Балалар бакчасыныӊ 2012-2013 нче уку елы эшчәнлегенә анализ



Дата15.07.2016
өлшемі54.5 Kb.
#201330
Балалар бакчасыныӊ 2012-2013 нче уку елы эшчәнлегенә анализ
Педагогик коллектив узган 2012-2013 нче уку елында үзенең эшчәнлеген түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтте:

1. Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, физик үсешләрен тәэмин итү, һәрбер баланың уңай эмоциональ халәтен булдыру.

2. Балаларда өлкәннәр хезмәте белән кызыксыну, хезмәт итү теләге, элементар хезмәт эшчәнлеге күнекмәләре тәрбияләү, аларның хезмәт сөючәнлекләрен эзлекле рәвештә үстерү.

3 Балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсенә заман куйган таләпләрне искә алып, гаилә, мәктәп һәм балалар бакчасының тәрбияви көчен берләштереп эшләү.


Беренче бурычны тормышка ашыру өчен балалар бакчасында системалы, максатчан эш алып барылды. Дәвалау профилактикасы (яссытабанлылык, сколиозны кисәтү, профилактик прививкалар, ашауны витаминнар белән баету, тар специалистлар тарафыннан үткәрелгән медосмотр) һәм сәламәтләндерү (иртәнге гимнастика, урамда һәм залда үткәрелгән физкультура шөгыльләре, физкультура шөгыльләре, физкультминуткалар, динамик паузалар, спорт бәйрәмнәре, күңел ачулар, авызны чайкау, йокы сәгатеннән соң урын-җирдә зарядка ясау) эше үткәрелде.

Саф һавада физкультура шөгыльләре, чыныктыру чаралары үткәрү оештырылды.

Ел саен специалистлар тарафыннан үткәрелгән тирәнтен медосмотр баланың сәламәтлегенә тулы диагностика ясарга ярдәм итә. Медосмотр нәтиҗәләре белән әти-әниләр таныштырылды. “Сабантуй”, “Сәламәтлек көне”, “Кышкы спорт” бәйрәме , “Әти-әни һәм мин – спорт гаиләсе” бәйрәмнәре зур әзерлек белән узды. Тәрбиячеләр татар халкының хәрәкәтле уеннарын туплап саф һавада спорт уеннары оештыра, әти-әниләрне дә бу эшкә тарта алды. Балалаларның һәм әти-әниләрнең уртак эшчәнлеген оештыруга алга таба зур игътибар итәргә кирәк. Традиция булып киткән бәйрәмнәрне генә түгел, яңаларын үткәрү өстендә эшләргә кирәк.

Барлык үткәрелгән эш балаларның психикасын һәм нерв системасын саклауга юнәлдерелгән, төркемнәрдә психологик комфорт тудырыла.



  • дәресләр ( 25 минутка кадәр);

  • уен-укыту формасында уздыру;

  • көн дәвамында эшчәнлек төрләндерелә һ.б.

Балаларны сәламәтләндерү һәм чыныктыру мәсьәләләре педагогик киңәшмәдә каралды. Тәрбиячеләр үз эшләре турында тәҗрибә уртаклаштылар.

Җәйге чорда савыктыру һәм профилактика чаралары план нигезендә үткәрелде. Иртән балаларны кабул итү, гимнастика, физкультура күнегүләре, уеннар күпчелек вакытта саф һавада үткәрелде. Чыныктыру өчен кояш ваннасы, аяклар юу, аякларга су кою, һава ваннасы, яшел чирәм өстеннән яланаяк йөрү алым-нары кулланлды. Балаларның ашавын оештырганда күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр бирү, соклар эчертүгә игътибар би-релде. Балалар һәм әти-әниләр өчен спорт бәйрәмнәре, кон-курслар оештырылды. Әти-әниләр өчен консультацияләр үткәрелде даими рзвештә. Сәламәтлек почмагы яңартылып барылды.

Балалар бакчасында ашауны оештыру югары дәрәҗәдә куелган. Ашау нормалары үтәлә.

Еш авыручы балалар саны ел саен кими. Сәламәтлек буенча группа түбәндәгечә: 73 баланың 27 -I , 45- II, 1 –III группа .

Балалар бакчасына тәүге кабат килүче балаларга зур игътибар бирелде. Тәрбиячеләр өчен “Адаптация чорын уздыру” дигән темага консультация уздырылды. Тәрбияче Фатыхова Г.Н.ның эш тәҗрибәсе шунда яктыртылды. Аның балалары балалар бакчасы шартларына тиз ияләште.

Балалар бакчасында балалар травматизмы, инфекцион авырулар һәм ашау белән агулану булмады. Яңа уку елында балаларның сәламәтлеген саклау өстендә эшләүне дәвам итүне планлаштырабыз.

Икенче бурычны чишү эше әти-әниләр, тәрбиячеләр белән берлектә үткәрелде. Шөгыльләрдә, чараларда, экскурсияләрдә балаларның өлкәннәр хезмәте турындагы күзаллаулары киңәйтелде. Балаларда өлкәннәр белән бергәләп төрле эшләр башкарасы килү, үзенең хезмәтенең нәтиҗәсен күрә, аны бәяли белергә өйрәтүгә зур игътибар бирелде. Әти-әниләр өчен “Гаиләдә хезмәт тәрбиясе бирү”дигән темага консультация үткәрелде. “Хезмәт эшчәнлегендә бала шәхесен үстерү” дигән темага педагогик киңәшмә үткәрелде. “Көн дәвамында балалар хезмәтен рациональ оештыру” темага үткәрелгән тематик тикшерү нәтиҗәләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә яхшы шартлар тудырылуын күрсәтте. Тәрбиячеләр балаларның хезмәт эшчәнлеген үстерү өчен дидактик уеннар әзерләделәр. Табигатьтә хезмәткә өйрәтү яшелчә бакчасында, чәчәклекләрдә үткәрелде. Балаларның, әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды.

Безнең максат – баланы мәктәп тормышына әзерләү, мәктәпкә ияләшү авырлыгын бетерү. Уку елы башында мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык планы төзелде. Еллык эш шул план нигезендә алып барылды. Башлангыч класс укытучылары укырга керәчәк баланың тәрбияләнү шартлары, гомуми үсеше белән танышты. Балалар бакчасында үткәргән чараларда, шөгыльләрдә укытучы Габделхакова Һ.М. катнашты.

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хабибуллина В.К. үткәргән ачык шөгыльләр, мәктәп директоры Закирова Л.Х. катнашында үткән әти-әниләр җыелышы матур һәм файдалы узды.

Балаларның мәктәпкә китү буенча әзерлек дәрәҗәсен тәрбиячеләр Хабибуллина В.К., Закирова Ч.Г.тикшерде



Мәктәпкә чыгучы балаларның диагностика нәтиҗәләре




Шөгыльләр.

Югары дәрәҗә

Уртача дәрәҗә

Түбән дәрәҗә

1

Сөйләм үсеше.

78

21

1

2

Төзү.

74

25

1

3

Интелектуаль-эстетик үсеш.

72

26

2

4

Кул хезмәте.

77

20

3

5

Рәсем.

71

28

1

6

Әвәләү.

77

22

1

7

Ябыштыру.

70

29

1

8

Математика.

71

26

3

9

Предметлы тирәлек, иҗтимагый тормыш, экологик тәрбия

69

28

3

10

Сенсорика

82

16

2

Педагик киңәшмә утырышларында диагностика нәтиҗәләре, башлангыч классларда укучы балаларның өлгереше турында отчетлар тыңланды.

Тәрбиячеләр үзләре тәрбия биргән балаларның мәктәптә укуын күзәтә алдылар. “Белем көне”, “Әлифба” бәйрәмендә катнаштылар, ачык дәресләр карадылар. Башлангыч класс укучылары балалар бакчасында концертлар, курчак театры куйдылар.

Бердәм булып эшләү нәтиҗәсендә мәктәптә укучыларыбыз әйбәт укый, өлгермәүчеләр юк, 75 % ы “4” һәм “5” билгеләренә укый. Әти-әниләр, мәктәп укытучылары педагогик коллективның эшеннән канәгать.

Безнең коллектив тәрбия һәм белем бирү эшен камилләштерү, аның эчтәлеген яңарту, баланы шәхес буларак үстерү юнәлешендә әти-әниләр белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын һәрчак истә тотып эшли. Бакчабызда була торган ачык шөгыльләр, бәйрәмнәр алар катнашында узды. Әти-әниләргә педагогик белем бирү максатыннан әти-әниләр җыелышлары җанлы узды, махсус передвижкалар ясалды, стена газеталары чыгарылды, информацион стендлар ясалды. Әти-әниләрнең кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды. Әти-әниләр бүлмәләрне җиһазлауга, өмәләргә, бәйрәмнәргә актив катнаштылар. Һәр төркемнең социаль паспорты төзелде.

Ата-аналар комитеты тарафыннан сәламәтләндерү, тәрбия-укыту эшен һәм ашауны оештыру тикшерелде.

Яңа уку елында да әти-әниләр белән эшне шул тәртиптә алып барырга кирәк.

Балалар бакчасы үзенең эшен “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы” (М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова редакциясендә) нигезендә алып барды. Балаларның программа материалын үзләштерүләрен тикшерү максатыннан елга ике мәртәбә мониторинг уздырылды. Мониторинг нәтиҗәләре нигезендә программаны авыр үзләштерүче балалар белән индивидуаль эш алып барылды. Мониторинг нәтиҗәсе уку елында мәктәпкәчә белем учреждениесенең укыту эшенең сыйфаты уртача булуын күрсәтте.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә һәм юлда үз-үзеңне дөрес тотуга зур игътибар бирелде. Балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр баланың тәрбиялелек дәрәҗәсен һәм кызыксынуын искә алып төрле уеннар, әңгәмәләр, бәйрәмнәр уздырылды. Балалар һәм әти-әниләр катнашында үткәрелгән “Юлларда бул сак!” дигән бәйрәмдә районнан вәкилләр дә катнашты.

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр куйган концерт балалар белән бу максатка ирешү өчен күп эшләнүен күрсәтте. “Алло, без талантлар эзлибез”дигән конкурста зурлар төркеменнән Закиров Сәлим белән Махмутова Гөлназ катнашып, мактау грамотасына ия булды. Алга таба сәләтле балалар белән эшләргә игътибарны арттырасы бар.

Балалар бакчасының педагогик коллективы уку елына куелган бурычларны уңышлы тормышка ашыру өчен тырышып эшли.

Безнең балалар бакчасында 8 педагог эшли, аларның 4 се-югары белемле, 4 се-махсус урта белемле. 1 тәрбияче читтән торып югары белем ала. 6 педагог - 1 квалификацион категорияле.

Рус теленә өйрәтү тәрбиячесе Сәйфелганиева М.А., музыка җитәкчесе Галимуллин И.Р.бу уку елында биләгән вазифасына туры килү буенча аттестация үттеләр.

Барлык педагоглар даими рәвештә квалификация күтәрү курсларына барып үзләренең белемнәрен күтәрәләр. Балалар бакчасы һәм район күләмендә үткәрелгән семинарларда, конкурсларда актив катнашалар.

Тәрбияче Закирова Ч.Г. “Ел тәрбиячесе - 2013” конкурсында катнашып район мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Алдагы уку елында үзебезнең коллективтагы алдынгы тәҗрибәне район һәм республика күләмендә тарату өстендә эшләргә кирәк.



Билгеле бер уңышларыбыз булуга карамастан, киләсе уку елында сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсенә заман куйган таләпләрне искә алып, гаилә , мәктәп һәм балалар бакчасының тәрбияви көчен берләштереп эшләүне дәвам итәчәкбез.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет