Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


З.Хәким комедияләрендә заман рухы («Мылтык» комедиясе мисалында)



бет35/42
Дата07.07.2016
өлшемі1.55 Mb.
#182393
түріСборник статей
1   ...   31   32   33   34   35   36   37   38   ...   42

З.Хәким комедияләрендә заман рухы («Мылтык» комедиясе мисалында)


Драматургия — әдәбиятның иң үзенчәлекле өлкәсе. Татар драматургиясе үзенең барлыкка килгән вакытыннан алып бүгенге көнгә кадәр зур уңышларга иреште. Тема, иҗат алымы, жанр төрлелегендә шактый үзенчәлекле баскычлар үтеп, бүгенге көнгә камилләшкән, бай әдәби төргә әверелде.

«Соңгы елларда проза әсәрләренә нигезләнеп инсценировкалар язу активлашып ките»1- дип яза Әлфәт Закирҗанов. «Моңа, билгеле, «Яңа татар пьесасы»н оештыручыларның инсценировкалар буенча махсус конкурс тәкъдим итүләре дә этәргеч бирде».2 Шулай ук жанр төрлелегенә килгәндә, балалар өчен язылган пьесаларның да арта баруын билгеләп үтәргә кирәк.

Өлкән буын (Р.Батулла, Ф.Садриев, Р.Хәмид һ.б.) һәм урта буын (З.Хәким, Аманулла, Р.Сәгъди һ.б.) драматургларыбыз арасына яшь авторланың килеп керүе, мәйданга чыгуы да матур күренеш.

Татарстан язучыларының XVI корылтаенда Әлфәт Закирҗановның укылган докладында мондый фикер бар: «Жанр һәм жанр формаларына бәйле эзләнүләрне билгеләп үткәндә, традиция буенча комедия өстенлек итә. Театрлар репертуарында комедия һәм шул исем белән аталган һәртөр тамаша өстенлек итүе, шул ук вакытта уй-фикергә йөз тоткан, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр кыю күтәрелгән пьесалар аз булуы турында З.Зәйнуллин, А.Хәлим һ.б.лар борчылып язды. Шул ук вакытта режиссерлар Ф.Бикчәнтәев, Р.Әюпов интервьюларында аның сәбәбе дә әйтелде: татар тамашачысы беренче чиратта нәкъ менә уен-көлкегә, җыр-биюгә бай комедияләрне яратып карый. Моның сәбәпләрен халкыбызның милли сыйфатлары белән дә, тормыштагы авырлыклардан арынып тору, ял итү теләге, тамашачының зәвыгы түбән булу белән дә аңлатулар булды».1

Күпсанлы комедияләр арасында «сатирик», «сагышлы», «музыкаль» дип аталганнары бар. Х.Ибраһимов, Аманулла, З.Хәким, И.Зәйниев һ.б.ның комедияләре заман рухын оста тоюы, милли төсмерләре, халыкчан теле белән игътибарга лаек. Шулай да, А.Әхмәдуллин әйтүенчә, татар драматургиясен басып алган «үтә күренмәлелек» фонында З.Хәким драматургиясе катлаулырак, перспективалырак. Тормыш катлаулылыгын гәүдә­ләндерүдә аның киләчәге өметлерәк.2



З.Хәким – бүгенге татар театры сәхнәсен заманча репертуар белән баетучы төп авторларның берсе. 1992 елда беренче пьесасы («Су төбендә сөйгәнем», комедия жанры) куелганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә драматургның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казанды.

Мәкаләдә татар әдәбият-сәнгать дөньясына ныклы адымнар белән килеп керүче З. Хәкимнең «Мылтык» пьесасында урын алган кайбер үзенчәлекләргә, геройлар бирелешенә күзәтү ясала.

З. Хәкимнең «Мылтык» пьесасы 2007 елда комедия жанрында язылган. Биредә замана тәртипсезлегеннән, хөкем сөргән ришвәтчелек, туган-тумачалыктан туйган Уелның җәмгыятьне үзгәртү максаты, хыялы белән милиция бүлегенә эшкә керүе бәян ителә. Бу уңайдан геройның милиция подполковнигы Гыймран Гимаевич арасындагы әңгәмә гаять үзенчәлекле:

«Уел: Кешеләргә яхшылап аңлатырга кирәк. Җинаять­челеккә каршы көрәшү, илдә тәртип урнаштыру – һәммәбезнең дә бурычы икәнне төшендерү мәслихәт.



Гыйльманов: О–о–о, син авыл мәктәбендәге сыманрак сайрыйсың.

Уел: Мин җинаятьчелеккә, гаделсезлеккә, әшәкелеккә каршы көрәшергә телим!

Гыйльманов: Әшәкелеккә каршы көрәшү өчен, үзеңә дә әшәке булу зарур. Кешеләр яхшылап әйткәнне аңламыйлар»1.

Шушы вакыйгалардан соң комедиядәУелның, утлы коралны саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп, чит кеше кулына эләккән мылтыкның эзенә төшүе һәм аны хуҗасына кайтарып бирүе тасвирлана. Моннан да гадирәк нәрсә юк кебек. Әмма шушы мылтыкны эзләү, аны кулдан-кулга бирү, хәзерге чорның өр-яңа типажлары һәм халыкның тәртип урнашуга өмете, гаделлек өчен көрәшергә тотынган яшь милиционер тирәсендәге вакыйгалар аяныч та, көлке дә. Автор аны «Аның чалбары, кителе, фуражкасы, гомумән, бөтен киеме зур һәм милиция формасы аңа бөтенләй килешми генә түгел, ул аны хәтта мескен һәм кәмит итеп күрсәтә»2, – дип яза. Уел үзен кыюсыз гына тота, әмма кайбер вакытта тавыш күтәреп сөйләшү аның кем икәнлеген кешегә белдерә дип уйлый. Һәр кеше белән җайлап сөйләшә, күбесе аны мәктәп укытучысы итеп күрә, почтальонга охшата. Шуңа да карамастан, Уел җинаятькә каршы көрәшергә тырыша, тәртип булдырырга тели, закон бозучыларны урыннарына утыртырга теләве, явызлыкка каршы көрәш башлавы нәкъ менә милиционер булып китәргә этәрә дә, әмма бу чынга ашмаслык хыял булып кала. Беренче эш көненнән үк милиция подполковнигы Гыймран Гыйльмановтан ау мылтыкларын исәпкә алырга дигән боерык алган Уел болганчык дөньяның вәхшиләре, «калын кесәле» закон бозучылары белән күзгә-күз очраша. Ләкин гаделлек белән кануннар, вөҗдан белән закон арасында мәңгелек конфликт булган илдә тәртип өчен көрәшергә бик авыр икәнлегенә төшенә.3 Әлеге вакыйгалар, мәсьәләләр Гыймран Гимаевич образы мисалында ачыла. Ул яшь лейтенантның тәртип булдыра алачагына шикләнә. Җинаятьчелеккә, әшәкелеккә каршы көрәшү өчен үзеңә дә әшәке булырга кирәклеген ассызыклап үтә. Үзе бик биек, затлы коттедж хуҗасы. Шәһәрдән авылга кайтып йорт сала һәм бөтен авыл халкын өркетеп-куркытып торучы мафия башлыгы була. Мафия башлыгының кем икәне ачыклану, аның подполковник дәрәҗәсендә булуы – бүгенге көндә гаделлек белән идарә итүчеләрнең булмавына бер мисал булып тора. Драматург тарафыннан сурәтләнгән Гамбәр образы да укучы игътибарын җәлеп итә. Биредә ул кырыс, шул ук вакытта кешелекле, дөреслекне күрә белүче шәхес буларак ачыла. Авылга җәен кайтып торучы наркоманнарны, тәртипсезлекне, авыл җитәкчесе Касыймны сүгә. Әлеге герой авызыннан без бүгенге көндә кешелекне борчыган сорауларны ишетә алабыз. Автор үз герое авызыннан Татарстандагы суверенитет, авыл хуҗалыгы, булачак универсиада, хәтта «зәңгәрләр»гә дә кагылып үтә. Гамбәр авызыннан: «Заманасы бик авыр бит, шпана белән дә дуслашырсың, заманасына күрә дуңгызны да җизни диярсең»1 дигән сүзләрне ишетәбез2.

Касыйм исә авыл җитәкчесе. Авылларындагы тәртипсез­леккә аның да эче поша. Законнарның күбесе гаделсез булуын ассызыклый. Гаделлек белән кануннар арасында, вөҗдан белән закон арасында мәңгелек конфликт булган илдә тәртип өчен көрәшү мөмкин түгеллеген әйтә. Үзе авыл җитәкчесе булганга күрә, өстән ни кушсалар, шуны гына эшләгәнлеген дә яшерми. Бер кеше генә илдәге тәртипсезлек, башбаштаклыкны үзгәртә алмый, анысы хаклы. Бу очракта заманга герой яраклаша дигән мәгънә алгы планга чыга.

«Шул рәвешле, автор заман һәм герой проблемасын уңышлы хәл итә. Чорыбыз өчен «аккаргадай» булган Уел образын үзәккә куеп, яңа уңай герой концепциясен тудыра. Биредә язучының заман концепциясе ачык чагыла. Ул күп еллар дәвам иткән ялган, ришвәт, нәфес баткагыннан чыгарга омтылу, шуның өчен көрәш башлау заманы буларак бәян ителә. Пьеса сайланган тормыш материалы, заман геройларын мәйданга чыгаруы белән әлеге жанрның иң яхшы үрнәкләреннән санала ала. Автор «кемдер алдарга, кемдер алданырга тиеш» заманны яхшы белеп эш итә».1 Пьесаның ахырында Уел да бар булган тәртипсезлекләргә кул селти. Ялкынланып бу эшкә алынган булуга карамастан, мафия җитәкчесенең кем икәнлеген белгәч көрәшүнең мәгънәсезлек икәнлегенә төшенә.

Автор әлеге пьесасын комедия дип билгели. Татар драматургиясе элек-электән комедияләргә бай булды, әдәбиятыбызның бу төрендә үсешне һәрчак комедия билгеләде. Бу бүгенге сәхнә әдәбиятыбызның да үзенчәлеге булып кала. Әмма «Мылтык»ны комедия дигәч тә, ул гел көлкегә генә корылмаган. Анда кешелекне борчыган сораулар төп урынны ала, автор аларны чишү юлларын эзли. Пьеса әхлакый кыйммәтләрнең кимүе, яшәешкә эчкечелек, әхлакый тотнаксызлык, күңел катылыгы, гаделсезлек һ.б. күренеш-сыйфатларның үтеп керүе өчен борчылып язылган. Пьесада автор үз-үзен фаш итү, үзара бәя бирдерү кебек көлү алымнарыннан да иркен файдалана.

Э.И.Закирова



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   31   32   33   34   35   36   37   38   ...   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет