Татарстан Республикасы Апас районы Чури-Бураш урта мәктәбе



Дата16.07.2016
өлшемі35.59 Kb.
#202544

Татарстан Республикасы Апас районы Чури-Бураш урта мәктәбе





(Аналар көненә багышланган кичә )

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Укучылар язган котлаулар, шигырьләр, ясаган рәсемнәр, портретлардан күргәзмә оештырылган. Матур сүзләр язылган плакатлар эленгән.


“Ана-шәфкать диңгезе”;

“Өйнең яме ана белән”;

“Әнкәм йорты- алтын бишек”;

“Дөньяда иң йомшак нәрсә- әнием кулы” ;

“Яктылык- кояш янында,

Яхшылык – ана янында.”

Алып баручы. Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.


Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!
1укытучы Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык


Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.
Балалар бакчасы балалары һәм 1 сыйныф укучылары башкаруында төрек биюе.
Алып баручы Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр! Бүгенге кичәдә ”Әниләргә рәхмәт юллыйбыз...” дигән исем аша, әниләребезнең хезмәттәге тырышлыкларына, җәмгыять тормышындагы фидакарьлекләренә һәм гаилә тормышындагы уңганлыкларына соклануыбызны, рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерәбез.
4 сыйныф укучылары башкаруында җыр яңгырый.

2 сыйныф укучылары Сиразовлар шигырь сөйли.

Алып баручы. Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын- кыз, ди халык. Әйе гаиләдә күп нәрсә хатын- кыздан тора. Гомер- гомергә хатын- кызга мәдхия җырлана. Ул Ана дигән исемне горур йөртүче дә , ул- яшәеш нигезе дә, ул- гүзәл зат та, ул- изге җан да, сабыр да, тыйнак та... Бүгенге кичәнең кунаклары арасында хөрмәтле дәү әниләр дә бар, алар хөрмәтенә

5 класс укучысы Хисамов Раил татар халык биюе башкара.


Укытучы Бәрелгән дә, сугылган да

Без булдык ул давылда...

Язмыш, каты кулың белән

Безнең җанга кагылма!

Талчыбыктай кызлар идек,

Килде заман... тол булдык;

Ат урынына җигелеп,

Нужа артыннан кудык.

Бертуктамый кан саркыды


Җандагы яралардан ...

Дулкын – дулкын кара чәчләр

Тиккә димсең агарган?!

Флера Зиатдинова “Татар хатыны”.
Алып баручы Бүгенге кичәбездә әниләр белән бергә дәү әниләр, апалар, күрше апа - әбиләр дә катнаша. Чөнки әлеге бәйрәм - әниләр бәйрәме, Әниләр бәйрәме әле яңа гына... билгеләп үтелә башлады. Ә 8-март әниләр , дәү әниләр, зур һәм кечкенә кызлар бәйрәме дә бит ул, ә бүгенгесе бары “Ана”дигән зур хәрефләр белән язылган әниләр бәйрәме бит. Әлеге әниләр арасында төрлеләре бар. Язмыш сынауларына бирешмәгән, ялгызлыкның барлык хәсрәт- борчуларын татыган ялгыз аналарыбыз алар. (санап китәргә ) Аларның иң зур байлыклары – тырыш хезмәте җимешләре - газиз балалары бар. Гомерләренең алтын көзенә аяк басканда бу балалар аларга таяныч булсын, бәхетле картлык, тыныч картлык, матур картлык бүләк итсеннәр.Әлеге җыр сезгә бүгенге бәйрәм бүләге булсын.
Җырлый 5 сыйныф укучысы Мифтахов Азат
Алып баручы.

Шәфәкъләрне алсу нурга манып,

Тынгы бирми бер уй йөрәкләргә:

Рәнҗемәде микән әнкәй җаны?”



Кеше итеп юлга чыгарганчы

Мең бәладән мине йолып калдың.

Коткара күр тагын бер хәсрәттән:

Рәнҗи күрмә миңа, әнкәй, җаным!-

диеп әйтә һәм уйлый бүген әти- әнисеннән , туганнарыннан читтә, солдат хезмәте үтүче авылдашларыбыз.Кемнәр соң алар: Гиссматуллин Марсель, Хисамов Марат, Әхмәтҗанов Рушан.
Хәзер башкарылачак бию бу егетләрнең әниләре өчен башкарыла.
Укытучы үзе язган шигырен барлык аналарга багышлый.
2 сыйныф укучылары татар халык биюе башкара.
Алып баручы. Миңа калса, яхшы җырлар- сөйкемле хатын-кызлар- әниләр кебек. Беренчедән, алар тормышны бизиләр, икенчедән, картаймыйлар.

Җырлары булмаган халык җирдә юктыр ул, чөнки акыл югарылыгы ирешкән кеше күңелен моңлануларсыз күз алдына китереп булмый.

Туган илгә, әниләргә, сөйгәннәренә мәхәббәтне җырлар аша белдергәннәр. Туган ил белән әнине бер - берсеннән аерып булмый. Бу- мәхәббәт- изге һәм мәңгелек. “Җир-ана” дигән сүзләр бердәмлеге юктан барлыкка килмәгән.

Җыр бәйгесендә яңгыраган җырлар барлык балаларның бәйрәм сәламе булачак.

Алып баручы җыр юлларын әйтә, командалар дәвам итә.



1)Әнкәй безне Сөннән алып кайткан....

2)Догаларның күңелемнән юк әле югалганы...

3)Кара урман , сары алан .

Коела кыңгыраулар...

4)Кошларга да канат үскәч

Канатларга күәт күчкәч...

5)Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның...

6) Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...

Балалар әниләренә үзләре хәзерләгән бүләкләрне тапшыралар.

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет