Несбывшиеся мечты
Заитов Айрат, ученик 7 класса Березниковской школы
Солдат Шайхизаман остался вечно молодым (приложение 1). За свою короткую жизнь он успел сделать многое. Прибавив к своему возрасту год, он поступил в Пермский педагогический техникум. Успешно закончив техникум, продолжил обучение на физико-математическом факультете Пермского государственного института. Одним из первых среди односельчан получил высшее образование. Начал трудовую деятельность в Бардымской средней школе учителем математики и физики. Но долго проработать не удалось.
В нашем школьном музее хранится дневник Юлаева Шайхизамана Маннафовича (приложение 2). Записи в дневнике сделаны аккуратным почерком латинскими буквами. Памятна даже обложка. Блокнот обернут газетой «Правда» выпуска 5 марта 1941 года (приложение 3).
«Пройдут дни один за другим.
Эти дни, посадив нас в свои сани,
повезут в далекие дали”...
(по Такташу)
Так начинает свой дневник Шайхизаман абый. И продолжает:
«…Молодость, усыпанная цветами, наполненная свежестью, богатая радостными событиями, пройдет быстро, останутся только воспоминания. Думаю, что дневник поможет мне вспомнить годы юности» (приложение 4).
Заглянем на 27 страницу дневника (приложение 5).
«…Я на ближайшее будущее планирую следующее:
1940-1942 годы – учеба в институте.
1942-1945 годы – служба в армии.
С 1945 года – работа по выбранной профессии учителем математики в школе.
1945-1948 годы – налаживание своей жизни, женюсь после 30 лет …»
Такими мечтами жил 21-летний Шайхизаман. Учился он отлично, жил с большими надеждами на будущее. Все мечты оборвались 22 июня 1941 года. Весть о начале войны его сильно потрясла. Из дневника:
«…22 июня по радио выступил Молотов. Несмотря на выходной день, многое поменялось. 23 июня мы чуть не провалили экзамены. Но я смог сдать на “посредственно”.
Дальнейшая учеба будет платной. Это постановление вынудило многих студентов оставить учебу. Расходились со слезами на глазах. Мне повезло, помог отец. Я продолжаю учебу в институте …»
Некоторые мечты Шайхизаман абый смог воплотить в жизнь. Он устроился на работу в Барде (приложение 6). Но долго проработать не удалось. Он понял, что в эти тяжелые для страны дни его место на фронте. Родные о том, что Шайхизаман ушел на войну добровольно, узнали спустя время. Шайхизаман абый на фронте командовал взводом миномётчиков-лыжников. Его письмо, написанное в 1943 году, вошло в сборник, выпущенный к 30-летию Великой Победы «Письма с фронта» (приложение 7).
Через неделю, 6 марта 1943 года Шайхизаман Маннафович погиб. Мечты не сбылись. К сожалению, он не смог, читая свой дневник, вспоминать свою молодость. Но для нас дневник – хорошая память. Мы можем сравнить свою жизнь, свои мечты с его мечтами.
Говоря словами Шайхизамана Маннафовича: пусть «…Молодость, усыпанная цветами, наполненная свежестью, богатая радостными событиями…» никогда не обрывается!
Приложение 1
Юлаев Шайхизаман Маннафович
(1919 – 1943)
Приложение 2
Блокнот Юлаева Шайхизамана Маннафовича
Приложение 3
Обложка блокнота Юлаева Шайхизамана Маннафовича
Приложение 4
Блокнот Юлаева Шайхизамана Маннафовича
Приложение 5
Блокнот Юлаева Шайхизамана Маннафовича
Приложение 6
Приказ о назначении Юлаева Ш.М. преподавателем математики
Бардымской средней школы
Приложение 7
Сборник, выпущенный к 30-летию Великой Победы «Письма с фронта»
За Родину
Аптраков Денис, 6 класс Куземьяровской школы
Мы не ждали немцев в гости,
Они сами к нам пришли.
Как прогнали их прадеды,
Нигде места не нашли.
Вот и кончилась война,
Мирная позиция.
Больше некуда пойти,
Германия побитая
Мы ребята – добровольцы!
Не сдаемся мы врагу!
Мы боролись за свободу
И за Родину свою
Без имени
Панаев Марат , 6 класс Куземьяровской школы
К разбитому дзоту
Приходят ребята,
Приносят цветы
На могилу солдата.
Он выполнил долг
Перед нашим народом
А как его имя ?
Откуда он родом?
В атаке был ранен,
Погиб в обороне -
Могила ни слова
О том не проронит.
Но помнить должны
Все ребята на свете,
Кому благодарны
Должны быть все дети
За мирное небо,
За радость Победы.
«Сөйлим әле сезгә сугыш турында...»
Юсупова Хәнифә Габдрахман кызы , Үдик авылы
Сугыш... Нинди шормлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Авыл халкы тырышты, мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде. Мин дә сугыш чоры баласы. Үсмер чагымда миңа авыр еллар узарга туры килде. Сугыш ялкыннары йөрәгемдә мәңге онытылмас хәтирәләр калдырды. Күп кенә ата-аналар улларын - кызларын югалттылар. Тол калган апалар, ятим калган балалар, ачлык-хәерчелек - боларны барысында миңа күререгә туры килде. Бездә үзебезгә ашарга, кияргә булмасада сугышка ярдәм итәргә тырыштык. Әниләр белән бергә төн утырып оекбашлар , бияләйләр бәйлибез иде. Мәктәптән кайткач колхоз басуына чыгып, әниләргә булышабыз, җәйгедә урак урганда көлтә бәйләп аларны сосланга утыртабыз, колхоз басуында бәрәңгесен җыйдык, утау утадык. Сугыш елларын язып бетереп булмый. Чабата кийгән чаклар, ачлыклар, күргән авырлыклар бердә истән чыкмый.
Ашамадык без тәмле ашлар,
Кимәдек без затлы киемнәр.
Сугыш авырлыгы җилкәләрдә булды
Тамакларда яшьле төерләр
Без гаиләдә сигез бала үстек: дүрт малай һәм дүрт кыз идек. Минем дә сугышка өч абыем китте. Аларның берсе генә әйләнеп өйгә кайтты. 1919нчы елгы абыем Сталинград сугышында ятып калды, 1925 елгы абыем Смоленский сугышында хәбәрсез югалды. Әти-әниләргә, туганнарга ул хәбәрләрне ишетү җинел булмады. Бу югалтуларга түзү бик авыр булды, онытып булмый хәзердә йөрәктә саклана. Минем теләгем зур: бездән соң килгән яшь буынга сугыш ачыларын күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, ди Хәнифә Юсупова.
Сугыш хәтирәләре
Тыныч түгел илем,
Офыкларда кара болыт дулкыны,
Ишетелә мылтык аткан тавыш,
Алдыбызда бомба упкыны.
Бер-бер артлы пуля тавышлары...
Самолет оча һавада...
Җан тетрәтеп сызланулар...
Үлем тавышлары далада.
Сугыш кырларында ятып калды,
Кайталмады өйдән киткәннәр.
Елап калган нарасыйлар тавышы,
Истә әле һаман үткәннәр.
Күкрәгенә тама күз яшләре
Тол калган аналарның.
Далада ятып калды
Бердән- бер балалары.
Күк йөзен томан басты.
Бер-бер артлы пушка тавышы.
Җир өсләрен иңләп каннар ага
Бер кешедә сугыш сагышы.
Кызганмадык көчебезне, тәнне, җанны
Илем, әти- әни, бала хакына.
Менә хәзер зур рәхмәт әйтәм
Җиңү яулап алган халкыма.
Абыйларыма
Абыйларым китте яу кырына,
Күпме күз яшьләре түгелде.
Йөрәгемдә бетмәс яра калды,
Күпме җаннар анда күмелде.
Өйдән чыгып киткән чакта
Саубуллаштык елашып.
Киттеләр дә, югалдылар.
Җан бирделәр көрәшеп.
Аерылдык без мәңгелеккә.
Хушыгыз сез, тыныч йоклагыз.
Онытмабыз сезне беркайчанда,
Йөрәкләрдә мәңге сакларбыз.
Абыйларым, туганнарым,
Очрашырбыз тагын да.
Ходай кушса, без күрешербез
Әхирәт кочагында.
Солдат
Канлы юллар буйлап солдат бара,
Винтовкасы аның кулында.
Үч аласы килә дошманнардан,
Хыяллары Берлин юлында.
Җиңү хисе ташый йөрәгендә
Утлар-сулар кичә курыкмый.
Винтовкасын тотып алга бара,
Туган җирен бердә онытмый.
Үз антында тора солдат.
Сугыш чоры, сугыш ярасы.
Өзелеп-өзелеп көтә ана күңеле,
Бишегендә нәни баласы.
Килеп җитте шатлык бер хәбәр:
Җиңү көне, җиңү бәйрәме!
Солдат кайта дошманнарны җиңеп,
Күкрәгендә медаль,
Кулларында чәчәк бәйләме.
9 май, Җиңү көне
Уяныгыз сугыш батырлары!
Җиңү көне бүген, бәйрәм көн!
Илебезнең азатлыгын саклап
Шат тормышны яулап алган көн.
Уяныгыз, җирдә ятып калганнар,
Чәчәк булып җиргә шытыгыз.
Бүген җирдә шатлык җыры яңгрый,
Уяныгыз, уяныгыз, сез дә ишетегез!
Уяныгыз, күрегез сез, әй батырлар!
Түккән каннар балкып яналар.
Алсу чәчәк булып җирдә шытып
Бар дөньяны бизәп баралар.
Бөек Ватан сугышы чорындагы мәктәп еллары истәлекләре
Сакаева Әнүзә Исмакҗан кызы, Каен авыл.
1941 елның 22 июнендә сугыш башланды. Без быел 4 класста укырга тиеш. Ирләр сугышка китте, авылда эшләргә кеше көче көннән көн кими, без, укучылар, колхозда эшлибез. Печән эшендә кем нәрсә эшли ала, булдырган кадәр ярдәм итәбез: кызлар атка атланып сүрә тарттырабыз, малайлар печән өяләр, олырак хатын-кызлар кибән салалар. Кибән эше беткәч, урак эше башлана, басуда урак урабыз, кеше көче аз булу сәбәпле игенне кышка кадәр бетереп булмый.
Укулар 1 октябрдән генә башлана, шулай да без, укулардан соң эшләргә вакыт табабыз: басуда иген сугабыз, складта эшлибез. Кыш көннәрендә үзебезнең хәлдән килгәнче сугышчыларга посылка җибәрү өчен әйбер эзлибез, тәмәке капчыклары тегәбез, аның тышына төрле сүзләр чигәбез мәсәлән: “Кадерле сугышчы, тиз көндә дошманны җинеп кайт,”- дип язганы хәтердә калган.
Сугыш чорында җыр, рәсем дәресләре кермәде, алар урынына “военное дело”, “ санитарное дело” дәресләр укыдык. 6 класста укыганда “Үги кыз”, “Партизан хатыны” дигән спектакльләр куеп акча җыйдык, бәйрәм саен концертлар куеп акча эшләп сугышчыларга сала идек. Спектакльләр һәм концертлар өчен киемнәр, костюмнар кешеләрдән алып торып, аның өчен аларга өй юарга йөредек, бакча эшләренә булыштык. Ач, ялангач булсакта, җыр дәресләре кермәсәдә һәр көн сугыш җырларын җырладык. 7 класста укыганда мәктәптә комсомол оешмасы булдыру турында сүз чыкты. Дус кызым белән мин иң беренчеләрдән булып комсомолга керү теләге белдердек. Моңа безне Зоя Космодемьянскаяның батырлыгы этәрде. Аның турында киноны Бардага җәяүләп барып карадык. Комсомол билеты алырга райкомга бардык, анда бездән автобиография белән уставны сөйләвебезне сорадылар, устав урынына яшь сугышчыларның, партизаннарның батырлыклары турында сөйләдек, автобиография урынына җыр җырладык. Саярова Рәйсә апа рәхмәт әйтеп билет тапшырды. Мин комсомол билетын кадерләп һәрвакыт үзем белән йөреттем.
Немецлар басып кергән республикалардан, Ленинград шәһәреннән авылыбызга эвакуированныйлар килде. Кемнәрнең өе иркен, зур шуларга килгән кешеләрне кереттеләр. Безнең картәни 3 семья торырга чакырды. Ленинградтан килгән 3 кешелек гаилә, Украинадан 6 кешелек гаилә, Карелиядән 3 кешелек гаилә бездә тора башладылар. Соңыннан безнең белән ленинградлылар гына калды. 2 ел бергә торып, булган азыкны бүлешеп, киемнәрне бергә киеп, дус, тату яшәдек. Әтиләре Иван Козлов сугышка бездән китте. Әниләре Анна исемле, кызлары Таисья, Галя һәм малайлары Толя иде. Ягарга утынны урманнан бәләкәй чана белән ташыдык, укуны ташламадык, дошманны җиңү өметен өзмәдек. 7 классны бетергәндә сугыш бетте. Ура-а!!! Нинди шатлык! Елыйбыз, җырлыйбыз. Бөтен класс белән парта өстенә басып “Разгромим врага” дип җырладык.
Сугыш чоры тыл хезмәтчәннәренә багышлыйм
Бала чаклар сугыш елларында үтте,
Ач ялангач чаклар да булды.
Ялан аяк кырда эшләп
Үсмер чак шулай үтте.
Сугыш вакыты чорында
Без үсмер генә булдык,
Юкә кабыгын салдырып
Чабаталар да үрдек.
10 яшь чактан урак урдык,
14 яшьтә печән чаптык.
Колхоз эшен калдырмадык,
Пиканында җыеп кайттык.
Сукаларга тагылып
Бакчаларны да сөрдек,
Черек бәрәнге коймагын
Бик яратып ашадык.
Саксар таудан утын сөйрәп
Өйләрне дә җылыттык,
Лампаларның мае бетсә
Чырагында яндырдык.
Чыра яктысында гына
Бик күп эшләр эшләдек.
Сугышчыга бүләккә
Бияләйләр бәйләдек.
Басуларда билләр бөгеп
Арыш , бодайда урдык.
Умачларны таратмадык,
Бер башак калдырмадык.
Аякларга кигән кием
Булсада чабата
Җырлапта җибәрәбез:
“Чабата җиргә ята...”
Ул вакытлар артта калды,
Без бик картайдык инде.
Картайган көндә булсада
Тынычлык күрик инде.
С О Д Е Р Ж А Н И Е
Мансурова Х.Л. Бер гаилә язмышы с.2
Масагутова М. Көтмә инде әнкәй, көтмә с.2-3
Денисова Л.А. Помню и храню в сердце с.3-4
Алимова А.Р. С легким паром с.5-7
Вшивкова К. В ожидании отца с.7-9
Мустакимов Д.Ф. Тяжелая краска детства с.10-12
Цаплин Н. А вода течет, как жизнь... с.12-15
Ушаков С. Голод и война, овечки и нищетас.15-19
Заитов А. Несбывшиеся мечты с.19-24
Аптраков Д. За Родину с.24
Панаев М. Без имени с.25
Юсупова Х.Г. “Сөйлим әле сезгә сугыш с.25-27
турында”
Сакаева Ә.И. Бөек Ватан сугышы чорындагы
мәктәп еллары истәлекләре с.27-29
Сборник составлен руководителем проекта «Пишем историю вместе», заведующей отделом обслуживания Бардымской центральной библиотеки Л.Х.Шакирзяновой.
Достарыңызбен бөлісу: |