Александр Исаевич Солженицын. Слово о писателе. Рассказ «Матренин двор». Образ праведницы. Трагизм судьбы героини. Жизненная основа притчи.
Теория литературы. Притча (углубление понятия).
Из русской поэзии XX века
Общий обзор и изучение одной из монографических тем (по выбору учителя). Поэзия Серебряного века. Многообразие направлений, жанров, видов лирической поэзии. Вершинные явления русской поэзии XX века.
Штрихи к портретам
Александр Александрович Блок. Слово о поэте.
«Ветер принес издалека...», «Заклятие огнем и мраком», «Как тяжело ходить среди людей...», «О доблестях, о подвигах, о славе...». Высокие идеалы и предчувствие перемен. Трагедия поэта в «страшном мире». Глубокое, проникновенное чувство Родины. Своеобразие лирических интонаций Блока. Образы и ритмы поэта.
Сергей Александрович Есенин. Слово о поэте.
«Вот уж вечер...», «Той ты, Русь моя родная...», «Край ты мой заброшенный...», «Разбуди меня завтра рано...», «Отговорила роща золотая...». Тема любви в лирике поэта. Народно-песенная основа произведений поэта. Сквозные образы в лирике Есенина. Тема России – главная в есенинской поэзии.
Владимир Владимирович Маяковский. Слово о поэте.
«Послушайте!» и другие стихотворения по выбору учителя и учащихся. Новаторство Маяковского-поэта. Своеобразие стиха, ритма, словотворчества. Маяковский о труде поэта.
Марина Ивановна Цветаева. Слово о поэте. «Идешь, на меня похожий...», «Бабушке», «Мне нравится, что вы больны не мной...», «С большою нежностью – потому...», «Откуда такая нежность?..», «Стихи о Москве». Стихотворения о поэзии, о любви. Особенности поэтики Цветаевой. Традиции и новаторство в творческих поисках поэта.
Николай Алексеевич Заболоцкий. Слово о поэте.
«Я не ищу гармонии в природе...», «Где-то в поле возле Магадана...», «Можжевеловый куст». Стихотворения о человеке и природе. Философская глубина обобщений поэта-мыслителя.
Анна Андреевна Ахматова. Слово о поэте.
Стихотворные произведения из книг «Четки», «Белая стая», «Вечер», «Подорожник», «Тростник», «Бег времени». Трагические интонации в любовной лирике Ахматовой. Стихотворения о любви, о поэте и поэзии. Особенности поэтики ахматовских стихотворений.
Борис Леонидович Пастернак. Слово о поэте.
«Красавица моя, вся стать...», «Перемена», «Весна в лесу», «Любить иных тяжелый крест...». Философская глубина лирики Б. Пастернака. Одухотворенная предметность пастернаковской поэзии. Приобщение вечных тем к современности в стихах о природе и любви.
Александр Трифонович Твардовский. Слово о поэте.
«Урожай», «Родное», «Весенние строчки», «Матери», «Страна Муравия» (отрывки из поэмы). Стихотворения о Родине, о природе. Интонация и стиль стихотворений.
Теория литературы. Силлаботоническая и тоническая системы стихосложения. Виды рифм. Способы рифмовки (углубление представлений).
Песни и романсы на стихи поэтов XIX—XX веков
Н. Языков. «Пловец» («Нелюдимо наше море...»); В. Соллогуб. «Серенада» («Закинув плащ, с гитарой под рукой...»); Н. Некрасов. «Тройка» («Что ты жадно глядишь на дорогу...»); А. Вертинский. «Доченьки»; Н. Заболоцкий. «В этой роще березовой...». Романсы и песни как синтетический жанр, посредством словесного и музыкального искусства выражающий переживания, мысли, настроения человека.
Из зарубежной литературы
Античная лирика
Гай Валерий Катулл. Слово о поэте.
«Нет, ни одна средь женщин...», «Нет, не надейся приязнь заслужить...». Любовь как выражение глубокого чувства, духовных взлетов и падений молодого римлянина. Целомудренность, сжатость и тщательная проверка чувств разумом. Пушкин как переводчик Катулла («Мальчику»).
Гораций. Слово о поэте.
«Я воздвиг памятник...». Поэтическое творчество в системе человеческого бытия. Мысль о поэтических заслугах – знакомство римлян с греческими лириками. Традиции горацианской оды в творчестве Державина и Пушкина.
Данте Алигьери. Слово о поэте.
«Божественная комедия» (фрагменты). Множественность смыслов поэмы: буквальный (изображение загробного мира), аллегорический (движение идеи бытия от мрака к свету, от страданий к радости, от заблуждений к истине, идея восхождения души к духовным высотам через познание мира), моральный (идея воздаяния в загробном мире за земные дела), мистический (интуитивное постижение божественной идеи через восприятие красоты поэзии как божественного языка, хотя и сотворенного земным человеком, разумом поэта). Универсально-философский характер поэмы.
Уильям Шекспир. Краткие сведения о жизни и творчестве Шекспира. Характеристики гуманизма эпохи Возрождения.
«Гамлет» (обзор с чтением отдельных сцен по выбору учителя, например: монологи Гамлета из сцены пятой (1-й акт), сцены первой (3-й акт), сцены четвертой
(4-й акт). «Гамлет» – «пьеса на все века» (А. Аникст). Общечеловеческое значение героев Шекспира. Образ Гамлета, гуманиста эпохи Возрождения. Одиночество Гамлета в его конфликте с реальным миром «расшатавшегося века». Трагизм любви Гамлета и Офелии. Философская глубина трагедии «Гамлет». Гамлет как вечный образ мировой литературы. Шекспир и русская литература.
Теория литературы. Трагедия как драматический жанр (углубление понятия).
Иоганн Вольфганг Гете. Краткие сведения о жизни и творчестве Гете. Характеристика особенностей эпохи Просвещения.
«Фауст» (обзор с чтением отдельных сцен по выбору учителя, например: «Пролог на небесах», «У городских ворот», «Кабинет Фауста», «Сад», «Ночь. Улица перед домом Гретхен», «Тюрьма», последний монолог Фауста из второй части трагедии).
«Фауст» – философская трагедия эпохи Просвещения. Сюжет и композиция трагедии. Борьба добра и зла в мире как движущая сила его развития, динамики бытия. Противостояние творческой личности Фауста и неверия, духа сомнения Мефистофеля. Поиски Фаустом справедливости и разумного смысла жизни человечества. «Пролог на небесах» – ключ к основной идее трагедии. Смысл противопоставления Фауста и Вагнера, творчества и схоластической рутины. Трагизм любви Фауста и Гретхен.
Итоговый смысл великой трагедии – «Лишь тот достоин жизни и свободы, кто каждый день идет за них на бой». Особенности жанра трагедии «Фауст»: сочетание в ней реальности и элементов условности и фантастики. Фауст как вечный образ мировой литературы. Гете и русская литература. Теория литературы. Философско-драматическая поэма.
Для заучивания наизусть
«Слово о полку Игореве» (Вступление или «Плач Ярославны»).
М.В. Ломоносов «Вечерние размышления о Божием величие при случае великого северного сияния» (отрывок).
Г.Р. Державин «Властителям и судиям», «Памятник» (на выбор).
Н.М. Карамзин «Осень»
А.С. Грибоедов «Горе от ума» (один из монологов Чацкого).
А.С. Пушкин «К Чаадаеву», «Анчар», «Мадонна», «Пророк», «Я вас любил…»
«Евгений Онегин» (отрывок)
М.Ю. Лермонтов «Смерть поэта», «И скучно и грустно…», «Родина», «Пророк», «Молитва».
Н.В. Гоголь «Мертвые души» (отрывок «Эх, тройка! птица-тройка…»)
А.А. Блок. «Ветер принес издалека…», «Ушла. Но гиацинты ждали», «О доблестях, о подвигах, о славе…» (по выбору)
С.А. Есенин. «Край ты мой заброшенный…», «Гой, ты, Русь моя родная…», «Разбуди меня завтра рано», «Отговорила роща золотая» (по выбору)
В.В. Маяковский. Люблю (отрывок).
М.И. Цветаева. «Идешь на меня похожий…», «Мне нравится, что вы больны не мной…». Стихи о Москве. Стихи Блоку. Из циклов «Ахматовой», «Родина» (по выбору).
А.А. Ахматова. «Сероглазый король», «Молитва», «Не с теми я, кто бросил землю…», «Что ты бродишь, неприкаянный…», «Муза», «И упало каменное слово…» (по выбору).
8.5.3. Татарский язык (татарские группы)
5 сыйныф
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Тел белеме бүлекләреннән лексика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, синтаксисны искә төшерү.
Фонетика. Орфоэпия. Графика һәм орфография. Аваз, хәреф, басым, иҗек, иҗек калыбы, сөйләм органнары, транскрипция, увуляр тартык, ирен гармониясе, сингармонизм законы. Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе. Татар телендә сузык һәм тартык авазлар классификациясе. Сүзләргә фонетик анализ ясау. Я,Ю,Е,Ъ,Ь хәрефләренең язылышы.
Лексика һәм лексикография. Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик мәгънәсе (сүзнең үзенә генә хас мәгънәсе). Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.Сүзләргә лексик анализ ясау.
Сүз төзелеше һәм ясалышы. Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар. Сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар белән яңа сүзләр ясау. Кушма, парлы, тезмә сүзләр ясау. Бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү юлы белән яңа сүзләр ясалу. Сүзләрне кыскарту юлы. Фонетик ысул белән сүзләр ясалу. Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.
5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Тел белеме бүлекләреннән фонтетика, морфология, сүз төзелеше, сүз ясалышы, лексикология, синтаксисны кабатлау
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып кечкенә хикәя төзү, язу; бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу; тәрҗемә итү; изложение, сочинение язарга өйрәнү; төрле характердагы диктантлар язу.
6 сыйныф
5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Авазлар һәм хәрефләр.Сузык һзм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазлары. Сүзләрнең басымын билгеләү. Сүзләргә фонетик анализ ясау.
Сүзлекләр турында белешмә бирү, аларның төрләре.Татар һәм рус телләрендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү, өйрәнгәннәрне ныгыту. Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар. Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.
Морфология турында мәгълүмат. Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү.
Исем. Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы,аларның дөрес әйтелеше, язылышы һәм сөйләмдә дөрес кулланышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау.
Сыйфат. Сыйфат. Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.
Сан. Сан, Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Саннарның исемләшүе. Сан төркемчәләре: микъдар саны, тәртип саны, чма саны, бүлем саны, җыю саны. Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау.
Рәвеш. Рәвеш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр, охшату-чагыштыру рәвешләре, күләм-чама рәвешләре, урын рәвешләре, вакыт рәвешләре, сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләрнең ясалышы. Рәвешләргә морфологик анализ ясау.
Алмашлык. Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.
Алмашлыклар.Алмашлыкларның мәгънә төркемчәләре: зат алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, тартым алмашлыклары күрсәтү алмашлыклары.
6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Сүз төркемнәрен истә калдыру.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр төзү.
Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрне кулланып, сочинениеләр язу.
Сүз төркемнәрен өйрәнгәч, алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.
Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү. Сүзлекләрне куллану.
Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.
7 сыйныф
Морфология буенча 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
Фигыль.
Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары.
Фигыль юнәлешләре.
Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр.
Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.
Хикәя фигыль, аның заман формалары.
Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.
Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.
Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.
Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше.
Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе. Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.
Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы.
Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы. Аларның исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.
Инфинитив фигыль, аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дөрес язылышы.
Татар телендә ярдәмче фигыльләрнең кулланылышы.
Кайбер мөстәкыйль мәгънәле фигыльләрнең ярдәмче фигыль буларак кулланылу очраклары.
Фигыльләрнең ясалышы.
Фигыльләргә морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат.
Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.
Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Хәбәрлек сүзләр.
Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә. Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы.
Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат.
Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре. Бәйлекләрне төркемләү. Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы. Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү. Кабатлау.
Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү.
Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы.
Теркәгечләрне төркемләү.
Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы.
Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.
Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү.
Кабатлау.
Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы.
Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.
Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
Бәйләнешле сөйләм үстерү.
-
Башкалар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган берәр әдәби герой турында сөйләү.
-
Мәктәптә уздырылачак берәр дәрестән тыш чара турында белдерү язу.
-
Бәйрәм белән котлау тексты язу.
-
Грамматик биремле контроль диктантлар язу.
-
Рәсемгә карап, хикәя төзү.
-
Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.
-
Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, изложениеләр язу.
-
Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.
-
Экскурсиядә һәм төрле спектакль-концертларда, мәктәптә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу.
8 сыйныф
5 -7 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.
Синтаксис. Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.
Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Телебезнең синтаксик һәм сөйләм берәмлекләре (сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст) турында төшенчә.
Гади җөмлә синтаксисы, кушма җөмлә синтаксисы һәм текст синтаксисы хакында кыскача мәгълүмат.
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә. Сүзләр бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат. Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Аларны белдерә торган тел чаралары. Ияртүле бәйләнешнең сөйләм оештырудагы роле.
Сүзтезмә турында гомуми төшенчә. Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәкләр. Татар телендә сүзтезмәләрнең төрләре һәм үзенчәлекләре.
Кабатлау.
Җөмлә кисәкләре. Җөмлә кисәкләре турында гомуми мәгълүмат (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).
Җөмләнең баш кисәкләре. Ия һәм аның белдерелүе, төрләре. Хәбәр һәм аның белдерелүе, төрләре. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.
Хәбәрнең ия белән ярашуы. Ия белән хәбәр арасында сызык куелу очраклары.
Кабатлау.
Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч, аның белдерелүе һәм аерылмыш белән бәйләнеше.
Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Туры һәм кыек тәмамлыклар.
Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле. Вакыт хәле. Рәвеш хәле. Күләм хәле. Сәбәп хәле. Максат хәле. Шарт хәле. Кире хәл. Аерымланган хәлләр турында төшенчә. Телебездә төрле хәлләрнең аерымлану үзенчәлекләре. Алар янында тыныш билгеләре.
Кабатлау.
Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычның аныкланмыш белән бәйләнеше. Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
Модаль кисәкләр. Эндәш сүз һәм кереш сүз турында гомуми төшенчә. Эндәш һәм кереш сүзләрнең үзенчәлекләре, җөмләдәге урыны. Кереш сүзләрне мәгънә ягыннан төркемләү. Эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.
Кабатлау.
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә. Аларны үзара теркәүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре.
Кабатлау.
Сүз тәртибе. Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).
Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе. Төрле сөйләм стильләрендә сүз тәртибен билгеләүче факторлар. Җөмлә кисәкләренең җөмләдәге урыны. Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.
Кабатлау.
Гади җөмлә төрләре. Җөмлә турында гомуми төшенчә (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).
Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә һәм тойгылы җөмләләр (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү). Әйтү максаты буенча төрле җөмләләр янында куела торган тыныш билгеләре.
Кабатлау.
Оештыручы үзәкнең саны буенча җөмлә төрләре: ике составлы һәм бер составлы җөмлә турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Бер составлы җөмлә төрләре һәм аларның үзенчәлекләре. Бер составлы исем (атау) җөмлә. Бер составлы фигыль (иясез) җөмләләр. Бер составлы сүз җөмлә.
Кабатлау.
Тиешле җөмлә кисәгенең кулланылу-кулланылмавы буенча җөмлә төрләре: тулы һәм ким җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Ким җөмләләрнең төрләре һәм аларның кулланылышы.
Кабатлау.
Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә. Инкарь җөмләләр һәм аларның кулланылышы.
Кабатлау.
Гади җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау. Гади җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Бәйләнешле сөйләм үстерү
-
Укыган әдәби әсәр героена адресланган хат язу.
-
Тормышта үрнәк булырдай берәр кеше турында очерк язу.
-
Концертка яки театрга баргач алган тәэсирләр турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.
-
Татар һәм рус телләрендәге кушма җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру.
-
Әдәби геройларга характеристика язарга өйрәнү.
-
Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләрен үтәү.
-
Экологик темага сочинение элементлары булган изложениеләр язу.
-
Үтелгән темаларга таянып, грамматик биремле диктантлар язу.
-
Дәрестән тыш укылган әдәби әсәрләргә таянып, сочинениеләр язу.
9 сыйныф
Синтаксис буенча 8 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.
Кушма җөмлә синтаксисы һәм пунктуация.
Кушма җөмлә һәм кушма җөмлә синтаксисы буенча гомуми төшенчә (башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү). Кушма җөмләне төзүче аерым җөмләләрнең грамматик, мәгънә һәм төзелеше ягыннан бәйләнеше турында кыскача мәгълүмат.
Форма һәм мәгънә бәйләнеше буенча кушма җөмлә төрләре: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, аларның аерым компонентлары арасындагы мәгънәви бәйләнешләр. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормаган чаралар ярдәмендә бәйләнгән (аналитик) иярченле кушма җөмләләр. Татар теленең үзенчәлеге буларак, баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә бәйләнгән (синтетик) иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.
Татар һәм рус телләрендә тезүле һәм ияртүле бәйләнеш ярдәмендә барлыкка килүче кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре.
Кабатлау.
Мәгънә (функциональ) ягыннан иярчен җөмләләрнең төрләре турында гомуми төшенчә. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә ягыннан бәйләнеш үзенчәлекләре. Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр.
Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләләр.
Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.
Кереш җөмләләр турында мәгълүмат. Кабатлау.
Составындагы хәбәрлекле үзәкләрнең саны буенча кушма җөмлә төрләре: ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмлә. Ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Катлаулы кушма җөмләләр: күп тезмәле кушма җөмлә, күп иярченле (тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле һәм берничә төр иярүле) кушма җөмлә, катнаш кушма җөмлә турында мәгълүмат. Катлаулы кушма җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре һәм алардагы тыныш билгеләре.
Кушма җөмлә синтаксисын һәм анда кулланылучы тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау.
Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Текст синтаксисы һәм пунктуация.
Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Текстның бер төре буларак тезем һәм чит сөйләмле текст турында кыскача мәгълүмат. Тезем һәм чит сөйләмле текстларда тынына билгеләре.
Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау. Барлык төр җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Стилистика һәм сөйләм культурасы.
Функциональ стильләрнең төрләре: сөйләмә һәм язма сөйләм стильләре. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Бу стильләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре. Синонимнарның сөйләм оештырудагы роле. Стилистик хаталар.
Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, эзлекле, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы. Сөйләмдә калькалар куллану.
5-9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә фонетик анализ ясау.
Лексикология буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча 5 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.
Морфология буенча 6-7 нче сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Сүзләргә морфологик анализ ясау.
Синтаксис һәм пунктуация буенча 8-9 нчы сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Бәйләнешле сөйләм үстерү
-
Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.
-
Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.
-
Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.
-
Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.
-
Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.
-
Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.
-
9 нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.
-
Төрле эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ. б.) үрнәкләрен язу.
-
Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.
8.5.4. Татарский язык (русские группы)
5 сыйныф
1-4 сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Тартымлы исемнәр төрләнеше
Берлек, күплек сандагы исемнәрне тартым һәм килеш белән төрләндерү, сөйләмдә куллана белү; әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу
Сыйфат дәрәҗәләре.
Лексик темаларга караган сыйфатларны (гади, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсендә сөйләмдә урынлы куллану
Тәртип, җыю һәм микъдар саннары. Кушма, тезмә саннар
Саннарның язылышын истә калдыру, сөйләмдә куллану.
Ясалма сыйфатлар
Антоним, синоним сыйфатлар.
Ясалма сүзләрнең төзелешен һәм мәгънәләрен дөрес аңлауга ирешү.
Вакыт рәвеше.
Җөмләдәге урынын белеп, дөрес куллану.
Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр төрләнеше.
Өйрәнелгән бәйлекләрне куллануны гамәли үзләштерү.
Күрсәтү алмашлыклары. Юклык алмашлыклары.
Зат һәм күрсәтү алмашлыкларын килеш белән төрләндереп дөрес куллану
“Иде” ярдәмче фигыле. Фигыльнең йөкләтү юнәлеше. Шарт фигыль.
Зат-сан белән төрләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү.
Хикәя фигыль формалары. Хикәя фигыль формаларының юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Исем фигыль.
Фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү.
Инфинитив.
Кушымчаларны дөрес куеп, сөйләмдә куллануга ирешү.
5 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.
Җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сорау куя белү, грамматик материалны гомумиләштерү, системалаштыру.
6 сыйныф
5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
Изафәләрне, антонимнарны, синонимнарны, саннарның өйрәнгән төркемчәләрен гамәли белүне, кушма һәм тезмә сүзләрнең, бәйлек сүзләрнең төзелешен һәм мәгънәләрен ныгыту. әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу.
Иярчен урын, иярчен вакыт җөмләләр.
Шарт фигыльнен барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең зат-сан белән төрләнеше.
Лексик темаларга караган сыйфатларны (гади, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсендә) сөйләмдә урынлы куллану. Аның нишләгәне бар/ юк формасы.
Фигыльләрнең ясалыш төрләре.
Фигыльнең уртаклык юнәлеше формаларының ясалышы. Ясалма фигыльләр. Фигыльнең төшем юнәлеше формаларының ясалышы. Боерык,теләк фигыльләр, кире, шарт фигыльләр. Хәл фигыльнең -гач\-гәч,-кач\-кәч кушымчалы формасы.
Билгеле киләчәк заман фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән Фигыльнең йөкләтү юнәлеше формаларының ясалышы. Хәзерге заман сыйфат фигыль төрләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү. Фигельнең инфинитив формасы. Билгеле үткән заман фигельләрнең зат-санда төрләндерү, фигыльнең йөкләтү юнәлеше формаларының ясалышын ныгыту. Әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу.
Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Юклык алмашлыклары. Билгеләү алмашлыгы (Үз). Изафә бәйләнешле исемнәр. Иярчен вакыт җөмлә.
Билгесез киләчәк заман барлык-юклык формалары.
Чөнки теркәгечле кушма җөмләләр. Ияртуле теркәгечле җөмләләр
Бәйлекләр (кебек, өчен, белән).
6нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.
Өйрәнелгән грамматик материалны ныгыту.
Җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сорау куя белү, грамматик материалны гомумиләштерү, системалаштыру.
7 сыйныф
1. 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
Саннарның өйрәнгән төркемчәләрен гамәли белүне, кушма һәм тезмә сүзләрнең, бәйлек сүзләрнең төзелешен һәм мәгънәләрен ныгыту. әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу.
2. Сыйфат ясагыч кушымчалар, нисби сыйфатлар.
Үткән заман сыйфат фигель. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның тартым белән төрләнеше. Уңай сыйфатлар. Лексик темаларга караган сыйфатларны (гади, артыклык, чагыштыру дәрәҗәсендә) сөйләмдә урынлы куллану.
3. Фигыль формаларының ясалышы.
Фигыльнең йөкләтү юнәлеше формаларының ясалышы. Хәзерге заман сыйфат фигыль. Фигыльләрнең ясалыш төрләре. Фигыльнең уртаклык, төшем юнәлеше формаларының ясалышы. Ясалма фигыльләр. Хәл фигыльнең -ып/-еп кушымчалы формасы юклыкта. Билгеле киләчәк заман фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү. Фигыльнең инфинитив формасы. Билгеле үткән заман фигельләрнең зат-санда төрләндерү, хәзерге заман сыйфат, ясалма, кире, шарт, боерык, теләк, хикәя, хәл фигыльләрне сөйләмдә куллана белү.
4. Юклык алмашлыклары. Билгесезлек алмашлыгы.
Изафә бәйләнешле исемнәр. Парлы исемнәр.
5. Чөнки теркәгечле кушма җөмләләр.
Ияртүле теркәгечле җөмләләр. Әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу.
"Өчен, белән" бәйлекләре.
7 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Өйрәнелгән грамматик материалны ныгыту.
Җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сорау куя белү, грамматик материалны гомумиләштерү, системалаштыру.
8 сыйныф
7 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.
Саннарның өйрәнгән төркемчәләрен гамәли белүне, кушма һәм тезмә сүзләрнең, бәйлек сүзләрнең төзелешен һәм мәгънәләрен ныгыту. Әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу.
Сыйфат ясагыч кушымчалар, нисби сыйфатлар. Үткән заман сыйфат фигель. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның тартым белән төрләнеше. Уңай сыйфатлар.
Лексик темаларга караган сыйфатларны (гади , артыклык, чагыштыру дәрәҗәсен- дә) сөйләмдә урынлы куллану.
Аның нишләгәне бар/юк. Фигыльнең йөкләтү юнәлеше формаларының ясалышы. Хәзерге заман сыйфат фигыль.
Фигыльләрнең ясалыш төрләре. Фигыльнең уртаклык юнәлеше формаларының ясалышы. Ясалма фигыльләр. Фигыльнең төшем юнәлеше формаларының ясалы-шы. Боерык фигыльне ныгыту. Теләк фигыль. Кире шарт, шарт фигыльләр. Хәл фигыльнең -ып/-еп кушымчалы формасы юклыкта.
Билгеле (катгый) киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше.
Билгеле киләчәк заман фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен үзләштерү һәм сөйләмдә куллануга ирешү. Фигыльнең инфинитив формасы. Билгеле үткән заман фигельләрнең зат-санда төрләндерү, хәзерге заман сыйфат фигыльне, ясалма фигыльләрне, кире шарт фигыльне, шарт фигыльне, боерык фигыльне, теләк фигыльне, хикәя фигыльне, хәл фигыльне сөйләмдә куллана белү; фигыльнең йөкләтү юнәлеше формаларының ясалышын ныгыту. Әйтелеше һәм язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне ишетеп язу.
Юклык алмашлыклары. Билгесезлек алмашлыгы. Изафә бәйләнешле исемнәр. Парлы исемнәр.
Чөнки теркәгечле кушма җөмләләр. Ияртуле теркәгечле җөмләләр.
"Өчен" бәйлеге. Бәйлек (белән)
7 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Өйрәнелгән грамматик материалны ныгыту.
Җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сорау куя белү, грамматик материалны гомумиләштерү, системалаштыру.
9 сыйныф
Теркәгечләр. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр. Бәйләүче чаралар. Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр.
Җөмләнең иярчен кисәкләре турында белгәннәрне искә төшерү; антоним, синоним, омонимнарны аера белү; аларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы куллана алу. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү: ия белән хәбәр арасында сызык; җөмләнең аерымланган кисәкләре, модаль сүзләр, тиңдәш кисәкләр янында.
Иярченле ия, хәбәр, аергыч җөмләләр. Иярченле тәмамлык, вакыт, шарт җөмләләр(синтетик һәм аналитик төре). Иярчен сәбәп, урын, максат, рәвеш җөмләләр.
Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген истә тотып, сөйләмне оештыра алу. Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү (өтер, ике нокта, сызык).
Иярчен күләм, кире җөмләләр. Катлаулы кушма җөмләләр. Күп иярченле кушма җөмләләр. Катнаш кушма җөмләләр.
Тиңдәш,тиңдәш түгел, бер-бер артлы иярүле җөмләләр. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.
Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту. Татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви ңзенчәлекләрен; фигыльнең род категориясе булмавы; аның аналитик формалар белән бирелешен тикшерү, күнегүләр өстендә ныгыту. Җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белүне күнегүләр өстендә ныгыту. Татар телендә хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу. Татар телендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү.
Сүзтезмә, фразеологизмнар. Туры сөйләм.
Сүз төркемнәре.
Җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән ия һәм хәбәргә сорау куя белү, грамматик материалны гомумиләштерү, системалаштыру.
5-9 нчы сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау.
Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген истә тотып, сөйләмне оештыра алу. Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү.
8.5.5. Татарская литература (татарские группы)
5 сыйныф
Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.
Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. «Зирәк карт», «Җил арба» әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлылык тәрбияләү. Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас төп сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк, сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чаралары булуы. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү .Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр һәм шарадалар.
Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү. «Эшкә өндәү», «Сабыйга», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы» шигырьләре.Шагыйрьнең бала психологиясен сурәтләве, мәгърифәткә, яшьләргә белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. «Ана догасы». Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре.
Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. «Су анасы» балеты.
Балет музыкасыннан өзек тыңлау. «Тукай һәм музыка» темасына сөйләшү.
Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. «Казанда Тукай һәйкәлләре» дигән темага әңгәмә.
Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. «Тукай» романы (өзек).
Тукайның балачагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку.
Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Айлы төн», «Син.
А.Алиш. Язучы турында белешмә. “Ялкаулык – кеше» шигырьләре. Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү.
Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. Туган як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.
Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. «Кәҗүл читек» хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше.
Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. «Гөлләр бакчасында» шигыре, «Кыр казы» хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Яз башы» хикәясе. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә.
Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. «Йолдызкай» хикәясе. Йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү, алар турында мәгълүмат бирү. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе.
Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе.
Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.
Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. «Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл» әкияте. Әкияттә хайваннар образының бирелеше. «Үлем уены» поэмасы. Үлемне җиңгән кечкенә солдат образы.
Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Сертотмас үрдәк» әкияте. «Чуар тавык» хикәясе (өзекләр). Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге.
Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат», «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.
Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә. «Бәхет кайда була?» шигыре.«Кар нинди җылы?» хикәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.
Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. «Казан» шигыре.
Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге.
Гамир Дәүләтшин. «Гасырлар тирәнлегеннән». Татар халкының борынгы тарихы, аны өйрәнү һәм саклау.
Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә. «Нинди ул Татарстан?» Республика турында мәгълүмат бирү.
Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә. «Кайный, шаулый Казан урамнары». Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүматлар бирү. «Ялгыз торна» хикәясе. Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.
Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. «Алтын куллар», «Телләр белүче каләм», «Магнитофон онытмый», «Саумысыз, арышларым» шигырьләре, һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.
Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. «Дуслар дус булып кала» әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.
Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Анам теле» шигыре. «Кояштагы тап» әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.
Ш.Маннапов. Мин гармунда ничек өйрәндем.
Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат бирү. «Табигатьнең газиз баласы» хикәясе. Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек.
6 сыйныф
Халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. «Яшә, Республикам!» җыры. Кеше тормышында җырның әһәмияте. Кыска җырлар. Җырларның тематикасы, кеше тормышында җырның әһәмияте.
Казан кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектурасы. Казан Кремле – Татарстан башкаласының горурлыгы, мең еллык тарихка ия булган борынгы башкаланың үзәге. Сөембикә манарасы – бөтендөнья татарлары өчен Туган ил символы.
Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. «Үги кыз» пьесасы. Аың үткен эчтәлеге, җанлы формасы, андагы халыкчан образлылык. Яшь буынны намуслылыкка, хезмәт сөюгә, булдыклылыкка, тырышлыкка һәм һөнәрле булырга өйрәтү.
Муса Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кызыл ромашка», «Чәчәкләр» шигырьләре. Шигырьләрнең язылу тарихы, эчтәлектәге күчерелмә мәгънә.
Чагыштыру турында төшенчә.
Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия театры. Аның оештырылу тарихы, театрны тудыруга хезмәт иткән күренекле шәхесләр.
Җырчы Зөләйха Хисмәтуллина. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше.
Җырчы Азат Аббасов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның татар опера сәнгатен үстерүдәге хезмәте.
Композитор Рөстәм Яхин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Татарстан Республикасы гимнының авторы булуы, иҗатының классик музыка белән нык бәйләнеше.
Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Иптәшләр” шигыре.Шигырьнең темасын билгеләү. Милләтләр арасындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү. “Кара борынның дусты” хикәясе (“Кара борын танымады”, “Яхшы кешеләр түгел икән” бүлекләре). Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Әйдүк белән Караборынның дуслыгы.
Җәүдәт Фәйзи. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Татар музыка сәнгатендә аның откан урыны. Һ. Такташ шигыренә язылган “Урман кызы” җырын тыңлау һәм фикер алышу.
Ибраһим Гази. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Йолдызлы малай” хикәясе. Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе, фашистлар ерткычлыгының сурәтләнеше.
Халык артистлары Ф.Халитов һәм Ш.Биктимиров иҗатлары. Аларның татар театрын үстерүгә керткән өлеше. Әлеге артистлар башкарган рольләр турында фикер алышу.
Зәки Нури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Яңа шәһәр» шигыре. Илдәге үзгәрешләр, аның алга таба үсеше сурәтләнү. Шигырьнең төзелеше.
Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Җырларымда телим” шигыре, “Бакчачылар” поэмасы. Шагыйрь әсәрләрендә тирән лиризм, сәнгатьчә гадилек, халыкчан патриотизм.
Ләбибә Ихсанова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Лачын кыз”, “Бүләк” хикәяләре (өзекләр). Хатын-кызларның кыюлыгы, фидакарьлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт мәсьәләләре
Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Күмәч пешерүчеләр җыры” шигыре. Игенчеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге турында фикер алышу.
Радик Фәизов. ”Ә җирдә тереклек бармы?” хикәясе. Малайның Җир патриоты булуы. Фантастик хикәя турында төшенчә.
Нур Әхмәдиев. “Минем беренче туган көнем” хикәясе. Кешеләрдәге шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләренең чагылышы.
Резеда Вәлиева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Халкыма”, “И газиз туган телем” шигырьләре. Аларда халык язмышы, туган тел язмышы мәсьәләләре күтәрелү.
Милли киемнәр. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында киемнәрнең үзенчәлеге. Аларның милләт яшәеше, әхлакый нигезе, көнкүреше белән бәйләнеше, кешенең яңалыкка һәм камиллеккә табигый омтылышы белән ярашуы чагылу.
Милли традицияләр, орнаментлар.
Милли бәйрәмнәр. Сабантуй.
7 сыйныф
Халык авыз иҗаты. Табышмаклар. Табышмакларның үзенчәлекләре. Халыкның зирәклеген, тапкырлыгын чагылдыру.
Габдулла Тукай. Иҗаты турында белешмә. «Исемдә калганнар» әсәре (өзек). Шагыйрь балачагының бирелеше. «Туган авыл» шигыре, «Шүрәле» поэмасы. Әсәрләрдә Туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигатьнең сурәтләнүе. «Кичке азан» шигыре. Милләтне берләшергә чакыру мәсьәләләре. «Татар яшьләре» шигыре. Шагыйрьнең яшьләргә баглаган өметләре, теләкләре.
Рәссам Байназар Әлменов. Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу.
Композиторлар Заһидулла Яруллин һәм Фәрит Яруллин. Иҗатлары турында белешмә. Балет турында төшенчә. Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат бирү.
Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә. «Татар каһарманы» хикәясе. Революция тәэсирендә барлыкка килгән каһарман исеме астында яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү.
Мәҗит Гафури. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. «Татар байрагы» шигыре. Шигырь аша милләт язмышын тасвирлау.
Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты турында белешмә. «Алмачуар» хикәясе. Хайваннарга карата миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Гадел Кутуй. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Сагыну» нәсере. Сугыштагы кешенең кичерешләрендә Туган ил образы. Нәсер турында төшенчә. «Рөстәм маҗаралары» повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының яраштырылып бирелүе.
Хәсән Туфан. Шагыйрь турында белешмә. «Талантлы син, Кеше туганым», «Киек казлар» шигырьләре. Шагыйрьнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы, күчерелмә мәгънәдә бирүе. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.
Газиз Кашапов. Язучы турында белешмә. «Киек каз юлы» әсәре .
Зифа Басыйрова. Җырчы хакында белешмә. Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше.
Роза Хафизова. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Кашкарыйлар озын гомерле» әсәре. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары тудырылуы.
Ибраһим Салахов. Язучы турында белешмә. «Ана тавышы» әсәре (өзек). Кешеләрдәге миһербансызлыкның чыганагы. Тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе.
Зыя Мансур. Иҗаты турында белешмә. «Таңсылу» әкияте. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәрнең идеясе. Идея турында төшенчә.
Әмирхан Еники. Язучы турында белешмә. «Кем җырлады?», «Матурлык» хикәяләре. Җанлы образларның бирелеше, автор тарафыннан аларның эчке дөньясының күркәм, матур сыйфатларының тасвирлануы. Әдәби әсәрләрдә психологизм.
Рафаил Төхфәтуллин. Иҗаты турында белешмә. «Балам көлүе» хикәясе. Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагылышы. Язучының әйтергә теләгән фикере.
Гөлшат Зәйнашева. Иҗаты турында белешмә. «Туган җирем – Татарстан» шигыре. Туган якны ярату хисләренең бирелеше.
Фәрит Иделле. «Өзелгән үзәкләр, саркылган йөрәкләр» публицистик язмасы. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышы.
Нәүрүз бәйрәме.
8 сыйныф
Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуы.
«Сак-Сок» бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының трагизмы, аның фантастик сюжетка корылган булуы. «Сөембикә бәете». Казан алыну вакыйгаларының сурәтләнеше, Сөембикә образының бирелеше.
Галиәсгар Камал. Драматург турында белешмә. «Беренче театр» комедиясе. Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше, образларның үзенчәлекле якларын ачу.
Комедия турында төшенчә.
Татар театрының тарихы. Беренче театр труппалары һәм артистлары Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм Габдулла Кариев. Иҗатлары турында белешмә. Аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.
Гаяз Исхакый. Әдип турында белешмә. «Сөннәтче бабай» повесте (өзек). Әсәрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.
Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. «Туган ягым яшел бишек» повесте. Анда татар халкының гореф-гадәтләре, «табигать һәм кеше» мәсьәләләренең чагылышы.
Повесть турында төшенчә.
Кави Нәҗми. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты хакында белешмә. «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» әсәре. Хисами һәм аның әнисе Миңлебикә образларына бәйләп, татар авылындагы кешеләрнең күңел дөньясындагы үзгәрешләрнең сурәтләнүе. «Хәят апа» поэмасы. Поэмада сугыш елларында тылдагы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.
Композитор Солтан Габәши – татар операсына нигез салучыларның берсе. «Эшче» операсы. Опера турында төшенчә.
Муса Җәлил. Иҗаты турында белешмә. «Җырларым», «Бер үгет», «Имән», «Катыйльгә» шигырьләре. Шагыйрь иҗатында батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы.
Әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә Муса Җәлил образы.
Күренекле җырчылар. Мәрьям Рахманкулова һәм Галия Кайбицкая иҗатлары турында белешмә.
Рәссам Харис Якупов. «Хөкем алдыннан» картинасы. Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше.
Габдрахман Әпсәләмов. Иҗаты турында белешмә. «Ак чәчәкләр» романы (өзек). Сәламәтлек сагында торучы табибларның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте.
Нәби Дәүли. Язучы турында белешмә. «Яшәү белән үлем арасында» повесте (өзек). Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру, фашизмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү.
Шамил Рәкыйпов. Язучы турында белешмә. «Чәчәкләр сөйли белә» повесте (өзек). Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге. Аның батыр булып формалашуы.
Атилла Расих. Язучы турында белешмә. «Ишан оныгы» романы (өзек). Әсәрдә авторның авыр яшьлеге, аның сәбәпләре.
Гариф Ахунов. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Идел кызы» романы (өзек). Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган Габбас мулла язмышы.
Шәүкәт Галиев. Иҗаты турында белешмә. «Әткәйгә хат» поэмасы (өзек). Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.
Ринат Мөхәммдиев. «Беренче умырзая» повесте (өзек). Табигатьне ярату, аны саклауга өлеш кертү.
Рәссам Васил Маликов. Тормыш юлы һәм иҗаты.
Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр (ел фасыллары буенча). Алар – халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе.
«Каз өмәсе» йоласы. Аны үткәрү тәртибе.
9 сыйныф
Татар халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәмлегендалар. Халык авыз иҗаты буларак риваятьләр һәм легендалар. Риваятьләр һәм легендалардан үрнәкләр. Аларның жанр үзенчәлекләре.
Язучы иҗатына анализ. Шәриф Камал. Тормыш юлы. Иҗаты. “Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше
Хөснул Вәлиуллин. Композиторның иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” җыры
Гаяз Исхакый. Татар драматургиясен үстерүдә керткән өлеше. “Җан Баевич”комедиясе. Әсәрнең идеясе һәм образлары
Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. “Мокамай” шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте.
Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә. “Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Кем сез?” шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу
Мирсәй Әмир. Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Агыйдел” повесте. Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повесьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте.
Фәхри Насретдин. Опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.
Шамил Усманов. Тормыш юлы. Иҗаты. “ Әптери агай” хикәясе. Әсәрнең идеясе, төп герой образы
Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы. Иҗаты. “Изге әманәт” драмасы. Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше
Фатыйма Ильская, Гөлсем Камская. Тормыш юлы. Иҗаты. Аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре
Шәриф Еникеев. Тормыш юлы. Иҗаты. “Солтангәрәйнең язмышы“ повесте. Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше
Самат Шакир. Тормыш юлы. Иҗаты. “Үлемнән көчлерәк” очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә.
Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы. Иҗаты. “Җомга көн кич белән...” повесте. Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлар. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатларының кими баруга борчылуы.
Илдар Юзеев. Тормыш юлы. Иҗаты. “Таныш моңнар”, “Гашыйклар тавы” әсәрләре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре.
Эдуард Касмыймов. Тормыш юлы. Иҗаты.”Гомер ике килми” повесте. Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы.
Рәссам Лотфулла Фәттахов. Тормыш юлы. Иҗаты. “Игеннәр өлгерде” картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар, төсләрнең бирелеше
Фәнис Яруллин. Тормыш юлы. Иҗаты. “Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Ана”, “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең сурәтләнеше. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге
Миргазыян Юныс. Тормыш юлы. Иҗаты. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы. Персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнү, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасфирлануы
Энҗе Мөэминова. Тормыш юлы. Иҗаты. “Туган илем минем”, “Икмәк” шигырьләре. Әсәрләрнең теле, сәнгатьчә эшләнеше.
Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы. Иҗаты. “Татар теле” шигыре. Анда туган телнең бөеклеге чагылдырылу.
Милли бәйрәмнәр. Корбан гаете. Мәчетләр тарихы. Казан мәчетләре. Класстан тыш уку. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
8.5.6. Татарская литература (русские группы)
5 сыйныф
Яңа уку елы белән
Ясалма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны, бәйлекләрне дөрес кулланып, диалогик, монологик сөйләм оештыру, әдәби текстны укып аңлау.
Кеше һәм сәламәтлек
Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү.
Өйдә һәм кунакта
Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау.
Туган як табигате
Фигыль заманнарын аңлап куллана, тәрҗемә итә белү, рус һәм татар телләрен янәшә куеп өйрәнү.
Татарстан – минем республикам
Сәнгатьле уку,текст белән мөстәкыйль эшләү, план төзү.
Уйныйбыз да, биибез дә.
Орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик сөйләм оештыру
Һөнәрләр дөньясында
Төрле җөмлә калыпларын дөрес куланып, эзлекле сөйләм оештыру, сөйләмдә билгеле киләчәк заман фигыльне урынлы куллану.
Музейлар һәм театрлар
Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану.
Сәяхәт итү
Өйрәнелгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану.
Җәй
Өйрәнелгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану.
Язучылар, шагыйрьләр
Бари Рәхмәт, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Резеда Вәлиева, Г.Тукай, И. Гази, Шәүкәт Галиев, Ринат Мөхәммәдиев. Аңлап, кыскача биографияләрне, әсәрләрне сөйли белү.
6 сыйныф
Белем һәм хезмәт
Ясалма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны, бәйлекләрне дөрес кулланып, диалогик, монологик сөйләм оештыру, әдәби текстны укып аңлау.
Сәламәтлек – зур байлык
Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү.
Туганлык мөнәсәбәтләре
Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау
Кешенең рухи дөньясы
Фигыль заманнарын аңлап куллана, тәрҗемә итә белү, рус һәм татар телләрен янәшә куеп өйрәнү
Табигать – безнең йортыбыз
Сәнгатьле уку, текст белән мөстәкыйль эшләү, план төзү
Кыр эшләре
Орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик сөйләм оештыру
Авыл тормышы
Төрле җөмлә калыпларын дөрес куланып, эзлекле сөйләм оештыру, сөйләмдә билгеле киләчәк заман фигыльне урынлы куллану
Татарстан Республикасы
Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану
Язучылар, шагыйрьләр иҗаты: Бари Рәхмәт, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Резеда Зәйни, Г. Тукай, Әминә Бикчентаева, Шәүкәт Галиев, Әхмәт Гаффар
Аңлап, кыскача биографияләрне, әсәрләрне сөйли белү
7 сыйныф
Белем һәм тормыш
уку-язу әсбаплары, кулланма, уйланырга, хәл итәргә, үзләштерергә, гамәли, күнегергә, дәлилләргә, каршы килергә, тынычландырырга, күләмле, камил белергә, тикшеренү, чыгыш ясарга, белгеч, белгечлек
Өлкәннәр һәм кечкенәләр
мәхәббәт, хатын, ир, гомер итәргә (көн итәргә), үзара аңлашу, кайгыртырга, тәрбияләргә, тугры, тугрылык, итагатьле, юл куярга, үкенергә, югалтырга, битараф, бәяләргә, күп балалы, үги бала, үги әни, үги әти, ятим, ятимлек, мәнфәгать
Спорт һәм сәламәт тормыш
шөгыль, мавыктыргыч, максат куярга, ирешергә, сүз бирергә, көч куярга, тормышка ашырырга, нәтиҗәле, гаҗәпләнергә, фаразларга, сарыф итәргә, еш, сирәк, кайвакыт, һәрвакыт, даими, мөрәҗәгать итәргә, шәхес, рәхәтләнеп
Ял итү
Табигать һәм кеше
киләчәк, мохит, тынлык, үзгәреш, кискен, янгын, җир тетрәү, сакчыл, сак булырга, үсенте, чирәм, оя, коткарырга, сусаклагыч, җир-су, коточкыч, зарарланырга, ташларга, имгәтергә, үтерергә, торгызырга
Син һәм синең яшьтәшләрең
Ел фасыллары
Татарстан – икътисади үзәк
эре, тармак, машина төзелеше, алга китәргә, алдынгы, эшкәртергә, эшләп чыгырырга, куәтле, матди, чимал, ягулык, арадашчы, ардашлык итәргә, тәртипкә салырга, бәйләнеш, элемтә, турыдан-туры, ныгытырга, киңәйтергә, хезмәттәшлек итәргә, килешү төзергә, өлкә, төбәк
Сәүдә үзәгендә
Татар әдипләре иҗатыннан
Ләбиб Лерон, Разил Вәлиев, Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев, Лилия Закирова, Зыя Мансур, Хакимҗан Халиков, Гадел Кутуй, Гөлшат Зәйнашева, Галиәсгар Камал, Роберт Миңнуллин, Афзал Шамов, Рафис Корбан.
8 сыйныф
Рәхәтләнеп ял иттек
Ясалма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны, бәйлекләрне дөрес кулланып, диалогик, монологик сөйләм оештыру ,әдәби текстны укып аңлау.
Безне юллар, юлларчакыра
Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү.
Юлларда сак булыгыз
Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау.
Туган җиреңнән китмә
Сөйләмдә сүз тәртибен саклау, сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп куллану, тыңлап аңлау. Сәнгатьле уку, текст белән мөстәкыйль эшләү, план төзү.
Очрашу урыны Казан
Актив лексиканы сөйләмдә куллану, татар сөйләме закончалыкларын саклап, эчтәлек сөйләү.
Супермаркетка барабыз
Төрле җөмлә калыпларын дөрес куланып, эзлекле сөйләм оештыру, сөйләмдә хәл һәм сыйфат фигыльне урынлы куллану.
Киемеңә карап каршылыйлар
Татар сөйләме этикетын кулланып, диалогик сөйләм оештыру, өстәмә әдәбияттан дөрес файдалану. Өйрәнелгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә куллану.
9 сыйныф
Кешеләрнең тормышын бизәү
Мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, әдәпле, рәхмәтле, ярдәмчел, хупларга, мөһим. Диелогик, монологик сөйләм оештыру , текстны аңлау.
Илләр һәм шәһәрләр
Берләшкән Милләтләр Оешмасы, АКШ, Бөек Британия, Төркия, Истанбул, Мәскәү, Мисыр,Чиләбе.
Язмышыма үзем хуҗа
Юнәлеш, язмыш, таләпчән, тыйнак ,хезмәт яуларга, зыялы, абруйлы, үрнәкбуларга. Сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү.
Һөнәр сайлау
Сөйләм нормаларына нигоезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү.
Гаилә бюджеты
Дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне, фикерләреңне белдерә алу.Югары белем, һөнәри белем, алтын куллы, мөхәррир, хезмәт хакы, айлык, еллык, түләүле.
Фикерләү
Әзерлекле, фикердәш, тирән эчтәлекле, фәлсәфи, махсус, басма, теркәргә, тупларга.
Милли сәнгать
Татар халкының сәнгате, татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турындагы мәгълүмати материаллар белән танышу. Татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү. Тәкъдим ителгән темага реферат яза алу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.
Кеше һәм мохит
Диалогик сөйләм барышында фикерне төгәл җиткерә алу; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу.
Аралашу
Аралашканда төрле репликалардан урынлы файдалана алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу. Текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу. Укылган текстка карата үз фикерләреңне белдерә алу.
Татар әдипләре иҗатыннан
Татар әдипләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; укылган текстның эчтәлеген үз сүзләрпе белән сөйли алу; үз фикерләрен үйтү алу; кирәкле материалны Интернет аша табу.
Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре: әкият, җыр, табышмак, мәкаль, әйтем, сынамыш, тизәйткечләр. Төрле әдәби җанрлардагы әсәрләрдән (хикәя, повесть, рома, драма) әхлакый проблеманы үз эченә алган өзекләр. Татар әдипләренең (Г. Тукай, Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин һәм башкалар.
Прагматик текстлар (рецептлар, радио һәм телевидение программалары, белдерүләр, реклама үрнәкләре).
Эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм рәсми хатлар, эш кәгазьләре, котлаулар).
8.5.7. Немецкий язык
5 класс
Достарыңызбен бөлісу: |