140
Исследование сложноподчиненных предложений с аналитической...
Бәйләмә ригая җөмләсе «шулай да», «шулай да булса»,
«шулай була торып» кеби бәйлекләр кушылып ясаладыр.
Мәсә лән:
«Карчык авырмый, хәлсезләнеп тә ятмый, шулай
да үлемнең аны hәp минутта алу ихтималына нык иман
ит де геннән, игътикады буенча, бу кадерлекләргә булган.
(Г. Ибра һимов); Юл да кисмимен, шулай да мин бик үк тугъ-
ры тугел. (Г. Тукай)
Әгәр мондый җөмләләр нинди булса да сыйфат вә гамә
лендә берберсенә зыйд булган (һәм күбесенчә бергә җыелуы
тиешсез булган ике җәһәтне күрсәтү өчен китерелсә, җөм
ләләрнең hәp икесенә ия итeп, «үзе» (яки «үзең», «үзем») ки
терелә вә ике apaгa һичбер бәйлек китерелми. Мәсәлән:
Үзе
шәкерт, үзе тәмәке тарта. (Халык сүзе)
Монда «үзе»нең соңгы җөмләдәгесе төшеп аның урыны
на «шулай булса да», «шулай була торып» бәйлекләре килер
гә мөмкин. Мәсәлән:
Үзең шәкерт, шулай була торып тәмәке
тартасың.
Шулай ук ике apaгa бер бәйлек тә килмәскә мөмкин.
Мәсә лән:
Үзең шәкерт, тәмәке тартасың.
Һәp ике җөмләнең башындагы «үзең»
төшеп калырга
мөм кин. Ләкин ул вакытта беренче җөмләдәге хөкемнең ахы
рына икенче җөмләдәге фигыль булган хөкемнең ахырында
гы кеби эндәшелгечлек галямәте булган «сың» килергә тиеш.
Мәсәлән:
Карт ук кешесең, алдыйсың. (Г. Ибраһимов)
Борма җөмлә
Борма җөмләне тәшкил иткән ике җөмләнең әвәлгесендә
бер эш яки хәл сәлеб ителә вә икенчесе шуның урынына тора
торган бер җөмлә буладыр. Бу ике җөмлә берберсенә «бәлки»
бәйлеге белән багъланадыр. Мәсәлән:
Шагыйрь модугъны бик
киң ала: исламият фәлән өчен генә кайгырмый, ишаннар, мулла-
лардан гына шикаять итми, бәлки алланың кояшын күрсәтми,
якты дөньяны каплап торган бөтен караңгылыкка бәян итә.
«Бәлки» бәйлеге төшеп тә калырга мөмкин. Мәсәлән:
Җил
җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. (Г. Тукай);