2010ел Сара Садыйкова тууына 104 ел



Дата09.06.2016
өлшемі316 Kb.
#124329
Илһам чишмәсе саекмасын!



2010ел






Сара Садыйкова тууына 104 ел







Без бүген, XXI гасыр ишегеннән берничә генә адым атлаган чакта, татар җаны әзме-күпме исән калган дип расларга телибез икән, татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында сөйләшик.

Моңы булган халыкның теле була,

Теле булган халыкның милләте була,

Милләте булган халыкның дәүләте була,

Дәүләте булса, ул тарихта кала.

Димәк, иң әүвәле моң. Ә Сара апа Садыйкова – татарның моң чишмәсе, халкыбызның йөзек кашы. Әлеге доклад аның рухына дога, иҗатына мәдхия булсын!




(1906 – 1986)_


Ул нинди сүнмәс йолдыз дисезме? Аның җырларын бабаларыбыз көйләгән, әти-әниләребез өйрәнгән, хәзер без җырлыйбыз. Җырлаган саен җырлайсы гына килеп тора. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Колагымда аның җыры яңгырый, Ул илемнең булган моңлы кызы,

Сукмагымда – аның эзләре. Горурлыгы татар халкының.

Күңелемдә балкый маяк төсле Киләчәктән урын яулаган ул

Сара Садыйкова моңнары. Моң чишмәсе булып җиһанның.

Сара апа җыр-моң дөньясында

Сүнмәс йолдыз булып калкыр ул.

Мәңге, мәңге халкым йөрәгендә,

Татар күңелендә балкыр ул!




2



2010 ел.


Сара Садыйкова! Бу исемне телгә алуга минем күз алдыма тирән сулы, бормаланып-бормаланып агучы, озын юллар үтеп безнең көннәргә килеп җиткән мәһабәт елга килеп баса. Ни өчен шулай икән соң бу? Мөгаен, елга белән җырның охшаш язмышлы булуыннандыр. Зур елгалар гасырлар белән гасырларны, буыннар белән буыннарны тоташтырып, эссе чүлләрдә кипмичә, тау-ташларга бәрелеп юкка чыкмыйча туктаусыз аккан кебек, татар моңы да юлда очраган меңнәрчә киртәләрне җиңә-җиңә, күңелләрдән күңелләргә күчә-күчә бүгенге көнгә килеп җиткән.

Сара апа Садыйкова көйгә салган җырларның кайсын гына алып карама-аның төбендә тирән моң ята. Хәер, сагыш белән моң гына түгел, аларда самимилек, керсезлек, лирик геройны чиксез олылау, күңелнең иң тирән катламнарын актарып ташларлык хисләр дулкыны, кичерешләр өермәсе.

Сара апа – табигать баласы. Бәлки ул төннәрен йолдызлар яңгыры астында калып, шунда сихри авазлар ишеткәндер. Бәлки карурманнар тавышы, сулар агышы аның күңелендә беренче талпыну, беренче тирбәнешне уяткандыр. Ничек кенә булмасын, аның иҗатында бары тик безнең халыкка гына хас моңнар бар. Ул татар халкының бәгыреннән өзелеп төшкән композитор; җырлары, моң-сагышлары, әрнү-борчулары, олуг өметләре халыкның намусы, вөҗданы булып киләчәк буыннар хәтерендә яңарсын; татар дөньясы уянсын, кузгалсын өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән изге зат.



Сафиуллина Индира, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.





Ямьле, чәчәкле-чуклы җәй башы. Хезмәт сөючән авылдашларымның һәм дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән, газиз ана телен, мөкатдәс моңнарын сагынып читтә яшәүче-ләрнең авыл сабан туена җыелган чагы. Сәхнәгә сыйныфташым Гөлчәчәкнең әнисе чыгып, күкрәк түреннән ургыган моңын тыя алмагандай, “Җидегән чишмә”не җырлап җибәрде:

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су...

(Күптән иҗат ителсә дә, гел яңа, татар җанына ифрат та якын бу җырның моңлы авазлары шушы юлларны язганда да колагымда яңгырап тора сыман).

Менә җыр тәмам... Бу көй моңының байлыгы, үзенчәлеге, халкыбызның борынгы көйләренә якын торуы белән җырны тыңлаучыларны әсир итте. Тирә-ягымдагы кешеләр үзгәреп киткәндәй тоелды. Ни булды? Кем уятты аларның җаннарын? Кем ул бөек могҗи-зачы? Табигатьнең серле баласы, тиңдәшсез олуг тылсымчысы, әлеге җырны көйгә салучы – Сара апа Садыйкова.


Җиһанда калган якты эзең, “Җидегән чишмә”ң – мәңге үлмәс,

Мирасың – үлмәс җырлар. Иң моңлы җыр бүген дә.

Сокланып аларны тыңлыйм, Балкыйсың Син, кояш булып,

Тирән уйларга чумам. Сөйгән халкың күңелендә.

Сара апа, яшисең Син

Һәрчак безнең йөрәктә.

Кем теләгән икән шулай

Кояш сыман балкып яшәргә?!



Ягъфәрова Гөлназ, IX сыйныф укучысы.


3



2010 ел.


Онытмам мин гүзәл мизгелне...



Җидегән чишмәләрдә җиде улак

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый

Шул чакларда бигрәк ямансу.

Зөһрә Сәхәбиева башкаруында шушы юлларны ишеткәч, балачак искә төшә...

1984нче елның көз айлары...Укучылар, укытучылар, килгән кунаклар белән шыгрым тулы Кызыл Тау мәктәбенең залы. Барысы да, тын калып, алга төбәлгән. Шушы сәхнәгә хәзер татар халкының теленнән төшмәгән, без бары тик зәңгәр экраннардан гына күрә алган танылган композитор Сара апа Садыйкова чыгачак. “Танылган булгач безгә ул игътибар да итмәс әле”, дип уйлый бала күңеле...

Сәхнәгә калфак, кара күлмәк кигән, мөлаем йөзле, кечерәк кенә буйлы ханым чыкты. Чыкты да бөтен бала күңелен үзенә әсир итте. Залда түгел, парта арасында да тик утырмый торган балалар, бөтен доньяларын онытып, Сара апаларына текәлгәннәр. Ул үзе белән булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп көлдереп тә ала, чишмә чылтыравыдай моңлы тавышы белән җырлап та җибәрә...

Ул җырга – моңга сәләтен гына күрсәтеп калмый, үсеп килгән буынның талантын да барларга өлгерә. Матуррак җырлый торган укучыларны җырлатып та карый, киңәшләрен дә бирә.

Менә шулай таныштык без бөек композитор Сара апа Садыйкова белән.

Шул танышудан соң Сара апаны без башка күрмәдек инде. Ул мәрхүм булды...

Ләкин Тутай авылы халкы аны онытмады. Онытырга мөмкин дә түгел иде шул: халык белән аралашуын Сара апаның кызы Әлфия апа Айдарская дәвам итте. Һәр елны 1нче ноябрьдә Тутай авылы мәдәният йортының сәхнәсе Сара апаның дуслары белән тулган була иде. Алар аны искә алалар, җырлыйлар, хатирәләрен уртаклашалар.

Әйе, гади һәм халыкчан иде Сара апа. Авылдагы яшьтәшләре белән очрашулар, кич утырулар дисеңме, кырларда-болыннарда йөрүләр дисеңме... Авылны яратты ул, авылның халкын, табигатен яратты. Бәлки шуңадыр да, халык та аны онытмады.

Тутай авылы мәдәният йорты каршында Сара Садыйкованың музее ачылды. Аннан кеше беркайчан өзелми. Бу – халыкның бөек композиторга, олуг шәхескә хөрмәте һәм рәхмәте.

Сафина Фәүзия, тарих укытучысы,

Тутай авылы кызы.


4



2010 ел.






“Табигать аңа моңлы, матур тавыш биргән. Ул җырны ташларга тиеш түгел.”

Фатих Әмирхан.





“Үзе бик тә эмоциональ һәм музыканы ти-рәннән тоючы кеше буларак, Сара ханым үзенең әсәрләрендә татарның иң чын, иң халыкчан көй-ләренә хас булган төп сыйфатны – моңны саклап калды.”

Л.Любовский, композитор.




“Сара ханым үзең композиторлык иҗаты белән татар халкының бик борынгы заманнардан үк бай рухи тормыш белән яшәп килүче музыкаль халык икәнлеген тагын бер мәртәбә раслады. Аның бик күп әсәрләре – татар музыкасының беркайчан да искерми, кадерен югалтмый торган алтын фонды. Ул иҗат иткән көйләр моңга бик бай. Сара Садыйкова иҗат иткән талантлы музыкаль әсәрләр халкыбызны килә-чәккә таба бик озакка кадәр озата бара-чаклар.”

Гомәр Бәширов.


“Аның халкыбызга калдыр-ган иҗат мирасы саф сулы, мөл-дерәп торган диңгез кебек мул, бай мирас. Күп язды, күп эшләде! Аның 400гә якын җыры бар, 2 музыкаль комедия язып, сәхнәгә куйдырды, 30 лап спектакльгә му-зыка язды.

Халкыбызның сандугачы, җыр сәнгатебез күгенең якты йол-дызы Сара Садыйкова – заманы-бызның, халкыбызның горурлыгы ул.”



Гөлшат Зәйнәшева.




“Кайсы гына жанрда иҗат итсә дә, Сара Садыйкова әсәрләрендә иң хас булган бер сыйфат, ул – моң, моңлылык.”

З.Сөнгатуллина, җырчы.


“Сара апа гомер буе та-тар халкы мәдәнияте – сәнга-тен үстерү өчен янып яшәде. Ул – үзенең онытылмас иҗаты, халкыбыз яраткан җырлары белән гомергә безнең күңел-ләрдә.”

Р.Исмәгыйлев,

мәдәният хезмәткәре.




“С.Садыйкованың татар җыр сәнгате өлкәсендә зур шәхес булуы бәхәссез ха-кыйкать.”

Ә.Айдарская, кызы.



“С.Садыйкованың мирасын барлау, туплау, өйрәнү – безнең намус эше. Ул үз-үзен һич жәлләмәде һәм без дә аңа мәңге бурычлы.”

Әзһәр Хөсәенов.



5

2010 ел.



“Халкыбыз күңелендә Сара апага карата зур, иксез-чиксез һәм тирән мәхәббәт саклануын беләм. Аның якты образы, күп еллар узу белән дә һич кыйммәтен югалтмас энҗе-мәрҗәннәргә тиң җырлары, моңнары халкыбыз рухын һаман-һаман сафландырып, халкыбыз күңелен балкытып, аның тормышында рухи таянычы булып һәр тарафта яңгырап торыр.”

Г.Зәйнәшева.




“С.Садыйкова Апас як-ларын бик ярата, Тау ягы кешеләрен гел мактап сөйли иде.”

Кояш Тимбикова.

“Казан каласында туса да, әти-әнисе, әби-бабасының кендек каны тамган Апас якларын үзенең туган ягы – газиз җире дип санады.”

Х.Гайнуллин.


“Гомеренең соңгы көненә кадәр ул бирешмәде, төшенкелеккә бирел-мәде, зур планнар корып, зур фикерләр уйлап яшәде.”

Р.Харитонов,

хирург-онколог.



“Районыбыз халкы аны онытмас, “Үзе үлсә дә якты исеме белән

Һәрвакытта зурлап искә алыр. Калды тынмас моңнар чишмәсе.”

Халкыбызның моңлы сандугачы

Йөрәкләрдә мәңге сакланыр.” Фәрзәнә Зиннурова,



Карамасар авылы.






Сара апабыз нәселе Сара Садыйкова дигәч

Ямьле Апас ягыннан. Горурлыгыбыз артсын!

Күңелләрне җылытырлык Апас районыннан шундый

Көйләр язып калдырган. Сәләтлеләр күп чыксын!



Хафизова Ләйсан,

VII сыйныф укучысы.





Сара апа Садыйкова Музеенда булдым, тормыш юлы

Көйләр язып калдырган. Тагын бер кат узды уемнан

Халкының күңел күгендә Аның исеме халык күңеленә

Кояш булып кабынган. Энҗе-мәрҗәннәрдән уелган.



Романова Алеся,

IX сыйныф укучысы.


6



2010 ел.




Бер горурлык яши йөрәгемдә

Балачактан инде, күптәннән

Сара апа җыры, аның моңы

Мирас булып калган үткәннән.

Бишек җыры булып назлый-назлый,

Ул юаткан нәни чагымда,

Без аларны көйли-көйли үстек

Һәм өйрәндек җырлап яшәргә.

Җыр-көйләрнең бөеклеген белдек,

Яши алар безнең йөрәктә.

Ул үзе дә бөек, кабатланмас,

Аның урыны – күңел түрендә!

Сафиуллин Фаил,

IV сыйныф укучысы.




Сара Садыйкова – башка-лабыздагы яңа бистә кызы. Аның нәсел шәҗәрәләре Апас төбәгенә барып тоташа. Сара апа әткәсенең туган ягын их-лас күңелдән үз итте, эш сөю-чән, эчкерсез, мөлаем кешелә-рен яратты, данлады.



Х.Гайнуллин,

журналист.

Сара апа!

Әле мин туганчы

Кемнәр сезне тыңлап үсмәгән?

Сезнең җырга кемнәр сокланмаган

Кемнәр Сезгә башын имәгән?

Сез балкыйсыз җыр-моң күкрәгендә,

Чагылдырып бәхет нурларын.

Даныгыз бит еракларга киткән,

Кайсы татар белми сез барын?!

Мин дә көйлим Сезнең җырларны,

Алардагы күлләр, алсу таңны,

Җәйрәп яткан алтын кырларны,

Дан казанган ул һәм кызларны.

Сезнең тиңсез талантыгызга

Гаҗәпләнәмен дә сокланам.

Татар кызы, Апас кызы булуыгызга

Горурланам, чиксез шатланам!



Хисамова Айгөл,

VII сыйныф укучысы.





Күңелдә бары җыр гына

Уята торган хисләр бар.

Йөрәктә фәкать җыр гына

Чиертә торган кыллар бар.

Сара апа җырлары

Гамьсез адәмне дә уйландыра.

Ә битарафларны

Мәхәббәт сагышында моңландыра.

Сара апа җыры

Авырлыкны җиңәргә ярдәм итә.

Ышанычын югалтканны

Өмет бишегендә тибрәтә.

Аның җыры уйсызларны уйлата,

Моңсызларны моңайта,

Моңлыларны җылата,

Киләчәккә якты өмет уята.

Сафиуллина Индира.


7



2010 ел.



Моң канаты.

Күк йөзе зәңгәрсу,

Йолдызлар ерак.

Моң канаты җиңел,

Җыр канаты ак.

Моң тарала шаулы,

Гүзәл калаларга

Җыр яңгырый тыныч,

Ерак салаларда.

Яңгыр тамчысыдай

Җирләргә төшә

Чык сулары кебек

Чүлләргә күчә.

Чәчкәләр иренендә

Җемелди сыман.

Бала бишегедәй

Тирбәлә һаман.

Алгы сафта барсаң,

Җыр алдан китә.

Авыр юлда талсаң

Моң ярдәм итә.

Күк йөзе зәңгәрсу,

Йолдызлар ерак.

Моң канаты җиңел,

Җыр канаты ак.

Ильина Марина,

XI сыйныф укучысы.


Моң – кешенең рухи байлыгы, аның да иң нечкә, хискә иң бай өлеше. “Сүзнең куәте җитми башлаган урында музыка эшкә керешә”, - дигән А.Пуш-кин.

Йөрәкләрне эретерлек татлы моң агыла. Күңел биергә, җырларга ашкына. Моңнар сихри сарайларга алып керә, ай нурында йөздерә, кояш җылысы булып җылыта, ана назы сыман иркәли.

Моң агыла. Тын алулар туктала. Күзләр бер ноктага төбәлә. Аларда ниндидер чактылар чәчрәп китә.

Моң агыла. Әкрен генә агып яткан саф сулы чишмәдәй агыла да агыла ул.

Моң агыла. Бу моң су буенда экрен генә җилгә тибрәлгән талларны, иркен бакчада күңелгә ямь биреп үскән чәчкәләрне, яшеллеккә күмелгән агачларны, нурлы, мәрхәмәтле айны, чаткылы күзләр шикелле җемелдәшкән йолдызларны үзенә карата.



Моң агыла. Әйтерсең, чишмә суында тезелешеп сәйләннәр агыла...







Криптограмма

Табышмак – җөмлә

1, 2, 3, 2, 4 – Шәриф...

3+12+10+7 11+13+4+14+2+8

5, 2, 6, 7, 8 – Ир – баш, ... – муен.

5+2+7+7+1+8+7+10 6+9+4+9

3, 9, 10 – сан

11+13+4+3 !

11, 2, 4, 7, 1 – чуртан




12, 4, 7 – зур, дәү




13, 6, 7, 8 – ягулык




14, 2, 6, 2 – кеше исеме




Саннар артында нинди хәрефләр торуын ачыклагач, табышмак рәве-шендә бирелгән җөмләне укыгыз.



8

2010 ел.

frame45


Истә тотыгыз!



С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Н.Җиһанов, А.Ключарев, З.Хәбибуллин, С.Садыйкова – халкыбызның моң хәзинәсенә мәңге онытылмаслык гүзәл көйләр бүләк итеп калдырган талантлы композитор-ларыбыз.




Дан аларга!







Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет