Ввести в действие с Приказ № от Директор Т. П. Матлина


Тема Великой Отечественной войны в произведениях советских писателей



бет16/20
Дата06.07.2016
өлшемі2 Mb.
#181775
түріПояснительная записка
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20
Тема Великой Отечественной войны в произведениях советских писателей

Продолжение традиций классической литературы в изображение событий войны. Война и духовная жизнь общества. Патриотические мотивы и сила народного чувства в лирике военных лет. Человек на войне и правда о нём. Осмысление подвига и трагедии народа.



А. Т. Твардовский. Жизнь и творчество (обзор).

Стихотворения: «Вся суть в одном-единственном завете...», «Памяти матери», «Я знаю: никакой моей вины...» (указанные стихотворения являются обязательными для изучения).

Стихотворения: «Дробится рваный цоколь монумента...», «О су­щем», «В чем хочешь человечество вини...» (возможен выбор других стихотворений). Исповедальный характер лирики Твардовского. Служение народу как ведущий мотив творчества поэта. Тема памяти в лирике Твардовского. Роль некрасовской традиции в творчестве поэта.

Б. Л. Пастернак. Жизнь и творчество.

Стихотворения: «Февраль. Достать чернил и плакать!..», «Определение поэзии», «Во всем мне хочется дойти...», «Гамлет», «Зимняя ночь»

Стихотворения: «Снег идет», «Быть знамени­тым некрасиво...» (возможен выбор других стихотворений).

Поэтическая эволюция Пастернака: от сложности языка к простоте по­этического слова. Тема поэта и поэзии (искусство и ответственность, поэзия и действительность, судьба художника и его роковая обреченность на страдания). Философская глубина лирики Пастернака. Тема человека и природы. Сложность настроения лирического героя. Соединение патетической интонации и разговорного языка.

Роман «Доктор Живаго» (обзор). История создания и публикации романа. Цикл "Стихотворения Юрия Живаго" и его связь с общей проблематикой романа.

В. Т. Шаламов. Жизнь и творчество (обзор).

Рассказы: «Последний замер», «Шоковая терапия» (возможен выбор двух других рассказов). История создания книги "Колымских рассказов". Своеобразие раскрытия "лагерной" темы. Характер повествования.



А.И. Солженицын. Жизнь и творчество (обзор).

Повесть «Один день Ивана Денисовича». Своеобразие раскрытия "лагерной" темы в повести. Проблема русского национального характера в контексте трагической эпохи. Роман «Архипелаг ГУЛаг» (фрагменты).



В. Г. Распутин. Жизнь и творчество (обзор).

Повесть «Прощание с Матерой» (возможен выбор другого произведения).

Проблематика повести и ее связь с традицией классической русской прозы. Тема памяти и преемственности поколений. Образы стариков в повести. Проблема утраты душевной связи человека со своими корнями. Символические образы в повести.

Современная проза.



Поэзия второй половины XX века

Н. М. Рубцов. Жизнь и творчество (обзор).

Стихотворения: «Видения на холме», «Листья осенние» (возможен выбор других стихотворений). Своеобразие художественного мира Рубцова. Мир русской деревни и картины родной природы в изображении поэта. Переживание утраты старинной жизни. Тревога за настоящее и будущее России. Есенинские традиции в лирике Рубцова.



И. А. Бродский. Жизнь и творчество (обзор).

Стихотворения: «Воротишься на родину. Ну что ж...», «Сонет» («Как жаль, что тем, чем стало для меня...») (возможен выбор других стихотворе­ний).

Своеобразие поэтического мышления и языка Бродского. Необычная трактовка традиционных тем русской и мировой поэзии. Неприятие абсурдного мира и тема одиночества человека в "заселенном пространстве".

Драматургия второй половины XX в.

А. В. Вампилов. Жизнь и творчество (обзор).

Пьеса «Утиная охота»

Проблематика, основной конфликт и система образов в пьесе. Своеобра­зие ее композиции. Образ Зилова как художественное открытие драматурга Психологическая раздвоенность в характере героя. Смысл финала пьесы.

Обзор литературы народов России

Р. Гамзатов (возможен выбор другого писателя, представителя литературы народов Рос­сии). Жизнь и творчество (обзор).

Стихотворения: «Журавли», «Мой Дагестан», «В горах джигиты ссо­рились, бывало...» (возможен выбор других стихотворений). Проникновенное звучание темы родины в лирике Гамзатова. Прием па­раллелизма. Соотношение национального и общечеловеческого в творчестве Гамзатова.

Обзор литературы последнего десятилетия

Основные тенденции современного литературного процесса. Постмо­дернизм. Последние публикации в журналах, отмеченные премиями, получив­шие общественный резонанс, положительные отклики в печати.



Обзор зарубежной литературы конца Х1Х-начала XX в.

Гуманистическая направленность произведений зарубежной литературы XX в. Проблемы самопознания, нравственного выбора. Основные направления в литературе первой половины XX в. Реализм и модернизм.



Б. Шоу. Жизнь и творчество. Пьеса «Пигмалион» (возможен выбор другого произведения).

Своеобразие конфликта в пьесе. Англия в изображении Шоу. Прием иро­нии. Парадоксы жизни и человеческих судеб в мире условностей и мнимых ценностей. Чеховские традиции в творчестве Шоу.



Г. Аполлинер. Жизнь и творчество. Стихотворение «Мост Мирабо» (возможен выбор другого произведения). Непосредственность чувств, характер лирического переживания в поэзии Аполлинера. Музыкальность стиха. Особенности ритмики и строфики. Экспе­риментальная направленность аполлинеровской поэзии.

Основные теоретико-литературные понятия

  • Художественная литература как искусство слова.

  • Художественный образ. Художественное время и пространство.

  • Содержание и форма.

  • Художественный вымысел. Фантастика.

  • Историко-литературный процесс. Литературные направления и течения: классицизм, сентиментализм, романтизм, реализм, модернизм (символизм, акмеизм, футуризм).

  • Основные факты жизни и творчества выдающихся русских писателей Х1Х-ХХ веков.

  • Литературные роды: эпос, лирика, драма. Жанры литературы: роман-эпопея, роман, повесть, рассказ, очерк, притча; поэма, баллада; ли­рическое стихотворение, элегия, послание, эпиграмма, ода, сонет; комедия, трагедия, драма.

  • Авторская позиция. Пафос. Тема. Идея. Проблематика. Сюжет. Композиция. Стадии развития действия: экспозиция, завязка, кульминация, развязка, эпилог. Лирическое отступление. Конфликт. Автор-повествователь. Образ автора. Персонаж. Характер. Тип. Лирический ге­рой. Система образов.

  • Деталь. Символ.

  • Психологизм. Народность. Историзм.

  • Трагическое и комическое. Сатира, юмор, ирония, сарказм. Гротеск.

  • Язык художественного произведения. Изобразительно-выразительные средства в художественном произведении: сравнение, эпитет, метафора, метонимия. Гипербола. Аллегория.

  • Стиль.

  • Проза и поэзия. Системы стихосложения. Стихотворные размеры: хорей, ямб, дактиль, амфибрахий, анапест. Ритм. Рифма. Строфа.

  • Литературная критика.


9.5.3. Татарский язык (татарские группы)

10 сыйныф

1. Тел — аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш.

1.1. Телнең төп функцияләре..

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Төрки телләр. Башка теллщр арасында татар теленеж урыны. Татарлар яши торган төбәкләр.



1.2. Тел һәм сөйләм.

Татар теленең төп тармаклары: фонетика, лексикология, сүз ясалышы, грамматика (морфология һәм синтаксис), орфография һәм пунктуация.

Сөйләм төрләре: телдән һәм язма сөйләм, кара-каршы (диалог) сөйләшү һәм монолог. Сөйләмнең төп берәмлекләре: сүз, җөмлә, текст.

2. Фонетика. Орфоэпия. Графика. Аваз. Фонема.

Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләргә транскрипция ясау. Басым. Интонация. Орфоэпия турында төшенчә. Авазларның дөрес әйтелеше. Сүзләргә фонетик анализ ясау.Орфография турында төшенчә. Орфографик принциплар. Бу өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.



3. Лексикология - 10сәг.

Лексика һәм лексикология. Сүзнең лексик мәгънәсе. Сүзнең күп мәгьнәлелеге. Туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләр. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Этимология турында төшенчә. Телдәге сүзләрнең килеп чыгышы, куллану өлкәсе һәм куллану ешлыгы буенча составы. Фразеологизмнар. Лексикография. Әлеге өлкәләрдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.



4. Сүз төзелеше һәм ясалышы.

Сүз төзелеше һәм ясалышы буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:



  • Сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар;

  • Сүз ясалу ысуллары.

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелеше һәм ямалышы үзенчәлекләре. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр һәм аларның төп хезмәтләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

5. 10 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

6. Бәйләнешле сөйләм үстерү - 7сәг.

  1. Укылган әсәр яки каралган спектакльгә бәяләмә язу.

  2. Сыйныф яки мәктәп тормышындагы берәр кызыклы вакыйга турында газетага мәкалә язу.

  3. Сыйныфташыңа характеристика язу.

  4. Вакытлы матбугатта чыккан берәр мәкалә турында, фикереңне белдереп, редакциягә хат язу. Фәнни-популяр стильдәге текстларны тәрҗемә итү.

  5. Милли сәнгатебезнең әһәмиятле казанышы турында дә­рестә чыгыш ясау.

  6. Илдә һәм дөньяда бара торган сәяси вакыйгалар турын­да хәбәрдар булуыңны күрсәтү максатыннан чыгып, сыйныфта чыгыш ясау.

  7. Иҗади характердагы язма эшләр (изложение, сочи­нение) башкару.

  8. Төрле орфографик кагыйдәләргә карата диктантлар язу.

  9. Төрле эш кәгазьләре (гариза, автобиография, белешмә, беркетмә, килешү кәгазе һ. б.) язу.

  10. Фәнни популяр стильдәге текстларны тәрҗемә итү.

11 сыйныф

10 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү.

Грамматика.

Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат.

Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы.

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

Алдагы сыйныфларда сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:


  • сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар;

  • сүз ясалу ысуллары.

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелеше һәм сүз ясалышы үзенчәлекләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Морфология.

Тел белеменең бу бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Әлеге өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Алдагы сыйныфларда морфология буенча үткәннәрне ка батлау һәм тирәнәйтү:

• сүзләрне төркемләү принциплары; татар телендә сүзләрне төркемләү мәсьәләсе һәм сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр; бәйлекләр, теркәгечләр; кисәкчәләр, ымлыклар.

Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Синтаксис.

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Алдагы сыйныфларда синтаксис һәм пунктуация буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:


  • синтаксик берәмлекләр: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре, җөмлә һәм текст;

  • гади җөмлә синтаксисы: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, сүзтезмәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмлә ләрне төркемләү принциплары һәм аларның төрләре, сүз тәртибе;

  • кушма җөмлә синтаксисы: кушма җөмләләрнең форма һәм мәгънә ягыннан төрләре; ике компонентлы һәм катлау лы кушма җөмләләр;

  • текст синтаксисы: тезем; чит сөйләмле текст. Автор сөйләме һәм чит сөйләм: туры сөйләм, кыек сөйләм, уртак сөйләм үзенчәлекләре.

Татар телендә тыныш билгеләрен кую принциплары һәм үзенчәлекләре. Татар һәм рус телләрендә синтаксис һәм пунктуация үзенчәлекләре. Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

Стилистика һәм сөйләм культурасы.

Стилистиканың башка тел тармаклары белән бәйләнеше. Язма һәм сөйләмә телгә хас үзенчәлекләр.

Стилистика һәм сөйләм культурасы өлкәләрендә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

10-11 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.


  1. Фәнни стильдә доклад язарга өйрәнү.

  2. Актуаль темага «түгәрәк өстәл янында» сөйләшү үткәрү.

  3. Укытучылар көне уңаеннан укытучылардан һәм укучылардан интервью алу һәм аны, мәктәп стена газетасында бастыру өчен, текст буларак формалаштыру.

  4. Конспектлар төзү, тезислар язу.

  5. Телләр өйрәнү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе уздыру.

  6. Татарстанда икетеллелек мәсьәләләренә багышланган иҗади язма эшләр (сочинениеләр һәм изложениеләр) эшләү.

  7. Төрле эш кәгазьләре (белдерү, беркетмә һ. б.) язу.

  8. Иҗтимагый-публицистик стильдәге текстларны тәрҗемә итү.


9.5.4. Татарский язык (русские группы)

10 сыйныф

Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре

Исемнең килеш белән төрләнеше; тартым төшенчәсе, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе; изафа бәйләнеш; исемнәргә морфологик анализ.



Чит илләрдәге татарлар

Сан, сан төркемчәләре; саннарның ясалыш ягыннан төрләре; саннарга морфологик анализ; сингармонизм законы.



Телләр белгән – илләр белгән

Сыйфат, сыйфат дәрәҗәләре; ясалыш ягыннан төрләре, җөмләдәге функцияләре; сыйфатларга морфологик анализ.



Татарстан Республикасының милли китапханәсе

Алмашлык, алмашлыкларның төркемчәләре; алмашлыкларның килеш белән төрләнүе; алмашлыкларның ясалышы; алмашлыкларга морфологик анализ.



Татар матбугаты

Фигыль, хикәя фигыль, аның заман формалары, барлык , юклык формалары; тәмамланган үткән заман, күптән үткән заман; кабатлаулы үткән заман.



Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары

Киләчәк заман хикәя фигыль, аның билгеле һәм билгесез төрләре, барлык, юклык формалары; киләчәк үткән заман.



Сынлы сәнгать

Теләк фигыль, барлык, юклык формалары; боерык фигыль, барлык, юклык формалары; шарт фигыль, кире шарт фигыль; фигыль юнәлешләре; ярдәмче фигыльләр; фигыльнең ясалыш ягыннан төрләре; фигыльләргә морфологик анализ.



Асылташлар дөньясында

Затланышсыз фигыльләр: инфинитив, барлык, юклык формалары; сыйфат фигыль, аның заман формалары, барлык, юклык формалары; хәл фигыль, аның төрләре, барлык, юклык формалары.



Эш кәгазьләре

Исем фигыль, барлык, юклык формалары; затланышсыз фигыльләргә морфологик анализ; бәйлекләр, бәйлек сүзләр.



Халыкка багышланган гомер

Рәвеш, аның төркемчәләре; аналитик фигыльләр һәм аның төрләре, барлык, юклык формалары; теркәгечләр, кисәкчәләр, хәбәрлек сүзләр.



11 сыйныф

Югары белем

Сүзтезмәләр: фигыль, исем, сыйфат, сан, рәвеш, хәбәрлек сүзтезмәләр. Сүзтезмәләрнең төрләре, аларның ясалышы белән танышу; аларны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүне күнегүләр өстендә ныгыту. Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү. Татар телендә саннарның һәм сыйфатларның исем янында килеш белән төрләнмәвен; микъдар саны янында исемнәрнең сан белән төрләнмәвен кабатлау.



Татарстанның фәнни казанышлары

Гади җөмлә. Җөмләнең баш кисәкләре. Ия белән хәбәр арасында сызык. Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне ныгыту. Татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләрен; фигыльнең род категориясе булмавы; аның аналитик формалар белән бирелешен тикшерү. Җөмләдә сүзләрне, бәйләүче чараларны гамәли куллану.



Һөнәр сайлау.

Антонимнар, синонимнар, омонимнарны аера белү; аларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы куллану. Шарт һәм боерык фигыльләр .



Ял итү һәм спорт

Әйтелеше ягыннан җөмлә төрләре. Татар телендә хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып, сөйләм оештыра алу. Татар телендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү.



Татар музыка сәнгате һәм фестивальләр

Исем хәбәрләр (гади, кушма, тезмә). Исем хәбәрләрнең ясалышы һәм язылышы. Аларның җөмләдә кулланылышы.



Татарстан радиосы һәм телевидениесе

Җөмләнең аерымланган кисәкләре, алар янында тыныш билгеләренең куелу үзенчәлекләре. Модаль сүзләр. Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес кую.



Татарстан музейлары

Җөмләнең иярчен кисәкләре: аергыч, тәмамлык һәм хәлләр. Хәл төркемчәләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре язма сөйләмдә куллану.



Тарихка сәяхәт

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләренең куелышын ныгыту.



Татарстанның истәлекле урыннары

Кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмләләр. Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерү.



Халыкка багышланган гомер

Иярченле кушма җөмләләр. Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләр. Иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеген истә тотып, сөйләмне оештыра алу. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү (өтер, ике нокта, сызык).


9.5.5. Татарская литература (татарские группы)

10 сыйныф

Татар әдәбияты тарихына кереш. Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына кыскача күзәтү.

Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Аның сюжеты, төп образлар, автор күтәргән төп мәсьәләләр, әсәрнең үзеннән соңгы әдәбиятыбыз үсешенә ясаган тәэсире .

Алтын Урда чоры тарихы, мәдәниятенә кыскача күзәтү. Сәйф Сараи. «Сөһәйл вә Телдерсен» дастаны. Әсәрдәге вакыйгаларның чынбарлыктагы нигезе, реальлеге, геройлар сурәтләнешенең үзенчәлекләре, мәхәббәт темасын күтәрүдә авторның шәркый традицияләргә таянуы.

«Идегәй» дастаны (өзек). Аның иҗат ителү тарихы, төп образның бирелеше. Әсәрдә ил идарәсе, халык язмышы мәсьәләсе. Дастан турында төшенчә.

Казан ханлыгы тарихы һәм мәдәнияте турында кыскача мәгълүмат. Мөхәммәдьяр иҗаты. «Төхфәи мэрдан» поэмасы (өзекләр).

XVII-XVIII йөз әдәбиятына кыскача күзәтү. Мәүла Колый иҗаты.

XIX йөз әдәбиятына һәм мәдәниятенә күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, мәдәни мохит, әдәби иҗаттагы төп юнәлешләр.

Габделҗәббар Кандалый. Тормыш юлы һәм иҗаты турын­да белешмә. «Иляхи барча галәмне...» шигыре, «Сахибҗәмал» поэмасы (өзек). Шагыйрьнең әдә­биятка алып килгән яңалыгы.

Шиһабеддин Мәрҗани. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. Мәрҗани турында татар әдипләре. Татар иҗтимагый фикер үсешендәге роле.

Мифтахеддин Акмулла. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Башка милләт алга таба барыр булды...», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән» шигырьләре, «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» поэмасы (өзек).

Каюм Насыйри. Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге. «Әбугалисина» кыйссасы (өзекләр). Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте, гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләүләр.

Муса Акъегетзадә. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Хисамеддин менла» повесте (өзек). Татар әдәбиятында җәдитчелек-кадаимчелек мәсьәләсенең мәйдангачыгуы. Милләтнең бүгенгес, киләчәге турындагы мәсьәләләрнең җитди куелышы. Әсәрдә искелек тараф­дарларының тәнкыйтьләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын-кыз язмышы мәсь­әләсе.

Заһир Бигиев. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзек). Әсәрнең темасы, идеясе, образларның бирелеше, композицион төзе­леше. Роман жанры турында искә төшерү һәм белемне киңәйтү.

XX йөз башы әдәбиятына күзәтү.

Гаяз Исхакый. Әдип иҗатының яңалыгы. Татарча яшәү рәвешен башка мохиткә куеп карауда авторның позициясе. «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре (өзекләр), анда катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара нык керешүе.

Габдулла Тукай. Шагыйрьнең XX гасыр башы татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше. «Милли моңнар», «И каләм!» һәм «Сәрләүхәсез», «Өзелгән өмит» шигырьләре. Шагыйрь һәм милләт язмы­шы мәсьәләсе. Әсәрләрнең темасы, идеясе. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.

Композитор Нәҗип Җиһанов. Музыка өлкәсендәге эшчән-леге турында белешмә. «Кырлай» симфоник поэмасыннан өзекләрне тыңлауга әзерләнүдә Г. Тукайның «Шүрәле» әсәре белән таныш булуның мөһимлеге.

Рәссам Бакый Урманче. Иҗаты турында белешмә. Тукай образын гәүдәләндергән әсәрләре.

Дәрдемәнд. Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. «Кораб», «Бәллү», «Видагъ», «Татар углы татармын» шигырьләре. Аларның темасы, идеясе.

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗади эшчәнлеге. «Таң вакыты» һәм «Мин» шигырьләре. Авторның аларда үткәргән карашлары. Шагыйрь иҗатында гыйсъянчы герой.

Галиәсгар Камал. Иҗаты турында белешмә. «Бүләк өчен» комедиясе. Әсәрнең проблематикасы, көлкечел конфликт, образларның бирелеше.

Артист һәм язучы Габдулла Шамуков иҗаты. Аның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге.

Фатих Әмирхан. Иҗаты турында белешмә. «Хәят» повесте (өзекләр). Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.

Мирхәйдәр Фәйзи. Тормыш юлы, иҗаты турында белеш­мә. «Галиябану» драмасы. Әсәрдә мәхәббәт гүзәл­леге һәм сафлыгы гәүдәләнеше, образлар бирелеше. Драманың җыр һәм музыка белән үрелгән беренче сәхнә әсәрләреннән берсе булуы.

Шәехзадә Бабич. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Исемнәр бакчасы», «Тукай үлгәч», «Язгы җыр» шигырьләре. Әсәрләрдә хатын-кызга мәхәббәтле караш, күренекле шәхесләребезне зурлау һәм яшәешебезнең илаһилык белән сугарылырга тиешлеге мәсьәләләренең алгы планга чыгуы. Шагыйрьнең күңел дөньясы чагылышы.

11 сыйныф

20-30 нчы еллар татар әдәбияты. Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыр тылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның әдәби әсәрләрдә үткәрелергә тиешле идеологик якка нык тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килү. Бер-беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ. б.) яшәвенә әле мөмкинлек булу. К. Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”, Һ. Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”

30 нчы еллар әдәбияты. Г. Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повесте. Язучы тормышындагы фаҗигале чор. Г. Кутуй Бөек Ватан сугышында. “Тапшырылмаган хатлар” повестеның жанр, сюжет-композиция үзенчәлеге һәм проблематикасы.

40-50 нче еллар татар әдәбияты. Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Иҗатта җиңүгә булган омтылышның үзәктә торуы. Сугыш һәм кеше, ил язмышы мәсьәләсенең барлык жанрлар өчен дә уртаклыгы. Шигърият, хикәянең активлашуы. Драма әсәрләре, аларның бу чордагы төп юнәлеше. М. Җәлил, Ф. Кәримнәрнең татар шигъриятен үстерүдәге рольләре. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. әсәрләре. 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте. Бөек Ватан сугышында әдәби хәрәкәт. Сугыштан соңгы чорда татар әдәбияты. М. Җәлил – патриот шагыйрь. Әдипнең фронт лирикасы. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Җәлил образы. Ф. Кәримнең фаҗигале тормыш юлы. Тоткынлык чоры иҗаты. Х. Туфанның иҗат баскычлары, тоткынлык чоры иҗаты.

1960-2000 еллар әдәбияты. 1960-2000 еллар поэзиясе. С.Хәким шигърияте. Иҗаты турында белешмә. «Гел кояшка карый тәрәзәләрем», «Башка берни дә кирәкми» шигырьләре. Әсәрләрдә туган якның бирелеше, аларда нечкә лиризм.

Р.Фәйзуллин иҗаты. Иҗаты турында белешмә. «Якты моң», «Яздан аерып булмый Тукайны» шигырьләре. Аларда тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше.

Зөлфәт иҗаты. Зөлфәт әсәрләре, аларның үзенчәлекле яклары.

Р. Харис иҗаты. Р. Харис әсәрләре, аларның үзенчәлекле яклары.

Р. Гаташ иҗаты. Иҗатын күзәтү. «Ирләр булыйк», «Укы­тучыма» шигырьләре. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше.

Г. Афзал иҗаты. Г. Афзал әсәрләре, аларның үзенчәлекле яклары.

И. Юзеев шигърияте. Иҗаты турында белешмә. «Таныш моңнар» поэмасы. Шагыйрьнең яшьлек темасын романтик буяулар белән сурәтләве.

М. Әгъләмов иҗаты. Әсәрләрендә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше.



1960-2000 еллар прозасы. Илдә илленче еллар урталарыннан соң булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире.

Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”. Иҗаты турында белешмә. «Әйтелмәгән васыять» әсәре (өзек). Язучының халык мирасына һәм ул мирасны саклап китереп җиткерүчеләргә хәзерге мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре.

Н. Фәттах “Итил суы ака торур”. Иҗаты турында белешмә. «Әтил суы ака торур» романы (өзек). Әсәрдә Бөек Болгар дәүләте төзелү, шул заман кешеләренең язмышы.

М.Мәһдиев иҗаты. Иҗаты турында белешмә. «Бәхилләшү» повесте (өзек). Әсәрдә авыл кешеләренең рухи дөньясын чагылдыру, аларның әхлакый сыйфатларының бирелеше.

М.Хәсәнов “Язгы аҗаган” романы. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте проблемасының яңача хәл ителүе.

Г.Бәширов “Җидегән чишмә” романы. Иҗаты турында белешмә. «Җидегән чишмә» романы (өзек). Әсәрдә табигатьне саклауның әһәмиятен ачу, геройларны бәяләүдә табигатькә мөнәсәбәтнең роле.



1960-2000 нче еллар драматургиясе.

Х.Вахит “Беренче мәхәббәт” драмасы. Иҗаты турында белешмә. «Беренче мәхәббәт» пьесасы (өзек). Әсәрдә яшьләр темасын чагылдыру үзенчәлекләре.

Р. Батулла драматургиясенә күзәтү ясау. Р. Батулла драматургиясенә күзәтү ясау

Т.Миңнуллин иҗаты. Иҗаты турында белешмә. «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы. Анда мәктәп тормышының һәм укытучылар образларының бирелеше.

И. Юзеев “Сандугачлар килгән безгә”. Язучының яшьлек темасын романтик буяулар белән сурәтләве.

Балалар әдәбияты.

Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Ләбибә Ихсанова, Җәвад Тәрҗеманов, Хәкимҗан Халиков, Җәүдәт Дәрзаман һ. б. иҗатлары. Аларның әсәрләрендәге төп тема һәм пробле­малар.

Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү. Аның шигырьләрендә кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы катлау­лы мөнәсәбәтләрнең чагылышы.

Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэ­зиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрдә темалар, образ­ларның бирелеше.



Әдәби тәнкыйть.

Бу өлкәдә эшләүче галимнәр: Мәхмүт Хәсәнов, Флүн Мусин, Азат Әхмәдуллин.


9.5.6. Татарская литература (русские группы)

10 сыйныф

Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре.

Татарстан. Вәкаләтле вәкиллекләр. Башка илләр белән хезмәттәшлек. Татарстан Республикасынын дәүләт символлары.

Укылган текстлардан кирәкле материалны табу һәм аның эчтәлеген телдән яктырту.Укучыларның Татарстан Республикасы турында белемнәрен киңәйтү. Татарстанның Россиядәге вәкиллеге турында мәгълүмат бирү. Дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләү.

Чит илләрдәге татарлар.

Татарлар ин эре төрки халыклар. Гадилә Айда. Бөтендөнья татар корылтае. Читтә яшәүче татарлар

Татар халкы туранда,мәшһүр татар шәхесләре турында, Бөтендөнья татар корылтае, чит илләрдәге татарлар турында мәгълүмат бирү.

Телләр белгән – илләр гизгән

Россиядә татар телен укыту. Үзѳйрәткечләр. Беренче татар китаплары. Татар басма әлифбасына 200 елдан артык.

Татар теленә өйрәтү тарихы турында мәгълүмат җиткерү, диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Укучыларның аңлап уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү. Китаплар укуга омтылыш тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

Китап йорты. Милли китапханә эшчәнлеге. Татар халкының яху тарихы.

Китап һәм балалар. Татар басма китаплары.

Татарстанның Милли китапханәсе турында мәгълүмат бирү һәм телдән аралашу күнекмәләрен үстерү. Тема буенча укучыларның белемнңрен тирәнәйтү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.



Татар матбугаты.

Татар газета-журналлары. Журналист булырга авырмы?

Татар матбугаты турында башлангыч мәгълүмат бирү. Татар җурналлары турында мәгълүмат җиткерү. Вакытлы матбугат тарихына кызыксыну уяту. Укучыларның сүзлек байлыгын фразеологик синонимнар исәбенә арттыру.

Казаннын тарихи һәм истәлекле урыннары.

И Казан! Тарихи экскурсия. Урамнар ни сѳйли. Казаным – башкала.

Казанның тарихи урамнары турында башлангыч мәгълүмат бирү, Казан урамнарының тарихы белән таныштыруны дәвам итү, Казан тарихына карата кызыксыну уяту, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү. Тарихи һәйкәлләргә һәм истәлекле урамнарга сакчыл караш тәрбияләү. Татар халкы тарихына кызыксыну уяту.

Сынлы сәнгать.

Еллар аша сәяхәт. Татар рәссамнары (Б.Урманче, И.Зарипов,Садри Ахун).

Шәмаилләр. Йомгаклау.

Татарстанның Сынлы сәнгать музее турында мәгълүмат бирү. Күренекле татар рәссамнары Б.Урманче, И.Зарипов иҗатлары белән таныштыру. Рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту, матурлыкка омтылыш тәрбияләү. Сәнгать әсәре буларак, шәмаилләр турында башлангыч мәгълүмат бирү.



Асылташлар дөньясында

Асылташлар дөньясына сәяхәт. Асылташчылар. Алкаларым – асылташ. Татар тәнкәләре.

Татар халкының ювелирлык сәнгате белән таныштыру, кызыксыну уяту. Укучыларның сөйләмен мәкальләр белән баету.

Эш кәгазьләре.

Белешмә. Раслама. Әмер. Гариза. Боерык. Рәсми хат. Автобиография. Характеристика. Килешү.

Укчыларны эш кәгазьләре үрнәкләре белән таныштыру. Автобиография, тасвирнамә язу күнекмәләрен ныгыту.

Халыкка багышланган гомер.

Ш.Мәржани. Хәлфиннәр нәселе. Карл Фукс. К.Насыйри. Александр Казем-Бек.

Х.Фәезханов. Казан тюркологлар мәктәбе.

Укучыларны күренекле татар шәхесләре белән таныштыру. Татар халкының күренекле мәгьрифәтчеләренә хөрмәт тәрбияләү. Казан татарларының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту.



Татар әдипләре иҗатыннан.

Гаяз Исхакый. Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов. Һади Такташ. Хәсән Туфан. Сибгать Хәким. Әмирхан Еники. Гомер Бәширов. Гариф Ахунов. Мөхәммәт Мәһдиев. Равил Фәйзуллин. Мөдәррис Әгъләмов. Зөлфәт. Миргазиян Юныс. Роберт Миңнуллин.



11 сыйныф

Югары белем.

Югары белем. Югары уку йорты, КДУ. Татарстанның югары уку йортлары Икътисади белем. Казан коммерция институты. Татар телен кайларда өйрәнәләр?

Татарстанның югары уку йортлары туөрында мәгълүмат бирү; тема буенча укучыларных монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү. Җанлы сөйләмне аңлап, сөйләшүдә катнаша алу; укылган һәм тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.

Татарстанның фәнни казанышлары.

Караңгылыктан – яктылыкка. Беренче татар профессоры. Бай тарихлы фәнни үзәк. Фәнгә багышланган гомер. Җир астыннан тарих таба. Кем булырга? Казан тарихы. Татар теле.

Тема буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү. Татар халкының тарихы, мәгърифәте, фәнни казанышлары; фәнне үстерүгә зур өлеш керткән галимнәр белән танышуны дәвам итү. Укылган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген кыскача сөйләп бирә алу. Тәкъдим ителгән темага сочинение яза алу.

Һөнәр сайлау.

Икмәкне кемнәр пешерә. Бар шундый һөнәр. Орнитолог көндәленнән. Яраткан һөнәрем.

Сөйләм нормаларына нигоезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү. Дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне, фикерләреңне белдерә алу.

Ял итү һәм спорт.

Ял вакытында. Баскетбол. Сәламәтлек – зур байлык. Бадминтон. Сәяхәт. Волейбол. Сабан туе.

Аралашканда төрле репликалардан урынлы файдалана алу; аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу. Текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу. Укылган текстка карата үз фикерләреңне белдерә алу

Татар музыка сәнгате һәм фестивальләр.

Татарстанның Композиторлар берлеге. Яраткан музыкам. Опера һәм балет театры. Опера йолдызы. Композитор А. С. Ключарев

Татар халкының сәнгате, татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турындагы мәгълүмати материаллар белән танышу. Татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү. Тәкъдим ителгән темага реферат яза алу. Укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Татарстан радиосы һәм телевидениесе.

Бөтен дөньяга сөйли. Казан сөйли. Тылсым иясе. Телевидение йолдызлары. Тапшырулар.

Диалогик сөйләм барышында фикерне төгәл җиткерә алу; киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу. Төрле җөмлә калыпларын кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу.

Татарстан музейлары.

Берләштерелгән дәүләт музее. Милли музейда. Борынгы уенчыклар. Казан музейлары. Буыннар хәтере. Г. Тукай музее. Салих Сәйдәшев музее.

Татар халкының тарихы, сәнгате үсешен чагылдырган материаллар белән танышу. Кирәкле мәгълүматны Интернет аша таба белү. Укылган текстларның эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.

Тарихка сәяхәт.

Тарих битләре. Казан ханлыгы. Казан губернасы. XIX, XX гасырларда Казан губернасы. Татарстан Республикасы. Болгар дәүләте. Йомгаклау дәресе.

Татар халкының тарихын чагылдырган материаллар белән танышуны дәвам итү. Кирәкле темага бәйләнешле текст төзи алу. Укылган текстның эчтәлегенә карата үз фикерләреңне, карашларыңны белдерә алу.

Татарстанның истәлекле урыннары.

Татарстан. Татарстанның табигате. Казан – Татарстанның башкаласы. Казан Кремле. Университет - Татарстанның горурлыгы.

Татарстанның истәлекләре урыннары, тарихи материаллар белән танышуны дәвам итү. Гражданлык тойгысы, патриотик хисләр тәрбияләү.

Халыкка багышланган гомер.

Мөхетдин Корбангалиев. Абдулла Алиш. Фәрит Яруллин. Шәүкәт Биктимеров.

Бакый Урманче. Харис Якупов. Татарстанның беренче президенты.

Татар халкының күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу. Укылган текстның эчтәлеге буенча фикер алыша белү. Кирәкле материалны Интернет аша табу.



Татар әдипләре иҗатыннан.

Дәрдемәнд иҗаты (З.Рәмиев). С.Рәмиев иҗаты. Бөек шагыйрь Г.Тукай иҗаты.

Г.Камал. “Беренче театр”. К.Тинчурин. “Сүнгән йолдызлар”. Ш.Камал. “Акчарлаклар”. И.Гази. “Ак сирень”. Г.Әпсәләмов. “Алтын йолдыз”. М.Хәбибуллин. “Илчегә үлем юк”. Н.Фәттах. “Итил суы ака торур”. А.Гыйләҗев. “Ягез, бер дога!”. Татар поэзиясе (Ш.Галиев, И.Юзеев иҗатлары). Татар шагыйрьләре (Ф.Яруллин, Р.Харис).

Татар әдипләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; укылган текстның эчтәлеген үз сүзләрпе белән сөйли алу; үз фикерләрен үйтү алу; кирәкле материалны Интернет аша табу.


9.5.7. Немецкий язык

10 класс



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   12   13   14   15   16   17   18   19   20




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет