2007 ел “Илһам” газетасына кушымта



Дата09.06.2016
өлшемі228.57 Kb.
#124332
Илһам чишмәсе саекмасын!

5



2007 ел


Илһам” газетасына кушымта.




Апас районы Югары Ындырчы урта мәктәбенең

балалар һәм яшүсмерләр газетасы

Мөхәррир сүзе

Без бүген, XXI гасыр ишегеннән берничә генә адым атлаган чакта, татар җаны әзме-күпме исән калган дип расларга телибез икән, татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында сөйләшик.

Галимҗан Ибраһимов – бөек шагыйрьләр Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г.Исхакый һәм Ф.Әмирхан, мәшһүр драматурглар Г.Камал һәм М.Фәйзиләр белән бергә XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә аеруча зур өлеш керткән язучы. Әлеге газета аның рухына дога, иҗатына мәдхия булсын!

Г. Ибраһимов

тууга 120 ел.



(1887-1938)


(1887-1938)
Сезне, яшьләрне, Китерә ул сезгә

Каршы алырга Китап эчендә

Капка янына Китапта калган

Ашыга-ашыга Кайнар сүзен дә,

Бер абый килгән. Ил өчен янган

Сез аны, яшьләр, Бөек йөрәген

Таныйсызмы икән? Китерә ул сезгә, кадерлеләрем.

Безне үстергән алтын кулында Ул сезне таный,

Бер кочак китап китерә ул сезгә- Сез таныйсызмы?

Яңа буынга. Галимҗан ага Ибраһимовны.

Х. Туфан.

(“Сабантуй”.-1997-15 март.)


2


Тирән тамырлар




Тамчылар, тамчылар,

Тып-тып-тып тамалар.

Чылтырап агалар,

Тау-ташлар яралар.

Үткәннәр турында

Тамчылар сөйлиләр

Тамчылар булмаса,

Юк, булмый диңгезләр...

Үсә безнең проза

Юк кышы, юк көзе

Тамчыдан җыелды

Галимҗан диңгезе.
Кави Латыйпов. (“Соц.Татарстан”,-

1967.-11 март)

Язучы Галим

Остаз Педагог



Этнограф Тарихчы


Тәнкыйтьче Тел белгече




Әдәбиятчы Драматург



Тәрҗемәче Революционер




Сәнгать Дәүләт

белгече эшлеклесе




Дәреслекләр Публицист-

авторы журналист




Кыскача

Әдәби хезмәтләре генә дә 700 ләп табакка җыела. 4 роман, 3 повесть, дистәләгән хикәя, пьеса, 12 фәнни китап бастырган, 350 ләп мәкалә, дистәдән артык дәреслек авторы ул Галимҗан ага Ибраһимов!






3


Тирән тамырлар






Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗаты (1907-1917).

Беренче этап (1907-1912):



  • әсәрләре: “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Татар хатыны ниләр күрми” һ.б.;

  • шәхес иреге, социаль тигезлек, милләт язмышы өчен борчылу;

  • иске тәртипләргә, гаделсезлеккә, хатын-кызның авыр, аянычлы язмышына каршы чыгу;

  • романтик пафос өстенлек итү, реаль тормышка романтик хыял дөньясы каршы куелу;

  • милли азатлык, рухи ирек идеяләрен яклау;

  • сурәтләүдә портрет, пейзаж характеристикаларына, психологизмга киң урын бирелү.

Икенче этап (1912-1917):

  • әсәрләре: “Көтүчеләр”, “Табигать балалары”, “Карт ялчы”, “Безнең көннәр” һ.б.;

  • әдипнең сәяси-иҗтимагый карашлары үзгәрү;

  • иҗатында реаль тормыш күренешләре, социаль мәсьәләләр өстенлек итү;

  • гади кеше язмышы, гаделлеккә, тигезлеккә ирешү юллары турында уйлану;

  • революцион көрәш идеясен яклавы.

Совет чорындагы иҗаты (1917-1938)

  • әсәрләре: “Яңа кешеләр”, “Кызыл чәчәкләр”, “Алмачуар”, “Адәмнәр”, “Казакъ кызы”, “Тирән тамырлар” һ.б.;

  • сыйнфый көрәш һәм әхлак, дуслык һәм милләт бердәмлеге мәсьәләләрен күтәрүе;

  • кеше һәм табигать мөнәсәбәте;

  • натуралистик сурәтләрдә ачлык фаҗигасен тасвирлау;

  • үткән тарих һәм яңа хакимияткә мөнәсәбәт;

  • хатын-кыз язмышын, милли азатлык мәсьәләсен милли җирлектә ачу;

  • иҗаты традицион реализмга нигезләнә, романтизм элементлары да күзәтелә.

Күпкырлы эшчәлеге:

  • мөгаллим (1916-1917 елларда “Галия” мәдрәсәсендә укыта);

  • педагогик-методик хезмәтләр яза (“Татар имлясы”, “Яңа әдәбият”, “Әдәбият дәресләре”, “Татар телен ничек укытырга?” һ.б.);

  • әдәби тәнкыйтькә нигез салучыларның берсе (“Татар шагыйрьләре”, “Татар әдәбиятын өйрәнү юлында” һ.б.);

  • иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклесе (Учредительное собрание депутаты; Милләтләр халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары; ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк рәисе (1925-1927);

  • Татарстан матбугатын оештыруда актив катнаша (“Эшче”, “Кызыл Армия”, “Кызыл яшьләр” газеталарының, “Безнең юл”, “Мәгариф” журналларының беренче адымнары аның исеме белән бәйле).



11

Тирән тамырлар





Галимҗан Ибраһимов каһарманнар токымыннан! Әдипкә үз гомерендә өч революциянең шаһиты булырга туры килә. Бөек Октябрь социалистик революциясен исә ул чыныккан революционер булып, Ленин солдаты булып каршылый. Большевиклар партиясенә 1920 нче елның декабрендә кабул ителсә дә, әдипнең партия стажы 1917 нче елның 15 нче февраленнән санала. Г.Ибраһимов, татар язучыларыннан беренче буларак, В.И. Ленин белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирешә. Революция юлбашчысының: “Эшләгез!”- дигән канатландыргыч сүзе әдипне тагын да рухландыра. Ленин фәрманы белән дәртләнеп, ул революция эшенә чума.

Күренекле фикер иясе. Революционер һәм дәүләт эшлеклесе. Язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы. Публицист һәм журналист. Галим-филолог. Тарихчы. Педагог... Кыска гына гомерендә менә никадәр өлкәдә тирән эз калдырырга өлгергән Галимҗан Ибраһимов.

Әдипнең хезмәтләрен хөкүмәтебез югары бәяли. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Г.Ибраһимовка Хезмәт герое дигән мактаулы исем бирелә. Карарга М.И. Калинин кул куйган.

Әйе, бөек кешеләрнең һәр көне, һәр сәгате көрәш белән уза. Ә бүген Галимҗан Ибраһимовның үлемсез әсәрләре көрәшә. Алар безне кешелекле, мәрхәмәтле булырга, намуслы яшәргә өйрәтә.

Кешелекнең намус сагында торучы бөек шәхесләр янәшәсендә Галимҗан Ибраһимовның да исеме бар.

Темиргалиева София,

китапханәче.



Егерменче гасырның утызынчы еллары, бигрәк тә 1937 нче ел үзенең кайгы-хәсрәтләре, ачы фаҗигасе белән халкым күңелендә әле бик озак сакланыр. Сыйнфый көрәш, сәяси репрессияләр... Сталинның канлы балтасы татар әдәбияты муенына иң үткен чагында төшә. Мәхмүт Галәү, Гаяз Исхакый, Шамил Усманов, Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салахов, Сөббух Рафиковларсыз һәм бик күп башкалар арасында Г.Ибраһимов та бар. Аларның әсәрләре юкка чыгарыла, исемнәре “халык дошманы” дип кенә йөртелә. Бернинди гаебе булмаган язучыларның җәфа чигүен, авыр шартларда физик һәм рухи яктан кимсетелүен күреп, йөрәк әрни. Ләкин татар халкы-чыдам халык.Ул бернинди авырлыклар алдында да баш имәгән.

Сәлахова Гөлнур.


4



Тирән тамырлар





Кичтем юлның, Галимҗан абый,



Томанын да, сөремнәрен дә

Син кабызган утлар сау һаман-

Сүнмәде дә, сүрелмәде дә.

Х.Туфан.
“Галимҗан Ибраһимов иҗаты гомуми пролетариат әдәбияты фондына әһәмиятле өлеш булып керде. Андый кешеләр безнең арада күп түгел”.

М.Горький.

“Г.Ибраһимов романнары татар совет романына юл салдылар”.

Луи Арагон, француз язучысы.

“Галимҗан Ибраһимов – киң колачлы, тормышка үтеп керә торган сизгер һәм үткер күзле язучы”.



А. Фадеев.

“Билгеле булганча, аның кызыксыну диапазоны да гаять киң иде. Ул менә дигән язучы да, тарихчы да, телче дә, әдәбиятчы да һәм һәр җирдә дә үзенең сүзен әйтә ала иде”.



Профессор И.Н.Бороздин.

“Бу әдәбиятның Г.Тукай, Г. Ибраһимов, М.Җәлил кебек титаннары, Н.Исәнбәт, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни кебек бөтен илгә танылган язучылары бар...”



Леонид Соболев.

“Әсәрләрнең әһәмияте үз илендә генә булмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала... Ул – матурлык җырчысы”.



Профессор П.С.Коган.

“Галимҗан Ибраһимов – татар әдәбияты тарихында зур фигура”.

М. Җәлил.

“Сезнең Галимҗаныгыз бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы”.

Сәмәд Вургун, азәрбәйҗан язучысы.


5




Тирән тамырлар




Олы әдип образы, иҗаты кешеләрне яңа иҗат биеклекләренә рухландыра:

1. Г.Мөхәммәдова әсәрләре.

2. Суфиян Поварисов “Яшьлек иртәсе” романы.

3. И.Салахов “Колыма хикәяләре”.

4. Х.Туфан, Зөлфәт шигырьләре.

5. Портретын, иҗатына багышлап, төрле рәсемнәр эшләгән С.Ахун, П.Беньков, Х.Якупов, Л.Фәттахов, Г.Хаҗиәхмәтов, М.Рәхимов.

6. Сынын ясаган скульпторлар В.Рогожин, Б.Урманче, Ю.Рычков, һ.б.






Казанның Иске бистәсендәге Пләтән төрмәсенә Ялтадан күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовны авыру килеш алып кайтып ябалар. Төрмәдә соңгы чиккә җиткән Галимҗан Ибраһимов шкаф тартмасына чукып: “Халкым алдында гаебем юк, мин күргән газапларны халкым онытмас, мин аңар гадел хезмәт иттем”, - дип язып калдыра.

М.Рәхимов, бөек язучының төрмәдәге халәтен сурәтләп, үзенең картинасын иҗат итә. Без аны укучыларыбызга да тәкьдим итәбез.







Суфиян Поварисов-язучы, галим, филология фәннәре докторы, профессор, 200 дән артык фәнни хезмәт һәм күп кенә әдәби әсәрләр авторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе. Уфада яши. “Казан утлары” журналының 1996 ел 10,11 саннарында аның Г.Ибраһимов турында “Яшьлек иртәсе” дигән яңа романы басылып чыкты. Әсәр кыскартып басылган. Аның монда кертелмәгән беренче өч бүлеге “Тулпар” (Уфа, 1995, № 1-2) журналында дөнья күрде.



6



Тирән тамырлар




Укыгач та тотып кулларыма

Сезнең турындагы китапны,

Сез кичергән газапларны уйлап

Күзләремнән кайнар яшь чыкты,

Кулларыма алгач китапны.

Йөрәкләргә кара кан саудырган

Бу көннәрне уйдан кичерәм.

-Рәнҗеп ятма, Галимҗан ага, -дип,

Елый-елый Сезгә эндәшәм.

Ул көннәрне уйдан кичерәм...

Бакирова Ләйсән

VI сыйныф укучысы.





Ялкыннарга кердегез сез

Фаҗигале көннәрдә.

Бер сүз булды иреннәрдә:

-Без сакларга тиеш Азатлыкны,

Хакыйкаmьне тиеш сакларга!

Һәм чал тарих үзе дәшә бүген:

-Хәтерләрдә мәңге ул калсын,

Гел кояшка, таңга карап барган,

Үр артыннан үрләр яулап алган

Давылларда туган Галимҗан!

Сафиуллин Фаил

V нчы сыйныф укучысы.





Галимҗан абый, әле мин туганчы

Кемнәр сине укып үсмәгән,

Көчле рухлы геройлардан үрнәк

алып,

Соклануын бүләк итмәгән?!

Галимҗан абый, сезнең әсәрләрне

Гел сакларбыз күңел түрендә

Сүнмәс йолдыз булып янарсыз

Еллар буе проза күгендә.

Кыен чакта, Сезнең хакта уйлап,

Йөрәкләргә тынгы алырбыз.

Кайда булсак, ниләр эшләсәк тә,

Безнең күңелләрдә калырсыз.

Дары исе сеңгән чорга китә

Җилләрдән дә җитез уйларым.

Нинди генә фаҗигага юлыкмаган

Туган җирнең батыр уллары,

Галимҗандай кыю уллары.


Сираҗиева Илүзә

VI нчы сыйныф укучысы.



Син илемнең сөйгән улы,

Горурлыгы татар халкының

Киләчәккә узып барасың син,

Яклаучысы булып халыкның.

Татар телен, туган телемне мин

Яратырга синнән өйрәндем.

Сабый чактан “Алмачуар”ның

Эчтәлеген сөйләдем.

Син тудырганЗакир, Салих,

Фәгыйлә, Гөлбанулар.

Мәңге, мәңге безнең йөрәкләрдә,

Халык күңелендә балкырлар.

Мәрдәнова Гөлнар

VI нчы сыйныф укучысы.


8




7

Тирән тамырлар




Салкын кышлар үтеп, март килгән дә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, Галимҗан ага,

Татар халкы итә тантана.

Туган җирең, халкың турындагы

Әсәрләрең мәңге яшь синең.

Син үзең дә безнең күңелләрдә

Гел яшь әдип булып яшисең.

Юк, үлмәдең, юк! Син мәңге яшь,

Син гомергә безнең арада..

Мәңге үлмәс әсәрләреңнән

Туган халкым кодрәт, көч ала.

Хисамова Айгөл

VIII сыйныф укучысы.



Күпме газап татыган бит

Атсын өчен ирек таңы:

Йөрәкләрдә гел яңара

Галимҗан абыйның даны.

Аның узган гомер юлы

Батырлык дип аталырлык:

Мең сынаулар үткән юлның

Һәр адымы-таң калырлык.

Бирешмәбез – көрәш җиле

Бәргән чакта безнең йөзгә:

Галимҗан абыйның даны

Мәңге сүнмәс өлге безгә!

Гафиятуллин Илмир

VI сыйныф укучысы.





Күпме язлар үтте Сезсез,

Күпме сулар актылар.

Тик һаман да Сезне зурлап,

Кошлар моңлы сайрыйлар.

Үтсә дә бик күп вакыт,

Сез яшәрсез халык телендә.

Якты йолдыз булып янарсыз

Татарстаныбыз күгендә.

Әсәрләрдән табып була

Җан азыгы, күңел җылысын

Сезгә карата хөрмәт сүзләре

Озак еллар яңгырасын.

Хафизова Ләйсән

VIII сыйныф укучысы.



Пләтәндә ал таң ата

Серле, шомлы яктысы.

Пләтәндә утлар яна

Йөрәкләргә төшә чаткысы.

Җилләр бүген хуҗа монда,

Кеше белән бергә кайгыра.

Яшерен серләр сөйли,

Яшен түгә,

Дары исе китерә

Кай ара.

Ә җир ана, гүя,күкрәгенә

Чалыштырып куйган кулларын.

Саклый шулай тирән каберләрдә

Тын йоклаган газиз улларын.

Ханзафаров Марсель

VI сыйныф укучысы.





Ул нинди йолдыз, дисезме? Сөекле язучыбыз Г.Ибраһимовка шулай дибез без. Аның әсәрләрен бабаларыбыз белгән, әти-әниләребез укып үскән, хәзер без өйрәнәбез. Г.Ибраһимов әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.Күптән түгел безнең мәктәптә шагыйрьнең олы юбилеена багышланган әдәбият атналыгы булды. Атналыкның беренче көнендә сәнгатьле уку буенча укучылар арасында конкурс игълан ителде. Иң соңыннан “Сүнмәс йолдыз” дигән әдәби монтаж күрсәттек.

Гомәрова Гөлсинә

X нчы сыйныф укучысы.


8


Тирән тамырлар




Галимҗан Ибраһимовның иҗат йөзе егерменче гасырның утыз елга якын араны иңләп ала. Шул дәвердә, әдипнең формалашуы милли-тарихи борылышларның, социаль-иҗтимагый каршылыкларның җиһан киңлекләренә таралган каты дулкынлы агышлары эченә салынган. Аның әдәби герое да акыл тирәнлеге, хыял очышы, конфликтлар эчендә тирбәлеше, чынбарлыкны иңләп каравы, милли хисле, яңага омтылышлы, киеренке кичерешләр белән үзенчәлекле.

Романова Алеся.


“Карт ялчы” (1912), “Көтүчеләр” (1913) – авторның реализм белән романтизмның уралышып яшәвен чагылдыра торган хикәяләре. Ялчылыкта гомере үткән Шаһи карт, аның әңгәмәдәше Сәфәр – реаль типлар.Тормыш дулкынында кагылган карт ялчы Шаһиның газабы, аның рухын чолгап алган ризасызлыгы моңлы җыр ташкыны булып кайнап чыга. Бары тик аның: “Юк инде, бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек, балам”, - дигән офтанулы сүзләре хикәягә эпиграф итеп куярлык һәм ялчы картның бу гыйбрәтле сүзләре әсәрнең реаль нигезен ачып җибәрә. “Көтүчеләр” хикәясенең төп герое Әптерәш картның язмышы Шаһи картныкына бик охшаш. Бәхетне көтеп-көтеп тә, хайваннар абзарында җан биргән көтүче Әптерәшнең фаҗигасе коточкыч.

Хикәядә әле Әптерәш картның улы Вахит образы да бар. Аның романтик сурәтләнешендә шөһбә юк. Әптерәш, Шаһи карт кебек хезмәт кешеләренең көйсез язмышы Рәсәй шартларында меңнәрнең, миллионнарның уртак фаҗигасе булса, Вахит исә - хыялдагы каршылыклы образ. Ата тарафыннан каргалган, милләтеннән ваз кичкән, инсафсыз Вахитның кыйбласы билгесез. Аның саташулы җанына Христос (Гайса) белән басмадагы рус карты ясалган рәсем-картина, һаман карый торгач, юанычы һәм таянычы булып әверелә. Хикәядәге көткән яктылык шуннан гыйбарәт. Һичшиксез, яшәү нинди хәлләрдә дә кызыклы вә газиз. Ибраһимовның геройлары ничек кенә үзләренең төрлелеге белән хәйран итсә дә, аларда тоташ бер максат бар сыман. Ул – яшәү өмете, кыйбланы табу өмете.

Фатыйхов Фәнис.





Тирән тамырлар


Г. Ибраһимов өчен бары тик шәхес кенә бар. Ул – шәхес, үзенең төрлелеге, каршылыклы табигате, рухи дөньясындагы дулкынлы агышы, реаль көче һәм көчсезлеге, үзенең балкышлары һәм фаҗигасе белән сурәтләнә торган шушы җирнең олуг заты. Шуннан чыгып, язучының әсәрләрендәге киеренке язмышлары адәми образларына якын киләсең. Галимҗан абый, тәүге хикәясендәгечә, мәгърифәтчелек реализмы белән артык мавыкмастан, шәхес характерының тирәнәюенә баш биреп, кичереш дулкынының эчке катламнарын табу өчен эзләнергә керешә. Ул,хәятның өстәге гамәлләре белән генә канәгать булмыйча, хыял дәрьясына батып уйланучы геройларга борыла, аның каләм көчен шул юнәлештәге яктылык белән караңгылык чолгап ала; үзенең бер рәт романтик хикәяләрендә – “Яз башы”, “Диңгездә”, “Уты сүнгән җәһәннәм”, “Сөю-сәгадәт” (барысы да 1911 елны басылып чыккан әсәрләр) - үз яшәеше белән каршылыкка килгән персонажлар синең алдыңа килеп баса.

Бакирова Энҗе.



Г. Ибраһимовның эшчәнлеге киң; ул – тирән фикерле галим, тарихчы, көчле публицист һәм журналист та.

Г.Ибраһимовның шәхесе катлаулы; үзенең кырыс табигатьле булуы белән уйга сала. Талант ияләре дә кеше бит, ул шулай булырга тиеш, диярләр. Дөрес сүзгә җавап юк. Шулай да әдипнең Тукайга карата каршылыклы бәяләре сискәндерми калмый. 1910-1911 елларда язган “Әдәбият мәсьәләләре”, “Яңа әсәрләр”, “Милли әдәбият дәресләре” дигән мәкаләләрендә ул мәшһүр шагыйрьгә хаклы бәя бирсә, аннан соң язган “Татар шагыйрьләре” (1913), “Талант трагедиясе” (1914) хезмәтләрендә инде олуг шагыйрьне каралтып, чуалчык фикерләре белән күренә.

Гәрәев Илфат.




Г.Ибраһимов 1920 нче елда “Яңа кешеләр” пьесасын яза. Жанр үзенчәлеге ягыннан караганда шактый кимчелекле бу әсәр авторның сәнгати фикерләвендә реализмга утыра бару юлындагы тәҗрибәсе. Автор милли хәятыбызга яңа кешеләрнең килүен, авыр сугышлар эченнән татар дөньясын рәткә салырлык көчләрнең үсеп чыгуын тели. Гаҗәп түгел, халыкның революция юлындагы иманы – гадел, азат тормышка чыгу идеалы көчле иде бит! Башкача әдип драма әсәрләре язмый.

Ягъфәрова Гөлназ.



10


Тирән тамырлар


“Адәмнәр”, ул-кешелек тарихының иң авыр фаҗигасен чагылдыра торган психологик повесть. Повестьнең башламында ук әдип алдагы вакыйгаларның сөземтәсе булырлык эпизодны эчке кичерешләр дулкыны итеп ясап куя: "Үлем үзенең кара канатларын җәйде. Җир йөзе гүя шуның астында капланып калды. Тирә-як куркыныч каберлекләр, мәетләр белән, бер үлгәч терелеп чыккан җанлы мәетләр белән тулды”. Ә менә ничә үлемнән кача алган баланың ачы язмышы укучыны тетрәтми калдырмас, мөгаен. Шәһәргә килгәч, бичара малай кеше ите белән сәүдә итүче зобани карчык кулында җан бирә. Әсәрнең трагик персонажлары (Сатылган кыз Фатыйма, үз баласын суйган Гәрәй, Миңлебай, егерме яшьлек егет Гыйльман), тере кара маяклар булып, әйтерсең милли тарих сукмагыннан киләчәк буыннарга каргыш ташлыйлар.

Мөхәмәтҗанов Нияз.



Казакъ кызы” әсәренең бөтен вакыйгалары, һәр тармактагы геройларының тормыш-әхвәле, уй-фигыле, хис-кичерешләренең нечкә тирбәлеше, сүз бизәкләренең, тел сурәтләренең байлыгы, җырларының моңлы агышы-казакъныкы. Әдип даланың күркәмлеген, казакъ халкының якты омтылышын, казакъ яшьләренең хөр уеннарын табигый куәте белән ачып бирә алган; бу аның камил таланты, казакъ милләтенә булган мәхәббәте белән генә мәгълүм аңлашыла. Шуңадыр, ахрысы, әсәр казакъ халкы өчен бик кадерле, ике тугандаш халыкка уртак, җуелмас язма һәйкәл булып тора. Казакъ җәйләүләрендә балалар укыткан мөгаллим Ибраһимов бу халыкның телен генә түгел, гореф-гадәтләрен дә, мәдәни байлыгын да тирән өйрәнүе белән ихтирам уята.

Галиуллина Гөлчәчәк.




“Алмачуар”.Әсәрнең сюжеты Алмачуар язмышына бәйләнешле. Закир кичерешләрен, озын Хафиз һәм Сафа бабайның хис-омтылышларын чагылдыра. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, “сылу, асыл сөяк” булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый. Эчтәлекнең аерым кисәкләре, бер-берсенә ялганып, бер-берсен көчәйтеп киләләр. Яңа туган “күгелҗем-ак чәчәк төсле тай”, Сафа бабай әйтүенчә, киләчәктә алмачуарга әйләнәчәк. Бу сөенечтән малайның башы күккә тия. Матураеп килә торган алмачуарны бүре тешләп, Закирны сынсыз итә, ул да түгел, тайны сабанга җигү хәвефе өстәлеп, герой эчке һәм тышкы каршылыклар эчендә кала. Алмачуар мәхәббәте белән яшәгән Закир мең шөбһәләр эчендә кайный, минутлык сөенечләр кичерә, көтелмәгән сагыш дулкыннарында гизә.

Гафиятуллин Илназ.


12



Тирән тамырлар


“Алмачуар”. “Канатланып оч, аткаем!”

Багитов Илмир. Сафиуллин Фаил.




“Сабан туе”.“Алмачуар” әсәреннән. “Алмачуар утлый болында”



Сафин Илнар. Сәлахов Фәнис.




13


Тирән тамырлар
Г.Ибраһимов. “Алмачуар”

Кормашев Равил. Зарипов Равил.




Печән хәзерләгәндә.“Татар хатыны ниләр күрми” әсәреннән.



Ягъфәров Булат.




14

Тирән тамырлар






1. Г.Ибраһимов кайчан һәм кайда туган?

2. Аның матбугатта чыккан беренче әсәре нинди?

3. “Кызыл чәчәкләр” хикәясенең төп геройлары кемнәр?

4. “Фәхрине үтереп ташладылар. Майның караңгы төне иде. Кичтән башлаган яңгыр туктамады, каты җил иде, дөньяны ялтыратып яшен яшьнәде, тау-таш җимерелгәндәй гөрелдәтеп күк күкрәп үтте” – дигән юллар Г.Ибраһимовның нинди әсәреннән алынган?

5. Г.Ибраһимовныңнинди романнарын беләсез?

6. Г.Ибраһимов татар мәгърифәтчеләреннән кемне “Бөек остазыбыз, таңыбызның чулпаны” дип бәяләнгән?

7. Г.Ибраһимовның нинди әсәрләре буенча телевизион фильмнар эшләнде, телевизион спектакльләр куелды?

8. Г. Ибраһимов иҗаты буенча кайсы татар галиме һәм дәүләт эшлеклесе татар һәм рус телләрендә манаграфияләр язган,докторлык диссертациясе якланган?

9. Әдипнең портретын, аңа, аның иҗатына багышлап, төрле рәсемнәр эшләнгән Татарстан рәссамнарыннан кемнәрне беләсез?

10. Аның сынын ясаган нинди скульпторларны беләсез?

11. Кайсы татар язучысы: “Тукай татар халкына поэзияне ачкан булса, Ибраһимов аның прозасын ачты”, - дигән?

12. “Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек. Кем күтәрде? Кайчан? Ничек? – сезгә, менә шул турыда сөйләп бирергә телим”, - дигән юллар Г.Ибраһимовның нинди әсәреннән алынган?
Игътибар! Әлеге сорауларга иң беренче дөрес җавап биргән укучыны истәлекле бүләк көтә.




15


Тирән тамырлар

1. Г.Ибраһимовның әнисе.

2. “Кызыл чәчәкләр”дәге биш дусның берсе.

3. Г.Ибраһимов эшләгән мәдрәсә.

4. “Казакъ кызы”ндагы персонаж.

5. “Кызыл чәчәкләр”дәге биш дусның берсе.

6. “Адәмнәр” повестендагы малай.

7. “Карак мулла” әсәренең төп герое.

8. “Яшь йөрәкләр”дәге яңалык каһарманы.

9. “Татар хатыны ниләр күрми”дә Гөлбануның әтисе.

10. Г.Ибраһимовның замандашы, шагыйрь, язучы.

11. Г.Ибраһимов яшәгән шәһәр.
Вертикаль буенча калын шакмакларда Г.Ибраһимовның туган авылы чыгарга тиеш.



Җаваплар: 1.Хәсәнә. 2. Солтан. 3. Галия. 4 Калтай.5. Гали. 6.Зәйни. 7. Тимри.

8. Госман.9. Нурый. 10. Гафури. 11. Ялта.

1.Солтанморат.


16



Тирән тамырлар




Котлыйбыз!

Г.Ибраһимовның 120 еллыгына багышланган

Сабантуй” газетасында викторина сораулары



басылган иде. Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы

Сафиуллин Фаил әлеге бәйгедә I урын алды һәм

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов

исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының

истәлекле китабы белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Фаил!

Бу уңышың соңгысы булмасын.

Үз укучыларында әдәбиятка тирән мәхәббәт уята алганы өчен Апас районы Ю.Ындырчы мәктәбе укытучыларына зур рәхмәтлебез”, - дигән юллар да бар газетада. Укытучылар, сезнең белән горурланабыз һәм уңышлар телибез.






Соңгы сүз.

Галимҗан абый, Сез безнең арадан китмәдегез. Әсәрләрегез безнең күңелләдә яши икән, димәк, Сез – безнең арада. Давыллы, утлы, фаҗигале елларга һәйкәл булып, Сезнең әсәрләр яши.
Янә тудың! Берәү ачына дошман күргән өчен,

Бөек шагыйрь туды! Ташлаганга берәү үкенсә,

Сине җиңәр көч юк, үлем дә. Ә мин ачынмыйм да, үкенмим дә:

Безнең көннәр туды, кош тугандай Син даими булдың күңелдә.

Әкияттә үзенең көленнән.

Шундый тамыр була, өзеп булмый

Аны җирдән, йөрәк-бәгырьдән...

Егерме ел рәттән кыш килсә дә,

Исән яши тирән тамырлар.


Мөхәррир:

Сафиуллина Индира И.,

32-2-28


Газетаны эшләделәр:

“Илһам” иҗат түгәрәге укучылары.



Адрес:

Апас районы,

Ю.Ындырчы урта мәктәбе, 32-2-14


Компьютерда җыючы:

Кадыйрова Гөлчәчәк М.





Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет