124
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Ләкин гадәттә сыйфатлар үзләре генә түгел, бәлки ярдәм
фигыльләреннән «булган» белән берлектә кушма хөкем бу
лып киләләр. Мәсәлән:
Ул бай булганга илтифат итми. Бик
куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр. (Г. Тукай)
Масдарлар да ахырларына «дандән», «сәбәпле» тәгъ
лимәләренең берсе кушылу белән сәбәп җөмләнең хөкеме
урынын тотадыр. Мәсәлән,
Бу эшләр син килүдән (килү сә-
бәпле) булды.
Максат җөмлә
«Ни өчен, кем өчен, нинди эш өчен?» кеби сөальләргә җа
вап булып эшнең ни максат вә яки ният белән, нәрсә күздә
тотылып эшләнгәнлеген күрсәтә торган иярчен җөмләләр
«максат җөмлә» дип атала. Бу җөмләнең хөкеме масдар,
шикле фигыльләрнең һәм боерыклардан гаибнең ахырына
«өчен» ярдәмлеге кушу белән ясала. Мәсәлән:
Сафа, Хәзрәт-
не шул начар хәлдән коткару өчен, кечкенә генә кисәк күмәчне
биреп, мәсьәләне балалардан бормакчы булды. (Г. Исхакый);
Мин шул бер эш эшләр өчен, 70 чакрым юлга чыккан баш-
кортка әлбәттә исем китми калмады. (Г.И.); Сер сынатмас
өчен, ул торып тагы сукаларга тотынды. (Г.И.); Мин мәк-
тәптә чагымда бер шәкертнең, балык кабам өчен, догасын
күчерүеннән «ялган» дип көлгән идем.
Бәгъзан максат җөмләсенең хөкеме нинди булса да фи
гыльнең (яки фигыль иярченнәренең) ахырына ярдәм фи
гыльләреннән «дип» китерү белән ясаладыр.
Матур көндә
чыгам кырга, ачылмасмы күңелләр дип. (М.Г.); Бүген карабо-
дайларны карарга дип кырга чыккан идем. (Г. Исхакый)
Бәгъзан «макмәк»лы масдарның ахырына ярдәм фи
гыльләреннән «булып» китерү белән буладыр. Мәсәлән:
Бер-
вакыт кошлар киңәш кылмак булып җыелдылар. (М. Гафури)
Достарыңызбен бөлісу: