Изучение фонемы в трудах И.А.Бодуэна де Куртенэ.
Основатель Казанской лингвистической школы И.А.Бодуэн де Куртенэ известен так же, как первый лингвист, обосновавший теорию фонем и фонетических чередований. Как представитель младограмматизма (направление в европейском языкознании, возникшее в Германии в 1870-х годах) И.А.Бодуэн де Куртенэ наиболее важным считал полное и всестороннее изучение живой речи, анализ взаимоотношений психологического и физиологического в языке и др.
Подход к фонеме как переменной, принимающей разные значения в зависимости от конкретного варианта морфемы, был намечен еще в древнеиндийском учении о чередованиях и позднее был развит И.А.Бодуэном де Куртенэ в его морфонологии.
Уже в 70-80-е годы XIX века ученый начал заниматься и некоторыми вопросами, связанными с психологической стороной языковых явлений, подчеркивая их бессознательный характер. Отдельные мысли из его работ этого времени предвосхищают концепцию бессознательных психических явлений, получивших позднее широкое распространение в психологии. Но лишь в 90-е годы он полностью перестраивает свою фонологическую теорию на психологической основе, превращая ее в психофонетику – учение о звукопредставлениях. Всякое языковое общение между людьми, как и вся история произносительной и слуховой стороны любого языка, представляет собой сложный переход от одной фазы развития к другой.
Произносительные и слуховые представления, существующие в психической системе индивида и обладающие потенциальной энергией, позволяющей им проявляться при помощи соответствующих органов, превращаются в физиологическую энергию. Акустические вибрации в физическом мире посредством слуховых впечатлений влияют на рецептивную способность организмов и вызывают в них соответствующие виды физиологической энергии, которые превращаются в перцептивную энергию психической системы. Акустические впечатления возбуждают чувствительные нервы, которые передают эти впечатления мозговому психическому центру. По мнению И.А.Бодуэна де Куртенэ, реально существует только индивидуальный язык как совокупность произносительных и слуховых представлений, соединенных с другими лингвистическими и нелингвистическими представлениями. Произносительные и слуховые представления манифестируются посредством фонетических явлений, которые, будучи переходящими, кратковременными моментами социального общения, никоим образом не могут считаться существующими. По этой же причине не существуют ни фонетический, ни акустический языки.
Если не существует фонетического языка, то не существует и звуков языка. А то, что не существует, что представляет собой лишь преходящее явление, лишь знак того, что существует, – то не может ни изменяться, ни развиваться. Ни звук, ни состоящее из звуков слово не могут фонетически развиваться.
И.А.Бодуэн де Куртенэ пишет: «Звук языка как его действительный элемент есть чистейшая фикция, ученое измышление, возникшее благодаря смешению понятий и постановке мгновенно появляющегося, преходящего вместо постоянно существующего»1.
Это постоянно в нашей психике существующее представление «звука», т.е. одновременно сложного комплекса произносительных работ и получаемых от этого впечатлений, он называет фонемой.
Теперь И.А.Бодуэн де Куртенэ стремится найти такие элементарные единицы языка, которые далее являются неразложимыми не с морфологической, не с сравнительно-исторической, а с психологической точки зрения. В начале 20 века он обнаружил, что такими неразложимыми единицами, на которые можно разложить фонемы, признававшиеся им прежде «фонетическими атомами», являются простейшие элементы «кинакемы», т.е. «представления отдельных физиологических работ органов речи».
Такие термины, как «звучание», «звук», «резонанс» и т.п., И.А.Бодуэн де Куртенэ относит к преходящим воспроизведениям языкового мышления и причисляет их к естественно-научным терминам.
Необходимо отметить, что многие ученые обращают внимание исключительно на акт фонации, на образование звуков органами речи (гортанью, полостью рта и т.д.), т.е. на физиологическую сторону, и пренебрегают акустической стороной. Такой подход неправилен: слуховое впечатление дано нам столь же непосредственно, как и двигательный образ органов речи; более того, именно слуховое впечатление является естественной базой для всякой теории.
Акустическая данность воспринимается нами, хотя и бессознательно, еще до того, как мы приступаем к рассмотрению фонологических единиц. Только в акустической цепочке можно непосредственно воспринять, остается ли звук тождественным самому себе с начала и до конца или нет; поскольку сохраняется впечатление чего-то однородного, звук продолжает оставаться самим собой. Значение имеет вовсе не длительность в одну восьмую или одну шестнадцатую такта, а качество акустического впечатления.
В последующем на идеях о фонеме И.А.Бодуэна де Куртенэ будут основываться в своих исследованиях многие известные отечественные и зарубежные лингвисты: В.А.Богородицкий, Л.В.Щерба, Н.С.Трубецкой, А.Майе, Ф.де Соссюр, Р.О.Якобсон и др.
А.Г. Тухфатуллина
К.Насыйри — татар теленең аваз системасын өйрәнүгә нигез салучы
Татарлардан беренче буларак, татар грамматикасын төзүче К.Насыйри була. Ул 1860 елда «Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах» дигән китап бастырып чыгара [1, 80]. Бу китапның «Татар телендә язу һәм уку» дигән беренче бүлегендә татар теленең фонетикасы тикшерелә. Беренчедән, Троянский кебек үк, К. Насыйри да авазларны хәрефләрдән аермый, ул «сузык хәрефләр», «тартык хәрефләр» дип йөртә. Икенчедән, автор, татар телендәге авазларны (аныңча хәрефләрне) сузык һәм тартыкларга бүлә. Авазларга характеристика бирми, ләкин кайбер фонетик чиратлашуларны теркәп үтә. Ул болай ди: «Сөйләү телендә башка хәрефләр белән очрашканда кайбер хәрефләрнең авазлары үзгәрә; алар түбәндәгеләр: л хәрефе н артыннан н га әйләнә: көнләр — көннәр, д хәрефе н дан соң н га әйләнә: андан — аннан, көндән — көннән; м артыннан д хәрефе н га әйләнә: адәмдәй — адәмнән, сумдан—сумнан» [1, 5].
Шуннан соң ул сөйләмдә һәм язуда сузыкларның кушылуына мисаллар китерә: нишләмәк, ничен (на өчен), яңай (яңа ай), микән (мы икән).
Димәк, К.Насыйриның бу китабында, беренче буларак, татар теле фонетикасы, шул исәптән аваз үзгәрешләре турында да кайбер белешмәләр бирелә. Ул вакыт күзлегеннән чыгып караганда, К. Насыйриның фонетик күзәтүләре, һичшиксез, зур уңыш булып торалар. Әмма бу әле татар теле фонетикасын өйрәнүнең чаткылары гына булып тора.
К.Насыйри 1895 елда «Әнмүзәҗ» исемле икенче бер хезмәтен бастырып чыгара. Биредә ул татар теленең морфологиясен һәм синтаксисын язу белән беррәттән, китабының 4 нче битендә аның фонетикасына да туктала.
Беренче хезмәте белән чагыштырганда «Әнмүзәҗ»дә фонетика өлешендә шактый алга китеш күренә. Беренчедән, К.Насыйри авазларны хәрефләр дип атаса да, аның биредә авазларны хәрефләрдән аерганы ачык рәвештә күренеп тора. Галим бу хезмәтендә телдә ун төрле тавыш хәрефләре (сузык авазлар) барлыгын күрсәтә; шулай ук тавышсыз хәрефләрнең (тартык авазларның) классификациясен дә бирә. Дөрес, К.Насыйри тартыкларны төркемләгәндә, эзлекле рәвештә нинди булса да бер генә принциптан чыкмый, бер үк вакытта төрле принципларга таяна. Шуңа күрә дә бу классификация гаять үзенчәлекле һәм хәзерге вакыттагы классификацияләрдән шактый аерылып тора.
Әлеге хезмәттә К.Насыйри авазларның кайбер комбинатор үзгәрешләрен дә билгеләп үтә: ул татар теленә хас булган ассимиляция һәм диссимиляция фактларын һәм сандхи (ике сүз арасында сузыклар очрашуы) очракларын терки.
Галим бу хезмәтендә сузыклар гармониясен билгеле бер әзлеклелектә күзәтә: ата, әтәч, коро (хәзер – коры), йөрөш (хәзер – йөреш), очкон (очкын), орлок (орлык) һ.б. [2, 80].
Хезмәттә тартыклар ярашуының да берничә варианты күрсәтелгән. Галим аны «тәләффызда бер хәрефнең икенче хәрефкә инкыйлабы» (әйтелештә бер авазның икенче авазга охшашлануы) дип атый. К.Насыйри бер тартыкның үзеннән соң килгән тартыкны охшашландыра алуына түбәндәге мисалларны китерә:
а) [н] авазы алдыннан килгәндә [л] авазы [н] га күчә (килгәннәр, барганнар);
б) [н] авазы [д] алдыннан килсә, [н] га күчә (Казандан урынына Казаннан, көндән – көннән, андан – аннан);
в) [м] авазы [д] алдыннан килсә, [н] га күчә (адәмдән урынына адәмнән, сәламдән — сәламнән);
г) [д] авазы [б], [п], [т], [ч], [с], [ш], [т], [к], [къ] аваздарынан соң килсә, [т] авазына күчә (күбдән урынына күптән, ачдан урынына – ачтан, төсдән урынына – төстән, акдан урынына актан, тышдан урынына тыштан, этдән урынына – эттән).
К.Насыйри «Ике тавыш хәрефе юлыкса» дигән бүлекчәдә аваз үзгәрешләренең чираттагысы турында болай дип яза: «Тавыш хәрефләрендән вау, әлиф, йа ның берсе бер кәлимәнең ахырында булуб, берсе тәләффызда җугаладыр, мәсәлән /карга очды/ урынына /каргучды/, /җай узды/ урынына /җайузды/, /кай урында/ урынына/кайурында/ ишетеләдер вә гәйреләр [ 1, 7]». Галимнең әлеге фикере бүгенге грамматикаларда сандхи дип аталучы аваз үзгәрешенә тәңгәл килә: «Сүзнең ахырында яки артында килгән сүзнең башында тар әйтелешле у, ү сузыклары булганда, гадәттә ике арада w авазы төсмере өстәлеп, дифтонг барлыкка килә: су агышы — суwагышы, түргә уз – түргәwус, Саба үзешчәннәре — сабаwузешчәннәре һ.б.[3, 14]».
Галимнең шул ук бүлекчәдә бирелгән түбәндәге аңлатмалары, нигездә, диалектларга, яисә гади сөйләм теленә хас: «[х] хәрефе гәвам халык телендә тәккәффызда [к] хәрефенә мөнкәлиб буладыр: халык урынына /калык/, хак урынына /как/ ишетеләдер. Дәхи гәвам телендә тәккәффызда [ф] хәрефе урынына [п] ишетеләдер, мәсәлән: файда урынына /пайда/, Фәтхулла урынына /Пәтхулла/ әйтелер [2, 7]». К.Насыйри шунда ук болай дип тә искәртә: «Әмма телдә шулай әйтелә диб йазмак җаиз түгелдер».
К.Насыйри «Мөтәгыйр сүзләр» бүлекчәсендә бүгенге грамматикалар аккомадация дип аталучы аваз үзгәрешләренә туктала. Ул тартыкларның алга рәт сузыклары янында нечкәрәк әйтелүен адәмгә, килеңез сүзләре аша, арткы рәт сузыклары янында калын әйтелүен китабны, агамның, йаздым, барадыр мисаллары ярдәмендә исбатлап бирә.
Галим шулай ук үз хезмәтендә аккомадациянең түбәндәге вариантын да аңлатып үтә: «дәхи [к] хәрефе бер хәрфе гәлләтдән соң вакыйг булуб да мөтәхәррик булса, [г] га мөнкәлиб буладыр: /колак – колагы/, /аяк – аягым/, /тарак-тарагың/»[2, 7].
Гомумән, К. Насыйриның әлеге хезмәтендә фонетика бүлеге фәнни яктан шактый эшләнгән һәм ул алга таба татар теле фонетикасы үсешендә зур роль уйнаган. Шулай ук галимнең аваз үзгәрешләре турындагы фикерләре дә нигезле.
Р.А. Шайдуллина
Достарыңызбен бөлісу: |