судья – хөкемдар, яргулаучы
сумашедший – акылдан язган, җүләрләнгән.
счетчик (электр хисапчысы) – санар
считал лишним – күпсенде, ул мине кунакка чакырырга күпсенде
считал, что места мало – тарсынды
талант – куә, истигдат, кабилият.
телевизор – әбукөзге (Әбүгалисина көзгесе), рәмел (тактасы)
темперамент – гайрәт
терпенье – ткать, түзем, чыдам
традиция – йола, гадәт, гореф-гадәт
толмач – тылмач. Телем ач – объясни, переведи. Телмәч – телчән кеше. Толкователь – тәфсилләп, талкып аңлатучы. Толковый – күп телләр белүче, аңлы кеше. Толкач – тулыкчы, артыннан йөреп мал табучы. Тулык – зиһене тулык, тормышы җитеш кеше, тулы тормышлы кеше
толстая доска – калын такта
тонкая доска – юка такта
толстая женщина – юан хатын.
тонкая нитка – нәзек җеп, нечкә җеп
тонкая талия – нечкә бил
топить – мичкә ягу
топить – суга батыру
траур – матәм
трус – йөртксез бәндә; куркак
тушить – парлау
тушить – сүндерү
умер – үлде, вафат булды, гүр иясе булды, рихләт итте, дәрел бәкадин дәрел фәнага күчте, гүр куйнына кереп ятты
умер –дәрел фәнадин дәрел бәкага күчте
умер – кыйблага карап ятты
умер – җавап бирергә китте
умер – асылына кайтты, туфрактан барлыкка китерелгән иде, туфрагына кайтты
устал – ардым; арылды – моны урысчага төгәл тәрҗемә итеп булмый; ардым булса, устал булыр иде. Ә арылды нәрсә?
уступить (дорогу) – юл сабу, юл кую
утвердить – тәсдыйкъ итү, исбатлау, раслау
уха – балык шулпасы
участок – кишәрлек
хоккей – үдери; шараны (трайны) кәшәкә белән әрле-бирле үдериләп куып йөртү
холостой – бикяр, буш, файдасыз
храбрый человек– йөрәкле адәм
фаил (тамгасардагы сәхифә) – букча, сәхифә
фантастические планы (грезы) – хыялән тәдбир, хыялый тәдбир.
фейсбук – шәхкиш (шәхси кишәрлек), шәхес сәхифәсе
физическое действие – бәдәни гамәл, гимнастика, физик эш
физзарядка – тән язу
фраза (җөмлә өлеше) – тәгъбир
фраза (крылатая) – гыйбарә
чердак – чарлак (очарлак)
чужая страна – горбәт; чит җир, ят ил.
центр – мәркәз, үзәк, урта
церковь – чиркәү
штук – данә
щеголь – ыспай, пөхтә
экземпляр – нөсхә
эра – дәвер
эссе (фр.) – нәсер, тәнкыйть, публицистика жанры, берәр әйбер яки берәр күренеш, табигать манзарасы турында уйланулар
эстафета – ямь чабу. Урта гасырларда ашыгыч хәбәрләр йөртер өчен утыз чакырым саен ямь ойртлары (почта бүлекләре) куелган булган. Ашыгыч хәбәр язылган язуны алып, чапкын атын яндырганчы куган, хәбәр хатын армаган атка атланган җайдак алып, тагын утыз чакырымны тиз арада узган. Бүгенге көнчә әйтсәк, эстафетаны (хәбәр язуын) бер җайдак икенчесенә тапшырган. Шуннан килеп чыга ки – ямь чабу. Ямь ойтрларында арыган юлчы ял итсен өчен кунак йорты булган, ашап-эчәр өчен ашханәсе булган, арыган атларны алмаштырыр өчен армаган атлар булган. Ямь бүлегендә меңләп кеше юлчыларга хезмәт иткән. Ашарга пешерүчләр, мал суючылар, кымыз ясаучылар, урын-җир өчен җавап бирүчеләр. Малларга печән әзерләүчеләр булган урынны “ямь урыны” димичә ни диярсең! Ямь – оазис
эстрада – күтәртмә, сәхнәчек; возвышенность на площади для речей и конңертных программ
юбиляр – бәйрәмдар
юз – тайгалак, тайгак
яблоко раздора – гауга калҗасы, гауга сөяге, җәнҗал алмасы.
ядкәрбаз – музей
ядкәрханә – музей
якшаться – яклашу, якынлашу
ящик – тартма
Сүзләрнең килеп чыгышы һәм ясалу сөреше
сөреш – процесс
фикер сөреше – процесс мышления
Бәрәңге сүзенең килеп чыгышы турында ике фараз бар.
Аның беренчесе дә икенчесе дә урта гасырларга барып тоташа.
Бу якларда игелмәгән җимешкә, бу якларда үсмәгән ризыкка, гадәттә, татарлар бу ризыккa кайсы яктан, кайсы илдән, кайсы халыктан килүенә карап атама биргәннәр. Әйтик, әчтерхан чикләвеген сәүдәгәрләр Идел буендагы халыкларга Әстерханнан алып менеп сата торган булганнар. Бәс, Әстерханнан килгән җимеш булгач, ул “әчтерхан чикләвеге” булырга тиеш, дигәннәрдер. Урысларга ул җимеш Грециядән китерелә торган булган һәм урыслар аңа “грецкий орех” дип исем кушканнар. Әйтик, Төркиядә карабодай игелми, аны Арнауттан (Албаниядән) китертәләр һәм бу орлык “арнаут тарысы” дип атала. Кукуруз Төркиягә Мысырдан китертелгән һәм төрекләр бу ризыкны “мысырбогдай” дип атаганнар. Үз туфракларында үсмәгән, Ауропадан килгән һәр ят үсемлеккә төрекләр миләшне “фрәнк йөземе”, маҗар өреген “френк өреге”, бәрәңгене “фрәнк ер алмасы”, карлыганны “фрәнк йөземе” дип атаганнар.
Әмма бер тәмле ризык (тамыразык) бар, аны күп халыклар бертөрлерәк атый. Үзбәкләр “кәртешкә”, башкортлар “картуп”, урыслар “картофель, картошка”, төрекләр “батат”, чуашлар “җир алмасы” диләр. Ә менә ни өчендер татарлар бу ризыкка үзләренчә, үзенчәлекле атама тапканнар? Бәрәңге! Алдагы фаразга ышансак, таныш булмаган ризыкның исеме каян килгәненә бәйле булган. Урта гасырларда Ауропа илләренең барысы да, түрк-татарлар аңлавынча, “фрәнк” илләре булган. Фрәнк иленнән килгән ризыкны “ферәңге-бәрәңге” дип атаулары бер дә гаҗәп түгел.
Икенче фараз Сигизмунд Герберштейнның “Записки о Московии” китабының 180 битендә язылган. Тәрҗемәченең бутавы аркасындамы, әллә Герберштейнга сөйләгән кешенең ялгышуы сәбәплеме, әллә илче сөйләүчене ялгыш төшенгәнме, Герберштейн “бәрән” сүзе белән “бәрәңге” сүзен дөрес аңламаган һәм ул шулай язып та калдырган. Герберштейнга сөйләүче әйтә, татарлар ниндидер түгәрәк орлыкны җиргә күмәләр дә һәм бу орлык бәрәнгә охшаган җимеш бирә, әнә шул бәрәнне суеп, татарлар тиресен салдырып, башлык итеп кияләр, аның тиресе бөтеркәле була.
Бар бәрәңге, бар бәрән тиресеннән тектергән каракул бүрек.
Күренеп тора ки, тәрҗемәче “бәрән” белән “бәрәңге”не бутый.
Димәк, татарларга бәрәңге уналтынчы гасырда ук барып ирешкән. Московияне бер кырда калдырып, каян килеп чыккан ул бәрәңге бу якларга? Юкса, бәрәңге игү Русиягә Петр патша заманасында гына килеп җитә. Унсигезенче гасырыда гына. Аптыраш!
Ихтимал, Испаниягә алып кайтылган бәрәңге орлыгын сәяхәтчеләр Урта Диңгез буйлап Кара Диңгезгә хәтле алып кайтканнар. Шуннан бәрәңге Идел буйлап менгәндер, һәрхәлә болгарлар бәрәңге белән урыслардан алдарак танышкан.
“Бетте” сүзенең килеп чыгышы – гүзәл бер маҗара. Тугандаш халыкларыбыз “тәмам” дип сөйли-яза. Ә без “тәмам”ны да чит итмибез, “бетте” не дә бик еш кулланабыз.
“Бетелде” (битилде) сүзе кайчандыр “язылды” мәгънәсендә йөргән. Битде – язды, битилде – язылды. Тарихта сакланып калган хатларда, ярлыкларда язмаларның иң азагында “битилде фәлән елның фәлән аеның фәлән көнендә, фәлән –фәлән кеше битди” дип куелган була. Әнә шушы “битди” сүзе “бетте”гә әверелгән. Шулай итеп, “бетте” сүзе “тәмам”ның игзәге булып киткән.
Сүз ясауның иң борынгы шәкеле “ак”, “әк”, “ык” , “ек” кушмчаларының Ана телебез мәйданнында пәйда булуында. Бу кушымчалар исем ясый. Әйтик, көрәгеч җайланманы “көрәгеч” дип атамыйча, бабаларыбыз “көрәк” дип атаган. “геч” кушымчасы кинәт “әк” кушымчасына әверелеп “көрәк” исемен барлыкка китергән.
әрбәлек – түбәсе каплаулы ындыр табагы; кораллар, кирәк-ярак саклана торган урын
бавырсак – чикләвек кадәр вак камырны майда кыздырып, бал белән бутаган чәй ризыгы
бавырсак – ит-бавырны зәйтүн маенда кыздырып пешерелгән бик туклыклы ашамлык
байрак – бай- затлы нәсел билгесе, дәүләт байрагы; әләм, ялау.
бармак
бәләк
беләк
бөкмә(к) – бөреп, бөрмәләп, бөгеп ясалган камыр ризыгы
бөрәк – бөреп эшләнгән ашамлык; пирог
бүрек
иләк – он иләгеч
ишкәк – ишү өчен җайланма
кайрак – кайрагыч
кармак – кармагыч, кармап алучы әсбап
йөрәк – йөртүче; мотор, двигатель
каек – кабык сүзеннән ясалганга охшап тора. Йөзү җайланмасын кабык (тире, агач кайрысы) белән төреп эшләнгән көймә.
каймак – каймаучы, сөт өстен каймалап торучы элпә
кайрак – кайраучы
карак – каранучы
куркак – куркучы
кармак – кармаучы, кармагыч
кисмәк – кисеп ясалган чапчак, тәпән, мичкә
көрәк – көрәгеч
күкрәк – күкрәгеч
күрек – күрәткеч, ут күрәтү өчен җайланма
пешкәк – пешерүче, өлгертүче, май язучы җайланма, кымыз туглаучы әсбап, дөмбе
пычак – печәк, печү, кисү, турау өчен җайланма
санак – санаучы
сәленчәк – сәленеп (асылынып-салынып) торган атынгыч
сәнәк – сәнчегеч, чәнчегеч, чәнечке
себерке – себерге, сепергец, идән-ишегалды себерү коралы
сөрәк (ә) – сөргеч, балык сөзгеч җәтмә
тагарак
таяк – таянып йөрү өчен җаңйланма
тарак – тарагыч, тәрәш, чәчәтараш
терәк – терәгеч
тигәнәк – тикән (дикән) чәнечке
торак – тора торган урын
чәбүрәк – чи бөрәк, пешәр-пешмәс бөрәк
ыргак – ыргып атар өчен кармак кебек җайланма
ярак – ярый торган әйбер, кирәк-ярак; подходящий
ярык –такта ярыгы, ярык табак, ярыктан кергән яктылык
“Ыч” кушымчасы нинди сүзләрне ясаган икән?
аталавыч – май язу дөмбесе, атлан май ясаучы
ачкыч – ачучы
баскыч – басып менәр өчен җайланма
кармавыч – кармаучы, капшаучы
кыргыч – кыручы
кыскыч – кысучы
кылыч (кылучы), кылык (холык)
тарткыч – кул тегермәне
чумыргыч – чүмеч, чумырып алу җайланмасы. Шуннан килеп чыга ки “чумара” сүзе, чумырып акча алу
яргыч – кул тегермәне
януч (янавыч) – чалгы үткенли торган әсбап
пычкы, пычак, печән, печү, бичмән (бизмән) – барысы да “печү-кисү” сүзеннән ясалган
Ясалма сүзләр
Борынгы телебездә дә, бүгенгесендә дә сүз табылмаса, Ана телебез кагыйдәләренә нигезләп, яңа сүзләр, ясалма сүзләр уйлап табарга кирәктер. Мәсәлән, витамин – сихәтин, руль – бормач, отвертка – боргыч. Әйтик, телебездә «каенсар» сүзе бар, ягъни каен сарган, каен каплаган җир. Шуннан эче тулы мәгълүмат булган «компьютер» урынына «тамгасар» сүзен ясап була.
Татар теленең үзгә шивәләре (җирле сөйләмнәре) күп: Казан арты, керәшен, мишәр, Кырым, Себер, типтәр, бараба, нугай... Казан арты сөйләмен татар халкының әдәби теле, дип өйрәтәләр. Менә шушы тел эчендә тагын бер тел яшәгән. Ул Яңа Бистә, Бишбалта, гомумән, Казанда кайчандыр гамәлдә булган һәм әле дә бу телне белүчеләр бар. Тел эчендәге бу телне «жаргон», «арго», «сләң» дип тә атыйлар. Диңгезчеләр сөйләме, караклар сөйләме, хәтта аерым һөнәр ияләренең дә үзара гына аңлаша торган аерым сүзләре, гыйбарәләре була. Татар теле эчендәге тел (Яңа Бистә сөйләменең) тарихы ерактан ук башлана. Казан ханлыгы җимерелгәч, татар халкының буе сындырылгач (буйсындырылгач) та азатлык өчен көрәш туктамый. Баш күтәрүләр, гыйсьян дәвам итә. Татар халкының «настроениесен» алдан белеп тору өчен патша Русиясе яшерен җасуслар, шымчылар. әләкчеләр әзерли, бу шымчылар татарча яхшы белүче урыслар арасыннан да, татарларның үзләре арасыннан да сайлана торган була. Шулай итеп, татарлар арасында җасуслык, шымчылык, әләкчелек тамыр җәя башлый. Әнә шул шымчыларны ялгыш юлдан җибәрү өчен, саклану өчен ватансөярләр үзләре генә аңлый торган аерым сүзләр, гыйбарәләр уйлап табарга мәҗбүр булганнар. Шулай әкрен-әкрен тел эчендә тел барлыкка килгән. Яңгырашы саф татарча булса да, сүзнең эченә салынган мәгънәне бары тик бу эшкә багышланганнар гына аңлый алган. Әйтик, “жандарм, полицейский килә”, дип кычкырсалар, бу бөтен кешегә дә аңлашылыр иде. “Җантимер, тимерҗан” килә диелсә, моны бары тик кирәкле кешеләр генә аңлаган.
Яңа бистә сөйләмендәге телдә ясалган сүзләр үзләренең сурәтлелеге белән таң калдыра. Менә бер сөйләшү үрнәге:
— Мач килдеме?
— Ма-ач!
— Күпме булды?
— Ике куян!
Бусы базар тирәсендәге рәтчеләр (караклар) сөйләшүе. Тәрҗемәсе болай:
— Юлың уңдымы?
— Уңды!
— Күпме урладың?
— Ике капчык он!
Яңа Бистәдә туып-үскән Сибай атлы бер егет сөйли:
— Кичә генә кайтып киләм. Безнең анда караңгы... Каршыга бер рәтче килә. Чаппах теңәр кыптымән. Кәңкәйде. Җәбенә кердем. Пәнҗәкие дә юк, малай. Текесен ал да тай! Икенче көнне тимер юл өстендә берәүне чәнчеп үтергәннәр дип сөйләделәр.
Тәрҗемәсе:
— Кичә караңгыда кайтып килә идем, каршыга бер бандит, кеше талаучы очрады. Пычак белән кададым. Бөгелеп төште. Кесәен актардым. Акчасы юк иде. Сәгатен алып йөгердем.
Яңа Бистә теле гаять бай булган, диләр. Анда гарәп-фарсы, борынгы төрки сүзләр дә бар, уйдырма, ясалма сүзләр дә байтак. Гамәлдә булган сүзләргә бөтенләй башка мәгънә салынганнары да тулып ята. Бу тел хәтта гомум татар теленә дә тәэсир иткән. Шушы сөйләмнән сәмән (акча), сыладым (суктым), әхтәри (уен картасы) кебек сүзләр кереп калган.
Яңа Бистәдә яшәүче татарлар Казанның төрле якларына тарала, шуңа күрә бу тел әкренләп онытылачак, үләчәк. Озын сүзнең кыскасы будыр ки: телчеләр, шивәчеләр, диалектологлар, галимнәр, шәкертләр бу телне өйрәнсеннәр иде, дим. Ни генә булмасын, бу тел халкыбызның, тарихыбызның бер өлеше. Яңа Бистә сөйләмен яхшы белгән кешеләр миңа хат язсыннар иде, күрешеп-сөйләшергә ризалык белдерсеннәр иде. Һәм эш башы итеп мин үзем ишеткән-белгәннәремнән төзегән кыскача сүзлек тәкъдим итәм.
Бүгенге тел Яңа Бистәчә
акча — таш, корт, сәмән
Бер — ияк
Ике — дүкәш
Өч — сикәш
Дүрт — чарки
Биш — пәнҗөки
Алты — чаштыкый
Унбиш — берунпәнҗ
Егерме биш — почмак
Йөз сум — капчык
Мең сум — багана
Урыс — сәк малай
Аракы — утлы су , ябалак шулпасы
Сыра — пирәш
Тәмәке — дохон
Икмәк — мандыра
Авыз — мандыра савыты
Бөртекле чәй — җим
Такта чәй — ләүех
Шикәр — кәнт
Вак шикәр — ком
Ит — таҗи
Казы — таяк
Он — кершән, акшар
Бер капчык ак он куян
Костюм — калып
Кәлүш — бака кашыгы
Эшләпә — камфуркы
Сидек кудыру — сәнҗетү
Пычак — кыпты
Наган — дөмберт
Кесә карагы — рәтче
Милиционер — шухыр, җантимер,
тимерҗан, җантый
чыҗбикә – акчага ирләр күңелен күрүче хатын.
койма санаучы – исерек
Яңа Бистәдәге кайбер кешеләрнең кушаматлары
Иске Исмәгыйль (Бу кеше Яңа Бистә, Бишбалта, Иске Бистә каракларының башлыгы булган. Бервакыт кеше талаучылар атаклы драматург Галиәсгар Камалны чишендерә. Төнге кунактан ялгызы гына кайтып килгәндә Камалга ике иптәше белән Иске очрый. Караклар кыптыларын чыгарып, Камалга чишенергә кушалар. Камал Искене танып ала, Иске дә атаклы драматургны таный, ләкин караклар барыбер Камал аганы чишендерә. Камал эчке ыштаннан гына өенә кайтып керә. Палисәйгә хәбәр ит, ди хатыны. Әмма Камал хәбәр итми. Байтак вакыт узгач, бу хәл онытылды, дигәндә генә Камалның өенә өч егет килеп керә, Камал каракларны таный. Егетләр Камал каршысына тартмалар, кием-салым, эштиблит, өръяңа яңгырлык, җәйге пәлтә чыгарып куялар. Кичер безне, Галисәгар абзый, әгәр дә без сине таламаган булсак, кул китә иде, син иң беренче юлыбызда очрадың, дип Иске Исмәгыйль юлдашлары белән чыгып китә.)
Чыптыбый (чыпта сугып көн күргән кеше).
Кожан (гел иләнгән тиредән үзе теккән яңгырлык киеп йөргән).
Кәҗә Нурый (кәҗә урлап тотылганы өчен).
Абытым Шәүкәт (гел сөрлегеп йөргәненә күрә).
Эштик Мәхмүт (мылтык тотып, Пырхавай заводында каравылда торганда бер шикле кешене штык белән чәнчегән).
Хәзрәт Ибраһим (СССРның Халык артисты Фоат Халитовның атасы, Зәңгәр Мәчет мулласы),
Җиңги Садыйк (Галиасгар Камалның каенатасы, бик вакчыл булганы өчен аңа шул кушаматны такканнар).
Кәләвәче Вәли (хатыны кәләвә пешереп, Вәли базарга алып чыгып сата торган булган).
Күтлин Вәли (йомшак хәрәкәтле, төче телле булганы өчен).
Абла Фәйзерахман (Биектау ягының Абла авылыннан чыккан кеше).
Мәмдәл Сабир (чыгышы Мәмдәлдән).
Пандырашка Зиннәт (курыккан кеше кебек, гел як-ягына карангалап, шикләнеп йөргән кеше).
Мөбтәли Сөләйман (мөтәвәлли сүзен әйтә алмаганына күрә).
Кылтыравык Мөхәммәди (сыек буынлы, калтыравык тавыш белән сөйләшкән).
Чатбаш Мәзин (чатбашындагы мәчет хезмәткәре).
Мыек Шакир (мыегын озын үстереп, колак артына бәйләп йөри торган кеше була).
Къарта Габделхак (башкалар алдында карта ашадым, дип мактанганына күрә, җылкысы түгел, сыеры-кәҗәсе дә булмаган).
Чөгендер Һади (борыны кызыл).
Трамвай Габдрахман (трамвай йөртүче).
Распутин Гаптери (Совет хакимияте урнашкач, Яңа икътисади сәясәт (НЭП) вакытында Урта Азиядән үзбәк түбәтәйләре алып кайтып сату итүче, байтак мал туплагач, аны кулга алалар, йортын алалар, котылыр өчен ул йортын Гаптери исемле адаш дустына яздырган була. Төрмәдә утырып чыккач, Гаптери өенә кайта, теге Гаптери чыкмый. Талаша торгач, хуҗа–Гаптери Распутин–Гаптеригә йортының, малының яртысын бирергә риза була, шуннан соң Гаптеригә «Распутин Гаптри» кушаматы тагыла).
Бабай Исхак (Исхакны атасы унбиш яшендә өйләндерә, Исхакның баласы да уналты яшендә өйләнә, шулай итеп, Исхак утыз яшендә бабай була).
Прикәшшик Сөләйман (сатучы).
Тәтәй Фәйзрахман (фахишә хатыннар янына йөри торган кеше).
Әтәч Фәхри (базардан күп итеп тавык чебиләре алып кайта да, чебиләренең күбесе әтәч булып чыга).
Җантый Габдулла (милиционер).
Аккомасты Хафиз.
Аткүз Галим.
Песи Исхак.
Әч-түч Нәфисә (бу Нәфисә гомере буе ирләр киеме киенеп йөри торган була, тәмәке тарта, аракы эчә торган була).
Алтыбиш Сапый (тилемсәрәк кеше, “биш-алты”, дип сөйләсе урынга “алты-биш сум” дигәненә күрә).
Үз исеме Кадыйр, кушаматы Самавыр ( бу бичара якты чырай күрсәткән бер кешенең өендә берәр чиләк керешле самавырны бер үзе эчеп бетерә торган булган).
Катык Галләм — элек базарларда йомыш үтәргә әзер торучы ярымдивана, ярымэшсезләр була. Бер-бер бай кеше сатучыдан акча түләп әйбер алса, минем өйгә илттереп куйдыр, дип китә. Сатучы әлеге диваналарның берсен чакыра да, әйберне сатып алучы өенә илтергә куша торган була. Әлеге Галләм хәреф-сан танымый торган бичара икән. Ул бары тик кайсы байның кайда торганын, исемен, кушаматын гына белә. Кибетче әйтә моңар: бар, менә бу бер тәпән катыкны Кәләпүшче Гыймайларга илтеп куй, ди. Гаптери тәпәнне баш очына куеп, илтә китә. Элек әйберне кул очыннан ташымаганнар, төенчекне, чиләк-тасны баш очына куеп йөрткәннәр. Бу эшне алар шундый оста башкара торган булганнар, хәтта урыс кунаклары, читтән килгән Европа кешеләре татарларның товарларын баш очына куеп матур-оста йөрткәннәрен карарга базарга төшә торган булганнар. Шулай сызгырып бара икән Гаптери баш өстенә катык тәпәнен куеп, ялгыш абынып китә дә, бер тәпән катык моның өстенә ага, шуннан бирле аны Катык Гаптери дип йөртә башлыйлар.
Бертин Зиннәт (Зиннәт тә дивана, ләкин дивана булса да, эш йөртә белә. Ул каекчы булып, көймәгә кеше утыртып, ишкәк ишеп көн күрә. Шулай бервакыт бер кешене теге як ярга чыгарырга тиеш була бу. Бәһа бер сум көмеш. Пассажирның акчасы туксан тугыз тиен генә була.
— Китер бер тинне! — дип Зиннәт моның якасына ябыша.
Көймә чайкалып, болар икәүләп суга барып төшә. Туксан тугыз тиен дә су төбенә китә. Шуннан соң аның исеме Бертин Зиннәт булып китә).
Камисар Садыйк (үсмер Садыйкны тире сәүдәгәренә ярдәмче итеп куялар, ләкин чытлык Садыйк сәүдә белән кызыксынмый, койма башларыннан йөри, агач ботакларында атына. Сәүдәгәр чытлык Садыйкны циркка илтеп бирә. Садыйк һава гимнасты булып китә. Һавада чакта Садыйк тамашачы өстенә патшага каршы өндәмәләер чәчеп җибәрә. Шулай бер-ике тапкыр кабатлангач, моны кулга алырга жандармнар циркка килә. Садыйк һавада була, жандарымнарны күрә дә бау буйлый югарыга менеп, цирк төнлегннән чыгып кача. Йорт түбәләре буйлап вокзалга хәтле бара. Украинага кача. Озакламый аны Казан больлшевиклары чакыртып кайтара. Ул революция өчен күп батырлыклар эшли. Комиссар дәрәҗәсенә күтәрелә. Аны кулга алалар. Төрмәдән төрмәгә йөреп, Совет хакимите урнашкач кына аны иреккә чыгаралар. Ләкин аның акылына зыян килгән була. Ул күн көртәй киеп, биленә агач кылыч асып, янына үзе ясаган агач алтатар тагып, “мин комиссар!” дип йөри торган булып китә).
Яңа Бистә гадәтләре. Элек арбаны дегет белән түгел, атланмай белән майлый торган булалар. Дегет кыйбатка төшә икән. Бик байлар гына арбаларын дегет белән майлый торган булганнар.
Яңа Бистә урамнарында, ишегалларында йөрүче һөнәрчеләр, сатучыларның өндәү, чакыру сүзләре.
Җимеш сатучы:
— Кара җиләк, җир җиләк — бер чиләк, ал тизрәк! Карлыган да бөрлегән — бер дигән!
Самавыр төзәтүче:
— Сама-вы-ыр-р, самавыр! Эш авыррр, сәмәвы-ыррр, сәмән бирр!
Күмер сатучы:
— Шау күме-ер! Шау кү-ме-ерр! Мичегезгә яксагыз, самавырга салсагыз бәхеткә күмә-әрр!
Пыялачы:
— Пыяла куям! Пыяла куям! Бәһасе бер куян!
Шырданнан килүче катыкчылар:
— Әче катык, төче катык! Салкын катык, чыгыгыз! Утырмагыз катып!
Элек «Пәрәү хәерчеләре» гыйбарәсе булган. Имеш, пәрәүләр бик хәйләкәр булганнар, тәртә башларын яндырып, хәер соранып йөргәннәр:
— Менә, яндык, ярдәм итегез! Менә шушы арбабызны гына уттан алып калалдык! — дип халыкны ышандырыр өчен көйгән тәртә башын күрсәтә торган булганнар.
Самавырчылар, пәрәүләр узгач, хәерчеләр йөри башлый. Скрипкачы сукыр Шәрәф бик уңыш казана торган булган. Ул үзе уйный, үзе җырлый икән. Скрипкасын тез башына куеп уйный икән.
— Тиллим-тиллим, эскрипкә,
Тиллим булса да ярый;
Безгә хатын кирәк түгел,
Кызы булса да ярый, —
кебек шаян такмаклар аның репертуарында бихисап була.
Хәерчеләрдән соң чегәннәр йөри башлый. Чегәннәр кичкә таба йөрергә чыга. Кешеләр эштән кайткач, кер юып ишегалдына чыгарып элгәч, чегән хатыннары өчәүләп керә дә берсе хуҗабикәне күрәзә карыйм, фәлән-төгән, дип алдап тоткарлап тора, ул арада башка чегән хатыннары кибәргә эленгән җәймәләр, күлмәкләр, сөлгеләрне салдырып чыгып китә икән.
Чегәннәрдән соң көнлекчеләр кузгала. Утын кисү, утын яру эшләре эзләүчеләр. Балта-пычкы үзләре белән, чүпрәккә пөхтә итеп төрелгән эш кораллары аларның янында.
Бу мәгълүматларның барысын да мин Әхмәт ага Гыйззәтулла авызыннан язып алдым. Әхмәт ага Яңа Бистәдә туып-үскән. Театр техникумын тәмамлаган, актерлыкка укыган, соңрак ул Камал театрында гомер буе рәссам-бутафор булып эшләде, гаҗәеп оста телле, матур, борынгы җырлар белүче кеше. Язма 1986 елның егерме дүртенче февралендә театр эчендә язылды. Бу вакытта Әхмәт абыйга җитмеш яшь чамасы иде.
Яңа Бистә, Иске Бистә, Бишбалта (Болгарарты җөмһүрияте) сөйләме күбесенчә уйдырма (ясалма) сүзләрдән торган.
Сүзләр ясау, сүз уйлап табу, әлбәттә, четерекле гамәл, монда тузга язмаган хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин, әмма гамәлдәге тел өчен сүз ясау куркыныч эш түгел, уңай фәгалият, һәрхәлдә милләте булмаган «эперанто» теле ясау кебек булмас. Эсперанточылар мир йөзендә байтак, диләр, ләкин ул тел туганда ук үле туган тел. Телсез халык булмаган кебек, халыксыз тел дә булмас!
Бу юнәлештә матбугат игътибарына үзем уйлап тапкан, үзем ясаган һәм онытылган сүзләрне тәкъдим итәм.
Ят сүзләрне кулланмас өчен сүзләр уйлап табу гадәте бик күп телләрдә бар. Әйтик, Финләндия 1917 елда Русиядән аерылып чыккач ук иң башта Фин хөкүмәте Ана теле турында карар кабул итте. Фин теле ул вакытта корама телләрнең берсе иде. Ул швед, алман, урыс сүзләре белән чуарланган булып, үлем халәтенә килеп җиткән иде. Финләндиянең тел галимнәре онытылган, кулланудан төшеп калган фин сүләрен кире кайтарды. Әгәр дә фин телендә ят сүзгә эквивалент тапмаган очракта, сүзләрне уйлап табу гамәлен башладылар. Фин теле шулкадәр чистарды ки, бөтен телләр дә “телефон” дип язганда, сөйләгәндә финнәр телефонны “пуһәлүн”, ди. Ерактан сөйләшү сүзенең беренче иҗекләрен алып, алар “пуһәлүн” сүзен барлыкка китерде.
Уңышлы уйлап табылган сүзләр фин радио-телевидениесе, вакытлы матбугатта, мәктәпләрдә шундук кулланышка кертелә икән.
Ләкин Финләндиянең тел галимнәренең алдына шул максатны куйдылар: уйдырма сүзләр бары тик фин теле кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Ясалма сүзнең килеп чыгышы борынгы тел кануннарына барып тоташырга тиеш, диелде. Мәсәлән, “калькулятор”ны алыштыра ала торган сүз татарча “санак” булыр иде. Ни өчен санак? Борынгы телебездә “ак”, “әк” исем ясагыч кушымчалары көрәгечне “көрәк”, тарагычны “тарак” сүзләрен барлыкка китергән, бәс, санагычтан “санак” килеп чыга. Барысы да кагыйдә кушканча.
Фәкыйрегез менә шушындый ясалма сүзләр исемлеген тәкъдим итә. Аларның кайберләрен сез кабул итмәссез, кайсыберләре бәлки телебезгә кереп тә китәр, иншалла!
Достарыңызбен бөлісу: |