Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
Укытучы В.М. Сәмигуллина.
XIX йөз ахырында барлыкка килгән татар драматургиясе, жанр буларак, ике дистә ел эчендә формалашып җитте. Габдрахман Ильяси, Фатих Халиди, Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Ярулла Вәли кебек язучылар яңа жанрның беренче нигез ташларын салучылар булдылар.
Драматургия өч төп жанрдан кала (комедия, драма, трагедия), мелодрама, водевиль, фарс кебек жанрларны да эченә ала.
Мелодрама ул − җыры, көе булган сәхнә әсәре. Аның сюжеты мавыктыргыч интригалы сюжетка корыла. Мелодрама кичереш белән бәйле, хәтта төп геройларның кичерешләре юри күпертелеп күрсәтелә. Мелодрамада автор геройларына үзенең мөнәсәбәтен ачыктан-ачык күрсәтә. Ләкин персонажларның кичереше эчке конфликт дәрәҗәсенә менеп җитә алмый. Мелодрама, нинди дә булса иҗтимагый проблема күтәрүдән бигрәк, персонажларны кискен каршы куюга, көтелмәгән хәлләргә һәм борылышларга корылган була.
Мелодрама − романтизмга тартым жанр. Аның кайбер билгеләрен М. Фәйзинең «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» пьесаларыннан табарга мөмкин. «Зәңгәр шәл» пьесасын К. Тинчурин үзе үк мелодрама дип атаган. Ихтимал, әсәрдә музыканың зур урын тотуы да бу очракта роль уйнагандыр. Конфликт һәм геройларның бирелешендә дә мелодрама билгеләрен чамаларга мөмкин.
Әйткәнемчә, К. Тинчурин әсәрен мелодрама дигән. Бер өлешен шулай эшләгән дә. Ләкин пьесасын, башлыча, ирония, юмор, сатира алымнарын файдаланып язган. Әдип бер-берсен өнәп бетерми торган ике әдәби төрне бергә куша алган.
«Зәңгәр шәл» пьесасының төп үзенчәлеге һәм яңалыгы шуннан гыйбарәт тә.
Булат белән Мәйсәрә бер-берсен яратышалар. Аларның кавышу теләкләре ишанның Мәйсәрәгә өйләнү теләге белән каршылыкка килә. Ишан, карт булса да, кызның чибәрлегенә кызыга. Ат карагы Җиһаншаның исә, ишан кебек хөкемдарга якынаеп, үзенә абруй һәм дәрәҗә аласы килә. Бу конфликтның дәвамы Булатны да, Мәйсәрәне дә авыр хәсрәткә сала. Булат үзенең максатына көч белән генә ирешә ала. Мелодрама сюжет сызыгы үзара бәйләнешсез вакыйгаларны ялгап тора.
Мелодрама кичереш белән бәйле. Булат һәм Мәйсәрә мөнәсәбәте белән бәйле вакыйгаларда җыр да, хәсрәт тә, шатлык та бар. Бу сюжет сызыгында эчке конфликт юк, чөнки персонажларның берсе дә хисләр каршылыгы кичерми. Мәйсәрәнең әтисе белән бертуган Җиһанша карамагында интегеп яшәве әсәрнең төп конфликты булып тора. Пьесада яшьләр, картлар, качкыннар һәм абыстайлар белән бәйле сюжет сызыклары бар.
Яшьләргә хас сыйфатлар − көр күңеллелек, шаянлык. Егетләр дә, кызлар да рухларын төшермиләр, көләләр, җырлыйлар. Бу күренеш К. Тинчуринның рухи көчләрен югалтмаган, әлегә колга әйләнмәгән яшь егетләр һәм кызларның киләчәктә ныклап торып аякка басарлар, үзләренең теләгенә ирешерләр дип өметләнүен күрсәтә.
Әгәр без әби-бабайларның җырларына игътибар итсәк, алар ишаннан көләләр, әмма ишан үзе күренү белән, мескен колга әйләнәләр. Үзләре ишанны эшләмичә халык биргәнне ашап ятучы әрәмтамак, диләр, үзләре шул ук кешегә соңгы ярмаларын, йомыркаларын алып киләләр. Гомумән, коллык темасы әсәрнең төп темасы булып тора.
Качкыннарны һәм абыстайларны сурәтләүдә К. Тинчуринның осталыгына мин сокланып туя алмадым. Абыстайлар башкаларны әдәпкә, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтеп йөриләр. Ә үзләренең телләре ни тора: «дәҗҗал карчыгы» , «шайтан анасы», «карт убыр», «корчаңгы эт»... Бу күренештә каршылык ярылып ята. Абыстайлар дүртесе дә бертөсле: наданнар, тупаслар, тәрбиясезләр, көнчеләр, усаллар. Аларда оят та, намус та юк. К. Тинчурин абыстайлар образында мин-минлек юлларын күрсәтә.
Качкыннар − барысы да диярлек хаклы рәвештә хөкемгә тартылырга тиешле, закон бозучы кешеләр. Ләкин алар күңел почмакларында Туган якларына, якын кешеләренә карата җылы хисләрен саклап кала алганнар. Моны аларның җырларындагы ихлас юксыну, ялгызлык, моңсулык күрсәтеп тора. Алар хокуксызлар, әмма коллар түгел. Кара урман эчендә генә булса да, тапкан ирекләренә канәгать булып, горурланып яшиләр.
К. Тинчурин ерткыч кешедә дә катлаулы хис дөньясын күрә белгән.
Сүз Миңлегали турында бара. Ат карагы, рәхимсез, ерткыч, киребеткән бу кеше күңелендә шигъри хисләр ята икән. Миңлегали дусларына ат урлау турында сөйләми − шигырь әйтә. Караклык белән бәйле һәр гамәлендә әллә никадәр гүзәллек, матурлык, дәрт, шатлык эзләп таба. Миңлегали сүзләренә караганда, капка астын казып йортка керү дә, йозакны отмычка белән ачу да караклык түгел, һушың китәрлек илаһи бер тормыш, бәхет.
Әсәр ахырында Булат: «Бөркән зәңгәр шәлеңне», − дип Мәйсәрәне үзе белән алып китә. Шәл − Булатның кызына бүләге, мәхәббәт, бәхет билгесе. Шуның өчен автор Мәйсәрәне шул шәл белән будыра, туйга әзерләгәндә «шәле салынып төште», ди. Ишан йортына килгәч, драматург шәлне Мәйсәрәнең җилкәсенә төшерә. Булат сөйгәнен коткарырга «Зәңгәр шәл» көенә җырлап килә. Яшьләрнең кавышу өмете зур чакта, шәл башта була; өмет бетте дигәндә, шәл муенны кыса; кыз ишанга бирелгәч, баштан салынып төшә; аннары җилкәдә була; ә өмет чынга ашкач, тагын башын каплый.
Базарларда сатыла торган
Маллар төсле үз безнең хәл.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк җәл.
Шулай итеп, шәл барлык сюжет сызыгына мәгънә биреп, аларны бәйләп тора. Ә «Зәңгәр шәл» яшьлек, матурлык, сафлык символы буларак, әсәрнең исеме итеп бирелә.
Хөрлек өчен көрәш, мәхәббәтнең көче һәм тантанасы Булат һәм Мәйсәрә образларында гәүдәләнә. Булат, шахталарда эшләп, дөнья күреп кайткан кеше, әмма ул да, ни булса, пычагына тотына. Үз бәхетен пычагы белән яуларга туры килә. Ләкин качкыннар ирек тапкан урын да кара урман бит, Булат белән Мәйсәрә анда бәхет таба алырлармы? Әдип әсәрендә куйган проблемаларны юри чишмичә калдыра.
Әсәрдә сүз шул замандагы хокуксызлык, хаксызлык һәм властьтан явызларча файдалану турында бара. Ә хәзер алай түгелме? Әгәр игътибар белән карасак, әсәрдәге типларны без бүген дә әйләнә-тирәбездә таба алабыз. «Зәңгәр шәл»дә куелган проблема бүген дә актуальлеген югалтмаган. Менә шуңа күрә дә бу әсәрнең сәхнәдән төшкәне юк.
М. Фәйзинең «Кызганыч» мелодрамасын да карап китик.
Бай малае Заһид белән Гәүһәр мөгаллимә бер-берсен яраталар, өйләнешергә телиләр. Егетнең әтисе каршы, чөнки ул улын бай кызына өйләндерергә тели. Сөләйман бай, улын мирастан мәхрүм итү белән куркытып, мәхәббәтеннән баш тартуы турында Гәүһәрдән хат яздыра. Көчсезлектән, чарасызлыктан кыз үзен үтерә. Мәхәббәтен югалту сагышыннан Заһид та якты дөнья белән саубуллаша. Сюжет әдәбият өчен таныш һәм бик мавыктыргыч. Төп геройларның кичерешләре, мәхәббәтләре дә үтә кабарынкы, мәхәббәт хисләре дә бик көчле. Үзәктә шәхес иреге, кешенең мәхәббәткә һәм бәхеткә хокукы мәсьәләсе тора. Ул милләт язмышы проблемасы белән ялганып китә. Беренчедән, күтәрелгән мәсьәләләр геройларның шәхси сыйфатына бәйле булса, икенчедән, ирек һәм бәхет тешенчәсе социаль тигезсезлеккә килеп терәлә. Төп конфликт Сөләйман-Заһид каршылыгында хәл ителә. Моңа Сөләйман-Гәүһәр каршылыгы килеп кушыла. Ләкин персонажларның кичереше, мелодрама жанрына хас булганча, эчке конфликт дәрәҗәсенә менеп җитә алмый. Ә тышкы конфликт бик ачык бирелә.
«Кызганыч» әсәрендә мелодрамага хас тагын бер сыйфатны күрәбез. Автор бу әсәрендә яшьләр бәхетенә каршы торучы көч итеп социаль тигезсезлекне һәм Сөләйман байның аерым характер сыйфатларын күрсәтә. Заһид белән Гәүһәр кимсетелгән, язмышка буйсындырылган итеп бирелә. Аларның үз-үзләрен тотышында, эш-гамәлләрендә драматург күңел кичерешләрен, рухи дөньяларын күрсәтүгә зур урын бирә. Шушы рәвешле автор геройларына үзенең мөнәсәбәтен ачыктан-ачык күрсәтә.
«Кызганыч» мелодрамасы шул чор драматургиясендә үзенчәлекле урын алып тора. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр, аларның гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында чишелеше бүгенге укучыны да битараф калдырмый, аны тормыш, үз язмышы турында уйланырга этәрә.
Бүгенге көндә мелодрама жанры әдәбиятта һәм сәнгатьтә киң таралган. Ул музыкальлеге, интригалы сюжеты, герой кичерешләренең күпертелүе белән тамашачыны үзенә җәлеп итә.
Татар халкы җырга-моңга гашыйк, шуңа да мелодраманы якын күрә. Мин дә, үз халкымның гореф-гадәтләренә тугры калып, бу жанрны бик яратам. Әлеге жанр хәзерге заманда кино сәнгатендә дә киң чагылыш таба.
Достарыңызбен бөлісу: |