Татарстан Республикасы Конституция судының 2013 елда башкарган эше турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Конституция судының йомгаклау карарлары



бет4/5
Дата14.06.2016
өлшемі441.5 Kb.
#134578
1   2   3   4   5

Мөрәҗәгатьләр белән эшләү

2013 елда Татарстан Республикасы Конституция судына 227 мөрәҗәгать керде, шул исәптән 75 язма һәм 152 телдән мөрәҗәгать. 227 мөрәҗәгатьнең 224е – гражданнардан; 2се – «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Д.А. Медведевның региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсеннән; 1се – «Выбор» газетасы редакциясеннән. Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары тарафыннан 65 мөрәҗәгать итүче, аппарат хезмәткәрләре тарафыннан 87 мөрәҗәгать итүче шәхсән кабул ителде. Рәсми сайттагы интернет-кабул итү аша 16 мөрәҗәгать алынды.

2013 елда Татарстан Республикасы Конституция судына кергән барлык мөрәҗәгатьләрне анализлау түбәндәге тенденцияләрне чагылдырды. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең яртысыннан артыгы (166сы, ягъни гомуми санның 73 проценты) Казан шәһәрендә яшәүчеләргә туры килә. Соңгы өч елда Татарстан Республикасы Конституция судына Казанда яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьләрнең артуы күзәтелә (2011 елда — 118, 2012 елда — 126, 2013 елда — 166). Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләрдән алынган шикаятьләр саны тотрыклы булып кала (2010 елда — 36, 2011 елда — 31, 2012 елда — 49). 2013 елда 40 шундый мөрәҗәгать алынды: Чаллыдан – 8, Зеленодольск шәһәреннән һәм Зеленодольск районыннан — 4әр мөрәҗәгать, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск һәм Мөслим районнарыннан — 2шәр мөрәҗәгать, Арчадан, Буадан, Чистайдан, Минзәләдән, Тәтештән, Алексеевск, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Тукай, Чистай районнарыннан — 1әр мөрәҗәгать.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Конституция судына Россия Федерациясенең башка регионнарында (Свердловск, Оренбург өлкәләрендә) яшәүчеләрдән дә мөрәҗәгатьләр барлыгын әйтергә кирәк.

Статистикадан күренгәнчә, Татарстан Республикасы Конституция судына барыннан да ешрак халыкның социаль яклауга аеруча мохтаҗ категорияләре – инвалидлар, пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ялгыз аналар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм халыкка социаль ярдәм чаралары күрсәтелә торган гражданнарның башка категорияләре мөрәҗәгать итәләр. 2013 елда ул гомуми шикаятьләр санының 29 процентын, ягъни барлык мөрәҗәгатьләрнең өчтән берен тәшкил итте. Аларның яртысыннан артыгы — 37 мөрәҗәгать социаль әһәмияткә ия мәсьәләләргә карый, ләкин еш кына гражданнар башка хокукый мәсьәләләр буенча аңлатма бирүне, барыннан да элек, хокук бозулардан яклау һәм аларны торгызу тәртибен аңлатуны сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр саны артты (2011 елда — 13, 2012 елда —16, 2013 елда — 37 мөрәҗәгать).

Гомуми суд юрисдикциясе карарларына шикаять бирү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре саны сизелерлек кимеде. Әгәр 2012 елда бу максатлар белән гражданнар 72 тапкыр мөрәҗәгать итсә, 2013 елда ул 58 тапкыр булды.

Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затларының эш итүләре (эш итмәүләре) белән килешмәү турында мөрәҗәгатьләр саны элекке дәрәҗәдә калды диярлек: 2012 елда 25 булса, 2013 елда ул 29 тәшкил итте.

Торак өчен түләү тәртибе һәм шартлары, торак–коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен тарифлар билгеләү һәм хезмәтләр күрсәтү турында мөрәҗәгатьләр саны 2012 ел белән чагыштырганда яртылаш кимеде (2012 елда — 10, 2013 елда — 5 мөрәҗәгать).

Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларына узган елда алдан өйрәнү өчен 13 мөрәҗәгать тапшырылды, алар «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 43 статьясы таләпләренә җавап бирә йә мөрәҗәгатьтә куелган сорау буенча Татарстан Республикасы Конституция судының карар кабул итүе турындагы таләпне үз эченә ала.

2012 һәм 2013 елларда Татарстан Республикасы Конституция судына кергән мөрәҗәгатьләрнең структурасы таблицада китерелә.





Мөрәҗәгатьләрдә куелган мәсьәләләр

Мөрәҗәгатьләрнең

гомуми саны

(шул исәптән телдән)*

2012 ел

2013 ел


1.

Норматив хокукый актларга шикаять бирү

34 (9)

18 (3)

2.


Гомуми юрисдикциядәге судлар карарларына

һәм хокук саклау органнарының вазыйфаи

затлары гамәлләренә шикаять бирү


72 (50)

58 (31)


3.

Хокукый характердагы сорауларны аңлату

турында


37 (13)


27 (17)

4.

Гражданнарның сәяси, хезмәт, икътисади

һәм мәдәни хокуклары һәм ирекләре

бозылу турында


3 (3)



5 (5)



5.

Социаль тәэминат турында

16 (15)

37 (34)

6.

Дәүләт хакимияте органнарының җирле

үзидарә органнарының һәм аларның

вазыйфаи затларының гамәлләренә

(гамәл кылмауларына) ризасызлык турында



25 (15)


29 (26)

7.

Торак өчен түләү тәртибе һәм шартлары,

торак–коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен

тарифлар билгеләү һәм хезмәтләр күрсәтү

турында


10 (7)


5 (4)

8.

Торакка хокук, җиргә милек хокукы

бозылу турында



4 (3)

4 (0)

9.

Башка мәсьәләләр

21 (9)

44 (32)




Барлыгы


222 (124)

227 (152)

*Җәяләр эчендә телдән бирелгән мөрәҗәгатьләр саны күрсәтелде.



Дәүләт хакимияте органнары һәм граждан

җәмгыяте институтлары белән үзара багланышлар һәм

судьялар берләшмәсе органнары эшчәнлегендә катнашу
Татарстан Республикасы Конституция суды Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, граждан җәмгыяте институтлары белән үзара багланышларны гамәлгә ашыра һәм судьялар берләшмәсе эшчәнлегендә катнаша.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Татарстан Республикасы Президенты үткәрә торган киңәшмәләрдә һәм башка чараларда даими катнаша, Татарстан Республикасы Иминлек Советының әгъзасы булып тора һәм аның утырышларында катнаша.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе һәм судьялары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышларында, шулай ук республика парламенты үткәрә торган чараларда катнашалар. Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышларында катнашалар.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Россия Федерациясе Судьялар советы составына керә һәм Россия Федерациясе Судьялар советының суд практикасы һәм законнарны камилләштерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы булып тора. Әлеге Комиссия эшчәнлеге кысаларында тикшерелә торган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында гомуми юрисдикция һәм арбитраж судлар белән, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының конституция (устав) судлары рәисләре белән үзара эш итә.

Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Ф.Н. Баһаутдинов Татарстан Республикасы Судьялары советы әгъзасы булып тора һәм Татарстан Республикасы Судьялары советының законнарны камилләштерү һәм суд реформасы комиссиясен җитәкли.

Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы А.Р. Шакараев Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясе составына керә һәм аның утырышларында катнаша.

2013 елның февраленә кадәр Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева һәм Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Л.В. Кузьмина судьялар берләшмәсенең күрсәтелгән органнарында вәкил булып тордылар һәм судьялар берләшмәсе тормышында актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Судьялары советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Судьялары советы инициативасы белән Татарстан Республикасы Конституция суды мөрәҗәгать итүчеләр арасында аларның судларга һәм суд системасына мөнәсәбәтләрен ачыклау максатында «Судлар—2013» дигән сораштыру үткәрүдә катнашты.

Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л. Васин Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт үсеше мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы булып тора. 2013 елның декабрендә аның утырышында катнашты, анда Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде, шулай ук квалификация күтәрүнең 2014 елга календарь планы расланды.

2013 ел дәвамында Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм хезмәткәрләре бөтенроссия һәм республика дәрәҗәләрендәге чараларда катнаштылар.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов түбәндәгеләрдә катнашты:

— Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында «Эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләренең оператив хезмәт эшчәнлегенең 2012 елгы йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлар турында» дигән темага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында;

— Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең уртак утырышында, Татарстан Республикасында оператив һәм аларның чираттан тыш утырышларында;

— Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында;

— «Татарстан Республикасы прокуратурасының 2012 елгы эше йомгаклары һәм 2013 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычлары турында» дигән темага Татарстан Республикасы прокуратурасы коллегиясе киңәшмәсендә;

— «Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2012 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2013 елга төп бурычлары турында» дигән темага Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында;

— Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында;

— Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чараларда;

— «Россия Федерациясе регионнарында җинаятьчелек: уртаклык һәм үзенчәлек» дигән темага Россия ЭЭМ Казан юридик институтында булып узган халыкара фәнни-гамәли конференциядә;

— Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган социаль акциядә;

— «Право и жизнь в Татарстане» һәм «Хокук һәм хәят» журналларының редакция советлары утырышларында.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «2012 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында» дигән темага еллык докладын карау буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт советының киңәйтелгән утырышында катнашты, В.Н. Демидов анда «Татарстан Республикасы Конституция судының гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре буенча дәүләт хакимияте органнары белән үзара эшчәнлеге» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов, Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары Ф.Н. Баһаутдинов, Л.В. Кузьмина, А.Р. Шакараев, шулай ук суд аппараты җитәкчесе А.Л. Васин белән берлектә Татарстан Республикасы судьяларының 2013 елның 14—15 февралендә булган XI нче хисап-сайлау конференциясе эшендә катнашып, «2012 елда гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Россия Федерациясе Судьялары советының пленар утырышында, Россия Федерациясе судьялары советының суд практикасы һәм закон чыгаруны камилләштерү мәсьәләләре комиссиясенең 2013 елның 20-23 маенда Мәскәү шәһәрендә узган утырышында катнашты. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: «2013-2020 елларга Россия суд системасын үстерү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру бурычлары һәм 2013 елда аны үтәү чаралары турында; гомуми юрисдикциядәге федераль судларның һәм җәмәгать судьяларының бердәй мәгълүмат киңлегенең заманча мәгълүмат һәм телекоммуникацион инфраструктурасын булдыру кысаларында үткәрелә торган оештыру-хокукый чаралар турында; тиешле елларны эшләгән өчен айлык өстәмә билгеләү буенча судьяларның тиешле эшләгән елларын билгеләү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә проекты хакында; гомуми юрисдикциядәге судлар судьяларына премияләр түләү һәм матди ярдәм күрсәтү тәртибе хакындагы нигезләмә проекты турында.

2013 елның 2—5 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе судьялары советының пленар утырышы эшендә, шулай ук Россия Федерациясе судьялары советының суд практикасы һәм закон чыгаруны камилләштерү мәсьәләләре комиссиясе эшендә катнашты. Утырышта гомуми юрисдикциядәге федераль судлар администраторлары эшчәнлеген камилләштерү концепциясе проекты турында, дәүләт хезмәтенең аерым төре буларак суд хезмәтен кертү һәм федераль судларның һәм Россия Федерациясе Югары Суды каршында Суд департаменты системасы федераль дәүләт граждан хезмәткәрләренә эш хакы түләү хакында федераль закон проектын әзерләү барышы турында, гомуми юрисдикциядәге федераль судларның полиция тарафыннан һичшиксез сакланырга тиешле объектлары исемлегенә кертелмәгән биналарын Россия «Охрана» ЭЭМ ФГУП саклавына кабул итү чараларын Россия Федерациясе законнары нигезендә үткәрү барышы һәм аның филиалларының күрсәтелгән функцияләрне, пропуск режимын гамәлгә ашырганда Россия ФССП территориаль органнары һәм башка дәүләт органнары белән үзара эшләү тәртибе хакында, судларда электрон эш башкаруның кайбер элементларын кертү турында, коррупциячел һәм башка төрле хокук бозуларны профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Россия Федерациясе Югары суды каршындагы Суд департаменты тарафыннан үткәрелә торган чаралар хакында.

2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Координация советы утырышында катнашты һәм «Татарстан Республикасы Конституция судының халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшчәнлеге» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

2013 елның маенда Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Координация советы утырышында Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева катнашты.

2013 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кушуы буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева Киев шәһәрендә «Сабантуй—2013» татар халык бәйрәмендә катнашып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавын игълан итте.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева Россия хокук академиясенең Казан филиалында «Граждан хокукларын яклау: цивилистик тикшеренүләр һәм суд практикасы» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

Конституциячел суд эшчәнлеген ныгытуга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Конституция судына эшлекле визитлары белән даими нигездә халыкара юридик берләшмә вәкилләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары вәкилләре киләләр. Мәсәлән, 2013 елда Татарстан Республикасы Конституция судында булдылар:

— Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиле, Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары офисының директор урынбасары, Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары киңәшчесе катнаштылар. Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе В.Н. Демидов белән булган очрашу хакында Нил Муйжниекс Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссарының «Россия Федерациясе суд системасы кысаларында хөкем итү һәм кеше хокукларын яклау» докладында искә алып үтте;

— Дэвид Кук (David M. Cook) —Хардисон адвокат фирмасы Президенты, АКШ, Мемфис шәһәрендә Россия хезмәттәшлек вәкиллеге әгъзасы, Теннесси штаты. Очрашуда Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары Р.Г. Сәхиева һәм Социаль белем бирү академиясенең дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире В.Г. Холоднов катнаштылар;

— Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Р.З. Тимерҗанов һәм Татарстан Республикасы Прокуроры И.С. Нәфыйков. Очрашу барышында кеше һәм гражданның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча суд карарларының үтәлеше, халыкка судның ачык булуын һәм аннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Конституция суды белән үзара эшчәнлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

2013 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Югары судының Президиум залында Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов Югары суд судьяларын һәм коллективын Җиңү көне белән котлады һәм Югары суд судьясы, Татарстан Республикасы Конституция судында Югары суд вәкиле И.Ш. Шәйхиевкә конституциячел нормаларны һәм принципларны гамәлгә ашыруда, Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау механизмнарын тәэмин итүдә актив ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Конституция судының Рәхмәт хатын тапшырды.

2013 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе С.П. Маврин белән очрашты, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов һәм Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Ф.Р. Волкова катнашты. Әлеге очрашу барышында Россия Федерациясендә конституциячел законлылык торышы, региональ конституциячел (устав) юстициясе үсеше, Россия Федерациясе Конституция Суды һәм Татарстан Республикасы Конституция судының үзара эшчәнлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан 2013 елның 7 июнендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе урынбасары С.П. Маврин җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив советының «Россия Федерациясе субъектлары Конституция һәм устав судлары карарларында гражданнарның социаль хокукларын яклау» темасына чираттагы утырышы булды. Консультатив совет — конституциячел суд эшчәнлеген һәм Россия Конституция Суды һәм Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары арасында үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруда уртак координация һәм уртак алымнар табу максатларында төзелгән киңәшмә органы. Консультатив совет Рәисе – Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе В.Д. Зорькин. Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов 2010 елның ноябреннән бирле Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив Советы Рәисе урынбасары булып тора. Совет составына Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судларының гамәлдәге рәисләре ерә.

Чара Казан Ратушасы бинасында узды, бу – Россия Федерациясе субъектлары Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив советының Казан шәһәрендә үткән өченче утырышы булды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов, Россия Федерациясе Конституция Судында һәм Россия Федерациясе Президенты идарәсенең Россия Федерациясе Федераль Собраниесе палаталарында эчке сәясәт буенча Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкилләре эшчәнлеген тәэмин итү департаменты башлыгы В.К. Боброва, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Р.З. Тимерҗанов, Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт департаменты киңәшчесе А.В. Сычева, Россия Федерациясе Конституция Суды Секретариаты җитәкчес Е.В. Кравченко, Россия Федерациясе Конституция Суды киңәшчесе, Россия Федерациясе субъектлары Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив советы секретаре С.Л. Сергевнин, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары рәисләре катнашты.

Утырышта катнашучылар адресына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановтан котлау алынды.

Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе В.Д. Зорькин кушуы буенча Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидов «Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары карарларында гражданнарның социаль хокукларын яклау» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе урынбасары С.П. Маврин Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары белән очрашып, конституциячел суд эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча аларның нәтиҗәле хезмәтләрен билгеләп үтте.

2013 елның 8 июнендә Советта катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты чакыруы буенча Татарстан Республикасы Зеленодольск районында «Сабантуй — 2013» татар халык бәйрәмендә катнашты, аннары алар Свияжск утрау-шәһәрендә аның тарих музеенда, Троицк чиркәвендә һәм һөнәрчелек бистәсендә булдылар.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе субъектлары Конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив советы утырышында катнашучыларның эш йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы Конституция суды Җыелма басмасы»ның махсус чыгарылышы басылып чыкты. Әлеге чара турындагы мәгълүмат шулай ук «Тарих. Хокук. Сәясәт» федераль басмасында һәм «Хокук һәм хәят» журналында һәм «Суд һәм эш» газетасында бастыру өчен җибәрелде.
Татарстан Республикасы Конституция суды

эшчәнлеге турында гражданнарга мәгълүмат бирү
«Татарстан Республикасы Конституция суды эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2010 елның 3 июлендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Конституция суды тарафыннан Конституция суды вәкаләтләре, эшчәнлеге турында һәм ул кабул иткән карарлар турында халыкка мәгълүмат бирү буенча чаралар күрелә.

Эшләр Татарстан Республикасы Конституция судының ачык утырышларында, массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән телевидениене дә чакырып, тикшерелә, аларның вәкилләренә тикшереп карала торган эш турында мәгълүмат, шулай ук фотога һәм видеога төшерү хокукы бирелә, бу исә конституциячел суд эшчәнлегеннән һәркемнең файдалана алуын, аның ачык һәм аңлаешлы булуын тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституция суды карап тикшерелә торган эшләр буенча суд утырышларын видеога яздыруны һәм аларны Интернет челтәрендә кулланучылар өчен ачык режимда Татарстан Республикасы Конституция судының рәсми сайтында (www.ksrt.ru) урнаштыруны дәвам итә. Бу практика Татарстан Республикасы судьялары конференциясендә (2013 елның феврале) һәм Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив советында (2013 елның июне) теләктәшлек тапты.

Шулай ук гражданнар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларга квалифицияле юридик ярдәм күрсәтү максатларында Конституция судына керә торган мөрәҗәгатьләр бүлегендә Татарстан Республикасы Конституция судының рәсми сайты камилләштерелде. Аерым алганда, күрсәтелгән бүлектә гражданнар белән эшләүне җиңеләйтү өчен судка мөрәҗәгатьләр бирүнең «бер сүздән» дигән алымы кулланылды. Хәзер гражданнар Татарстан Республикасы Конституция судына, «Татарстан Республикасы Конституция судына шикаять бирергә» дигән тамгага басып, мөрәҗәгать итә алалар. Судка мөрәҗәгать итүнең мондый алымын куллану аларның санын арттыруга китерүне билгеләп үтәргә кирәк.

«Татарстан Республикасы Конституция суды турында» Татарстан Республикасы Законының 72 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция суды карарлары Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының рәсми басмаларында – «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарында дәүләт телләрендә басылып чыга. Татарстан Республикасы Конституция суды карарлары шулай ук татар һәм рус телләрендә Конституция суды чыгара торган «Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре»ндә басылып чыга һәм судның рәсми сайтында урнаштырыла.

2013 елда Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан аның йомгаклау карарларында чыгылдырылган хокукый позицияләрен Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы гамәлгә куйган «Татарстан адвокаты» журналында урнаштыру практикасы гамәлгә кертелде.

2013 елда «Татарстан Республикасы Конституция суды хәбәрләре»нең чираттагы 1 (26) нче, 2 (27) нче саннары һәм Россия Федерациясе субъектлары конституция һәм устав судлары рәисләренең Консультатив советы утырышында катнашучыларның эш йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы Конституция суды Җыелма басмасы»ның махсус чыгарылышы басылып чыкты һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең барлык органнарына һәм җирле үзидарә органнарына, Россия Федерациясе Конституция Судына, Россия Федерациясе субъектларының барлык конституция (устав) судларына, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенә җибәрелде.

2013 елда Татарстан Республикасы Конституция суды тарафыннан «Конституциячел суд эшчәнлеге теориясенең һәм практикасының актуаль проблемалары» фәнни хезмәтләр җыелмасының сигезенче саны әзерләнеп чыгарылды, анда Россия Федерациясе Конституция Суды Рәисе В.Д. Зорькин, Россия Федерациясе Конституция Суды судьясы Г.А. Гаджиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, башка дәүләт җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларының конституция (устав) судлары рәисләре һәм судьялары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, конституционалист-галимнәр, практик юристлар мәкаләләре урын алды.

Басма матбугатта Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының һәм аппарат хезмәткәрләренең конституциячел хокук һәм конституция суды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча мәкаләләре даими басылып тора.

2013 ел дәвамында федераль һәм республика басмаларында Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе В.Н. Демидовның конституциячел суд эшчәнлеге һәм гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре басылып килде.

Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары «Конституциячел суд эшчәнлеге теориясенең һәм практикасының актуаль мәсьәләләре» фәнни хезмәтләр җыентыгында (VIII чыгарылыш) үз мәкаләләрен бастырып чыгардылар.

Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л. Васин Калининград өлкәсе Устав Судының җыелма басмасында мәкалә бастырып чыгарды.

Шулай ук ел дәвамында Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары киңәшчеләре үзләренең мәкаләләрен фәнни басмаларда бастырып килделәр.



Достарыңызбен бөлісу:
1   2   3   4   5




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет