Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет52/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   48   49   50   51   52   53   54   55   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Сәбәп җөмлә
«Нидән, ни өчен, ни сәбәпле?» шикелле сөальләргә җавап 
булып баш җөмләдә булган бер эшнең яки хәлнең сәбәбен 
аңлаткан җөмләләр «сәбәп җөмлә» дип аталалар. Сәбәп җөм­
ләнең дә хөкеме күбрәк ишетмә фигыль булып, аның ахыры­
на сәбәплекне аңлата торган «лыктан», «га», «га» күрә»ләр­
нең берсе киләдер. Мәсәлән: Башым авыртканлыктан, 
дәрескә килә алмадым. Эчем пошканга, бераз чыгып йөрдем. 
Ул син кушканга күрә эшләгән. 
Фигыль иярченнәреннән «бар, юк, кирәк» һәм сан ияр­
ченнәреннән «аз, күп» дигән сүзләр дә югарыдагы голәмәт­
ләрнең берсе кушылу белән сәбәп җөмләнең хөкеме була 
алалар. Мәсәлән: Акча юкка (юкка күрә, юклыктан) бер 
нәрсә ала алмадым. Акчасы барга (барга күрә, барлыктан) 
ни эшләргә белми. Әйбер кирәклектән (кирәккә, кирәк-
кә күрә) килгән идем. Көчләре азлыктан (азга, азга күрә) 
җиңә алмадылар. Эшләре күпкә (күпкә күрә, күплектән)
килә алмады. 
Сыйфат исемнәре дә ахырларына шул гыйләмәтләрнең 
берсе кушылып, сәбәп җөмләгә хөкем булып килергә мөм­
кин. Мәсәлән: Син яхшыга ул яхшы. Юлым озынга күрә, та-
макны туйдыру өчен бердән-бер мөселман харчевнясына ке-
реп ашарга сорадым. (Г. Исхакый) 


124
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Ләкин гадәттә сыйфатлар үзләре генә түгел, бәлки ярдәм 
фигыльләреннән «булган» белән берлектә кушма хөкем бу­
лып киләләр. Мәсәлән: Ул бай булганга илтифат итми. Бик 
куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр. (Г. Тукай) 
Масдарлар да ахырларына «дан­дән», «сәбәпле» тәгъ­
лимәләренең берсе кушылу белән сәбәп җөмләнең хөкеме 
урынын тотадыр. Мәсәлән, Бу эшләр син килүдән (килү сә-
бәпле) булды. 
Максат җөмлә
«Ни өчен, кем өчен, нинди эш өчен?» кеби сөальләргә җа­
вап булып эшнең ни максат вә яки ният белән, нәрсә күздә 
тотылып эшләнгәнлеген күрсәтә торган иярчен җөмләләр 
«максат җөмлә» дип атала. Бу җөмләнең хөкеме масдар, 
шикле фигыльләрнең һәм боерыклардан гаибнең ахырына 
«өчен» ярдәмлеге кушу белән ясала. Мәсәлән: Сафа, Хәзрәт-
не шул начар хәлдән коткару өчен, кечкенә генә кисәк күмәчне 
биреп, мәсьәләне балалардан бормакчы булды. (Г. Исхакый); 
Мин шул бер эш эшләр өчен, 70 чакрым юлга чыккан баш-
кортка әлбәттә исем китми калмады. (Г.И.); Сер сынатмас 
өчен, ул торып тагы сукаларга тотынды. (Г.И.); Мин мәк-
тәптә чагымда бер шәкертнең, балык кабам өчен, догасын 
күчерүеннән «ялган» дип көлгән идем. 
Бәгъзан максат җөмләсенең хөкеме нинди булса да фи­
гыльнең (яки фигыль иярченнәренең) ахырына ярдәм фи­
гыльләреннән «дип» китерү белән ясаладыр. Матур көндә 
чыгам кырга, ачылмасмы күңелләр дип. (М.Г.); Бүген карабо-
дайларны карарга дип кырга чыккан идем. (Г. Исхакый) 
Бәгъзан «мак­мәк»лы масдарның ахырына ярдәм фи­
гыльләреннән «булып» китерү белән буладыр. Мәсәлән: Бер-
вакыт кошлар киңәш кылмак булып җыелдылар. (М. Гафури) 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   48   49   50   51   52   53   54   55   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет