Алтынчы китап Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә



бет14/15
Дата04.07.2016
өлшемі2.23 Mb.
#178343
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15

6. Узган гасырларда татарларда (башка төрки-дала халыкларында да) итне ипи белән ашамаганнар. Ни өчен? Дала халыклары күчмә тормыш иткәннәр. Аларның даими тору урыннары булмаганлыктан, икмәк үстермәгәннәр. Шуңа күрә икмәкләре булмагандыр. Кеше организмы һәм ашказаны өчен гомумән, хәзерге вакытта да итне иписез генә ашау файдалы. Итнең үзен генә ашказаны яхшырак эшкәртә. Гомумән, ашказанына бер генә төрле ризыкны эшкәртү катнаш ризыкларны эшкәртүгә караганда күпкә җиңелрәк.

7. Узган гасырларда бәйрәмнәрдә, туйларда табынга нинди ризыклар һәм эчемлекләр нинди тәртиптә куелган? Бу турында мәгълүматны кайдан табарга? Сорауның икенче өлешенә җавап табылса, беренче өлешенә автоматик рәвештә җавап әзер булыр иде. Батулла кебек тарихи әсәрләр язучыларның китапларында бар инде ул. Икенче чыганак булып татар халкының мәшһүр пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов китаплары тора. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында да ашау-эчү, мәҗлес-табын темалары шактый киң яктыртылган.

Узган гасырларда татар салкын ашлар белән мавыкмаган. Туйда иң беренче итеп бал-май чыгарганнар. Кәрәзле бал, атланмай аерым да куелган. Шулпалар, токмачлы ашлар булган, пилмән дә пешерә белгәннәр. Аштан соң ит чыгару булган. Пешкән ит (ат ите, тай ите, сарык ите), каклаган ит (аны сөр һәм сөрит дип атаганнар). Каклаган кош итләре, куян ите дә өстәлгә килгән. Бәлешләр (борай, бодай ярмасыннан, соңарак дөгедән) өстенлек иткән. Узган гасырда ук бәрәңге бәлеше дә (ит белән) булган, баш-аяк бәлеше дә билгеле. Яшелчәләрдән татарда элек-электән шалкан, чөгендер, кишер, кабак киң кулланылган. Яшелчәләрне күбрәк вакытта бәлеш эченә салганнар. Кияү коймагы, кияү бәлеше, кияү пилмәне дә электән килгән. Камыр ашлары да элек-электән киң таралган (бавырсак, чәк-чәк, пәхләвә, кабартма һ.б.) Эчемлекләрдән әйрән, ширә (ширбәт-җимеш сулары), сыраб (сыра), сура (шәрәб), төрле үлән төнәтмәләре, чәй төп эчемлекләрдән саналган. Татарларда шулай ук умарта балыннан, үлән төнәтмәләре кушып ясалган җиңелчә исерткеч әче бал да, кымыз, сазаган кымыз (беркадәр әчегән кымыз), буза да кулланылган. Болар турыда батулла “Сөембикә”сендә дә, “Хөсрәү-Ширин”да да еш кабатлана.



8. Сайрый торган кошлардан: сыерчык, сандугач, тургайлардан ана кош сайрый. Алар үзләренә пар сайлаганда ата кошларны үзләренә җәлеп итәргә омтылалар. Ә менә урман тавыгы, көртлек, суер, боҗыр кебек кошларның “уеннар”ы вакытында ата кош гөрелди һәм ана кошларны үзенә җәлеп итәргә тырыша. Күгәрченнәрнең исә анасы гөрли, атасы ана күгәрчен тирәсендә әйләнеп йөри. Төрле кошларда аралашу төрлечә: әтәч кычкыра, тавыклар җырлый һәм кытаклый; чыпчыклар чыркылдый, күке кычкыра, үрдәкләр бакылдый, казлар каңгылдый, каргалар каркылдый, һәртөрле кош үзенчә.

9. Элекке заманнарда татарларда ашарга пешерү ир-ат эше булгандыр дип уйлыйм. Чөнки бу авыр хезмәт ит шикелле ризыкларны пешерергә хәзерләү, учак тергезү һәм учак янында кайнашу белән бәйләнгән. Хатын-кызга бала карау, аларны тәрбияләү, табак савытны җыештыру кебек эшләр дә муеннан ашкан. Элекке гаиләләр зур, балалар саны да күп булган. Мәсәлән, безнең авылда 1858 елда (“Ревизские сказки” материаллары буенча) иң зур хуҗалыклар 38-40 җаннан (7-8 гаилә) торган. Мондый хуҗалыкларда ашарга пешерү бер казанда башкарылган. Монда көндәлек ашарга пешерүнең нинди зур җаваплы эш икәне күренеп тора. Хәзер генә ул газ плитәсендә яки миродулкынлы мичтә ярымфабрикатлардан ашарга пешерү чагыштырмача шактый аңсат шөгыль.

10. Бер генә шигырь язып, ничек шагыйрь була алсын да, ничек итеп татар тарихына керә алсын икән? Бу минем башыма сыймый. Бер генә китабы чыгып, сугышта һәлак булганнар бар. Яки татар тарихына кереп калган урта гасырлардагы татар шагыйрьләреннән безгә бер генә шигыре килеп ирешкәннәре бар. Әмма алар да берне генә язмаганнар. Татар язучысы Гомәр Бәширов җыр язылган бер шигырь тексты (“җидегән чишмә”) белән татар җыр тарихына кереп калды. Әмма бу мисал куелган сорауга җавап түгел.

11. Элеккедән татар халкының төп уен кораллары түбәндәгеләр булган: сорнай (мөгездән ясаган туй быргысы, өрмә уен коралы, туйлар аннан башка узмаган), барабан, дандалай, шөлдерләр, саз (саз камышы курае), кылкубыз, кубыз (кыллы һәм өрмә, әле дә кулланылышта), курай (агач курай, җиз курай, көпшә курай, камыл курае, Казан курае), гөслә (төрле озынлыктагы 10 нан алып 21 гә кадәр кыллы булган, кылларны элек сарык бәкәе эчәгесеннән ясаганнар, хәзер күбрәк керәшен татарларында сакланган), думбра (2-3 кыллы, хәзер казахларда сакланган), скрипкә (4 кыллы, сызгыч белән уйнала, 17 гасырда ук татарларда булган), тамбур (кечкенә барабан рәвешендә, бәрмә уен коралы, аны төрек думбрасы да дигәннәр), дутар (ике кыллы, хәзер таҗик, төрекмән, үзбәкләрдә сакланган).

1822 елда алман остасы К.Ф.Л. Бушман иң беренче гармун ясый һәм аның беренче уйнаучысы да үзе була. Гомумән клавишалы уен коралларының туган җирләре Алмания. Алманнардан күреп рус осталары Воронцов, Сизов, Чулков урыс гармуннары ясыйлар. Гармун, тальян гармун (ул вятский дип тә атала), бараскин гармун татарга руслардан кергән күрекле, телләр рәте бер генә булган, һава агымы металл телләр аша үтеп тавыш бирә торган музыкаль уен коралы. Татарлардан иң оста беренче гармунчы Фәйзулла Кәбир улы Туишев (1884-1958) санала. Чыгышы белән Мәләкәстән. Ул ТАССР ның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек булган. Әтисе каршы килсә дә, балачакта ук (1890 елларда) акча җыеп гармун сатып алган һәм әтисеннән качып урыс гармунында уйнаган.



12. Массасы булмаган әйбернең тизлеге буламы? Әйбер дип нәрсәне күз алдында тотасың бит? Фәндә “әйбер” дигән төшенчә юк. Түбәндәге төшенчәләр бар: элементар кисәкчекләр, атом, молекула, химик элементлар, матдә (вещество — агач, тимер, балчык. пыяла, һава һ.б.), җисем (предмет — өстәл, китап, чүлмәк, космик корабль һ.б.), материя (аның барлыгын берәр ысул белән белеп була торган барлык нәрсә). Барлык җисемнәр материя булып тора. Моннан тыш, тавыш, яктылык, радиодулкыннар һ.б. материягә мисал. Мәсәлән, материянең бер төре булган яктылык фотоннарын, электромагнитик нурланышны, радиодулкыннарны алсак, аларның берсенең дә массалары юк. Тизлекләре барысы өчен дә бертөрле: секундка 300 мең километр. Тавышның да массасы юк, тизлеге бар: һавада уртача секундына 330 метр, суда 1 километрдан артык (температурадан бәйле). Ә менә предметларның барысының да массалары бар. Әмма аларның тизлекләрен яктылык тизлекләренә якынайтканда (практикада әле бу хәл итеп бетерелмәгән), аларның массалары чиксез арта, үлчәмнәре чиксез кими. Дөньяга материалистик караш уй-фикерне материя дип танымый. Әмма аны да практик яктан караганда массасы юк, тизлеге чиксез зур дип санап була. Кайбер галимнәр җанның массасы бар дип саныйлар (миллиграмммнардан алып граммнарга кадәр). Бу материалистик карашка да туры килә. Тереклек иясе җан биргәндә аның энергиясе массага әверелә. Кисәк булган һәлакәтләр вакытынды кеше кинәт җан биргәндә, аның энергиясе зур була, димәк кешедән аерылып киткән җанының массасы да чагыштырмача зуррак була. Соңарак мондый зуррак массалы җанны без өрәк рәвешендә дә күрергә мөмкин.

13. Нәрсә ул антимир? Табигатьтә күп нәрсә парлы итеп яратылган: ирләр-хатыннар, үсемлекләр, хайваннар да шулай. Электр корылмалары да ике төрле: плюс-минус, шулай ук магнит кырлары: төньәк-көньяк. Болар берсе дә антимир түгел, просто — мир. Антимир галәмдә бар дип уйланыла. Әмма әлегә табылмаган. Безнең дөньяда антимирның охшашлык мисалына физиклар, мәсәлән, электрон белән позитронны китерәләр. Бу капма-каршы корылмалы булган, ә үзләре бертөрле бу ике элементар кисәкчек (аларның массалары бар) бергә кушылганда аларның массалары “юкка чыга”. Дөресрәге юкка чыкмый, ә энергиягә әверелә. Бу күренеш физика фәнендә аннигиляция дип атала. “Юкка чыккан” масса гадәттән тыш кечкенә булса да, бу масса хисабына барлыкка килгән энергия гадәттән тыш зур була. Бу энергиянең зурлыгы Эйнштейн формуласы ярдәмендә, массаны яктылык тизлегенең (ул бик зур сан) квадратына тапкырлап табыла. Әйтик, бер кило массалы матдәне (җисемне) шундый ук микъдарда антиматдә белән очраштырсак, хасил булган энергиянең күләме безнең җир шарын тулысы белән эретеп юкка чыгарырга җитә. Антиматдә галәмдә антимирда тупланган дип фараз кылына. Антимирны табу киләчәк галимнәре эше.

14. Кешенең үлеменә өч сәбәп дип ниләрне атарга мөмкин? Ходай биргән гомернең бетүе: эчәр суың бетү, ашар ризыгың бетү, сулар һаваң бетү дип карап була.

15. Русиядә иң карты һәм иң яше нинди телләр? Борынгы төрки сөйләм теленең безнең эрага кадәр 2-3 гасырларда ук булуы билгеле. Борынгы төрки телдән язма телләр: рун язуы, уйгур язуы барлыкка килгән. Гасырлар дәвамында борынгы төрки телдән алтай, казах, төркмән, мари, татар һәм башка йөзләгән тел барлыкка килгән Борынгы славян теленнән рус, поляк, белорус һәм башка телләр туган. Борынгы төрки теле борынгы славян теленнән күпкә өлкәнрәк дип уйлыйм. Чөнки хәзерге Русия территориясендәге борынгы атамалар барысы да диярлек төрки атамалардан тора. Мисал: Каспий диңгезе (Хазар диңгезе, Хәсби диңгезе), Киев (Кияү каласы), Дон (Тын). Ока (Ука) елгалары, Мәскәү (аның борынгы исеме Москва түгел, Мәскәү. Инглизләр, французлар һ.б. әле дә Москау дип йөртә) һ.б.

Хәзерге татар теленең бүгенге көнгә кадәр формалашуын түбәндәге чорларга бүләргә мөмкин: 1). Борынгы төрки тел (V-XI гасырлар) 2). Болгар дәүләте әдәби теле (X-XIII гасырлар) 3). Алтын Урда дәүләте әдәби теле (XIII-XVгасырлар) 4). Казан ханлыгы чоры әдәби теле (XV-XVI гасыр) 5). Татар милли әдәби теленең үсеше өчен хәзерлек чоры (XVII-XVIII гасырлар) 6). Татар милли әдәби теленең нормалашу һәм үсеш чоры (XVIII-XX гасыр башына кадәр) 7). XX гасыр әдәби теле (1920 еллардан башлап)

Иң яшь телләрдән компьютер телләре (программалау теләре: Паскаль, Бейсик һ.б.) санала. Аларга нибары 25-40 яшь. Ясалма сөйләм һәм язма тел — Эсперанто теле 1930 елларда барлыкка килә һәм озак яшәми. Милли әдәби телләрдән исә иң яшь тел дип мин башкорт телен санар идем. Әдәби тел һәм язма тел буларак ул 19 гасыр ахырында, 20 гасыр башында гына барлыкка килгән.

16. Ни өчен карга-чәүкәләрнең күбесе җылы якка китми? Минемчә, “колхозга кермәгәнгә”. җылы якка китүче кошлар колонияләр булып, бергәләшеп яшиләр. Еракка очу өчен зур энергия кирәк. Алар ерак араларга очканда берсе ышыгында икенчесе оча. Еракка очканда дулкын таралу фронты буенча урнашалар. Бу фронтта һава каршылыгы әзерәк була. Алар шулай бергәләшеп кыенлыкны җиңәләр. җылы якка китми торган кошлар “аерым хуҗалык” булып яшиләр. Аларның бердәмлеге юк.

17. Тәсбих (дисбе) бары тик мөселман әсбабы гынамы? Юк, билгеле. Көньяк һәм Көнчыгыш Азия илләрендә киң таралган буддизм динен тотучыларның тәсбихлары 108 төймәле. Төймәләре нефриттән (яшел төстәге кыйммәтле таш) ясалганы югары бәяләнә икән. һиндестандагы брахманизм динен тотучылар һәм индуизм динендәгеләр дә тәсбихле. Тәсбих буддистлар, брахманистлар һәм индуслар өчен догаларны санау өчен генә кулланылмый, ә аерым бер көчкә ия дип тә санала.

Иудизм динен тотучылар (яһүдләр) шулай ук тәсбих кулланалар. Христиан динендәге православларның тәсбихлары юк. Ә менә христианнарның католицизм динен тотучылар (Көнбатыш Европа һәм Көньяк Америка илләрендә киң таралган) тәсбихлы.

Ислам диндарларының шигыйлары да, сөнниләре дә шулай ук тәсбих тарталар. Мөселманнарның тәсбихы 33 әр төймәле 3 өлештән тора. Намазда яки башка дини йолалар башкарганда мөселманнар 33 мәртәбә “Сүбехәәнәллаах”, “Бисмилләәһ”, 33 мәртәбә “Әлһәмдүлиллааһ”, “Бисмилләәһ” һәм 33 мәртәбә “Әллаһү әкбар” дип укып, тәкбир әйтәләр. Исламда “Тәсбих” догасы да бар.

18. XVII-XIX йөзләрдә рус боярлары, кенәзләре арасында татар чыгышлы атаклы кешеләрне атагыз.

Юсуповлар, Урусовлар, Шереметевлар, Кутузов, Державин, Плеханов, Тургенев, Кантемир, Тимирязов, Рахманинов, Карамзин, Грибоедов, Салтыков-Щедрин, Бунин, Куприн, Чаадаев, Потебня, Достоевский, Циолковский, Радищев, Еникеев, Утешев, Енгаличев, Аракчеев, Жуковский һәм башка бик күпләр. 2005 елда Россия президенты Путин сайлау алдыннан Украинага баргач, телевидение аша чыгыш ясады һәм украин телендә ..... шигырен яттан укыды. Аннан “Синең нәселен хохол чыгышлы мәллә?” дип сорагач, ул “Юк, — дип кистереп әйтте, — әмма миндә татар каны булырга мөмкин,” — дип өстәде. Рәсәй империясенең башлангыч чорында Рәсәйдә татар белән урыс саны бер чамада булган. Хәзерге вакытта урысның бары тик 10% ы тирәсе генә чимә-чи урыс дип курыкмыйча әйтеп була. “Теләсә кайсы урысны кыргычласаң, аннан татар килеп чыга” дигән гыйбәрәне онытмыйк.



19. Нефтьне элек татар ничек атаган? “Нефть” — чагыштырмача яңа сүз. Чөнки аның тарихы татар тарихы белән чагыштырганда кечкенә. Нефть — фарсы сүзеннән барлыкка килгән. Рәсәйдә нефть иң беренче Бакуда табылган. Рәсәйдә иң беренче промышленность өчен нефть чыгару да Бакуда була. Татарстанда нефть чыгару промысел буларак 1943 елның 2 сентябрендә башлана. Ә менә кустарьчылык ысулы белән беренче тапкыр хәзерге Татарстан җирендә 1866 елда Чишмә елгасы үзәнендә казыган коедан 80 чиләк нефть алына. Нефтьне татарлардан элек кем ничек атагандыр, анысын әйтә алмыйм. Минем уемча аны “кара май”, яисә “җир мае” дип атаган булырга мөмкиннәр.

20. Шаһ Гали рус төрмәсеннән чыгарылгач, Иван патшаның каршысына китерелә. Сабый Иван татарның тоткын ханы белән татарча исәнләшә. Ул нинди сүз? Ул сүзгә аңлатма бирегез.

Сүз Явыз Иван турында бара. Иван чыннан да татарча яхшы сөйләшкән. Үсеп җиткәч, хәтта гарәп хәрефләре белән татар телендә шәхсән үзе хатлар да язган. Чөнки анда татар каны аккан. Әнисе Елена Чынгызхан, Мамай бәк нәселеннән икәнлеге билгеле. Моның өстенә “Сөембикә” кыйссасында Рабит әфәнде язганнарны кабул итсәк, Иванның әтисе дә Василий түгел, ә патша сараенда ат караучы татар Абяш икән. Ә менә ул Шаһ Гали белән беренче тапкыр очрашкач, нинди сүз белән исәнләшә, минемчә мондый төгәл фактлар тарихи елъязмаларда теркәлмәгән. Бу турыда кайсы язучы үзенең тарихи әсәрендә ничек язган булса, ул аның фантазиясе. Мәсәлән, М.Хәбибуллин “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный” әсәрендә болайрак яза. Шаһ Гали төрмәдән чыгарылып, сарайга китерелгәндә Иван уенда була. Аны тиз генә чакыртып алалар. Сабый Иван (чыннан да ул 6 яшьтә генә була) тәхеткә кереп утыргач, Шаһ Гали аның алдына тезләнә, башын идәнгә ора, хәтта Иванның тузан кунган итек очына калын иреннәрен тидерә. Иван исә әнисе алдан өйрәтеп куйганча Шаһ Галине уң кулына утырта. Ханның үкенү-ялваруларын тыңлап туйгач, хан иңенә кыйммәтле тун салырга куша һәм анасы өйрәткән боерыкларын бирә. М.Хәбибуллин сабый Иванны берничә сүз генә дип тасвирлый. Хәтта янә 15 ел үткәч тә, Сөембикәнең үзе белән очрашканда да, Иванны татарча юньләп белми дип саный.

Илгаз Ваһап Нәүрүзханның “Сөембикә” романында мондый очрашу эпизоды тасвирланмаган.

Рабит Батулла үзенең “Сөембикә” дигән тарихи кыйссасында бу очрашуны болай тасвирлый. Сабый Иван тәхете каршына Шаһ Гали шулай ук мескен рәвештә килеп керә, тегесенең аяк астына егыла. Иван исә аны саф татарча “Шаһ Гали ханга талык сәлам!” дип каршылый. “Талык” сүзе татар телендә җылымса дигән мәгънәне бирә. Безнең якларда әз генә бирелгән җылылыкны (тупас әйткән өчен гафу итегез!) “усрак җылысы” дип әйтү гадәте бар. Автор үзе ничек аңлатадыр, мин бу очракта Иван Шаһ Галигә “усрак сәламе” биргән дип кабул иттем. Автор Иванны беренче тапкыр Сөембикә белән очраштырганда да Иван авызыннан Сөембикәгә “талык сәлам” ирештерә. Бу очрактагы сәламне мин нәфис сәлам, күңел җылысы сеңдерелгән җиңелчә сәлам дип бәялим.



21. 1907 елның 4 маенда III Дәүләт Думасының 15 мәҗлесендә мәгариф назыйре Россиядә уку-укыту эшләре турында отчет тота. Моңа кадәр 31 мартта Россия мәктәпләрендә рус телен укыту турында кагыйдәләр каралган, әмма әлегә кабул ителмәгән була. Шул кысаларда Россиядәге мөселман мәдрәсәләрендә дә мәҗбүри рәвештә рус телен укыту һәм табигать белеме фәннәрен кирилл хәрефләренә нигезләнеп эшләнгән дәреслекләр буенча (сүз Ильминский ысулы турында бара) укытуны кертү, бер үк вакытта мәдрәсәләрдә шушы ысул белән укыткан өчен хәлфә-мөгаллимнәргә дәүләт исәбеннән (керәшен мәктәпләрендәге рәвештә) хезмәт хакы түләү турында шактый кызу бәхәс алып барыла һәм тавыш куба. Татар мәдрәсәләрендә укыту өчен моңарчы дәүләт түләми. Мөселман фракциясенең күпчелек вәкилләре (лидеры Уфадан Хәсәнов) кайнар чыгыш ясый. “Без шәкертләргә рус телен укытуга каршы түгел, әмма аны үзебез кайчан һәм ничек хәл итәбез, безнең эш. Кирилл әлифбасын безгә мәҗбүриләп такмагыз” дигән фикерне кистереп әйтә. Урысның шовинист депутатлары мондый чыгышларга каршы тавыш күтәреп, “Әнә, Төркиягә китегез!” дип кычкыралар. Бу вакыйга турында Тукай “Фикер”нең 13 май санында “Русиядә 30 миллион мөселман, Идел буенда 10 миллион татар яшәве һәм Думаның бу карары закон төсенә кергән очракта күпчелек милли мәктәпләрнең (мәдрәсәләрнең) ябылып бетү ихтималы турында чаң суга. “Фикер”нең соңгы сулышы була бу. Аннан ябылуга дучар ителә. Тукайның тарихи “Китмибез!” шигыре дә нәкъ менә шушы вакыйгадан соң языла. Әмма ул аны тиз генә бастыра алмый. Шигырь цензура кайчысына эләгә. Русиянең әнә шундый башка милләтләрне урыслаштыру политикасы бүгенге көндә дә дәвам итә.

20 гасыр башында җәдит-кадим тартышына да оеткыны империя сала. җәдитчеләр җиңгән. Кадимчеләр башында торган, татарның милли әхлагын һәм дин нигезләрен саклап калырга омтылган Ишмөхәммәт хәзрәт (Түнтәрнең Ишми ишаны) “доносчы”, “карагрухчы” дип тамгаланып калган. Ул вакытта ук җәдитчеләрне Муса Бигиев кисәткән. “Европа культурасы артыннан көнбатышның черегән әхлагы да ияреп килер” дигән. Бу сүзләрнең хаклыгын бер гасырдан соң без бүген таныйбызмы? Урыс милләте белән янәшә татар милләте дә череп-югалып бара түгелме?



22. Татарча беренче басма китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә чыккан. Анда укырга өйрәтү дәресләре һәм татар халкының мәкальләре урын алган. 1711 елда Әстерханда көймәдәге йөзмә типографиядә Петр Беренченең “Манифесты” тәрҗемә буларак басылган. Төрек сугышында күп санда татарлар катнашырга тиеш булганлыктан, китап шулар өчен ашыгыч темп белән басылган. 1787 елда Петербургта татарлар өчен Коръән басылып чыга. 19 гасыр ахыры-20 гасыр башында Казанда татар телендә китаплар басучы бертуган Кәримовлар типографиясе бу чор өчен Россиядә иң зур типография булып саналган. 1901-1917 елларда бу типографиядә 19 миллионнан артык китап басылган.

23. җир шары Галәмнең уртасындамы, әллә читендәме? Галәмнең уртасы кайда?

Ай яктысы булмаган аяз төндә коралланмаган күз ярдәмендә без 6 мең чамасы йолдыз күзәтә алабыз. Шул ук вакытта күк йөзендә буйдан буйга сузылган аксыл тасманы күрербез. Аны биноколь ярдәмендә карасак, “тасма”ның бик күп сандагы йолдызлардан торганына төшенәбез. Шушы “тасма”га кергән йолдызлар һәм без гади күз белән күрә алган барлык йолдызлар бергә Безнең галактика дип атала. Аны икенче төрле “Киек каз юлы” (“Млечная путь”) дип тә атыйлар. Безнең галактика шулай миллиардлаган йолдызлардан тора. Кояш — шул йолдызларның берсе һәм уртача зурлыктагысы. Безнең Кояшныкы шикелле, башка һәрбер йолдызның да планеталар системасы булу ихтималы зур. Безнең галактиканы (“Киек каз юлы”н) би-и-к еракка китеп, читтән карасак, берьяктан караганда ул диск рәвешендә, икенче яктан караганда берничә тармаклы спираль рәвешендә күренер иде. Безнең Кояш системасы шушы спиральнең бер тармагының урта тирәсендә (дискның уртасында түгел). Димәк, Кояш, шул исәптән кояш системасы, (җир Кояш системасында Кояштан өченче планета, барлыгы 9 планета) Безнең галактиканың уртасында да түгел, читендә үк тә түгел. Галәмдә (космоста) Безнең галактикадан тыш башка галактикаларның саны чиксез. Формалары буенча безнең галактикага ошаш спираль рәвешендәгеләре дә, шарсыман, чәчелгән формасындагылары да җитәрлек. Галактикаларның саны чиксез, галәм үзе дә чиксез. Галәмнең уртасы да, кырые да юк (һәрхәлдә фәндә билгеле түгел).



24. “Нуль”мы, “ноль”мы? Тегеләй дә болай да дөрес. Рус телендә дә, татар телендә дә шулай. “0” — иң беренче чиратта тамга ул. Аның укылышы “нуль” яки “ноль”. Тамгаларга барлык цифрларны, барлык хәрефләрне, хәреф яки цифр булмаган башка күп төрле тамгаларны дә кертәбез. Таррак планда караганда “0” ул иң беренче чиратта ун цифрның берсе. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә нуль (ноль) “0” санының билгесе, укылышы диелгән. Русның Ожегов сүзлегендә “нуль (ноль) — действительное число” (татарчасы натураль сан) дип язылган. Димәк нуль (ноль) цифр да, сан да, тамга да. Ул бушлыкны аңлатмый. Үзе генә аерым торганда юклыкны аңлата. Башка цифрлар яки саннарның артында яки санның аралыгында торса, бу санны үзгәртә. Нуль (ноль) санның алдында торганда һәм өтер яки нокта белән аралашканда да бу санны үзгәртә. Мәсәлән: 0,05 (математикада) яки 0.05 яисә .05 (информатикада шулай өтер урынына нокта куела, нокта алдындагы нуль бөтен өлеше язылмаска да мөмкин). Без кулланган цифрлар, шул исәптән нуль (ноль) дә гарәп цифрлары дип атала. Димәк иң беренче аларда кулланылган булырга тиеш.

25. Татарстанда халык театры кайчан барлыкка килгән? Камал тетрының да башлангычын — Сәйяр труппасын халыкныкы дип санап булыр иде. Аерым районнарда, шул исәптән безнең Балтач районында да, 1934 елларда колхоз-совхоз театрлары оеша. Мондый театрлар авыллар, районнар саен йөреп, колхозларны пропагандалыйлар. Колхоз-совхоз театрларыннан татар күчмә театры барлыкка килә. Ахырда Тинчурин театрына әверелә. Официаль рәвештә “халык театры” статусы СССР кануннары буенча 1959 елда гына булдырыла. Беренчеләрдән булып бу исем Татарстанда Чистай рус һәм Алабуга рус театрларына бирелә. 1966 елда татар театрларыннан беренче булып Әтнә театры һәм Чаллы театры “халык театры” исеме алуга ирешә. Хәзер Татарстанда 70 тирәсе халык театры бар: 54 татар, 10 рус, 4 чуаш һәм 1 удмурт. Шул исәптән Балтачның да татар халык театры бар.

2006 ел.
Кайда сез, Йосыф морзаның нәсел тамырлары??!

Татар халкының милли горурлыгы буларак танылган Сөембикә Ханбикә турында риваятьләр күп. Бу риваятьләрнең нигезендә хакыйкать яту очраклары да юк түгелдер. Борынгы һәм хәзерге рәссамнар тарафыннан ясалган картиналардан да Сөембикәбез безгә таба серле күз карашын төбәгән. Нәрсә әйтергә тели ул картинада сүрәтләнгән Сөембикә? Чыннан да шундый чибәр булганмы ул? Шулайдыр. Шулай булмаса, үз чорында ук аңа бик күпләр гашыйк булмас иде. Картиналардагы Ханбикә образы чын Сөембикәгә чыннан да ошаганмы, әллә рәссам фангтазиясе генәме? Ничек кенә булмасын, картиналардагы Сөембикә образын күрүгә мин үземнең элеккеге укучым Сания Йосыпованы күз алдына китерәм. Ягымлы нәфис тавыш, сөйкемле күз карашы, дугасыман кашлар, мөлаем йөз, әйтерсең лә чын Сөембикәне коеп каршыга китереп куйганнар. Билгеле, бу минем фантазиям. Монда ниндидер могҗиза да булырга мөмкин. Сөембикәнең әтисе — Йосыф. Саниянең дә фамилиясе Йосыф исеме белән бәйле. Йосыф аның бик борынгы бабасының исеме.

Сания безнең мәктәптә 10 сыйныфта укыганда (1990 елда) “Сөембикә” журналы яшь кызлар арасында “Гыйффәт туташ” исемле конкурс үткәрде. Читтән торып үткәрелгән турда җиңү яулаган безнең нәфис Саниябез журнал редакциясенә килеп, әңгәмәдә була. Очрашудан соң журналның ул вакыттагы мөхәррире Роза ханым Туфитулова үзенең эчке хисләрен яшереп тора алмый. “Бу кыздан ниндидер затлылык бөркелеп тора”, ди ахырдан.

Финал ярышларына мәктәп укучылары арасыннан бары тик Сания генә үтә. Конкурсның бу туры Татарстан телевидениесе аша да күрсәтелде. Саниябез үзенең нәселе турында чыгыш ясап, “Минем Закир бабам (Әмин бабасының әтисе) 11 (унбер!) тапкыр Гарәбстанга Хаҗ кылырга барган” дип сөйләгәч, хәтта конкурс комиссиясендәге бик күпләр бу “факт”ка шикләнеп карадылар. Хәтта хәзерге заманда, самолетларда очып, яки тизйөрешле автобусларга утырып бер кешенең унбер тапкыр Хаҗ кылырга баруы турында сөйләп кемнедер ышандыру җиңел гамәл түгел. Ә Закир абзый Хаҗ кылырга революциягә кадәр, XIX гасырның ахырында, XX гасырның башларында йөргән. Атларга, дөяләргә атланып, пароходларга утырып дөнья гизгәннәр ул вакытта. Хаҗга барып кайту периоды бер ел дәвамына, хәтта артыгракка да сузылган. Диңгез кичкән вакытта, күпләр бу ялыктыргыч сәфәрне кичерә алмаган. Авылыбызның мөхтәбәр имамы Шәмсетдин хәзрәт шундый язмышка дучар булган. Хаҗдан кайтканда вафат булып, җәсаде Истамбулда җирләнгән.

Авыл тарихы мәгълүматлары буенча, XIX гасырда һәм XX гасыр башында, Октябрь инкыйлабына кадәр, авылыбыздан Хаҗ кылганнар исемлеге биш-алтыдан артмый. Шуларның берсе, Закир абзый Мифтахетдин улы Хаҗ кылуны үзенә кәсеп итеп алган. Ул игенчелек белән дә, терлекчелек белән дә мавыкмаган, муллалык хезмәте дә башкармаган, мәдрәсәдә шәкертләр дә укытмаган. Бар шөгыле Хаҗ сәфәре булган. Ул үзе өчен генә Хаҗ кылмаган. Сәяхәткә чыга алмаган муллалар өчен дә, бай-сәүдәгәрләр өчен дә Хаҗ сәфәре үтәгән. Моның өчен аңа түләгәннәр. Хәтта гаиләсен дә матди яктан тулысынча тәэмин итеп торганнар. Моның өстенә Закир абзый авылда бәләкәй генә сәүдә ноктсы тоткан. Анда Хаҗдан кайтарылган әйберләр белән сату иткәннәр. Билгеле, Закир абзыйга ел саен Гарәбстанга бару мөмкин булмаган. Бер сәфәр ике-өч елга сузылган. Саниянең әтисе Тәлгать сөйләвенчә Закир абзыйның Гарәбстанда да гаиләсе булган. Андагы җәмәгате Сара исемле булуы билгеле.

1917 елның февралендә патша Россиясе ил халкының авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүен исәпкә алу үткәргән. Вятка губернасы Малмыж өязе Арбор волосте Түнтәр җәмгыятенең Түнтәр авылы (№26) буенча (документлар шулай тутырылгын) авыл хуҗалыгы турында исәп-хисап кенәгәсендә Закир абзый хуҗалыгы турында менә нәрсәләр язылган: “77 нче хуҗалык. Закир Мифтахетдинов, крестьян, белемсез, 73 яшь, улларына 20, 16, 12 яшь, хатынына 38, кызына 14, хезмәтчегә 18 яшь. Барлыгы 7 җан. Хезмәтче кыз белемле, үз кызы укучы, олы улы белемле диелгән. Хуҗалыкта 4 имана җир, 1 ат, 1 сыер, 3 сарык, 3 төп җимеш агачы бар. Авыл хуҗалыгы эшләрендә түбәндәгечә яллы хезмәттән файдаланган: ат белән юк, кул көче белән: язгы сөрүдә 10 хезмәтче көне, парга сөрүдә 8, печән чабуда 2, урып-җыюда 50, ашлык сугуда 30 хезмәтче көне, җитен эшкәртүдә, ат белән кыш көне йөк ташуда башкалар хезмәтен файдаланмаган”.

Исәп-хисапны руслар алып барган. Белемнәре буенча авыл халкын өч төркемгә бүлгәннәр: белемле, аз белемле һәм белемсез. Бары тик рус телендә укый-яза белү генә белемле булуга саналган. Хәтта бу исәп-хисапта Түнтәрдә генә түгел, бөтен татар дөньясында танылган Ишмөхәммәт хәзрәтнең балалар укыткан җәмәгате Ситдика абыстай да белемсез дип куелган. Урысча укый-яза белүчеләр барлык авыл халкының 7,2% ын тәшкил иткән. Гарәп хәрефләре белән укый-яза белү турыда мәгълүмат тутырылмаган. Дөнья гизгән Закир абзыйның да күрәсең русчасы юньле булмаган. Ә балаларын исә рус теленнән белемле итәргә омтылып, өендә махсус укытучы тоткан. Олы улы Әхмәт абый Йосыпов озак еллар Казан шәһәрендә яшәп, Казан Дәүләт медицина институтының хуҗалык эшләре буенча проректоры булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Яраланган. Сугыш чорында Казандагы госпитальләрнең берсендә госпиталь начальнигы булып хезмәт иткән. Хәрби чины буенча подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Язучы Кави ага Нәҗми белән баҗайлар булып, үзара йөрешкәннәр. Сугышка кадәр Сталин репрессиясе елларында Кави абыйның, җәмәгате Сәрвәр апаның төрмәдә утыруы билгеле. Әхмәт абыйны да төрмәгә чәпегәннәр. Затлы нәселдән булган бит! Әхмәт абый белән Кави ага берара репрессия дулкыннарыннан качып, мари илендә урманнар эчендә утырган Түнтәр Пүчинкәсе авылына килеп, качып та ятканнар. Бу авыл зур Түнтәрнең революциягә кадәр урманы булган урынга 1928 елларда күченеп утырган була. Мари илендәге Түнтәр Пүчинкәсендә Әхмәт абыйның “ипи дусты”-авылдашы Нәфыйк абзый яшәгән. Сугыштан соңгы елларда Әхмәт абый Түнтәр Пүчинкәсе халкына мичкә белән керосин алып килгән, киткәндә полуторка машинасына бартерга алган утын төяп киткән. Күрәсең, институт биналарының кайберләре утын ягып җылытылгандыр. Бу фактларны миңа сугыш чорын бала-чага буларак Түнтәр Пүчинкәсендә үткәргән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче пенсионер Мөдәрис Исмәгыйлов та раслады.

Закир абзыйның 1917 елгы язмада 14 яшь дип күрсәтелгән кызы Җәвәһирә кечкенәдән дөньяви гыйлем алып үскән. Тормышка чыккач, Җәвәһирә Хәмитова буларак озак еллар дәвамында Казанның 18 мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Мөгаен аның башка мактаулы һәм дәрәҗәле исемнәре дә булгандыр, миңа бары тик аның, укытучы буларак, 1934 елда олы дәүләт бүләге — Ленин орденына лаек булуы гына билгеле.

Закир абзыйның икенче улы Әмин абый да зыялылардан була. 1930 елда ул киномеханик һөнәрен үзләштерә. Районыбызның беренче киномеханигы буларак, район тарихына кереп кала. Баштарак авылдан авылга йөреп, берничә районда халыкка кино хезмәте күрсәтә. Балтач, Әтнә, Арча, Әгерҗе районнарында кино челтәре директоры вазифаларын башкара. Муллалар нәселеннән булуы аны Сталин репрессиясе корбаны булуга дучар итә. Әмма сугышка кадәр үк районнан районга күчеп йөрүе аны бу афәттән коткарып кала. Һәрхәлдә Әмин ага улы Тәлгатькә шулай сөйләп калдыра. Ул бөтен гомере буена кинофикация системасында эшләү дәверендә күп кенә мактаулы исемнәргә, бүләкләнүләргә лаек була. Бөек Ватан сугышы афәте чыккач, фронтка китә. Яралана. Исән-сау кайтып, кабат кинофикация эшенә тотына. Әмин аганың гаиләсе авылда һәрчак үрнәк булды. Җәмәгате Нәфисә апа белән 11 бала тәрбияләп үстергәннәр алар.

Язма башында сөйләнеп үткән Саниянең әтисе Тәлгать Әмин аганың шул ук исемдәге икенче улы. Бу гаиләнең Тәлгать исемле беренче уллары 1924 елда туган, Бөек Ватан сугышына киткән һәм 1944 елда Пруссия җирендә һәлак булган. Ә Саниянең әтисе Тәлгать исә сугыштан соң, 1949 елда туган. Сугыш кырында һәлак булган уллары истәлегенә төпчек улларына шул өлкән абыйсының исемен кушканнар.

Хәзер 1917 елгы архив язмаларына кире кайтыйк. Анда Закир ага Мифтахетдиновка 73 яшь, җәмәгатенә 38 яшь дип язылган. Яшь аермасы, күрәсез, 35 ел. Бу шактый зур сан булса да, монда хилафлык юк. Шулай да, Закир аганың оныгы Тәлгать тә, башка өлкән оныклары да Закир аганың Гарәбстандагы хатыны Сарадан тыш, Түнтәрдә башка хатыны булганын белмиләр. 2002 елда Казан галимнәре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев Түнтәргә килеп, зираттагы борынгы кабер ташларын барладылар. Бу изге хезмәтне башкаруда безгә Балтач мөхтәсибе Җәлил хәзрәт һәм Балтач район район хакимияте җитәкчеләре ярдәм итте. Галимнәр Түнтәр зиратындагы XIX гасырда һәм XX гасыр башында куелган 30 кабер ташындагы язмаларны укыдылар. Ташъязмаларның берсенә “Бу кабердә 38 яшьлек Бибигазизә Сәйфелмөлек хаҗи кызы Мөхәммәдзакир җәмәгате 1885 елда җирләнгән...” дигән мәгълумат уелган. Авылыбызның тарихына караган, 1858 елгы “Ревизская сказка” исемлегенә кергән авылдашларыбыз арасында Сәйфелмөлекләр һәм Бибигазизәләр шактый. Әмма Бибигазизәнең Сәйфелмөлек кызы булуы турында язма күренми. Бу елда Бибигазизә 11 яшьтә булган. Әмма аның Закир белән яшь аермалары күп түгел. Закир 1844 елда, Бибигазизә 1847 елда туган. Шунысы игътибарга лаек, Бибигазизә кабере мәшһүр Мөхәммәтгали ишан кабереннә якын гына. Шик юк, Бибигазизә чыннан да Закир абзыйның беренче җәмәгате булгандыр. Әмма чыгышы белән Түнтәрдән түгел.

1858 елгы язмаларда Закир Мифтахетдиновның да исеме юк. Бу гаҗәп түгел. Чынлыкта Закирның Карадуган авылында туган икәнлеге билгеле. Ул чордагы Карадуган мулласы Мифтахетдинның унбер баласы була. Мифтахетдин белән Түнтәрнең алда әйтеп үтелгән Мөхәммәтгали ишан баҗалар булалар. Мөхәммәтгалинең уллары булмый. Дөресрәге була, әмма тугач та вафат булалар. Мөхәммәтгали ишанның бары Гафифәбану исемле бер кызы гына исән үсә. Гафифәбану улы Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 7 ел дәвамында танылган Галимҗан Баруди белән берлектә Казанда “Дин вә әхлак” журналын чыгарган XX гасыр башындагы дин эшлеклесе. Язманың алгы өлешендә әйтелгән Хаҗ сәфәрендә вафат булып, Истамбул зиратында җирләнгән Түнтәрнең Шәмсетдин хәзрәте Мөхәммәтнәҗипнең әтисе була инде.

Мөхәммәтгали ишан турында да берничә генә искәрмә. Түнтәрдә туган, Түнтәр мәдрәсәсендә белем алгач, Бохарада 10 ел укып, тагын 4 ел дәвамында Әфганстанда, Һиндстанда, Тибетта шул чорның күренекле дин эшлеклеләре кул астында стажировка үткән, ишан дәрәҗәсе алып, указлы мулла буларак, туган авылына кайткан. Шиһабетдин Мәрҗани, Гаяз Исхакый аның турында бик җылы мәгълүматлар язып калдырганнар. Мөхәммәтгали ишан баҗасы — Карадуган мулласы Мифтахетдинның бер баласын уллыкка алып үстергән. Закир шул була инде. Түнтәрдә өйләндереп, бик яхшы йорт салып биргән. Бөтен гомерен диярлек Хаҗ сәфәренә багышлаган Закир абзый Мифтахетдинов улы Әмингә үзенең 16 буынлык шәҗәрәсен сөйләп калдырган. Уналтынчы буынында Йосыф булуын әйткән. Балаларының фамилияләрен дә документларда Йосыповлар дип яздырган. Әмин ага 16 буын шәҗәрәсен балаларына телдән сөйли торган була. Кызганычка каршы язып алынган мәгълүматлар юк.

Карадугандагы “Себер тракты” музее директоры Бакый ага Зыятдинов архивлардан Карадуганда яшәгән кешеләрнең “Ревизская сказка” исемлекләрен алдырды. Ул язмалардан күренгәнчә, Мифтахетдин ага 1858 елда, аның әтисе Хәсән 1834 елда, Хәсәннең әтисе Гали 1810 елда туганлыгы ачыклана. Шунысы кызык, Галинең фамилиясе Йосыпов дип язылган булса да, әтисе Йосыф дип күрсәтелмәгән. Октябрь революциясенә кадәр бары тик аерым дәрәҗәгә ия булган шәхесләр яки банкта исәп-хисап счетлары булган сәүдәгәр балалары гына әти фамилиясен дәвам иткәннәр. Гади халыкның фамилиясе әтисе исеменнән алып язылган. Мифтахетдин улы Минһаҗетдин шәҗәрәсен дә Йосыфка кадәр дәвам итәрлек документлар булмады. Шунысы билгеле Мифтахетдиннең икенче улы Минһаҗетдин да Карадуганда мулла булып торган. Әмма рәхимсез совет чорларына эләгеп, репрессиягә дучар булган, авылда тамырлары калмаган. Моннан берничә еллар элек Минһаҗетдинның улы Шәриптән туган кызы Гөлнур ханым Карадуганга чыбык очларын барларга кайтты. Ул да әтисе фамилиясен Йосыпованы саклаган. Гөлнур ханым Уфа шәһәрендә яши, алар 6 бала үскәннәр. Минһаҗетдинның да балалары күп булган. Алар да Йосыпов фамилиясен йөрткәннәр. Йосыповлар династиясенең зур булуы, дәрәҗәле урыннарда эшләүләре турында сөйләгән ул. Карадугандагы Минһаҗетдин нәселе Йосыповлары да, Түнтәрдәге Мифтахетдин нәселе Йосыповлары да хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләренә таралган.

Әлеге Йосыповларның Йосыф морза нәселеннән булу ихтималлыгы турында тагын ике таяну ноктасы бар. Беренчесе: 2006 елда “Сөембикә” журналы оештырган “Батулла бәйгесе”ндә миңа җиңү ялтырады. Шул уңайдан “Сөембикә”нең затлы юбилей кичәсендә, юбилейга багышлап журнал редакциясе оештырган “Сөембикә-Ханбикә” темасы буенча фәнни-практик конференциядә дә катнашу насыйп булды. Сөембикә турында киң тарихи эзләнүләр алып барган, Сөембикәгә багышлап романнар иҗат иткән татар халкының мөхтәрәм язучылары Рабит Батулла һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин белән бер өстәл артына утырып әңгәмә кору бәхетенә ирештем. Мин аларга үземнең күптән җавап алырга теләгән соравымны бирдем:

— Явыз Иван Казанны алганда казанлылырга ярдәмгә Йосыф морза үзенең гаскәре белән килгән. Шушы канкойгыч сугыш хәрәкәтләре вакытында Йосыф морзаның бер улы үзенең гаскәре белән мари урманнары ягына кереп калган дигән тарихи хәбәрләр бар. Сез бу мәгълүматларга ничек карыйсыз?

Мин соравыма бик тә уңай җавап алдым. Йосыф морзаның 7 улы булган. Бер улының чыннан да бу якларда калу ихтималы зур икән. Ул Юныс исемле улы булырга тиеш диделәр. Дөрес, Юныс урыс дәүләтеннән титуллар дауламаган. Йосыфның Ил исемле улының русларда кенәз Йосыповлар нәселен дәвам иткәнлекләре билгеле. Йосыфның икенче туганы Исмәгыйльдән туган Мөхәммәт балалары кенәз Урусовлар династиясен барлыкка китергән.

Ә Юныс династиясе кайда? Мифтахетдин һәм Минһаҗетдин юнәлешендә түгелме? Юныс яшеренеп калган мари урманнары Әтнә, Арча якларында бит! Хәзер алдарак искә алынган икенче таяну ноктасына кайтыйк. Моннан берничә еллар элек Арчаның эшмәкәр егетләре “Серебрянная” исеме белән шифалы суны сәүдә нокталарына чыгардылар. Көмеш тозлары эрегән әлеге суны күпләр яратып эчә. Бу суны эшмәкәр егетләр Арча районына кергән Хотня дигән авылда корылган скважинадан алалар. Сулы шешәнең этикеткасына мондый мәгълүмат язылган: “Әлеге су чыганагына XIX гасыр башында рус алпавыты Перцов нигез салган...” Бу мәгълүматның хакыйкатькә туры килмәве хакында Балтачның танылган журналисты Рәфыйк Шәрәфиев матбугатта да хәбәр салды. Хотня авылы Шәрәфиев яшәгән Карадуганга ызандаш кына диярлек. Шифалы Хотня суы турында менә нинди риваять бар икән. XIX гасыр башында рус алпавыты Перцовка Хотня җирләре бирелгәч, алпавыт шактый киңәеп яши башлаган. Әмма ул зур борчуда булган. Сөекле кызы ниндидер авырудан тазара алмаган. Күп төрле духтырларга күрсәткәннәр. Күрәзәчеләргә йөрткәннәр. Алпавытка бер күрәзәче болай дигән: “Сез яшәгән урында изге кешеләр яшәгән. Анда изге су чыганагы булган. Сез аны күмдергәнсез. Чыганакны ачыгыз, яңартыгыз. Кызыгызга шул суны эчертеп дәвалагыз”. Алпавыт шулай эшләгән. Кызы тазарган. Димәк, шифалы су чыганагы Перцовка кадәр үк булган. Кем булган соң ул бу төбәктә яшәгән изге кеше? Йосыф морзаның улы Юныс яки аның берәр дәвамчысы түгелме? Бу сорау бүгенгәчә ачык кала.

Без исә үзебезнең Йосыповларны Сөембикәнең әтисе Йосыф морза нәселен турыдан туры дәвам итүчеләр дигән фаразда калабыз. Я, моннан кемгә зыян? Бәлки бу фараз хакыйкатьтер. Бәлки киләчәктә кемнәрдер бу хакыйкатьнең очына чыгар.

2007.



Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   7   8   9   10   11   12   13   14   15




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет