Всемирный конгресс татар



бет8/20
Дата11.06.2016
өлшемі1.76 Mb.
#128698
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   20

И.Ю.Әминов: Конгрессның бер җыелышында кемдер әйткән иде: чит төбәкләрдә яши торган өлкәләрдә безгә сездәге урам-тыкрык чисталыгы, дворниклар турында сюжетлар кирәкми, матур бер канал эшләгез дип. Алла боерса, “ТНВ-Планета” дигән канал август аенда күрсәтә башлар. Бик зур рәхмәт сезгә!

Р.З.Закиров: Бирсен Ходай, без моңа куанабыз, шатланабыз һәм сезнең белән бергә калырбыз.

И.Ю.Әминов: Кадерле дуслар! Кичә Мәскәүдә булган идем, бөтен Мәскәү кылтырый, иртәгә нәрсә була дип. Менә шулай, кызык замана... Бездәге сайлауларга килсәк, мин аны программада әйттем, хәттә Бердәм Россиянең җинүенә иң күп куйган өлеш республикалар булды.

Алайса башлыйк. Беренче сүзне Гөлназ Фердинат кызы Шәйхиевага бирәбез. Ел дәвамында башкарылган эшләр хакында мәгълүмат.



Г.Ф.Шәйхиева: Хәерле көн хөрмәтле коллегалар, кунаклар. Безнең массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, җирле татар милли мәдәни автономия рәисләре, татар оешмасы җитәкчеләре катнаша. Бүгенге очрашуда алда торган проблемаларны уртага салып сөйләшербез, хәл итү юлларын бергәләп эзләрбез дип ышанам.

Без татар дөньясындагы яңалыкларны, Ин­тер­нет белән беррәттән, “Та­тарс­тан – Яңа га­сыр” спут­ник те­ле­ви­де­ни­е­се аша һәркөнне белеп, танышып торабыз. Татарстанда гына түгел, аннан читтә яшәүче татар көтеп тора торган телеканал без­гә ал­га куй­ган мак­сат­лар­ны тор­мыш­ка ашы­рыр­га мөм­кин­лек­ләр бир­де. Хәзер Татарстан тавышын Россиянең барлык төбәгендә, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Эстония, Литва, Латвиядә, Әзербәйҗанда, Скандинавия илләрендә, Көнчыгыш Европада ишетергә, ра­ди­о­тап­шы­ру­ла­рын ин­тер­нет­тан тың­ларга бу­ла.

БТК БК ре­ги­он­нар­да­гы та­тар­ча бас­ма­лар бе­лән элем­тә­дә тора. Уд­мур­ти­я­нең “ Яңа­рыш” га­зе­та­сы, Тө­мән өл­кә­се­нең “Яңа­рыш”, Самарадагы “Бердәмлек”, Ульян өлкәсенең “Өмет”, Пермь крае Барда районының “Таң” газеталары нәкъ ме­нә шун­дый­лар. Без конгресс тарафыннан кабул ителгән резолюция һәм башка документларны әлеге матбагаларда урнаштыра барабыз. Тагын шуны әйтәсе килә, узып баручы елда без Пермь крае Барда районының “Таң” газетасы 80 еллыгын, Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы 20 еллыгын, Оренбургның “Яңа вакыт” газетасы шулай ук 20 еллыгын бәйрәм иттек. Без ул тантаналарда катнаштык. Әлеге матбугат чарасы белән даими элемтәдә торган, редакция хезмәткәрләренә дә конгрессның рәхмәт хатлары тапшырылды. Регионда чыгып килүче газеталар турында тагын бер хәбәр. Омскида 2003 елдан бирле дөнья күрүче “Татар дөньясы” газетасы быел июль аенда Россия күләмендә теркәлү узды. Аның оештыручысы - эшмәкәр, милләттәшебез Тамир Алимбаев. Чиләбе өлкәсе татарлары тормышында да милли матбугат өлкәсендә матур хәбәрләребез бар. Кайчандыр гел тәнкыйть утында тотылган бу өлкә хәзер мактаулылар рәтендә. Чиләбе өлкәсе Татарлары конгрессы ярдәме, аның рәисе эшмәкәр ханым Лена Рәфыйк кызы Колесникова матди ярдәме белән “Хәзинә” дигән газеталары нәшер ителә башлады һәм телевизион тапшыру эфирга чыкты.

Безнең Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстандагы массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә. “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” га­зе­та­лары, “Сөембикә” журналы, “Татарстан” дәүләт телерадиокампаниясе безнең тарафтан үткәрелгән һәр чараны яктыртып укучыларга җиткереп баралар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында БТК БК тарафыннан башкарылган эш, яңалык һәрвакыт урын ала. Рәхмәт аларга.

“ТЯГ” телерадиокомпаниясе белән багланышларга аеруча басым ясыйсым килә. Телевидениедәге “Татарлар” тапшыруы, “Татарстан хәбәрләре”, “Хәерле иртә”, радиодагы “Синдер татар кешесе” тапшырулары, һәрвакыт һәм даими Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртып, караучыга, тыңлаучыларга җиткереп баралар. Быел без әлеге компаниянең балалар һәм яшьләр редакциясе белән дә ныклы эшләдек. “Тамчы шоу” тапшыруларында безнең төрле төбәкләрдә яшәүче яшь милләттәшләребез катнашты. “ТЯГ” дагы “Кара- каршы”, “Җырлыйк әле” тапшыруларының да берничәсе чит төбәктәге галимнәр, үзешчән сәнгать осталары катнашында үтте.

“ТЯГ” телеведениесе белән безнең тагын бер уртак проектыбыз бар. Ул “Халкым минем” дип аталган тапшыру. Быел без бергәлектә эшләгән тапшыруыбызга биш ел тулды. Шушы вакыт эчендә 76 тапшыру эфирга чыккан. Без 25 төбәктә, 4 чит илдә, 5 Татарстан районында булып, барлыгы 200000 чакрымнан артык юл узганбыз. Шушы тапшыруларда 52 кала, 147 татар авылы күрсәтелде. “Халкым минем” тапшыруы аша 43 ансамбль чыгыш ясаган, 63 милли ризык әзерләү серләрен төшендергәнбез.

Әлеге тапшыруның популярлыгы көннән-көн арта. Бу турыда безгә килгән хатлар, телефон шалтыратулары сөйли. Алай гына да түгел, аның авторы Ләйсәнә Садретдинова белән яңа тапшыру әзерләргә дип Россиянең кайсы почмагына гына барып чыксак та, безне күптән көткән, белгән туганнарыдай каршы алалар, әлеге тапшыру аша Россиянең башка төбәкләрендәге милләттәшләребезнең яшәеше белән танышабыз диләр, рәхмәт әйтәләр.

“Халкым минем” тапшыруы һәр дүшәмбедә 20 сәг. 30 минутта эфирга яңа тапшыру чыгара, һәм ул атна дәвамында тагын төрле вакытларда дүрт тапкыр кабатлана. Менә шул эшләр өчен, Илшат Юнысовичның биредә булуыннан файдаланып, БТК БК исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә шулай милли тормышны яктыртырбыз дип уйлыйм.

Безнең быел тагын зур яңалыгыбыз булды. Ул да булса, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының үз матбугат органы “Халкым минем” газетасы барлыкка килде. Ул республика “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгы белән бергә нәшер ителә. Газетаның сигез саны дөнья күрде. Киләчәктә бу эш дәвамлы булыр дип ышанабыз. “Татмедиа” республика мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина бүген бездә. Ул газетаның киләчәк язмышы турында әйтеп китәр әле.

Газеталар, журналлар бе­лән бер­лек­тә, татар дөньясының бүгенге хәл-әхвәленә, үткәнендәге мирасына, халкыбызны борчыган проблемаларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан бәйгеләр игълан итәбез. Без “Сөембикә” журналы белән берлектә “Әти һәм мин” дигән конкурс уздырдык. Инде нәтиҗәләр дә ясадык. Беренче урынга Баулыдан Хәмидә Идиатуллина, икенче урынга Чистайдан Алинә Әзһамова, өченче урынга Азнакайдан Зөлхия Миннеханова лаек дип табылды.

Әлеге журнал белән безнең тагын бер зур проектыбыз бар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары белән бергәләп “Авыл кызы” бәйгесен игълан иттек. Аның сайлап алу турларын Самара өлкәсендә һәм Чувашиядә уздырдык. Алда Оренбург, Түбән Новгород өлкәләре тора. Йомгаклау өлеше киләсе елга Казанда узачак.

Чуашстанның татар авылларындагы берничә сайтка аерым тукталасым килә. Алар Урмай, Тукай, Озын Куак авыллары сайты. Бу авылларда татар мәгълүмат чаралары чын мәгънәсендә үсештә. “Урмай” авылы сайты моннын ике ел элек эшли башлады. Ул инде барыбыз да яхшы белгән Фәрит Гыйбатдиновның шәхси сайты. Ике телдә дөнья күрүче элеге сайтка көненә 550–600 кеше керә. ХОСка 1500 кеше керә. Алар арасында АКШ, Ирландия, Польше, Төркия, Гарәп илләреннән дә укучылар бар. Монда Урмай авыл хәбәрләре генә түгел, Татарстан, татар дөньясы вакыйгаларын да табарга була. Менә шундый изге өчен рәхмәт Фәриткә.

Бүгенге көндә интернет тиз арада хәбәрләшү, аралашу чарасы да. Газета, телевидение булмаган җирләрдә, Аллага шөкер, интернет сайтлар эшли башлады. Без сезгә кайбер татар сайтларын бирергә булдык. Самарская региональная творческая общественная» («ДРУЖБА»)

Сайты общественных организаций в регионах:

www.tatarlarsamara.ru – официальный сайт татарского культурного центра

г.Самары

www.tatural.ru – сайт татар Урала

www.nkat.ur.ru – РНКАТ Свердловской области

www.tatarlar.kirov.ru – сайт татарской молодежи г.Кирова

www.rybushkin.ucoz.ru – сайт о селе Рыбушкино Нижегородской области

www.yanarysh.ru – сайт татарской организации г.Воронеж

www. islam.ru – новости Ислама

www.lira.oren.ru – сайт татар Оренбурга

www.don-tatar.epage.ru – сайт Татарского культурного центра Ростова

www.mtss.ru – Московское татарское студенческое собрание

www.tatarmoskow.ru – сайт татар г.Москвы

www.moskvatatar.ru – сайт московских татар

www.kunak.ru – сайт татарского развлекательного клуба «Кунак»

www.mossabantuy.ru – сайт московского Сабантуя

www.tatarlar-moscow.ru – официальный сайт культурного центра г.Москвы

www.kardeshlik.ru – сайт Ассоциации татарских студентов «Кардешлек»

www.yaktash.ru - сайт клуба татарских студентов «Якташ»

www.tatar.in – сайт татар г.Пушкино и Пушкинского района Московской

области

www.tatarlar.spb.ru – сайт татарского общества «Татарстан» СПб



www.ktto.ru – сайт Конгресса татар Тюменской области

www.halal-ash.ru

www.tat.perm.ru  - сайт НКАТ Перми
СНГ

www.tatar-ua.clan.su – сайт татар Украины

www.sheydulin.com – веб-сайт художника Сергея Шейдулина(Азербайджан)

www.tm-tatarlar.by.ru – сайт татар Туркменистана


Дальнее зарубежье

www.tatartoronto.com – сайт татар Торонто (Канада)

www.tatars-bg.org - сайт татар Болгарии

www.tatar-usa.org – сайт татар США

www.tatar.cz – сайт татар Чехословакии

Яңа гына аларга Самара өлкәсенең “Дуслык” оешмасы сайты да килеп кушылды.

Белгәнегезчә, Рос­сия ре­ги­он­на­рын­да, чит ил­ләр­дә яшәү­че та­тар­лар бе­лән мәгъ­лү­мат ал­ма­шу, БТК БК ма­те­ри­ал­ла­рын мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры­на элект­рон ва­ри­ант­та җит­ке­рү мак­са­тын­нан үзебезнең Ин­тер­нет сайтын бул­дыр­ган идек. Милли тормышыбыздагы вакыйгалар белән һәркөнне танышып торасыгыз килсә, www.tatar-congress.org адресына кереп карый аласыз. Үзегездә булган яңалыкларны, фотолар белән безгә җибәрә аласыз. Электрон почтага. Без аларны да сайтка урнаштырачакбыз. Анда шулай ук Башкарма комитет, бюро тарафыннан кабул ителгән документларны да урнаштырып барырга тырышыбыз. Шулай ук, БТК БКның эшен киңрәк яктырту йөзеннән, аның карарларын, документларын аерым бер җыентык (вестник) итеп чыгаруны да дәвам итәбез. Безнең тагын бер яңалыгыбыз. Тиздән “Татар иле” дип аталган бөтендөнья татар порталы хөкүмәтебез ярдәме белән оешачак. Мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәре киләсе ел башында эшли башлаячак. Бу турыда безнең Данис тулырак итеп сөйләр. Безнең “Халкым минем” газетасының инде дөнья күргән саннарының электрон варианты да әлеге порталда урын алачак.

Күргәнегезчә, башкарган эшләр дә бар, башкарасылары да җитәрлек. Авырлыклар да күп. Чишү юллары да бар, ләкин җиңел түгел. Хөрмәтле милләттәшләр, бергәләп, җиң сызганып эшләгәндә аларны җиңә алырбыз, Алла боерса.



И.Ю. Әминов: Сайт турында әйттеләр, әйдәгез хәзер Данис Фәнис улы Шакировны тыңлыйк “Татар иле” порталы.

Д.Ф.Шакиров: Бөтендөнья “Татар иле” мәгьлүмати социаль челтәре турында Ринат Зиннурович әйтеп үтте, мин күбрәк техник ягын, эчтәлеген сөйләп китермен. Бу безнең “Татар иле” социаль челтәр генә буларак түгел, ә информацион ресурслы мәгълүмати социаль челтәр буларак үз эченә нәрсә алачак? Тәүлегенә 24 сәгать эшләүче шушы социаль челтәр кысаларында без яшьләрнең һәм гомумән җәмгыятьнең аралашу гына түгел ә мәгълүмат ресурсларны да туплау тора. Иң беренче чираттта, ул безнең бигрәк тә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен дистанцион онлайн рәвешендә татар телен укыту. Әгәр дә без 19нчы гимназиянең тәҗрибәсенә таянып, скайп аша татар теленә өйрәтүне җайга салсак, бу бик зур эш булыр иде. Дәресләр атнасына 2 мәртәбә укытылачак. Без аны онлайн рәвешендә ике этапта башкарырбыз дип уйлыйбыз. 1нче этап башлап җибәрерү өчен булса, 2нче этапта укытучының тере тавышы белән камера аша укытырга ниятлибез. Бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарлар рәхәтләнеп татар телен өйрәнәчәк. Бу инде, Алла бирсә, шушы татар теленең чыннан да үсүенә бер фактор булыр. Икенчесе- бу шушы социаль челтәргә бик зур медиа контент туплау. Хөкүмәт ярдәме белән милли архив материаллары, барлык книгафондны шушы социаль челтәр кысаларында урнаштырачакбыз, Әлбәттә, авторларның хокуклары исәпкә алыначак. Шулай итеп, медиа контент даими онлайн рәвешендә бөтен милләттәшләребезгә барып җитәчәк. Безгә бик күпләр шалтырата: менә шушы медиа контенттан җырларны табып булмасмы икән дип. Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган балалар өчен беренче җырларны урнаштырып булмасмы икән дип сораучылар да бар. Әлегә безнең конгресс сайтының мөмкинчелеге юк, ә портал социаль челтәр дәрәҗәсендә булса, барысы да мөмкин булачак.

Дистанцион дәрәҗәдә татар телен укытуга әзерлек йөзеннән конгресстагы команда бик күп эшли. Казан федераль университеты белән дә килешү төзелгән, андагы филологлар программаларны ясыйлар.



Порталның барлык техник ягы, эчтәлеге турында “Казан” милли мәдәни үзәгендә Раил Гатауллин сөйләр. Без үзебезнең домен адресын булдырдык. Tatarile.org (Татар иле.орг) Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

И.Ю. Әминов: Сораулар бармы?

Сорау: Каралганмы?

Д.Ф.Шакиров: Әйе, безнең премьер -министрыбызга Президенттан боерык булды һәм хәзер хөкүмәтебез тарафыннан акчалар булдырыла. Контент, серверлар It-паркта урнаштырылачак.

Сорау: Сервер матди ярдәме булмаган җырларны туплыймы?

Д.Ф. Шакиров: Ул турыда мин әйтеп үткән төрле структуралар белән килешүләр төзелә, чөнки авторлык хокуклары бар. Без үткән атнада моның буенча әңгәмә үткәргән идек “Яңа гасыр” телевидениесендә. Ярдәме, минемчә, булыр. Чөнки премьер-министр тарафыннан шушы структураларга килешүләр җибәрелде, мин аның хәтта русчасын да әйтәләм: окажите содействие при создании и продвижении портала “Татар иле.ру”

И.Ю.Әминов: Чынлап әйткәндә, проблемалар бар, чөнки төрле яктан караганда, авторские права өчен түләнми, шуңа күрә бу проблемаларны хәл итәргә авыр булачак, чөнки бездән генә тормый. Авторлар, РАО да бар, алар белән сөйләшенгәнме?

Д.Ф.Шакиров: Без Миләүшә Ләбибовна белән сөйләштек.

И.Ю.Әминов: Миләүшә Ләбибовна РАО түгел бит ул?

Д.Ф.Шакиров: Ул да шул тәкъдимне әйтте, шуңа күрә без барысын да хөкүмәт аша хәл итәбез. Юридик яктан бик күп эшләр башкарылыр.

И.Ю.Әминов: Ничә кеше эшләячәк?

Д.Ф.Шакиров: Әлегә бүлек булдырылды, “белем.ру” оешмасы безнең белән бергә эшли һәм, әлбәттә, инде журналистлар булачак, барысы бүлектә әлегә 7–8 кеше эшли. Мин массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясенең дә ярдәме кирәк булыр дип уйлыйм.

Сорау: Ул моңарчы социаль челтәр дип килде, хәзер ишетәм, бу зур портал булып чыга. Ни өчен дигәндә, социаль челтәр бит ул аның принцибы дуслар, дусларның дуслары, бөтенесе шул контакт, фейсбуклар, бу татар иле турында ишеткәч, куркып калган иде. Инде тагын бер җирдә теркәләсе була микән дип? Мәсәлән, Вконтакте да утыручылар алар инде үз дусларын тапкан , шуңа күрә моны инде татарның бер зур порталы дип тәкъдим итәргә кирәк. Татарның бары тик татарга гына кирәк ресурсларын, татар телен өйрәнү, танышу. Казан эчендә дә татарларга бер - берсен табышып, гаилә кору проблема, ә чит илләрдә бу тагын да зуррак, кискен проблема. Моңарчы бар иде “юлдаш сом” дигән сайт- ул бераз сүрелде. Аның ярдәме белән шактый гаиләләр барлыкка килде. Бәлкем, менә шушындый бары тик татарга ориентирлашкан әйберләрнең каймагын гына җыеп алыргадыр. Мәсәлән, сез әгәр телисез икән “Вконтакте”дәге кешеләрне кертергә, дөресрәге “Вконтактедән” ниндидер конкуренция эшләргә телисез икән – ул берничек тә килеп чыкмаячак. Чөнки андагы кешеләрдән хәзер социаль челтәр төзү турында түгел, ә башка социаль челтәрләрдән татар яшьләрен чынлап торып җәлеп итәрлек юлларын эзләү кирәк, минемчә.

Д.Ф.Шакиров: Президент белән очрашу вакытында Мәскәү татарларыннан берәү әйткән иде, безгә социаль челтәр кирәк дип. Без инде ул портал сүзен төшереп калдырып, мәгълүмати ресурслы дигән сүз керттек, мәгълүмати ресурслы татар социаль челтәре булсын дип.

“Вконтакте” турында әйтәкәндә, ул барыбызга да мәгълүм булганча, 100% татарча алыштырылды, анда хәзер рәхәтләнеп татарча аралашып була. Моны “белем.ру” эшләде. “Вконтакте” аша да, “фейсбук” аркылы да теркәү булачак. Шулай итеп без инде берничә өлешен булса да үзебезгә күчерербез дип уйлыйбыз. Ә яшьләр булгач, әлбәттә, инде “мәхәббәт лав”, “татар дуслар ру”, “яратам.ру” сайтларына да ихтыяҗлык арта. Таныштыру, гаилә турында сайтлар ясап, без андагы халыкны үзебезгә җәлеп итәрбез дип уйлыйбыз, шушы социаль челтәрдә бер микроблок төзеп.



Сорау: Хәзер һәрбер ресурс аерымланган, мәсәлән, “китап нет.ру”да бары тик әдәби әсәрләр, “матбугат ру”да матбугат чараларының мәкаләләре. Барысы да төрле урында урнашкан, аны әле без монда Казанда торып таба алмыйбыз, ә инде читтән кергән татарлар бөтенләй югалып калырга мөмкин. Аларны бер урынга җыю яхшы булыр иде.

Д.Ф.Шакиров: Рәхмәт сезгә, мин әле әйтергә онытканмын: веб каталог төзелде, анда 500гә якын татар сайтлары тупланган, системалаштырылган. Мәсәлән, чит илдә яшәүче татарларның сайтларын бассаң – барлык сайтлар чыга. Анда төрле китап яки язма әдәбият кирәк булса, матур әдәбият әсәрләре сайты чыгачак, ул системага салынган.

И.Ю.Әминов: Гафу итегез, тулаем бу концепцияне сез кайчан тәкъдим итәчәксез.

Д.Ф.Шакиров: Презентацион рәвештә бүген киңәйтелгән утырышта булачак.

И.Ю.Әминов: Мин аңлап бетермәдем төп юнәлешне татарча өйрәтәбезме, сайтларны җыябызмы?

Д.Ф.Шакиров: Барысы да.

И.Ю.Әминов: Анда информацион контент булачакмы?

Д.Ф.Шакиров: Әлбәттә. Ул менә теге визуаль рәвештә

И.Ю.Әминов: Интернет-телевидение булачакмы анда?

Д.Ф.Шакиров: Интернет- телевидение турында сүзләр алып барыла, радио булачак. Менә интернет-телевидение турында әле бик күп мәсьәләләр хәл итәсе бар, бик күп эшләр башкарасы. Әле бу безнең беренче этабыбыз гына.

И.Ю.Әминов: Аңлашылды. Тагын сораулар бармы соң? Бик кызыклы, кирәк эш. Проблемалар да күп. Чынлап әйткәндә, безнең алда да бик зур бурыч тора: яңа елдан “Татарстан-Планета” каналын булдырырыга. Без дә аның концепциясен уйлыйбыз. Чөнки аның 90% татарча, 10 % яңалыклар русча булачак. Без ул концепцияне уйлыйбыз, бәлки берәр җыелышта ул концепцияне сезнең игътибарыгызга җиткерербез, чөнки безнең дә проблемалар күп. Канал бөтен татарларга кызык булсын өчен нәрсә эшләргә?. Бергә эшләргә кирәк. Чөнки сезнең каналда безнең канал да чыга башласа, бик шәп булыр иде, “Планета” каналы. Ярый алайса, хәзер инде күбрәк проблемаларга кагылсак дөрес булыр иде. Нурия Абдулла кызы Беломоинага сүз бирәбез, “Татмедиа” республика агентлыгының җитәкче урынбасары.

Н.А.Беломоина: Мин үземнең чыгышымда бүгенге көндә татар телендә чыгучы матбугат чараларын саклау, үстерү турында мәгълүмат бирермен.

Мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә 747 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Татар телендә 115 газет һәм 25 журнал чыгарыла. Әлеге юнәлештә ел саен үсеш күзәтелә. (Мисалга, 2004 елда республикада татар телендә 82 гәҗит һәм 20 журнал басылып чыккан). Шул ук идарә хәбәр итүенчә, 2010-2011 елларда республикада 3әр яңа шәхси татар гәҗите теркәлгән.

Милли һәм махсус басмалар, социаль яктан әһәмиятле, аларның саны елдан-ел арта бара. Татар телендә чыгучы “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” кебек рәсми иҗтимагый-сәяси басмалар белән беррәттән, “Юлдаш”, “Кәеф ничек”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Безнең спорт” кебек шәхси газеталар да басыла. Хатын-кызлар өчен “Сөембикә”, әдәбият сөючеләр өчен “Казан утлары” һәм “Мәйдан”; укытучылар, гыйльми хезмәткәрләргә “Мәгариф”; сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә “Сәхнә”; яшьләр өчен “Идель”; үсмерләр өчен “Ялкын” журналлары нәшер ителә. Татар телендә нәшер ителүче балалар өчен басмалар арасында “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарын, “Салават күпере”, журналын атарга була.

Республикада 50 телевизион компания (шуларның 30 татар һәм рус телләрендә эфирга чыга), 86 радиостанция (шуларның 22 татар һәм рус телләрендә, 6 – татар телендә эшләп килә).

Татар һәм рус телләрендә эшләүче “Татарстан-Яна гасыр” спутник телерадиокомпаниясенең 2009 елның сентябрь аеннан “Яшь ТНВ” каналы эшләп килә. Ул балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен татар телендә “Тамчы шоу”, “Яшьләр тукталышы”, “Син-минеке, мин-синеке”, “Күчтәнәч”, “Мәктәп” тапшыруларын әзерли.

Моннан тыш, “Яңа гасыр” телеканалында тамашачыларга читтә яшәүче татарларның тормышы, проблемалары турында сөйләүче “Татарлар”, тарихи ватаннарыннан читтә гомер итүче милләттәшләр яшәешен ачып бирүче "Халкым минем..." тапшырулары чыгып килә. Соңгысы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән эшләнә. Бу нисбәттән шушы юнәлештә тормышка ашырылучы зур проект “Замандашлар” циклы турында да әйтергә кирәк. Шунысы сөенечле, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең “Татарстан-Яна гасыр” каналын, шул исәптән “Яна гасыр” радиосын онлайн режимда www.tnv.ru сайты аша карау һәм тыңлау мөмкинлеге бар.

Татар телен саклау, үстерү, аны һәрьяклап өйрәнү һәм камилләштерү, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә туган телне өйрәнүгә барлык шартлар тудыру Татарстан Республикасы сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Ялкын”, “Салават күпере” журналлары, “Сабантуй”, “”Көмеш кыңгырау” газеталары кебек балалар басмаларын татар телен өйрәнгәндә өстәмә әдәбият буларак куллану мәсьәләсе карала. Бу, үз чиратында, телне өйрәнүне кызыклы һәм мавыктыргыч итәчәк. Моны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан әзерләнгән бәяләмә дә раслый.

Милли матбугатны үстерү, журналистларның һөнәри эшчәнлекләрен күтәрү, үзара фикер алышу, шул исәптәп, республикадан читтә нәшер ителүче татар басмалары белән элемтәләрне ныгыту максатыннан ел саен Татарстан Республикасы хөкүмәте, Рәсәй һәм ТР-сы Журналистлар союзы ярдәмендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары Конгрессын оештыра. Биредә Рәсәйнең 40 тан артык төбәге һәм БДБ илләреннән матбугат чаралары вәкилләре катнаша. Мисалга 2010 елда Конгресста Башкортостан, Мордовия, Мари-Эль, Чувашия, Удмуртия республикалары, Оренбург, Самара, Нижгар, Омск, Пермь, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләре татар гәҗитләре һәм электрон матбугат чаралары вәкилләре катнашты.

Алар соравы буенча 2011 елның июнь аеннан Россиянең 14 субъектында регуляр рәвештә республикадан читтә нәшер ителүче татар басмаларында Татарстан турындагы яңалыкларны үз эченә туплаган «Атна вакыйгалары» 8 битле газета чыга башлады. Сентябрь аенда бу исемлеккә 15нче регион - Омск өлкәсе дә кушылды. Нәтиҗәдә, милләттәшләребез оператив рәвештә Татарстан яңалыклары белән танышып бару мөмкинлегенә ия булды.

Чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә татар телендә белем алу, әдәби һәм мәдәни мирасыбызны саклау һәм өйрәнү юнәлешендә ярдәм йөзеннән республикада Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган “Таткнигафонд” электрон библиотека эшли. Проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылды. Татар китап нәшрияте, “Мәгариф”, ”Заман”, “Рухият” һәм Республика Милли китапханасе фондларын берләштергән он-лайн режимында эшләүче әлеге электрон китапханәдә бүгенге көндә 1503 татар телендә китап исәпләнә. Атнага әлеге электрон сайттан 44 илдән (Төркия, Казахстан, Украина, Алмания, АКШ, Литва, Канада, Япония, Эстония) 3000 меңгә якын укучы куллана.

Татар телендә китаплар нәшер итү өлкәсенә килгәндә исә, 2011 елда республикада Татар китап нәшриятында 147 данә китап бастырылды - шуның –97се татар телендә, “Хәтер” нәшриятында 32 данә китап бастырылды 24се татар телендә. Мисал өчен, татар телендә Татар китап нәшрияты 2010 елда 69, 2009 елда – 56 китап чыгарган иде. Республикада татар телендә чыгарылган китапларыбыз агымдагы елның май аенда Италиядә, Турин шәһәрендә XXIV нче халыкара китап ярминкәсенә куелды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 31 маенда кабул ителгән 833 номерлы боерыгы нигезендә 2011 елда Татарстан китап нәшриятына Татарстан Республикасы дәүләт телләрендәге иҗтимагый әһәмияткә ия әдәбиятны басытырып чыгаруга әзерләү, нәшер итү һәм таратуга кагылышлы чыгымнарын каплау өчен 23 млн. сум бүлеп бирелде. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты заказы буенча нәшер ителүче иҗтимагый әһәмияткә ия әдәбиятның гомуми тиражының 85 % Татарстан Республикасы һәм татарлар күпләп яши торган Россия Федерациясе регионнары китапханәләре фондларын комплектлауга юнәлдереләчәк.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә әзерләнгән Татарстан республикасы муниципаль районннары китапханәләре комплектлау турындагы разнарядка алынды. Татарстан китап нәшрияты китапларны комплектацияләүне башлый. Әлеге разнарядка буенча гомуми тиражның 75 % - Татарстан Республикасы китапханәләре алачак, 10 % - Бөтендөнья татар конгрессы аша регионнарга таратылачак.

Интернетка килгәндә, ААҖ “Татмедиа”га керүче барлык татар телендә чыгучы газет һәм журналларның сайты булдырылды. Электә бар иде, аның яртысы эшли, яртысы эшләми, быел без ул эшне тәмамладык, ребрейдинг ясадык, өр яңадан сайтларны эшләдек. Татар газеталарының барысының да (бүгенге көндә аңа республика, район һәм шәһәр газеталары керә) электрон версияләре бар.

Менә 8 ел инде, быел 9нчысы була, безнең Агентлык “Татнет йолдызлары” Халыкара Интернет-проектлар конкурсын алып бара. 8 ел дәверендә 1300 интернет-проект катнашты. Ел саен 240 тан 280 кадәр сайт катнаша. Алар төрле илләрдә, әйтергә кирәк Латвия, Азербайджан, Украина, Казахстан, Туркменистан, АКШ, Кытай һәм башка татарлар компактлы яшәгән илләрдән сайтлар катнаша һәм, әлбәттә, Россиянең төрле шәһәрләреннән. Менә бу инде Татнет татар электрон даирәсен арттыру дигән сүз бит ул, безнең ул бар, ләкин яңа статус бирү кирәк. Чөнки сайтлар бар, күпчелек шәхси сайтлар аларны алып бару өчен ни кадәрле акча да кирәк һәм ниндидер бер яңа сулыш та кирәк бу конкурска. Шуңа күрә 10нчы конкурсны зур итеп үткәрәсе килә иде. Татарстанда 150 ул сайтларны алып баручы кешеләрне җыеп, зур бер матур чара ясап үткәрергә исәп бар иде.

Безнең уйлавыбызча, “Татар иле” дип исемләнгән менә бу яңа социаль челтәргә тупланган 140лап сайтлар исемлекләрен бирә алабыз, икенчедән, Таткнигафондның ссылкасын алып, сез аны да анда урнаштыра аласыз. Иҗади контентка килгәндә ул чыннан да бик катлаулы сорау, менә без “Яңа гасыр” телеканалы белән сөйләшеп карарбыз, минем фикерем буенча, акчасыз ул эшне эшләп булмаячак. Ләкин нигә әле без ул “Татар иле” порталын ирекле куллану версиясен генә карыйбыз. Ул минем уйлавымча, бер зур базар шикелле, ә базарда кайда – нәрсә бар күрсәтелеп торырга тиеш. Нинди рәвештә аның белән куллану акчагамы – акчасызмы, анысы аның икенче сорау булырга тиеш. Чөнки һәрбер җырчы һәрбер продюсер һәрбер язучы белән килешүләр төзү эшенә кереп китсәк, ул эш мәңге бетә торган эш түгел. Инде үз фикеремне әйттем, порталга без кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, әлбәттә.

Менә бер генә сүз тагын өстәп китәсем килә. Милли кадрлар турында. “ТАТМЕДИА” ААҖ структурасында (140 теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасын үз эченә ала) барлыгы 831 журналист эшли, шуларның 256се татар телендә эшләүче журналистлар (шуларның 112се журналист белеменә ия). Алар белән эшләргә кирәк, журналистикада эш престижлы гына булса да, хезмәт хакы бик югары түгел, уртача хезмәт хакы 14 мең, ул уртача Татарстандагы хезмәт хакыннан түбәнрәк. Шуңа күрә татар журналистикасының престижын күтәрергә кирәк һәм сәләтле кешеләрне чакырырга кирәк, аларны һөнәри яктан үстерү ягын без карарбыз һәм андый кешеләр булса, безгә тәкъдим итегез. Чөнки кадрлар буенча проблема бар.

Штат мәсьәләсенә килгәндә, соңгы елларда бу өлкәдә кыскартулар күзәтелми.



“Халкым минем” газетасын укып барам миңа ул ошый. Бүгенге көндә ААҖ “Татмедиа” белән Бөтендөнья татар конгрессы белән килешү төзү процессы бара, әле аңа бер яктан да кул куелмаган, ләкин килешү проектында сез бар.


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет