«Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне »


VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар



бет28/53
Дата22.06.2016
өлшемі1.28 Mb.
#153347
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   ...   53

VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар

Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе


Укытучысы Ф.Х. Маликова.

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атамын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Г. Тукай.

Гаяз Исхакый − татарның сирәк очрый торган бөек таланты, милли әдәбиятның классигы һәм горурлыгы. Аның әдәби мирасында озак вакытлар колониаль хәлдә яшәгән халыкның уянуы, киң мәйданга чыгуы, азатлык өчен көрәш юлында җиңү-югалтулары чагылган. Ул − татар дөньясында Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави һәм Мәрҗаниләр, И. Гаспринскийлар эстафетасын дәвам иттереп, яңа гасырда, яңа шартларда Г. Тукай һәм Ф. Әмирханнар, Й. Акчура һәм С. Максудилар, М. Вахитов һәм Г. Ибраһимовлар белән бергә татар халкын, аның милли-мәдәни рухиятен яңа баскычка күтәргән олы талант.

Гаяз Исхакый − татарның горурлыгы, ә аның әдәби мирасы − халыкның милли хәзинәсе, рухи байлыгы. Ул − шул ук вакытта безнең милләтнең һич төзәлмәс әрнүле ярасы да. Чөнки ул − татар тәненең, язмыш кушуы буенча кисеп ташлангач, читкә ыргытылган кисәге.

Татарның ачы тарихы милләтне бик күп нәрсәләргә өйрәтте: тырыш һәм батыр булырга да, мәгърур вә матур булырга да, кирәк икән, сабыр һәм түземле, күндәм һәм буйсынучан булырга да! Әмма тарих олы талантларның, тарихи шәхесләрнең исән чагында кадерен белергә өйрәтә алмаган.

Гаяз Исхакый − бөтен татар әдәбиятына, сәнгатенә һәм мәдәниятенә, фикер үсешенә нык тәэсир иткән язучы һәм шәхес. Ул милли драматургиягә һәм театр сәнгатенә дә көчле йогынты ясый. Шуны гына әйтү дә җитә: 1906 нчы елның 21 апрелендә Уфада куелган беренче рәсми спектакльдә аның «Өч хатын белән тормыш» драмасы уйнала, ягъни татар профессиональ сәхнәсе шушы бөек шәхес әсәре белән пәрдәсен ача. «Өч хатын белән тормыш» пьесасында төп игътибар автор тарафыннан татар гаиләсенә зур зыян китерә дип уйланган күпхатынлылык мәсьәләсенә юнәлтелә. Бер үк вакытта автор пьесада хатын-кызның гаиләдәге хәле мәсьәләсен күтәрә һәм аны «татар матбугатында хатыннар хакы өчен тартышучы беренче китап» дип атый.

Инде әйтелгәнчә, пьеса үзәгенә күпхатынлылык мәсьәләсен куеп, автор аның тирәсендә бәхәс тә оештыра. Бу хакта, аерым алганда, пьеса геройлары Кәрим белән Риза бәхәсләшәләр. Күпхатынлылык идеясен яклаган Кәрим үз позициясен шәригать кануннары белән бәйләп ныгыта. Пьеса дәвамында әлеге бәхәснең Риза файдасына хәл ителүе күрсәтелә. Күпхатынлылыкны яклаган һәм шуны тормышка ашырырга алынган Кәрим, ахыр чиктә, хатыннарын да, үзен дә бәхетсез итә, чөнки төрле юллар белән аның хатыннарына әверелгән Әсма, Мәрьям һәм Сорур бу гаиләдә бәхетсез кешеләр булып чыгалар. Кәрим, үзе дә әлеге гаиләдә җан тынычлыгы таба алмыйча, бар байлыгын әрәм-шәрәм итеп бетерә һәм вакытсыз дөньядан да китеп бара. Автор идеалы булып торган Риза исә бердәнбер яраткан хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да үз теләкләренә ирешә. Бу пьеса ул вакыттагы татар дөньясы өчен мөһим мәсьәлә күтәрә һәм шунлыктан җәмәгатьчелекнең актив игътибарына лаек була.

1905—1907 нче еллардагы инкыйлабый шартлар, татар тормышындагы җанлылык һәм үзгәрешләр Гаяз Исхакый пьесаларында чагылыш таба. Аларда халыкка хезмәт итү, милли һәм иҗтимагый тигезсезлекне бетерү өчен көрәш мәсьәләләре алга чыга. «Мөгаллим» һәм «Мөгаллимә», «Алдым-бирдем», «Тартышу» кебек әсәрләрен дә Гаяз Исхакый милли рухта яза. Татар җәмгыятендә яшәп килгән кимчелекләрне «Кыямәт» һәм «Җәмгыять» исемле сатирик комедияләрендә үтергеч көлү белән ачып сала.

Язучының иң көчле әсәрләреннән берсе − «Зөләйха» драмасы. Бу әсәрдә әдип милли һәм дини изүне гаепләп чыга. «Зөләйха» − ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырган әсәр. Әсәрдә тетрәндергеч язмышка дучар булган милли геройларны сурәтләгән эпизодлар күп. Гыймади картның мөселманча күмелүен үтенүе, мин мөселман дип, тилмереп үлүе; Зөләйханы, балаларыннан, иреннән аерып, көчләп руска бирүләре; Сәлимҗанны, бер гаепсезгә төрмәгә утыртып, соңыннан кыйнап үтерүләре; яшьләрнең поп рөхсәтеннән башка өйләнешә алмаулары һәм башкалар. Ләкин бернинди кыйналулар, үтерүләр, каторгалар да Зөләйханы, Сәлимҗанны һәм башка образларны теленнән, диненнән яздыра алмый. Зөләйха образы аша Гаяз Исхакый халкыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына булган ихтирамын күрсәтә. Әйтик, Зөләйханың төш күрүе. Имеш, бу хатын караңгы урманда йөри, агачка ут капканын, пәриләр туен күрә. Зөләйха «Алла!» дип кычкырып җибәрергә өлгерә дә уянып китә. Төш − берәр булачак вакыйганы белдерүче күренеш. Татар халкы төш күрүне гомер-гомергә Аллаһы Тәгаләнең буласы берәр вакыйга турында алдан кисәтүе дип саный. Безнең халыкның хәтта үз төшлеге дә бар. Зөләйханың төше аның алда күрәсе газапларын искәртә. Билгеле булганча, гореф-гадәтләрнең нигезе − дин. Зөләйха ислам динен ихтирам итә. Ул җаны-тәне белән үз диненә тугры. Хәтта каторгада да Зөләйха мөселман дине кануннарын үти: намаз, дога, Коръән укый. «Зөләйха» драмасында без көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен күрәбез. Дин алмаштыру − иманны югалту. Ә имансыз кеше − кеше түгел инде ул. Чөнки дин − буыннан-буынга күчкән иң кадерле нәрсәләрнең берсе.

Кеше әйләнә-тирәгә үзе теләгәнчә йогынты ясарга омтылган кебек, мохит тә аңа тәэсирсез калмый. Бу сүзләрнең дөреслегенә кем шикләнер икән?! Гаяз Исхакый «Мөгаллим» драмасында шушы фикерне раслый. Казан мәдрәсәсен тәмамлаган Салих авыл мәктәбенә укытырга килә. Яңа ысуллар кулланып, балаларны тиз вакыт эчендә укырга-язарга өйрәтә. Шәкертләрне аңлы-белемле итүне иң изге бурычы санап, шушы эшенә комачаулык итәргә ихтималы булган барлык нәрсәләрдән читләшергә тели. Кыз балалар өчен дә мәдрәсә ачарга хыяллана. Әмма, авыл кызына өйләнеп, үзенчә тормыш корып җибәрүе була, әкрен-әкрен хуҗалык эшләре, юк-бар нәрсәләр белән мавыгып китүен сизми дә кала. Канатлы хыялларыннан мәхрүм булып калучы бер гадәти хәлфәгә әверелә. Бары тик мәдрәсә иптәше Фазыл тәэсирендә генә йокымсыраган хәленнән арына, бу халәтеннән котылу өчен, авылны ташлап ук китә. Ләкин шунысы да бар: үз-үзеңнән качып булмый ул. Мохит тәэсиренә бирелү җиңел, аңа каршылык күрсәтү өчен, ихтыяр көче кирәк. Салихта ул җитәрлек түгел. Автор андыйларны шуның өчен тәнкыйтьли дә.

Гаяз Исхакый мәхәббәт темасына элегрәк тә мөрәҗәгать иткән. «Алдым-бирдем» драмасы − шундый әсәрләрдән. Автор яшьләр өчен мәхәббәткә нигезләнеп гаилә коруга мөмкинлекләр булмау кебек хәлгә игътибар юнәлтә. Бу сюжетның шушы рәвешле оешуында Галия образының үзенчәлеге хәлиткеч әһәмияткә ия. Чөнки ул Ибраһим белән мәхәббәттә аңлашуда, уртак бәхетләре өчен көрәшүдә беренче адымнарны ясый. Аның кыю эш итүе салмаграк халыклы Ибраһимны да хәрәкәткә китерә. Мәхәббәт кебек изге хис канатларында бер-беренә омтылган яшьләрне берни дә туктата алмый. Аларга каршы булган көчләр, ахыр чиктә, чынбарлык белән килешергә мәҗбүр булалар.

Гаяз Исхакый пьесалары фикерләргә бай, алар күп төрле. Берсе − җәмгыятьтә кеше башкаларның колына әверелмәскә, берәүләр икенчеләр исәбенә яшәмәскә тиеш дигән фикер. Язучы милли азатлыкны сыйнфый көрәш белән генә хәл итеп булмаганлыгын тормышта үзе күрә.

Исхакыйны «халык дошманы» дип тәнкыйтьләделәр, әсәрләрен юкка чыгарырга тырыштылар. Ләкин хаклык җиңде: күпкырлы талант иясе Гаяз Исхакый иҗаты, ниһаять, халкыбызга кайтты. 1991 нче елда «Зиндан» китабы дөнья күрде. Соңгы елларда Исхакый әсәрләренә мәктәп программасында да зур урын бирелә. Мин дә мәктәптә уку дәверендә татар милләте дип гомер буе җан аткан, милли каһарман булган Гаяз Исхакый әсәрләре белән таныштым һәм буе бөек шәхеснең иҗатына гашыйк булдым. Аның әсәрләрендә сурәтләнгән милли геройлар язмышы аша милләтемнең үткәнен тагын да тулырак күз алдына китердем.

Дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен, күп кенә чаралар үткәрелә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар татар милләтенә күпьяклап ярдәм итәләр, аның мәдәниятен, икътисадын үстерүдә зур өлеш кертәләр. Милләтебез язмышы өчен җан атып йөрүчеләр бүген дә бар икән, димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Бу фикер Рашат Низамиевның түбәндәге шигъри юллары белән дә раслана:

Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» − дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, Сабантуйлар ясый −
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру!



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   24   25   26   27   28   29   30   31   ...   53




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет