Укытучысы Л.М. Сафина.
-
Аһ, Матурлык! Сер − Шигърият...
Кем өчен сез яралган?
Аңлый белгәннеңме, чынлап,
Юлына гөлләр ауган?
|
Рәдиф Гаташ.
|
Матур әдәбият − кешелекнең аерылгысыз юлдашы, рухи елъязмасы, җәмгыять тарихының мөһим өлеше. Әдәби әсәрләр кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә нигез булып торалар. Нинди генә чорлар, нинди генә авыр вакыйгалар булмасын, кеше әдәбияттан башка яши алмаган. Ул аңа рухи яктан көч, дәрт өстәп торган. Борынгы чор әдәбият тарихында аерым урын алып тора. Чөнки нәкъ шушы елларда туган да инде бөтен дөньяны таң калдырган гүзәл әсәрләр. Шуларның берсе − Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Бу әсәр, озак гасырлар буе укылып, халыкның күңел түренә үтеп кергән, аның сердәше булып килгән. Әйе, чыннан да, «Кыйссаи Йосыф» поэмасы инде сигез гасырдан артык халык күңелендә, аңында, теле һәм язуында, әдәби һәм мәдәни мирасында яшәп килә; ул һаман халыкның рухи дөньясына эзлекле рәвештә тәэсир ясый торган, аңа ямь һәм төс бирә торган иң гүзәл җәүһәрләребезнең берсе булып кала килә.
«Кыйссаи Йосыф» әсәренең автор кулы белән язылган нөсхәсе, билгеле, безнең чорга кадәр килеп җитә алмаган. Бу поэманың беренче басмасы 1839 нчы елда дөнья күрә.
Әсәр баштагы өч юлы рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклардан гыйбарәт.
Кыйссаның сюжеты эчтәлекләре кабатланган вакыйгалардан төзелгән. Кол Гали аларның барысын да кеше күңеленең иң матур сыйфаты − шәфкатьлелеккә буйсындыра. Поэманың иң күп вакыйгасы явызлык-җәза − гафу үтенү булып килә дә явызлык корбанының гафу итүе белән тәмамлана.
Әсәрнең төп герое − Йосыф. Ул − Кәнган иленең Ягъкуб пәйгамбәр улы. Унике бала арасында ул − унберенче.
Автор Йосыфка илаһи матурлык бирә. Аның һәр сыйфаты могҗиза дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла. Ләкин Йосыфның тышкы матурлыгы − эчке матурлыгының чагылышы гына. Аның йөзендә балкыган нурлардан, үткен һәм сабыр күз карашыннан, кылган гамәлләреннән Аллага, әтисенә, туганнарына, халкына угрылыгы, зирәк акылы, гыйлемлелеге чагылып тора.
Йосыфның матурлыгы, зирәклеге, сабырлыгы соклангыч, аның күркәм сыйфатлары идеал булырлык.
Яңа туган айга охшаш кашларның бар,
Энҗеләргә охшап торган телләрең бар,
Гаҗәп матур мисек-җофар чәчләрең бар,
Үз кулымнан үрер өчен лаек инде.
Сөйләшүең үзәк өзгеч, сүзләрең үз,
Буең зифа, сының яхшы, иңнәрең төз,
Аяк-кулың − гүзәл байлык, бу нурлы йөз −
Барын тәңрең юмарт бүләк иткән инде.
Бу сүзләрне Йосыфка гашыйк Зөләйхага Мәгъриб патшасы Тәймусның гүзәл кызы әйтә. Зөләйха да, нәкъ Йосыф шикелле үк, әтисе алдында йоклаганда төш күрә. Төшендә Йосыф сурәтен күреп гашыйк була, йокысыннан кала, ашамас-эчмәс була. Кыйссадагы икенче матурлык шул образ белән бәйле дә инде. Автор Зөләйханы патша кызы гүзәллегенә охшатып сурәтли.
Әсәрдә әле тагын бер матурлык бар. Ул − Зөләйха салдырган әкияттәге кебек матур сарай. Аның гүзәллеге искиткеч!
Ул сарайны менә шулай эшләсеннәр:
Ун мең төрле нәкыш белән бизәсеннәр,
Диварларын бәллүр белән эчләсеннәр, −
Алтын-көмеш белән балкып торсын имди.
Ләкин Кол Гали сурәтләгән гүзәллекләрнең, матурлыкларның аеруча әһәмиятлесе − мәхәббәт гүзәллеге. Геройларның мәхәббәт дәрәҗәләрен автор аларның хәсрәтләре аша тасвирлый. Йосыф, Зөләйха, Ягъкуб, Ибне-Йәмин поэманың башыннан ахырына кадәр яшь түгәләр, һушларыннан язалар, кавыша алмаганга кайгыралар. Хәсрәт, кешенең кичерешләре гүзәллек дәрәҗәсенә күтәрелә. Моны авторның табышы димичә, ни дисең тагын!
Кол Галидән башка борынгы әдәбият әсәрләрендә матурлык темасы башка язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында да аерым урын алып тора. Алтын Урда чорында иҗат ителгән Сәйф Сараиның «Гөлестан бит − төрки», «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрләре, Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мөхәммәдьярның «Төкфәи Мәрдан», «Нуры содур» поэмалары һәм Мәүла Колый хикмәтләре − шуның ачык чагылышы.
Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасының сюжеты, бер яктан, Шәрык әдәбиятларында киң таралган Ләйлә Мәҗнүн, Хөсрәү-Ширин, Гөл вә Нәүрүз кебек парларның мәхәббәтен искә төшерә.
Сәйф Сараи Сөһәйл белән Гөлдерсенне зур ярату белән тасвирлый. Кол Гали шикелле үк, аны да гадәти матурлык кына канәгатьләндерми. Әсәрнең геройлары гадәттән тыш матурлыкка, гүзәллеккә ия. Моңа автор төрле сурәтләр, поэтик алымнарны уңышлы кулланып ирешә. Сәйф Сараи Сөһәйлне «көнәш»кә дә, «гөл»гә дә тиңли. Ә Гөлдерсеннең матурлыгы «гөл йөзе»ннән дә артып китә.
Дастанның геройлары үзләренең рухи сыйфатлары, хис-кичерешләре, үзара мөнәсәбәтләре белән дә матур. Әсәрдә тасвирланган шартларда кызның егетне коткаруы − батырлык. Гөлдерсен үлгәч, Сөһәйл үзен-үзе юк итә. Бу, бер яктан, аларның вәгъдәләренә тугрылыклы булуларын күрсәтә, икенче яктан, шул чордагы җәмгыятьнең гаделсезлекләренә каршы чыгу булып та тора:
Гаҗәп сыйфатлары бар, сүзе татлы,
Гашыйк итәр Шириндәй пәри-затны.
Ләкин язмыш ташы төшеп башына,
Башын салган егет гаме кашына.
Залимнәрдән рәхим-шәфкатьле тапсын,
Моның кемгә сөйләп, эчен бушатсын!
Мин үзем дә Болгарга сәяхәт кылдым, аның гүзәллегенә сокланып кайттым. Андагы борынгы хәрабәләр, истәлекле ташлар, хәтта басып йөргән яшел чирәм дә миңа Йосыф белән Зөләйха чорын хәтерләттеләр. Мин анда, «Нәфис сүз» бәйгесендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасыннан өзек укып, беренче урынны алдым. Әсәрне укыганда, Йосыфның төше, аны әтисеннән аерып коега салулары, Дәгыйрь улы Маликка агаларының кол итеп салулары, Зөләйханың төше, мәхәббәт газаплары, соңыннан аларның бергә булып бәхетле яшәүләре күз алдымнан үтеп киткәндәй булды. Ә үземнең йөрәгемнең тибеше ешайганнан-ешайды, аларның мәхәббәт газаплары минем күзләремне яшьләндерде.
Матурлык бит ул − барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә. Ул шулай ук табигатькә, тирә-юньгә соклану да, әти-әниләр, туганнар, дуслар арасындагы җылы мөнәсәбәт тә. Матурлык һәркайда, аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Миңа калса, һәр кеше шуңа омтылып яшәргә тиеш.
Достарыңызбен бөлісу: |