Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елда башкарган эше турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының йомгаклау карарлары



бет5/5
Дата14.06.2016
өлшемі441.5 Kb.
#134578
1   2   3   4   5

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларында Татарстан Республикасы Конституция судының катнашуы
Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 5 июнендәге 261 номерлы күрсәтмәсе белән Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты рәисенең урынбасары итеп расланды.

2013 елның 2 июлендә Конституция судының Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле чараларда катнашу планы әзерләнде һәм кабул ителде.

Казан шәһәре, Арча һәм Мөслим районнары гомуми белем бирү учреждениеләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен 2013 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов, суд Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары Ф.Н. Баһаутдинов, Л.В. Кузьмина, А.Р. Шакараев, судья киңәшчесе Р.Р. Мортазина Россия Федерациясе Конституциясенең һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең 20 еллыгына багышланган Бөтенроссия ачык дәресен үткәрделәр. Бөтенроссия ачык дәресе барышында укучылар Россия Федерациясе Конституциясенең ил тормышындагы роле һәм хәзерге вакытта Россия законнары үсешенең роле турында, шулай ук Россия гражданнарының конституциячел хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру турында белемнәрен тирәнәйттеләр.

2013 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов Россия Федерациясе ЭЭМ КЮИ студентлары алдында «Россия Конституциясенең 20 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге» темасына лекция укыды.

2013 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Л.В. Кузьмина «ТИСБИ» идарә университеты» уку йортында дүртенче курс студентлары белән очрашты, анда «Норматив хокукый актлар системасында Россия Федерациясе Конституциясенең роле һәм урыны» темасына лекция укыды.

2013 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче татар мәктәп-гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән «Конституция сәгате» үткәрде.

2013 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов Социаль белем бирү академиясе юридик факультетының 5 курс студентлары алдында «Россия Федерациясе Конституциясе - хокукый дәүләт үсешенең мөһим этабы» темасына лекция укыды.

2013 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы А.Р. Шакараев һәм Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы А.А. Хамматова Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 64 нче мәктәп-гимназиянең 11 сыйныф укучылары белән очраштылар һәм «Россия гражданы тормышында Россия Федерациясе Конституциясе» темасына лекция-презентация белән чыгыш ясадылар.

2013 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Конституция судының отставкадагы судьясы А.Л. Васин Ульяновск дәүләт университетында жюри рәисе буларак (модель конституция суды рәисе) «Суд дебатлары: Россия Федерациясе Конституция суды моделе» Бөтенроссия студентлар конкурсында катнашты.

2013 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды каршында фәнни-консультатив советның «Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясен куллану» темасына чираттагы утырыш булды. Әлеге тема буенча утырыш үткәрү Татарстан Республикасы Конституция судының Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләү һәм аны үткәрү чараларында катнашу кысаларында планлаштырылган иде. «Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясен куллану» дигән темага Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов һәм Татарстан Республикасы Прокуроры И.С. Нәфыйков билгеләнгән тема буенча чыгыш ясадылар. Игълан ителгән тема буенча фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Р.Җ. Тимерҗанов катнашты. Татарстан Республикасы Конституция суды белән Марий-Эль Конституция суды арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Конституция судының фәнни-консультатив советы утырышында Марий-Эл Республикасы Конституция суды Рәисе А.М. Баранов катнашты. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының гамәлдәге составы, Татарстан Республикасы Конституция судының отставкадагы судьялары, дәүләт хакимиятенең суд һәм башка органнары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Конституция суды каршындагы Фәнни-консультатив совет Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары арасында хокукый өлкәдә гомуми алымнар эшләүгә этәргеч бирүче конструктив эшчәнлек рәвешләренең берсе булып тора. Татарстан Республикасы Конституция суды каршындагы Фәнни-консультатив советның эш барышында утырышта катнашучылар әлеге тема буенча «түгәрәк өстәл» режимында фикер алыштылар.

2013 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан шәһәре) юридик факультетының читтән торып укучы 5 курс студентларына Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган лекция укыды.

2013 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин рәислегендә Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды, анда оештыру комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов катнашты.

Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе В.Д. Зорькин чакыруы буенча 2013 елның 14-15 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Конституция Судында үткәрелгән «Заманча конституционализм: бурычлар һәм перспективалар» темасына халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты, «Россия Федерациясе субъектлары конституция (устав) судлары эшчәнлегендә хокукый дәүләтнең конституциячел принцибын гамәлгә ашыру» доклады белән чыгыш ясады.

Конференция барышында заманча конституционализм доктринасы мәсьәләләре, хәзерге дөньяда конституционализм практикасының гомуми тенденцияләре һәм үзенчәлекләре, шул исәптән җәмгыять һәм дәүләт алдында торган бурычларны хәл итүдә Конституциянең һәм конституционализмның роле, заманча конституционализм системасында Конституцияне судта яклау механизмнарының роле, шулай ук дәүләтебезнең хокукый системасында тотрыклылык һәм нисбәтлелекне ныгытуда Россия Федерациясе Конституциясенең әһәмияте мәсьәләләре тикшерелде.

2013 елның 14-15 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция судында Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының 1 курс студентлары һәм Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад һәм финанс институтының 1 курс студентлары булып, алар алдында Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Л.В. Кузьмина һәм Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л. Васин Россия Федерациясе Конституциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча лекция белән чыгыш ясады.

2013 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Л.В. Кузьмина Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад һәм финанс институтының 1 курс студентлары алдында әлеге югары уку йорты бинасында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган лекция укыды.

2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов Социаль белем бирү академиясе юридик факультетының читтән торып укучы 3 курс студентлары алдында «Россия Конституциясенең 20 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге» темасына чыгыш ясады.

2013 елның 28-29 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева белән бергә Россия Федерациясендә Конрад Аденауэр исемендәге фонд ярдәме белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан оештырылган «Дөньяда, Россиядә һәм Татарстанда кеше хокуклары һәм ирекләре, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмнары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Конференция барышында В.Н. Демидов «Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның дәүләт механизмында Татарстан Республикасы Конституция суды» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

2013 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары А.А. Хамматова, А.Р. Шакараев Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Россия федерализмының конституциячел нигезләре: хәзерге халәт һәм перспективалар» темасына «түгәрәк өстәл» эшендә катнаштылар.

2013 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары А.А. Хамматова һәм А.Р. Шакараев Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге каршындагы яшь юристлар советы инициативасы белән «Россия Конституциясе – илнең Төп Законы» темасына Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында узган конкурсның жюри эшендә катнаштылар.

2013 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л. Васин Казан (Идел буе) федераль университеты, «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе тарафыннан үткәрелгән Татарстан Республикасында «Хокук. Бар» дигән хокукый белем атнасының рәсми чараларында катнашып, проектта катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыкты.

2013 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган «Региональ законнарда Төп Закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыруда дәүләтнең Төп Законы роле турында» дигән темага «түгәрәк өстәл» эшендә катнашты, анда ул «Татарстан Республикасы конституциячел суд эшчәнлеге практикасында Россия Федерациясе Конституциясен куллану» дигән темага доклад ясады.

2013 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе Казан юридик институтының (филиал) көндезге бүлектә укучы 2 курс студентлары белән очрашты. Очрашу «Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына 20 сорау һәм 20 җавап» темасына багышланган иде.

2013 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л. Васин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы өчен республика мәктәп-семинар эшендә катнашып, «Россия Федерациясе Конституциясен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлегендә гражданнарның хокукларын яклау турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.

2013 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Л.В. Кузьмина һәм суд аппараты җитәкчесе А.Л. Васин белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе судында Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле, Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының җаваплы секретаре М.В. Кротов чакыруы буенча Мәскәү шәһәрендә Дәүләт Кремль сараенда Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.


Татарстан Республикасы Конституция

судының башка эшчәнлеге
Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарны гамәлгә ашыруга бәйле чаралар үткәрә. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының һәм Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты дәүләт хезмәткәрләренең эш стажын исәпләү, Татарстан Республикасы Конституция судының отставкадагы судьяларына гомер буе еллык тәэмин итүне билгеләү һәм эштән киткәндә пособие түләү турындагы гаризаларны карау, эвакуация һәм аттестация комиссияләре утырышлары даими нигездә үткәрелеп тора, суд аппаратының вәкаләтле хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституция суды эвакуация комиссиясенең Лаеш шәһәрендә үткән күчмә утырышында катнаштылар.

Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының тулы составы һәм аппарат хезмәткәрләренең күпчелеге «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары булып торалар. Узган 2013 ел дәвамында Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре тарафыннан халыкны кабул итү, аларга «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге кысаларында түләүсез юридик консультатив ярдәм рәвешендә ярдәм күрсәтелде, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе һәм «Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе үзара эш итте.

2013 елда Татарстан Республикасы Конституция судының рәсми интернет-сайты үзгәреш кичерде, ә сайтның баш менюсына «Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү» дигән рубрика кертелде.

«Россия юристлары ассоциациясе» эшчәнлегендә катнашу һәм республиканың юридик югары уку йортлары белән эшлекле хезмәттәшлек тәртибендә Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л. Васин 2013 елның октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетында булган «Түләүсез юридик ярдәм: юридик клиникаларның хезмәттәшлеге, НКО һәм түләүсез юридик ярдәмнең дәүләти һәм дәүләти булмаган системасында катнашучылар» халыкара түгәрәк өстәлендә катнашты һәм «Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы Конституция судының дәүләт хакимияте органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара эшчәнлеге» темасына доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясенең филиалы – Казан юридик институты базасында Татарстан Республикасы адвокатлары алдында конституциячел суд эшчәнлеге турында лекцияләр уздырды.

2013 елның 17 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советының хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Республикасы Конституция судының аппарат җитәкчесе А.Л. Васин «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы итеп сайланды.

2013 елда Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор һәм Татарстан Республикасы Конституция суды арасында гражданнарга квалифицияле юридик ярдәм күрсәтү буенча үзара эшчәнлек практикасы дәвам итте. Татарстан Республикасы Конституция судының аппарат хезмәткәрләре тарафыннан Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе кысаларында айның һәр соңгы пәнҗешәмбесендә халык вәкилләре кабул ителде, нәтиҗәдә, 40 тан артык гражданга хокукый консультация күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Конституция судының аппарат хезмәткәрләре расланган график нигезендә (2013 елның 22 марты, 21 июне, 20 сентябре, 20 декабре) «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге кысаларында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм «Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүдә һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнаштылар. Юридик консультация электрон мәгълүмати-хокукый белешмәләр базасыннан файдаланмыйча, «Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы тарафыннан билгеләнгән рәвештә гражданнарны кабул итү карточкаларын тутырып башкарылды. Бу көннәрдә аппарат хезмәткәрләре 70 тән артык кешегә киңәш бирделәр.

Татарстан Республикасы Конституция суды һәм «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында 2013 елның 18 гыйнварындагы шартнамә нигезендә, шәһәрнең юридик клиникалары базасында гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтеп, халык белән өстәмә эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Мәсәлән, «ТИСБИ» идарә университеты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе Казан юридик институты (филиал) һәм «Россия хокук академиясе» Казан филиалы студентлары юридик клиникалары базасында аппарат хезмәткәрләре юридик ярдәм күрсәтү максатында берничә дистә гражданны кабул иттеләр.

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы Конституция суды югары уку йортларының юридик факультетларында укучы студентлар белән дәресләр үткәрүгә һәм үсеп килүче буынга хокукый тәрбия бирүгә зур әһәмият бирә. Судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләре төрле уку йортларының укучылары белән даими рәвештә очрашулар үткәрәләр, анда тулаем конституциячел суд эшчәнлегенә багышланган, шулай ук Татарстан Республикасы Конституция суды эшенә турыдан-туры бәйле мәсьәләләр турында фикер алышалар. Узган чорда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе Казан юридик институты (филиал) һәм «ТИСБИ» идарә университеты» уку йорты студентлары белән дәресләр үткәрелде. 2013 елның апрелендә Татарстан Республикасы Конституция судында Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе Казан юридик институты (филиал) студентлары белән очрашты, Казан (Идел буе) федераль университетында түгәрәк өстәл кысаларында Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары А.А. Хамматова һәм А.Р. Шакараев Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының студентлар фәнни җәмгыяте әгъзалары белән очраштылар. 2013 елның декабрендә «Россия хокук академиясе» Казан филиалында «Кулланучылар хокукларын яклау: хәзерге вакыт һәм камилләштерү перспективалары» темасына түгәрәк өстәл булды, анда Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов «Татарстан Республикасы Конституция суды практикасында кулланучылар хокукларын яклау» темасына чыгыш ясады, ә Конституция суды судьялары А.Р. Шакараев һәм А.А. Хамматова хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасына укучыларны әзерләү буенча республика җыеннарында катнашкан укучылар белән очраштылар, «Россия Федерациясе суд системасы һәм конституцион суд эшчәнлеге роле « темасына лекция-презентация белән чыгыш ясадылар.

2013 елның 5 декабрендә судның аппарат җитәкчесе А.Л. Васин Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты оештырган «Хезмәт законнарын белүчеләр» III Республика конкурсын оештыру комитетының һәм эксперт советының уртак утырышында катнашты.

Студентларның производство һәм диплом алды практикасын уздырганда хезмәттәшлекне оештыру максатларында Татарстан Республикасы Конституция суды белән Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалы арасында академия студентларының практикасын Татарстан Республикасы Конституция судында уздыру турында килешү төзелде, шуның нигезендә әлеге югары уку йортының студентлары диплом алды практикасы узу өчен Конституция судына юлланды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Конституция суды Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентларына судта уку-производство һәм диплом алды практикасы узу мөмкинлеге тудырды.

Татарстан Республикасы Конституция суды хезмәткәрләре ел дәвамында Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм суд берләшмәләре арасында үткәрелә торган спорт ярышларында катнаштылар һәм «Агач утырту көне» республика табигатьне саклау программасын гамәлгә ашыру максатларында судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре яз һәм җәй көннәрендә Казан шәһәрендә агач утыртуда актив катнаштылар.



Татарстан Республикасы Конституция судының

хәйрия чараларында катнашуы
Татарстан Республикасы Конституция суды хәйрия чараларында катнаша.

Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре инвалидларның «Вера» иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла торган «УЙЛАН, АҢЛА, ЯКЛА» хәйрия лотереясында күп тапкыр катнаштылар.

Татарстан Республикасы Конституция суды Татарстан Республикасының Спас районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Акчарлак» («Чайка» ) социаль приютына шефлык күрсәтүен дәвам итә. Ел дәвамында Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре приютка даими рәвештә барып балалар белән очраштылар, аларга бүләкләр тапшырдылар, шулай ук массакүләм мәдәни чараларда катнаштыру максатында балаларны Казанга алып килүләрне оештырдылар. Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләренең финанс һәм оештыру ярдәме белән приют территориясендә балалар уен мәйданчыгы төзелде, ноутбук, телевизор өчен стеллаж, чәчәк үсентеләре һәм картиналар сатып алынды, шулай ук 4 компьютер, китаплар, бүлмә гөлләре, уенчыклар, көнкүреш техникасы предметлары һәм кием-салым тапшырылды.

Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм хезмәткәрләре Ерак көнчыгышта су басудан зыян күргәннәргә ярдәмгә «Ак Барс Созидание» хәйрия фонды исәп-хисап счетына, шулай ук ишетмәүче һәм начар ишетүче балаларга ярдәмгә «Балачак шатлыгы» хәйрия фонды исәп-хисап счетына акча күчерделәр. Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе һәм судьялары 2013 елның 27 сентябрендә КСК «УНИКС»ка «Балачак шатлыгы» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән хәйрия концертына билетлар сатып алдылар, билетлар сатудан җыелган акчалар Татарстан Республикасы Тәтеш районы Бессоново авылында ДЦП диагнозлы балалар өчен реабилитация үзәге бинасын ремонтлау фонды проектын финанслауга тотылачак.



Татарстан Республикасы Конституция судының компьютер паркын яңартуга бәйле рәвештә кулланылышта булган компьютерларның төп өлеше түләүсез нигездә Казан шәһәренең «РКБ-2» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә хастаханә табиблары һәм медицина персоналы файдалануына тапшырылды.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет