137
Приложение
Арадагы бәйлек төшеп калырга да мөмкин. Мәсәлән:
Шаулый диңгез, җил исәдер, җилкәнен киргән кораб
(Дәрдмәнд). Бәгъзан берек җөмләне тәшкил иткән җөмләнең
һәрберсе яки берәрсе ияртү юлы белән ясалган берәр куш
ма җөмләдән гыйбарәт буладыр. Мәсәлән:
Aт туарылып,
арбага бәйләп куелды. Битләр юылып, өйгә чәйгә керелде.
(Г. Исхакый); Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта haвa;
җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. (Г. Тукай)
(Мондый хәл бәйләү юлы белән ясалган кушма җөмләнең
башкаларында да мөмкин. Ягъни бәйләү юлы белән ясал
ган кушма җөмләнең бер кисәге (ягъни бер җөмләсе) үзе бер
ияртү юлы белән ясалган кушма җөмләдән гыйбарәт була.
Моны бу рәвештә күрсәтергә мөмкин: (Aт туарылып + ар
бага бәйләп куелды.) + (Битләр юылып + чәйгә керелде.) =
Бәйләү юлы белән ясалган кушма (берек) җөмлә. Әмма җәя
эчендәгеләр hәp икесе аерым берәр ияртү юлы белән ясалган
кушма җөмләдер.
Әгәр берек җөмләне тәшкил иткән ике җөмләнең hәp ике
се кушма хөкемле булырга тиеш булса, икесенең дә ахырында
булырга тиеш бер үк ярдәм фигыле фәкать соңгысына гына
куелып, әвәлгесенең иясе ярдәм фигыленнән башка (бәйсез
хәлдә генә) киләдер. Мәсәлән:
Бy авылга караган саен карый-
сы килә, караган саен күңел рәхәтләнә иде. (Г. Исхакый)
Бәгъзан берек җөмләне тәшкил иткән җөмләнең соңгысы
әвәлгесенең нәтиҗәсе булу аңлашыладыр. Бу вакытта алар
ның арасына «дадә» ярдәмлеге керәдер. Мәсәлән:
Ул начар
тышаулаган да, атлар төн буенча әллә кая игенгә барып то-
тылганнар. (Г. Ибраһимов)
Достарыңызбен бөлісу: