136
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
дә ясамаслык дәрәҗәдә берберсеннән аерым вә мөстәкыйль
булырга мөмкин.
Моңа шул ук бая күрсәткән мисал җөмлә була ала:
«Ләкин
угълымның хәтере калмасын дидем дә, карышмадым һәм дә
шул вакыттан игътибар үземнең дөньяда артык вә кирәксез
икәнлегемне ачык кына хис итә башладым». (Ш. Камал)
Монда да «һәм» дән элек килгән җөмлә белән андан соң
килгән җөмләнең икесенә бер ия. Димәкки бу да оешкан
җөмлә була. Ләкин югарыда мона кушма җөмлә итеп кара
маска да мөмкин икәнлеген әйтеп үттек.
Безнең бәйләү юлы белән ясадыгмыз кушма җөмләләр
берберсенә мөнәсәбәт вә якынлыклары җәһәтеннән һәммәсе
бер дәрәҗәдә түгелдер. Аларның арада шундыйлары бар
дыр ки, аларда мәгънә җәһәтеннән берсе икенчесенә ияргән
була. Мәсәлән: «Бәйләмә вакыт» һәм «бәйләмә сәбәп». Сәбәп
җөмләләр мәгънә җәһәтеннән шул ук иярчен вакыт һәм ияр
чен сәбәп җөмләләре белән бәрабәр булып, тик шәкел вә
форма ягыннан гына алардан аерылалар. Без монда бәйләү
юлы белән ясалган кушма җөмләне тәшкил иткән җөмләләр
берберсенә мәгънә җәһәтеннән иярмәсә, андый җөмләне
бөтен көенчә аеры хәреф белән күрсәттек. (Мисалларын).
Әмма эчендәге җөмләләре берберсенә мәгънә җәһәтеннән
багъланган бәйләмә кушма җөмләләрнең фәкать ияргән җөм
ләсен генә аеры хәреф белә күрсәтеп, иярелмешне вак хәреф
белән калдырдык.
Инде югарыда саналган 20 төрле жөмләне берәмберәм
тикшерергә керешик.
Достарыңызбен бөлісу: