Мөгаллимнәр — сәяси репрессия корбаннары
XX гасыр безнең өчен миллионланган корбаннардан тора. Революцияләр, ачлык, төрледән-төрле сугышлар... Моның өстенә сәяси репрессияләр. Безнең авылдан гына сәяси репрессия корбаннары исемлегендә 60 тан артык фамилия тора. Аларның бер өлеше атылган, беразы төрмәгә җибәрелгән, Себергә сөрелгән, берникадәре авылда газап чиккән. Күпчелеге гаилә башлыклары. Бу гаиләләрнең барлык членнары да газаплы тәмуг учагын кичкәнне санасак, репрессия корбаннары гына берничә йөзне тәшкил итә. Гасыр башында авылда 300 гә якын хуҗалык булып, аларда 2000 нән артык халык яшәп, гасыр ахырына 160 хуҗалыкка калып, анда яшәүчеләр санының бүген 600 гә дә тулмавы гаҗәп түгел. 1918-1950 елларда авылның сәүдәгәрләре, дин эшлеклеләре, урта хәлле крестьяннары, мәзәк сөйләргә яратучы гади авыл кешеләре, мөгаллимнәр совет режимы өчен “куркыныч элементлар”га әйләнгән һәм каһәр төшкән 58 маддәнең кайсы да булса пунктына “эләгеп” репрессия корбаннары булган. Бу исемлеккә кергән авылдашларыбыздан кайбер мөгаллимнәрен искә алыйк.
1919 елның маенда Колчак армиясе Вяткага килеп җиткәч, Малмыж шәһәрендә 15 дин әһеле судсыз-нисез атыла. Аклар елганың бу ягына чыккан очракта дин әһелләренең халык арасындагы авторитеты яшь совет властена куркыныч тудыра. 15 шәһитнең берсе Арбордан Хәлиулла мулла, икенчесе Түнтәрдән 80 яшьлек Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан), өченчесе кайсыдыр рус авылының побы...
1930 ел. Колхоз төзегәндә “коткы тарату куркынычы” булудан шикләнеп, авылның мөгаллим-муллалары Мөхәммәтнәҗип Шәмсетдинов, Нәкыйп Ишмөхәммәтов, мәэзин Мөхәммәтҗан Галиев гаиләләре белән сөргенгә озатыла.
1933 ел. Түнтәр мәктәбе укытучысы Фатыйх Ибраһимов клубта доклад сөйләгән вакытта ниндидер “ялгыш сүз ычкындырган өчен” ОГПУ агентлары тарафыннан кулга алына, 1938 елда исә атарга хөкем ителә.
1937 ел. Түнтәр мәктәбенең завучы Нәҗип Галиев үз хуҗалыгындагы сыерын җигеп, үз бәрәңге бакчасын сукалап авыл халкына начар үрнәк күрсәткән һәм “кирәкмәгән сүзләр сөйләгән” өчен 10 ел төрмәгә һәм 5 ел Татарстанга кермәскә хөкем ителә. 10 елын тутырып кайткач, Мари илендәге Түнтәр пүчинкәсенә урнаша. Бер төндә авылга хатыны һәм балалары янына кайтып килгәнен сизеп алып, кабат 5 елга Себергә сөргенгә куыла. Нәҗип Галиевне гаепсез дип яклап чыккан өчен мәктәп директоры Мөбарәк Сафин да 10 елга төрмәгә җибәрелә.
1942 ел. Фронттан авылдагы бер гаиләгә “Власовчыларның армияне сатулары” турында хат килә. Яман хәбәр укытучы кызларга да килеп ирешә. “Ватык телефон”ның кайсыдыр чылбырында хата китә. Укытучы кызлар Зәйтүнә Сабирҗанова һәм Латыйфа Һадиянова класс бүлмәсендә стенадан кайсыдыр совет хәрби командирының портретын алып куялар. Шушы гамәлләре өчен бу укытучылар 5-10 елга төрмәгә җибәрелә. Зәйтүнә төрмә стенасыннан якты дөньяга чыга алмый.
Мөгаллимнәрнең сәяси репрессия корбаннары булуга башка мәктәпләрдән дә бик күп мисаллар бар. Балтач районының бер мәктәбендә шундый чуалчык елларда мәктәп директоры авыл советы рәисе белән сүзгә килә. Рәис директорны җәзаларга момент эзли. Җәй башында агач мәктәп бинасын юар алдыннан стенага эленгән әйберләрне алып куялар. Шуны гына көтеп торган рәис районга ГПУ агентларына шалтырата: «Тиз килегез. Мәктәп директоры стенадан җитәкчеләрнең портретларын алдыртты». Киләеп җитәләр һәм директорны «халык дошманы» итеп төрмәгә алып китәләр. Шул китүдән директорның эзе югала.
Әнә шулай совет системасында “тел җәзасы” иң зур җәзаларның берсе булып торган.
“Гасыр кичкән буын” кичәсенең кыскача эчтәлеге
Концертның программасы
1. “Туган як хатирәсе”.
2. Музыкаль-хореографик композиция “Нәүрүз”.
а). Нәүрүз җыры.
б). Чүнчә-чүрәлә җыры.
в). “Чабата” биюе.
3. Сак-Сок бәете.
4. Лашманчылар бәете.
5. Күмәк татар яшьләре биюе.
6. Кода белән кодача.
7. Курайчылар ансамбле.
8. Фәрт Хаҗиев җырлый.
9. Кубызчылар ансамбле.
10. Ләйсәрә Шәйхелмәрданова җырлый.
11. Айзат Шәйхелмәрданов җырлый.
12. Айзат-Ләйсәрә гаилә дуэты.
13. Тальянчылар ансамбле.
14. Рафаэль Нәҗипов җырлый.
15. Бәйрәмовларның гаилә ансамбле.
16. Спорт биюе.
17. Кызлар вокаль ансамбле.
18. Сөләймановлар гаиләсе чыгышы:
а). Мари биюе.
б). “Уракчы кыз” биюе.
в). Татар егетләре биюе.
19. Рузилә Салихҗанова җырлый.
20. Фаяз Ильясов җырлый.
21. Вальс.
22. Миләүшә Әхмәдуллина җырлый.
23. Рәфхәт Шәрәфетдинов җырлый.
24. Кадриль биюе.
25. Фольклор ансамбль.
26. Заманча бию.
27. “Синдә яшим, Түнтәрем!”. Финал. Күмәк чыгыш.
Концертның барышы
Сәхнә ярымкараңгы. Уртада кызлар утырган килеш җырлыйлар: “Бисмллаһи-рахмани-рахим.” Укучы кызлар: Хәйруллина Гөлназ, Якупова Элвира, Нурзадина Гөлфирә, Зыятдинова Эльвира, Мөхәммәдиева Лилия, Шәфигуллина Кадрия, Ибраһимова Гөлназ, Гарифуллина Фәридә. Баян партиясен алып баралар: Гыйләҗев Ринат һәм культура йорты директоры Шәйхелмәрдәнов Айзат.
Сәхнә алдына таякка таянган, башына түбәтәй, аягына читек кигән Аксакал чыга. “Бисмилла” һәм музыка фонында сәйли. Аксакал ролендә укытучы Зарипов Рәфхәт.
Аксакал: Бер-бер артлы килгән зур яулардан соң Бөек Болгар дәүләте җимерелә. Нәсел-ыруын саклап калу өчен, халыкның бер өлеше төньякка, калын урманнар эченә күченеп китә. Болгар дәүләтенең үзәгеннән агучы Чишмә елгасының исеме бу төбәктә Шушма буларак пәйда була.
Оста балтачылар Балтачны төзиләр. Урманнарны чистартып, иген игү өчен җир хәзерлиләр. батыр йөрәкле Янгол абзый Яңгол иленә нигез сала. Яңгол абзыйның алты углы: Яңгырчы, Кушай, Кушандай, Күркә, Укчы һәм Таңатар Шушма елгасының бер кушылдыгы буйлап тагын да югары күтәреләләр һәм зур чишмә буена килеп чыгалар. Шунда яңа нигез коралар. Бу — Түнтәр авылы. Аның исеме Яңгол бабаның алтынчы углы Таңатар белән бәйләнгән.
Әй-й-й-й! Нинди генә михнәтләр чикмәдең син, олуг халкым! Әмма син исән! Сездән безгә олы мирас булып, Сезнең кылган гамәлләрегез калган. Чал тарих калган! Без калганбыз!
Сәхнәнең төрле почмагыннан төрлечә киенеп, уйнап-җырлап, нәүрүз әйтүчеләр килеп чыга.
Укучы кызлар: Хәбибуллина Әнисә, Якупова Альбина, Бәйрәмова Зилә, Мөхәммәтшина Ләйсән, Кадыйрова Алия, Габдрахманова Рамилә, Хәкимова Сиринә.
Кояш чыкты, ялт итте,
Карга килде, яз җитте.
Былбылдин аваз килде,
Нәүрүз котлы булсын!
Абзый, эшең уң булсын,
Теләгәнен юш булсын.
Күңелләрен хуш булсын,
Нәүрүз котлы булсын!
Кушымта:
Иген уңсын, мал үрчесен,
Нәүрүз котлы булсын!
Безнең сүзләр шул сезгә,
Ни булса да бир безгә.
Юкса теләк юк сезгә,
Нәүрүз котлы булсын!
Аксакал:
И, хуҗалар! Аманмысыз! Исән-имин торамысыз?!
Келәү анасы: (Юсупова Гөлфия башкара. Баян партиясен шулар ук алып бара).
Кыш җитте дә яз килде,
Нәүрүз бәрмәнчек килде.
Былбылдан аваз килде,
Бәйрәмнәр котлы булсын!
Беренче бала: (Ибраһимова Гөлнара башкара, балалар бакчасыннан).
Чип-чип, чибарук
Йомыркасы юбарук.
Ак тавык, күк тавык,
Ходай бирсен күп тавык!
Икенче бала: (Ибраһимов Айнур, балалар бакчасыннан).
Кыт-кыт, кыт-кыт, кыт тавык,
Мая сала карт тавык.
Әби-баба өйдәме?
Бер йомырка бирәме?
Сәхнәгә балалар тырыс тотып чыгалар. Егетләр җыр башлый. Җыр барышында хатын-кызлар үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрен тырыска салалар. Егетләр ролен башкаралар: Хәмидуллин Газинур, Вәлиуллин Фәргать, Шаһиәхмәтов Илнур, Хәмидуллин Салават, Мәхәммәтшин Айдар. Баян партиясен шулар ук алып бара.
Чүнчә-чүрәлә җыры:
Әй килдек без, килдек без, чүнчә-чүрәлә,
Җыен җыйнап килдек без, Эшми ага.
Җырлап, биеп, әй дусларым, чүнчә-чүрәлә,
Ял итәргә килдек без, Эшми ага.
Җыен җыйнап киңәшләнгән, чүнчә-чүрәлә,
Безнең борынгы бабайлар, Эшми ага.
Яхшы киңәш һич таралмас, чүнчә-чүрәлә,
Дип өйрәткән борынгылар, Эшми ага.
Келәү анасы:
Ырыс капка, тәрәзәң япма,
Ишегең чыпта, мичең такта.
Ярлыкасын Ходай, еллар килсең уңай!
Нәүрүз котлы булсын!
Аксакал һәм барысы бергә:
Бергә-бергә булсын!
Тальянчылар “Чабата” көен уйнап җибәрәләр. Тальяннарда: сугыш ветераны Газизов Вагыйз, механизатор Ибраһимов Фарук һәм Гыйләҗев Ринат. Сәхнәдә “Чабата” биюе башлана. Биючеләр: хезмәт ветераны Мөбарәкшина Өрфәйдә, укытучылар Басыйров Илдар, Зәйнетдинова Эльмира, Шәйхелмәрдәнов Айзат һәм укучы Мөхәммәтшина Ләйсән.
Барысы бергә алга таба киләләр:
Җир, җир! Көчең бир!
Ябага тайның көчен бир!
Алтын алма төсен бир!
Алты атның куәтен бир!
Алтмыш арба арыш бир!
Алтмыш арба бодай бир!
Алтмыш арба борай бир!
Алтмыш арба тары бир!
Бир, бир, барын бир!
Җир, җир, җир, җи-и-и-р-р!
Аксакал:
Минем халкым бу төбәкне үз иткән. Ашау-эчү өчен генә яшәмәгән ул. Гыйлемгә, мәгърифәткә омтылган. Динебезне саклап калып, мәчетләр, мәдрәсәләр салган. Салкын озын кичләрдә чыра яктысында җыйналышып, Йосыф китабын җырлаган. “Сак-сок”ны көйләгән.
Сәхнә кырыенда 3-4 кешедән торган инструменталь ансамбль чыгышы башлана. Синтезаторда Фәсхетдинов Илнур, баяннарда Гыйләҗев Ринат һәм Шәйхелмәрдәнов Айзат. Музыка барышында сәхнә алдына алып баручы чыга (Юсупова Гөлфия) һәм сөйләп әйтә:
Дөньяда ниләр булмый, бәндәләр ниләр күрми.
Бәндәнең күргән күргән эше, тәкъдирдән читтә йөрми.
Ике кыз бала, берәүгә Алла биргән.
Бәхетсез булган алар, гомергә хәсрәт күргән.
Җырлап әйтә:
Мәдрәсәләрдә пыяла ишек,
Сак белән Сокның тавышын ишет!
Музыка уйнап кала. Алып баручы акрын гына чыгып китә. Сәхнәгә ике кыз, Сак белән Сок биеп чыгалар. Сак белән Сок ролен Мөхәммәдиева Лилия һәм Бәйрәмова Зилә башкаралар. Ана ролендә китапханәче Закирова Гөлнур. Сак белән Сок сәхнәнең ике кырыенда биеп йөриләр. Бер-берсенә якынаясылары килә, ләкин кочакланышабыз дигәндә генә тагын аерылышып биеп китәләр. Бераз биегәч, сәхнәнең ике ягында җыр башлыйлар.
Сак-Сок:
Анадан тугач, тәкъдир язмышы
Төште шул безгә әнием каргышы.
Якты дөньяны күрми калабыз,
Каргады безне газиз анабыз.
Алты яшьләрдә бергә йөрдек без,
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.
Өч куплет җырлагач, кызлар биеп китә. Бер кыз алга килеп, үзе генә җырлый.
Сак:
Бардым урманга, кистем ак каен,
Газиз әниемне сагынам көн саен.
Сок:
Яңгыр явадыр әнием башына,
Елап килдек без, синең каршыңа.
Музыка көчәя. Сәхнә уртасына Ана чыга. Сак белән Сок аңа тартылалар, ләкин килә алмыйлар. Ана җырлый:
Кистем пар нарат яңа ызбага.
Ике күземнән кайнар яшь ага.
Сак:
Кара карлыгач, сары сандугач
Әнием, елама! Үзең каргагач.
Сок:
Калган киемне җиргә куймассың
Исеңә төшкәч, иснәп туймассың.
Ана бик акрын гына, елап җырлый:
Су буйларында балалы үрдәк
Аларны күргәч, өзелә үзәк.
Ана, өзгәләнеп, сүз белән:
Бардым урманга, бастым баланга,
Балам кычкыра кара урманда.
Музыка көчәя. Кәкүк кычкыра: ”Кәк-күк, кәк-күк!”. Урман шаулаган тавышлар ишетелә. Ана елап, җиргә ава. Сак белән Сок биеп әниләре янына килмәкче булалар.
Сак-Сок:
Сагынабыз өйне, куркабыз төнлә.
Салкын җилләре бәгырьгә үтә.
Мамык эшләпә алып кайтыгыз,
Әнкәйне күргәч, сәлам әйтегез!
Сак белән Сок биеп җырлый-җырлый сәхнәнең ике ягына чыгып китәләр.
Сак-Сок:
Сәлам әйтегез-з-з...
Сәлам әйтегез-з-з...
Ана сәхнә уртасында үзе генә кала. Сүз белән:
Яшел путамны урый белмәдем,
Нинди балалар, саклый белмәдем.
Җырлый:
Мамык эшләпәм, җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.
Сәхнә алдына акрын гына алып баручы чыга:
Һәркемгә гыйбрәт бу хәл,
Алмасын каргыш шулай.
Каргыштан аерылулар дөньяда була шулай.
Ата-ана догасын төшми дип уйламагыз.
Нәфескә ирек биреп, артыгын уйнамагыз.
Юкны сөйли дип, бармагыз ялганлыкка,
Чын эш дип сөйләнелә
Картлардан калганлыкка.
Сәхнәгә Аксакал чыга:
Явыз Иван Казанны алганнан соң, мәчетләр җимерелә, мәдрәсәләр ябыла. Халыкны көчләп чукындырырга тотыналар. Чукынмаганнарны сөрәләр. Яңадан авылларның зур күченүләре башлана. Никадәр генә кыенлыклар булмасын, минем халкым сынмый да, сыгылмый да.
Бары тик тәхеткә Әби патша килгәннән соң гына, Түнтәр мәчетенең манарасы яңадан күтәрелә. Югарыдан рөхсәт кәгазе алынып, мәдрәсә яңадан эшли башлый. Унтугызынчы гасырда Түнтәр мәдрәсәсе бөтен Идел-Нократ төбәгенә мәгърифәт нуры таратучы буларак, дан казана.
Әмма чукындыруга буйсынмаган авыл халкына патша хөкүмәте тарафыннан зур налоглар салына. Авыл халкы лашманчылар итеп, патша хөкүмәтенә урман кисү эшләренә җибәрелә. Моннан 150 ел элек язылган мәгълүмат-документларга караганда, ул вакытта, Түнтәрдә даими яшәгән 1132 авылдашыбызның 1071 е, яңа туган балаларны да кертеп, лашманчылар исемлегенә теркәлгән.
Лашманчылар бәете. Күмәк хуҗалыкның алдынгы механизаторы Вафин Сәлим көйләп әйтә. Думбрада Ринат Гыйләҗев.
Лашман эшен нужа диләр
Аннан кайткан кешеләр.
Кара урманда, кар эчендә
Алар бар да өшиләр.
Лашман эшенә киткәндә
Елый-елый баралар.
Бәхетсезгә — бик күбесе
Шунда үлеп калалар.
Кара урманда куакка
Кошлар оя ясыйлар.
Лашман эшендә үлүчене
Кар эченә ташлыйлар.
Алып баручы: (Моннан алга таба концертны авыл советы сәркатибе Кашапова Рузилә дәвам итә)
Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Түнтәрдә муллалар, мөгаллимнәр, байлар, урта хәллеләр күп була. Революциядән соң 20 нче еллардагы чистартулар нәтиҗәсендә авыл кечерәеп, хәлсезләнеп кала.
1929 елда колхозлар төзү эше башлана. Түнтәрдә дә 70 хуҗалыктан торган “Үрнәк” колхозы оеша. Аның беренче җитәкчесе Ибрай Низамов була. Колхозчылар тырышып эшлиләр, матур нәтиҗәләре дә күренә башлый.
1933 елда бригадир Хаҗиәхмәтов Шаһиәхмәт бригадасы ирешкән уңышлары өчен Мәскәүдә колхозчылар съездында катнаша.
Әйе, авыл өмет белән яшәгән, чабатасын киеп иген иккән, сукыр лампасын яндырып, китап-сабагын укыган, кичләрен болынга, Шүрәле чишмәсе буена төшеп, күңел ачкан.
Татар яшьләре биюе башкарыла.
Биюне башкаралар: Хәмидуллин Газинур, Вәлиуллин Фәргать, Шаһиәхмәтов Илнур, Хәмидуллин Салават, Мәхәммәтшин Айдар, Хисамов Рәйхан, Зәйнетдинов Илнар, Зәйнетдинова Эльмира, Габдрахманова Илдария, Хәбибуллина Фәйрүзә, Закирова Ләйсән, Шәрәфиева Гөлнара, Корбангалиева Мәдинә, Гарифуллина Фәридә, Якупова Эльмира. Биюне сәхнәгә куючы һәм баян партиясендә Айзат Шәйхелмәрдәнов.
Алып баручы:
Колхозлашуның башлангыч елларыннан ук Түнтәр халкы үзенең мәдәниятен яңа тормыш төзүгә файдалана. Агитбригадалар төзи, яңа тормышка аяк чалучы күренешләрне тәнкыйтьләп чыгышлар ясый., спектакльләр куя. Шул елларда җырланган агитбригада җырларының бер үрнәге “Кода белән кодача” такмагы.
Башкаралар: Алдынгы механизатор Вафин Сәлим һәм алдынгы сыер савучы Салихҗанова Хәмидә. Баян партиясендә Ринат Гыйләҗев һәм Айзат Шәйхелмәрдәнов.
Алып баручы:
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары... Яуга киткән 282 ир-егетнең 156 сы авылга әйләнеп кайтмады.
Миллионлаган кешеләр кебек үк, Түнтәр халкы да фронт өчен икмәк, ит, сөт җитештерде. Берсеннән-берсе шомлырак фронт хәбәрләре, көнне-төнгә ялгап урман кискән, окоп казыган, басуларда билен бөккән авыл кешесенең ихтяр көчен, өметен сындыра алмады. Авыл өчен иң куркынычы - яуда кемнең дә булса башын салган хәбәр ишетү иде.
Сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә оныклары музыкаль сәлам юллыйлар. Сәхнәдә курайчылар ансамбле. Татар халык көе.
Башкаралар: Газыймов Заһир, Разиев Равил, Хәкимов Фердинант, Ибраһимов Фирзәр, Рамазанов Фәннур, Ибраһимов Линар, Габдрахманов Илнар, Габдрахманов Раил, Бәйрәмов Рәйхан һәм Хәкимов Фаил. Бәрмә уен коралларында биеп башкаралар: Хәбибуллина Әнисә һәм Ибраһимова Гөлназ. Баянчылар шулар ук.
Алып баручы:
Сугышның җелекләргә үткән авыр, михнәтле елларында бер төркем Түнтәр хатыннары, фронтка корал ясау өчен кул чаналарына тимер-томыр төяп, Шәмәрдәнгә киткәнәр. Барып җитеп, тимерләрен тапшырганнар. Чәчүлек орлык алып, чаналарын тартып кайтып килгәндә, Салавыч Сәрдегәне басуында кар астыннан салам казучы олы яшьтәге ир-атлар очраган. Хатын-кызларга сәлам биреп: “Сигезенче мартыгыз, аяк терәп тартыгыз!” — дип кычкырып калганнар. Язның бу көне чыннан да 8 Март булган.
Әйе, ул елларда авылыбыз хатын-кызларына юлланган әлеге “котлау” сүзләре хәзер мәзәк буларак кына искә алына. Ил-җиребез тынычлыгы, балалар киләчәге өчен тормыш арбасын аяк терәп тарткан хатын-кызлар, әбиләребез! Бүген дә балаларына назлы ана, ирләренә тугрылыклы хатын, тормышыбызга ямь биргән газиз әниләр, апалар, туташлар һәм сеңелләр!
Барчагызны да якынлашып килгән бәйрәм — хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сезгә табигатьнең үзе кебек гүзәл һәм саф, Җир-ана кебек шәфкатьле затларга иң изге теләкләрне генә юллап, җыр бүләк итәбез. Җырлый мәктәп директоры Фәрт Хаҗиев. “Үзең бүләк”. Роза Сәхәветдинова көе. Уран Киниябулатов сүзләре.
Нигә икән синең исемеңне
Кушам һаман моңлы җырларга?
Мәхәббәтем, бәхеткәем минем
Тулып агар микән ярларга.
Әгәр сөйсәң, язлар булып сөйсәң,
Йөрәгемдә сагыш сүрелер.
Язгы кояш көткән мәхәббәтем
Нурлар булып нурга үрелер.
Яшьлегемне сиңа бүләк иттем,
Гомер назым булсаң — соңлама.
Үзең бүләк, үзең генә бүләк,
Миңа башка бүләк сайлама.
Алып баручы:
Сугыш елларында колхоз рәисе булып Гыйбадуллин Галимулла абзый эшләгәндә, Чепьядан райком вәкиле Шәйхетдинов килгән. Көз көне була бу. Вәкил хатыннарның ындыр табагында эшләгәннәрен карап тора да: “Кая, мин дә эшләп күрсәтим әле”, — дип җиң сызганып эшкә керешә. Ярты сәгатьләп эшләгәч, шыбыр тиргә батып, вәкил Галимулла абзый белән тарантаска утырып китеп бара. Озак та үтми, башын артка салып, җан бирә. Гаепсездән гаепле булган Галимулла абзыйны төрмәгә ябып куялар. Бары тик врачларның тикшерү нәтиҗәләрен анализлаганнан соң гына азат итәләр. Шәйхетдинов авыру булып, зур нагрузкадан, бер үпкәсе өзелеп төшкән була.
Ул елларда көчләрен, сәламәтлекләрен аямыйча, гомерләрен куркыныч астына куеп эшләгән барлык авылдашлар, райондашлар истәлеге өчен сәхнәгә кубызчылар ансамблен чакырам.
Сәхнәдә кубызчылар ансамбле. Башкорт халык көе.
Башкаралар: Якупова Эльвира, Нурзадина Гөлфирә, Зыятдинова Эльвира, Шәфигуллина Кадрия, Гарифуллина Фәридә, Габдрахманова Зәлия, Рәхимҗанова Алия, Кадыйрова Алия. Баян партиясен алып баралар: Гыйләҗев Ринат һәм культура йорты директоры Шәйхелмәрдәнов Айзат.
Алып баручы:
1959 елда колхоз белән җитәкчелек итүне Түнтәрнең көчле, гайрәтле ир-егете Габделхәй Гозәеров үз өстенә ала. 1965 елда Түнтәр, Урта Көшкәт, Пар Көтәш һәм Сала Көшкәт авыллары берләшеп, “Дружба” колхозында җир җимертеп эшләргә тотыналар. Үзара дус, тату, ярдәмчел татар, удмурт һәм рус милләтләре белән Габделхәй ага колхозны 1977 елга кадәр әйдәп бара. Колхоз бу чорда терлек азыгы җитештерү, сөт терлекчелеген үстерү юнәлешендә зур уңышларга ирешә.
“Дружба” колхозы Татарстан, Россия күләмендә тәҗрибә уртаклашу мәктәбе булып тора. Алдынгы сыер савучылар Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Зөлфирә Шәйхетдинова Бөтенсоюз колхозчылар съездында, Роза Ильясова комсомолның иң югары форумында делегат булып катнашалар. Түнтәрлеләр тугызынчы чакырылыш СССР Верховный Советына да үзләреннән депутат итеп авыл советы башкарма комитеты рәисе Рузилә Кашапованы җибәрәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны, ике тапкыр “Почет билгесе” ордены кавалеры Габделхәй ага бүген дә исән сау. Аңа сәламәтлек, гомеренә бәрәкәт телибез. (Габделхәй Гозәеровка чәчәк бәйләме бирелә).
Түнтәр авылында туып үскән, Балтачта сәүдә системасында озак еллар намус белән кулланучылар җәмгыятенең рәис урынбасары булып эшләгән Хәбибелхак Хәкимов турында түнтәрлеләр бары тик җылы сүзләр әйтәләр. Элегрәк район үзәгеннән читтәге авылларны үзәкләштереп икмәк белән тәэмин итү системасы юк иде. Авыл халкы ул чорларда тук, бөтен тормышта яшәмәде. Әнә шундый чорларда Түнтәр кибетенә айга бер мәртәбә райсоюз машинасы икмәк китерә иде. Шушы игелегегез, сезгә киләчәк тормышыгызда да юлдаш булып, сау-сәламәт, озак еллар тигезлектә гомер кичерергә насыйп итсен Хәбибелхак абый. (Чәчәк бәйләме бирелә).
Җырлый Ләйсәрә Шәйхелмәрдәнова.
“Нигәдер гөлем саргая”, Мөхтәр Минһаҗев көе, Нуретдин Минһаҗев сүзләре. Баянда Айзат Шәйхелмәрдәнов, синтезаторда Илнур Фәсхетдинов.
Нигәдер гөлем саргая
Күз тидерделәр микән.
Бөреләнгән чәчкәсе дә
Ачыла алмый күптән.
Кушымта:
Ниләр булды сиңа гөлем,
Нигә дип саргаясың?
Сулар сибәргә әнкәй юк,
Әллә аны юксынасың?
Кушымта.
Бик яраткан гөлем иде,
Әнкәйнең истәлеге.
Язлар җиткәч бөреләнеп,
Чәчәккә күмелә иде.
Кушымта.
Юксынма, саргайма, гөлем,
Озакламый яз җитәр.
Кояшның җылы нурлары
Яшәрергә көч өстәр.
Кушымта.
Җырлый Айзат Шәйхелмәрдәнов.
“Ике йөрәк”. Фирзәр Мортазин көе, Р. Вәлиев сүзләре.
Океаннар кичәрсең,
Озын юллар үтәрсең.
Сагынганда хатлар язам,
Бәлки кайтып китәрсең.
Кушымта:
Су өстендә балык уйный
Иртә дими, кич дими.
Ике йөрәк бергә тибә,
Таң атканын да сизми.
Ялгызыма ямансу,
Диңгезләрдә салкын су.
Кайта дигән хәбәреңне
Алып килде агымсу.
Кушымта.
Чишмәләр арымый дисәм,
Алар ага да, ага.
Чүлләргә таба акмыйлар,
Ага диңгезгә таба.
Кушымта.
Сәнгать академиясен тәмамлап авылга эшкә кайткан әлеге яшь гаиләгә авыл өмет белән карый. Тагын бер-ике елдан аларның гаилә ансамбле тулыланыр дип көтәбез. Кызлары Алинә әлегә бишектә генә җырлый.
Ләйсәрә һәм Айзат Шәйхелмәрдәновларның гаилә дуэты. Җыр. “Дусларыңны онытма”.
Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек,
Үз язмышын эзләп юл ала.
Кушымта:
Тормыш юллары катлаулы,
Бер ялгызың юл үтмә.
Йөрәк сердәшең булырдай,
Дусларыңны онытма.
Болыннарда гөлләр тусың өчен,
Чәчкәләргә чәчкә эндәшә.
Кешеләр дә гөл чәчкәсе кебек,
Кешеләргә бәхет өләшә.
Кушымта.
Төрле якка китәр юлларыбыз,
Онытмыйкчы яшьлек елларын.
Ерак юллар аша хәтерликче,
Шушы саубуллашу елларын.
Кушымта.
Алып баручы:
Түнтәр егете Вагыйз Газизовка илне сакларга киткәндә 18 яшь тулган була. Сугышның башыннан ахырыа кадәр кулына корал тотып һәм танкист буларак Берлин урамнарында Рейхстагка байрак кадау өчен барган штурмнарда катнаша ул. Күкрәгенә Кызыл йолдыз ордены һәм күп медальләр тагып кайта, бүгенгә кадәр исән-сау гомер кичерә.
Сәхнәдә тальянчылар ансамбле:
Сугыш ветераны Газизов Вагыйз, тракторчы Ибраһимов Фарук һәм Гыйлаҗев Ринат. Авыл көен башкаралар.
Җырлый Түнтәр мәктәбе укытучысы Нәҗипов Рафаэль. “Ак бүре”. Илгиз Закиров музыкасы, Роберт Миңнуллин сүзләре.
Әкияттәге Ак бүре
Тик безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килә
Ул кирәк чакта гына.
Кушымта:
Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып килче,
Әй Ак бүре, Ак бүре!
Безнең якта җырлы урман,
Керсәң, җырлата торган.
Оҗмах кошлары сайрыйдыр —
Яңгырап тора җырдан.
Кушымта.
Изге сулы чишмә ага
Авылым уртасыннан.
Бер генә авыз итсәң дә
Бәхетләр арта сыман.
Кушымта.
Авылымның гүзәллеге
Әкияттән ким түгел.
Әллә шуңа, әллә шуңа
Яратмый мөмкин түгел.
Авылга газ кергәнче хуҗалыкларда күмер ягалар иде. Күмер Шәмәрдәндәге райтоп оешмасына разнарядка белән генә кайта. Бервакыт Түнтәрдән Бәйрәм бабай Шәмәрдәнгә күмергә китә.
Күмер бар, әмма шәхси хуҗалыкларга бирмиләр. Бабай райтоп директоры Ибраһимов Равил янына керә. Директор исә: “Юк бит, бабай, булмый, ул күмер оешмаларныкы, минеке түгел”, — ди. Моңа каршы бабай: “Әйдә биеп күрсәтәм, бирәсеңме?” — ди. Директор да риза була, каяндыр гармунчы да табалар. Бабаебыз райтоп ишек алдында “Чабата”га биеп, бар халыкны хәйран калдыра.
Чын бәйрәм була ул райтоп халкы өчен. Ә Бәйрәм бабай авылга күмер төяп кайтып китә. Менә шундый биюгә оста, җор телле шаян Бәйрәм бабайның оныклары матур гаиләләр корып, оныкчыклар үстереп яшиләр. Оныкчыкларына кадәр бабайларыннан калышмаска тырышалар.
Сәхнәдә Бәйрәмовларның гаилә ансамбле. Катнашалар: Баянда Бәйрәмов Рафис, курайда Бәйрәмов Рәйхан, җырчылар: Бәйрәмова Таһүрә, Бәйрәмова Альфира, Бәйрәмова Рәзинә. Биючеләр һәм бәрмә уен коралларында Бәйрәмова Зилә, Кашапова Зөһрә, Бәйрәмов Илфир һәм Бәйрәмов Илдус.
Җыр тексты:
Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең гаилә егетләре,
Бар да бөркет кебекләр.
Кушымта:
Ай, дубыр-дубая
Вай, дубыр-дубая.
Зәңгәр яулыгыңны бәйләп,
Кая бардың син бая?
Сайрат, сайрат гармуныңны,
Җилкенсеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле
Әйтерсең лә йолдызлар.
Кушымта.
Шаулат, шаулат бию көен,
Ашкынсыннар барысы да.
Яшь егетләр чакырсыннар,
Кызлар чыксын каршыга.
Кушымта.
Әйдә, әйдә, катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр;
Баскан җирдән ут чыгара,
Бәйрәмовлар дисеннәр.
Алып баручы:
Узган ел Түнтәр мәдрәсәсенә 200 ел, совет мәктәбенә 75 ел тулу уңаеннан зур юбилей булды. Шушы вакыт эчендә кемнәр генә белем алмаган, тәрбияләнмәгән Түнтәр мәктәбендә.
1924-27 елларда тирә-юньдә тугызъеллык белем бирүче бердәнбер мәктәп Түнтәрдә була. Анда күп авыллардан килеп укыйлар һәм аны тәмамлап үз авылларында мөгаллимлек эшен башлап җибәрәләр, укуларын югары уку йортларында дәвам итәләр.
Бүген дә мәктәп авыл тормышында зур урын алып тора. Әйе, мәктәптә безнең киләчәгебез. Түнтәр мәктәбе укучылары башкаруында спорт биюе.
Башкаралар: Мөхәммәтшина Ләйсән, Габдрахманова Рамилә, Мөхәммәдиева Лилия, Галимова Гөлшат, Рәхимҗанова Алия, Зыятдинова Эльвира һәм Ибраһимова Гөлназ.
Биюне сәхнәгә куйды: Айзат Шәйхелмәрдәнов. Чит ил көенә.
Алып баручы:
1977-85 елларда колхоз рәисе булып Гарәфиев Равил Гарәфи улы эшләде. Колхозга килүгә үк бик күп үзгәрешләр кертте, төзелешләр алып барды. Терлекчелек фермалары, күперләр, культура-көнкүреш биналары төзүгә җитәкчелек итте. Түнтәрдә урта мәктәп бинасы салуга күп көч куйды.
Равил Гарәфиевны, реформалар уздырган өчен яратыпмы, әллә шаяртыпмы колхозчылар Петр Первый дип йөрттеләр. Әлеге кушамат уңаеннан бервакыт кызык кына хәл дә була.
Сала Көшкәт авылыннан бер колхозчы егет рәис бүлмәсенә кереп, сүз башлый: “Петр агай, бер машина утын бирмәссезме икән, ягарга юк иде”, — ди. Удмурт егете бу кушаматны аның чын исеме дип белгән икән.
Сәхнәдә кызлар вокаль ансамбле. Зиннур Гыйбадуллин музыкасы, Фаил Шәфигуллин сүзләре. “Яшьлегем тугае”. Баянда Айзат Шәйхелмәрдәнов, синтезаторда Илнур Фәсхетдинов.
Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде.
Тургайлар канатын кагынды.
Күзләрен сагышлы
Дип әйтте бер тургай.
Нишлим соң тургаем, сагындым?
Ничәнче мәртәбә
Тургайлар килделәр.
Тугайлар яшәрде, ямьләнде.
Өздереп сайрады,
Сайрады бер тургай.
Читендер сагыну хәлләре.
Өздереп сайрама,
Хәлемне сорама.
Ул үзе аңлар бер, тургаем
Минем күк сагынып,
Кайтыр ул тургаем,
Онытмас яшьлегем тугаен.
Алып баручы:
Сез бер гади укытучы булып,
Хезмәт итәсез бүген тормышта.
Һәр укучыгыз язылмаган роман,
Һәр дәресегез маяк тормышка.
Укытучы Анна һәм Роберт Сөләймановларның ике кызлары да, кияүләре дә укытучылар.
Сәхнәдә Анна Сөләйманова үзенең кызлары һәм оныклары белән. Анна Сөләймәнова кызы Лира Газыймова мари халык биюен башкаралар. Аннары “Уракчы кыз” биюен кызлыры Эльмира башкара. Оныклары Газыймов Заһир һәм Заһид, Зәйнетдинов Илшат татар егетләре биюен башкаралар. Ахырдан барысы бергә күмәк татар биюе белән төгәллиләр. Баян партиясен Айзат Шәйхелмәрдәнов алып бара.
Алып баручы:
1985 елдан колхоз белән Гарифуллин Наил Гәрәй улы җитәкчелек итә башлады. Ул эшләгән дәвердә колхозда иген уңышы алу иң югары дәрәҗәгә җитте. Авыл газлаштырылды, юллар төзекләндерелде, авыл урамына асфальт килде.
Эше барның ашы бар дигәндәй, авыл халкы терлек азыгына, икмәккә, акчага тиенделәр, Авыл халкы киң колач белән йортлар салды, хуҗалыгын яңарты. Кеше гозерен аңлый белүче, киләчәккә карап эш йөртүче Наил 1995 елга кадәр торды рәислектә. Кызганыч, аяусыз язмыш аны безнең арабыздан бик иртә, вакытсыз алып китте. Колхоз башына инде күп еллар баш агроном булып эшләгән Галимов Мирвәт Тәлгать улы килде. 4 ел эшләү дәверендә халык аны үз итте. Ул кешеләр күңеленә ипле, итәгатьле һәм зур мәдәнияткә ия булган җитәкче буларак кереп калды. Нишлисең бит, аның да гомере кыска булды.
Бүгенге концертта без вакытсыз арабыздан киткән җитәкчеләребезнең якты истәлегенә җыр юллыйбыз.
Җырлый: алдынгы сыер савучы Рузилә Салихҗанова. Сара Садыйкова көе, Гомәр Бәширов сүзләре. “Җидегән чишмә”. Баянда Айзат Шәйхелмәрдәнов.
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-җанаш алсын да куансын,
Вәгъдәләрем булып калсын, дип.
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә.
Алып баручы:
Сәхнәдә Фаяз Ильясов. Үзешчән автор һәм башкаручы. Үзе иҗат иткән җырны гитарада уйнап башкара: “Улетают года”.
Алып баручы:
Һәр төбәк, һәр авыл үзенең шәхесләре белән горурлана. Мөхәммәтгали ишан, Ишмәхәммәт ишан, Мөхәммәтнәҗип Түнтәри һәм башка бик күп кенә дин галимнәре, мәгърифәтчеләр яшәп, иҗат иткән безнең Түнтәрдә. Ишмәхәммәт ишанның бер улы Мәхәммәтнәкыйп Түнтәрдә муллалык итеп, кешеләргә аң-белем бирү белән бергә әдәплелек, инсафлылык сыйфатлары тәрбияләүдә дә зур өлеш кертә.
Аның улы Фарук озак еллар Казан заводларының берсендә җитәкче эшләрдә эшли. Хәзер дә авылдашлары белән тыгыз элемтәдә яши. Кешеләрне дин юлына, иманга кайтару юнәлешендә үзеннән зур өлеш кертә.
Татарлар арасында беренчеләрдән булып, Ленинград консерваториясен тәмамлап, татар профессиональ сәнгатен үстерүгә биниһая зур хезмәт куйган Җәүдәт Айдаров - Түнтәрдән.
Озак еллар Себердә сарыкчылык һәм үлән орлыклары җитештерүче совхоз белән җитәкчелек итеп, зур уңышларга ирешкән Социалистик Хезмәт Герое Габделбәр Әүхатшин - Түнтәрдән.
Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары ияләре Нурислам Сәлихҗанов, Тәлгать Вәлиуллин, Кафия Мөбарәкҗанова, II һәм III дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены иясе бригадир Наил Шәфигуллин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы терлекчеләре, механизаторлары: Фәүзия Галимҗанова, Зөлфирә Шәйхетдинова, Котдус Кашапов, Рәкыйп Мәгъсүмов һәм башка бик күп фидакарь кешеләре белән горурлана безнең Түнтәр.
Салих Сәйдәшев. “Вальс”. Башкаралар культура йорты директоры Айзат Шәйхелмәрдәнов һәм Түнтәр мәктәбе укучысы Зәлия Габдрахманова.
Җырлый Миләүшә Әхмәдуллина. “Ялгыз каен”.
1999-2000 елларда күмәк хуҗалык рәисе булып Бариев Хәниф Нәкый улы эшләде.
Бүген күмәк хуҗалык белән Шәрипов Әхмәт Гайфетдин улы идарә итә. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын. Күмәк хуҗалык бердәм булып, яңа үрләргә күтәрелер дигән өметтә калабыз.
Сәхнәдә рус халык биюе “Кадриль”.
Алып баручы:
Тукталып тын кал да, бер тыңла!
Җырлыйлар бодайлар, арышлар.
Басулар киңлеген әйләнеп
Дулкыннар кайталар чабыштан.
Тукталып тын кал да, бер тыңла!
Солылар кыңгырау кагалар,
Әйтерсең еракта юл иңләп
Ярсыган пар атлар чабалар.
Тукталып тын кал да, бер тыңла!
Җырлавын икмәкле басуның.
Аңардан ала бит кешеләр
Көр күңел һәм йөрәк ярсуы.
Җырлый: сәхнә ветераны, күмәк хуҗалык рәисе урынбасары Рәфхәт Шәрәфетдинов. Татар халык җыры “Күн авылы”. Тальянда Ринат Гыйлаҗев.
Гасыр кичкән буын!...
Әлеге исем астында игълан ителгән бәйге безгә уйланырга, үткәннәргә әйләнеп карарга мөмкинлек бирде.
Хәзер сәхнәгә чыгачак кешеләрнең йөзләрендә, кылган гамәлләрендә, җырлаган җырларында ул үткән гасыр!
Менә алар — гасыр кичкән буын! Әйдәгез, тыңлыйк әле, ниләр сөйләп җырлыйлар алар безгә?!
Сәхнәдә ветераннардан торган фольклор ансамбль. “Без, без, без идек”.
Сәхнәгә өлкән яшьтәге әбиләрдән торган ансамбль чыга: Хәкимова Сания, Хәкимова Мәдинә, Сафиуллина Әминә, Хәкимова Наилә, Исмәгыйлева Наилә, Мөбарәкшина Өрфәйдә, Хәбибуллина Фәния, Вәлиева Маһира һ.б.
Алып баручы:
Һәр заман сүз башланыр Бисмилладан,
Һәрвакыт эш башланыр Бисмилладан;
Яхшылар Бисмилласыз эш кылмаган,
Эш тәмам Бисмилласыз һич булмаган.
Әлеге буынны дәвам итеп, Җиргә Яңа гасыр белән яңа яшь буын килә. Әби-бабайларыбыздан калган мирасны үзләреннән соңгы буыннарга да җиткерсеннәр иде алар. Әйдәгез, ак юл телик аларга! Сәхнәдә “Заман яшьләре” биюе.
Башкаралар: Түнтәр мәктәбе укучылары.
Финал. “Синдә яшим Түнтәрем”.
Сәхнәгә Келәү анасы чыга:
Бүгенге бәйрәмнәр котлы мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын!
Мал-туарыгыз артсын!
Колыннарыгыз чапсын!
Игеннәрегез уңсын!
Күкәй кебек тук булсын!
Сыерыгыз сөтле
Атыгыз көчле булсын!
Ярлыкасын Ходай,
Еллар килсен уңай,
Бәйрәм котлы булсын!
Алып баручы:
Хөрмәтле тамашачылар! “Гасыр кичкән буын” бәйгесендә Түнтәр күмәк хуҗалыгының чыгышы шуның белән тәмам. Игътибарыгыз, алкышларыгыз өчен зур рәхмәт! Исән-сау булыгыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, иминлек телибез. Киләсе очрашуларга кадәр.
Сценарий авторлары: Ринат Гыйләҗев, Рузилә Кашапова, Рәфхәт Зарипов. 2001 ел.
**************************************
Сәхнәгә аннан соң район хакимиятенең мәктәпләр, социаль-мәдәният мәсьәләләре буенча урынбасары, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин күтәрелә һәм зур чыгыш ясый. Биредә аның Балтач тамашачылары алдында ясаган чыгышы кыскартып бирелә:
“Кичәне башыннан алып ахырына кадәр карап чыкканан соң гел уйланасың: никадәрле матурлык ята безнең халыкның күңелендә, никадәрле хис ята, никадәрле моң ята. Кичә башыннан алып ахырына кадәр татар халкының ачып куйган җаны, аның язмышы. Татар халкының язмышы сүрәтләнде бу кичәдә. Игътибар итегез: халык күңелендә бернәрсә дә онытылмаган. Моннан әллә ничә гасырлар элек кылынган вәхшилекләр дә, кемнәрдер тарафыннан кылынган изгелекләр дә онытылмаган. Барысы да хәтердә. Шулай булырга тиеш тә. Әгәр дә үткәне халыкның хәтерендә икән, димәк аның үткән юлы бар, аның киләчәге бар. Әгәр халык хәтерен югалтса, үзенең үткәнен онытса, ул маңкортка әйләнә. Әгәр халык маңкортка әйләнсә, ул халык булудан да, кеше булудан да туктый.
Бу кичәдә башыннан алып ахырына кадәр нинди тирән тарих чоңгылларын үтеп, бүгенге көнгә килеп керәбез без. Барысы да шулай булган. Шушы изге гает көннәрендә кичә нинди матур итеп, бисммилла белән башланып киттте. Биредә бөтен нәрсә дә изгелек, матурлык, гүзәллек белән сугарылган. Кичәдә бер генә дә усаллык, кирелек, әшәкелек, начар фикер-хис юк. Бар да тирән эчтәлекле, бар да матур, бар да гүзәл.
Шушы якта үскән, шушы төбәккә хезмәт иткән, шушы якта зур дәрәҗәгә ирешкән кешеләргә карата кичәдә хөрмәт тә, мәдхия дә җырланды. Шулай булырга тиеш иде. Бүгенге матур тормышны алар тудырган бит. Иң авыр чорларда безнең авылларыбызны саклап калган тальянда уйнаган менә бу абзыйларга (Газизов Вагыйз абый турында сүз бара), фольклор ансамбле составында чыгыш ясаган безнең олы апаларыбызга. Барысына да, түнтәрлеләргә чын йөрәктән чыккан олы рәхмәтебезне белдерик әле (кул чабулар).
Шушындый халкы булган Балтач районына, аның халкына сокланмый һич мөмкин түгел. Күркәм, җылы, якты халык яши бу якта.
Түнтәрлеләр турында бүген күп сөйләнде. Сез аларның күргәзмәсе белән танышкансыздыр. Гаҗәп бер дөнья. Түнтәр кешеләренең тагын бер үзенчәлекле ягы шул. Алар үзләренең тарихына шулкадәрле игътибарлы, сакчыл. Биредә бүгенге кичәне башлап җибәргән, Аксакал ролен башкарган укытучы Рәфхәт Зарипов басып тора. Түнтәр авыл тарихын гына түгел, район тарихын барлауда гадәттән тыш зур эш башкарган кеше ул. Безнең районның үткәнен барлаучы, тарихыбызны тирәннән өйрәнүче фидакарь кешеләребез бар. Менә шуларның иң активы Рәфхәт Зарипов. Аңа да рәхмәтебезне белдерик әле (кул чабулар).
Без үз төбәгебезнең тарихын өйрәнү буенча яңа гына күзебезне ачып киләбез. Түнтәр авылы бер гасырга якын дәвердә Ишми ишан дип сүгелгән, искелек калдыгы мәдрәсәсе авылы дип саналды. Түнтәр мәдрәсәсе караңгылык калдыгы дип сүгелде.
Бер ел элек, 1999 елның декабрендә, без Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык юбилеен билгеләп үттек. Бу мәдрәсә, күз алдына китерегез, татар халкына 200 ел дәвамында хезмәт иткән. Анда укырга-язарга өйрәткәннәр, тәрбияле булырга өйрәткәннәр, дөньяны аңларага өйрәткәннәр, иманлы булырга өйрәткәннәр. Караңгылык тараткан дип санап буламы соң моңдый мәгърифәт учагын! Иж-Буби, Кышкар мәдрәсәләренннән күпкә алда оешкан ул Түнтәр мәдрәсәсе. Татар авылларының бик күбесенә имамнар хәзерләп чыгарган. Бу хәзрәтләр татар авылларында укырга-язарга өйрәткәннәр, тәрбиягә өйрәткәннәр, бөтен татар дөньясын яктыртканнар. Совет власте чорында аларның күбесе укытучылар булып киткән. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган хәзрәтләр, Идел-Нократ буе татар авылларындамы, Себердәме, Урта Азиядәме, Украинадамы татар халкына хезмәт иткәннәр. Түнтәр бөтен татар дөньясына яктылык биргән. Моннан чыккан мөгаллимнәр Ишмөхәммәт хәзрәт, аның балалары, оныклары, Мөхәммәтнәҗип хәзрәт, Гали ишан һәм башкалар татар дөньясында зур роль уйнаганнар.
Түнтәрнең элеккке чорда ук танылган кешеләре бик күп булган. Монда әле Түнтәрнең Оркыя Ибраһимовасы искә алынмады. Баянчы Оркыя Ибраһимова түгел, шагыйрә Ибраһимова турында әйтүем. Ул моннан 100 еллар тирәсе элек Түнтәрдә яшәгән, халык көйләренә бик күп матур җырлар, бик матур шигырьләр иҗат иткән.
Монда Түнтәрнең күренекле кешеләренннән берсе Җәүдәт Айдаров турында әйтеп кителде. Ул Ишмөхәммәт хәзрәтнең (Ишми ишанның) оныгы. Күз алдына китерегез, Бөек Ватан сугышы чорында, Ленинград блокадасында, 4 елга якын Ленинград халкы ачлыктан кырылган вакытта, салкын, ашарга юк вакытта танылган композитор Дмитрий Шостакович үзенең җиденче симфониясен яза. Ленинград камалышта торганда, ач-ялангач булганда, бар халык үлем хәлендә торганда, партия карары белән әнә шул симфония ленинградлыларга зур концерт залында башкарыла. Ленинград халкы залга шыгрым тулы зал булып җыела. Менә шул симфониянең төп партиясен Түнтәрнең “карангылык тараткан” дип саналган Ишми ишан оныгы, музыкант Җәүдәт Айдаров башкара. (кул чабулар).
Бу бик тә әһәмиятле. Шушы көн Ленинград блокадасының өзелә башлау моменты булып санала. Ленинград халкы шул музыка белән рухланып көрәшкә күтәрелә. Шуннан соң блокада өзелә.
Түнтәр авылы кешеләренең менә шундый ил күләмендә әһәмиятле роль уйнаганына тагын шактый мисаллар китереп була. Без боларны белергә тиеш. Шуларны белгәндә генә без үз төбәгәбез халкын, аның язмышын, илебездә тоткан ролен белә алабыз. Балтач халкының татар тарихында, дөнья тарихында тоткан зур роле бар.”
Аннары Гарифҗан Мөхәммәтшин тамашачыларны Түнтәр күмәк хуҗалыгының яңа эшли башлаган рәисе Әхмәт Шәрипов һәм җирле үзидарә рәисе Рәйсә Мөхәммәдиева белән таныштыра. Авыл халкына хуҗалык эшләрендә һәм рухи тормышларында уңышлар тели.
Зирәкләр һәм
тапкырлар «КВН-2004»
I бүлек.
Сәламләү.
Музыка. (Ширма артыннан бер кеше чыгып хоккей карарга команданы чакыр, Команда залга төшә. Тамашачылар, хоккей уйнаучылар, җанатарлар аралашалар, сәхнәгә пионер чыга, быргы кычкырта).
Пионер (Айзатка әйтә): Энекәш, бар нишләп йөриләр алар, чакыр тегеләрне.
Айзат: Әй, Түнтәр әкәмәтләре, нишләп йөрисез анда, килегез монда, бүген бит тапкырлар һәм зирәкләр көч сынаша.
Сәламләү җыры. (музыка).
Команда җырлый:
Сәлам сезгә, сәлам дуслар
Сәлам Түнтәр иленнән
Бу сәламнәр чын йөрәктән
Шатлык булып сибелгән.
Көндәшләр уңышлар сезгә,
Без - киң күңелле халык
Ә жюригә капчык бирик (жюригә капчык бирелә).
Очколар барсын җыеп.
Комбат: Война без потерии не бывает, уйнарга тек, уйнарга. (кереп китә).
Сәхнәгә менгәч, җырлыйлар. (музыка “Подождем” Игорек)
Без КВНчылар, зирәк кеше без,
һәркем өчен дә кирәк кеше без.
Нык безнең адым, китегез юлдан
Атлап киләбез бирегез мәйдан.
Безнең егетләр таулар күчерә
Тау-таш өстендә иген үстерә.
Белеш, алып кайт ди, агроном Рәфкать
Аларны һәрчак әйди, товарищ комбат.
(ширма артына кереп китәләр).
Илдария (чыга): (музыка) Азатлык радиосы сөйли: Татарстан хәбәрләре:
Бүген Татарстанда Балтач районы «Түнтәр шайбалары» командасы үзләренең галәмәт күп шайбаларын җибәрделәр.
Авыл хуҗалыгын күтәрергә теләгән инвесторларны җәлеп итү өчен, “Ак барс” капкасына - “Алтын шайба” (ширма артында берәү сикереп кычкыра).
Зеленодол балалар азыгы җитештерү комбинаты капкасына — Түнтәр сөтен югары бәядән даими алып китеп торсын өчен “Көмеш шайба” (Салават авызына шешә кабып, велосипедта чыга).
«Түнтәр сыерлары койрыкларын селтәгәндә яки углийкислый газ җибәргәндә Балтач кирпеченнән төзелгән сыер абзырының стеналары убылып төшмәсен» дигән теләк белән Балтач кирпеч заводына “Балчык шайба”. (Ләйсәрә кирпеч вата).
Ә “Тимер шайба” чәчүгә әзерлек вакытында мастерскойда, фермада бирәчәкләрен кисәтеп утны өзгәнгә күрә Балтач энергосбытның рубильнигына ук җибәрелде (Ләйсән лампа тотып сыер савырга чыга, сәхнәдә ут сүнә).
Авыл хезмәткәрләре кесәсе хисабына үзләренең районда иң югары хезмәт хакына ия булуларын искәртеп тору өчен — Газ оешмасы хезмәткәрләре капкасына “Агач шайба” (Айдар газ киеме кигән, култык астында бүкән, “Проверь тягу” диелгән язу).
“Киртләч-киртләч шайба” Балтач юл төзү оешмасы капкасына җибәрелде. Түнтәр карьерыннан алынган таш белән районның күп юлын төзеп тә, Түнтәр урамнарын чокыр-чакыр хәлдә калдыруын исенә төшерү өчен. (Айзат таякка таянып чыга).
“Доллор шайбасы” налог җыючы оешмалар капкасына, Түнтәр налогларын каплатып бетерү өчен (Илнур капчык күтәреп чыга).
“Бриллиант шайба” Районның яшь кызлары колагына, Түнтәрнең ат егардай, өйләнмәгән егетләрен үзләренә җәлеп итсеннәр өчен (Музыка. Ике егет кыз булып чыга, аркаларына “Искра”, “Түнтәр” диеп язылган язулар).
Команда җырларга чыга: Музыка.
Без бүген Аллага шөкер,
Кәлҗемә җымыйбыз ла
Һәм шөкерана кылабыз
Шул турыда уйлыйбыз да.
Кызыкмыйбыз, үрелмибез.
Байларның байлыгына
Биш тапкыр дога кылабыз
Түрәләр саулыгына
Кирәкми «мерседеслары»
Ат-арбалар барында
Аермасын сөтле чәйдән
Ипи торсын табында.
Без бүген элекке кебек
Таякка эшләмибез.
Ләкин бик тук та түгелбез,
Ат булып кешнәмибез.
Сабыр төбе Сары алтын
Хан заманыннан бирле
Безнең бәхеткә яңадан
Хан заманасы килде.
(Җырның өченче кушымтасында жюригә ипи, сөт төшерелә, ат арбасы белән сәхнәдән үтеп китәләр).
II бүлек.
Капитаннар чыгышы.
Музыка “Нас не догонят”. Капитан сөйләп бетергәч, сәхнәдән председатель флаг белән үтеп китә.
1 сорау. Ни өчен бензинның бәясе сөт бәясеннән югары?
2 сорау. Авыл советының нинди байлыклары бар?
III бүлек.
Булмас димә дөнья бу?
Музыка.
Ләйсәрә җырлап чыга:
Эштә үткән бер көнегез
Ямьле булсын кичегез
Матур җырлар тыңлый, тыңлый
Күңелле ял итегез. (кереп китә)
Ләйсән (сыер саучы чыга): Ял итегез, ял итегез имеш. Ләйсәрә җырлар ул. Аның бөтен эше җырлап йөрү. Уттай урак өстендә ял бирерләр сиңа, тот капчыгыңны! Менә фермадан кайтам, (кулында он һәм сөт) товарларымны урнаштырам да, бер самовар чәй эчеп, идарә утырышына барасым бар. Безнең персидәтель иллә дә төгәл кеше, бер дә яратмый инде соңга калганны. Ашыгыйм әле (чыгып китә).
(Идарә утырышы) Сәхнәгә ике колхозчы һәм председатель чыга.
Пред: Тәк, җәмәгать, утырышны башлыйбыз, көн тәртибендә ике мәсьәлә: спекуляция һәм караклыкны ничек бетерергә? Әгәр аларны бетерә алсак, ничек яшәргә. Урлашабыз бит, җәмәгать, урлашабыз. Көпә- көндез силос урлыйбыз. Оятыгыз юкмы әллә сезнең.
1 нче колхозчы: Сыерга оятны салып карадым, якын да килми.
2 нче колхозчы: Атчы булып эшләгән башым белән 3 сыер да асрамагач, колхоз миңа ни пычагыма кирәк.
(чыгып китәләр, бригадир белән агроном керәләр).
Пред: Бригадир әфәнде, чәчү хәлләре ничек анда. Нинди тоткарлыклар бар?
Бригадир: Быел да чәчү юньләп бармас ахры.
Пред: Нигә алай дисең?
Бриг: Күп серияле бразильский кино башланды.
Пред: Хәзер үк специалисларны алып барып телевышканы җимерергә. Шәрәфетдинов, бәрәңге басуында хәлләр ничек?
Агроном: Өченче ел 50 гектар бәрәңгене колорадо коңгызы ашап бетерде. Былтыр 100 гектар мәйдандагы бәрәңге юк булды. Быел 300 гектарга утыртабыз, бугазы тыгылсын имансызның. (чыгып китәләр).
Пред: Иптәш, глав. зоотехник, колхозда сыерлар башы узган елгыга караганда 20% ка кимегән ич.
Зоотехник: Аның өчен нишләп мин хәсрәтләнергә тиеш ди әле, үгез түгел лә мин. Әнә үгез хәсрәтләнсен. Иптәш хуҗа, монда башка проблемалар да җитәрлек.
Пред: Нишләгән?
Зоотех: Әйдәгез фермага барып кайтыйк әле. (чыгып китәләр).
Эчтән берәү: Фермада бу вакытта мондыйрак күренешләр бара. (Костририрования күренеше бара, музыка).
Зоотех: Атларның кадерен белик, тракторларны кабызырга ягулык җитми. (Музыка).
Эчтән берәү: Ә бу вакытта гаражда мондыйрак күренешләр күзәтелә.
(Музыка).
(Эт белән Милиционер булып Айзат һәм пред чыга).
Пред: Берәр нәрсә кирәк мәллә?
Мент: Атчылар күренмәдеме?
Пред: Колхозчылар бар да КВНда.
(Милиция чыгып китә).
Пред: Тәк, сайлауларга кадәр акча бирсәм, тагын берәр ел бирмичә торырмын. (китә). Музыка.
Айзат (җырлый): Музыка. Бер кыз алып кереп китә.
IV бүлек.
Музыкаль. һай-ли замана.
Сәхнәгә Салават белән Резеда чыга.
Салават: Тәк, хөрмәтле тамашачылар, шушы мәһабәт “Пирамида” күңел ачу үзәгендә «Татар җыры-2004» фестивален башлыйбыз. Сәхнәгә Нәҗип Әминов, Гөлназ Фәйзрахманова һәм минем кәпируфкәм Федьканы чакырабыз.
Резеда: Туктагыз әле, Салават Зәкиевич аларга Кукмарага гастрольгә киткәннәр бит. Без бирегә монда булган кунакларны чакырыйк.
Салават: Әйдә, әйдә чыксыннар.
Музыка. Мәликә (Салават җырлый, Илдария – анасы ролендә) җырлый.
Салават: Кара әле, Резедә, Резиточка моя, я твой штепцель, бу кызый бит.
Әнкәсенә ияреп,
Төенчеген күтәреп
Килеп төште Уфадан.
Ул да җырчы булды Уфаллам.
Әйдә дальше.
Музыка. Зөфәр Билалов (Х. Илнур).
Салават: Ой, сиптердең җегет!
Җир астында юллар булмас
Җир астыннан юллар юк, имеш.
Бу җыруны теге мәскәүлеләр метрода һәлакәткә очрадылар бит әле, шул көнне җырласаң шәп буласы булган икән.
Резидә: Салават әфәнде, әйдә ике ел элек кенә аякка баскан затлы җырчыбызны чакырыйк әле. Рәхим ит.
Музыка. Гүзәл Уразова (Рамил җырлый, күкрәгенә Гүзәл дип язылган).
Җыр беткәч, барлык халкыма рәхмәт дип кереп китә.
Салават: Кара әле, Резедка, бу кызый чынлап та үзен затлы дип хис итеп җибәрде ахрысы, “Барлык халкыма рәхмәт” диме? Үлим, бу сүзне бит Әлфия апа белән Илһам ага һәм мин генә әйтә алабыз. Без генә “халкым” дип мөрәҗәгать итү хокукына ия. Ещё үзен танымаслар дип белгәнме, күкрәгенә язып куйган.
Музыка. Габделфәт Сафин (К. Рафис)
Салават: Күрмисезмени, сольный концертын бирәмени? Колач җәеп, менә ич мин, яраткан җырчыгыз, кул чабыгыз, ди.
Резидә: Габделфәттә, “Акчарлагына” утырып сезнең кебек мини юбкаларны гына күзли. (Салават көлә).
Музыка. Хәния (Айзат) чыга.
Салават: Таныгансыздыр инде, Хәния ханымны. Бу “Зимняя вишня” телесериалыннан бер өзек иде.
Музыка. Айдар Галимов (М. Айдар).
Салават: Резедка моя, монысын кагып булмас инде, бу минем якташ. Әйдә дальше кем?
Музыка. Зәйнәп Фәрхетдинова (Дамир).
Салават: Ярар, әче, әче булса, хәзер үзем баллыларын җырлармын.
Резидә:
Салават: Хей, кеше шикелле чакыра да белмәдең инде, үзем бер җыр башкарыйм әле.
Музыка. (“Каен ауган”).
Бию.
«Түнтәр шайбалары» КВН командасында
Достарыңызбен бөлісу: |