Авыл топономикасын өйрәнәбез



Дата30.06.2016
өлшемі31.42 Kb.
#168273
Варислык” авторлык программасы нигезендә

төзелгән тәрбия сәгате сценариесе.
Тема: Авыл топономикасын өйрәнәбез.
Максат: 1.Авыллар һәм алар тирәсендәге тарихи һәм географик объектларның исемнәренә аңлатма бирү.

2.Балаларда атамаларга карата кызыксыну уяту.



Җиһазлау: фотографияләр, Әлки һәм Атабай-Әнкәбә авылы тарихы кулъязмалары, магнитофон.
Тәрбия сәгатенең барышы:

Тын гына “Әлки авылы” (И. Сабирова сүз. И.Дәүләтшин көе) җыры яңгырый. Җыр тәмамлангач, укытучы балалар белән әңгәмә үткәрә.

Укытучы:

- Балалар, бу җырны ишеткәнегез бар идеме? Ул нәрсәгә багышлана.

Балаларның җавабы:

- Бу җырны бик күп тапкырлар тыңлаганыбыз бар, аны үзебез дә яратып җырлыйбыз, чөнки ул безнең авылыбызга багышланган һәм “Әлки авылы” дип атала.

Укытучы:

-Балалар, мин сезгә үткән атнада авылыбызның исемен кайдан килеп чыкканын белеп килергә кушкан идем. Кайсыгыз әйтеп китә.

(Балаларның күпчелеге авылның атамасының килеп чыгышын белә. Әлки авылының исеме бу җирләргә килеп авылга нигез салган Әлки бабай исеме белән бәйләнгән. Ул уналтынчы гасыр урталарында Үтәш елгасы буена үзенең туганнары белән килеп утыра).

Укытучы:

- Балалар, сез Әлки авылы атамасының килеп чыгышын бик яхшы беләсез икән, ә Атабай-Әнкәбә авылыннан килеп укучы балалар үзләренең авыл исеме турында беләләр микән.

Ул авылдан килгән укучы аңлатма бирә. (Атабай-Әнкәбә авылы исеменең килеп чыгышын төрлечә аңлаталар. Уналтынчы гасыр уртасында Атабай атлы морзага җир бүлеп бирелә. Авыл Коръәндәге Вәнкәб күленә охшаган күл янында урнашкан, шуңа да бу сүз үзгәреп Атабай - Әнкәбә исеме барлыкка килә).

Укытучы:

- Ә хәзер, балалар, Бөек Ватан сугышы ветераны Риза абый Заһретдиновның магнитофон язмасындагы сугыш вакытында Атабай-Әнкәбә авылына багышлап язган шигырен тыңлап үтик (магнитофон язмасы тыңлана).

Укытучы:

- Риза абый шигырендә үзенең авылына карата булган барлык ярату хисләрен күрсәтә, ул шулай ук авыл тирәсендәге тарихи һәм географик объектларның исемнәрен дә сагынуы турында яза. Ә алар арасында ниндиләре генә юк. “Кизләү”, “Каен Үзәк”, “Үзәк чокыры”, “Казан күте”, “Алатыр юлы”. Балалар, аларның да һәрберсенең аңлатмасы бар. Атабай - Әнкәбәдән килгән балалар алдан ук бу исемнәр турында белеп килделәр. Сүзне аларга бирик әле.

Укучылар берәм - берәм һәр атамага аңлатма бирәләр.


  1. “Кизләү” - Әнкәбә күле янында урнашкан кое, суы бик тәмле, халык аннан су ала.

  2. “Каен Үзәк” – Яльчикка бару юлындагы ярларында каен үскән ерым.

  3. “Үзәк чокыры” – Авыл кырларын уртадан кисеп узучы тирән ерым.

  4. “Алатыр юлы” – авыл кырларының иң көньягыннан узучы элеккеге Тәтеш – Алатыр юлы.Ул юлдан бик күп хөкем ителгән кешеләрне Тәтеш пристаненнан Алатырь төрмәсенә илткәннәр.

  5. “Сорка ягы” – Сорка оялары булган калкулык.

Укытучы:

- Ә хәзер без Әлки балалары белән кечкенә генә конкурс үткәреп алабыз. Аның исеме: Авыл топономикасын кем күбрәк белә?

Дәфтәр битләренә атамаларны һәм аларның аңлатмаларын язарга. (Балалар эшләгән вакытта Буа ягына багышланган җыр тыңлана). Укучыларның эшләгән эшләре чагыштырыла һәм нәтиҗә ясала.


  1. “Яхшылар түбәсе” – уналтынчы гасырда дин сугышы булган урын.

  2. “Чияле рәт” – чия һәм башка куаклардан торган әрәмәлек.

  3. “Имәнлек асты” – кайчандыр имән урманы үскән кыр.

  4. “Кизләү чокыры” – Тутай авылы ягыннан төшүче ерым.

  5. “Бакыр базлары” – унсигезенче гасырда бакыр алынган урындагы чокырлар.

  6. “Маллы кизләү”- кайчандыр алтын яшерелгән чишмә.

  7. “Коры елга”- Буа юлы кырындагы балка.

  8. “Гүрестан”- изгеләрнең каберләре сакланган урын.

  9. “Ачы” - әче туфраклы болын.

  10. “Тау асты”- Бола елгасы үзәне.

  11. “Кызыл яр” – Бола елгасының уңъяк биек яры.

  12. “Ташлы рәт”- кайчандыр халык таш алган , буа астында калган ерым.

  13. “Алып бабай тавы” – авылның көнчыгышындагы калкулы урын.

Укытучы:

- Балалар, авылыгыз турында менә никадәр белемегез бар икән. Ләкин конкурста җиңүче була, аны билгеләп китик әле. ( Балалар белән бергәләп җиңүчене билгеләү)

Укытучы: Яшәү өчен безгә көч биргән

Җанга якын газиз урыннар -

Атабай - Әнкәбә, Әлки авыллары



Мәңге минем истән чыкмаслар.

Әйе, балалар, бабаларыбыз авылларыбызга, аның тирә - ягындагы урыннарга бик матур исемнәр тапканнар. Без аларны истә тотарга һәм сакларга бурычлы.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет