарып утырталар һәм кабакка каханның йөз кыяфәтен, сурәтен ясаган булалар. Бу аларның каханны мыскыл итүләре була. Кара Чурин бу хәлне онытмый.

Алдагы елга Кара Чурин янә Тифлискә яу килә. Кальга-каланы ала һәм былтыр аның сурәтен ясатып, стенага куйган түрәләрне сукырайтырга боера. Күп тә үтми, яуланган кала кырына Византия илчеләре килеп җитәләр. Алар артынннан олау-олау байлыклар төягән кәрван белән яшь кәләш килеп төшә – булачак ханбикә Евдокия. Ләкин ни чара кылмак кирәк, нәкъ кала-кирмәнне алганда, императорның кияве буласы батыр яубаш һәлак була. Император Ираклийның гүзәл кызы барлык байлыклары белән кире иленә таба борыла. Кызганыч, яшь йөрәкләр кавыша алмыйлар...

Фарсыларны җиңүгә ирешсәләр дә, төркиләр биредә калмыйлар, меңнәрчә әсирләр, таланган маллар белән кайтыр юлга чыгалар. Бу буладыр 630 елда.

Ә менә төркиләрнең төп ыстанында утырган Кара Чуринга ярдәмгә килгән хазарлар һәм төрки болгарлары каханы – Туран-хан, (искәреп үтим, фарсылар төркиләрне тураннар дип атаганнар, бу исем-атаманы «Шаһнамә» поэмасында Фирдәүси дә еш кабатлый) 651 елларда ук инде күрше-күлән халыкларны кул астына җыеп, Ил-Ватан төзи башлаган була. Көчәеп киткән бу дәүләтне ул көнчыгыш Ауропада беренчеләрдән булып дәүләт төзегән Кубрат хан мисалында тормышка ашыра. Дулу ыруыннан килгән Кубрат хан үз дәүләтен Византия императоры ярдәме белән төзегән булса, Туран-хан үз дәүләтен Кубрат хан дәүләтенең нигезенә утырта. Әнә шулай көнбатыш төркиләре оештырган дәүләт тулысы белән Ашин ыруыннан килгән кавемгә күчә. Ни генә булмасын, кулдан-кулга күчкән дәүләт төркиләр кулында кала. Дон буйлары, Таман ярымутравы төбәкләре, Кырым даласы (шуннан татарларга «кырым» сүзе кереп китә, ягъни минем кырым, минем җирем, минем биләмәм), Кара Болгар (төньяк Болгар сүзен аңлаткан, ягъни караңгы яктагы Болгарны), Идел буе Болгары, северяне, кривичи һ. б. хазар каханына ясак түләгәннәр. Византия императоры үз вакытында Кубрат ханның уллары белән дустанә яшәгәнгәме, империягә йөз тота башлаган Хазарстан белән дә араны өзәргә теләми. Бит Дулу һәм Ашин ыруларын нәкъ менә Туран-хан берләштерүгә ирешә. Заманында Кубрат хан уллары аталарына бердәм булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә вәгъдә иткән булсалар да, тормыш аларны төрлесен төрле җирләргә тарата. Кубрат ханның баш улы Хазар каханына баш ия, ханның икенче улы үз кавеме белән өске Идел буйларына күчеп китә – кахан белән килешеп булса кирәк, башбирмәс Аспарух углан император Ираклийга барып сыенырга мәҗбүр була, әмма, империя җирләренә барыр юлда Ираклийның үлемен ишетеп, империягә ясак түләп яткан славяннар арасында туктап кала. Ханның Балкыр улы, янә кахан белән килешеп булса кирәк, Кавказ тарафларына юнәлә һәм үзенә Ил таба. Ә Кубрат ханның энесе Шамбат Русия елъязмасында төркиләрнең «кыел» cүзеннән Кий кушаматын алып, Батбай ханның улы кырына килеп, тәхетне били һәм, җиң сызганып, Киев каласы исеме белән тарихка кергән кальганы ныгытырга керешә. Х гасырда Византия тәхетендә утырган тарихчы һәм император Константин Багрянородный бу хакта үз хезмәтенә болай дип язып куя: «Киев кальгасына нигезне Шамбат хан салды».

Хак, бу хәлгә икенче бер караш та бар. Чыгышы белән украин милләтеннән булган, бүген Англиядә яшәүче тарихчы Киев исеменә карата үз сүзен әйтә. Бу исем ясак җыючы Куя (җыя)дан булырга тиеш, ди. Без исә Әскәр, Аскал, Аскольд исемнәреннән башка аерым түрә булып тарихка кереп киткән Дир исеменә дә тап булдык. Бактың исә, Дир хазар каханының Киевтәге наместнигы Җимсар атлы адәм булган икән, ягъни Киев халкыннан каханга җим җыючы. Бу кеше дә Шамбат хан нәселеннән килгән булса кирәк.

Ни чара кылмак кирәк, Киев каласында ант-славяннар һәм төрки болгарлары яшәгәнгә күрә, Хазарстан каханына аларны кул астына алу кыен булмагандыр, әлбәттә. Ә Җимсар-Дир каханга ясак җыйган, әлбәттә инде, бүгенге наместниклар кебек, ул һәрчак кала каханы янында булган. Русия елъязмасындагы баскынчы варяг Хельгның хәйлә белән бу ике түрәне дә үтерүенә бер дә шаккатасы түгел. Бит колдун варяг Хельгны бирегә Швеция колониясе итәргә көчле дружина белән Швеция тәхетендә утыручы Олаф король җибәрә. Баскынчы варяг Хельгның чынында кем булуын Русия тарихчылары бүгенге көнгә кадәр халыктан яшерәләр, Колдун кушаматын йөрткән варягны хәтта үз тарихларына Вещий Олег дип кертеп җибәрәләр. Вещий Олегның колдун йөзендә йөрүен, фәнни рәвештә тикшереп, «Открытие Хазарии» хезмәтендә Лев Николаевич Гумилев та, Швеция тарихчысы Андерс Стриннгольм да «Походы викингов» хезмәтендә раслый.

Инде, укучым, Ауропаның көнчыгыш тарафында тәмам империягә әверелеп киткән Хазарстанга күз ташлыйк әле, чөнки хазарлар безнең бабаларыбызга хәтта бик нык бәйле халык.

Ауропаның көнчыгыш төбәкләрендә төркиләр Хазар каханатын төзеп ятканда, 662 елда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тарафдарлары Әрмәнстанны яулыйлар. Бу чорларда кылыч белән дөнья халыкларын иманга китерү гарәпләрнең төп сәяси гамәлләренә әверелә.

Хак, гарәпләр ислам динен таратуны ике юл белән алып баралар: кәнфит һәм кылыч белән. Мөхәммәд пәйгамбәр вафат булгач (632), гарәп миссионерлары Өммәиләр хәлифәтен төзиләр.

Нәкъ шул чорларда Хазар каханаты да көчәеп китә, чикләрен киңәйтә, сәүдә юлларын үз кулында тота. Төрки халыклары арасында хазарлар беренче урынга чыгалар. Бирегә бик күп төрки кавемнәре күчеп утыралар. Идел елгасының уң ягын төрки болгарлары биләсәләр, елганың сул ягын тарихчылар кара хазарлар дип язган татарлар билиләр. Әнә яһүд раввалары, римләннәр тарафыннан илләренннән куылганнан соң, башта Иранга барып оялаган булсалар, шаһиншаһ та аларны үз иленнән куа башлагач, яһүдләр бар диннәргә дә битараф булган илгә – Хазарстанга килеп урнаша башлыйлар. Бу хәлгә аптырабрак калган кахан табын җыя һәм аксакалларына мөрәҗәгать итә: «Нишлибез?..» Яһүдләрнең сәүдәгәрләре бу чорда күп кенә сәүдә юлларын үз кулларында тоткан булалар, тарихчылар язганча, биш телдә сөйләшә алганнар. Коллар белән сәүдә итүдә дә бу халык АуроАзиядә беренче урынны тоткан. Шуларның барысын да исәпкә алып булса кирәк, табынның хөрмәткә ия аксакалы тора да болай ди: «Кадерле каханым, кабул итик Хода тарафыннан рәнҗетелгән бу халыкны, чөнки яһүдләр китаплы халык. Коллар сату-алуда да алар өстенлек итәләр. Гүзәл кызларга да мохтаҗлык кичермәбез...»

Әлбәттә инде аксакалның сүзе аларга ошаган һәм табын туган илләренә яһүдләрне кабул итү турында әмер чыгарган. Әйтергә кирәк, кахан сараена кызлар китерүне дә яһүд сәүдәгәрләре үз кулларына алганнар. Башта кахан сараена чибәр яһүд кызларын уздырганнар, алардан туган балаларга Мишә һәм Талмут китапларыннан белем биргәннәр.

Һәм бу мәктәптә бары тик яһүдә хатыннардан туган балалар гына укыганнар. Тора-бара бай яһүд сәүдәгәрләре кызларын төрки гаскәрбашларына, әмирләргә, бәкләргә, тарханнарга кияүгә бирәләр, ә алардан туган балаларны сарай каршындагы мәктәптә укытканнар. Яһүдләрнең нәсел тамыры анадан килә һәм кахан сараенда да бу кагыйдә-тәртип тиз арада үз көченә керә. Нәтиҗәдә, күп тә үтми, төркиле Булан кахан яһүдләр динен кабул итә.

Ни генә булмасын, VIII–IХ гасырларда Хазарстан каханаты көнчыгыш Ауропада иң бай илләрнең берсенә әверелә. Ләкин бу илгә дә бик тиз көндәшләр табыла. Аларның беренчесе – Өммәиләр хәлифәте. 710 елда илләрне яулый-яулый, халыкларны буйсындыра-буйсындыра, гарәпләр Тимер капкага (бүгенге Дербент шәһәре) кадәр килеп җитәләр. Бу төбәкне кулында тоткан хазарлар белән нигездә гарәп мөселманнары арасында канлы сугыш башлана. Кальга-ныгытма берничә тапкыр кулдан-кулга күчә, ике як та бик күп югалтуларга дучар ителә. Ниһаять, 737 елда гарәпләр Тимер капканы алуга ирешәләр.

750 елларда инде Өммәиләр династиясен Габбасилар нәселе алыштыра. Габбасилар, ил башына килә-килүгә үк, башкалалары итеп Багдадны сайлыйлар. Габбасилар да, Өммәиләр кебек, Хазарстан каханатын беренчел дошманнары итеп күрәләр, күрәсең. Иң әүвәл яу кузгалган гарәпләрнең саруларын биредә ил башында утырган раввалар кайната булса кирәк. Иудаизм диненең дөньяга таралуын истә тотып, хәлиф Мансур (754–775) Кавказ тарафындагы гарәп сәүдәгәре Гаязетдингә Хазарстан каханының кызына өйләнергә киңәш итә. Шул хакта сөйләшергә дип, хәлиф Гаязетдингә илчеләрен җибәрә – әлбәттә инде бүләкләрсез дә булмагандыр. Баһадир кахан кызын бай гарәп сәүдәгәре Гаязетдингә кияүгә бирергә риза була. Күп хатыннар тоткан каханның кызы бер генә булмаган, әлбәттә. Бай гарәп сәүдәгәренә иң чибәр, укымышлы гүзәлне сайлаганнар дип уйларга кирәк. Әйе, кахан кызын бирергә риза була, вәләкин хәлифтән бирнәгә 100 мең дирһәм таләп итә. Хәлиф бәһа белән килешә. Әнә шулай ике арада яучы-димчеләр йөри башлыйлар. Иң гаҗәбе шулдыр: гүзәл затны каханның ун мең затлы зыялылары озата бара. Шул ук вакытта бирнә йөзендә кыз ягыннан 10 мең дөя, 10 мең куй куып барыла. Кызны да нык саклыйлар – гүзәл кәләшне бер мең карачы озата. Моның өстенә бирнә йөзендә түбәсе көмеш тәңкәләр белән кадакланган 10 мең арба юллана. Арбаларның эчләре парчалы чүпрәк һәм кеш тиреләре белән җиһазландырылган була. Әлбәттә инде яшь кәләшкә егермегә якын арбага төягән алтын-көмеш савыт-сабалар, таз-комганнар, чиләк-көянтәләр дә бүләк ителгән.

Ни хикмәт, әнә шул олы кәрванны һәм гүзәл кәләшне башта калага кертмиләр. Мөселман миссионерлары кәләшне ислам диненә күндерәләр. Һәм кала кырында корылган чатырда гарәп миссионерлары яшь кәләшне мөслимә итәләр. Илаһи тантанадан соң гына гүзәл затны озата килгән кәрван калага үтә алган. Шул чиккә җитеп зурдан кубып олылауга вә хөрмәт итүгәме, Хода үзе көнләшепме, кахан кызы ир канаты Гаязетдингә бер-бер артлы ике малай таба, әмма көннәрдән бер көнне алар өчесе дә берьюлы якты дөньядан китәләр. Бу хәбәр тиз арада Хазарстан каханына ирешә һәм кайнар канлы кахан ике оныгын һәм кызын агулап үтерделәр дип уйлый (ә ул шулай булган да булса кирәк), һәм тиз арада гаскәр туплый, һәм 762 елда гарәпләргә таба яу кузгала. Беренче орышта ук хазарлар гарәп сәрдары Муса Ибн Кәабәнең сугышчыларын туздырып ташлыйлар һәм, 50 мең гарәп сугышчысын, кала түрәләрен әсир итеп, илләренә әйләнеп кайталар.

764 елда каханның гаскәрбашы Әстерхан, янә кайчандыр гарәпләр яулаган җирләрне кайтару нияте белән, Әрмәнстан, Гөрҗестан җирләренә яу кузгала. Тиз арада биредә тупланган хәлиф гарнизонын туздыра, гарәп миссионерларын, мулла-мунтагайларын илләренә куа. Ләкин хазарлар бу җирләрдән китүгә, гарәпләр янә бу җирләрне вә халыкларны үз канатлары астына алалар. 798 елның азакларында хазарлар янә ошбу илләргә таба яу кузгалалар һәм янә бирегә килеп оялаган гарәпләрне илләренә – ком сахраларына качарга мәҗбүр итәләр. Шушы яулар ук әйтеп тора – VIII гасыр азакларында һәм IХ йөзләр башында Хазарстан каханаты үз көчендә була әле.

Гарәпләр белән сугышып ятса да, Хазарстан каханы Ауропага таба кузгалган маҗарларга дәүләт оештыруда да актив катнаша. Борынгы маҗарлар Урал таулары итәгендә көн күргән төрки-татарлар белән Аттила чорларына кадәр үк инде дустанә-тату яшәп яткан булалар. VIII гасыр азакларында Урал тавы итәкләрендә көн күргән бөҗәнәкләр маҗарларны туктаган җирләреннән кузгалырга мәҗбүр итәләр. Хазарстан каханы бу хәлдә дә арадашлык ролен үти, маҗарларга көнбатышка таба күчеп китәргә ярдәм итә һәм аларга Днепр белән Дунай арасыннан җир бирә. Бу илне тарихчылар Атылкүз дип язалар. Маҗарлар арасында илбашы турында бәхәс чыккач, кахан белән килешеп, Идел буе Болгары ханы Алмас маҗарларга илбашы йөзендә улы Арпатны биреп җибәрә. Бик ихтимал, Арпат Алмас ханның маҗар хатыныннан туган угланы булгандыр. Арпат җитәкчелегендә маҗарлар Дунай-Тисса елгалары арасында үзләренә дәүләт оештыралар. Соңра бу дәүләтне Ауропа тарихчылары Венгрия дип яза башлыйлар.

Русия тарихчылары Вещий Олегны, берсеннән-берсе арттыра-арттыра, үзләренең каһарманнары итәләр. Хәтта олуг исемгә лаек Русия тарихчысы С. М. Соловьев та Вещий Олег хакында: «...он был не храбрый воитель, а хитрый политик и сборщик дани с беззащитных славянских племен», – дип язарга мәҗбүр була.

Русия тарихчыларының кайберләре күккә чөеп мактаган Хельг-Олег бер дә киялеләр мәнфәгатен кайгыртмаган, киресенчә, алардан җыйган ясакны Швед короленә озата барган. Менә ни өчен Вещий Олегны Хазарстан каханы Киевтән куа. Русларга бу узурпатор варягка гасырлар буена мәдхия укыйсы түгел, киресенчә, Киев каханын һәм аның ярдәмчесен үтергән өчен каһәр укыйсы иде дә... Ил түренә Русия тарихын аякландырып җибәргән һәм норман теориясенә нигез салган Владимир Мономах кенәз килә. Ә ул Швед короле кызына өйләнгән кеше. Король кызыннан туган Мстислав исәйгәч, елъязманы үз кулы белән редакцияли. Бары тик шул гына.

Үзенең шактый саллы «Төрки-татар рухи мәдәнияты тарихы» хезмәтендә татар галиме Гамир Дәүләтшин «Кемнәр соң алар хазарлар, каян килеп чыкканнар, бабалары кемнәр?» дигән сорауны куя да үзе үк болай ди: «Иосиф Яфәт улы Тогарманның (Төрекнең) Савир, Болгар белән бергә Хазар каханның ун улының берседер. Бу легендар хәбәр булса да, хазарларның төркилеге һәм аларның болгар-суарлар белән кардәшлеге фәнни нәтиҗәләргә дә туры килә. Аларның көнчыгыш Ауропага килеп чыгулары Гун һәм Төрки каханлыклары белән бәйле булуы һич кенә дә шик тудырмый...»

Хак әйтә яшь галим Гамирҗан Дәүләтшин, теге йә бу биләмәләр түрәләрен хазарлар гарәпләр кебек «әмир» дип атамаганнар, ә төркиләрчә «тархан» дигәннәр. Төньяк Кавказ, Көньяк Урал, Көнчыгыш Кырым киңлекләре, Таман ярымутравы, Идел, Дон, Азов диңгезе буйлары Хазарстан җирләренә кергәннәр һәм бу төбәкләрдә утырган илбашларын тарханнар дип атаганнар. Тарханнар исә Хазарстан каханына бәйле түрәләр булалар. (Хәер, бүгенге көндә район дип аталган биләмәләрне тарханлык дип атау ана телебезгә ятышлырак булыр иде кебек миңа.) Хазарстанның башкаласы Итил була. Башкала Идел елгасының тамагына якын утрауда – киңлеге километрга якын, озынлыгы 8–9 километрга җиткән җиргә урнашкан. Гарәп тарихчылары Ай-Балда дип атаган бу башкала шул чорларда сәүдә юлының үзәгендә утырган дияргә була. Саркельда (Сарыкала), Русия тарихчылары Белая Вежа дип язган кала-кальгада, нигездә, болгар-аланнар яшәгәннәр, Русия тарихчылары расларга тырышканча, бер дә славяннар түгел. Сарыкала аша Хазарстан сәүдәгәрләре үз тауарларын Ауропага чыгарганнар.

Тарихта янә мәгълүм булганы шул, Хазарстан каханлыгында диннәрне тыю кебек яман чаралар үткәрелмәгән. Каханат калаларында мәчетләр белән бергә синагогалар, чиркәүләр булуы мәгълүм. Ил тәхетен Болан (Булан) кахан били. Нә ислам, нә христиан диненә бәйле булмас өчен яһүдләр динен кабул иткән Булан кахан, төрле сәбәпләр табып, ил-калалардан мөселманнарны һәм христианнарны, шул исәптән мәҗүсиләрне дә иленнән куарга керешә. Бу хәбәр тиз арада Иранда, Византиядә яшәгән яһүд равваларына барып ирешә һәм алар дәвамлы рәвештә оя-оя Хазарстанга күчеп килә башлыйлар. Булан каханнан соң яһүдә хатыннан туган углан ил тәхетенә утыргач, аның атасы төрки булуына раввалар әллә ни игътибар итмиләр, чөнки яһүдләрдә борын-борын заманнардан ук нәсел җебе анадан килә торган була. Күчеп килгән яһүдләр белән җирле халык тату яши. Сәүдәгә һәм телләр өйрәнүгә хирыс халык буларак, яһүдләр тиз арада Хазарстанның төп халкын тәшкил иткән төркиләр белән туганлашып китәләр. Хазарстан калаларында байлык, муллык – сәүдә гөрләп бара. Тора-бара яһүд сәүдәгәрләре китергән керем кахан дәүләте өчен төп байлыкка әверелә. Ил-халыкларда бүгенге Америка доллары кебек хәлифә дирһәмнәре йөрсә дә, Хазарстан үзе дә Идел буе Болгарында акча суктыра башлый. Х гасыр башларында Габбасилар династиясе инде таркалуга йөз тота. Бик борынгы заманнардан ук ил-империя булып яшәгән фарсылар төшенкелеккә биреләләр. Иран, империя буларак, шактый күләмдә җирләрен генә түгел, үз кулында тоткан сәүдә юлларын да югалта. Ил-дәүләткә гасырлар буена мул керем китереп торган Ефәк юлы тулысы белән диярлек Хазарстан сәүдәгәрләре кулына күчә. Нәтиҗәдә яһүд сәүдәгәрләре Азия халкын Ауропа белән бәйләүче бердәнбер тауар йөртүчеләр булып калалар. Ауропага якынрак булсын өчен, Йосыф кахан Донец елгасы ярына Саркель каласын күтәртә. Әлбәттә, сәүдә итүгә җайлаштырып салынган каланы Византия осталары күтәрәләр. Кирмән-кала дүртпочмаклап салына. Ә Византия императоры кешеләре вә инженерлары кальганы үтә начар сыйфатлы итеп күтәрәләр. Дүрт метр биеклектәге диварның нигезе булмый диярлек, күз буяу өчен, нигезгә юка ташлар гына түшиләр.

Бу чорның иң кыйммәтле тауары буладыр – ефәк. Яһүд сәүдәгәрләре ефәкне Кытайдан алып кайталар һәм Ауропага илтеп саталар. Ефәк һәрчак алтынга сатылган. Ауропа һәм Русия тарихчылары төркиләрне күчмә халыклар булганнар, дип язалар. Ләкин болгар-хазар ханнары бик борын заманнардан ук калаларда яшәгәннәр, бик сирәкләре генә эссе җәй көннәрендә хозурланырга далага һәм болын-тугайларга җәйләүгә чыкканнар. Русия тарихчылары бүгенге көнгә кадәр Идел буе төркиләрен вә хәтта бүгенге көнгә кадәр Әстерхан төбәкләрендә яшәгән татарларны күчмә яшәгән кыпчаклар белән бутыйлар. Ауропа халыкларының теленә һәм тарихына безнең бабаларыбыз гуннар исеме белән кереп киткәннәр. Әнә шул халык, кай тарафларда гына туктамасыннар, биләгән җирләрендә кала-салалар, кирмәннәр күтәргәннәр. Бабаларыбызның бу гамәлләре тарихи язмалар белән дә раслана.

Әйе, безнең борынгы бабаларыбыз, кайларда гына дөнья көтмәсеннәр, кала-салалар күтәргәннәр һәм бераллалыкка йөз тоткан Тәңре диннәренә тугры калганнар. Искәреп үтим, укучым, төрки бабаларыбыз бүген дә телебездән төшмәгән Тәңре диненә 6 мең еллар буена табынганнар. Тәңре ул – бераллалык, күк-кояшка табынуны аңлата. Хәер, җир шарындагы тереклек, бөҗәгеннән алып адәми затына кадәр, күк-кояштан тормыймыни! Шуның өчен төрки халкының рухына ислам динендәге бердәнбер аллалык әллә ни зыян китермәгән. Илләрдән илләргә йөрүче яһүдләрнең бай сәүдәгәрләре ханнарга, тархан-бәкләргә затлы әйберләр бүләк иткәннәр, ә Хазарстан түрәләре сәүдә юлларында тынычлык булдырганнар. Нәкъ шул чорларда төрки түрәләренең күбесе яһүдә кызларга өйләнгәннәр – моның хак булуын татарлар арасында бүген дә Ягудин фамилияле гаиләләрнең, Җәһүдә исемле кызларның күп булуы үзе үк раслый.

Шуңа карамастан, кахан сараен кулларында тоткан раввалар катнаш никахтан туган балаларны, үз араларына алмыйча, шул ук вакытта артык читләштермичә дә, «караимнар» дип йөргәннәр, ягъни кара имгәкләр. Вәләкин бу халык төрки телдә сөйләшкән һәм тулы хокуклы хазар гражданины булган, шул исәптән, бүген тулы канлы автономия хокукы алып, Молдавиядә көн күрүче кан кардәшләребез гагаузлар да.

Әмма ил-дөньялар тик тормый.

802 елда патрикий Никифор Византия империясе тәхетенә утыра. Шул ук елда гарәпле Харун әр-Рәшид үзенең иң якын ишләрен җәзалый.

803 елда көтмәгәндә Хазарстан тәхетенә яһүд Убәдәй утыра. Әнисе яһүдә булганга, сарай равваларыннан белем ала. Нәкъ шул кахан яһүдләр динен дәүләт дине итеп игълан итә. Тарихчыларга ышансак, Убәдәй кахан зыялы вә укымышлы кеше була, гәрчә яһүд сәүдәгәрләрен үтә якын итсә дә, калган халыкларны да читләми. Бит бу чорда Хазарстанда уннарча милләт вәкиле гомер иткән. Һәм аларның күбесе мөселманнар, христианнар, мәҗүсиләр булганнар. Шуңа күрә шул чорның тарихчылары бу кахан хакында: «Ул гадел хаким, тугры кеше иде. Ул илне ныгытты, мәктәпләр ачты, синагогалар күтәрде һәм Исраилдән мөгаллимнәр, раввалар китертте һәм, аларга алтын-көмеш белән түләп, хезмәтләрен югары бәяләде. Аңа раввалар 24 изге Мишнә, Талмуд китапларындагы кануннар турында аңлаттылар, гыйбадәт кылу тәртипләрен өйрәттеләр. Убәдәй кахан Алладан курыкты, борынгыдан килгән кануннарны саклады һәм ата-бабаларның васыятьләрен зурлады, үрнәк итеп алды».

Хазарстанда хакимият алышудан иң әүвәл яһүдләр оталар, шул ук вакытта Ашин ыруыннан килгән төркиләрне дә хөрмәт итәләр, чөнки төркиләр үзләре дә диннәргә сизелерлек тыенкы караганнар. Ә сарай равваларына йөзе белән борылган Убәдәй кахан бар яктан да ота. Күп хатыннар тоткан кахан үзе генә түгел, төрки түрәләре дә, бәкләр, меңбашлар, йөзбашлар, тарханнар да өчәр-дүртәр хатын белән яшиләр һәм бу хәл Хазарстан дәүләте өчен гадәти гамәл булып китә. Нәкъ шул чорларда Идел буеның сул як ярында көн күргән татарларга «Урыс баеса, чиркәү сала, татар баеса, хатын ала» мәкале кереп китә. Әлбәттә, югарыда әйткәнебезчә, раввалар бары тик яһүдә хатыннардан туган балаларны гына сарай мәктәпләренә урнаштырганнар. Анда исә бу балалар Тора, Талмуд китапларыннан белем алганнар. Ләкин төркиләрнең борынгы династияләрен тәшкил иткән, Ашин ыруына кадәр шушы төбәкләрдә көн күргән татарлар һәм төрки болгарлары күп нәрсәдән мәхрүм ителгәннәр. Шул сәбәпле алар тарафыннан баш күтәрүләр дә булгалый. Кахан аларны аяусыз бастыра, әмма соңыннан ташламалар ясарга мәҗбүр була. Әнә шулай Хазарстанда сиздерми генә IХ гасыр башларында ук инде фиркаләргә оешкан төркемнәр барлыкка килә. Төркиләр яһүдләрне балалар белән куандырсалар, яһүдләр аларның балаларын яһүд итүләре белән кинәнгәннәр, гәрчә һәммәсе дә төрки телдә сөйләшсәләр дә. Яһүд раввалары, үзләрен Аллаһы сайлаган халыкка санап, дәүләт өскормасын биләп торганнар. Тарихчылар кара хазарлар дип язган татарлар да кул кушырып утырмыйлар, алар күрше-шабра яшәгән маҗарлар, Идел буе төрки болгарлары белән кушылалар, бу чарада яманлык күреп, сарай раввалары илдән мөселманнарны һәм христианнарны куарга керешәләр. Әнә шулай Х гасырда Хазарстанда гражданнар сугышы башлана. Бу сугыш хакында Византия императоры Константин Багрянородный үз хезмәтенә болай дип язып куя: «Хакимият халыктан аерыла башлагач, хазарлар үзара сугыша башладылар. Үзара сугышта хакимият өстен чыкты. Баш күтәргән гади халык кылычтан уздырылды, ә беришләре маҗарлар белән Атилькүзгә качтылар». Искәреп үтим, укучым, бүгенге Русиядә дә дистәләрчә еллар инде елдан-ел хакимият халыктан ераклаша бара.

Тик бит илдә нинди генә сугышлар булмасын, хакимият башында торучы раввалар үзләре дә, балалары да кылыч тотып сугышмаганнар, гадәттә, моның өчен сугышчан бәҗәнәкләрне яллаганнар. Яһүд раввалары бу сугышка нокта кую өчен әүвәл ялланган бәҗәнәкләрне маҗарлар өстенә җибәрәләр. Ә инде күршеләре угызлар бу хәлгә канәгатьсезлек белдергәч, алар белән солых төзиләр. Әмма тарих арбасы яһүд раввалары теләгәнчә генә әйләнми, гәрчә яһүдләр Аллаһы сайлаган милләт булсалар да; әйтик, 889 елда угызлар бәҗәнәкләрне Днепр елгасына кадәр куа баралар. Бу чарага кахан угызларга мулдан акча түләргә вәгъдә итә. Угызлар хәтта Киевкә кадәр барып җитәләр. Әнә шул елда киялеләр, аларны беренче тапкыр күреп, елъязмаларына теркиләр. Бу буладыр 915 елда.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет