IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
Укытучысы Г.М. Сафина.
-
Камил адәмилек
дәхи изге холыклы
булмак вә явыз
холыктан сакланмак
белән хо сил булыр.
|
К. Насыйри.
|
План:
I. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәтенең оешуы.
II. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары.
-
Матур әдәбиятта мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.
-
Төп иҗат методы буларак мәгърифәтчелек реализмы формалашу.
-
Гаяз Исхакыйның мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган әсәрләре.
III. Мәгърифәтчелек һәм мәгърифәтчелек реализмының татар әдәбияты үсешендәге роле.
Унтугызынчы гасыр уртасында Россиядәге феодаль-крепостнойлык тәртипләре тирән кризиска килеп керә. Изелгән, җәберләнгән халыкның баш күтәрүеннән куркып, патша хакимияте 1861 нче елда крепостное правоны бетерә. Шул рәвешле, крестьяннар алпавыттан азат ителә. Россиядә капитализм үсә башлый.
Илдә бара торган капиталистик үсеш, татар тормышына рус-Европа мәдәниятенең килеп керүе, көчле конкуренция шартларында эшкә сәләтле көчләргә зур мохтаҗлык туа башлый. Шуның белән беррәттән, томаналыкта, караңгылыкта изелеп яшәүче халыкның аң-белемгә, яңа тормыш урнаштыруга омтылышы феодаль идеологиядәге бозны чатнатты.
Дини фанатизмның тарафдарлары булган руханиларга каршы көрәш ахыр чиктә мәдрәсәләрне, уку-укыту системасын реформалаштыруга алып килде. Балаларны, ниһаять, үз ана телләрендә укыта башладылар, укыту программасына дөньяви фәннәр дә кертелде, белем бирү ысуллары үзгәртелде.
Татарлар арасында бара торган бу хәрәкәт асылда мәгърифәтчелек хәрәкәте иде. Аның яралгылары унсигезенче гасыр азакларында − унтугызынчы гасыр башында ук барлыкка килә. Әмма мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашып җитүе унтугызынчы йөзнең икенче яртысына, бигрәк тә соңгы чирегенә туры килә. Аның күренекле вәкилләре − Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин кебек галимнәр, Фатих Халиди, Габдрахман Ильяси, Мифтахетдин Акмулла кебек әдипләр.
Мәгърифәтчелек хәрәкәте матур әдәбиятны үзенә көчле корал итеп алды. Аң-белемле, югары әхлак кагыйдәләре буенча яшәүче каһарман әдәби әсәрләрдә үзәккә куелды.
Мәгърифәтче язучылар бөтен бер милләтне үстерү, яктырту идеяләре белән яндылар. Ә моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлбәттә, һәркем үзенең тормышын бәхетле итәрлек аң-белемгә, һөнәргә омтылырга тиеш. Һәр кешенең яшәеше җитешле булган милләт үзе дә бәхетле булачак. Мәгърифәтчеләрнең карашлары, тулаем алганда, шуннан гыйбарәт иде.
Мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган әсәрләрнең персонажлары ике капма-каршы категориягә бүленеп карала. Аларның берсе − язучының уңай идеалын гәүдәләндергән каһарманнар, икенчесе кара буяуларны шул кулланып тасвирланган образлар җыелмасыннан гыйбарәт. Әдәби әсәрдә, кагыйдә буларак, уңай персонажлар җиңә, тискәреләре үз җәзаларын ала.
Мәгърифәтчелек белән сугарылган шигырь-поэмаларда, хикәя-романнарда, кыйссаларда еш кына публицистик чигенешләр белән очрашабыз. Бу чигенешләр яхшылыкны танырга, ак белән караны аерырга, белемле һәм мәгърифәтле булырга чакыра.
Бу елларда татар әдәбияты үзенең үсешендә яңа баскычка күтәрелә: әдәби әсәрләрдә милләт язмышы пробелмасы үзәккә куела. Мәсәлән, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» исемле романын алыйк. Бу әсәрнең төп персонажларын − Хисаметдин, Әбүзәр Дәүләтгильдиев һәм Гайса Зурколаковны − милләтне сөю тойгылары үзара берләштерә, дуслаштыра, фикердәшләр итә. Халыкны агарту, аң-белемле итү − бу каһарманнарның төп максаты. Фән һәм белемнең үсүенә әһәмият бирмәгән татарларга Әбүзәр болай ди: «Татарда ярты гакыл түгел, зиһен бик камил. Мәдәниятле булырга сәләтле халык. Уйланыгыз, кардәшләр! Уйланыгыз, моның кебек гакылсыз дәлилләрегез белән үзегездән көлдермәгез!»
Каюм Насыйри, Фатих Халиди кебек әдипләр Көнчыгыш язучыларының бик күп әсәрләрен тәрҗемә итә һәм аларга ияреп яза. Бу әсәрләрнең үзәгендә − белемлелек, әхлаклылык, намуслылык кебек төшенчәләрне яклау, аларны халыкка җиткерергә омтылу. Кыйссаларның маҗаралы булуы да укучыларны үзенә җәлеп итә.
Каюм Насыйриның «Әбугалисина» кыйссасын алыйк. Татар әдибенең универсаль белемнәр иясе хакында төрек китабын тәрҗемә итүгә алынуының сәбәбе нәрсәдә? Әлбәттә, татар җәмгыятенә шундый укымышлы кешеләр җитеп бетмәүдә, мәшһүр галимебезнең үз милләте турында чын күңелдән борчылуында.
Унтугызынчы гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы формалаша. Бу иҗат методы феодаль-монархик системаның кризисы шартларында, мәгърифәтчелек идеологиясе нигезендә барлыкка килә. Мәгърифәтче язучылар халыкның караңгылыкта, томаналыкта изелеп яшәвен күрсәттеләр, әсәрләрен феодализмга каршы көрәш рухы, аң-белемгә корылган яңа тормыш, яңа әхлак нормалары урнаштыру идеяләре белән сугардылар. Бу әдипләр, җәмгыятьне үзгәртеп коруның төп чарасы итеп, халыкның аңын, әхлагын үстерүне санадылар.
Матур әдәбият тәнкыйть һәм мәгърифәтчелек вазифаларын үти: ул реаль тормышны ачып кына калмый, аны үзгәртү юлларын да күрсәтә.
Әдәби әсәр өчен материал милли-реаль тормыштан һәм замана чынбарлыгыннан алына. Икенче яктан, «әдәбиятка педагогик күзлектән карау, аны әхлак төзәтү, кеше тәрбияләү чарасы итеп күрү» (М. Горький) дидактизмга, үгет-нәсыйхәтчелеккә этәрә.
Мәгърифәтче язучылар кешенең формалашуында тәрбиянең гаять мөһим роль уйнавын ассызыкладылар. Тәрбиянең беренче баскычы − гаилә, икенчесе − мәктәп-мәдрәсә, кешене чолгап алган тирәнлек.
Мәгърифәтчелек белән сугарылган әсәрләр татар милли хазинәсендә зур урын алып тора. Г. Кандалый, Г. Ильяси, Ф. Халиди, З. Бигиев, З. Һади, Г. Исхакый, Р. Фәхретдин һәм башка күп кенә әдипләребез иҗатларында реалистик милли әдәбият зур үсеш алды.
Гаяз Исхакыйның мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган әсәрләренә тукталып китик. «Тәгаллемдә сәгадәт» − әдипнең төп каһарман тулы бәхеткә ия булган бердәнбер әсәре. Әсәрнең буеннан-буена бер фикер уздырыла: кешенең тормышта ирешкән барлык уңышлары, барлык югарылыклары аның белеменә бәйле. Кеше никадәр белемле, бар яктан да уңган булса, аның бәхете дә шулкадәр зур булачак.
«Тәгаллемдә сәгадәт» әсәрендә язучы шулай ук гаилә тәрбиясе мәсьәләсен дә күтәрә. Хәлимнең ирешкән барлык уңышлары да әти-әнисенең уллары тормышына битараф булмауларына бәйле. Язучы бала тормышында ана кешенең роле зур булуын ассызыклый. Хәлимнең әнисе дә улының борчу-мәшәкатьләре белән йөри, баласының бәхете өчен ут-суларны да кичәргә әзер ул. Шул рәвешле, баласы турында кайгырту − ананың иң зур бурычы.
Гаяз Исхакыйның «Бай углы» романы да үзенең мәгърифәтчелек карашлары белән укучыны җәлеп итә. Бу әсәрендә әдип шулай ук тәрбия мәсьәләсен үзәккә куя. Кәримнең шәхес булып җитлегүендә гаилә, мәктөп-мәдрәсә, аны чолгап алган кешеләрнең тәэсире зур. Баш каһарманның әнисе үз-үзен генә ярата, төрле имеш-мимешләргә тиз ышана, бала тәрбияләүгә караган мәсьәләләрне Сәхилә карчык йогынтысында чишә. Үзенең иң изге бурычына − улын тәрбияләүгә карата шундый ваемсыз караш үзенекен итә: Кәрим тартырга, эчәргә, урлашырга өйрәнә, ялкау һәм рәхәт тормышны ярата торган кеше булып җитлегә.
Гаяз Исхакый «яманлык һәм яхшылык» концепциясен дә нәкъ мәгърифәтчеләрчә чишә: яхшылык җирдә ятмый, яманлык үз җәзасын ала.
Мәгърифәтчелек һәм мәгърифәтчелек реализмы татар әдәби үсешенә зур өлеш кертте. Бу иҗат методларының барлыкка килүе милли әдәбиятның яңа бер баскычка югары күтәрелүен аңлатты. Мәгърифәтчелек реализмы киләчәктә тәнкыйди реализм һәм романтизм формалашуга җирлек әзерләде.
Достарыңызбен бөлісу: |