1 нче кечкенәләр төркеме
Максат:
Балаларны кулъяулыклар б/н файдаланырга өйрәтүне дәвам итү.
Сабын, сөлгене дөрес куллану күнекмәсен ныгыту.
Балаларда бер-берсенә карата ярдәмләшү хисе тәрбияләү.
Барышы:
Т-че.: Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән, әйдәгез исәнләшик әле. Исәнмесез.
(Ишек артыннан елаган тавыш ишетелә).
Балалар, тыңлагыз әле, кемдер елый, ахырсы. Карыйм әле, кем икән ул. (Ишек артыннан песи уенчыгы алып керә). Балалар, бу бит Йомшаккай. Исәнме, Йомшаккай, нигә елыйсың?
Песи: Исәнмесез, балалар, ничек еламаска, минем б/н беркемнең дә уйныйсы килми.
Т-че: Нишләп икән? Синең бит дусларың бик күп иде бит әле.
Песи: Мин нигә минем б/н уйныйсыгыз килми дип сорагач син бик пычрак, киемең дә, бит-кулларың да дип җавап бирәләр.
Т-че.: Алай булгач син үзең гаепле инде.
Песи: (Елый)
Т-че: Елама, песикәй, без балалар белән сиңа булышырбыз, киемеңне дә тәртипкә китеребез, бит-кулларыңны да юарбыз.
Т-че: Балалар, Йомшаккайга ярдәм итәбезме?
Балалар җавабы.
Т-че.: (балаларга сорау бирә) Балалар, песигә нәрсә булган?
Балалар: Бите пычранган.
Т-че.: Балалар, әйдәгез хәзер песикәйне юындырыйк инде.
(Песине сулы табак торган өстәл янына алып киләләр. Тәрбияче балалар белән бергә юыну эзлеклелеген искә төшерәләр. Кулны сулыйбыз, сабын алып сабын белән беләзеккә тикле ак перчатка ясыйбыз, яхшылап ышкыйбыз, су белән юабыз, аннан битне юабыз)
Т-че: Мин сабын күбегеннәк йомшаккайга ак перчатка кидерәм.
(Су б/н юып төшерәм, битен юам)
Т-че.: Б.Рәхмәтнең “Су” шигырен песикәйне юындырганда яттан сөйли.
Су.
Менә сиңа су,
Бит – кулыңны ю.
Туңдыра ич бу су,
Салкын ич бу су.
Ай-яй-яй-яй!
Туңдырса да ю,
Әйбәт салкын су,
Ю-ю-ю-ю!
Т-че: (Песине сөлге б/н сөртә, аңлата.) Сөлгене бер учка җәеп салып, икенче кулны сөртәбез, аннан икенче кулга җәеп салып, беренче кулны сөртәбез. Менә, балалар, Йомшаккайның бөтен җире чип-чиста булды. Хәзер инде бөтен кешеләр дә синең б/н уйнарлар. Балалар, әйдәгез Йомшаккай белән яратып уйный торган “Чиста куллар” уенын уйныйбыз.
(Уен тәртибе: Балалар утыралар, кулларын артка яшерәләр)
Т-че: Кайда, кайда безнең куллар?
(Балалар кулларын алга чыгарып күрсәтәләр, биетәләр һәм такмак әйтәләр)
Менә шул, менә шул,
Безнең чиста куллар!
(Уен 2 тап уйнала)
Т-че: Менә күрдеңме инде, Йомшаккай, чиста, пөхтә йөрсәң, сине барсы да дус итәр, син иртән торгач яхшылап юынырга, ашар алдыннан һәм ашагач кулларыңны юарга,ә киемне пычратмыйча йөрергә кирәклеген онытма. Менә безнең балалар гел шушы кадыйдәләрне онытмыйлар, гел чиста, матур кием белән йөриләр.
Т-че: Балалар, кесәләрегезне карагыз әле, барыгызның да кулъяулыклары бармы?
Б-р: Бар.
Т-че: Алар ни өчен кирәк?
Б-р: Борынны сөртергә.
Т-че: Дөрес, балалар, ә менә Йомшаккайның кулъяулыгы юк икән, әйдәгез аңа кулъяулык бүләк итик. (Песигә алдан ябыштырып бизәлгән кулъяулык бүләк итә).
Песи: Рәхмәт сезгә, балалар. Мин сез өйрәткән кагыйдәләрне онытмам, кулъяулык б/н дөрес итеп кулланырмын, гел үзем белән генә йөртермен.
Т-че: Шулай, балалар, кулъяулыкларыгызны көн дә кесәләрегездә йөртегез. Алар безгә һәрчак кирәк.
Шөгыль тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Достарыңызбен бөлісу: |