2005 ел Апас районы Югары Ындырчы урта мәктәбенең



Дата09.06.2016
өлшемі38.52 Kb.
#124331
Илһам чишмәсе саекмасын!

1



2005 ел




Апас районы Югары Ындырчы урта мәктәбенең

балалар һәм яшүсмерләр газетасы


Хөрмәтле укытучылар, укучылар, техник хезмәткәр-ләр! Сезне шушы күренекле бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Укуыгызда, эше-гездә зур уңышлар, бәхет-шатлыклар телим!

М.И.Шәйхетдинов,

мәктәп директоры.

Юлыгызга ак җәймә!

Быел мәктәпне тәмамлаучы егет һәм кыз –

Бакиров Фәнис

Вилданова Альбина

Гарипова Рәйсә

Җәләлова Лилия

Ихсанов Рушан

Салиева Регина

Салихова Резеда

Сәмигуллин Айзат

Темиргалиев Марат

– олы тормыш юлына аяк бас-тылар.

Алар һәрберсе үзләре теләгән уку йортына керделәр. Уңышлар, телибез һәм ата-аналар, укытучы-лар йөзенә кызыллык китермәсләр дип ышанабыз.

Нинди генә һөнәр иясе булса-гыз да, намуслы кеше булып калыгыз.


Сез мескеннәр токымыннан түгел.

Юк, сындырмас сезне усал дөнья. Мең бәхетләр килсен сезгә,

дуслар,

Бу гомернең гаҗәп юлларында.





Хуш киләсез, беренчеләр!

Мәктәпләрдә тагын уку-лар башланды... Укытучыга бүләк итәргә дип ак, ал, шәмәхә кашкарыйлар, дәлия-ләр күтәргән беренчеләр мәк-тәпкә атлый. Белем дөньясына аяк атлаучы Бакиров Рәдис, Барышников Руслан, Нәҗмие-ва Алинә, Сафин Ильгизнең тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаулары күңелләрендә җуел-маслык урын алсын.




2

1, 2005 ел.


Эш сөйгәнне ил сөя.

Әгәр дә укучылардан: “Кайсы ел фасылын яратасыз?” – дип сорасалар, алар, һичшиксез, җәй дип җавап бирәләр иде. Чөнки җәй көне туйганчы ял итәсең, иптәшләрең белән уйныйсың, су керәсең, бакчада кайнашасың. Җәй әле ул туган җиреңә булышу да. Чыннан да чын кеше, көчле, нык булып үсим дисәң, эштә дә үзеңне күрсәтергә кирәк. “Эш сөйгәнне ил сөя” ди халык. Менә алар эшне үз итүче укучыларыбыз:

Сибгатуллин Илназ

Бакиров Рәмис

Геворгян Сергей

Ильина Марина

Фатыйхов Фәнис

Мөхәммәтҗанов Нияз

Гафиятуллин Илназ

Фәйзрахманова Җәмилә

Борисов Сергей

Рәхмәт сезгә!

Мөхәррир сүзе

Телләрегезгә былбыл кунсын!

Матур һәм ягымлы итеп сөйли белүчегә “Телләренә былбыл кунгандыр аның!” – дип сокланалар. кайбер шигырьләрне, әсәрләрне “Җырлап тора” дип бәялиләр. Иҗат иткән әдәби әсәрнең җырлап торсын өчен нишләргә кирәк соң? Моның сере нәрсәдә?

Күз алдына китерегез әле: Сезнең күңелдә, хәтердә меңләгән сүзләр яши. Шуларның кайсысы сиңа кирәгрәк, үз фикереңне әйтеп бирергә кайсы сүз әйбәтрәк хезмәт итә - шуларны сайлап ала белү журналистның талантын билгели дә инде. Урман турында язасың икән - әсәреңнән урман шаулавы, кошлар сайравы ишетелеп торсын. Мәктәп тормышын сурәтлисең икән – язмаңнан балалар ыгы-зыгысы яңрасын.

Кыскасы, язмаң укучы куңеленә ныграк тәэсир итсен дисәң, аның яңгы-рашын беркайчан да истән чыгармаска кирәк. “Телләренә былбыл кунгандыр аның!” дип сокландырлык булсын.






4 сыйныф укучысы Ягъфәров Булат – 3 сентябрь

8 сыйныф укучысы Борисов Сергей – 7 сентябрь

11 сыйныф укучысы Кәримов Илназ – 7 сентябрь

11 сыйныф укучысы Ильина Марина – 16 сентябрь

11 сыйныф укучысы Хәлилова Рамилә - 20 сентябрь

7 сыйныф укучысы Кормашев Равил – 23 сентябрь

Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез!

Сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез.





Мөхәррир:

Сафиуллина Индира И.

32-2-28


Газетаны эшләделәр:

“Илһам” иҗат түгәрәге укучылары.



Адрес:

Апас районы,

Ю.Ындырчы урта мәктәбе, 32-2-14


Компьютерда җыючы:

Кормашева Гөлгенә Р.




Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет