Елга Татар-Казысы авылы җирле үзидәрәсең эшләгән эшләренә хисабы



Дата04.07.2016
өлшемі88.6 Kb.
26 январь 2015 ел Питрәч районы Татар-Казысы авылы гражданннар җыелышы.

Хөрмәтле авылдашлар, хөрмәтле депутаталар , чакырылган кунаклар!


Беренче көн тәртибе :

1. 2014 елга Татар-Казысы авылы җирле үзидәрәсең эшләгән эшләренә хисабы .

Менә 2014 ел да үтеп китте.

2014 елда авыл җирлегенең төп бурычы булып түбәндәге мәсәләләр торды.

- авыл җирлегенең бюджетын үтәү;

- авыл җирлеге территорияседә урнашкан мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер акушерлык пунктының туктаусыз эшләвен тәэмин итү;

- авыл җирлеге территориясен чисталыкта тоту;

- яшәү шартларын үстерү;

- халыкны социаль яклау;

- халыкны борчыган мәсәләләрне ачыклау.

Татар Казысы авыл җирлегендә 2 авыл урнашкан: Татар Казысы һәм Рус Казысы авыллары .

Авыл җирлегенең гомуми майданы 6078 га . авыл җирлегендә 170 шәхси хуҗалык , 485 кеше яши. Шуларның 289 кеше эшкә яраклы. Эшләүче кешеләр 231 . студентлар- 27. Авыл җирлегендә 122 пенсионер. Алардан тыш 30 кеше инвалидлык һәм социаль пенсия ала.Уртача пенсия 8238 сум тәшкил итә.

Татар Казысы авыл җирлегендә 7 депутат бар. Авыл җирлеге Советы үзенең

эшчәнлеген Устав нигезендә , авыл җирлегенең башкарма комитеты үзенең эшен, башкарма комитеты турындагы Положение нигезендә алып барды.

Татар-Казысы авыл җирлеге Советы үзенең эшчәнлеген кабул ителгән еллык план буенча үткәрде.

Анда шәхси хуҗалык хайваннарын көтүгә чыгару , авылның экологик хәлен ачыклау , янгын куркынычсызлыгына каршы көрәш кебек мәсәләләр каралды. Үткән елда янгын чыгу очраклары булмады, аллага шөкер. Район җитәкчеләре тарафыннан авылга кулланудан чыккан янгын сүндерү машинасы бирелде , бик зур рәхмәт аларга. Без халык белән очрашып янгын сүндерү машинасына кирәк ярак әйберләр алдырга булдык . Һәм халыктан үз теләге белән 40 650 сум акча җыелды. Шул акчаларга :

-Аккумулятор - 4500 сум

- пожарный помпа - 6700 сум

- рукавлар 4шт- 8570 сум ;

- калган вак төякләргә - 5890 сум

Шулай ук урам трассасында яңа ясалган су базына су тутырыр өчен 4000 сумга гидрант куелды. Җыелган акчаның 10312 сумы авыл җирлегендә саклана . Хәзерге вакытта машинаның суларын агыздык , чөнки җылы саклар урын юк.

9 тапкыр авыл җирлеге Советы утырышы үткәрелде. Анда 29 сорау каралды. Болар: бюджет , салым, авыл төзекләндерү, сабантуй үткәрү, чүп үләннәренә каршы көрәш, янгын куркынычсызлыгынлыгын тәэмин итү, мәктәпнең һәм балалар бакчасының балалар кабул итәргә әзерлеге, авыл урамнарын өлешчә ремонтлау һәм башка мәсәләләр иде. Депутатлар корпусы утырышларда катнашалар, сорауларга карар кабул иткәндә үз фикерләрен белдерәләр.

Үткән елда халыктан 121 мөрәҗәгат кабул ителде , аларга мөмкин кадәр уңай җавап бирелде. Ел буена 203 белешмә язылды..

Җәмәгать оешмалары эшләп тора. Ветереннар Советы рәисе вазифасын Хабибуллина Мадинә Галимҗановна һәм шулай ук инвалидларның башлангыч оешмасының җитәкчесе Кадирова Халима Нуретдиновна алып бара .Шушы оешма җитәкчеләре белән өлкәннәр декадасы һәм инвалидлар декадасы оешкан төстә уздырылды. Авыл җирлеге көче белән пенсионерларга ашау–эчү пакетлары өләшенде . Шулай ук инвалидлар декадасында тумыштан авырулар өчен ООО “ Макс –Ойл” җитәчесе Галеев Илдус Юсупович тарафыннан елдагыча бүләкләр тапшырылды. Инвалидлар исеменнән бик зур рәхмәт аңарга.

Агымдагы елда да гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү дәвам иттерелде .

Узган елда үләт базына капиталь ремонт үткәрелде. Коймалары , каплавыч, түбәсе яңартылды , икенче капка ясалды. Шәхси хуҗалык хайваннарына язгы- көзге ветпрофилактика үткәрелде .

Авыл җирлегендә урнашкан оешмаларда территорияләрне чиста тоту кагыйдәләре эшләнде һәм кабул ителде. Шулар нигезендә юл кырыендагы , урамнардагы чүп-чарлар җыелды, баганалар агартылды. Җәйге айларда чүп үләннәре чабылды.

Авыл җирлеге территориясендә 35 лапочка яна. 2014 елда аларга түләү өчен 160 мең акча тотылды. Узган ел су белән тәэмин итүдә зур өзеклекләр булмады . Су өчен халыктан 200515 сум акча җыелды. 140 400 сум электр энергиясе өчен түләнде. 28 000 сум операторларга хезмәт хакы түләнде. 46675 сум резервта тора.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә Дәүләт программалары нигезендә , шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен ташланмалы кредитлар бирелә. 2014 елда 13 кеше 3 764 000 сумлык кредит алды. Шушы акчаларга терлек сарайлары салынды, тракторлар , авыл хуҗалыгы техникасы , сыерлар, таналар алынды. Бүгенге көндәдә халык кредиттан файдалануны дөвам иттерә .

Безнең авыл шәхси хуҗалыкларда терлек саны кимемәде . Бүгенге көндә 701 баш эре мөгезле терлек асрала, шуның 222 е сыерлар.

Дәүләтебез һәм республика җитәкчеләре тарафыннан үткән елда сыер башына 2000 сум субсидия бирелде. Халык соравы буенча субсидия акчалата түләнде. Чөнки бу акча бирелгәндә инде шәхси хуҗыкларда кышка җитәрлек терлек азыгы ( з\фураж, печән ) әзерләнеп куелган иде . Безнең җирлектә 222 сыерга 444 мең сум акча халыкка өләшенде. Мал-туар асраучы кешегә зур файда булды . Сыер тоту өчен чыгымнар аз китми. Ветпрофилактика өчен генә дә бер сыер башына 600 сумга якын акча кирәк. .


Шәхси хуҗалыклардан артык авыл хуҗалыгы прдуктларын сатып алу дәвам иттерелә. Ел буенча ООО “ Краснояр” һәм ООО ”Ватан” оешмалары халыктан 449677 литр сөт сатып алдылар. Акчалары вакытында түләнде. Халыкның бер өлеше сөт продуктларын базарга чыгара. Сөтне эшкәртеп: эремчек, каймак . май ясап тапшыручылар да бар .Барлык сатылган сөт ел буена 739595 литр тәшкил итте. Шулай ук авыл җирлегендә ит сату яхшы барды. Бүгенге көндә иткә бәяләр күтәрелеп тора , мал-туар асраучы кешегә файда дигән сүз. Күп кеше казлар асрый , аның файдасы зур.

Умарта тотучылар шактый. Сарык асрап та файдаланалар. Авылда 456 сарык саны бар. Авылдан һәм читтән сораучыларга корбан тәкәләре сатыла.

Авыл җирлегендә уңышлы гына ООО “Макс- Ойл“ фермасы эшләп тора . Күрсәткечләре елдан ел артып тора. Ел буена 586 тонна ашлык , 613,6 тонна сөт, тере үлчәүдә 27,92 тонна ит җитештерелгән. Узган елда 100 баш сыерга яңа ферма төзеп чыктылар , яңа эш урыннары барлыкка килде. Бүгенге көндә 335 эре мөгезле терлек асрыйлар. Шул фермада 13 кеше хезмәт күрсәтә, ( җәйге айларда 20 ләп кеше). Хезмәт хакларын вакытында алып баралар. .

Авыл җирлегенең үз зданиесе юк. Аренда өчен ООО “Макс-Ойл” оешмасына ареда өчен 2014 елда 71300 сум акча түләнде.

Шушы ферма тракторы кыш көне урамнарны да чистартып тора. Аңа 20 мең акча тотылды. Быелгы елга да договорлар төзелде. Бураннар булганда авыл егетләре дә булдыра алганча үз техникалары белән урамнарны чистарталар . Авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәт аларга. ООО “ Макс-Ойл” тракторы ватык булу сәбәпле авыл урамнарын кардан чистартырга шәхси хуҗалык тракторын ялларга туры килде . Аларга түләү өчен 8 мең сум акча бирелде. Юлсыз торып булмый бит.

Шулай ук Илдус Юсупович зданиесендә авылга хезмәт күрсәтә тоорган почта бүлекчәсе эшләп тора. АТС һәм участковый полиция инспекторы бүлмәсе урнаштырылган.

Авыл җирлегендә законнар нигезендә аерым дәүләт эшләре эшләп килә. Загс һәм военкомат эшләрен башкару өчен акча бүленеп бирелде .2014 елда авылда 2 бала туды, 3 кеше үлде.

Балалар бакчасы 25 балага исәпләнгән . Авыл җирлегендә 7 яшькә кадәр 21 бала бар. Шуларның 12е балалар бакчасына йөри. Кадрлар белән тәэмин ителгән. Зданиясе авария хәлендә. 2015 елда мәктәпкә реконструкция ясап , капитал ремонт үткәрелә. Балалар бакчасы һәм 11 еллык мәктәп шул зданиядә булачак. Бу быелгы планга кертелде. Бик зур рәхмәт районыбыз җитәкчесе Эдуард Махмутовичка. Бүгенге көндә инде гөрләп ремонт эшләре бара. Бу эшләр белән авылыбыз депутаты, авыл җирлегеннән сайланган район Советы депутаты Сираев Рамил Шайхуллович идарә итә.

Инде спорт залының түбәсе ябылды, тәрәзәләр алштырылды, әкренләп башка эшләр эшләнә.

Мәктәптә 54 бала белем ала . Быел 4 укучы укып бетерә , ә 1 класска 5 бала укырга керә.

Медицина ярдәме күрсәтү өчен медпункт эшли . Ел буена халык бик күп тапкырлар мөрәҗәгат иткән , булдыра алган кадәрле ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Соңгы елларда дарулар сатарга рөхсәт ителми, чөнки лицензия юк. Авыл халкына даруларга Питрәчкә барырга туры килә.

Авыл җирлегендә мәдәният чаралары үткәрү өчен авыл клубы эшли. Халык өчен бәйрәмнәрдә күңелле концертлар һәм спектакльләр куела . Кичләрен авыл кешесе шунда ял итә.

Күптән түгел китапханә клуб бинасына күчерелде. Хәзер китап укучылар шунда йөри.

Халыкка кирәкле товарлар белән тәэмин итү өчен эшмәкәр кибете бар

Шулай ук авыл җирлегендә элемтә бүлекчәсе эшләп тора. Халыкка газета-җурналларга язылу оештырылган. Пенсия һәм субсидия вакытында таратыла. Халык соравы буенча товарлар да сатыла.

Авыл халкының рухи байлыгын баетуда авыл мәчетенең роле зур. Мәчеткә намаз укырга 20 ләп кеше йөри. Мәчет бинасында яшенә, олысына гарәп теле укыту , намазга өйрәтү эшләре оештырылган. Үткән елда мәчетне ремонтлау эшләре башкарылды, профнастил белән тышланды , тәхәрәт бүлмәсе яңартылды, яңа котел куелды . раковиналар алыштырылды. Шулай ук мәчеткә су кертелде, пожарный рукавлар алынды. Бу эшләр мәчеткә җыелган сәдака акчаларына башкарылды.

Авыл җирлегендә барлыгы халыкта 155 транспорт берәмлеге бар, шул исәптән 85 җиңел машина , 22 йөк машинасы, 48 трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары бар. Җәйге айларда күрше авыл хуҗалыкларына печән , салам җыюда , чәчү һәм урак вакытларында бик теләп булышалар

Авыл җирлегендә узган ел, 2 шәхси хуҗалыкта, үз көчләре белән йорт төзеп чыктылар . Каралты-куралар яңартылды. Шулай ук Питрәчтә ипотечный кредит буенча 5 квартира алынды.

Җәйге айларда су җыйгыч буалар булдырылды, казлар һәм үрдәкләр асрау өчен уңай шарт дигән сүз.

Узган елда да авыл урамнарын ремонтлау эшләре алып барылды. Авыл карьерыннан таш ташылды һәм урамнарга өлешчә җәелде. Советская урамына 400 м лык арага, шул урам кешеләре үзләре вак таш алып кайтып тигезләделәр . Гомумән алганда авыл эчендәге юлларны , ремонт эшләрен елда үз көчебез белән башкарып киләбез. 4-5 ел елек язгы-көзге пычрак айларда машиналар белән өйгә кадәрле кайтып булмый иде , машиналарны кайда гына калдырып йөрми идек, болар барсыда истә.

Халыкка пай җирләренә аренда түләү ООО “Макс-Ойл” хуҗалыгы 100% башкарды . Ашлыклата 4 центнер бер пайга 52 кеше арпа алды һәм шәһәрдә торучы 11 пай хуҗаларына 2500 сум акчалата бирелде.

Ә инде ООО “ Золотой Колос Пестрецы “ хуҗалыгы 59 пайга аренда түләвен түли алмады . Андагы җитәкчеләр белән бик күп тапкырлар сөйләшү алып бардык, мәгьнәсе генә булмады.

Халык вакытында терлекләргә кышка җитәрлек фураж һәм печән әзерләп куйды. Җәй көне үзләренең пай җирләрендәге күп еллык үләннәрен чабып , киптереп җитәрлек күләмдә әзерләделәр. Артык калганын кирәк кешеләргә , чит авылларга сатып җибәрделәр.

Узган елда җир пайларын рәсмиләштерү дәвам иттерелде.



  • 2014 елда Дәүләт программасы нигезендә Татар-Казысы авылында яңа участок ветеринар пункты төзелде. Ниндидер сәбәпләр нигезендә бүгенге көндә эшләп китә алмый, ә бөтен уңайлыклар күптән тудырылган. Авылыбызда терлек саны күп , көндә ветврач эзләп азапланабыз. Авыл буенча элеккеге белгечләргә ялынабыз. Участок ветеринар пунктына җирлек бюдҗетынан 258 700 сум акча тотылды. Болар су кертүгә , канализация ясарга һәм фундаментын ком белән тигезләргә , тех. паспорт, проектный документ, газ үткәргеч уздыру, эчке газ эшләренә тотылды. Шулай ук 15 000 сум га якын тере акча кирәк яракларга китте.

Үткән елда территориябездә . Галеев Илдус Юсупович җирендә вакытлыча бетон заводыв төзелде ( Дорстрой Проект БСУ), Анда да эш урыннары барлыкка килде. Бүгенге көндә 4 кеше хезмәт күрсәтә. Без авыл җирлегегендә яңа оешмаларның барлыкка килүенә сөенеп кенә торабыз.


Татар –Казысы авыл җирлеге шәхси хуҗалыклардан җитештерелгән керем 79,9 млн сум тәшкил итә. 1 кешегә айга 13558 сум кергән . Яшәү рәвеше 1,34 тапкырга арткан. Авыл җирлегендә уртача хезмәт хакы 12669 сум тәшкил итә.

Татар Казысы авыл җирлегенең бюджеты 2014 елда 2 161 300 сум расланды. Үтәлеш 2 211 639 сум. – 100 % артык. Безнең территориядә җыелган керем өлеше 2 211 630 сум.. .

Физик затлардан керем налогы : - план: 72000 - 95 158

Милек налогы: - 100000 - 88 433

Җир налогы: - 275000 - 158 696

Аренда: - 14300 - 2 625

Госпошлина: - 5 270

Җир сатудан кергән керем 1 820 743 сум


Авыл җирлегендә зур оешмалар булмау, халыкның күп өлеше читтә эшләүе безнең бюджет өчен файдалы түгел.

Менә шулай итеп 2014 ел шундый күрсәткечләр белән үтеп тә китте. Бу ел безнең өчен начар ел булды дип әйтеп булмый. 2015 елда безне нинди яңалыклар көтә соң?.

Бөек Җиңү бәйрәменә 70 еллык юбилей. Ул бәйрәмгә яхшылап әзерләнәсе бар. Һәйкәлләрне ремонтлап , әби-бабайларны җыеп зур бәйрәм ясыйсы бар.

Шулай ук 2015 елда безне сайлаулар көтә. Бу сайлауда авыл җирлеге депутатларын һәм Республика президенты сайланачак. Безнең халык сайлауларда актив катнаша. Киләсе сайлауларда да шулай булыр дип ышанасы килә.

Менә инде эшләгән эшләрне дә, эшлисе эшләр турында да әйтеп үтелде.

Хөрмәтле гражданнар! Тагын бер сорауны бу җыелышта карап үтми булмый. Нинди генә эшкә тотынсак та , иң беренче чиратта акча кирәк .Ә менә “ Россия Федерациясе җирле үзидарә не гомуми принципларда оештыру” турындагы 131-нче ФЗ ( федераль закон) нигезендә һәр бер муниципаль берәмлек үз хисабына яшәргә тиеш , яки гадиләштереп әйтсәк , кергән салымнар һәм эшләп тапкан акча хисабына үзенең эшчәнлеген тәэмин итәргә теш. Шуңа күрә дә инде бүгенгесе көндә үз-үзеңне финанс белән тәэмин итү күрсәткечен күтәрүнең төрле юлларын эзләргә туры килә.

Узган елда Татарстан Республикасы министрлар кабинеты авыл кешеләре өчен үзара салым турында ( самообложение ) бик мөһим карар кабул итте. Ул 1 гә 4 уртак финаслаудан гыйбәрәт. Әлеге гамәлнең асылы түбәндәгечә:

Авыл халкы референдум уздыра , шунда ачыкланган аерым бер мөһим проблеманы хәл итү өчен һәркем билгеләнгән күләмдә үз өлешен кертеп, уртак янчыкка акча сала , ә Республика бюджеты гражданнардан җыелган суммадан дүрт мәртәбә артыграк күләмдәге финансларны үзеннән өстәмә бирә. Яңа механизмның һичшиксез отышлы булуын аңлаган башка район җирлекләре үзара салым процессында катнашты.



Әле алда эшләнәсе эшләр бик күп һәм мин бу эшләр авыл халкы ягыннан яклау тапкан очракта , бершиксез башкарып чыга аларбыз дип уйлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт !


Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2020
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет