Сборник статей научно-практической конференции «Актуальные проблемы отечественной и зарубежной истории, филологии


К. Кәримовның «Ком сәгате» романында нигез хронотобы



бет36/42
Дата07.07.2016
өлшемі1.55 Mb.
#182393
түріСборник статей
1   ...   32   33   34   35   36   37   38   39   ...   42

К. Кәримовның «Ком сәгате» романында нигез хронотобы


Хронотоп – язучыга әдәби дөнья тудыруда ярдәм итә торган иң төп чараларның берсе. Ул «әдәбиятта чагылдырылган бербөтен урын һәм вакыт хакындагы күзаллау»1. Әдәби әсәр чынбарлыкның сәнгатьчә гәүдәләнеше икәнлеген күздә тотып, без хронотопның да автор тарафыннан тудырылган, әсәрнең идея максатына, жанрына һәм башка үзенчәлекләренә бәйле рәвештә сәнгатьчә гәүдәләнеш тапкан урын һәм вакыт икәнлеген искәртергә тиеш булабыз. Әдәби әсәрдәге вакыт һәм урын бердәмлегендә авторның фәлсәфи карашлары да, аерым халыкка хас булган милли, дини бөтенлек тә, халыкның тарихы, ышану, гореф-гадәтләре, традицияләре дә әһәмиятле роль уйный.

Татар әдәбиятында, туган җирнең аерылгысыз бер өлеше булган туган нигез, өй, йорт кебек урын төшенчәләренә аерым игътибар бирелеп, күп вакыт символик мәгънә югарылыгына күтәрелүенә күп мисаллар китереп булыр иде. Сүз уңаеннан бер нәрсәгә игътибар итү урынлы булыр. Нигез, йорт, өй хронотобы әсәрнең иҗат ителү чорына, авторның иҗат методына мөнәсәбәтле төрле дәверләрдә төрлечә чагылыш таба. Мәсәлән, ХХ йөз башы татар прозасында, күпчелек, алар караңгы буяулар белән бирелгән ябык простанство буларак күзаллана. Ә 1960 еллардан соңгы чор прозасында инде аның киресен күзәтергә мөмкин. Йорт, нигез балачак, якты хисләр, изге хатирәләр һәм геройның язмыш юлларын урап әйләнеп кайту ноктасы буларак гәүдәләнеш ала.

К.Кәримовның «Ком сәгате» романында «нигез» хроното­бының үзенчәлеген дә татар әдәбияты традицияләре яссылыгында карау дөрес булыр. Аңлаешлырак булсын өчен романның эчтәлеген кыска гына әйтеп үтү кирәк. Бу роман дилогиянең беренче китабы. Аның эчтәлеге романның төп герое Фазыл язмышы, дөресерәге, туганнан алып лаеклы ялга чыкканга кадәрге тормышын сурәтли. Әлеге геройның язмышы турыдан-туры туган нигез һәм яшәү, сыену урыны булган урыннарга мөнәсәбәтле ачыла. Туган нигезеннән чыгып киткәндә Фазыл үз нигезендә йорт тергезерлек акча табу максаты белән чыгып китә, әмма аны кире үз өенә алып кайтыр юллар бик катлаулы һәм урау булып чыга. Фазыл туган нигезеннән чыгып киткән мизгелдән әсәрдәге «нигез» хронотобының асылын ачу, әсәрнең идеясенә хезмәт иттерү юнәлеше ачыла. «Нигез», «туган йорт» төшенчәләре һәм «яшәү урыны» булган торакның аермасы әсәрнең эчтәлегендә торган саен тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм мәгънәлерәк гәүдәләнеш таба.

Фазылның туган нигезе Татарстанның Шәле авылы. Сугыштан сәламәтлеген югалтып кайткан Сәләхи агайның төпчек улы дөньяга килгән нигез бик ярлы, соң дәрәҗәдә бетерешкән йорт буларак тәкъдим ителә. Әтисе үлеп, олы апасы һәм абыйсы үз гаиләләрен булдырып бу нигезне калдырып киткәч, аны ныгыту әнисе Динә белән Фазылга кала. Инде ярым җимерек, түбәсендә алабута үскән, мүкләрен казлар йолкып бетергән йортның яшәү өчен ярамаслыгын аңлап, Динә ссуда алып йорт җиткерә, әнисенә генә авыр икәнне күреп, Фазыл да мәктәпне тәмамлаганчы ук эшкә тотына. Кулына яхшы билгеләрдән генә торган өлгергәнлек аттестатын алгачтын да Оренбург далаларына акча юньләтергә чыгып китә. Теләге – акча эшләп кайтып, сөйгән кызы Хәмдиягә өйләнеп үз нигезендә яшәү, билгеле. Әмма язмыш аның юлларын хыялы белән кисештерергә ашыкмый. Автор тагын шунысын да искәртә, авылдан нигезләрен калдырып киткәннәр бер Фазыл гына түгел икән. Ул килеп урнашкан Оренбург даласындагы Ранняя авылында гына да Шәледән киткән җиде гаилә. Аларның һәркайсысын үз нужасы кузгаткан, әмма язмышлары бер – туган нигезне уйлап, җирсәп яшәү. Хәтта әле нигез кадерен белерлек тәҗрибә тупламаган яшүсмерләрнең чит җирдә очрашып сөйләшүләре дә нигез, аның иминлеге һәм анда кабат әйләнеп кайту турында. Туган яктан килгән нигез күрше алар өчен иң кадерле, иң якын туган дәрәҗәсендә.

Шулай итеп автор нигез төшенчәсенең кыйммәтен тагын бер кат искәртә.

Туган нигезләреннән аерылганнарның язмышы дала дүңгәләге кебек, язмыш җиле кай якка себерсә алар шунда тәгәри. Тукталган урыннары да яңа давыл килеп бәрелгәнче генә, вакытлыча. Фазыл – шундыйларның берсе.Үз нигезеннән аерылганнан соң ул тамыр җибәреп, нигез корып яши алмый. Билгеле, автор моны төрле яклап ача. Ул шәхес психоло­гиясенә, ил сәясәтенә, иҗтимагый-социаль сәбәпләргә бәйләп күзаллана.

Шулай итеп, автор нигез хронотобына төрле яклап якын килә. Әсәр дәвамында төрле геройларның аңа мөнәсәбәте аша гел ачыклый, бәяләтә һәм ул күп урында төп герой Фазылга мөнәсәбәттә ачыла.

Фазылның балачыгы, үсмер еллары аша ул нигезнең бала өчен ышаныч, терәк, башка яшьтәшләре арасында дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткеч икәнлеген ача.

Соңрак, гаиләсен калдырып киткән, димәк, яңа нигез кора алмаган Фазылга хезмәттәше Зөмәйрә: «Үги әтинең нигезе дә үги аның, Фазыл!»1 – дип, ир-егетнең нигез сакчысы, балаларын төпле нигез белән тәэмин итүче булырга тиешлеген искәртә. Фазылның, беренче мәхәббәте – Хәмдия авызыннан да шул фикер җиткерелә: «Байлык ул – мул тормышлы нигез. Акча җыйсаң – таларлар, мөлкәте мулны – алдарлар, ә нигезе нык кеше гел бай калыр»2. Билгеле, Фазыл үзе дә шул фикердә, «Ирдән бушаган өйгә йортка кереп, яшәү рәвешеңне язмышка буйсындыру – ирләр хыялы түгел»3  – дип уйлый ул. Димәк, үз нигезен кору – ирлек бурычы, Фазыл бөтен гомере буе шул максатка бара. Туган нигезен югалтуны (ялгыз калган әнисе аны сата, соңрак ул бөтенләй янып көлгә әйләнә) да егет авыр кичерә. Әмма өметен югалтмый. Ул төпләнергә, нигез корырга урын сайлый. Моңа кадәр аның тукталу, яшәү урыны булган, әмма нигезе юк. Автор менә шул ике төшенчәне кискен аерып куя. Кешенең яшәү урыны ул һәрвакытта да нигезе түгел. Нигез хронотобы кеше язмышында зур әһәмияткә ия булган символик мәгънәле төшенчә буларак ачыла. Ул кешенең тамырлары белән береккән, аның хәвефләрдән саклаучы, тормышын, нәселен тернәкләндерү урыны. Үсемлекнең тамыры никадәр нык булса, аның яшәү көче, табигать каршылыкларына чыдамлыгы шулкадәр нык булган, ябалдашлары куе, җимеше мул булган кебек кешенең дә нигез ныклы булырга тиеш. Авторның нигез хронотобы аша җиткерергә теләгән төп фикере шул. Яшүсмер елларында ук туган нигезеннән аерылган Фазыл, Мәдияр кебекләр өчен ул офыктагы рәшә кебек, гел үзенә чакырып тора, әмма якынаюга юкка чыга.

Әсәрдә нигез хронотобы төрле яссылыкта. Ул ил сәясәте нәтиҗәсендә су астында калган авыллар нигезе дә, Савин бистәсенең сазлык өстендәге нигезләр дә, Фазылларныкы кебек тернәкләнә алмаган нигезләр дә, Ростов ягында Галина яшәп яткан кебек муллыкка, җимеш бакчаларына төренгән оҗмахны хәтерләткән нигезләр дә бар. Язучы аларның һәркайсына тукталып тәфсилли, алар язмышының сәбәпләрен ача.



А.Р.Зарипова


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   32   33   34   35   36   37   38   39   ...   42




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет