Түнтәр-Бөгелмә җепләре
Исәнмесез, Әнәс Гарипович!
Сезгә олы ихтирам белән Түнтәрдән Рәфхәт Зарипов яза. Минем Сезгә бер үтенечем бар. Без Түнтәр авылы тарихын туплыйбыз. Ул тарих күпмедер дәрәҗәдә Бөгелмә шәһәре белән дә килеп тоташа икән. Бөгелмә тарихын өйрәнүчеләр бардыр. Сез аларны беләсездер. Шул белгән кешеләр аша Түнтәргә бәйләнешле түбәндәге материалларны тупларга ярдәм итә алмассызмы икән? Бәлки нәрсә дә булса ачыкларга, расларга яки кире кагарга мөмкин булыр.
Революциягә кадәр Түнтәрнең Хәкимовлар фамилиясе белән эре сәүдәгәрләре булган: Хәкимов Габделлатыйф (Абдуллатыйф) 1858 елларда Түнтәрдә туган. Малмыжда, Уфада, Оренбургта, Бөгелмәдә кибетләр тоткан. Бөгелмәдә 1918 елда аның мөлкәтен конфисковать иткәннәр. Алмагач төбеннән шактый күләмдә алтынын табып алганнар. Үзен Себергә озатканнар. Аның йортында (ул Хәкимов йорты дип аталган подвалы белән 3 катлы агач йорт) шактый еллар дәвамында милиция идарәсе булып хезмәт иткән. Бу йорт хәзер исәнме, юкмы? Аның турында белүчеләр бармы? Бөгелмәдән ерак түгел аның урманы да булган. Соңгы елларга кадәр аны Хәкимов урманы дип йөрткәннәр.
Миндәге мәгълүматлар буенча, дөресме, юкмы? ачыкланмаган, Габделлатыйф абзый Дума члены да булган, имеш? Уфада зур булмаган шәхси армиясе дә булган, имеш. Бу фактны раслаучы материал юк. Бөгелмәдә аның улы сәүдәгәр Хәкимов Шакир яшәгән һәм сәүдә иткән. Түнтәрдә Шакир бай 1905 елда мәдрәсә өчен ак таштан бина да салдырган. Түнтәрдә Хәкимовларның бер энеләре Мөхәммәтгали кибет тоткан. Ул шактый гына эчәргә яраткан һәм бавыр циррозы белән революциягә кадәр үк үлгән. Аның улы Вәли абзый революциягә кадәр булса кирәк, беркадәр вакыт Бөгелмәгә барып, анда яшәгән. Вәли абзый 90 яшендә моннан 10 еллар чамасы элек вафат булган.
Габделлатыйф абзый үз чорында Хаҗга барган. Аның турында Риза Фәхретдин Уфада яшәгәндә Габделлатыйф хаҗи дип, аның шәҗәрәсен төзеп калдырган. Ул документ Санкт-Петербургта Көнчыгыш телләр институты мирасханәсендә саклана.
Габделлатыйф абзыйның миндәге мәгълүматлар буенча ике улы, бер кызы булган. Бәлки артыграктадыр. Уллары шулай ук сәүдә эшендә булганнар. Габделлатыйф Хәкимов Уфада яшәп, эре сәүдәгәр булып, миллионер буларак танылган һәм XX йөз башында атаклы “Хөсәения” мәдрәсе ачкан Әхмәт бай Хөсәенов һәм аның туганнары белән дә элемтәдә торган.
Революциядән соң Шакир абыйның кызы, исемен белмим, Бөгелмәдә яшәгән. Хәзер исән түгелдер инде. Бәлки аның турында да мәгълүматлар бардыр.
“Гомеремнең ун көне” исемле китабында язучы Айдар Хәлим Габделлатыйф Хәкимовның үз чорында татар мәдрәсәләренә ярдәм иткән дип язган.
Гомумән, югарыда язылганнарны раслапмы, кире кагыпмы, тагын нәрсәләр өстәп нинди мәгълүматлар туплап була?
Нинди дә булса өстәмә материал табып булса, яхшы булыр иде.
Ихтирам белән, Рәфхәт Зарипов.
16 гныйнвар 2002 ел.
Әнәс Ибраһимовның җавап хаты
Исәнмесез, хөрмәтле Рәфхәт Шәкүрович!
Сезгә бу хатны Бөгелмәдән Ибраһимовлар яза. Хәзергә безгә билгеле булган мәгълүматлар түбәндәгечә.
XX гасыр башында Бөгелмәдә 90 сәүдә йорты булган. Хәкимов Шакир шәһәрдә иң бай сәүдәгәр саналган. Ул мануфактура белән сату иткән. (Крайны өйрәнү музее материалларында шулай язылган.) Миллионер Хәкимов гаиләсе белән хәзерге Муса Җәлил урамындагы агач йортта яшәгән. Сез язган “подвалы белән 3 катлы агач йорт” шул инде. Гражданнар сугышы елларында монда коммунистлар клубы урнашкан, 1918 елның ноябрендә РКП(б)ның беренче өяз комитеты сайланган. Ул вакытта Хәкимов йорты урнашкан урам Бугуруслан урамы дип йөртелгән. Шактый еллар инде бу йортта аяк киемнәре тегә һәм ремонтлый торган зур булмаган фабрика эшли.
Шәһәр үзәгендәге мәйданда гасырларга дип салынган, аерым бер архитектура стилендә төзелгән матур бина бар. Ул Хәкимовның кибете булган дип сөйлиләр. Бу бинада хәзерге вакытта ремонт бара. Эчендә ремонт эшләре беткәч, анда татар мәдәният үзәге булачак. Моңарчы озак еллар ул “Заря” кинотеатры булып торды. Әлеге бина Бөгелмәнең символы булып тора дисәң дә ялгыш булмас. “Бугульминская газета”ның эмблемасы — нәкъ менә шушы бинаның силуэты.
Габделлатыйф абзый турында хәзергә мәгълүматлар таба алмадык. Врач кызы турында Бөгелмә сәламәтлек саклау идарәсенең кадрлар бүлегенә кереп, архивтагы документлар турында сорашкан идек, ни исеме, ни фамилиясе, ни кайсы еллар икәнен белмәгән килеш, бернинди җавап бирә алмыйбыз диделәр. Шулай да, интернеттан бер материал таптык. Сезгә җибәрәбез. Ул Уфадагы “купец Абдуллатиф Хакимов” төзеткән мәчет турында.
Бөгелмәдән ерак түгел аның 60 га урманы булган, дип язгансыз. Әйе, ул урман хәзер шәһәр читендә үк. Аны хәзер дә “Хәкимов урманы” дип йөртәләр. Янындагы күл “Хакимовский водоем” яки “Хәкимов күле” дип йөртелә.
Сез Габделлатыйф абзыйны Бөгелмәдә яшәгән, ә Шакир бай — Оренбургта, дип уйлыйсыз кебек. Бәлки аларның йортлары Бөгелмәдә дә, Уфада да, Оренбургта да булгандыр. Кирәк вакытта алар теләгән шәһәргә күчен яши алганнардыр дип уйлыйбыз.
Бөгелмәдә яшәгән кайбер олы кешеләр белән сөйләшеп, сорашып карадык. 1947 елдан бирле Бөгелмәдә яшәүче Гариф абзый Тимбаков болай дип сөйләде:
— Хәкимовлар сезнең яклардан түгелдер, мин аларны Уфадан дип беләм. Ишетүем буенча, аларның әти-әниләре Уфадан килеп йөри торган булганнар. Бер килүләрендә, улларының мөлкәтен (өйләрен, кибетләрен һ.б.) карап йөргәннән соң, “Бу улыбызның байлыгы башка балаларымның байлыгына караганда бигрәк аз инде” дип көенгәннәр, имеш... Бөгелмәдәге беренче электр станциясе дә (мазут белән “тыр-тыр” итеп эшли торган) шул Хәкимовныкы булган. Мин үзем машинист булып эшләдем әле ул станциядә... Мөлкәтен конфисковать итеп, үзен Себергә җибәрергә дигән карардан соң, Ленинның үзеннән хәбәр килгән, имеш. Хәкимовка тимәскә, ул безнең Кызыл армия отрядларын ашатып торды дип. Ә Хәкимов бу хәбәр килгәнче, поездда Уфа ягына чыгып киткән һәм бер вагонның туалетына кереп асылынып үлгән, имеш... Аның бер авыру улы булган, аны дәваларга ул чит илләргә — Франциягә, Германиягә — баргалаган дип сөйлиләр иде.
Рәфхәт Шәкүрович! Бу тарих безнең өчен дә кызыклы. Хәкимовларның чыннан да Түнтәрдән икәнен раслаучы дәлилләр бармы? Аларның язмышы турында тагын материаллар табылмадымы? Тарихи материаллар өйрәнүне, туплауны дәвам итәрбез һәм Сезнең белән хәбәрләшеп торырбыз дип уйлыйбыз.
Сау булыгыз. Изге эшегездә Сезгә зур уңышлар теләп калабыз. Сәлам белән Фәния һәм Әнәс Ибраһимовлар.
4 апрель 2002 ел.
Ибраһимовлар тарафыннан Интернеттан алынган хәбәр:
“Дүртенче җәмигъ мәчет. Уфа шәһәренең икенче участогында Бекетов урамында (хәзерге Социалистик урамы) шул төбәктә яшәүче мөселманнар тарафыннан 1904 елда Уфа губерна идарәсенә 4-җәмигъ мәчете төзергә рөхсәт сорап үтенеч белән мөрәҗәгать ителә.
1906 елның 17 мартында идарәнең ?114 карары белән төзелеш алып барырга рөхсәт бирелә.
Мәчет Бекетов урамында үз йорты белән яшәүче Уфа сәүдәгәре Абделлатыйф Хәкимов акчасына төзелә. Мәчетнең төзелеш сызымы 1906 елның сентябрендә тикшерелә һәм раслана. Бина таштан төзелә, ике катлы һәм ике манаралы була.
Мәчетнең имам хатыйбы булып, моңарчы Бөгелмә өязе Каратай волосте Зәй-Каратай авылының җәмигъ мәчетендә имам хатыб вазифасын башкарган Мөхәммәтһади Фәхретдинов раслана, ә мәэзин вазифасын башкорт Төхфәтулла Корбанов кабул итеп ала.
190? елның 19 октябрендә метрикә кенәгәсендә имам хатыйб тарафыннан мәчеткә йөрүчеләр исәпкә алынган. Бекетов урамындагы үзенең биләмәләрен Хәкимов Оренбургтагы мөселман дини җәмгыятенә (духовному собранию) бүләк иткән. Уфа мөселман җәмгыятенең бөтен кирәк-яракларын йөрәгенә кабул итеп алып, ярдәм итү хезмәтләре өчен җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр А.Хәкимовка Уфа шәһәренең Почетлы гражданины исемен бирдерү артыннан йөргәннәр.
1930 елның 9 февралендә БашЦИК тарафыннан “Уфа шәһәрендәге Хәкимов мәчетен ябу турында” карар кабул итә. Мәчет бинасы Уфа шәһәр советы карамагына мәктәп итеп файдалану өчен дип тапшырыла. Шулай булуга карамастан, мәчет бинасында мәктәп эшләп китә алмый. 1930 елның 9 сентябрендәге карар нигезендә мәчет бинасы Башкортстан хезмәт Халык Комиссариатының “меңчеләр курслары” өчен дип бирелә. 1934 елда мәчет бинасы 8 март исемен йөртүче фабрикага клуб өчен бирелә. Соңгы елларда анда “Башэнерго”ның диспетчерлык идарәсе эшли. 1991 елда Хәкимов мәчете бинасы яңадан мөселман дин тотучыларына кайтарылып бирелә.”
“Бугульминская газета”ның “Живая связь времен” исемле Владимир Изергин мәкаләсеннән. (27.08.1996)
“1910 ел. Бер класслы рус-татар училищесе ачыла. 1907 елның 1 ноябрендәге кагыйдәләр җирле татарлар күңеленә бик хуш килде, — дип яза ул чордагы журнал. — Ш.Л.Хәкимовның материаль һәм мораль эчкерсез ярдәме белән Бөгелмәдә рус-татар мәктәбе ачыла. Бу мәктәп җирле мәчетнең ишек алдындагы бер бинасында (флигель) була. Мәктәп җирле мөселманнар хисабына тотылган дип саналса да, чынлыкта мәктәпнең бөтен чыгымнарын сәүдәгәр Хәкимов үз өстенә ала.” Шуны да өстәргә кирәк, мәктәп ул заман өчен кирәкле җиһазлар белән дә тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән була. Укытучы итеп русча һәм татарча яхшы белгән тиешле имтихан тапшырган, белемле яшь укытучы чакырыла. Беренче дәресләр бер группадан торып, 1909 елның 1 ноябрендә башлана. Һәм болай дәвам итә: төшкә кадәр мөсеман дин укуы һәм татар грамотасы, төштән соң рус теле, хисап һәм русча язу. Дәресләр бик уңыш белән баралар.”
Ибраһимовларга икенче хат
Исәнмесез! Хөрмәтле Әнәс Гарипович һәм Фәния ханым!
Сезнең миллионер Хәкимовлар турында язган җавап хатыгызны алдым. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт! Сез бик күп мәгълүмат туплагансыз. Ул мәгълүматлар безнең өчен бик кадерле. Миндәге мәгълүматларның да күбесе расланмаган, телдән тупланган материал дип алдагы хатта әйтеп үткән идем. Хәзер Сезнең материаллар белән танышкач һәм бу материалларны чагыштыргач, күпмедер ачыклаулар да кертергә мөмкин.
Сез үзегезнең хатыгызда “бу материаллар безнең өчен дә кызыклы” дип язганлыктан, мин сезне үземдә булган материаллар белән киңрәк таныштырып үтмәкче булам
Түнтәр Хәкимовларның Уфа-Оренбург якларында эре сәүдәгәр булуы турында авыл халкы күптән сөйли иде. Түнтәрнең мәктәптән түбән чишмә өстендәге кызыл кирпечтән булган иске кибет бинасы Хәкимовлар кибете икәне электән билгеле. Мәдрәсәнең иске таш бинасының да Шакир бай 1905 елда төзеткән булуы турында Рәкыйп абый 1967 елда туплаган авыл тарихына кагылган материалда әйтелә. Шакир байның Хәкимовлар нәселеннән икәнлеге турында мин үткән ел гына белдем.
Сезнең тапкан материаллардан бик ачык күренә. Шакир бай Латыйф абзыйның улы булырга тиеш. Безнең авылда Габделлатыйф абзыйны гел Латыйф абзый дип йөрткәннәр. Шуңа күрә алга таба, аның турында сөйләгәндә, мин дә Латыйф абзый дип язам. Владимир Изергинның “Бугульминская газета”да басылган “Живая связь времен” исемле мәкаләсе дә шуны раслый. Анда Шакир бай турында Ш.Л.Хәкимов диелгән. Л. дигәне Латыйф абзый улы дигәнне аңлата. Шул ук газетаның “В начале века” дигән Л.Кострикова язмасында да “Бөгелмә байлары: Хәкимовлар, Орловлар, Латыповлар” дип күрсәтелгән. Монда язылган “Латыповлар” дигәне Латыйф абзый исеме булырга тиеш дип уйлыйм. Тарихта, журналистикада исемнең фамилиягә, фамилиянең исемгә әйләнүе ерак түгел. Быел февраль аенда гына да “Татарстан яшьләре” газетасы “Минтимер Шәймиев Бөгелмәнең 220 еллык юбилеена килгәч, 1903 елда Бөгелмә үзәгендә Хәким бай төзеткән бинаны, архитектура истәлеге буларак, саклап калырга кирәк дип әйтте” дип язган иде. Монда инде “Хәкимов бай” “Хәким бай”га әйләнгән.
Вильсур Галиев истәлекләре
Бүгенге көндә Казанда пенсионер Вилсур абый Галиев яши. Үткән ел аны эзләп тапкач, (аның әтисе Вәли абый исемле була), ул миңа Бөгелмә хакында һәм Шакир байның Латыйф абзыйның энесе дигән мәгълүмат бирде (улы була ул — Р.З.). Үзенең бабасы Мөхәммәтгали Латыйф абзыйның энесе булып, Түнтәрдә яшәгәнен әйтте. Кем белә, бәлки, Мөхәммәтгали дә Латыйф абзыйның энесе түгел, ә бер улы булуы мөмкин. Вилсур абый сөйләгәнчә, бабасы Мөхәммәтгали 42 яшендә Түнтәрдә бавыр циррозыннан үлә. Хатыны Гаффәбану (1870-1945) өч бала белән тол кала: олы улы Вәли (1896-1990), аннан соңгы улы Садыйк һәм кызы Зәйнәп. Гаффәбану апа Нәфыйк исемле Түнтәр кешесенә кияүгә чыга. Нәфыйк абзый 1930 елдан алып Мари-Эл республикасындагы Түнтәр Пүчинкәсе авылында яши. Вәли, җиткән егет, Бөгелмәгә китә, анда эшли. 1918 елда Хәкимовлар сөрелгәч, Вәли Донбасска ычкына, шахтерга әйләнә. Шактый еллар анда яшәп, бай нәселе эзен югалта, эшче пролетариат була. Өйләнә. 1934 елларда Балтачка кайта, авылларда укытучы, Балтачта деткомиссия рәисе, берара, 1936 елларда, Балтачның культура бүлеге мөдире дә була. Аннары Сәяр труппасында җырлап йөри. Фатыйма Ильская, Вера Минкина белән бергә эшли. Фатыйма Ильская, Вәли дә беренче тапкыр сәхнәгә бергә менәләр. Вәли абый 94 яшендә дә җырлап, гармунда уйнап кешеләрне таң калдыра. Пианинода да оста уйный. Хатыны Мәхмүдә Сөләйманова Пенза мишәре. Балалары: Әнвәр — 1923, Тәлгать — 1925, 2 кыз, Вилсур — 1930, Равил — 1932 елларда туган. Балтач редакциясендә Вәли абыйның кайсыдыр туганы — Оркыя апа — шактый еллар Балтачта редакциядә эшләгән. Вәли абый умартачы, бакчачы, мич чыгаручы була, үләннәр белән дәвалый, аракы эчми, тәмәке тартмый, намазын калдырмый. 1939-40 елларда Биектауда яши. Сугыш елларында хәрби складларда мөдир булып эшли.
Вилсур Армиядән кайткач, Казанга урнаша. Ул да сәнгатькә гашыйк була, гармунын армиядә дә калдырмый. Казанга кайткач, 1955 елда ипи ташучы полуторкада эшли. Ул чорда Казанда автомобильләр санаулы гына була. Армиядә 1-2 класс шоферлыкка права алган була. Аннары Совнаркомга кайткан беренче ЗИЛ машинасына утыра, түрәләрне йөртә: Шмаров, Министрлар советы рәисе Соколов, Шохин — шул чор җитәкчеләре. Вилсур балалары: Зөхрә, Илмира (җырчы, композитор), энергетика институтын бетереп эшлиләр.
Вилсур 22 ел дәвамында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында сольныйда, хорда җырлый. Фәхри Насретдинов, Азат Аббасов, Мөнирә Булатова, Мөнирә Шәриповалар белән эшли Вилсур берүк вакытта шунда ук администратор да була. Дәрәҗәле исемнәре булмаганлыктан, хезмәт хакы 80-100 сумнан артмый. Шуңа күрә шул ук 1960-82 елларда, җәй көннәрендә Казанда таксист булып та эшләп ала.
1980 елларда Вәли абыйны Вилсур Түнтәргә дә алып кайта. Вәли абый иске кибет ишек алдына килеп, әтисе нигезендә дога кыла. Аннары безгә чәй эчәргә керә. Бик җор телле икәнлеге хәтердә: Тукай шигырьләрен дә сөйләп, җырлап та алды. Вәли абый минем әнинең әтисе Гариф белән Вәли абыйның әнисе кияүгә чыккан Нәфыйк бабай бертуган булалар.
Бөгелмәдә “алмагач төбендә Хәкимовларның алтыннарын табалар” дигән сүз, әтисе Вәли абыйның улы Вилсурга сөйләгән сүзләре.
Бөгелмәдә яшәгән Гариф абый Тимбаковның сезгә болай дип сөйләвен язасыз: “Шакир байның әтиләре Уфадан килеп йөргәннәр. Бер килүләрендә бу улыбызның мал-мөлкәте башка балаларыбызның мал-мөлкәте белән чагыштырганда бигрәк аз инде” дип көенгәннәр, имеш. Шушыңа ошашлы әйтемне Түнтәр кешеләре дә сөйли. Мостафин Рәфхәт абый болай диде: “Латыйф абзый бер улымның мал-мөлкәте бик аз, кибетләре бер генә квартал дип әйткән”, имеш. Латыйф абзыйның Гафифәбану исемле сеңелесе Түнтәрдә Габделхаликов Шаһимөхәммәт исемле кешедә кияүдә булган. Ул Корбангалиев Гаянның әтисе Корбангали абзыйның әнисе. Гаян вафат, аның уллары бу турыда белмиләр. Малмыжда 85 яшьлек Бибисара әби яши. Сара әбинең әтисе Вафа исемле булган, Корбангали абзыйның абыйсы. Димәк, Бибисара әби — Латыйф абзыйның сеңлесе Гафифәбануның оныгы.
Бибисара әби истәлекләре
“Минем әтием Сафа һәм аның энеләре Вафа, Садыйк, Корбангали дә Түнтәрдә яшәгәннәр. Тагын бер Латыйфа исемле сеңелләре дә булган. Сафаның кызлары: Фатыйха, Бану, Фатыймабану һәм Бибисара. Фатыймабану апа Түнтәрдә Гайсин Мөхәммәтша дигән кешегә кияүгә чыгып яшәгән. Фатыймабану апа 2000 елда вафат булды.
Латыйф абзый сеңлесе Гафифәгә материаль яктан әллә-ни ярдәм итмәгән. Шулай булса да, аның ике олы улы Сафа белән Вафаны Уфага приказчик итеп эшкә чакырган. Икесе дә берникадәр вакыт Уфада эшләп кайтканнар, әмма әллә-ни майтара алмаганнар. Бибисара әбинең әнисе сөйләвенә караганда икесе дә “Уфага киткәндә аякларына ыштыр чорнап киткәннәр, ыштыр чорнап кайтканнар.” Мин Малмыжда 50 ел яшим инде. Малмыжда революциягә кадәр Латыйф абзыйның энесеме, улымы яшәгән. Һәрхәлдә, улы булырга тиеш. Фазылҗан Хәкимов дип мин аның рухына әле дә дога кылам. Аның турында миңа Исхак абый сөйләде. Исхак абый күптән вафат. Ул Хәкимовларның күршесе булып яшәгән. Сәүдәгәр Фазылҗан Хәкимовның өч катлы агач йорты әле дә исән. Югарыгы ике катын әле дә квартир итеп яшиләр, түбәнге катында тормыйлар, чөнки бик нык тузган. Бу йорт Ленин урамында (үзәк урам), хәзерге Дәүләт банкы каршында урнашкан. Шул ук урамда универмаг каршындагы бер кварталга сузылган борынгы таш кибетләр - барысы да элек Хәкимов кибетләре булган.”
Мөбарәкҗан Галимҗанов истәлекләре
Латыйф абзый революциягә кадәр ел саен бер мәртәбә Түнтәргә кайтып, зәкәт өләшә торган була. Гадәттә ул мануфактура алып кайтып өләшкән. Авыл халкы өчен бик тә кече күңелле булган диләр. Галимҗанов Мөбарәкҗан сөйләве буенча түбәндәге хәл булган. Латыйф абзыйның (бәлки энесе яки улыныңдыр) Түнтәрдәге кибетендә приказчик булып Вәлиулла исемле (Вилсурның әтисе Вәли түгел) Арбор кешесе эшләгән. Вәлиулланы Латыйф абзый башта самавыр кайнатучы малай буларак эшкә кабул иткән була. Авылда шундый хәл була. Берәүнең йорты яна. Ул кеше приказчик Вәлиуллага ярдәм сорап килә. Бәлки бу вакытта Вәлиулла үзе дә сәүдәгәр булып җитешкән булуы бар. Вәлиулла теге абзыйга ярдәм итми. Латыйф абзый Түнтәргә кайткач, теге ярдәм сораучы кеше Латыйф абзыйның үзенә мөрәҗәгать итә. Вәлиулланың ярдәм итмәгәнен дә әйтә. Латыйф абзый Вәлиулланы чакырып алып: “Вәлиулла! Чормага мен дә, фәлән җирдә кыстырган төенчек булыр, шуны алып төш әле,”— ди. Тегесе алып төшә. “Чиш төенчекне,”— ди. Чишә. “Таныйсыңмы?”— ди Латыйф абзый. “Юк,”— ди тегесе. “Бу синең миңа килгәндә кигән киемнәрең иде. Үзеннең кем булганыңны тиз оныткансың,”— дип шелтәли. 1918 елда Вәлиулла абый приказчик булып эшләгән Түнтәр кибете конфискацияләнә, үзе сөргенгә озатыла. Аның йортлары хәзерге вакытта Әхмәдуллина Тәгъзимәләр яшәгән хуҗалыкның бәрәңге бакчасы урынында була. Аның йортын 1930 елларда хәзерге яңа мәчет төзелгән урынга күчереп салалар. Бу кара-каршы ике йорт 1965 елга кадәр китапханә һәм медпункт өчен хезмәт иттеләр.
1911-1912 елларда Түнтәрдә Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан) авыл мулласы һәм мәдрәсә мөдәррисе булганда, Латыйф абзый Түнтәргә кайткан вакытта җомга намазына малайлардан башлап бабайларга кадәр ир-атларны мәчеткә чакыра. Халык мәчеткә сыймый. Ишмөхәммәт хәзрәт Латыйф абзыйга мөрәҗәгать итеп, авылга икенче мәчет салырга ярдәм сорый. Латыйф абзый берсүзсез риза була. Шулай итеп, 1912-14 елларда Түнтәрнең түбәнге мәчете төзелә. Авыл ике мәхәлләгә бүленә. Түбәнге мәчеткә Ишми ишан указ алып кайткан үз улы Нәкыйп мулланы имам итеп куя. Нәкыйп мулла 1932 елга кадәр имам булып тора. Колхозлашу елларында ул да гаиләсе белән авылдан сөрелә. Бина, мәчет буларак, авыл халкына 1940 елга кадәр хезмәт итә. 1944 елда бу бинаны Чепьяга сүтеп алып китеп, район советы башкарма комитеты бинасы итеп коралар. Мәчетнең подвалы 1985 елларга кадәр колхозның бәрәңге саклау урыны булып хезмәт итте. Чепьяга күчерелгән бина Чепья районы Балтачка кушылгач, 1959 елдан 1980 елларга кадәр диярлек Чепья мәктәбенең интернаты хезмәтен үтәде.
Түнтәрнең түбәнге мәчетен чыннан да Габделлатыйф Хәкимов төзетүе турында Мөхәммәтнәҗип Түнтәри үзенең “Түнтәр авылы тарихы” дигән кульязма китабында язып калдырган. (Татарстан Фәннәр академиясе. Фонд 53, тасвирлама 2, саклану берәмлеге 46.) Шушы ук китапта Мөхәммәтнәҗип хәзрәт Түнтәрнең иң эре сәүдәгәрләренең иң беренчесе итеп Хәкимовларны, аннары эре сәүдәгәрләр Радзин һәм Гришин дип күрсәтә. Китапның икенче бер урынында Радзинны булса кирәк, Әҗем Радзый дип искә ала. Бу исемнәр әлегә минем өчен Түнтәр тарихында таныш исемнәр түгел.
Айдар Хәлим китабыннан
Язучы Айдар Хәлимов үзенең “Гомеремнең ун көне” дигән китабында күренекле язучы Гаяз Исхакый язмаларына таянып, Габделлатыйф Хәкимовның татар мәгърифәте өчен бик зур материаль ярдәм күрсәтүе турында яза.:
“Сүзне Гаяз Исхакыйга бирик. Мәскәүдә чыккан “Сүз” газетасының 1916 ел 14,19,2 август саннпарында чыккан мәкаләсендә ул түбәндәгеләрне яза: “Казан газеталары фәүкелгадә (гадәттән тыш) бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Гаделлатыйф хаҗи Хәкимов Казандагы Харитонов матбагасын йөз меңгә сатып алып, шул матбаганы “Өмид” белән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен ширкәт мәйданга китергән. Габделлатыйф хаҗи Уфа җәмгыяте хәйриясенә күптән түгел генә йөз мең сум иганә иткән заттыр. Габделлатыйф хаҗи Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина (хәзер Хәкимовның Уфадагы мәчет һәм мәдрәсә биналарында “Башэнерго” конторасы һәм чукрак балалар интернаты урнашкан. Габделлатыйф хаҗи үзе гаиләсе белән 30 нчы еллар караңгылыгына кереп югала. А.Х.) иткән, бүгенге көндә үз хәрәҗаты (чыгымнары) берлән тәрбия итә торган заттыр . Габделлатыйф хаҗи Русиядә булган һәртөрле изгелек мөәссәсәләренә (оешмаларына) ярдәм итә килгән, үзе ышанган урыннарга малын кызганмый торган юмарт бер карт байдыр . . .”
Йә, хуш. Милләт моны ничегрәк бәяли? Әлбәттә, татарда мондый чакта ниндидер кара көнче ,шымчы һәм сатлык җан калкып чыга. Ни өчен? Шәхси амбиция, мин-минлек безнең төп сыйфатларыбызның берсе булганы, милләт мәнфәгате шәхсән мәнфәгатьтән түбән йөргәне өчен. Исхакийны тыңлыйк: “Габделлатыйф хаҗиның юмартлыгынан, аның үзе инанган һәр эшкә акчасын кызганмавыннан файдаланып, бик күп фасикъ(пычырак) муллалар аның акчасына донос кантурлары ачтылар, халкына хезмәт итә торган яхшы муллаларны, оста мөгаллимнәрне төрмәгә яптырттылар. Себергә җибәрттеләр. Бик күп балаларның гөнаһсыз яшьләрен түктерттеләр. Бик күп гаиләгә Габделлатыйф хаҗиның акчасы берлән бергә гомергә онытылмаслык золымнар ясадылар. Бүгенге көндә Идел буе мөселманнарының баулислар (полиция) шайкасы Габделлатыйф акчасына гөнаһсыз милләт хезмәтчеләрен төрмәдә черетәләр (Татар Шаһгалие безнең милләтнең һәр тарафы, һәр тармагы, хәтта әбдәстханә - әбрәкәй юучылар арасында да бар -А.Х.) Ләкин шул карт хаҗи бабайның шул кадәр һиммәт итүендә... яшьләр ышандымы?.. Бөтен милли, дини теләген мәйданга чыгарып булса да, өч тиенлек бакыр акча сарыф итми. Ул гына да түгел, шул юлда хезмәт итә торганнарны ямьсез күрсәтер өчен гайбәт сата, һәрбер төрле чын хезмәтченең эшеннән, әллә ниләр казынып, чокчынып, гаеп эзли, яшь буын арасында җәмәгать эшләренә битарафлык урынлаштыра, хулиганлык тарата... Казан, мәсәлән; милли әдәбиятны тәрәккыят иттерер өчен идеяле бер ширкәт ясадымы? Башка бер шәһәрдә матбугатны милли юлдан тугры иттереп алып барырлык бер оешма мәйданга китердеме? Идел буеның күп шәһәрләренең берсендә генә булса да милли театрымыз нигез салынырлык бер генә матди хәрәкәт эшләнелдеме? Юк. Ул гына да түгел, башланылган, бер идеягә торгызылган эшләр җимерелделәр, харап булдылар, матди көч юклыгыннан чәчкә ата алмаенча корыдылар, беттеләр...”
Көчле һәм көчсез . Бердәм һәм таркау, дошманыннан түгел, үзеннән куркыныч милләт. Сәер милләт. Бүгенге хәлебез 1916 елдан мең, миллион тапкыр аянычрак бит җәмәгать.”
Китаптан өзек тәмам.
* * *
Анда әйтелгәнчә, Латыйф абзый Уфада үз акчасына мәчет һәм мәдрәсә төзетә. Сез интернеттан алган Латыйф абзыйның ике манаралы 4 нче җәмиг мәчете шул булырга тиеш инде. Мәдрәсә аерым бинада булганмы, әллә шул ук бинадамы, монысы әлегә билгеле түгел. Мәчет бинасының сакланып калуы һәм кабат дин тотучыларга бирелүе күңелле күренеш. Уфадан күп нәрсә ачыклап булыр иде дә. Анда безнең таныш-белешләр юк. Башкортларның архив хезмәткәрләре, шул исәптән Диния Назәрәте дә Татарстаннан килгән хатларга җавап бирергә кирәк тапмыйлар. Айдар Хәлим китабында Габделлатыйф акчасына “чиста булмаган” муллаларның данус кантурлары төзеп, алдынгы карашлы муллаларны сөргенгә җибәрүләре турында да әйтә. Монысы инде Ишмөхәммәт хәзрәткә (Ишми ишанга) һәм аның тарафдарларына карата әйтелгән җөмлә булырга мөмкин. Җәдитчеләргә карата булган шундый ук хәлләр турында Мөхәммәтнәҗип Түнтәри дә алда әйтелгән китабында болай дип яза:
“Мулла булуым бик низаглы булып, бу эшкә Ишмөхәммәд мулла бар көче белән каршы торып, Габделлатыйф Хәкимов һәм авылның башка таза тормышлы вак сатучыларны үзенә ияртеп, безнең яктагы ярлылар белән хилаф бер оешма төзеп, ике елга якын низаг прошенияләр белән эше сузылып, инде эш булмый, дип торганда, бәдбәхет указ дигән афәт килеп, зур мосыйбәт (бәла) булды. Бөтен бәланең башы булган бу указ килсә дә, байтакка тынычлыкны саклап эш кылмый тордым. Мине мулла кылган ярлылар эшләргә күчелеп, мәҗбүр итеп, тарткалашып, ләвазымча (чаралар) керешеп, күңелсез вакыйгалар һаман була килде. Боларнең бер гамәле мин булсам да, бая ә дигәнче бу низаг эченә ихтыярсыз килеп кергән идем.”
Достарыңызбен бөлісу: |