Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


Рәмзия Габделхакова хикәяләрендә рухи­әхлакый эзләнүләр



бет31/42
Дата07.07.2016
өлшемі1.55 Mb.
#182393
түріСборник статей
1   ...   27   28   29   30   31   32   33   34   ...   42

Рәмзия Габделхакова хикәяләрендә рухи­әхлакый эзләнүләр


Соңгы елларда чәчмә әсәрләр иҗат итүче хатын-кыз авторлар арасында Ф.Бәйрәмова, Н.Гыйматдинова, М.Маликова, Ф.Җамалетдинова, Р.Габделхакова, Р.Рахман, Х.Ширмән, А.Әх­мәтгалиева, Башкортстан төбәгеннән Д.Булгакова, Х.Мөдәр­рисова, Д.Булатовалар һәм башкалар үз кыйбла-юнәлешләрен булдырып, үз укучысын таптылар. Шунысы мөһим: аларның һәрберсе хатын-кыз, ана буларак дөньяның бүгенге халәте, заман шаукымы, рухи-әхлакый кыйммәтләр турында уйлана, чынбарлыкка үз мөнәсәбәт-карашын җиткерергә тырыша. Тәнкыйтьче һәм галимнәр дә «хатын-кыз» прозасын читтә калдырмый. М.Вәли-Барҗылы, Р.Шәрәфиев, Р.Сверигин, Д.Заһи­дуллина, А.Шәмсутова һәм башкалар аларның иҗатын һәрдаим бәяләп бара. Әлеге язма кысаларында бүгенге көндә поэзия һәм проза жанрларын да үз итеп иҗат итүче Рәмзия Габделхакова иҗатына тукталып, аның хикәяләренә хас рухи-әхлакый эзләнүләрне күзәтү максат итеп куелган иде.

«Аның шигъри аһәң белән сугарылган заманча хикәя вә бәяннары соңгы елларда татар укучысын үзенә җәлеп итте. 2006 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Көмеш тун» исемле хикәяләр җыентыгын да укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек яратып кабул итте»1. Биш елдан соң язучы проза сөючеләрне тагын бер китабы белән шатландырды. «Тау артында кояш бар» дип исемләнгән җыентыкта роман һәм хикәяләр урын алган.

«Рәмзия ханым, нигездә, заманыбызның гыйбрәтле күренешләрен тотып алып, арабызда яшәгән-аралашкан гап-гади кешеләр турында яза. Аларның хис-кичерешләрен, уйларын, гамәлләрен бербөтен образга туплап, эмоциональ накалда укучыга тапшыра»2. Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Язучының һәрбер хикәясе уйландыра, күңелдә ачу яисә нәфрәт, кызгану яки мәхәббәт уята. Мисал өчен, «Сират күпере» хикәясен алып карыйк. Р.Шәрипов бу әсәрне кырыс проза дип билгели1. Хакыйкать тә кырыс бит, тормыш та. Язучы нәкъ менә шулар хакында кисәтергә тели сыман. Яңадан-яңа технологияләр һәм цивилизациянең үсеше турында сөйләнеп торган заманда, сугыш кебек афәт һаман кешелекне юк итә тора, аны түбән дәрәҗәгә төшерә. Хикәянең вакыйгалары Әфган сугышына бәйле. Үлемгә хөкем ителгән яшь егетләр ике юл чатында тора: я иман китерә, я упкынга оча. Әлбәттә, христиан динендә булган Саша һәм Михаиллар котыла алмый. Хикәядә куркыныч алдында әбисенең һәр сүзен, теләк-догаларын искә төшергән Рамилнең халәте гыйбрәт алырлык. Кыен хәлгә төшкәч, чарасызлыктан кеше хәтер төпкелендә инде онытыла язган сүзләрне дә яңарта ала икән. «Рәмзия монда вакый­галарның катлаулылыгыннан качмый, аларны аклы-каралы төсләр белән генә сурәтләми, сугыш турында түгел, кешелек, Алла, әхлак, үлем турында яза»2, – дип яза Р.Шәрипов. Иман китерү дә әллә ни авыр нәрсә түгел икән, тик аны саклау, Аллаһның берлеген һәм барлыгын танып, кануннары буенча яшәү генә җиңел түгел. Рамил дә, заманга ияреп, әбисенең сүзләренә игътибар итми. Тик билгесезлектән, Аллаһтан курку аның җанына сеңгән булган, күрәсең. Бу очракта әбисенең күз алдына килүе дә табигый бер могҗиза буларак кабул ителә, чөнки кеше һәрвакыт Аллаһның кодрәтенә, Илаһи көчнең могҗизасына ышанып яши. Хикәянең йомгак өлеше кызгану хисе уята, күз яшьләрен китерә.

«Айның соңгы чиреге» хикәясе кайчандыр сөешеп, ләкин бергә була алмаган бер парның күрешү диалогы рәвешендә оешкан. Ир белән хатын ике дөнья кешеләре. «... Бу пычрак дөньяда син генә чиста кала алмассың. Барыбыз да бер сазлыкта тыпырчынабыз. Заман белән килешми яшәсәң, батасың, тапталасың», – ди ир. Ә хатын үткәндә яши. Ул җәяү йөри, чөнки: «Җәяүле кеше җир җылысын, галәм сулышын тоя, үзенең йөрәк тибешен ишетә». Ир яңа гасырда диннәрнең берләшергә тиешлеге турында фикер җиткерә. Әмма моңа җавап итеп хатын болай ди: «Диннәр, бәлки, берләшер дә... ә менә байлар белән ярлылар, хакимнәр белән коллар нишләр?! Тоз белән балны кушып буламы?»1. Әлеге сорауларны чишү юлында ирнең катгый җаваплары әзер булса, хатын үзе өчен хакыйкатьне кабат аңлый бара сыман: ул ялгыз. Аның янында сөйгән яры да, фикердәше дә юк икән. Дөньяның барлык ачысын, явызлыгын, күрәмсең, ялгыз кешеләр ныграк аңлый, тоя. Ә бәлки, алар нәкъ менә шуңа күрә ялгыз каладыр да.

Гомумән, ялгызлык мотивы Р.Габделхакова хикәяләренә хас күренеш. «Китмә!» хикәясенең героинясы Шакирә хәтта үзе өчен мондый хакыйкатьне ача: «Көчсез – көчсезне, мескен мескенне юата аламы?! Хәер, көчсезләргә мескеннәр кайгысымы?! Ләкин... Кем кемне саклап, яклап бетерсен соң бу дөньяда? Чынлыкта һәр кеше ялгыз бит. Ялгыз икән, димәк, көчле булу кирәк... Димәк, бар ышаныч үзеңдә. Кешелек – ялгызлар җәмгыяте»2. Һәр адәм баласы бары тик үзенә таянып яшәргә тиеш, чөнки заман таләпләре шундый. Үз тиңеңне, үз сердәшеңне табу да авыр бүгенге көндә. Ләкин кешене өмет яшәтә. Әсәрнең ахыры да безне шуны онытмаска өнди.

Бер үк вакытта Р.Габделхакова ялгызлыкка илтүче юлларны да барлый. Эгоист, башкаларга нәфрәтләнеп, көнләшеп карый торган, үчле образлар тудыра. Билгеле, ахыр чиктә алар җинаятьче, гаепләүче, хөкем чыгаручы да булып үзләре үк кала. Еллар дәвамында үчләнеп яшәүче Зарима да («Күгәрчен турында җыр»), вакыйгалар әсире булган Рияз да («Төнге сәгать уникедә»), «үз кулларым белән хатынымны үтердем» дип йөрүче көнче Касыйм да («Китүчеләр»), көнче Бәнат та («Кайт, Нурхәят!») шулар рәтеннән.

«Җылы карлар яуганда» хикәясендә Миндар да бер мизгелгә үзен ялгыз хис итә, «Нәрсә ул мәхәббәт» дигән сорауга җавап эзли. Бер карасаң, ул ялгыз да түгел: хатыны, улы бар. Әмма эчтәлектән аңлашылганча, мәхәббәт гадәти тормыш ритмы кысаларында югалырга да мөмкин. Кешегә гади бер җылы караш, назлы сүз дә тансыкка әйләнә ала икән.

Р.Габделхакованың «Кайт, Нурхәят!» фәлсәфи хикәясе форма һәм эчтәлеге ягыннан да башкалардан аерылып тора. Барлык сюжет Нурия исемле укучы кызның «Яңа заман кешесе» нинди була дигән сорауга җавап эзләвеннән гыйбарәт. Әлеге сорау аның инша темасына чыгарылган. Төшендә дә Нурия шуңа төшенергә тели. Аңа ярдәмгә Сөләйман образы килә. Ул төрле ишарәләр, аңлатмалар аша Нуриягә хакыйкатьне аңлатырга тырыша. Кешелек җәмгыяте үз-үзенә чокыр казый, кешеләр бер-берсенә дошман булып яши. Яңа заман кешесе шундый юлны алга таба да дәвам итсә, дөнья йөзендә котычкыч вакыйгалар булып торачак. Сөләйман үзе турында болай дип белдерә: «Көтү артыннан иярмичә, үз юллары белән киткән сәер җаннар бар. Мин – шуларның берсе. Уй – бик зур көч, ул «вакыт, ара, чик, үлем» дигән төшенчәләр белән исәпләшми. Ә вакыт – очсыз-кырыйсыз боҗра, анда үткән дә, киләчәк тә юк. Исәннәр боҗра эчендә, ә хөр җаннар мәңгелектә...». Нурия дә Сөләйманның юлын сайлый, ләкин аңа янында таянырдай кеше кирәк, һәм нәтиҗәдә андый кеше табыла да. Шул рәвешле, изгелеккә, матурлыкка, яхшылыкка омтылган Нуриянең җаны үзенә юаныч та, таяныч та таба. Бу – беренче чиратта Аллаһ Тәгалә юлында булу; чиксез Галәм, Җир йөзендә үзеңнең бер бөртек икәнеңне танып, явыз, гөнаһлы эшләр кылмау, мәрхәмәтле һәм изгелеккә омтылучы зат булып яшәү. Һәр кеше бу юлда үз өлешенең барлыгын аңласа гына, дөнья яхшыга үзгәрәчәк. Мәхәббәткә карата Сөләйман түбәндәге фикерне әйтә: «Мәхәббәт – йөрәк эше. Акыл – салкын, йөрәк – кайнар. Алар килешеп яшәргә тиеш. Тик кайчакта мәхәббәт акыл белән йөрәк арасын ерагайта, менә шунда фаҗига»1.

Җавапсыз мәхәббәт «Сиңа миннән хәбәр китерерләр...» хикәясенең герое Максимны үз-үзенә кул салырга өтәрә. Тик биредә сөюче дә, сөелүче дә гаепле түгел сыман. Максим күңелендә туган сөю хисе ачык тасвирланмый: яраткан кешең хакына дөньядан китү сөйгән ярыңны бәхетле итәрме? Максим Зәлиянең гомер буе үкенеп яшәвен телиме? Әлбәттә, Зәлия аның хисләрен аңлый, чөнки үзе дә гашыйк, башка ир-атны ярата, ләкин кызганып кына ярату тудырып булмый.

Вакыйгалар бирелеше ягыннан «Вакыт чоңгылында» әсәре шактый кызыклы, мавыктыргыч. Аны билгеле бер элементлары ягыннан «Кайт, Нурхәят!» хикәясе белән дә чагыштырырга мөмкин. Алисә дә, Нурия дә төш күрәләр, икесе дә укучы кыз. Төш аркылы исә кызлар үз хыяллары белән очрашалар, сорауларына җавап табалар. Шул рәвешле, күңел төпкелләрендә туган уй-фикерләр төш-хыял булып формалаша.

Р.Габделхакованың прозасы язучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан гел бәяләнеп килә, чөнки аның язганнарына битараф калып булмый. Шунысы кызыклы, бәяләмә бирүчеләрнең күбесе язучының хикәяләвенә кырыслык хас дип билгелиләр. «Кырыс-җыйнак хикәяләү, сукмак-тыкрыкларга кереп буталып йөрмичә генә, сурәтләнәсе хәл-вакыйганы, тәлинкәгә салып дигәндәй, укучы алдына китереп куя ул. Хикәяләвендә һичнинди купшылык, бизәкләр юк – һәммәсе гап-гади, тормыштагыча чып-чын. Бик табигый диалоглар, тел төгәллеге һәм сюжет аныклыгы хас Рәмзия ханымга. Ә төп үзенчәлеге – һәр хикәя ахырында автор үз героена тиешле җәзасын йә рәхмәтен бирә. Хәтта тормышта еш кына алай булып чыкмаса да, әлеге хикәяләрне укыгач, гаделлекнең барыбер җиңәсенә ышанычың арта. Кырыс, әмма оптимистик рухтагы проза бу», – дип яза Ф. Низамова1. Алдарак Р. Шәрипов та аның прозасына карата кырыс сүзен кулланган иде. Димәк, язучы махсус рәвештә укучысын кырыслык, чор дөреслеге белән очраштыра. Билгеле, хакыйкатьне һәр күңел үзенчә кабул итә. Әмма хикәяләр авторы хаклы: кеше үз шәхси мәнфәгатьләреннән арынып, тирә-якка да күз салырга тиеш. Дөньяда ялгыз кешеләр, туңган җаннар да бар бит әле. Аларга кем мәрхәмәт күрсәтер? Җирнең сәламәтлеге, табигый халәтен дә онытмаска кирәк. Дөньяны яралткан, адәмиятне бар иткән Аллаһ юлына да кайтыр вакыт җитте түгелме?

Язучының әсәрләрендә шулай ук сабырлык, тугрылык кебек сыйфатлар да калку сурәтләнә. Мисал өчен, «Карлыганнар өлгергән чак» хикәясендә Хәзинәнең элеккеге ире белән үз-үзен тотышы соклану уята, чөнки булып узган күңелсез вакыйгалар бәрабәренә дә карамый, ул балалары хакына ата кешегә сүз тидерми. Гомумән, Хәзинә дөньяны, табигатьне ярата, аларга үз тугрылыгын саклый, рухи хәзинәгә тап булуына сөенеп яши.

Р.Габделхакова хикәяләрендә геройлар үзләрен шәхес буларак аңлау-билгеләү юлында торалар, хакыйкатьне эзлиләр. Бу исә, А.Б.Есин тикшеренүләренә нигезләнеп әйтсәк, идея-әхлакый проблематиканың иң мөһим чагылышы булып тора1. Чыннан да, хикәяләрнең геройлары эзләнү дәверендә сурәтләнәләр, алар төрле сорауларга җавап табарга ашкына. Әмма бар нәрсә дә җиңел генә чишелми. Геройларның күңелендә көрәш рухы, хакыйкатькә омтылыш, Аллаһка ышану һәм таяну бар. Нәкъ менә шушы сыйфатлар, автор фикеренчә, аларны туры, Илаһка тугры юлдан барырга өнди. Шул ук вакытта, андый эчкерсез, саф күңелле, изге җанлы һәм көчле шәхесләр булганда гына аларга иярүчеләр дә табылачак.

Ю.Ф.Бурганова



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   27   28   29   30   31   32   33   34   ...   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет