Основная образовательная программа основного общего образования фгос муниципального бюджетного образовательного учреждения



бет26/46
Дата21.07.2016
өлшемі2.96 Mb.
#213266
түріОсновная образовательная программа
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   ...   46

Сугыш чоры әдәбияты.


М.Җәлил “Кызыл ромашка” шигырендә егетнең батырлыгы. М.Җәлил “Җырларым” шигырендә җырга биргән бәя. М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырендә бүре образы.Баллада жанры. Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. Ф.Кәримнең “Кыр казы” шигыре.Ф.Кәримнең “Ватаным өчен” шигырендә изге бурыч.Ф.Кәрим “Сөйләр сүзләр бик күп алар..”Ф.Кәрим “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”. А.Алиш “Килделәр” хикәясе.Г.Кутуй. “Сагыну” нәсере. Нәсер жанры.С.Хәким. “Колын” шигыре. С.Хәким музеена сәяхәт.

Сугыштан соңгы чор әдәбияты . Ренат Харис. Ветеран дәфтәрләре.Ф.Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе. Н.Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты. "Бәхеткайда була? " шигыре.Н.Дәүлинең "Кар нинди җылы" хикәясендә балалар мөнәсәбәте.Р.Әхмәтҗанов “Солдатлар”. Р.Вәлиева “Бәхет” шигырендә бәхет төшенчәсе.Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты. “Бөтенесе кирәк” шигыре.Ф. Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте.

Туган ил , туган як турында . Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Туган ил ” шигырьендә туган як.Н.Мадъяров. “Сиңа кайттым гүзәл, туган җирем” шигыре.Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый” әсәре.

Р.Вәлиева “Табигать баласына” шигыре.М. Әгъләм “Матурлык минем белән” шигыре.



С. Хәким “Бер горурлык хисе” шигыре.С.Хәкимнең “Башка берни дә кирәкми...” шигырендә горурлану хисе. Туган як турында – шагыйрьләр. (Э.Шәрифуллина,Г.Зәйнашева, Г.Афзал, Р.Вәлиев)

Тәрҗемә әсәрләре. А. Платонов “Ягъфәр бабай” әсәрендә бабай портреты.Дж. Родари “Әбинең кошчыклары” хикәясе. Р.Вәлиев “Балачак илчесе” хикәясе.

Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор . Ш.Галиев шигырьләрен уку.Юмор, ирония, эпиграф, пародия. Р. Миңнуллин һәм Р. Корбан шигырьләрендә юмор.А.Гыймадиев “Дианаларда кунакта” хикәясе.А.Гыймадиев “Телефонлы кәҗә” хикәясе.А.Гыймадиев “Интернетта – ALF!” хикәясе. Х.өст.эш. Л.Лерон “Зөһрә кыз-безнең авылдан” хикәясе.Р.Миңнуллин иҗатында юмор.Л.Лерон “Песи булсаң иде” шигыре.Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк” шигыре.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “ Китап дигән могҗиза”, “ Эш үткәч үкенүдән файда юк”, . “Хөкем алдыннан” картинасы, А.Пластов “Фашист самолёты очып үтте” картинасы. Л.Лерон “Фашист очып үтте” шигыре, “ Шишкин наратлары”

Сыйныфтан тыш уку . “Кәтән Иваныч” әкияте, Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, Р. Мостафин “Балыкчы Муса” әсәре, Антуан де Сент – Экзюпери “Нәни принц” әсәрендә малай сайлаган һөнәр.
Содержание курса для 6 класса

Халык авыз иҗаты. Халык җырлары. Фәнис Яруллин «Җыр» шигыре. Шагыйрьнең җырларга биргән бәяләмәсе. Җыр турында татар галимнәре фикере. Роберт Миңнуллин «Җырны булмый үтереп». Халык җырларының төрләре: йола һәм уен җырлары, тарихи җырлар. Җыр турында мәкаль, табышмаклар.

Борынгы әдәбият үрнәкләре. Йосыф Баласагунлы. Биографик белешмә.« Котадгу белек» поэмасыннан «Тел турында»өзеге.Йосыф Баласагунлы «Белем турында» өзеге.

XVIII йөз әдәбияты . Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Гыйлемнең өстенлеге турында» өзеге.Габдерәхим Утыз Имәни «Татулык турында», «Сату итү турында»өзекләре Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. «Кәҗә бәете». Көлү мотивлары.

XIX йөз әдәбияты. Г. Кандалыйның тормыш юлы турында белешмә. «Мулла белән абыстай» шигыре. Юмор һәм сатира. «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» әсәрендә бирелгән идея. Г. Кандалыйның афоризмга әйләнгән шигырь юллары. Афоризмнар.

XX йөз әдәбияты. Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигырендә торган җиренә мәхәббәте. «Шүрәле» әкият-поэмасы. Шүрәле һәм Былтыр образлары. Поэма, әкият-поэма жанры, балет төшенчәләре. «Исемдә калганнар» әсәрендә шагыйрьнең авыр балачак еллары. Автобиографик әсәр турында төшенчә. «Исемдә калганнар» әсәрендә ятим балага мөнәсәбәт. «Исемдә калганнар» әсәрендә малайның кичерешләре.Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кәҗүл читек» хикәясендә бала психологиясенең бирелеше. Мәҗит Гафуринең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Ана», «Ана теле», «Урман» шигырьләре.ҺадиТакташның тормыш юлы һәм иҗаты. «Иптәшләр», «Ак чәчәкләр» шигырьләре. Һ. Такташның «Мокамай» шигыре. Лирик герой. Ибраһим Газинең тормыш юлы һәм иҗаты. «Онытылмас еллар» романыннан өзек. Ибраһим Газинең «Онытылмас еллар» романында Хәлим образы.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты.Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырендә фашистларның вәхшилеге. Муса Җәлил «Имән», «Чәчәкләр» шигырьләре. Нәби Дәүли. «Дошманнан үч алыгыз» шигыре. Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлы. «Бүләк» шигыре

Әхмәт Исхак «Һөҗүмгә барганда» шигырендә җиңүгә ышаныч. Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Саубуллашу җыры»шигыреШ.Маннурның «Татар кызы», «Чәчәкләр һәм снарядлар» шигырьләре. Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Фронтовиклар» романыннан өзек. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романыннан өзектә мәктәп тормышы. Кави Латыйпның тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Җиңү парады» шигыре. Разил Вәлиевнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт»шигыре. Сынландыру төшенчәсе. Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Аталы-уллы солдатлар» балладасы. Баллада жанры.

Шамил Маннаповның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Тыңланмаган моңнар», «Солдатта булган, диләр» шигырьләре. Рөстәм Акъегет «Мәңгелек ут яна мәйданнарда» шигыре. Җәүдәт Дәрзаман.«Батырлык» шигыре. Эльмира Шәрифуллина. «Туган җир» шигыре. Фәнис Яруллин. «Туган ягы кирәк кешегә» шигыре. Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Матурлык» хикәясе. Хикәя жанры. Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясендә сурәтләнгән эчке һәм тышкы матурлык. Мөхәммәт Мирза «Балачак хатирәсе» хикәясендә икмәкнең кадере. Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Язгы сабан туйлары»өзеге.

Гомәр Бәширов «Кунак кызлар килде утырмага” өзеге. Гомәр Бәширов «Кунак кызлар килде утырмага” өзегендә йола. Дания Гайнетдинова «Ташлыяр Карлыгачы» әсәре.

Дания Гайнетдинова «Ташлыяр Карлыгачы» әсәрендә кешеләр һәм атлар арасындагы бәйләнеш.

Тәрҗемә әсәрләр.Антон Чеховның тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Анюта» хикәясе. Һанс Кристиан Андерсен «Борчак өстендәге принцесса» әкияте . Константин Паустовский «Корыч балдак» хикәясе

Татар теле — энҗе-мәрҗән тулы тел. Радик Фәизов «Батыр әйтте» хикәясе.

Газиз Мохәммәтшин «Каз боткасы» хикәясе. Проект эше “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” Эстон халык җыры «Балыкчы». Ибраһим Гази «Мәүлия нигә көлде?» хикәясе. Гамил Афзал «Мыек борам» шигыре. Гәрәй Рәхимнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «А-ля-шэр туны» әсәре. Ана телен белмәүнең күңелсез нәтиҗәләре. Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «И минем җандай кадерлем», «Туган тел» шигырьәре. Хәсән Туфан музее. Наҗар Нәҗминең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Татар теле» шигыре.

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Минем телем» шигыре. Шәүкәт Галиев «Туган телем» шигыре. Р. Миңнуллинның тормыш юлы «Туган телемә» шигыре. Р.Хариснең «Туган җирем» шигырендә туган җир матурлыгы

Нияз Акмал «Кешеләргә карап» шигыре.



Бәйләнешле сөйләм үстерү. И. Шишкинның «Кояшлы көндә нарат урманы» картинасы. Л. Лактионовның «Фронттан хат» картинасы. Татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй, аңа әзерлек, милли гореф-гадәтләрнең бирелеше. Татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй, аңа әзерлек, милли гореф-гадәтләрнең бирелеше. Искәндәр Рәфыйков «Әй, туган тел!» картинасы. Искәндәр Рәфыйков «Әй, туган тел!» картинасы.

Содержание курса для 7 класса

Кеше тормышында китап.Китапка мәдхия. Дания Гайнетдинованың «Галиҗәнап Китап» әсәре .

Халык авыз иҗаты. Риваять. Халык авыз иҗаты әсәрләреннән риваять җанры. Аның үзенчәлекләре. “Болгар каласының корылуы турында», «Сихерче кыз», «Казан кайда корылган?» риваятьләре. Р. Заһидуллинның «Казанның килеп чыгышы турында риваятьләр», Э. Турнереллиның «Казан кальгасы» картиналары.Әдәбият теориясе. Риваять. Легенда. Җанр үзенчәлеге. «Ярканат дөньяны ничек саклап калган?», «Зөһрә йолдыз» легендалары. Тарихи чыганаклар белән бәйләнеш. Әдәбият теориясе. Легенда.Казан ханлыгы чорына караган тарихи җырлар. «Сөембикә китеп бара», «Тоткын Сөембикә җыруы». Ф. Халиков. «Казан ханлыгы чорында Кремль».Эпос-дастаннар. «Җик-Мәргән» әсәре.Әдәбият теориясе. Эпос-дастан. Әдәбият теориясе. Мәкальләр. Әйтемнәр. Дөнья халыклары мәкальләре.

Борынгы әдәбият . Сәйф Сарай. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәре турында. Әсәрдән өзекләр уку. Борынгы әдәбиятта ике яшь йөрәк арасында туган мәхәббәтнең сурәтләнүе. Фаҗигале язмыш.

XVIII йөз әдәбияты. «Мәҗмугыл-хикәят»тән «Солтан Мәхмүд Газнәви һәм үткен сүзле, зиһенле фәкыйрь хикәяте» әсәрләре. Патша белән вәзир, патша белән халык, вәзир белән халык арасындагы бәйләнеш. Явызлык һәм яхшылык көрәшенең хәйлә белән хәл ителүе, Солтанның (патшаның) җиңелүе яки гафу үтенүе. Әдәбият теориясе. Хикәят жанры. Жанр үзенчәлекләре турында. Н. Нәкъкаш-Исмәгыйльнең «Сабак бирә торган әсәрләр» хезмәтеннән өзек.

XIX йөз әдәбияты. Закир Ьади. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Мәгъсум» хикәясеннән өзекләр. Мәдрәсәдә белем бирү. Балаларның рәнҗетелүләре. «Белем алу — энә белән кое казу» мәкалендәге фикер белән аваздашлык.

XX йөз әдәбияты. Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Моңсу бер тарих» истәлеге. X. Казаковның «Бәләкәй Апуш», В. Фёдоровның «Өчиледән — Кырлайга», X. Якуповның «Тукай апасы Газизә белән» картиналары.

«Милли моңнар» шигыре. Халык күңелендә яралып, авырлык-ларда сыгылмаска көч бирүче, моңы белән йөрәкләрне тибрәтүче «Әллүки» көенә дан җырлау.

«Шагыйрь» шигыре. Әдипнең шагыйрьгә биргән бәясе. Сал кыннарда туңдырмаучы, картларга да җылы бирүче шигырьләргә мәдхия. О. Хәбибуллинның «Тукай портреты», И. Әхмәдиевнең, «Тукай турында сюита» картиналары. Габдулла Тукайның Казандагы музее.

Мәхмүт Хөсәен. «Тукай — шигъри кыябыз» поэмасы. Цикл турында төшенчә.

Әхмәт Фәйзи. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Тукай» романыннан өзек. «Җаек». Шагыйрьнең Җаектагы авыр да, кызыклы да, шагыйрь булырга ярдәм иткән тормыш юлы. Бер үк вакытта якын да, ерак та булган туганлык мөнәсәбәтләре. Дуслык темасы.

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Видаг» шигыре. Туган илдән аерылу сагышының бирелеше. Аз күләмле әсәрләрдә тирән мәгънә белдерү. «Бәллү». Бишек җырының матур бер үрнәге. Ананың сабыена булган мәхәббәте чагылышы.

Нур Әхмәдиев. «Дәрдмәнд» поэмасы. Шагыйрьнең тормыш юлын шигъри формада сурәтләп бирү (биографик әсәр).

Галимҗан Ибраһимов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Табигать балалары» әсәреннән өзек. Хезмәт кешесен данлау. Табигать һәм аның балалары арасындагы бәйләнеш. Татар халкында киң таралган өмәләр. Яшьләрнең активлыгы. А. Пластовның «Печән өсте», Р. Заһидуллинның “ Печәнгә төшү” картиналары.

Әдәбият теориясе. Пейзаж.

1920—1930 нчы еллар әдәбияты. Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

“Алсу” поэмасы. Татар поэзиясенә «бәреп» кергән үзе усал, үзе сөйкемле Алсу образы. Поэманың яңалыгы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.



Сугыш чоры әдәбияты. Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Бездә — яздыр...» шигыре. Әсәрдә сагыну хисләренең бирелеше. Җиңүгә ышаныч. «Кыңгыраулы яшел гармун» әсәре. Яралы сугышчы кичерешләре. Әсәрдә юмор. Халык авыз иҗаты әсәрләре булган җырлар белән аваздашлыгы. Ватанга мәхәббәт, җиңүгә ышаныч хисләре.

Ф Кәрим турында багышламалар (X. Әюп, Р.Мостафин, Р. Харис).

Гадел Кутуй. «Рәссам» хикәясе. Сугыш барган шәһәрләрнең берсендә иҗат ителгән картина. Аның партизан отрядындагы сугышчыларга тәэсире. Картинада сурәтләнгән ана һәм бала.

Сугыштан соңгы әдәбият. Сибгат Хәким. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Бакчачылар» поэмасы. Үз хезмәтен ярату, хезмәтнең уңыш китерүе өчен көрәшү.

Әмирхан Еники. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кем җырлады?» хикәясе. Бөек Ватан сугышы китергән фаҗигаләрнең берсе — өзелеп сөйгән ярларның аерылуы. Туктап торган кара-каршы поездда — бер-берсен күрә алмаган кыз һәм егет. Сагыну хисенең бирелеше. Әсәрдә халык җырларының роле. Азатлык өчен барган канкойгыч сугыш.

М. Покалёв. «Кем җырлады?» әсәренә иллюстрация.

«Мәк чәчәге» нәсере. Нәсер турында теория.

Гомәр Бәширов. «Менә сиңа мә!» хикәясе. Бөек Ватан сугышы яраларының бүгенге көндә дә сизелүе. Ир һәм хатын мөнәсәбәтләренең катлаулылыгы. Дөреслек һәм ялган. Хыянәт һәм гафу итү. Татар хатынының сабырлыгы.

Ибраһим Гази. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Йолдызлы малай» хикәясе. Фашистларның явызлыгы. Курку хисенең фашистларга карата нәфрәткә әверелүе. Үлем алдында калган малайның психологик халәте.

Рашат Низами. «Блокада хатирәсе» әсәре. Ленинград блокадасы. Мәңге онытылмаслык хатирәләр.

1960—1980 нче еллар әдәбияты. Мөхәммәт Мәһдиев. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

«Без — 41 нче ел балалары» повестеннан өзек. Язучының әсәрне үзе күргән-кичергән вакыйгаларга нигезләнеп язуы. Балачагы балачаксыз үткән кичәге мәктәп укучыларының, педучилищеда белем алып, егет булып җитешү еллары. Сугыш китергән авырлыклар. Җор, үткен тел белән язылган повесть.

Әдәбият теориясе. Повесть жанры, автобиографик әсәр, троплар, метонимия.

М. Мәһдиев турында — язучылар.

Мөхәммәт Мәһдиев музее.

Габдрахман Әпсәләмов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Миңа 19 яшь иде» повесте. Һәлак булган кеше авызыннан сөйләнгән хикәяләү. Туган ил азатлыгы өчен барган сугыш. Илен яклап һәлак булган солдатлар. Мәңге 19 яшьтә калган батыр.

Г. Әпсәләмов турында С.Хәкимнең «Батырлыкка чакырган кеше» язмасы.

Туфан Миңнуллин. Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Монда тудык, монда үстек» драмасы. Әдәбият теориясе. Драма әсәре. Рафис Корбан. «Могикан» шигыре.



Хәзерге әдәбият. Марсель Галиев. «Нигез» повестеннан өзек. Ф. Урманче. «Нигез» повесте турында. Гамил Афзал. «Акыл, намус, белем» шигыре. Равил Фәйзуллин. «Бердәнбер» шигыре.

Тәрҗемә әсәрләр.Пушкин. «Кышкы кич» шигыре (М. Садри тәрҗемәсе).”Мин яраттым Сезне» шигыре (Н. Акмал тәрҗемәсе). Лена Шагыйрьҗан. «Минем дә үз Пушкиным бар...» Тәрҗемә эше турында фикерләр.

М. Лермонтов. «Болытлар» шигыре (Ә. Давыдов тәрҗемәсе). Болытларга карап уйланулар. Эчке монолог.



Фантастик әсәрләр.Адлер Тимергалин. «Сәер планетада» әсәре. Язучы фантазиясе. Малайның серле планетага сәяхәте. Әсәрдә фантастика һәм чынбарлык. Радик Фәизов. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Бер күбәләк» хикәясе. Табигатьне саклау проблемасы.Әдәбият теориясе. Фантастика.

Балалар әдәбияты. Галимҗан Гыйльманов. «Ике дус һәм Ак бабай хакында кыйсса» әсәре. Өч дус — Хәлим, Сәлим һәм Ак бабай дуслыгы. Малайларның кошлар турында кайгыртуы. Ак бабай киңәшләре. Сыерчык балалары өчен шатлану һәм борчылулар. Өлкәннәрне тыңлау. Тормыш тәҗрибәсе. Арчадагы әдәбият музее.

Сыйныфтан тыш уку. «Тоткын Сөембикә җыруы ». Ә. Фәйзи. «Җаек» («Тукай» романыннан өзекләр). Ә. Еники. «Мәк чәчәге». Повесть. Үзең теләгән бер язучының повестен укып, сюжетын сөйләү. М.Мәһдиев. «Без — кырык беренче ел балалары» (өзек): «Моны Фадеев кына шулай яза ала», «Телеграф чыбыклары сызгыралар...» М.Галиев. «Нигез» (өзек). 2 нче бүлек. М.Галиев. «Нигез» (өзек). 2 нче бүлек.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Казанның килеп чыгышы турында риваятьләр.X. Казаков. «Бәләкәй Апуш» картинасы. Г. Тукайның Казандагы музее.
Cодержание курса для 8 класса
Халык авыз иҗаты

Бәет жанрының халык авыз иҗатында киң кулланылуы. Бәет төрләре. «Сөембикә бәете», «Уңмаган килен бәете», «Рус- француз сугышы бәете» әсәрләре. Халыкның авыр, фаҗигале яки көлкеле вакыйгаларга багышлап, бәетләр чыгаруы. Бүгенге көндә иҗат ителгән бәетләр. Р. Фәйзуллин. «Пароход бәете».



Әдәбият теориясе. Бәет жанры. Аның төрләргә бүленеше.

Мөнәҗәтләр. Халык авыз иҗатындагы лирик жанр. Аллага мөрәҗәгать итеп, гөнаһлардан арынырга омтылу. Үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог. «Мөнәҗәтем бәнем бетмәс...», Ә. Шәрифуллина. «Ата хакы, ир хакы» мөнәҗәте, Л. Шагыйрьҗан. «Мөнәҗәт тыңлаганда». Мөнәҗәт турында фикерләр.

Әдәбият теориясе. Мөнәҗәтләр. Аның тематик төркемнәре (туган-үскән ил, ана һәм бала, гомер, яшәү һәм үлем турында уйланулар).

  1. йөз әдәбияты

Сайади. «Бабахан дастаны» («Таһир белән Зөһрә») даста­ныннан өзекләр. Бәхетсез мәхәббәт тарихы. Патша белән вәзир мөнәсәбәте. Сүзендә тормауның фаҗигале нәтиҗәләре. Җырларга күчкән Таһир — Зөһрә мәхәббәте.

Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза газәлләре.

Әдәбият теориясе. Портрет. Әдәбиятта күчемлелек. Гаруз шигырь системасы һәм газәл жанры.

  1. йөз әдәбияты

  1. йөз әдәбияты тарихы.

Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы һәм иҗаты.

  1. йөз әдәбияты

  1. йөз әдәбияты тарихы.

Акмулла. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. Афоризмга әйләнгән шигырь юллары. «Акмулла бәете». Мөдәррис Әгъләмовның «Акмулла арбасы» поэмасы.Фатих Кәриминең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Морза кызы Фатыйма» әсәрен хикәяләү (парафраз).
Флёра Тарханова. «Унтугызынчы йөз кешесемен» шигыре.йөз башы әдәбияты

Габдулла Тукай. Казан чоры иҗаты. «Пар ат» шигыре. Әдипнең Казанга ашкынып, илһамланып, җирсеп кайтуы. Г. Тукайның «Пар ат» шигыре турында. «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигыре. Хаклык өчен көрәшүд^ шагыйрь кулындагы каләмнең роле. Аның рус әдәбиятыннан үрнәк алып иҗат итүе. Тукайның әдәби мирасы турында мәгълүматлар.

Рәдиф Гаташ. «1913 нче елның җәе. Зәйтүнә — Тукай ка­берендә» шигыре.

Галимҗан Ибраһимов. «Алмачуар» хикәясе. Бала һәм ат (ко­лын, тай), ата һәм бала, бала һәм староста арасындагы мөнәсәбәт. Сүзендә тору һәм тормау мәсьәләләре. Закирның Алмачуарга һәм башка атларга мөнәсәбәте. Җиңү бәясе. Закирның психологик кичерешләре. Хайваннарны, аеруча атларны ярату хисләре.

Ренат Харис. «Алмачуарның һәлак булуы хакында».



Шәриф Камал. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Буранда» хикәясе. Ана һәм бала арасындагы кат­лаулы мөнәсәбәт. Аның сәбәпләре. Ана кичерешләре. Соңарган очрашу.

Шәриф Камалның Казандагы музей-квартирасы.



Сәгыйть Рәмиев. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Мин», «Син», «Ул», «Сызла, күңелем» шигырьләре. Әсәрләрдә лирик герой кичерешләре. Сурәтләү чаралары.

Шәехзадә Бабич. Шагыйрьнең кыска, әмма катлаулы тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Бәхетем», «Халкым өчен», «Кышкы юл» шигырьләре. Әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар, сурәтләү чаралары.

  1. йөз әдәбияты

Сибгат Хәким. «Җырларымда телим...», «Клиндерләр эз­лим» шигырьләре.

Фатих Хөсни. «Сөйләнмәгән хикәя» әсәре.
Әдәбият теориясе. Аннотация, рецензия.

Шәйхи Маннур. «Муса» романы (өзек). Танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җә­лилгә багышланган романнан өзек.

Шәйхи Маннур турында истәлекләр. Тулбай авылында Шәй­хи Маннур музее.



Әдәбият теориясе. Роман жанры.

Әдәбият теориясе. Драма жанры. Реплика, ремарка.

Гамил Афзал. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Юл газабы», «Йөз кабат» әсәрләре.

Әдәбият теориясе. Лирика жанрлары.

Мөхәммәт Мәһдиев. «Кеше китә — җыры кала» әсәре. Су­гыш алды, сугыш елларында авыл тормышы. Кабатланмас ге­ройлар. Язучының үткен теле.

Э. Шәрифуллинаның «Тукай күгендә» багышламасы.

Әдәбият теориясе. Багышлама жанры.

Мөдәррис Әгъләмов. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Каеннар илендә» шигыре.

Фоат Садриев. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясеннән өзек.

Ренат Харис. «Ике гөл» шигыре, «Үзем турында үзем». «Тукайның мәхәббәт төшләре» драматик поэмасы.

Буада Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее.



Әдәбият теориясе. Драма жанры (кабатлау).

Драма әсәрләре

Мирхәйдәр Фәйзи. Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты. «Галиябану» драмасы.

Балтач районында Мирхәйдәр Фәйзи музее.



Туфан Миңнуллин. Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Моңлы бер җыр» драмасыннан өзек. Ав­торның Җәлилнең батырлыгына һәм тормыш юлына багышлан­ган әсәре.

Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее.



Нури Арсланов. «Унике батыр турында баллада».

  1. йөз татар шигърияте

Татар шигърияте тарихы. Кыска шигырьләр.

Равил Фәйзуллин. «Җаныңның ваклыгын сылтама заман­га...».


Содержание курса для 9 класса

Халык авыз иҗатыннан — язма әдәбиятка

Борынгы һәм Урта гасырлар тарихы

Татар әдәбияты тарихы. Төрки татар әдәбиятының чорларга бүленеше.



Язу барлыкка килү. Беренче язма истәлекләр. Рун һәм уй­гур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет- төрк» китабы. Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Мәүла Ко­лый иҗатлары. «Идегәй» дастаны. Терки халыклар әдәбияты (Мәхтумколый Фираги иҗаты).

Әдәбият теориясе. Мәдхия һәм мәрсия жанрлары тарихы. Трагедия. Әдәби тәнкыйть. Төрки-татар дөньясында дини-суфичыл әдәбият.


  1. йөз әдәбияты

  1. гасыр шагыйрьләре. Ә. Каргалый, Ь. Салихов, Г. Кан- далый, Г. Чокрый, Г. Сәмитова, Акмулла. Афоризмнар.

  1. йөзнең икенче яртысында татар прозасы

Муса Акъегетзадә. Тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Хисаметдин менла» — татар әдәбиятында беренче реа­листик роман. Дөньяви һәм дини белем, яхшы ата-ана тәрбиясе алган, әдәпле, һөнәрле, үзен халыкка хезмәт итүгә багышлаган мулла образының бирелеше.

Риза Фәхретдинов. «Әсма, яки Гамәл вә җәза». Эшләгән гамәлләрең өчен бирелгән җәза. Аның яхшылык яки начарлык булып кире кайтуы.

Заһир Бигиев. «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» — татар әдәбиятында беренче детектив роман. Әсәрдә мәгърифәтчелек идеяләренең бирелеше.

Шакир Мөхәммәдев. «Япон сугышы, яки Доброволец Батыр- гали агай». Чын һәм ялган ватанпәрвәрлек. Әсәрдә яктыртылган сатирик образ.

Әдәбият теориясе. Тартмалы композиция. Кысалы кыйсса.

Татар драматургиясенең үсеш юлы

Габдрахман Ильяси. «Бичара кыз» драмасы. Сюжеты бик гади булса да, татар драматургиясен үстерүдәге роле.

Галиәсгар Камал. Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты. «Беренче театр» комедиясе. Татарларда драматургия жанры тууның каршылыкларын күрсәткән әсәр. Бер гаилә эчендә те­атрга төрлечә караш. Әсәрдә юмор. Асрау кыз Биби образы. Театр куюны туктатам дип, шәһәр буйлап чапкан Хәмзә байның көлкегә калуы.
Габдулла Тукай. Тукайның әдәби мирасы. «Ана догасы» ши­гыре. Ана һәм бала мөнәсәбәте. Ана догасының көче. Әниләргә тирән мәхәббәт хисләре. Тукайча татар кодексы.

Галимҗан Ибраһимов. Тормыш юлы һәм иҗаты. «Сөю — сәгадәт» хикәясе. Яшьләр һәм мәхәббәт темасы. Сөюнең тирән­леге, сафлыгы. Хисләрнең чисталыгын белдерүдә пейзажның роле.

Фатих Әмирхан. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү.

«Хәят» повестеннан өзек. Татарлар һәм руслар арасын­да тәрбия алган Хәят. Кыз өчен мөселман диненең өстенлеге. Мәхәббәт һәм дин. Хыял һәм чынбарлык.
Әмирхан Еники. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау.

«Әйтелмәгән васыять» әсәре. Кеше һәм гаилә, кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре. Ана һәм балалар проблемасы. Катнаш никах, дин, тел мәсьәләләре. Акъәбинең психологик кичерешләре.

Габдрахман Әпсәләмов. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау.

«Ак чәчәкләр» романыннан өзек. Татар әдәбиятында табиб­лар тормышына багышланган беренче зур күләмле роман. Табиб хезмәтен зурлау. Аларның үзара, гаилә эчендәге, гади кешеләр белән мөнәсәбәтләрен күрсәтү. Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре­нең тирәнлеге. «Ак чәчәкләр» дигән символның мәгънәсен ачык­лау.

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау. «Җомга көн, кич белән...» әсәреннән өзек. Гаилә эчендәге, иге­зәкләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәт. Киң күңелле, сабыр Бибинурның үги балалары тарафыннан онытылуы. Тәрбия һәм җәмгыять.

Шәриф Хөсәенов. Тормыш юлы һәм иҗаты. «Әниемнең ак күлмәге» («Әни килде») драмасы. Аналар һәм балалар пробле­масы. «Авыру ананы кем карарга тиеш?» соравының беренче планга куелуы. Балалар арасындагы үзара килешмәүчәнлек, әхлакый яктан түбән тәгәрәү сәбәпләре. Авыр чакта хатыннар һәм ирләр тугрылыгы. Ананың психологик кичерешләре.
Гамил Афзал. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Өф-өф итеп» шигыре. Бала тәрбияләү темасы. Дөрес бирелмәгән тәрбиянең аяныч нәтиҗәләре.

Рөстәм Мингалим. Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау.

«Сап-сары көзләр» хикәясе. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда авылдагы тормыш. Толлар һәм ятимнәр өстенә төшкән авырлыклар. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр.

«И сары көз!», «Үпкәләрмен кебек» лирик шигырьләре.

Рәшит Әхмәтҗанов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыска­ча белешмә. «Сандугач керде күңелгә», «Әкияттән» шигырьләре.

Миргазиян Юныс. Су, күк һәм җир турында хикәяләр. Пуб­лицистик жанрда иҗат ителгән хикәяләр.

Әдәбият теориясе. Публицистика.

Фәнис Яруллин. «Лаеклы кияү» әкияте. Сатирик әсәр. Бү­генге тормыш белән бәйләнеше.

Зиннур Мансуров. «Ятим Су анасы» шигыре.

Гакыйль Сәгыйров. «Тыңла мине, аппагым» шигыре.

Марсель Галиев. «Яшәү фәне» шигыре.

Разил Вәлиев. «Туган телдә дәшсәм генә», «Кеше» шигырьләре.

Газинур Морат. «Шагыйрь авылы», «Һәркем үзенчә тәхет­ле...» шигырьләре.

Харрас Әюп. «Китап тотып кулга» шигыре.

Әдәбият теориясе. Сатира. Персонификация. Подтекст.

Тәрҗемә әсәрләр

Александр Пушкин. «Пәйгамбәр», «Мин гаҗәп һәйкәл сал-дым» әсәрләре.

Габдулла Тукай. «Пәйгамбәр» шигыре (Лермонтовка ияреп).
2.2.2.5. Татарский язык для русскоязычных учыщихся

Содержание курса для 5 класса

Фонетика.Алфавит.Сузык һәм тартык авазлар системасы. Татар теленә хас булган авазлар әйтелеше. Татар һәм рус телләрендә уртак, ләкин әйтелеше буенча аерыла торган авазлар. Татар һәм рус телләренең грамматик аермалары. Авазларның сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтелеше. Сүз басымын кую кагыйдәләре. Җөмләнең синтагмаларга бүленеше. Сингармонизм законының асылы. Фонетик транскрипция.Тамыр, ясалма,кушма, парлы,тезмә сүзләрнең язылышы.Ирен гармониясе. Ирен гармониясенә буйсынган сүзләрнең язылышы. Татар һәм рус телләренең фонетик аермалары.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Исем.Татар һәм тус телләрендә килеш белән төрләнүе үзенчәлекләре. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе үзенчәлекләре. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе. - ныкы/ - неке кушымчалы исемнәр.Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.Ясалма сыйфатлар. Фигыль.Фигыль төркемчәләре. Боерык фигыль. Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары. Теләк фигыльнең 1 нче зат берлек һәм күплек сан формалары. Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формалары. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Үткән заман хикәя фигыль. Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль , аның зат- сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльнең тәмамланмаган үткән, күптән үткән, кабатаулы үтеән заман формалары.Киләчәк заман хикәя фигыль.Билгеле һәм билгесез киләчәк заман. Инфинитив.Инфинитивның юклык формасы. Сан. Микъдар саннары, тәртип саннары. Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына кулланылуы.Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре. Рәвешләрнең ясалышы.Рәвеш темасы буенча тәрҗемә итү күнегүләре эшләү. Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыкларына - ныкы/ - неке кушымчалары ялгану. Тартым белән төрләнгән зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану.Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыкларының (бу, теге, шул) килеш белән төрләнүе. Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлек. Бәйлекләрне сөйләмдә куллану. Баш килеш һәм юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр. Юнәлеш, чыгыш, урын – вакыт килешендәге бәйлек сүзләр. Бәйлек сүзләрнең кулланылышы. Җөмлә оештырудагы роле һәм урнашу урыны.

Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр. Эндәш сүзләр. Аларны сөйләмдә һәм язуда куллану.

Җөмлә кисәкләре.Җөмләнең баш кисәкләре. Баш кисәкләрнең төрле сүз төркеме белән белдерелүе.



Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе. Җөмлә төрләрен кабатлау.

Җөмләдә сүз тәртибе.Татар телендә җөмләләрдә сүз тәртибе. Татар һәм рус җөмләләренең структур яктан аермалы яклары .



БСҮ.Без мәктәптә. Яхшы уку серләре. Өйдәге эшләр. Бәйрәм белән котлау. Дуслар белән бергә ял итү. Дүрт аяклы дусларга карата мәрхәмәтлелек.Татар сөйләм этикеты үрнәкләре. Татарстан спорт командалары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Юл йөрү кагыйдәләре.

Содержание курса для 6 класса

Яңа уку елы котлы булсын. Үткәннәрне кабатлау .Яңа уку елы котлы булсын. Исем.Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләндерү.Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерүне ныгыту. Тартымлы исемнәрне сөйләмдә, язуда куллану.Тартымлы исемнәрне җөмләдә билгеләү. Исем турында гомумиләштереп кабатлау.Сүз ясалышы юллары. Ясалма сүзләр.Иң продуктив сүз ясагыч кушымчалар. Исем ясагыч кушымчалар. Исем сүз төркеменә өлешчә грамматик анализ.Тезмә сүзләр һәм аларның язылышы. Тезмә сүзләрне җөмләдә куллану.Кушма һәм парлы сүзләр, аларның язылышы. Кушма һәм парлы сүзләрне җөмләдә куллану. Сүз ясалышы ысуллары.Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган сүзләр. Сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлү. Татар телендә сүзләргә кушымчаларның кушылу тәртибе. Лексикология. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану.

Мин – зур ярдәмче. Мин – зур ярдәмче. Алынма сүзләр. Алынма сүзләрне телдә кулланылышы. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыклары. Күрсәтү алмашлыгының килеш белән төрләнүе. Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын җөмләдә куллану. Сорау алмашлыклары. Билгеләү алмашлыклары. Сорау, билгеләү алмашлыкларын җөмләдә куллану.Тәрҗемә күнегүләре. Билгесезлек алмашлыклары. Юклык алмашлыклары. Билгесезлек, юклык алмашлыкларын җөмләдә куллану. Тест.Алмашлыкларны кабатлау.

Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Татарстан – мөстәкыйль дәүләт. Сыйфат. Асыл сыйфатлар. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе. Сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау. Сыйфат дәрәҗәләрен сөйләмдә куллану.Сыйфат. Гомумиләштереп кабатлау. Сан. Саннарның исемгә бәйләнеше. Сан төркемчәләре. Микъдар саны. Микъдар санынының кулланылышын кабатлау.Тәртип саны. Тәртип санынының кулланылышын кабатлау.Җыю саны .Җыю санының кулланылышын кабатлау. Тест. Бүлем саны.Бүлем санын җөмләдә куллану.Чама саны.Чама санын җөмләдә куллану. Саннарның исемләшүе.Саннарның исем белән бәйләнеше. Сан төркемчәләрен кабатлау

Мин һәм минем яшьтәшләрем. Мин һәм минем яшьтәшләрем.Фигыль.Фигыльләрнең ясалышы. Ясалма фигыльләр турында белемнәрне ныгыту.Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат – сан белән төрләнеше. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы. Хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәл фигыльнең –гач\-гәч, -кач\-кәчформасы белән таныштыру. Инфинитиф + кирәк конструкциясен куллану. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат – зсн белән төрләндерү. Шарт фигыль. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат – зан белән төрләнеше.Тәрҗемә күнегүләре.Кире шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнүе. Теләк фигыль. Барыйм әле, минем барасым килә(килми),барасы килә,эчәсе килә төзелмәләре белән танышу. Теләк фигыльне сөйләмдә куллану. Боерык фигыль. Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерү. Туры сөйләм белән таныштыру.Туры сөйләм янынында тыныш билгеләре.

Туган көн – күңелле бәйрәм. Туган көн – күңелле бәйрәм. Сүзтезмә. Сүзләрнең җөмләдә бәйләнеше.Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче сүз. Җөмлә. Җыйнак җөмлә . Җәенке җөмлә.Җәенке җөмләне сөйләмдә куллану. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.Фигыль хәбәр. Җөмләдә фигыль хәбәрләрне куллану. Фигыль хәбәр. Кабатлау. Сүзлек диктанты. Исем хәбәр. Тәрҗемә күнегүләре . Җөмләдә исем хәбәрне куллану. Исем һәм фигыль хәбәрләрне җөмләдә куллану. Исем һәм фигыль хәбәрләрне кабатлау.Җөмләнең баш кисәкләрен җөмләдә билгеләү

Дүрт аяклы дусларыбыз. Дүрт аяклы дусларыбыз. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Аергычның җөмләдә кулланылышы. Җөмләнең иярчен кисәкләрен кабатлау.Җөмлә кисәкләренең үзләштерелешен тикшерү. Тест. Тулы җөмләләр. Ким җөмләләр. Тәрҗемә күнегүләре

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары.Ия белән хәбәр арасында сызык кую очрагын ныгыту. Бәйлекләр. Бәйлекләрне җөмләдә куллану. Бәйлек сүзләр.Сөйләмдә булып бәйлек сүзен куллану. Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану. Җөмләнең модаль кисәкләре. Кереш сүзләр.Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.Алар янында тыныш билгеләре.Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләре. Эндәш һәм кереш сүзләрне сөйләмдә куллану. Фразеологизм.Фразеологик берәмлекләрне җөмләдә куллану. Фразеологик берәмлекләрнең рус эквивалентлары.Сүз төркемнәрен кабатлау. Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау. Җөмлә кисәкләрен кабатлау. Татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермалар. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау. Ярдәмлек сүз төркемнәрен кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Нинди китаплар укырга яратасың?”, “Белем һәм хезмәт”, “Бакча эшләре”, “Тиздән салкын кыш җитәр, ”Яңа ел җитә”, “Татарстан Республикасы”, “Кешенең рухи дөньясы”, “Табигать безнең йортыбыз”, “Туганлык мөнәсәбәтләре”, “Тиздән җылы яз җитәр”, “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, “Каникулның иң кызыклы көне”.

Содержание курса для 7 класса

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.Исемнең килеш белән төрләнеше. Исемнең тартым белән төрләнеше .Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Татар һәм рус телләрендә исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләре.

Сүз ясалышы юллары. Кушма, парлы, тезмә сүзләр. Кушма, парлы, тезмә сүзләрне сөйләмдә куллану, аларның язылышы.

Фигыль.Фигыль. Фигыльнең ясалышы. Фигыльнең заман формалары. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Фигыль төркемчәләре. Процессның үтәлү дәрәҗәсен белдергән аналитик фигыльләр (теләк, ният). Хикәя фигыль, аның заман формалары. Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Җөмләдә кулланылышы. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Җөмләдә кулланылышы. Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Җөмләдә кулланылышы. Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, кулланылыш үзенчәлекләре. Сөйләмдә кулланылышы. Исем фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Сөйләмдә кулланылышы.Исем фигыльнең барлыкта – юклыкта тартым, килеш белән төрләнеше Һәм тәрҗемә итү үзенчәлеге. Сыйфат фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Сөйләмдә кулланылышы. Теләк фигыль, аның мәгънәләре, формалары. Сөйләмдә кулланылышы. Инфинитив, мәгънәсе, формалары. Сөйләмдә кулланылышы.

Рәвеш.Рәвеш. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре. Охшату – чагыштыру, сәбәп – максат рәвешләре.Рәвешләрнең ясалышы, сөйләмдә кулланылышы.

Алмашлык.Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре. Зат алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдә кулланылышы.

Сыйфат.Сыйфатның лексик мәгънәсе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфатларның исемгә бәйләнеше, җөмләдәге урыны.

Сан . Аның лексик мәгънәсе. Сан төркемчәләре. Бүлем һәм чама саннары.Саннарның ясалышы, дөрес язылышы. Саннарның сөйләмдә кулланылышы.

Теркәгечләр.Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү. Теркәгечләрне төркемләү. Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак һәм аермалы яклары. Теркәгечләрнең җөмләдәге кулланылышы.Тезүче теркәгечләр: җыючы, каршы куючы, бүлүче. Ияртүче теркәгечләр.

Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең җөмләдә кулланылышы.



Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында төшенчә бирү. Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр, иярчен кисәкләре аергыч, тәмамлык, хәл турында мәгълүмат бирү, аларны сөйләмдә дөрес, урыннлы кулану. Җөмләдә җөмлә кисәкләренең урыны. Ия + хәбәр. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары. Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычның аныкланмыш белән бәйләнеше. Аныклагычлар янында тыныш билгеләре. Җыйнак, җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү. Сөйләмдә дөрес, урынлы куллану. Гади һәм кушма җөмлә. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.Тулы һәм ким җөмлә.

Модаль кисәкләр. Кереш, эндәш сүзләр.Кереш һәм эндәш сүзләр турында гомуми төшенчә. Кереш һәм эндәш сүзләрнең үзенчәлекләре, җөмләдәге урыны. Кереш һәм эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.

Лексикология.Лексикология турында төшенчә. Синоним сүзләр.Синонимнарның сөйләмдә кулланылышы. Антоним сүзләр. Антонимнарның сөйләмдә кулланылышы.

Омоним сүзләр. Лексик омонимнар.Омонимнарның сөйләмдә кулланылышы.

Фразеологик әйтелмәләр. Аларның эквиваленты, сөйләмдә кулланылышы.

Бәйләнешле сөйләм үстерү . Белем һәм тормыш. Минем яшьтәшем. Ял.Батырлык.Минем дусларым. Телләр белү- яхшы гадәт.

Содержание курса для 8 класса

Фигыльләр. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр турында алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. Яңа лексика белән танышу. Күп укыган күп белер. Хәл фигыльнең төрләре, аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре. Сыйфат фигыль. Сыйфат фигыльнең заман формалары. Сыйфат фигыльнең исемгә күчүе. Фигыльдә кайтым һәм йөкләтү юнәлеше. Теләкне белдерүче аналитик фигыльләр.

Синтаксис. Гади җөмлә турында төшенчә. Сөйләмдә куллану үзенчәлеге.Сүзтезмә турында төшенчә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш турында төшенчә бирү. Яңа сүзләр өйрәнәбез. Мин һәм минем яшьтәшләрем. Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе үзенчәлекләре. Инверсия күренеше. Татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләре.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр турында төшенчә бирү. Аларны аера алуларына ирешү. Фраза басымы.Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм хәбәр. Гади һәм кушма хәбәр. Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр. Бер составлы җөмлә. Исем һәм фигыль (билгеле үтәүчеле, билгесез үтәүчеле, гомуми үтәүчеле, үтәүчесез) җөмләләр. Сүз җөмлә. Атау җөмлә. Бер составлы җөмләләрне тәрҗемә итү. Ике составлы җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, дөрес билгели алуларын булдыру. Яңа сүзләр өйрәнәбез. Ялган нинди төстә? Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч турында төшенчә бирү һәм ныгыту. Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә. Алар янында гомумиләштерүче сүзләр һәм тыныш билгеләре. Гомумиләштерүче сүзләр янында сызык һәм ике нокта. Тиңдәш кисәкле җөмләләрне тәрҗемә итү. Раслау һәм инкарь җөмләләр турында төшенчә бирү. Аларның сөйләмдә куллану үзенчәлеге. Кушма җөмлә турында төшенчә. Сөйләмнәрендә куллану һәм дөрес билгели алуларын булдыру. Яңа сүзләр өйрәнәбез. Бәхет кайда була? Эндәш һәм кереш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләре.

Туры һәм кыек сөйләм. Яңа сүзләр өйрәнәбез. Бәхет кайда була?”Туры һәм кыек сөйләм. Алар янында тыныш билгеләре.

Бәйлекләр , теркәгечләр, кисәкчә, ымлык, аваз ияртемнәре. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Теркәгечләр: тезүче һәм ияртүче теркәгечләр. Кисәкчә. Кисәкчә төркемчәләре һәм аларның дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы. Яңа сүзләр өйрәнәбез. Үткәннәрне онытма син! Ымлыклар. Аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

Лексикология. Омонимнар, синонимнар, антонимнар. Лексик омонимнар һәм аларны сөйләмдә куллану үзенчәлеге. Фразеологик әйтелмәләр. Фразеологик әйтелмәләрнең рус эквивалентлары. Фразеологик әйтелмәләрнең аңлатмасын дөрес табу. Фразеологик сүзлекләр белән эш.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.. Диалог "Мәктәптә беренче уку көне.". Монолог " Безнең мәктәп". Диалог"Дуслар белән очрашу". Рәсми эш кәгазьләре: аңлатма язу. . Дустыма хат.. Монолог "Минем дустым". " Безнең сыйныф". Диалог “Алдашу – начар гадәт”. Монолог “Гаиләдә яраткан эшем". Табигатьне саклау – изге бурыч. Монолог "Татарстан - сәнәгать үзәге". Диалог "Яраткан шөгылем". " Батырлыкка һәркайда урын бар". Диалог "Тиздән ямьле җәй җитә" Рәсми эш кәгазьләре: ышаныч язуы, аңлатма язу.
Содержание курса для 9 класса

8 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау . Без Татарстанда яшибез. Җөмлә. Гади җөмлә синтаксисын кабатлау. Бәйлек, бәйлек сүзләр,теркәгечләрне кабатлау. Сүзтезмә һәм сүзләр арасында бәйләнешне кабатлау.

Синтаксис.Җөмлә төрләре. Белем һәм китап. Кушма җөмлә турында төшенчә. Гади һәм кушма җөмләләрнең татар һәм рус телләрендә грамматик аермалары. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле тезмә кушма җөмләне сөйләмдә куллану. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләне сөйләмдә куллану. Тезмә кушма җөмлә төрләрен кабатлау. Һөнәр сайлау. Иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә. Иярчен аналитик һәм синтетик җөмләләр турында төшенчә.Иярченле ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне сөйләмдә куллану. Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен аергыч җөмләләрне сөйләмдә куллану. Иярчен тәмамлык җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләне сөйләмдә куллану. Иярчен хәл җөмләләр. Иярчен урын җөмләләр. Иярчен шарт җөмләләр. Иярчен сәбәп җөмләләр. Тирәбездә яхшы кешеләр. Иярчен максат җөмләләр. Иярчен рәвеш җөмләләр. Иярчен кире җөмләләр. Иярчен күләм җөмләләр. Иярчен хәл җөмләләрне сөйләмдә куллану. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә. Катлаулы кушма җөмлә төрләре. Иярчен җөмләдә тыныш билгеләре.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне кабатлау(тест)

Текст .Кеше һәм мохит. Текст турында төшенчә. Текст төзелеше. Текстларның төрләре(тасвирлау, хикәяләү, фикерләү). Текст темасын кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. «Туган җирем –Татарстан». Монолог «Ата-анага хөрмәт - мәңгелек». Диалог «Илләр һәм шәһәрләр». «Язмышыма үзем хуҗа». Монолог. «Һөнәр сайлау». Диалог «Гаилә бюджеты». Диалог «Мин чисталык яратам» . “Рәсми эш кәгазьләре. Эшлекле хат язу”. Монолог «Милли сәнгать»
2.2.2.6. Татарская литература для русскоязычных учащихся

Содержание курса для 5 класса

Борын-борын заманда. Татар халык авыз иҗаты. Жанрлары. Санамышлар. Уеннар. Уеннарның төрләре. Татар халык әкиятләре. Әкият төрләре. “Ак бүре” әкиятендә патшаның өлкән улы. “Ак бүре” әкиятендә патшаның уртанчы һәм кече улы. “Ак бүре” әкиятендә яхшылыкка каршы яхшылык бирелеше. Татар халык әкияте “Абзар ясаучы төлке”. Татар халык әкияте “Өч кыз”. Әкияттә чынбарлык һәм фантастика. Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Татар халык әкияте “Башмак”. Рус халык әкияте “Төлке белән Алёнушка”

Башкорт халык әкияте “Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми”. ”Куркак юлдаш” әкиятендә дуслык хисе.



Әкият яздым – укыгыз . К.Насыйри. “Патша белән карт” әкияте. Әдәби герой һәм автор әкиятләре төшенчәләре. А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте. Г.Тукайның “Су анасы” әкият-поэмасында әкияткә хас сыйфатлар. В. Дальнең “Кар кызы” әкиятендә эт белән кешеләр дуслыгы. Г.Х.Андерсеннең “Борчак өстендәге принцесса” әкияте. Т.Миңнуллинның “Гафият турында әкият” әкият-пьесасы. Әкият-пьеса, драма әсәре төшенчәләре.

Хыял канатларында . А.Тимергалиннең “Сәер планетада” әсәре. Фантастика төшенчәсе. Р.Э.Распенең “Сигез аяклы куян” әсәрендә фантастика бирелеше.

Белем баскычлары . Белемгә омтылыш. Мәгърифәтчелек хәрәкәте. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе. Казанның татар укытучылары мәктәбе. Казан университеты. Г.Исхакыйның тормыш юлы. “Мөгаллим” әсәре. Дәрдемәнднең тормыш юлы. “Кил, өйрән...” шигыре .

Балачак – хәтерләрдә мәңге калачак. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре. Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә Сәгъди абзый образы. И.Газинең “Илдус” хикәясендә Илдус образы.

Ватаным өчен . Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты. Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәренең “Әби әкияте” бүлегендә әби белән малай мөнәсәбәте. Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәренең “Яз җиткәч” бүлегендә Рөстәмнең хыялы. Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәрендә “Сихерле чәчәкләр” бүлеге. Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәренең “Расад” бүлегендә Рөстәмнең батырлыгы. Чагыштыру төшенчәсе. М.Җәлилнең тормыш юлы. “Сагыну” шигыре. М.Җәлилнең “Соңгы җыр” шигырендә табигать күренешләре. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосыннан өзек. Ф.Кәримнең тормыш юлы. “Кыр казы” шигыре. Ф. Кәримнең “Ватаным өчен” шигыре. Ф.Кәримнең “Сөйләр сүзләр бик күп алар....” шигыре. Ш.Галиевнең “Аталы-уллы солдатлар” балладасы. Баллада төшенчәсе.

Кояшлы ил - бәхет иле. Н.Дәүлинең тормыш юлы.”Бәхет кайда була” шигырендә балаларга киңәшләр. Н.Дәүлинең “Мин җирдә калам” шигырендә туган җир төшенчәсе. М.Маликованың “Оҗмах балалары” әсәре. Ф.Хөснинең “Чыбыркы” әсәрендә малай образы. Ф.Хөснинең “Чыбыркы” әсәрендә сюжет элементлары. Ә.Рәшитов “Кояшлы ил-бәхет иле” шигыре. М.Хуҗинның “Туган көн” хикәясе.

Кеше-табигать баласы . Р.Фәйзуллин “Табигать кочагында” шигыре. М.Әгъләмовның тормыш юлы, “Матурлык минем белән” шигыре. М.Әгъләмовның “Җир-ана, кояш һәм башкалар” балладасы. Рәссам- И.И.Шишкин.

Эш беткәч, көләргә ярый. Х.өст. эш. Л.Лерон “Пирамида” хикәясендә кызыклы вакыйгалар. А.Гыймадиевнең “Зөлфия+...мин” хикәясе. Ш.Галиев шигырьләрен уку.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Минем иң якын дустым. Дусның характер сыйфатлары. Әкият курчак театры. Мин әкиятче. “Дүрт аяклы дустым”. “Дәресләр расписаниесе. Яхшы уку серләре”. Х.Казаковның “Кечкенә Апуш” картинасы. “Салават күпере” журналында кунакта. “М.Җәлил исемендәгетатар дәүләт академия опера һәм балет театры. “Өйдәге хезмәттә катнашу”. “ Туган көн. Кунаклар чакыру”. “Мин авылда”.

Сыйныфтан тыш уку Ф.Яруллин “Хәтерсез күке” әкияте. Р.Батулла “Тукай – Апуш” әсәре. Л.Кассиль “Мәңгелек хәтер”яки Ф.Шәфигуллинның “Сугышчан бурыч” хикәясе

№4. Ф.Садриев “Көнбагыш чәчәге”әсәре. Н.Арсланов “Ринат авылда” шигыре.

Содержание курса для 6 класса

Мифлар дөньясыннан – чынбарлыкка .Халык аваз иҗаты. Мифлар. “Албасты” татар халык мифы. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар

Халык моңнары: җырлата да, елата да. Халык җырлары. Йола җырлары. Тарихи җырлар. Уен җырлары. Г.Тукай. “Туган тел”.” Туган авыл”. Шигырьләрдә туган як табигате бирелеше. Алмаз Монасыйпов – композитор. Р. Ваһапов –җырчы. Р.Байтимеров Татарстан Республикасы гимны.

Кадерле син, кеше-туганым. Н.Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты. “Өч матур сүз”. Н.Исәнбәт “Туган ил”. М.Гафуриның тормыш юлы, иҗаты. “Әтәч белән Сандугач”. М.Гафури “Ана”. Р.Миңнуллин “Әни кирәк”. Г.Шамуков “Арыслан белән Куян”. И.Крылов “Ат белән эт”. Г.Морат. «Чит тел». Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты. “Шүрәле” әкият –поэмасы. Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты. М.Җәлилнең тормыш юлы. М.Җәлилнең музей квартирасы. “Чәчәкләр” шигыре. М.Җәлилнең “Тик булса иде ирек” шигыре. Ә.Еникинең тормыш юлы, иҗаты. “Туган туфрак”. “Туган туфрак”.Әсәрдә туган якка мәхәббәт бирелеше. И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты. “Бакчачы турында баллада”.

Энҗе карлар явып үткән. Г.Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы. “Кар ява”. Г.Хәсәнов “Иң кыен вакыт – шул”. Н.Арсланов “Минем кунагым”. К.Нәҗминең тормыш юлы, иҗаты.”Кызыклы хәл”. Л.Шагыйрьҗан. “Ап – ак икән эзләрем”. М.Фәйзуллинаның тормыш юлы,иҗаты.“Чыршының күлмәкләре”. Р.Вәлиеваның тормыш юлы, иҗаты.”Нәни чыршы”. Т.Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты. “Акбай һәм Кыш Бабай”. “Акбай һәм Кыш Бабай”. Пьесада образлар бирелеше.М.Җәлил “Суык бабай”

Акыл – тузмас кием, белем – кипмәс кое. К.Насыйриның тормыш юлы, иҗаты.”Әбүгалисина”. “Әбүгалисина”. Белемгә омтылыш бирелеше.

К.Насыйри музейлары. Йолдыз “Китапханәдәге бәхәс”. Г.Сабитовның тормыш юлы, иҗаты. “ Чүкеч”. А. Алишның тормыш юлы, иҗаты. “Әни ялга киткәч”. Җәүдәт Дәрзаман. “Бүләк”. Н.Измайлова “Кеше турында – кешегә”. Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты. “Тугры дус”. “Кояштагы тап”.Әсәрдә шәфкатьлелек сурәтләнеше. Г.Зәйнашеваның тормыш юлы, иҗаты. “Кем булырга?”. С.Сәйдәшевның тормыш юлы, иҗаты, музейлары. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы. Н.Дәүли “Салих Сәйдәшев пианиносы”. Р.Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты. “Бердәнбер”.



Ил өстендә илле дустың булсын. Дәрдемәнднең тормыш юлы, иҗаты. “Ике туган” . Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты. “Мокамай”. “Мокамай”. Әсәрдә дуслык бирелеше. Р.Харисның тормыш юлы, иҗаты. “Серле алан”. “Серле алан”. Образлар бирелеше. Э.Шарифуллинаның тормыш юлы, иҗаты. “Дуслык, чын дуслык!”. Ш.Галиевның тормыш юлы, иҗаты. “Дуслык балы”. Ш.Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне”

Көлке көлә килә. Ш.Галиев. “Курыкма, тимим”, “Атлап чыктым Иделне”. Ф.Шафигуллинның тормыш юлы, иҗаты. Ф.Шафигуллин музее. “Ике тиен акча”. Ф.Шафигуллин “Акбай белән Карабай”.Әсәрнең сюжеты. Н.Мадьяров “Урман аланында”

Һәр фасылның гүзәл, табигать. Р.Әхмәтҗановның тормыш юлы, иҗаты. “Иртә әле”. Г.Рәхимнең тормыш юлы, иҗаты. “Апрель” . Г.Рәхим. “Беренче күкрәү”. Г.Бәшировның тормыш һәм иҗат юлы. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек ” романы . Б.Рәхмәт “Сабан туенда”. Л.Фәттахов. “Сабантуй” картинасы

Бәйләнешле сөйләм үстерү Халык әйтсә – хак әйтә. “Туган ягымда кыш”. ”Сабантуй бәйрәме”.
Содержание курса для 7 класса

Халык әйтсә – хак әйтә .Халык авыз иҗатыҖырлар. Халык һәм автор җырлары. Җыр төрләре. Йола җырлары. Гаилә йолалары. Туй. Бәби туе. Ф.Бурнашның тормыш юлы, иҗаты. “Яшь йөрәкләр” Календарь йолалары. Нардуган. Покрау. Уярня. Бәетләр. Мөнәҗәтләр. Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты. “Милли моңнар”

Аталар сүзе – акылның үзе . Ф.Әмирханның тормыш юлы, иҗаты. “Ай өстендә Зөһрә кыз”. Әсәрдә фольклоризм. Н.Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты. “Җирән чичән белән Карачәч сылу”. Образлар системасы. Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. “Алмачуар”. Закирнең кичерешләре. Ким Васин “Җыр шулай туды”. Ә Еники “ Җиз кыңгырау”. “ Җиз кыңгырау”әсәрендә туй йоласы чагылышы. Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре. Р.Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты. “Килен төшкәндә”? “Әни, мин көчек күрдем”. Х.Мөдәррисованың тормыш юлы, иҗаты. “Көмеш дага”.

Ил язмышы – ир язмышы. Ә.Маликовның тормыш юлы, иҗаты. “Ил язмышы – ир язмышы”. Гадел Кутуйның тормыш юлы, иҗаты.” Сагыну”. С.Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты. С.Хәким музее. Бакчачылар”. С.Хәким “Бу кырлар, бу үзәннәрдә...”, “Бакчачылар”, Р. Төхфәтуллинның тормыш юлы,иҗаты.”Җиләкле аланнар”. Геройларның үзара мөнәсәбәтләренең чагылышы. Г.Рәхим “Буыннар елъязмасы”. М.Мәһдиевның тормыш юлы, иҗаты. Язучының музей – йорты.“Без – кырык беренче ел балалары”. Әсәрнең сюжеты. М.Мирза “Изге сукмак”. Марс Шабаев. “Күңелемә, әткәй, кайтып кер...”

Һәр чорның үз герое. Н.Думавиның тормыш юлы, иҗаты. “Беренче кар”. Н.Думави “Габдулла”. Һ.Такташның тормыш юлы, иҗаты. “Алсу”. Алсу бразы. Х.Туфанның тормыш юлы, иҗаты. Х.Туфан музее. “Агыла да болыт агыла”. “Тамчылар ни диләр?”. Гурий Тавлинның тормыш юлы, иҗаты. “Кояш болытка кергәндә”.

Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә . А.Гыйләҗевның тормыш юлы, иҗаты. “Өч аршын җир”. И.Юзеевның тормыш юлы, иҗаты.”Ак калфагым төшердем кулдан...”. Әсәрдә чит илдәге милләттәшләребез яшәеше. Г.Зәйнәшева “Үз илемдә” Ф.Сафинның тормыш юлы, иҗаты. “Туган җиремә”. М.Галиевның тормыш юлы, иҗаты. “Нигез”.

Актыктан хаклык җиңә . Ф.Хөснинең тормыш юлы, иҗаты.”Сөйләнмәгән хикәя”. Р.Хафизованың тормыш юлы, иҗаты. “Әти кайткан көн”. Әсәрнең идеясе .Ф.Яруллин “Ак төнбоек”. Ф.Садриев “Юкка көттеләр”. Р.Корбановның тормыш юлы, иҗаты. “Ярдәм итик”. А.Суфиянов “Мәктәптән кайтып килеш”. Р.Галиуллин “Биш “икеле”. А.Әхмәтгалиева. ”Табыш”. Ш.Галиев “Тагын бер рәхмәт”. Р.Вәлиев “Икеле”

Табигатькә дә табиб кирәк . М.Әгъләмовның тормыш юлы, иҗаты. “Ак каен”. Г.Троепольский “Акбай Караколак”. Гомәр Бәширов “Җидегән чишмә”. Ш.Маннур “Печән җыйганда”. З.Мансуров иҗаты. Х.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. “Карач”. Р.Низами “Куркытылган поши”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү . “Безнең көйләр”, “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, “Бабайлар батырлыгы”, “Безнең көн герое”, “Син ярдәмчелме?”, . Татар халкының сәнгать осталары (Р.Яхин. Җырчы Ә.Афзалова, С.Садыкова, З. Сәхәбиева)
Содержание курса для 8 класса

Тарих китабында безнең өчен бик күп хатирәләр саклана .Халык авыз иҗаты, ри­ваять жан­рына гомуми күзаллау бул­дыру. «Си­херче кыз» риваяте, “Гали тугае”, “Моргана” риваятьләре. Легенда жан­рына гомуми күзаллау. Милли уен кораллары.

Без тарихта эзлебез .Ибне Фадлан һәм аның 921- 922нче елларда Бол­гар дәүләтенә сәфәре ва­кытында язылган сәяхәтнамәсе Фатих Кәрими иҗаты. «Аурупа сәяхәтнамәсе» белән таны­шу. Миргазыян Юныс иҗаты. “Су” хикәясен уку. Габдулла Тукай иҗаты. «Пар ат» ши­гыре, “Су анасы”. Г. Тукай «Исемдә калганнар”. Бакый Ур­манче иҗаты белән танышу­. Наҗар Нәҗми иҗаты, “Агыйделдә – ак пароход”әсәре.

Онытылмас еллар .Рәссам Виктор Куделькин иҗаты. Гариф Ахуновның «Замандаш­лар порт­реты ». Роберт Әхмәтҗановның «Солдатлар» һәм татар халык җыры «Герман көе» белән таны­шу. Фатих Кәрим иҗаты. «Ант» шигы­рен өйрәнү. Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гарун» поэмасын уку. Г.Ибраһимов “Алмачуар”. Туфан Миңнуллин иҗаты. Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драма­сы. Казанда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар. Мостай Кәрим иҗаты.«Билгесез солдат» шигыре. Чыңгыз Айтматов иҗаты. «Анам кыры»­ әсәре.

Әтинең зур бүреге иртә киелде.Клара Булатова иҗаты. «Башым иям» шигыре. Нур Әхмәдиев иҗаты.Н.Әхмәдиев.«Җиңү көне»шигыре, «Минем туган көнем» хикәяс. Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”. Факил Сафин иҗаты. «Тулганай» әсәре. «Тулганай» әсәрендә шәфкатьлелек бирелеше. Разил Вәлиев иҗаты.«Ватаным» шигыре.

Ана – изге, ана – бөек, аңа – дан!Аңлар өчен йөрәгенең олылыгын, туу кирәк кайчак безгә яңадан!Шәриф Камал иҗаты. «Буранда» хикәясе. Шәриф Камалның «Буранда» хикәясе өйрәнү. Ибраһим Салахов иҗаты. “Колыма хикәяләре”өиклыннан “Ана тавышы” өзеге. «Ана тавы­ шы».Тетрәндергеч еллар авазы. Сибгат Хәким иҗаты, “Әнкәй” шигыре. Сибгат Хәкимнең«Җырла­ рымда телим...» шигыре. Роберт Миңнуллин иҗаты,«Әнкәй» ши­ гыре. Марсель Галиев иҗаты.«Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигы­ ре. Марсель Галиевның “Кабатланмас әкият”шигыре. Шәриф Хөсәенов иҗаты. Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”(“Әни килде”) драмасы. Фоат Садриевның тор­мышы һәм иҗаты белән танышу.«Таң җиле» романы. Фоат Садриев. «Таң җиле» романында ана образы. Р.Вәлиев “Сау бул, җәй!”Р.Вәлиева “Барый телевизор карый”

Көлсәң көл – еласаң ела ! Сатирик җурналлар, Галиәсгар Камал иҗаты. Галиәсгар Камалның «Банкрот».“Банкрот” комедиясе. Образлар системасы.. Гамил Афзал иҗаты. «Юл газабы» хикәясе. Гамил Афзалның«Тәвәккәл әби» шигыре. Зәки Нури иҗаты, пародия, эпиграммалар.

Даһи гомере – халкы хәтерендә! Ринат Харис иҗаты. «Гармунчы» поэмасы. Ренат Харисның «Ике гөл» шигыре. Золфәт иҗаты. «Шигырем — ачык!» шигы ре. Зөлфәтнең «Шундый чагы әле җанымның» шигыре.Иҗат процессына мәхәббәт тәрбияләү. Галия Кайбицкая иҗаты Рабит Батулла иҗаты. «Бию» өзеге. («Бию җене кагылган егет» кыйсса­сыннан). Рабит Батулла. «Бию» өзеге.Кешенең иҗатта үсеше.

Табигатьнең дә җаны, рухы бар .Айдар Хәлим иҗаты. «Өч аяклы ат» повесте. Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» повесте. “Өч аяклы ат” повесте. Хайваннарны ярату хисе бирелеше. Гарәфи Хәсәнов иҗаты, «Беренче күк күкрәү» хикәясе.Камил Кәримов иҗаты, «Тимергали ба­бай хикәяте».«Ялкын» журналы.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Рива­ять темасын гомумиләш­тереп кабат­лау.Хат рнәкләре.Бөек Ватан сугышы батырларының фронт хатлары. «Вакыт сынавы аша». Проектлар яклау.”Кая барсам – әнкәй күңелдә”. “ Иҗат кешеләре”
Содержание курса для 9 класса

Халык авыз иҗаты. Халык авыз иҗаты. Халык авыз иҗаты жанрлары.Тизәйткечләр.

Татар композиторлары. Татар композиторлары. А.Ключарев-күренекле шәхес. София Гобәйдуллина-затлы нәселдән. Татар театры тарихы.

Разил Вәлиев (1сәгать). Р.Вәлиевнең“Саумы китап” әсәрендә татар китабы тарихы.

Каюм Насыйри . К. Насыйриның “Әбүгалисина” әсәре. “Әбугалисина” әсәрендә яхшылык һәм явызлык көрәше.

Дөнья әдәбияты классигы - Р. Стивенсон . Дөнья әдәбияты классигы - Р. Стивенсонның “Хәзинәләр атавы” әсәре

Мәхәммәт Мәһдиев . “Без – 41нче ел балалары” (өзек). Әсәрдә тылдагы хезмәт темасының бирелеше.

Ләбибә Ихсанова . Л. Ихсанова иҗаты. Л.Ихсанованың “Бер маҗара” хикәясеннән өзек. Интернет аша үзбелем алу.

Габдрахман Әпсәләмов . Г. Әпсәләмовның тормыш юлы, иҗаты. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәрендә табиблар образы.

Гариф Ахунов. Г. Ахуновның тормыш юлы, иҗаты. Г.Ахуновның “Хәзинә”" әсәреннән өзек.

Рус әдәбияты классигы - Константин Паустовский (1сәгать.) К. Паустовскийның “Аннушка” әсәре.

Илдар Юзеев). И. Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасы. И. Юзеевның “Таныш моңнар” әсәрендә горурлык хисе.

Резеда Вәлиева . “Гомәр һәм һөнәр” шигырендә һөнәрләрнең авыр яклары. “Тыйнаклык” шигыре. “Казаным – туган калам” шигыре.

Халык әкиятләре. Халык әкиятләрендә ата-ана образы.“Алтын алмалар” әкияте. “Зирәк карт” әкияте.

Г.Гыйльман. ”Хәлим кызык сөйләшә”

Сибгат Хәким С. Хәким лирикасы. С.Хәкимнең “Әнкәй” шигырендә сагыш, моңсулык.

Дөнья әдәбияты классигы – А. Дюма А. Дюманың “Өч мушкетер” әсәре.

Афзал Шамов. А.Шамовның “Госпитальдә” хикәясе. Хикәядә ана образының бирелеше.

Шәүкәт Галиев Ш. Галиевнең “Урам ул нинди?” шигыре.

Роберт Миңнуллин. Р.Миңнуллин “Ә ни өчен” шигырендә матур яшәү серләре.

Шәриф Еникиев Ш. Еникеевнең тормыш юлы, иҗаты. Ш.Еникиевнең “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре(өзек). Әсәрдә Солтангәрәй образы.

Ринат Мөхәммәдиев Р.Мөхәммәдиевнең “Беренче умырзая” әсәре. Әсәрдә табигать образының бирелеше.

И.Гази И.Газинең тормыш юлы, иҗаты.. И.Газинең “Ак сирень” әсәрендә саф хисләр чагылышы.

Фәнис Яруллин Шагыйрь турында кыскача мәгълумат. Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре (өзек). Әсәрдә Нурсөя образы.

Мөдәррис Әгъләм Мөдәррис Әгъләм иҗаты.

Рөстәм Мингалим (1 сәгать). Р. Мингалимнең “Кыюлык” шигыре.

Әхсән Баян . Әхсән Баяновның тормыш юлы, иҗаты. Ә.Баян “ Тау ягы” повесте.

Гамил Авзал Гамил Авзал иҗаты.

Бәйләнешле сөйләм үстерү Һөнәрләр күп, күңелгә якыны бер. Белеме булган меңне егар... “Кешелекле булу авыр”. “Дустымның яхшы яклары”. Кеше авырлык килгәндә сынала. Кеше тормышында табигать. Яшьлек - иң гүзәл чор . “Зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыяны”. “Ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр”. Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне. Яраткан әсәрем

Табигать һәм кешелеклелек темасы буенча үткәннәрне контрольгә алу. Тест.

Йомгаклау арадаш аттестация эше (контроль эш)



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   22   23   24   25   26   27   28   29   ...   46




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет