Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим



бет2/29
Дата23.06.2016
өлшемі1.82 Mb.
#153899
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29
Дин – нәсыйхәт

7عَنْ أَبِي رُقْيَةَ تَمِيمِ بْنِ أَوْسٍ الدَّارِيِّ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ : أَنَّ النَّبِيِّ قَالَ : الدِّينُ النَّصِيحَةُ ، قُلْنَا : لِمَنْ ؟ قَالَ : لِلَّهِ ، وَلِكِتَابِهِ ، وَلِرَسُولِهِ ، وَلأَئِمَّةِ



الْمُسْلِمِينَ ، وَعَامَّتِهِمْ

Әбү Рокая Тәмим бине Әүс Дәри әйткән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Дин – эчкерсезлек ул», – ди-де. Без: «Кемгә карата?» – дип сорадык. Ул: «Аллаһыга, Аның Китабына, Пәйгамбәренә, мөселман җитәкчеләренә һәм гомумән бөтен мөселманнарга карата», – дип әйтте».33



Хәдиснең әһәмияте

Бу хәдис Пәйгамбәребез галәйһиссәләм генә әйтә ал-ган сүзләрне үзенә туплаган. Ул күп сүзле түгел, ләкин ул бик күп мәгънә һәм файданы үз эченә алган. Күргәнебез-чә, шәригатьнең башка хөкемнәре әлеге хәдиснең хәтта бер өлеше дә түгел, ә бер җөмләсе генә. Монда «Аның Ки-табына карата эчкерсезлек» дигән җөмлә күз алдында то-тыла. Чөнки Аллаһының Китабы бөтен нигезләрне һәм тармакларны үз эченә алган. Шулай итеп, кеше аңа ышан-са, аның эчтәлеге белән гамәл кылачак, эчкерсез булачак, ул кеше шәригатьнең бөтен хөкемнәрен дә үтәячәк. Алла-һы Тәгалә әйткән:  مَا فَرَّطْنَا فِي الْكِتَابِ مِنْ شَيْءٍ  «Без бу Китапта бернәрсә дә төшереп калдырмадык».34

Менә шуңа күрә дә, галимнәр: «Әлеге хәдис Ислам-ның үзәге», – дигәннәр.

Хәдисне аңлау

1. Аллаһыга карата эчкерсезлек күрсәтү.

Мондый эчкерсезлек Аллаһыга ышануны, Аның тиң-дәшләре булуны инкарь итүне, Аның исем, сыйфатларына ышануны, Аңа гыйбадәт кылуны, Аллаһ өчен сөю яки кү-рә алмауны, Аллаһыга итәгать итүче кешеләр белән дус булуны үз эченә ала. Әгәр мөселман боларны сүзендә һәм эшендә кулланса, бу аңа дөньяда да, Ахирәттә дә файда китерәчәк. Ә Аллаһ Үзе безнең эчкерсезлегебезгә мохтаҗ түгел.

2. Аллаһының Китабына карата эчкерсезлек.

Ул Аллаһыдан иңгән Язуларга ышануда, Коръәннең соңгы Язу икәнен тануда чагыла. Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ  «Дөреслектә, Без Коръ-әнне иңдердек һәм Без аны саклыйбыз».35

Мөселманнарның Коръәнгә эчкерсез булулары мон-нан гыйбарәт:

а) Аны уку һәм ятлау. Коръән уку гыйлем алуга, җан-ны сафландыруга, тәкъвалыкны арттыруга ярдәм итә. Коръән укыган өчен кеше зур әҗер һәм Кыямәт көнендә көтеп торганда шәфәгать кылыну хокукы алачак. Аллаһы-ның Илчесе әйткән: اقْرَؤُوا الْقُرْآنَ ، فَإِنَّهُ يَأْتِي يَوْمَ الْقِيَامَةِ شَفِيعًا لأَصْحَابِهِ «Коръән укыгыз! Чөнки Кыямәт көнендә ул үзен укучы-ларга шәфәгатьче булып киләчәк».36

Аны ятлауга килгәндә, моның ярдәмендә йөрәкләр нурлана, ул мөселман зур ихтирам казана. Кыямәт көнен-дә аның дәрәҗәсе Коръәннән ничә сүрә ятлавы белән бил-геләнәчәк. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

يُقَالَ لِصَاحِبِ الْقُرْآنِ اقْرَأْ وَارْتَقِ وَرَتِّلْ كَمَا كُنْتَ



تُرَتِّلُ فِي الدُّنْيَا فَإِنَّ مَنْزِلَكَ عِنْدَ آخِرِ آيَةٍ تَقْرَؤُهَا

«Коръән белүчегә: «Укы, күтәрел, аны дөньяда вакыт-та укыган кебек бөтен кагыйдәләренә туры китереп укы. Синең урының соңгы аятьне укыган җирдә булачак», – дип әйтеләчәк».37

б) Аны матур тавыш белән дөрес итеп уку. Моның яр-дәмендә укыган нәрсә тирәнрәк тәэсир калдыра, йөрәк ях-шырак ишетә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

لَيْسَ مِنَّا مَنْ لَمْ يَتَغَنَّ بِالْقُرْآنِ

«Коръәнне көйләп укымаучы бездән түгел».38

в) Аның мәгънәләрен аңларга тырышу. Аллаһы Тәга-лә болай дигән:  أَفَلا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ أَمْ عَلَى قُلُوبٍ أَقْفَالُهَا «Алар Коръән турында фикер йөртмиләрмени? Әллә аларның йө-рәкләрендә йозак бармы?»39

г) Киләчәктә Коръәнне саклауны үз өсләренә ал-сыннар өчен, яңа буын мөселманнарын аңа өйрәтү. Баш-каларга Коръән өйрәтү – безне бәхеткә илтә торган юл. Аллаһының Илчесе әйткән: خَيْرُكُمْ مَنْ تَعَلَّمَ الْقُرْآنَ وَعَلَّمَهُ «Сез-нең иң яхшыгыз – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче».40

д) Коръәнне аңларга һәм аны гамәлдә кулланырга ты-рышу. Чөнки гамәлсез генә аңлаудан файда юк. Без белә торып та, гамәл кылмыйбыз икән, бу бик начар эш була-чак. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آَمَنُوا لِمَ تَقُولُونَ مَا لا تَفْعَلُونَ . كَبُرَ مَقْتًا عِنْدَ اللَّهِ أَنْ تَقُولُوا مَا لا تَفْعَلُونَ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Нигә сез үзегез кылма-ган нәрсәне сөйлисез? Сезнең кылмыйча сөйләвегез Алла-һыда зур нәфрәт уята!»41

3. Аллаһының Илчесенә карата эчкерсез булу.

Бу Мөхәммәт галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә, ул алып килгән Коръәнгә, аның сөннәтенә ышанудан гый-барәт. Мондый эчкерсезлек аңа карата мәхәббәт һәм итә-гатьтә чагыла. Чөнки Аллаһының Илчесен ярату – Алла-һыны ярату дигән сүз ул. Аллаһы Тәгалә әйткән:

قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ «Әйт: «Аллаһыны яратсагыз, миңа иярегез. Шунда сезне Аллаһ яратыр...»42

مَنْ يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّهَ  «Пәйгамбәргә буйсынучы Аллаһыга буйсына».43

Пәйгамбәр галәйһиссәләм вафат булганнан соң, аңа ышану Пәйгамбәрнең тормыш юлын укуны, әхлак сый-фатларын үзеңдә булдырырга тырышуны, аның сөннәтенә иярүне, аны таратуны, ялганчы һәм бидгатьчеләрдән сак-лауны таләп итә.

4. Мөселман җитәкчеләренә карата эчкерсез булу.

Җитәкчеләргә мөселманнарның хакимнәре, яки алар-ның хәлифләре, яки галимнәр керә.

Әгәр дә җитәкчеләр Аллаһыга итәгатьсезлеккә чакыр-масалар, мөселман илләрендә мөселманнар үз җитәкчелә-ренә буйсынырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَأُولِي الأَمْرِ مِنْكُمْ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Аллаһыга итәгать ите-гез һәм Пәйгамбәргә итәгать итегез! Шулай ук, сезнең арадагы Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре бе-лән әмер итүче хакимгә итәгать итегез!»44

Безнең аларга карата эчкерсезлегебез аларга иярүдән, аларны сөюдән гыйбарәт булырга тиеш. Безгә аларны кылган яхшы эшләре өчен сөю кирәк. Мәсәлән, барлык кешеләрне дә үз җитәкчелекләре астына җыйганнары өчен. Әгәр халык таркаулыкка килсә, кешеләр аларның на-чар хакимлек итүе сәбәпле вафат булса, без аларга нәф-рәтләнергә бурычлы. Шулай ук, җитәкчеләргә яхшы ки-ңәшләр бирергә кирәк. Чөнки хакимнең залим икәнен күр-сәтмәгән халыкта һәм халкын мәсхәрәләүче, киңәшләрне тыңламаучы, хакыйкатьтән борылучы хакимдә яхшылык юк. Халык җитәкчесенә карата эчкерсез булудан туктагач, җитәкче залимга әверелгәч, бу ялагайлыкка, бөлгенлеккә төшүгә, җиңелүгә һәм кимсетелүгә илтәчәк. Кешеләр Ис-ламнан тайпылса, аның хөкемнәре үзгәртелсә, мондый хәл һичшиксез килеп чагачак.

Хәзерге хәлне төзәтергә омтылучы галимнәргә кил-гәндә, алар Коръәнгә һәм сөннәткә карата эчкерсезлек күрсәтү өчен җаваплы. Моннан тыш, алар кайбер мәсь-әләләрне дөрес аңлатмаучы галимнәрнең фикерләрен кире кагарга, хәдисләрнең кайсы дөрес, кайсы юк икәнен аңла-тырга тиеш.

Галимнәр җитәкчеләргә эчкерсез киңәшләр бирергә, Коръән һәм сөннәт белән идарә итәргә чакырырга, хатала-рын күрсәтергә бурычлы. Аллаһ алардан моның өчен җа-вап алачак. Аллаһының Илчесе әйткән:

أَفْضَلُ الْجِهَادِ كَلِمَةُ حَقٍّ عِنْدَ سُلْطَانٍ جَائِرٍ «Иң яхшы җиһат – залим җитәкче янында әйтелгән дөрес сүз».45

Ул кешеләр үзләренең ялган мактаулары белән җи-тәкчене адаштырсалар, Аллаһ һичшиксез алардан бу ту-рыда сораячак. Гыйлемле җитәкчеләргә ярдәм итү бер хәл, бу дөньяның көчләренең ялагаена әверелү икенче эш.

5. Гомумән, бөтен мөселманнарга карата эчкерсез бу-лу.

Бу Ахирәт һәм дөнья тормышында алар мәнфәгатенә туры килә торган нәрсәләрне күрсәтүдән гыйбарәт. Кызга-нычка каршы, хәзерге заманда мөселманнар киңәш бирү бурычына салкын карыйлар. Төп игътибарны дөнья мәсь-әләләренә биреп, Ахирәтне оныталар. Мөселманнарга карата эчкерсез булу сүзләр генә чикләнмәскә, гамәлләрне дә үз эченә алырга тиеш. Ислам җәмгыяте гаепләрне яше-рү, төрле тайпылышлардан саклану, файдага юнәлдерү, яхшыга өндәү, начардан тыю чарасы ул.

6. Эчкерсезлекнең әһәмиятле төре.

Мөселманнарның үзара мөнәсәбәтләрендә эчкерсез-лекнең иң әһәмиятле төре – кешенең башкаларга эчкерсез киңәш бирүе. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا اسْتَنْصَحَ أَحَدُكُمْ أَخَاهُ فَلْيَنْصَحْهُ

«Кем дә булса үз кардәшенә киңәш сорап мөрәҗәгать итсә, ул аңа киңәш бирсен».46

Эчкерсезлекнең тагын бер чагылышы кардәшең бул-маганда аңа ярдәм итү, аны саклау.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

حَقُّ الْمُؤْمِنِ عَلَى الْمُؤْمِنِ ... وَإِذَا غَابَ أَنْ يَنْصَحَ لَهُ «Кеше булма-ганда аңа карата эчкерсезлек күрсәтү – мөэминнәрнең бер-берсенә карата булган бурычларыннан».47

7. Галимнәрнең эчкерсезлек турындагы сүзләре.

Хәсән Басри әйткән: «Ул эшли алмаган эшкә өнди башлаганчы, берегез дә кардәшенә карата тулысынча их-лас булмаячак».

Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең бер сәхабәсе әйткән:

وَالَّذِي نَفْسِي بِيَدِهِ إِنَّ أَحَبَّ عِبَادِ اللَّهِ إِلَى اللَّهِ الَّذِينَ يُحَبِّبُونَ اللَّهَ إِلَى



عِبَادِهِ ، وَيُحَبِّبُونَ عِبَادَ اللَّهِ إِلَى اللَّهِ ، وَيَسْعَوْنَ فِي الأَرْضِ بَالنَّصِيحَةِ

«Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, Аллаһының Аңа иң сөекле бәндәләре – Аллаһыга бәндә-ләрен сөекле итәргә, бәндәгә Аллаһыны сөекле итәргә, җирдә кешеләргә карата эчкерсезлек күрсәтергә тырышу-чылар».

Әбү Бәкер Мөзәнни: «Ураза да, намаз да Әбү Бәкер-не башка сәхабәләрдән өстен итмәде. Ләкин аны күңелен-дә булган нәрсә өстен итте. Ә аның күңелендә Аллаһыга карата мәхәббәт һәм Аның мәхлукларына карата эчкерсез-лек бар иде», – дигән.

Фодаил бине Ияд: «Күп намаз укучы һәм еш ураза тотучы безнең өчен хакыйкатькә ирешүче саналмый. Киң күңелле саф йөрәкле һәм кешеләргә карата ихласлы бәндә хакыйкатькә ирешүче була», – дип әйткән.

8. Эчкерсезлек күрсәтүнең әдәбе.

Ислам кардәшеңә карата эчкерсез булырга һәм аңа яшерен рәвештә нәсыйхәт бирергә куша. Чөнки кардәше-нең гаепләрен яшерүченең Аллаһ ике дөньяда да гөнаһла-рын яшерәчәк. Тугрыларның берсе: «Кардәшенә күзгә-күз киңәш бирүче эчкерсезлек күрсәтә. Аны бөтен кеше ал-дында вәгазьләүче кардәшен шелтәли генә», – дигән.

Фодаил бине Ияд әйткән: «Мөэмин гаепләрне яшерә һәм яхшы киңәш бирә. Ә бозык кеше мыскыл итә һәм шелтәли».

9. Әлеге хәдиснең файдасы.

Ибне Баттал әйткәнчә, әлеге хәдистән без түбәндәге нәрсәләрне беләбез: «Диннең асылы ихласлыктан гыйба-рәт. Ә диннең чагылышы эштә дә, сүздә дә бар».

«Эчкерсезлек күрсәтү – фарыз кифая ул: аны эшләү-чегә әҗер булачак, ә башкаларга аны үтәү бурычы йөклән-мәгән».

«Эчкерсезлекне булдыра алган кадәр үтәргә кирәк. Әгәр киңәш бирүче киңәше кабул ителәчәген, аны үтәя-чәкләрен һәм ул күңелсезлектән котылачагын белә икән, моны эшләү зарури. Әгәр кеше моның өчен аңа зарар ки-лер дип курыкса, ул үзе теләгәнчә эшли ала».
Җиңеллектә булу һәм авырлыклар тудырмау
8عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ عَبْدِ الرَّحْمَنِ بْنِ صَخْرٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ قَالَ : سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ يَقُولُ : مَا نَهَيْتُكُمْ عَنْهُ فَاجْتَنِبُوهُ ، وَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَأْتُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ ، فَإِنَّمَا أَهْلَكَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ كَثْرَةُ مَسَائِلِهِمْ وَاخْتِلافُهُمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ

Әбү Һөрәйрә сөйләгән: «Мин Пәйгамбәрнең болай дигәнен ишеттем: «Мин сезгә тыйган нәрсәдән сакланы-гыз. Мин боерган нәрсәнең булдыра алганын кылыгыз. Чөнки сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре һәлак итте».48



Хәдиснең әһәмияте

Галимнәр әйтүенчә, бу бик әһәмиятле һәм файдалы хәдис. Бу аны ятлауга һәм өйрәнүгә лаеклы итә.

Нәвәви болай дип язган: «Ул – Исламның иң әһә-миятле нигезләренең берсе. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең кыска булып та, күп мәгънәне үз эченә туплаган сүзләре исәбенә керә».

Ибне Һәҗәр Хәйтами әйткән: «Бу – диннең нигезлә-ренә, Ислам терәкләренә караган бөек хәдис. Шуңа күрә, аны истә тотарга һәм аңа игътибарлы булырга кирәк».

Әлеге хәдис кешеләрне Аллаһының шәригатенә ия-рергә өнди. Ул Коръән кушканнарны төгәл итеп, кимлек яки артыклык кертмичә үтәргә боера.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм ни өчен шулай әйткән:

Пәйгамбәрнең болай дип әйтүенең сәбәбе икенче бер хәдистә аңлатыла: Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сөйлә-гән: «Бервакыт Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм безгә вәгазь сөйләде һәм:

أَيُّهَا النَّاسُ قَدْ فَرَضَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ الْحَجَّ فَحُجُّوا ، فَقَالَ رَجُلٌ : أَكُلَّ عَامٍ يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ فَسَكَتَ ، حَتَّى قَالَهَا ثَلاثًا ، فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِ  : لَوْ قُلْتُ نَعَمْ لَوَجَبَتْ وَلَمَا اسْتَطَعْتُمْ ، ثُمَّ قَالَ : ذَرُونِي مَا تَرَكْتُكُمْ ، فَإِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِكَثْرَةِ سُؤَالِهِمْ وَاخْتِلافِهِمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ ، فَإِذَا أَمَرْتُكُمْ بِشَيْءٍ فَأْتُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ ، وَإِذَا نَهَيْتُكُمْ عَنْ شَيْءٍ فَدَعُوهُ

«Әй кешеләр, Аллаһ сезгә хаҗны фарыз кылды, аны үтәгез!» – диде. Бер кеше: «Ел саенмы, әй Аллаһының Ил-чесе?» – дип сорады. Әлеге кеше соравын өч мәртәбә ка-батлаганчы Пәйгамбәр эндәшмичә утырды. Аннары: «Әгәр мин «Әйе», – дисәм, бу сезнең бурычыгыз булачак, ләкин сез аны үти алмаячаксыз бит», – диде. Моннан соң ул: «Сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәве һәлак итте. Шуңа күрә, мин сезгә берәр нәрсә боерсам, аның булдыра алганын кы-лыгыз. Берәр нәрсәдән тыйсам, аннан баш тартыгыз!» – дип өстәде.

Сорау бирүче Әкрагъ бине Хәбис разыяллаһү ганһү булган дип риваять кылына.

Хәдисне аңлау

1. «Мин сезгә тыйган нәрсәдән сакланыгыз».

Тыю дигән сүз Коръәндә һәм сөннәттә төрле мәгънә-дә килә. Әлеге очракта галимнәр тарафыннан тыелганлык-ны белдерү өчен кулланыла торган ике мәгънә кулланыла. Ягъни: нинди дә булса гамәлнең тулысынча тыелган, хә-рам булуы яки ул эшнең теләнмәгән, мәкрүһ булуы.

а) тулы мәгънәдәге тыю, хәрам кылу.

Аллаһ һәм Пәйгамбәр тарафыннан тулысынча хәрам кылынган берникадәр эшләр бар. Шәригать хөкемнәрен үтәргә бурычлы булган кешегә аларны кылу тыела. Эшлә-сә, дөньяда да, Ахирәттә дә шәригать буенча җәза карал-ган.

Моңа мисал итеп зина кылу, хәмер эчү, риба, хаксыз кеше үтерү, гаурәтләрне күрсәтү, ялган, гайбәт, бозыклык тарату һ.б.ш. эшләрне китерергә була.

Болардан өлешчә дә, тулысынча да тыелырга кирәк. Аларны эшләргә мәҗбүр ителмәгәндә, беркайчан да эш-ләргә ярамый. Мәҗбүр булганда да, шәригатьтә билгелән-гән шартларны үтәп кенә кылырга ярый.

б) Теләнмәгән, мәкрүһ булган гамәлләр.

Кайвакытта шәригать нинди дә булса гамәлләрне тыя, ләкин шунда ук аларның теләнмәгән, мәкрүһ икәннәрен күрсәтә. Кеше шундый гамәлләрне кылса, аның өчен җә-зага тартылмаячак.

Мисал итеп, җәмәгать яки җомга намазына баручы кешегә чи суган яки сарымсак ашауны китерергә була.

Әлеге төр гамәлләрне кылу тулысынча яки өлешчә рөхсәт ителә. Моның өчен зарури булу шарт түгел. Әмма тәкъва мөселманга мөмкинчелеге булганда болардан баш тарту яхшырак.

2. Зарурлык хәрам эшне хәләл итә.

Инде белгәнебезчә, тулысынча хәрам кылынган нәр-сәдән һичшиксез баш тартырга кирәк. Әмма кайбер вакыт-та кеше хәрам эшне эшләргә мәҗбүр булырга мөмкин. Чөнки алай эшләмәсә, ул үзен һәлак итәчәк. Мондый оч-ракта шәригать гадәттә хәрам булган нәрсәне хәләл итә, кешене гөнаһ кылган өчен шелтәләми. Аллаһы Тәгалә әйт-кән:  فَمَنِ اضْطُرَّ غَيْرَ بَاغٍ وَلا عَادٍ فَلا إِثْمَ عَلَيْهِ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ  «Кем дә булса хәрамның үзен теләмичә һәм чикләрне үтмичә моны ашарга мәҗбүр булса, аңа гөнаһ булмаячак. Дөреслектә, Аллаһ – Гафу итүче, Мәрхәмәтле».49

Әлеге аятьне кулланып һәм тиешле нәтиҗәләр ясап, галимнәр фикыһның бер кагыйдәсен чыгарганнар. Ул бо-лай яңгырый: «Зарурлык хәрамны хәләл итә».

Мисал өчен ашарына булмаган һәм башка нәрсә таба алмаучының үләксә ашавын, дәваланганда гаүрәтләрне күрсәтүне, мохтаҗлык сәбәпле урлаучының кулын кис-мәүне китерергә була. Әмма кешеләрнең холкының төрле булуы турында да онытмаска кирәк. Күп вакытта алар бу хәдисне гомумиләштерәләр, зарурлыкның нәрсә икәнен аңламыйлар, аның ни дәрәҗәдә рөхсәт ителүен белмиләр. Кешеләрне әлеге хаталардан саклау өчен фикыһ галимнә-ре зарурлыкның билгеләмәсен уйлап тапканнар: Кешене куркыныч хәлгә куючы, аңа һәлакәт янаучы яки ниндидер әгъзаны югалту, авыруның көчәюе кебек кешенең яшәү өчен кирәкле мәнфәгатьләрен тәэмин итүне юкка чыгару-чы очраклар зарурлык дип атала.

Шул ук вакытта, галимнәр зарурлыкның дәрәҗәсен дә билгеләгәннәр. Кешегә хәвеф-хәтәрдән сакланырга яр-дәм итү өчен хәрам кылынганны эшләү рөхсәт ителә. Ул хәл беткәч, кешегә хәрам эшне кылу зарур саналмый. Га-лимнәр аны бу кагыйдәгә туплаганнар: «Зарурлыкның чикләре аның дәрәҗәсе белән билгеләнә». Әлеге кагыйдә-нең нигезендә Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре ята:

غَيْرَ بَاغٍ وَلا عَادٍ «... хәрамның үзен теләмичә һәм чик-ләрне үтмичә...»50

Шулай итеп, үләксә ашарга мәҗбүр булган кеше аны туйганчы ашарга яки киләчәк өчен җыеп куярга тиеш тү-гел. Табиб алдында чишенергә мәҗбүр булучы авырткан һәм карау кирәк булган урыннарны гына күрсәтергә тиеш. Шулай ук, дәвалауга мохтаҗ булган хатын-кыз, шундый дәвалаучы хатын-кыз булганда ир кеше табибка барырга тиеш түгел.

Дөнья байлыгын арттырырга омтылуның, зиннәтле нәрсәләр алуның, башкалардан калышмаска теләүнең за-рурлыкка бернинди катнашы да юк. Мәсәлән, кешенең ак-часы аз икән, аны риба белән шөгыльләнергә мәҗбүр дип санап булмый. Фатиры кечкенә кешенең дә зиннәтле йорт юнәлтү өчен хәрам-хәләлне күрмичә эшләргә хакы юк. Хатын-кыз өйдән читтә эшләргә мәҗбүр булса, ул шәри-гать тыйганнарны эшләмәскә тиеш. Чөнки фикыһның икенче кагыйдәсе болай яңгырый: «Файдалы нәрсә табуга караганда начарлыкны бетерүгә өстенлек бирелә». Мон-нан аңлашылганча, кешегә берәр мәсьәләне хәл итәргә ки-рәк икән, бу аңа ришвәт бирергә рөхсәт ителә дигән сүз түгел. Кем беләндер аралашасың икән, аның белән аракы-лы мәҗлесләрдә утырырга ярамый.

3. Боерыкларның төрләре.

Аллаһының Китабында һәм сөннәттә «боеру әмер)» дигән сүз төрле мәгънәдә кулланыла. Галимнәрнең фике-ренчә, «боеру» төшенчәсенең нигезендә таләп итү ята. Боеру ике төп мәгънәгә ия: мәҗбүр итү, фарыз кылыну һәм этәрү. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең وَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ
«... мин сезгә боерган эшләрдән...» дигән сүзләреннән яки фарыз кылыну, яки этәрү, кызыктыру күз алдында тотыла.

а) Үтәү мәҗбүри булган боерык.

Монда Аллаһының Пәйгамбәре аркылы мөселманнар-га боерылган, мөселманнардан гамәл кылуны таләп иткән әмерләр күз алдында тотыла. Кеше боларны үтәмәгән өчен җәзаланачак, үтәсә әҗерле булачак. Әлеге әмер таләп иткән гамәл «вәҗеп» дип атала.

Мисал итеп, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, ураза тоту, шәригать кушканны үтәү тыйганнан тыелу, гаиләне тәэмин итү һ.б.ш. эшләрне китерергә була.

Мондый боерыкларны үтәү мәҗбүри, аларны үтәмәү зарури шартлар һәм сәбәпләр булганда гына рөхсәт ителә.

б) Этәрүне белдергән боерык.

Аллаһ һәм Аның Илчесе галәйһиссәләм мөселманнар-га күп гамәл кылырга боерганнар. Әлеге төр гамәлләрнең тәкъдим ителгән икәннәрен күрсәткәннәр. Ягъни, аларны кылу мәҗбүр түгел. Кылмаса, аңа гөнаһ булмый; кылса, аның өчен әҗер алачак. Мондый боерык таләп иткән эш тәкъдим ителгән, ягъни мәндүб дип атала.

Мәсәлән, биш вакыт фарыз намаздан тыш ирекле на-мазлар уку, азан әйтү, гаиләне мул итеп тәэмин итү, уң кул белән ашау һ.б.ш. эшләр. Аллаһы Тәгалә мөселманнан бу эшләрне эшләүне таләп итә. Ләкин ул таләп катгый тү-гел, тәкъдим итү рәвешендә. Шулай да, мондый боерык-ларны тайпылышсыз үтәсә, яхшырак. Үтәмәгән очракта җәза булмаса да, ул шелтәгә лаеклы саналачак.

4. Авырлыклар җиңеллеккә китерәләр.

Мәгълүм булганча, Аллаһының шәригатенең максаты – кешене ике дөньяда да бәхеткә ирештерү. Моның өчен ул бәндәләрнең эшләрен җиңеләйтә, авырлыкларны бете-рә. Аллаһы Тәгалә әйткән:  يُرِيدُ اللَّهُ بِكُمُ الْيُسْرَ وَلا يُرِيدُ بِكُمُ الْعُسْرَ  «... Аллаһ сезгә җиңеллек тели һәм авырлык теләми...» 51

وَمَا جَعَلَ عَلَيْكُمْ فِي الدِّينِ مِنْ حَرَجٍ  «... Аллаһ сезгә диндә бер-нинди авырлык та булдырмаган...»52

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: إِنَّ الدِّينَ يُسْرٌ «Дө-реслектә, бу дин җиңел».53يَسِّرُوا وَلا تُعَسِّرُوا «...җиңеләйте-гез һәм авырлык тудырмагыз...»54

Шәригатьтән ачык күренгәнчә, Аллаһ Рамазанда мо-сафирга һәм авыруга ураза тотмаска, мосафирга намазны кыскартырга һәм кушарга; су булмаса, тәяммүм кылырга рөхсәт итә. Мондый хөкемнәрне галимнәр «рөхсәтләр» дип атыйлар.

Фикыһ галимнәре әлеге һәм башка хәдисләргә тая-нып, «авырлык җиңеллеккә китерә» дигән кагыйдә чы-гарганнар.

Әлеге авырлыклар шул хәлдә калган мөселманның бурычларын үтәүне җиңеләйтүнең сәбәбе булалар. Мәсә-лән, пычрак булсалар да, алардан арыну бик авыр булган нәрсәләргә шәригатьтә игътибар бирелми. Монда ярадан һәм сызлавыктан чыккан кан, урам пычрагы күз алдында тотыла. Бу төр нәҗестән арыну кешене котылгысыз рә-вештә авыр хәлгә куя, аның гыйбадәт кылуын катлаулан-дыра. Шуңа күрә, җиңеләйтүгә омтылучы шәригать мон-дый нәрсәләрне исәпкә алмый.

* Җиңеләйтүгә нигез булган авырлыкның дәрәҗәсе.

Кайбер мөселманнар өчен әлеге сорау аңлаешсыз ка-ла. Шуның нәтиҗәсендә, алар кечкенә генә авырлык та җиңеләйтүгә сәбәп була, бурычларны үтәүне туктатуны аклый дип саныйлар. Еш кына дингә тиешле игътибар бирмәүче кешеләр моның белән акланалар. Шул сәбәпле галимнәр безгә авырлыкларның төрләрен аңлатканнар, җиңеләйтүнең сәбәбен билгеләүче кагыйдә чыгарганнар.

1) кайбер гыйбадәтләргә авырлыклар үз табигатьлә-реннән үк хас була. Шуңа күрә, мондый авырлыклар ул бурычларны калдыруга яки җиңеләйтүгә сәбәп була ал-мый.

Мәсәлән, ашыйсы килү сәбәпле беркем дә Рамазанда уразаны туктата алмый. Сәламәт һәм бай кешенең юл авырлыгыннан куркып, яки гаиләсе белән аерылышасы килмичә, хаҗга бармау хокукы юк. Яхшылыкка өндәүче, начарлыктан тыючы да, кешеләр үзен рәнҗетүдән куркып бу эштән баш тартырга тиеш түгел. Бу авырлыклар әлеге эшләрнең юлдашы, алар тормышта адым саен диярлек оч-рыйлар һәм кешедән артык күп көч куюны таләп итмиләр. Әгәр мондый эшләр җиңеләйтүнең сәбәбе булса, бурыч-лар да, шәригать хөкемнәре дә булмас иде. Кешеләр бу дөньяда да, Ахирәттә дә әҗер алмаслар иде.

2) Башка төрле авырлыклар да бар. Алар гамәлнең үз табигатеннән түгел. Монда сүз гадәттә дини бурычларны үтәгәндә очрамый торган көтелмәгән авырлыклар турында бара. Болар ике төрле була:

Беренчесе: кешегә аз гына авырлык тудыручы нәр-сәләр. Мәсәлән, кыска сәфәр, җиңелчә авыру, матди ке-ремнән мәхрүм булу куркынычы. Мондый авырлыклар ди-ни бурычларны үтәүгә берничек тә тәэсир итәргә тиеш тү-гел. Чөнки бу гыйбадәтне үтәүче мөселман ике дөньяда да ала торган әҗер аның авырлыкларын баса. Шуңа күрә дә, мондый очракта әлеге гыйбадәтне кылу калдыручы кара-ганда яхшырак.

Икенче төр: кешенең гомерен, малын яки намусын куркыныч астына куя торган зуррак авырлык. Мисал итеп хаҗ кылырга мөмкинчелеге булган, ләкин юлда караклар белән очрашуда, яисә ул киткәнне генә көтеп торып гаилә-сенә зарар китерәчәк кеше бар икәнен белүчене китерергә була. Шәригать мондый авырлыкларны гына исәпкә ала. Әлеге төр авырлыкларның гадәттә булу ихтималы аз. Әм-ма аларга игътибар итмәсәң, бу кешенең шәригать билге-ләгән мәнфәгатьләрен үтәүгә зарар китерергә мөмкин.

5. Җиңеллек авырлык белән алыштырылмый.

Бу, шулай ук, галимнәр тарафыннан әлеге хәдистән чыгарылган кагыйдә булып тора.

Ибне Сүбки: «Әлеге кагыйдә – Пәйгамбәр галәйһис-сәләмнең وَمَا أَمَرْتُكُمْ بِهِ فَافْعَلُوا مِنْهُ مَا اسْتَطَعْتُمْ «... мин сезгә бе-рәр нәрсә боерсам, аның булдыра алганын үтәгез...» дигән сүзләреннән алынган иң мәшһүр кагыйдәләрнең берсе...», – дип әйткән.

Кайбер вакытта мөселман дини бурычларын тулы-сынча үти алмаска, ә өлешчә үтәү аңа бернинди дә авыр-лык тудырмаска мөмкин. Мондый очракта булдыра алга-нын эшләргә кирәк. Гыйбадәтнең бер өлешен эшли алмау аннан тулысынча баш тартуга сәбәп түгел.

Әлеге кагыйдәнең кулланышына берничә мисал ките-реп була. Мәсәлән, мөселманга тәһарәт алырга кирәк бу-лып, суы аз булса, ул кеше башта булган суны кулланырга тиеш. Әгәр суны кулланганчы тәяммүмгә керешсә, тәям-мүме дөрес булмаячак. Кеше гаурәтен өлешчә генә кап-ларлык кием тапса, аның белән ул булдыра алган кадәр капланырга бурычлы. Уразада көндез сәламәтләнүче кеше дә, күреме беткән хатын да шул вакыттан кояш баеган-чыга кадәр ураза тотарга тиеш. Уразаның калган өлешен башка чакта каза кылырга кирәк.

Әлеге кагыйдәнең дөреслеген түбәндәге хәдис тә рас-лый: Гыймран бине Хөсәен разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Минем геморроем бар иде. Шуңа күрә, Пәйгамбәрдән ни-чек намаз уку турында сорадым. Ул әйтте:

صَلِّ قَائِمًا ، فَإِنْ لَمْ تَسْتَطِعْ فَقَاعِدًا ، فَإِنْ لَمْ تَسْتَطِعْ فَعَلَى جَنْبٍ

«Басып укы, булдыра алмасаң утырып укы, моны да булдыра алмасаң, бер ягыңа ятып укы».55

* Тулысынча буйсыну һәм тиешенчә иярү. Шәригать-тә билгеләнгән бөтен нәрсәләр – тыюлар, боерыклар – ба-рысы да адәм баласының кулыннан килә торган эшләр. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә алар эшли ала торган гамәл-ләрне генә фарыз кыла. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا  «Аллаһ һәрбер җанга ул күтә-рә ала торган эшне генә йөкли».56

Мөселман Ул тыйган эшләрдән тыелып кына Алла-һыга буйсына, Аның боерыкларын үти ала. Бу турыда сөй-ләнде инде. Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا آتَاكُمُ الرَّسُولُ فَخُذُوهُ وَمَا نَهَاكُمْ عَنْهُ فَانْتَهُوا 

«Сезгә Пәйгамбәр алып килгән нәрсәне алыгыз, ул тыйганнан тыелыгыз!»57

Аллаһының кайбер боерыкларын үтәмәүче, кайбер тыюларына буйсынмаучыны буйсынмаучы яки шәригать-кә каршы килүче кеше дип атап була.

Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә генә хас булган нәрсә-ләрдән кала мөселман аңа охшарга тырышырга тиеш. Ал-лаһы Тәгалә әйткән:

لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِمَنْ




Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5   6   7   8   9   ...   29




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет