Казан шәһәре мәгариф идарәсе Казан Федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Ачык хисап


Китапханә фонды турында мәгълүмат



бет3/5
Дата21.06.2016
өлшемі0.67 Mb.
#152422
1   2   3   4   5

Китапханә фонды турында мәгълүмат

Китапханәдәге китаплар – 25440 данә.

Шул исәптән:



      • дәреслекләр – 8960 данә;

      • матур әдәбият – 10276 данә;

      • фәнни-популяр әдәбият – 4688 данә;

      • периодик басма – 49 исем;

      • электрон басма – 160 данә.


Хезмәткәрләр турында мәгълүмат
Штаттагы хезмәткәрләрнең гомуми саны – 86

Шул исәптән педагоглар саны – 62

Гыйльми дәрәҗәсе булган педагоглар – 2

Мактаулы исемнәре булган педагоглар – 9

Югары профессиональ белеме булган педагоглар – 58

Урта профессиональ белеме булган педагоглар – 4



Стажы:

  • 2 елга кадәр булган педагоглар – 5

  • 2 елдан 5 елга кадәр булган педагоглар – 6

  • 5 елдан 10 елга кадәр булган педаголар – 12

  • 10 елдан 20 елга кадәр булган педагоглар – 18

  • 20 елдан артык стажлы педагоглар – 21

Квалификация категориясе:

  • югары категорияле педагоглар – 12

  • беренче категорияле педагоглар – 13




  1. Татарстан Президентының Мактау хатына лаек педагог: Н.Г.Ярмөхәммәтова

  2. Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булган педагоглар:

  • Гарифуллина М.Д.

  • Хисаметдинова Ф.Р.,

  • Хәмидуллина К.З.

  • Бушуева А.Д.

  • Сабирова Г.И.

  1. Почетный работник общего образования Российской Федерации” исеменә лаек булган педагоглар –

  • Бушуева А.Д.,

  • Хәмидуллина К.З.,

  • Йосыпова Ф.А.,

  • Настявина Г.Р.,

  • Низамова З.Ш.

  • Хәстиева Р.М.,

  • Шәйхелисламова Г.Н.,

  1. За заслуги в образовании” билгесен алган педагоглар:

  • Настявина Г.Р.

  • Хәмидуллина К.З.

  • Камалова Т.Ф.

  1. РФ грантына лаек булган педагоглар:

  • Гарифулина М.Д.

  • Хисаметдинова Ф.Р.

  • Настявина Г.Р.

  • Хәлиуллина Л.К.

Гимназиядә дәрестән тыш

эшчәнлекне оештыру формалары
Гимназиядә дәрестән тыш эшчәнлек Бердәм тәрбия Программасы нигезендә алып барыла. Бердәм тәрбия Программасы – гимназия коллективының авторлык эше. Аның төп максаты: гимназиядә милли рух булдыру, Казан шәһәре инфраструктурасына салынган мөмкинлекләрне балаларга белем һәм тәрбия бирүдә файдалану, укытучыларның белем алу кырын киңәйтү, гимназиядә бердәмлек, ярдәмләшү, иҗат рухы булдыру.
Бердәм тәрбия Программасының нигезенә салынган

төп принциплар:


  1. Гимназиядәге эшчәнлекне бала тормышының аерылгысыз өлеше итеп карау принцибы.

  2. Тәрбия һәм белем бирүнең бердәмлеге принцибы.

  3. Гадилек принципы. Программа һәр педагог тарафыннан (яшь һәм өлкән педагог, тәҗрибәле һәм тәҗрибәсез педагог) үтәлә алырлык булырга тиеш.

  4. Сыйныф җитәкчесенә иҗади, ирекле эшләү мөмкинлеге тудыру принцибы.

  5. “Тозлы кыяр эффекты” принцибы: кыярны тозлы суга салсаң, ул, тозланырга теләсә дә, теләмәсә дә, өч көннән тозлы була. Унбер ел мәктәптә уку елларында кеше дә шул чорга хас булган әхлакый, мәдәни, гыйльми кыйммәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен үзләштерергә тиеш.

  6. Сыгылмалылык принцибы. Программага, заман һәм вакыт үзенчәлекләренә, җирле үзенчәлекләргә карап, үзгәрешләр кертү мөмкин.


Бердәм тәрбия Программасының структурасы
frame2

Программаның база өлеше



Программаның вариатив өлеше




Бердәм тәрбия Программасы




Эшнең юнәлеше һәм төре

Үтәү вакыты

Эшнең максаты

Үтәү турында мәгълүмат




I. Универсиаданы каршылап




1.

“Казан Кирмәне” музей – тыюлыгына экскурсия

сентябрь

Татарстан тарихы буенча алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү




2.

Г. Тукайның әдәби музеена экскурсия

апрель

Милли үзаң, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү




3.

С. Сәйдәшев музеена экскурсия

декабрь

Милли музыка сәнгатенә нигез салучы белән таныштыру




4.

Б. Урманче музеена экскурсия

январь

Милли нәкыш сәнгатенә нигез салучы белән таныштыру




5.

Ш. Мәрҗани музеена экскурсия

сентябрь

Мәрҗани шәхесе белән таныштыру




6.

Тукай – Кырлайга экскурсия

май

Г. Тукай һәм Б. Урманчы иҗаты буенча алган белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү




7.

Боратынский музеена эскурсия

октябрь

Шәһәребездә яшәгән мәшһүр шәхес белән таныштыру




8.

М. Горький музеена экскурсия




Шәһәр тарихы һәм анда яшәгән мәшһүр зат белән танушы




9.

Ш. Камал музеена экскурсия




Татар әдәбиятының олуг заты белән таныштыру




10.

К. Насыйри музеена экскурсия




Татарның энциклопедист шәхесе белән таныштыру




11.

М, Җәлилнең музей-квартирасына экскурсия

февраль

Телгә, илгә мәхәббәт тәрбияләү




12.

Н. Җиһановның музей-квартирасына экскурсия




Мәшһүр шәхес, милли музыка сәнгате турында сөйләү




13.

Болгар, Биләр музей-тыюлыкларына эскурсия

май

Туган як тарихы буенча алган белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү




14.

“Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр Үзәгенә экскурсия (Кирмәндә)

даими

Дөнья мәдәнияты үрнәкләре белән таныштыру




15.

“Хәзинә”милли галереясе күргәзмәләренә экскурсия

даими

Сынлы сәнгать күргәзмәләрен карап, затлы зәвык тәрбияләү




16.

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына Г. Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрына культпоходлар

даими

Укытучылар, әти-әниләр һәм укучылар коллективларын берләштерү, югары сәнгатькә тартылу хисе тәрбияләү




II. Гимназиянең традицияләре




1.

“Беренче кыңгырау” бәйрәме

1 сентябрь

Очрашу, күрешү, исәнләшү бәйрәме




2.

Гимназия Көне

октябрь

Гимназист анты бирелә, Ел укучысы, Ел укытучысы игълан ителә, сыйныф бәйрәмнәре һ.б. бик күп чаралар уза




3.

Татар халык җырлары фестивале

ноябрь

Тарихи хәтерне, ана телен, гореф-гадәтләрне балалар күңеленә сеңдерү




4.

Өлкәннәр Көне

Укытучылар Көне



октябрь

Ике бәйрәм берләштерелеп үткәрелә. Хөрмәт, игелек, гаделлек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү




5.

Елны озату бәйрәме

декабрь

Сыйныфларда елга йомгак ясап, килә торган Яңа елга әзерләнү




6.

Инглиз җырлары конкурсы

январь

Инглиз телен өйрәнүгә ихтыяҗ, кызыксыну тәрбияләү




7.

Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре уңаеннан әхлак дәресләре уздыру

Дини календарь буенча

Гаилә традицияләренә хөрмәт тәрбияләү




8.

Әтиләр Көне

Әниләр Көне



февраль

март


Әти-әниләр катнашында сыйныф бәйрәмнәре




9.

Милли спорт төре “Көрәш” бәйрәме (Балалар сабантуе)

май

Әти-әниләр, укытучылар, укучылар катнашында уздырыла торган милли бәйрәм






10.

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

май

Чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллашу көне буларак уздырыла





III. Гимназия Көне атналыгы




1.

Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли конференция

җомга көн

Интеллектуаль хезмәт зәвыгы тәрбияләү, Лобачевский конференциясенә эшләр сайлау




2.

Нәфис сүз осталары конкурсы

атна дәвамында

Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү




3.

Спорт уеннары ярышлары

атна дәвамында

Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү




4.

Кече Сәләт оешмасы форумы

пәнҗешәмбе көн

Сәләт оешмасына балалар, сыйныфлар кабул итү




5.

Гимназия Көне бәйрәме

шимбә

көн


Махсус план буенча уздырыла торган зур бәйрәм





IV. Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү чаралары




1.

“Физик сәламәтлек һәм рухи сәламәтлек бердәмлеге” программасы буенча чыныгу дәресләре

көн саен

Табигый чыныгу күнегүләре, сәламәт яшәүнең әхлакый нигезен булдыру




2.

Гимнастика күнегүләре эшләп, умырткага ял бирү

көн саен 10.55-11.05

Физик күнегүләргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү




3.

Зәңгәр күлгә походлар оештыру

даими

Кышкы коену күнекмәләре белән таныштыру, учакта чәй кайнату, тибигатьтә уеннар оештыру




4.

Спорт Көннәре уздыру

  • чаңгычы көне

  • йөгерешче көне

даими

Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү, ял иттерү





V. Вариатив өлеш




1.

Программаның бу өлеше сыйныф җитәкчксе тарафыннан төзелергә мөмкин


















Укыту-тәрбия эшчәнлегендә кулланыла торган педагогик технологияләр һәм яңа юнәлешләр

Укыту-тәрбия эшендә кулланыла торган педагогик технологияләр һәм яңа юнәлешләр

Кайсы сыйныфларда кулланыла

Технологиянең мәгънәсе

Кем куллана

“Школа-2100” укыту-методик комплектыннан файдаланып эшләү

1-4 сыйныфлар

Логик фикерләү сәләтен үстерү, терминнарны ике дәүләт телендә үзләштерү максаты белән математика дәреслеген (Л.Г. Петерсон) рус телендә өстәмә дәреслек итеп файдалану

Башлангыч сыйныфлар укытучылары

Сәламәтлекне саклау технологияләре

Дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда,

1-11 нче сыйныфлар



Физминуткалар, сәламәт яшәү үрнәген ата-аналар җыелышларында, укучылар линейкаларында пропогандалау, чыныктыру дәресләре уздыру

Гимназия җитәкчелеге, сыйныф җитәкчеләре

Проектлар төзү һәм фәнни эзләнү эшләре алып бару

Дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда, укучыларның фәнни-иҗади пушкинчылар мәктәбе 5-11 нче сыйныфлар

Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, теория белән практиканы бәйләү, укучыларны иҗат белән шөгыльләндерү

Бушуева А.Д., Зарипова Р.Р., ХәлиуллинаЛ.К.,

Гәрәева Н.Н., МостафинаГ.Ш.,

Хисаметдинова Ф.Р.

Шакирова Г.А.,

Сафина Р.Р.


“Без” концерты проекты 5-11 нче сыйныфлар

Укучыларның һәм әти-әниләрнең иганәчелек концертларын оештыру

Сабирова Г.И., Гареева З.С., Мәгъсүмҗанова Ч.И

Информацион технологияләр кулланып укыту

1-11 сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, гарәп теле, математика, химия, биология, тарих дәресләре, дәрестән тыш чаралар

Заманча информацион технологияләрне дәрестә куллану (интерактив такта, мультимелия проекты, компьютер), Интернеттан иркен файдалана белергә өйрәтү, аның мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат бирү

Башлангыч сыйныф укытучылары, Бадыгина Г.Р.,

Камалова Т.Ф., Гәрәев И.Ф., Змалтдинова Г.Р., Мостафина Г.Ш., Хәлиуллина Л.К., Шакирова Р.Р., Зарипова Р.Р., Камалова А.Э., Шәрипова З.Н., Кәримов Р.А.,

Гарипова А.И.,

Шәйгарданова Р.Х.

Ахмадиева М.Х., башлангыч сыйныф укытучылары


Күптелле шәхес тәрбияләү технологиясе

Рус теле һәм әдәбияты, гарәп теле, инглиз теле дәресләре, дәрестән тыш чаралар, башка фән дәресләре 1-11 сыйныфлар

Ана телен белем алуга җирлек итеп файдалану; рус телен дәүләт теле буларак, рус мәктәпләре программалары буенча укыту; инглиз телен төп чит тел буларак, ана теле аша тирәнтен укыту; гарәп телен ана теле аша икенче чит тел буларак өйрәтү

Тел, әдәбият һәм фән укытучылары

Чит тел өйрәтүнең интенсив технологиясе

Инглиз теле, гарәп теле дәресләре, дәрестән тыш чаралар, түләүле өстәмә чаралар

Инглиз, гарәп телен чит ил методикасын, әсбапларын өстәмә кулланып укыту

Инглиз, гарәп теле укытучылары



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет