* * *
Бүгенге көндә Казанда яшәүче 86 яшьлек элекке Түнтәр кешесе, КГБ подполковнигы булып отставкага чыккан Габдулла абый Габбасов миңа болай дип сөйләде: “Әтием Закирның абыйлары Гариф белән Зариф Габбасовлар революциягә кадәр Малмыжда Түнтәр сәүдәгәрләре Хәкимовларда приказчик хезмәтендә торганнар. Соңарак үзләре дә мөстәкыйль сәүдәгәр булганар. КГБда эшләгәндә мин биографиямдәге бу мәгълүматны бервакытта да яшермәдем. Чөнки яшерергә мөмкин дә түгел иде.” Габбасовлар фамилиясе ерактан килә. Нәзирнең әтисе Морсай Морзачковның 1697 елда Түнтәрдә туганлыгын ачыкладык. Нәзирнең 4 улының берсе Габбас була. Габбас уллары: Габделсаттар, Латыйф, Габит. Латыйф уллары: Якуп һәм Динмөхәммәт. Динмөхәммәт уллары: Шаһиәхмәт, Гариф, Зариф, Закир. Шаһиәхмәт уллары: Габдрахман, Фәйзерахман, Хаҗи. Закир балалары: Зәки, Зәйтүнә, Нурмөхәммәт, Латыйфа һәм иң кечесе Габдулла 1916 елда туган. Барысы да Габбасовлар. Банк счетларында мирас саклау өчен борынгы фамилияне саклау кирәк булган. Нәсел җепләрендә алда саналган кешеләрнең Хәкимовларның нәселе белән тоташа. Латыйф Габбасов Хәкимовлар нәселендәге Әбҗәлиловларның абзыйсы диелгән.
Югарыдарак әйтеп кителгән Малмыжда яшәүче Сафа абый кызы Бибисара әби дә Габбасовлар турында белә булып чыкты. Бибисара апага Малмыжга Яңгулдан килеп яшәгән Закир Мәннәнов дигән кеше сөйләгән. Аның истәлекләре буенча Бибисара әби хәтерендә түбәндәгеләрне яңартты: “Элккеге Түнтәр сәүдәгәрләре Габбасов Закир һәм Гариф Малмыжда элеккеге пожарный янында торганнар. Икесенең дә икешәр катлы йортлары була. Беренче катлары тәрәзә астына кадәр кирпечтән, югары яклары агачтан эшләнгән. Бу йортлар икесе дә бүгенге көндә исән. Икесендә дә кешеләр яшиләр, әмма бик нык тузганнар, бик күптәннән бирле аларга бернинди ремонт та ясалмаган.
* * *
Тагын бер момент бар: Югарыда әйтелгән Якуп абзыйның бер улы Кәрим дә Түнтәрдә яшәгән. Кәрим улы Камал 1932 елда кулак һәм сәүдәгәр дип мөлкәте тартып алынган, төрмәгә ябылган. Камал абзый 1888 елда туган. 1928 елларга кадәр Уфа-Оренбург якларында мануфактура белән сәүдә иткән. Ул Латыйф абзыйны электән яхшы белгән. “Латыйф абзыйның зур булмаган шәхси армиясе дә булган” дигән сүзләр аныкы.
Галимҗанов Мөбарәкҗанга Камал абзый Кәримов (ул 1960 елларга кадәр Түнтәрдә яшәде) түбәндәгеләрне сөйләгән: “Мин солдат буларак патша армиясендә Петербургта хезмәт иттем. Бервакытны патша хәзрәтләренә олы кунак килә дип, зур хәзерлек эшләре башладылар. Безгә солдатларга пристаньнән патша сараена кадәр юлга салам түшәттеләр. Аннары салам өстенә келәмнәр җәеп чыктык. Солдатлар юл буйлап ике якка тезелешеп, олы кунакны көтәбез. Бервакытны исләрем-акылларым китте. Олы кунак дигәнебез безнең Түнтәрнең Латыйф абзый булып чыкты. Күкрәгенә тимер тәреләрен таккан иде...”
Казандагы Вилсур Галиев сөйләве буенча беренче бөтендөнья сугышы чорында Россиягә ярдәм итеп, Латыйф бай Хәкимов 105 мең сум ярдәм бирә. Бу чор өчен ул зур сумма була.
Безнең музейдагы борынгы китаплар арасында “А.Л.Хакимов, Малмыжское отделение, 11 сент 1914г” дигән штамп сугылган бер китап бар. Бу штамп Латыйф абзыйның Малмыжда яшәп кибетләр тоткан улыныкы булырга мөмкин. Мостафин Рәфхәт абый сөйләвенчә тагын бер шундый әйтем бар. Кемнәрдер Латыйф абзыйга монда кайткач, “Улың пристанеңне акча уенына оттырды” дигәч, “Бала-чага түгел инде ул, әйдә үзе беләдер” дип бер дә исе китмәгән имеш. Ул улы әнә шул Малмыжда яшәгән улы булуы бар. Малмыжда Хәкимовлар берәү булганмы, әллә икеме, ачыкланмаган. Бибисара әби сөйләве буенча Малмыждагысы Хәкимов Фазылҗан исемле булган, ә бездәге китаптагы штампта “А.Л.Хакимов” диелгән.
* * *
Латыйф абзый турында Галимҗанов Мөбарәкҗан абый тагын түбәндәгеләрне сөйләде: “Түнтәр кешесе Хаҗиәхмәт абзыйның 3 улы була: Габдрахман, Хәкимҗан һәм Габдулла. Хәкимҗанның улы Галимҗан, Галимҗан улы Мөбарәкҗан. Габдулла кызы Фатыйма Казанда озак еллар дәвамында банк системасында эшли. Ул Чепьяда, аннары Балтач дәүләт банкында озак еллар эшләгән Рафаэль абый Абдуллин белән Казанда финанс техникумында (институтында?) бергә укыган була.
Хаҗиәхмәт абзыйның олы улы Габдрахман абыйның язмышы Латыйф абзый белән бәйләнә. Хаҗиәхмәт абзыйның да туганлык җепләре Латыйф абзыйларга килеп тоташа. Түнтәргә бер кайтуында, Латыйф абзый Габдрахманны Уфага үзе белән алып китә. Габдрахман бу вакытта малай гына була әле. Латыйф абзый Габдрахманны башта самавыр куючы итеп тота. Аннары приказчик итә. Соңарак Габдрахман үзе дә сәүдәгәр була. Габдрахман Түнтәрдәге туганнары белән дә аралашып яши. 1918 елда революция булганнан соң, Уфада яшәүче Габдрахман абзый шундук бар мөлкәтен һәм кибетләрен тулысы белән совет хөкүмәтенә тапшыра. Совет ягына тиз авышканлыктан, Габдрахман репрессиягә дә эләкми, хәтта аңа Уфада дәрәҗәле эш тә бирәләр. Сәүдә эшендә дәрәҗәле урында утыра. Габдрахман абзыйның улы Зәки абзый да Совет яклы була. Башкотрстан республикасы төзелгәннән соң Зәки абзый, кайсыдыр еллардадыр, Башкортстан Верховный Советы рәисе (бәлки ул елларда бу пост алай аталмагандыр да) булып эшли. Аннан соң аны эшкә Мәскәүгә алалар. Мәскәүдә авыл хуҗалыгы (Җир эшләре Комиссариаты?) буенча министр (Комиссар?) урынбасары булып эшли. Зәки 1932 елга кадәр Түнтәрдәге туганнары белән элемтәне өзми. Бары тик 1932 елда Түнтәрдәге әтисенең туганы Хәкимҗанов Галимҗанны һөнәрче һәм кулак буларак гаепләп, бар мөлкәтен тартып алып, өйләреннән куып чыгарганнан соң гына барлык элемтәләрне өзә һәм эзне югалта. Әмма Зәки абый Казандагы туганы Фатыйма апа белән элемтәне өзми. Ахыргы көннәренә кадәр Зәки абый да, әтисе Габдрахман абый да Совет репрессиясенә эләкмиләр. Бары тик Түнтәр белән туганлык җепләре өзелә. Зәки абзый 1970-80 елларга кадәр яшәгән булырга тиеш. Зәки абзый һәм Габдрахман абзый нинди фамилия белән йөргәннәрдер билгеле түгел. Габдрахман абзыйның әтисе Хаҗиәхмәт исемле булганы гына билгеле.”
* * *
Югарыда язылган мәгълүматлар — телдән тупланган архив материаллары. Бу материаллар 100%ы белән дөреслеккә туры килеп бетмәскә дә мөмкиннәр Әмма аларның нигезе бар. Алар күп нәрсәләр турында сөйли һәм безнең өчен Латыйф абзый Хәкимовның Түнтәрнеке булуын искәртә. Латыйф абзый Хәкимовның Түнтәрнеке булуы турында язмача документлар да бар.
Беренче документ академик Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” дигән китабы.
Академик Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабыннан өзек: (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел, 109-111 битләр)
Бу документларны чагыштырганнан соң Латыйф абзый Хәкимовның шәҗәрәсе туган еллар буенча түбәндәгечә килеп чыга: Янгол... — Үкәче... — Колмөхәммәт1682 — Габсәләм1712 — Габделҗәлил1750 — Габделхалик1784 — Габделхәким1812 — Габделлатыйф1840 (Уфа, миллионер.) — Шакир (Бөгелмә)...?
Түнтәр авылының 1858 елгы “Ревизская сказка”сында конкрет түбәндәгеләр язылган:
29 нчы хуҗалык. Габделхалик Әбҗәлилов — 74 яшь,
хатыны Шәфифә Фарбизина — 49 яшь,
улы Габделхәким — 46 яшь,
Габделхәким хатыны Мөфлиха Пулатова (Булатова?)— 46 яшь,
Габделхәкимнең уллары: Габделкәбир 1851 елда 17яшьтә үлә.
Габделлатыйф — 18 яшь,
кызлары: Бибилатыйфа — 16 яшь
Бибихәдичә — 13 яшь
Бибихәнифә — 9 яшь
Бибифатыйма — 6 яшь
Гафифәбану — 5 яшь
Фатыйхабану — 1 яшь.
Монда язылганнардан чыгып түбәндәге нәтиҗәләр ясап була: Латыйф Хәкимов кимендә 18 яшькә кадәр Түнтәрдә яшәгән. 1858 елга кадәр Латыйфның энеләре күренми. Бу вакытта аның әтисенә һәм әнисенә 46 шар яшь булган. Алга таба да балалары булганмы, билгесез. 1918 елда Латыйф абзыйга 78 яшь була. Айдар Хәлим (Гаяз Исхакый язмасы буенча) Латыйф абзыйны карт хаҗи дип яза. Бу вакытта аның уллары да шактый олы яшьтә булырга тиеш.
Язманың башында ук Латыйф Хәкимовның Түнтәрдәге энесе Мөхәммәтгали дип язган идем. Гали улы Вәли. Вәли улы Вилсур сөйләве буенча яздым. Вәли абзый 1896 елда туган икәнен Вилсур белә. Латыйф абзый белән Вәли абзыйларның яшь аермалары 56 ел килеп чыга. Моннан түбәндәге нәтиҗәне ясап була: Түнтәрдә яшәгән Мөхәммәтгали Хәкимов Латыйф абзыйның энесе түгел, ә улы булуы бик тә ихтимал.
Бөгелмәдә яшәгән миллионер Шакир бай Хәкимовның (Ш.Л.Хәкимов) Уфадагы хаҗи Латыйф Хәкимовның улы булганлыгын үзегез үк исбатлагансыз дип ышанам.
Алдарак әйтелгән Малмыж белән бәйле А.Л.Хәкимов та Латыйф абзыйның улы булырга бик мөмкин. Кем белә, бәлки Түнтәрдә яшәгән Мөхәммәтгали (Гали-Али) шул ук А.Л. Хәкимов булуы бар. Малмыжда бүген дә яшәп яткан 85 яшьлек Бибисара сөйләгән Фазылҗан Хәкимов та бар бит әле.
Тагын бер мәгълүмат. Татарстан милли архивыннан мин Түнтәр авылыннан репрессиягә эләккән кешеләрнең язмышларын эзләдем. 1930 елда язылган байлар, сәүдәгәрләр һәм кулаклар исемлегендә Хәкимов Нәҗип дигән кеше бар. Туган елы да, әтисенең исеме дә күрсәтелмәгән. Гаилә составында 4 кеше диелгән. Патша армиясендә капитан, аннары сәүдәгәр булган дип гаепләнгән. 1918 елда ук сайлау хокукы (авыл җыеннарындагы хокук турында сүз барадыр) тартып алынган. Бер мунчасы һәм атыннан кала 1918 елларда ук бар мөлкәте дә тартып алынган диелгән. 1930 елларда алары да алынган һәм авылдан сөрелгән. Авылдан аның турында һәм нәсел-нәсәбәсе турында мәгълүмат белүче юк. Кем белә, Хәкимов Нәҗип дигән ул сәүдәгәр-капитан да Латыйф абзыйның улы булырга мөмкин. Берни белмибез.
Латыйф абзыйның Түнтәрдә 104 яшькә чаклы яшәгән бабасы Габделхаликъ исемле булган. Түнтәр зиратында без Габделлатыйф абзыйның әти-әнисенең, улының һәм энесенең кабер ташларын таптык. Ә менә Хәзер безнең алда шундый сорау туа? Латыйф абзый нинди бәйләнешләр белән сәүдәгәр булган һәм ничек итеп Уфа-Оренбург-Бөгелмә якларына килеп чыккан? Монда бер фараз Латыйф абзыйның әнисе Мөфлихә Пулатова (Булатова) белән бәйләнгән булырга мөмкин. “Ревизская сказка”да Мөфлихә апа Полатова дип тә язылган. Бу периодта Түнтәрдә “Пулат”ныкылар дип йөртелгән атаклы нәсел дә булган. Бәлки Пулат дип язылганның чын исеме Булат булуы да ихтимал. Полатованы икенче бер урында Политова дип тә язганнар. Бу юнәлештә ниндидер язма чыганакларга чыккан юк әле.
Ә менә XVIII гасырда ук Түнтәр сәүдәгәрләренең һәм муллаларының Оренбург-Уфа яклары белән бәйләнештә булулары турында документлар бар. Мәсәлән, 1762 елгы “Ревизская сказка»да мондый юллар бар:
“Вәлит Котлин 32 яшьтә, Уфа өязе Карамаслово авылына гаиләсе белән күченеп киткән.” “Казанского уезду арской дороги дер Тюнтерь служилые татары которые были написаны в Уфимской уезде написанные в быв. ревизии во значенной деревне Тюнтерь карабельную работу: Рафик Валитов 25 лета.” Аның гаиләсе дә күрсәтелгән. Ягъни Рәфик Вәлитов кире әйләнеп кайткан. Вәлит абзыйның икенче бер Сәгыйть исемле улы Түнтәрнең дүртенче имамы булып торган. Сәгыйть хәзрәт яшь вакытта Оренбург Каргалысында (Сәгыйть бистәсендә) Габдерахман хәзрәт мәдрәсәсендә белем алган. Бу турыда Мөхәммәтнәҗип Түнтәри язып калдырган. Бишенче имам — Гали ишанның Түнтәрдә 1829-1859 елларда мулла һәм мөдәррис булып торуы мәгълүм. XIX гасырның икенче яртысында 1858 елгы переписьтән соң Сәгыйть абзыйның Бәдретдин исемле улы һәм Бәдерддин уллары Оренбург ягында муллалык итәләр.
1795-1811 елгы Түнтәрнең “Ревизская сказка” материалларында Түнтәрнең Мостафа Бикбов дигән кешесе һәм аның улларының законсыз сәүдә иткәне өчен губерна суд карары белән Томскига сөрелгәнлекләре турында язмалар бар. Шулай ук Бәшир Бикметов, Нигъмәтулла Бәширов, Сәйфулла Рәхмәтуллин, Бикмөхәммәт Ишмөхәммәтов гаиләләре дә Указ нигезендә авылдан сөрелгәннәр.
Оренбург яклары белән бәйләнешкә тагын бер-ике факт. Түнтәр мөгаллиме Шаһимәрдән Әхмәтша улы Үтәгәнов Оренбургның атаклы миллионеры, “Хөсәения” мәдрәсәсен төзетеп, үз хисабына тоткан Әхмәт бай Хөсәеновның “Хөсәения” мәдрәсәсендә беренче хәлфәләрнең берсе булган. Бу язма Мөхәммәтнәҗип Түнтәри китабында. 1905 елда Әхмәт бай үзенең миллионнарын мирас итеп документлаштырганда, Шаһимәрдән абзый Әхмәтша улы Үтәгәнов шаһитларның берсе буларак, төп документка кул куйган. Бу информацияне Бакый ага Зыятдинов Оренбургка баргач, алып кайтты.
Оренбург өязе Орск шәһәрендә яшәгән Мостафа Фәйзуллин олы улы Сәетгәрәйне Түнтәргә Ишмөхәммәт хәзрәт мәдрәсәсенә китереп укыткан. Сәетгәрәй аннары, Ишмөхәммәт кызына өйләнеп, Шода авылы имамы булып торган. Мостафа абзый олы кызын Түнтәрнең отставкадагы унтер офицеры Мозаффар улы Мөхәммәткамал Мозаффаровка кияүгә биргән. Мозаффаровлар Малмыжда яшәгәннәр. Мөхәммәткамал Мозаффаровның үз хисабына Малмыжда беренче тапкыр кызлар өчен татар-рус мәктәбе ачуы мәгълүм. Шулай итеп, танылган язучы Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе һәм абыйсы Түнтәр белән бәйләнеп, Түнтәр-Малмыж-Шода өчпочмагы хасил иткән.
Югарыда саналган мисаллар аша Түнтәрнең Оренбург яклары белән бәйләнеше гасырлар дәвамында булганлыгы исбатлана. Бу - Түнтәр мәдрәсәсенең бик борынгы булуы белән дә, Түнтәр сәүдәгәрләренең эшмәкәрлеге белән дә бәйледер. (Биредә хат кыскартылып бирелә)
Тагын бер хат
Хәрмәтле Әнәс Гарипович! Фәния ханым!
Мин бик күп яздым. Вакытыгыз булып, игътибар белән укып чыксагыз яхшы булыр. Мин язганнарга карата сезнең фикерегез нинди? Мантыйкка туры килеп бетмәгән урыннар бармы? Дөрес, Бөгелмәдә дан тоткан Шакир Хәкимов турында миндә мәгълүмат юк дәрәҗәсендә: ул 1905 елда Түнтәрдә таштан мәдрәсә бинасы төзеткән. Аннары Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы, язучы Габделхәй Динмөхәммәдев “Ат саклаганда” исемле хикәясендә Нигъмәт картның Шакир байда хезмәтче булып торуын искә ала. Хикәя тулысы белән авыл тарихын яктыртса да, андагы Шакир бай әдәби образ гына да булырга мөмкин. Сез исә, Шакир бай турында шактый күп мәгълүмат җибәргәнсез.
Бәлки алга таба миңа Шакир бай белән бәйле биналарның һәм Сез әйткән “Бугульминская газета”ның символикасы рәсемен җибәрерсез. Кем белә, бәлки башка төрле яңа мәгълүматлар да килеп чыгар.
Сез күп язган дип аптырамагыз инде, “Хәкимовлар белән бәйле тарих безнең өчен дә кызыклы” дигәч, үземдә Хәкимовлар белән һәм Түнтәрнең борынгы тарихы белән бәйле булган барлык материалларны да яктыртырга тырыштым.
Эшегездә уңышлар теләп калам.
Ихтирам белән, Рәфхәт Зарипов.
20 апрель 2002 ел.
“Соңгы китап”тан өзек
Әмирхан Еники. 1987 ел, 130 бит.
Монда безнең Хәкимовлар турында язган ул.
Купичларның берсе — Сафиулла Зәйнуллин. Бу инде Башкортстанның үзендә (хәзерге туймазы районы, Арысланбәк авылында) туган кеше. Сигез яшендә ятим калгач, аны Уфага китереп, Хәкимов дигән байга тәрбиягә бирәләр. Хәкимов Уфаның иң зур байларыннан, заманында шәһәр үзәгендәге куш манаралы мәчетне дә шушы бай салдыра. Бу кеше турында шактый кызыклы бер риваять тә ишеткәнем бар: имеш, ул үзе дә кайчандыр яшь чагында көтүче булган, диләр. Ахырда ничектер баеп киткәч, үзенең шул иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә, чөйдә генә элеп тоткан; картка алар элек кем булуын гел исенә төшереп трганнар... Гыйбрәтле сабак бу минемчә.
Сафиулла шушы байда үсеп, егет булгач,, солдатка алына һәм сигез ел Польша җирләрендә хезмәт итеп кайта... Кайткач, бай аны Нәфисә исемле Малмыж кызына өйләндереп, кулына күпмедер акча биреп, Дәүләкәнгә җибәрә. Башта Сафиулла Уфа баеның малы белән сәүдә итә, аннары тора-бара кибет тә, товар да аның үзенә күчә. (Сәүдәсе — бакалея.) Озак та үтми, Эткол уртасында башкорттан җир алып, зур гына йорт та, таза каралтылар да салдырып җибәрә. Шулай итеп, Дәүләкәндә тагын бер Сафиулла дигән “купич” пәйда була.
Нәфыйк абзый Михаил Калининда булган
Мәгълүматларны тупларга Мөдәрис абый Исмәгыйлов ярдәм итте.
Чыннан да, Түнтәр кешесе Нәфыйк абзый Мөхәммәтшин, моннан 75 ел элек, 1927 елда Мәскәүгә, ул заманда “Бөтенсоюз старостасы” дигән дан алган Михаил Иванович Калинин янына, үтенеч белән барган. 10 көн дәвамында йөргән ул. Калининга кергән, документларга кул куйдырган... Әйдәгез, тәртибе белән сөйлим.
Илдә совет власте урнашып, Татарстан Социалистик Республикасы (башта ул шулай дип аталган) һәм Мари автономияле өлкәсе төзелгәннән соң, Түнтәр авылы аксакаллары алдында проблема килеп туа. Авыл халкының Мари өлкәсе территориясендә 200 гектар чамасы җәмәгать урманы юкка чыгу куркынычы килеп баса. Бу урманнан бөтен авыл халкы уртак, тигез һәм гадел итеп файдалануга ия була. Басу юлларыннан урманның авылга ераклыгы 25 чакрым тирәсе.
Бу яклардагы мари урманнары тоташ киселеп, чәчүлек җирләр ясалмаган. Түнтәр алпавыты (кулак итеп сөрү документ архивларында шулай язылган) Исхак бай Корбангалиевның да 300 гектарга якын урманы була. Бу урман Сәрдәбаш авылыннан хәзерге Павловский совхоз территориясенә кадәр сузылган. Бу урманнардан янәшә төньякка таба төрле авылларның җәмәгать урманнары була: Субашныкы, Лоб авылыныкы һәм Кирин авылыныкы (бу соңгы ике авыл Мари-Эл республикасына керәләр). Шунда ук диярлек Түнтәр урманы. Урман эчендә җәмәгатьчелек тарафыннан салынган шактый зур урман каравылчысы өе була. 30 ел дәвамында монда Мусин Җиһанша дигән Түнтәр кешесе урман каравылчысы булып хезмәт итә.
Җиһанша абзый бик тә гадел һәм төгәл кеше була. Урманны зур игътибар белән саклый. Аның турында “Тирә-якка, уңга-сулга урманны җибәрә иде” дип беркем дә тел-теш тидерә алмый. Түнтәр кешеләре кышынмы, җәенме дигәндәй, урманга барып, (гадәттә берничә гаилә бергә йөри торган булалар), каравылчы өендә йоклап, урман кисеп, үз өлешләрен төяп алып кайтканнар. Ул заманнарда авылда яшәгән һәрбер хуҗалыкның үз тамгасы була. Ул тамгаларны эш коралларына, җир башларына, киселгән агачларга сала трган булганнар. Кызганыч, ул тамгалар безнең буынга кадәр сакланмаганнар. Җиһанша абзый урманга хезмәт иткән вакытта Түнтәрдә 300гә якын хуҗалык яшәгәнлеге билгеле. Һәрбер хуҗалыкның тамгасын яттан белгән Җиһанша абзый һәм берәүнең дә урманда кискән төзелеш агачы яки утыны югалмаган.
— Әгәр кем дә булса көнгә ике рейс ясаса, йөк ташучы йөк төйи торган күсәген кабат алып килергә тиеш була, — дип искә ала бабайлар. Җиһанша бабай әнә шундый катгый таләп куя. Күсәк өчен дип яшь агачларны кисәргә рөхсәт итмәгән ул.
Җиһанша абзый хатыны белән урманда 5 бала үстерәләр: Габидулла, Газизулла, Миңҗамал, Миннемулла һәм Исхак. Җиһанша абзый үзе дә, хуҗабикә дә бик киң күңелле кешеләр булалар. Урман кисүчеләр 20-25 кешегә җиткәндә дә урын-җир табалар хуҗалар. Үтә дә шаян кече улы Исхакны урман кисүчеләр күңелле иде, дип искә алалар. Исхак иртүк тора да, тал чыбыгы алып, идәндә тезелеп ятучы урман кисәргә килгән яшь кызларның балтырларына сугып, такмаклап йөри:
— Он җы-ый, җон җы-ый, хәер өстә, күтү көт!
— Хәзер, кирәгеңне бирәм, малай актыгы, — дип әнисе бәләкәй Исхакны орышып ташлый. Исхакка 4-5 яшь кенә әле. Аңа кызык.
Шушы вакытта, ягъни 1927 елда, авыл урманының авыл кулыннан китү куркынычы яный. Авыл халкы да надан булмый. Крестьяннарның Ленинга барулары, Калининга барулары, үзләренең үтенечләрен җиткерүләре турында белә халык.
— Әйдәгез, без дә берәүне җибәрик, — диләр авыл картлары.
— Әнә Нәфыйк барсын! Аның урысчасы да бар!
— Юлга акчаны үзебез җыеп бирәбез!
Шулай эшлиләр дә. Тиешле акча җыела. Нәфыйк та карышмый, Мәскәүгә тәвәккәлли. Тәвәккәл нәселдән була ул. Әбҗәлиловлар нәселеннән. Бу нәселдән революциягә кадәр Оренбургта, Малмыжда һәм башка шәһәрләрдә кибетләр тотып, Уфада яшәгән Түнтәр миллионеры Габделлатыйф Хәкимов та чыккан. Нәфыйк бабайның бабасы, әтисе, үзе һәм ике энесе танылган тимерчеләр булган. Бер энесе Мөхәммәтгариф — минем бабам — әниемнең әтисе якын тирә авыллар арасында тимер һәм агач остасы буларак дан тоткан.
Шулай итеп, Нәфыйк бабай Калининда булып, урман мәйданын Түнтәр карамагында калдырырга дигән рөхсәт кәгазе алып кайта. Ун көн чамасы була ул Мәскәү юлында, Калининда ничек була? Нәрсәләр турында ничек сөйләшә? Кызганычка каршы бу турыда минем мәгълүматларым юк. Тик ул тиешле документларга кул куйдырып алып кайта. Әмма кәгазь бер нәрсә, тормыш үзенекен итә. Мари иле хуҗалары урманны бирергә теләмиләр. Шуннан соң Түнтәр авылының берникадәр хуҗалыгы урман территориясенә авыл төзеп, күченеп утырырга карар итәләр.
Шулай итеп, иң беренчеләрдән булып 5 яшь гаилә урман эченә килеп, үзләренә яшәргә йортлар төзиләр. Урманның зур булмаган бер өлеше янган була. Шул урынны агач төпләренән чистартып, бәрәңге утырталар һәм ашлык чәчәләр. Авылга Мусин Җиһаншадан кала иң беренче күчеп утыручылар менә кемнәр: Мөхәммәтшин Нәфыйк, Мостафин Ибраһим, Мостафин Мөбарәкҗан, Гобәйдуллин Галимулла.
Авылның исемен авыл халкы Түнтәр дип йөртә. Мари республикасындагы Мари-Төрәк районында да официаль рәвештә шулай языла. Урман эчендәге түнтәрлеләр Татарстандагы Түнтәрне «Зур Түнтәр» дип атыйлар. Татарстандагы түнтәрлеләр исә Маридагы Түнтәрне «Урман Пүчинкәсе» дип тә, «Түнтәр Пүчинкәсе» дип тә атый башлыйлар. Шулай итеп, Мари урманы эчендә Түнтәрнең бер өлеше — җанлы бер кисәге кече Түнтәр барлыкка килә. 1928-1933 елларда Зур Түнтәрдән Түнтәр Пүчинкәсенә күченеп килгән хуҗалыкларның саны 25кә җитә.
Менә бу хуҗалыкларның гаилә башлыклары һәм гаилә членнарының тулы булмаган исемлеге:
1. Мусин Җиһанша 1872-1947
балалары: Габидулла 1902-1941
Газизулла 1904-1925
Миңҗамал 1913-
Миңнемулла 1915-
Исхак 1922-
2. Хәмидуллин Сафиулла ???-1941
балалары: Миңнеҗиһан
Гаф(т)ият 1927-
Гиният 1930-
Нургаян 1932-
Нурислам 1935-
Динислам 1939-
3. Юнысов Закир
улы: Галимулла ???-1941
4. Вәлиев Хәкимҗан 1895-
Фахирә
Асия
Хәтирә
Мәсрүрә
Сәгыйтҗан
Гөлниса
Халисә
5. Шакиров Газизулла
Гафиулла 1924
Мәрфуга 1929
Мәгъмүрә 1932
Шәмсенур 1935
Гаделгаян 1942
6. Ибраһимов Исхак -1941
Закиҗан 1927
Мәчтүрә 1930
Исмәгыйль 1939
Мансур
Мәсхүт
7. Галимов Харис
Рашид 1927-1995
Суфия
Рәйсә
Оркыя
Гөлҗиһан
Рафаил
Рафис
8. Гобәйдуллин Галимулла
Зәмзәмия 1927
Зөфәр
Роза
Фәимә
9. Шиһабетдинов Хәйретдин — Әсмә бай малае, кулак итеп сөрелә.
10. Сабиров Зәки
Садыйк
Миннехак
11. Габбасов Хаҗи
Фазыл
Гали
Рафаэль
Дания
12. Закирҗанов Салихҗан
13. Вәлиев Миннехак
14. Сафин Сәйфетдин
15. Сафин Якуп
бертуганнары: Сөләйман
Галләм
Хәтирә
Хәнифә
Фатыйма
16. Мөхәммәтшин Нәфыйк
17. Шәрәфетдинов Әлтәф
18. Гарипов Фатыйх (Саттар Хафизы Гарипов белән бертуган)
19. Сөләйманов (Мостафин) Исмәгыйль
20. Галиев Садыйк
21. Мостафин Ибраһим
22. Галиев Мөхәммәтҗан
23. Габидуллин Мөлек
24. Низамов Шәрәфи
25. Кәбиров Габделхак
26. Мостафин Нургали сугыштан соң күченеп килә.
27. Галиев Нәҗип (Зур Түнтәрдә мәктәптә завуч булып эшләгән). 1938 елда Сталин репрессиясе төрмәсеннән кайтып, сөргенгә килә. Татарстанга керергә рөхсәт булмый.
Бу исемлектәге Мостафин Исмәгыйль Сөләйман улы авылның иң зыялы, иң күркәм, иң укымышлы гаилә башлыгы була. 1895 елда туган, 1984 елда 89 яшендә гүр иясе булган. Өч сугышта катнашкан Исмәгыйль абзый. 1914-1917 елларда беренче бөтендөнья сугышында, 1918-1922 елларда гражданнар сугышында һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында. Сугышларда ике мәртәбә авыр яраланган, әмма исән кайткан. Кече Түнтәргә 1929 елда күченеп килгән була. Колхозда бригадир, кладовщик, ферма мөдире һәм башка җаваплы эшләр башкарган. Кул астында эшләгән кешеләргә карата бик тә шәфкатьле була. Хатыны Фатыйма Гатиятулла кызы белән 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бер гаиләдән өч улы (үзе белән дүртәү Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Уллары Ильяс белән Йосып, хәтта өйләнмәгән килеш, сугышта һәлак булганнар. Әюп исән кайткан.
Әюп хатыны Асия (Зур Түнтәрдәге Исмәгыйлев Габделбәрнең бертуган апасы — фамилияләр очраклы рәвештә генә бертөрле) белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Әюп абый колхозда төрле эшләр башкара. Балалары: Сания, Фәния, Әлфинур — бухгалтерлар, Йосып — майор дәрәҗәсендәге хәрби офицер, Рәис — югары белемле зоотехник, Фәнил — троллейбус йөртүче, Дания — заводта эшче.
Исмәгыйль абзыйның дүртенче улы - Идрис. Ул 15 яшеннән колхозда бригадир булып эшли, аннары комбайнер, механизатор. Хатыны Әминә белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Ильяс һәм Илсур Казан авиация институты (КАИ)ның радиотехника факультетын тәмамлап, радиоинженер белгечлеге алдылар. Ильяс фән юлыннан китә һәм техник фәннәр докторы дигән югары фәнни дәрәҗә алуга ирешә. Диссертация монографиясе белән мин дә таныштым. Темасы хәзерге радио-телевизион техника һәм компьютер технологиясе проблемалары — DVD — цифрлы технологияләр турында. Ильяс Идрисович Исмәгыйлев хәзерге вакытта Казанда сәүдә коммерция институтында укыта, информатизация буенча кафедра белән җитәкчелек итә.
Исмәгыйль абзыйның бишенче улы — Мөдәрис. Мөдәрис Исмәгыйлев 1948 елда 7 классны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы техникумында 6 айлык курслар тәмамлап кайта. Башта Иваново шәһәре янында торф чыгару бригадасында эшли. Аннары Хлебниково районы финанс бүлегендә налог агенты булып эшкә урнаша. 1951-1955 елларда Совет Армиясендә авиация десант частьларенда хәрби хезмәт үти. 1956 елда армиядән кайтканнан соң, Хлебниковода саклык кассасы хезмәткәре булып эшли. 1958-1959 елларда Хлебниковода район комсомол комитеты хезмәткәре. Шушы елларда кичке урта мәктәптә белем ала.
Достарыңызбен бөлісу: |