Сынмас рухлы Батталлар



Дата07.07.2016
өлшемі51.5 Kb.
#184226
Сынмас рухлы Батталлар.

Рухи һәм әхлакый сыйфатларга ия булган ирекле җәмгыятьтә үз урынын дөрес аңлаучы һәм аны таба алучы шәхес тәрбияләүдә укучыларга тарихи белем бирүнең әһәмияте гаять зур. Бүген балаларга күп мәгълүмат бирелә, тарихи чорлардан чыгып, укытучы аның дөресен һәм әһәмиятлесен сайлый алырга тиеш. Тарих фәненнән дә Бердәм дәүләт имтиханы кертелде. Мәктәпләрдә “Татар халкы һәм Татарстан тарихы”н өйрәнүне унай күренеш дип бәялим, ләкин аңа бирелгән дәрес саны гына бик аз. Чөнки һәр укучы гаилә шәҗәрәсен, нәсел тамырларын, үз халкының тарихын, гореф- гадәтләрен белеп үсәргә тиеш. Туган якка мәхәббәт, аның халкына хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә тарих дәресләренең әһәмияте зур. Тарихы булган халыкның гына киләчәге бар диләр. Шуның өчен дә дәресләремдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентын кертеп эш алып барырга тырышам. Моның өчен материаллар җитәрлек. Иренмә, өйрән һәм укучыларга җиткер. Быел Бөек Җинүнең 70 еллыгын билгеләп үткән вакытта милли-төбәк компонентын өйрәнү бигрәк тә актуаль булды. IX, XI сыйныфларда Икенче Бөтендөнья һәм Ватан сугышы чорын өйрәнгәндә төбәгең тарихына таяну бик уңышлы.

Һәр авыл, зурмы ул, кечкенәме, нәрсәсе беләндер аерылып тора. Табигате, кешеләре, сөйләме белән. Алексеевский районы Зур Тигәнәле авылы үзенең кешеләре белән данлы. Биләргә баручы олы юл өстенә урнашкан бу авылдан шактый күренекле шәхесләр чыккан. Олы юл авылыбызның “Туган якны өйрәнү” музее яныннан үк үтә. Музей күренекле прозаик, талантлы шагыйрь һәм драматург Салих Баттал исемен йөртә. Районыбызга килгән күп кенә кунаклар биредә булмый калмый. Музейның бер бүлмәсе тулысынча Батталлар гайләсенә багышлана. Ә материалларның төп өлешен авылыбызда гына түгел, районыбызда да зур хөрмәткә ия кеше Хафизова Даһия Нәби кызы туплады. Күп еллар буе тупланган әлеге экспонатлар башта мәктәптә, соңыннан музей бинасында урын алды. Музейны аерым иркен бинага урнаштыру инциативасы белән дә Даһия апа йөрде.

Табигатьтә тагын көз. Сентябь ае. Бу авылдашыбыз, күп кырлы талант иясе Салих Баттал туган ай. Әле кайчан гына бу сокландыргыч шәхеснең 100 еллык юбилеен билгеләп үткән идек. Республикабызның күп кенә күренекле әдипләре дә Батталның туган авылы Зур Тигәнәле кунаклары булды.

Туры сүзле, баш бирмәс әдип Вагыйз һәм Нурдидә Батталовлар гаиләсендә 1905 елда икенче бала булып дөньяга килә. Бу гаиләдә бер кыз, биш малай үсә алар. Салих балачактан ук укырга омтыла һәм, теләген тормышка ашырып, Чистай шәһәренә барып Шихаб хәзрәт мәдрәсәсенә укырга керә. Шәһәргә ак чехлар кергәч, мәдрәсә ябыла, малай авылына кайтып китә. Апасы Ләйлибәдәр, гаиләсе белән 1922 нче елны Мәскәү якларына чыгып китәргә җыенгач, Салих та аларга иярә... Ул анда бер ара көтү көтә, туку фабрикасында эшли. Шул елларда беренче шигырьләрен иҗат итеп, аларны стенгазеталарда бастыра. Аның шигырьләре белән танышкач, Мәсхүт Максуди аларга югары бәя бирә. Салих очучы булырга хыяллана. Бу уй аңа гел тыңгылык бирми.

1927-1936 еллар Салих Баттал өчен аеруча мөһим чор була. Ул Ленинград Хәрби-һава көчләре мәктәбендә теория өйрәнә, аннан соң Оренбург һава сугышы мәктәбендә практика үтә, соңрак Брянскида һәм Казанда хезмәт итә.

1933 елда С. Баттал ХҺК институты каршындагы Махсус конструкторлар бюросында очучы-сынаучы булып хезмәт итә. Хәрби-һава көчләре үсешенә үзенең шактый өлешен кертә. Бу отрядта Михаил Каминский (соңрак танылган совет полярнигы) да хезмәт итә. Ул “В небе Чукотки” китабында бик җентекләп, Салих Батталны хәрби профессиональ эшчәнлеген тасвирлый. Авылдашыбыз хәрби хезмәттә вакытта да иҗат итүдән туктамый: шигырьләр, пьесалар яза. Ул иң беренчеләрдән булып татар әдәбиятына очучылар романтикасы темасын кертә. Авыл тематикасы да аңа ят булмый. Ләкин аңа профессиональ шөгыльләнү бәхете тәтеми. Профессиональ язучы булу планнарын сугыш өзә. Ул 1941-1945 елларда Тын океан флотының ХҺК частьләрендә хезмәт итә. Батталның батырлыгы турында күп кенә орден һәм медальләре сөйли. Язучы иҗатында Ватан сугышы вәхшилеге “Капитан Гастелло”(1942), “Сигезенчесе кем?” әсәрләрендә ачык чагыла.

Салих Баттал - халкыбызның данлы улы. Анын сугышка кадәрге, сугыш чорындагы һәм сугыштан соң иҗат иткән әсәрләрен тирәнтен өйрәнәсе бар әле. Салих Баттал да, бертуган энесе Абдулла Баттал да көрәшчеләргә хас сынмас рухлы һәм хаксызлык каршында бил бөгә белмәс холыклы шәхесләр.

Муса Җәлил, Гайнан Курмашларның көрәштәше, легионда фашистларга каршы көрәш алып барган яшерен оешманың әгъзасы, гитлерчылар тарафыннан гильотинада сигезенче булып башы чабылган каһарман Абдулла Баттал да безнең авылдашыбыз. Яшерен оешма әгъзалары турында өйрәнелсә, язылса да, Абдулла Баттал турында мәгълүматлар күп түгел, ул күләгәдә кала бирә.

Абдулла Баттал 1916 елның 1 маенда Спас өязе Зур Тигәнәле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Абдулла туганнан соң әнисе бик нык авырый, аны яшь балалы күрше хатыннары имезәләр. Шуңа карамастан ул нык, аралашучан һәм гаиләләрендә берсенә дә ошамаган булып үсә. Аны бик шук иде диләр. Әнисе кайчак әллә шаярып, әллә чынлап: “Әрәзе син минем балам? Син бит бөтен авыл сөте белән туенып үстең,”- дия торган булган. Туганнары бар да кара чәчле, кара күзле, ә бу аксыл йөзле, сипкелле, зәңгәр күзле иде дип искә алалар аны өлкәннәр.

Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, Абдулла колхозда эшли, Чистай шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый. Абыйсы Салих кебек Габдулла да хәрби хезмәт турында хыяллана. Ул абыйсының очучы фуражкасын киеп йөрергә яраткан. Сакланган бедән-бер фотосында ул буденовкадан. Колхозчыларга мул уңыш алган өчен байрак тапшырылган көнне төшерелгән фотода, ул очучылар шлемындагы йолдыз беркетелгән буденовкадан. Казан Кремле барельефындагы сурәт тә шуннан алынган.

1937 елда Абдулла армиягә алына һәм Казан Кремлендә хезмәт итә. Үз теләге белән кече командирлар курсына укырга керә. Анда укыганда бәхетсезлеккә очрап аягы имгәнә. Шуннан аягы бераз аксап кала, аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таныйлар, ул туган авылына кайта. Авылда Абдулла клуб мөдире булып эшли. Егет бу эшне бик теләп башкара. Үз янына күп кенә яшьләрне җыеп культура-мәдәни эшләрен җәелдереп җибәрә. Һәр атна саен диярлек я концерт, я спектакль куела. Ул шулай ук шигырьләр язган. “Әгәр исән-сау кайткан булса, шигырь язуда Салих абыйдан да уздырган булыр иде,”- дип сөйли торган булган энесе Фоат. Үзе язган шигырьләрен матур итеп сөйләгән, гармунда бик шәп уйнаган. Һади Такташ, Габдулла Тукай шигырьләрен бик яраткан, аларны сәнгатьле итеп яттан сөйләп авылдашларын сокландырган. Абдулла балаларны бик ярата иде диләр. Ул балалар белән урманга, болынга чыккан, аларга шигырь-әкиятләр сөйләгән. Фин сугышы башлангач, сугышка китәргә омтылган, ләкин аны алмаганнар. Абдулла гел: “Минем гомерем кыска булачак,”-ди әйтә торган булган.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул сугышка китә. Абдулланың кайда, ничек әсирлеккә эләгүен туганнары да әйтә алмый. Авылдашыбыз белән бергә әсирлектә булып, аның белән шактый якын дуслашкан кеше, Фәрит Солтанбеков, авылыбызга очрашуга кайтты. Ул: “Абдулланың кайсы фронтта, ничек әсирлеккә эләккәнен ничектер сорашмадым,”- диде. Абдулла Гайнан Курмаш, Муса Җәлилләр оештырган яшерен оешмага керә. Аның антифашистик листовкалар таратып йөрүе, шулай ук спектакльләр куюны оештыруы, үзенең дә рольләрне бик оста башкаруы билгеле. 1943 елда оешма фаш ителгәч, аларны төрмәгә ябалар. 1944 елның 25 августында 11 кеше җәзалап үтерелә. Бу исемлектә 8 нче кеше булып Абдулла Баттал тора. Җәлилчеләр турында шигырьләр, сәхнә әсәрләре, фәнни эшләр язылды. Аларда А.Батталны бик ышанучан, күбрәк сөйләп ташлаучанрак кеше итеп бирәләр һәм башка якларын ачыклап тормыйлар. Чыннан да бу шулаймы соң?.. Бу сорау Батталларга да, без авылдашларына да тынгылык бирми. Шул нисбәттән Батталларның, кече энеләре, Фоат Баталовның улы Фәрит Баталов, 2009 нчы елда Германиягә барып кайтты. Ул анда 29 августтан 4 сентябрьгә кадәр булып, шактый гына мәгълүматлар туплап кайткан. Анда аңа профессиональ тәрҗемәче Джон Нокс бик нык ярдәм иткән. Фәрит әфәнде Плетцензее төрмәсендә, Штауффенберг урамында урнашкан Герман Каршылыгы музеенда булган. Анда музей хезмәткәре Андреас Хербст белән очрашып Абдулла Баттал турында сорашкан, аңа Андреас әфәнде абыйсының гаебе юклыгын, ә күптармаклы гестапо шымчыларының челтәре киң җәелгән булуын кат-кат искәртә. Башка мәгъүматлар булмавын һәм мөмкин булса, яшерен оешма әгъзаларының башкалары турында да мәгълүмат җибәрүләрен үтенә. Бүгенгесе көндә Фәрит әфәнде Абдулла Баттал турында шактый гына мәгълүматны музейга җибәргән инде. Шулай ук Гайнан Курмашның туган авылы Куян авылында булып, аның туганнары белән очрашкан. Музейларында булган, җитәкчесенә Г. Курмаш турында булган мәгълүматларны туплап Герман Каршылыгы музеена җибәрү кирәклеген әйткән. Шулай ук Шарлоттенбург районы ЗАГСында Абдулла Батталның үлеме турында документ алганнар. Бу тарихи моментларны кызы видео язмага төшерә барган. Мәктәбебезгә очрашуга кайткач, укучыларны шул язма белән таныштырды, күп кенә яңа мәгълүматлар җиткерде.

Фәрит Фоат улы Баталов, һәр елны сентябь аенда, авылдашлар белән Батыр татар улларын искә алу өчен, авылыбызга кайта. Бу чаралар яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур роль уйный. Без тарихны онытмаска тиеш. Тарихы булган халык кына киләчәккә ныклы адымнар белән атлый ала.

Зарипова Г.Р.

Алексеевский районы



Зур Тигәнәле урта мәктәбе

тарих укытучысы.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет