Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической связью частей



Pdf көрінісі
бет61/68
Дата23.03.2023
өлшемі1.04 Mb.
#471013
түріИсследование
1   ...   57   58   59   60   61   62   63   64   ...   68
Гиниятуллина - Исследование сложноподчиненных

Кайтару җөмләсе
Бер­берсенә «ләкин» бәйлеге белән багъланган җөмләләр­
гә «кайтару жөмләсе» дип исем бирелә. Мәсәлән: Икенче ба-
лыкны мин алдым, ләкин иң кечкенә, иң кадерсез бәрде иде. 
(Г. Ибраһимов); Бәгъзы утрауларда бүре вә төлке дә була 


139
Приложение
дип безгә сөйләгәннәр иде, ләкин без андыйны күрмәдек. 
(Г. Чыгтай); Гыйбадулла әфәнденең шигъри кувәте шигырь-
нең төрле мәйданында эш күрергә мөстәгыйдь, ләкин аның 
табигате иң муафикъ юл вә көлүдер һәҗү. 
«Ләкин»нең алдына «вә» кушып «вәләкин» дип әйтү фә­
кать назымнарда гына булырга мөмкин. Мәсәлән: Бу дөнья-
да, табигыйдер, кеше буш булмый дошманнан, шулай ансы, 
вәләкин әй хәдим сакла дуслардан. (Г. Тукай)
«Дөрес» белән башланган җөмлә үзеннән соң һәрвакыт 
«ләкин»ле кайтару җөмләсе сорыйдыр. Мәсәлән: Дөрес, 
кай бер вакыт кызып китеп, ни очраса шуның белән кыйнап 
ташлый икән, ләкин бу эш вакытлы эш булып, ачу сакламый, 
хәзер кәефе килеп, болар белән сөйләшә дә башлый икән. 
(Г. Иб ра һимов); Дөрес ул аннан соң да үзенең мәүкыйгын сак-
лады, ләкин шуннан артык күтәрелә алмады. 
Истисна җөмләсе
«Тик, мәгәр, ялгыз, фәкать» кеби бәйлекләр белән бәйлән­
гән кушма җөмләләр «истисна җөмләсе» дип атала. Мәсәлән: 
Тирә-ягымны җеннәр, шүрәлеләр, өрәкләр урап, алганнар, 
тик минем догаларым гына якын җибәрмиләр. (Г. Ибра-
һимов); Бара торгач бер авылга барып җиттек, алла, ял-
гыш әйттем, барып җиттек түгел, тик авылга якынлаша 
башладык. (Ф. Кәрими) Бөтен мәхлүклар эштән туктала-
лар, басыла шау-шу, секундны боза шунда фәкать былбыл вә 
аккан су. (М. Гафури) 
«Тик» һәм «фәкать» бәйлекләрен бергә җыю ярамыйдыр. 
Тукаевның «Тик фәкать милләткә хидмәткә мәхәббәт мин-
дә бар» дигән масрагында бу эш үзен мәҗбүрият белән генә 
эшләнгән. 


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   57   58   59   60   61   62   63   64   ...   68




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет