Башлангыч сыйныф укытучысы Җәләлова Энҗенең эше.
Көз. Иртә таңнан табигатъ елый да елый. Күк йөзен соры болыт каплаган. Кояшсыз, шыксыз, караңгы көн. Бәгырьләрне өшетеп ,әче җил исә. Кайдадыр еракта, авыл башындагы зират эчендә шомлы итеп козгын кычкыра... Календарь битләрен ачам. 2002 елның 15 октябре. Кара хәрефләр белән “Хәтер көне” дип язылган. Нигә әле бүген ул Хәтер көне? Нигә соң табигать , үзенең ниндидер фаҗигасен , кайгысын исенә төшергән ана сыман, елый да елый? Нәрсә хәтерләргә тиеш соң мин?
Уян, Хәтер! Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар. Уян, Хәтер, уян!...
1552 елның 15 октябре. Әйе, нәкъ 450 ел элек Татар Иленең иң ачы, иң фаҗигале көне булган. Бу каһәрле көндә тоташ бер мәмләкәт – шөһрәте бөтен Шәрекъ дөньясына , бөтен Аурупага барып ирешкән Казан ханлыгы Явыз Иван явы тарафыннан юк ителгән. Ирек сөйгән татар халкын кол хәленә төшергән көн бит бу. Меңнәрчә - меңнәрчә каһарманнар үз илен, телен, динен саклап шәһит киткән көн бу. Татарның шигъри җанлы асыл улы Колшәрифнең, кулына кылыч кысып тоткан хәлдә, Сөембикә манарасына сөялеп җан биргән көне бит бу... Колшәриф! Шагыйрь Колшәриф, әгәр бүген син исән булсаң, нинди хисләр кичерер идең икән?! Уян, Хәтер! Уян! Колшәрифне дә уят! Чү! Кем килә? Кем сез?
Булса да атым – Колшәриф,
Җаным тиң горур ханга!
Илне сатып, кол итмәдем,
Әйләнмәдем хаинга!
Алда 1552 елның 15 октябре.Коточкыч суеш, үтереш. Әнә, инде урыслар Хан сараенда. Утыз меңлек батыр кала сакчыларыннан беркем дә исән калмады. Явыз Иванга сугыштагы кан гына аз. Кара! Казансу елгасын! Кып – кызыл. Кан ул! Ә менә, туралган гәүдәләргә киерелеп баскан адәм – татарны саткан , Казанга кырык меңлек хыянәт явы алып килгән Шаһгали ул.
Ул Шаһгали атлы иде,
Максаты – шаһлык иде!
Кара җаны – тумыштан кол,
Ә үзе сатлык иде.
Батырларча Һәлак булган каһарманнарны да ул саткан.
Казансу елгасы буенда күпме халык. Бу кайсы вакыт икән? Кораллы урыс явы ич бу! Иң алда муенына тәре аскан “АТАКАЙ” тора. Ә нигә халыкны елгага куалар? Әнә, балаларын кысып тоткан аналар, карт – карчыклар инде тездән... билдән... муеннан суда! Әнә, баталар түгелме? Баталар ич, нигә берәү дә кире борылмый? Күпме кеше батып үлде! Бу нинди мәхшәр? Коллыкка калган халыкның хәле яман аның. Көчләп чукындырылган татарны. Икесенең берсе – йә суга батып үләсең, йә чукынасың да динеңне сатасың.
Татар – батыр,горур халык. Әнә, Мишә елгасыбуенда – Җансәет һәм Сарай – батыр, Иделнең уң ягында – Мамыш, Казан тирәсендә - Җангали, Уфа якларында Сәет Ягъфәров, Сөн, Ык елгасы буенда Сәет Батыр, Мамадыш тирәсендә Кирәзмәт Уразов, Чулман аръягында Алдар – Тархан һәм Касыйм Батырлар баш күтәргән. Әнә күпме алар: балта – Батыр, Мәсәгут, Әхмәт – Батыр, Тойка, Уразай, Акай Касыймов, Килмәк Абызов, Әкрәм , Азаматлар...
Бернәрсә күрми
Дөм – сукыр калган.
Әйтер теле юк
Чукыракланган.
Берни ишетми-
Саңгырауланган.
Тешләр теше юк-
Бер аңкау калган.
Бер ял күрмичә,
Йөзе талчыккан.
Гел эшли- эшли,
Бөкресе чыккан.
Узган гомере,
Юкка эзләнеп,
“Бәхет монда!” – дип,
Җиргә тезләнеп
Гариплек түгел
Түгел бу картлык!
Бу – татар, сак бул,
Инде маңкортлык!
Ул көннәрдән соң бик күп сулар акты, бик куп җилләр исте. Ул көннәрдән соң тән яралары да төзәлеп бетте кебек. Тик җан ярасы гына гасырларны узып һаман сыкрый бирә. Йөрәкләрдән һаман кан тама. 450 ел буе шулай. Бөек шәһәр Казанны салганда шәһит киткән әби – бабайларыбызның рухы тынгы бирмиме, әллә җан газабымы, әйтүе авыр.
Инде менә асылыбызга кайтып барабыз кебек. Милли рухыбыз кире үзебезгә кайта кебек. Ләкин авыр шул. Чөнки гасырлар буена безнең татарлыгыбыз бик нык тапталды. Безне көчләп чукындырдылар да , безне кендегебез бәйләнгән җирдән дөнья буйлап кудылар да, мәдәниятыбыз һәм гореф- гадәтләрсез дә калдырырга тырыштылар, ә иҗ авыры – безнең телебезне кисәргә , телебездән мәхрүм итәргә омтылдылар. Я, җир йөзендә шундый җәбер –золымга дучар булган тагын нинди халык бар? Нинди халык тагын туып – үскән җиреннән читтә, җаны – тәне белән шул җирне сагынып яшәргә мәҗбүр?
Татар диделәр, бу исемне яшь балаларны куркыту өчен кулландылар. Ә кемгә зыяны тиде икән бу татарның? Кунакчыл ,ачык йөзле булган бу халык беркайчан да үзе башлап сугыш ачмаган. Ә инде аңа яу белән килсәләр, арысландай сугышкан. Явыз урыс түрәләре моны бик яхшы аңлаган. Көч белән җиңеп булмаячагын нык төшенгән ул. Менә шуңа күрә да татарның үзенә буйсындыруның иң җайлы юлы мәкер һәм хәйлә дип уйлаган. Һәм теләгенә ирешкән. Урыс патшасының ялганына чорналып татар үз татарының башын ашаган. Һәм бүген бу хәйлә үз эшен эшли бирә. Шул вакытлардан калган көнчелек, мәкер – хәйлә дигән вирус бүген татарны бимазалый. Берләшәсе , бер – береңнең хәлен аңлап, иңгә - иң торып , милли рухыбызны , гореф – гадәтләребезне , динебезне һәм телебезне кире кайтарасы урынга,татар бер – берсеннән көлә. Татар татарлыгыннан ваз кичкән.
Әйе, 1552 елны явыз Иван Казанны гына басып алмады, ул татар дигән халыкны татарлыгыннан мәхрүм итте. Кемнәрдер Иван патша Казанны басып алды, татарны дәүләтеннән мәхрүм итте дип кенә сөйләргә ярата. Тик , эш монда шәһәрне, дәүләтне таратуда гына түгел. Ә тирәндәрәк. Шәһәрне җимерсәләр , яңаны төзергә була, дәүләтне дә кире торгызу мөмкин эш. Ә менә рухыңны , эчке дөньяңны җимерсәләр, анысын яңадан тезү мөмкин түгел дәрәҗәсендә эш. Һәм Иван – патша аңа иреште дә, 1552 елда җимерелгән, тапталган татар рухы. , 20 гасыр ахырында, хакыйкатъ , чынбарлык өскә калкып чыккан чорда да төзелә алмый әле. Дөрес, аны төзәтергә омтылучылар юк түгел , бар. Ләкин аның юлларын , ысулларын белмиләр. Менә шуңа да бүген чын милләт – пәрварлар арасында ызгыш – талаш чыга, фикер каршылыгы туа. Кемдер хәтта :” Без соңгы чорда коралга тотынырга әзер “-, ди . Юк, мондый очракларда корал ярдәм итми. Мондый вакытта корал теле белән сөйләшүнең ахыры фаҗига икәнен дөнья тәҗрибәсе раслап күрсәтте инде. Мондый вакытта төп таянар ноктаң акыл булырга тиеш. Кеше акылына, аек акылга таянсак кына без үз теләгебезгә ирешербез, милли рухыбызны кире кайтара алырбыз.
Әйе, бүген яралар сыкрый. Яралардан кан тама. Күңелдә 1552 елның 15 октябреннән калган кайтаваз яңгырый. Ул безне :”Татар халкы, онытма, синең 15 октябрең бар!”
Унбишенче октярбрь-
Хәтер көне.
Татарның :”Мин – татар!” –дип
Әйтер көне.
Нигә, татар, ачынып бер
Кычкырмыйсың?
Татарлыгың акларлык бер
Эш кырмыйсың?
Гел эзлисең ятлар белән
Уртаклыкны...
Куштанлыкмы, әллә соң бу
Куркаклыкмы?
Бу хурлыкка түзә алмый,
Әнә, кара!
Сөембикә манарасы
Авып тора...
Күзләреңне ач!
Хәтереңне уяу тот!...
Достарыңызбен бөлісу: |