Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының



Дата27.06.2016
өлшемі51.16 Kb.
#160932


Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

2015 ел, 27 февраль, 121 нче

карары белән расланды


Татарстан Республикасы бюджетының бюджет ассигнованиеләре исәбеннән көндезге формада белем алучы студентларга дәүләт академик стипендиясен, студентларга дәүләт социаль стипендиясен, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясен билгеләү

тәртибе


1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Бу Тәртип Татарстан Республикасы бюджетының бюджет ассигнованиеләре исәбеннән көндезге формада белем алучы студентларга дәүләт академик стипендиясен, студентларга дәүләт социаль стипендиясен, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга (алга таба – белем алучылар) дәүләт стипендиясен билгеләү кагыйдәләрен билгели.

1.2. Студентларга дәүләт академик стипендиясе, студентларга дәүләт социаль стипендиясе, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясе белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма (алга таба – оешма) билгели торган күләмнәрдә, бу оешманың студентлар советы һәм оешманың башлангыч һөнәр берлегенең сайланулы органы (мондый орган булганда) фикерен исәпкә алып, белем алучыларны стипендия белән тәэмин итүгә оешма бүлеп бирә торган акча (стипендия фонды) чикләрендә түләнә.

Стипендияләрнең төрләре буенча стипендия фондын бүлү тәртибе, бу оешманың студентлар советы һәм башлангыч һөнәр берлегенең сайланулы органы (мондый орган булганда) фикерен исәпкә алып, оешма тарафыннан билгеләнә.

1.3. Студентларга дәүләт академик стипендиясенең, студентларга дәүләт социаль стипендиясенең, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясенең оешма тарафыннан билгеләнә торган күләмнәре, инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, белем алучыларның категорияләре һәм һөнәр белеме бирүнең һәр дәрәҗәсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән нормативлардан кимрәк була алмый.

1.4. Студентларга бирелә торган дәүләт академик стипендияләре, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендияләре белем алучылар – көндезге формада төп һөнәр белеме бирү программаларын үзләштерүче чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга, әгәр алар Татарстан Республикасы бюджетының бюджет ассигнованиеләре исәбеннән укытылса (шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән квота чикләрендә яки ул мондый затларны укырга кабул итү өчен нигез булып торган Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләре белән күздә тотылган булса), Россия Федерациясе гражданнары өчен бу Тәртип белән билгеләнгән шартларда түләнә.
2. Татарстан Республикасы бюджетының бюджет ассигнованиеләре исәбеннән көндезге формада белем алучы студентларга дәүләт академик стипендиясен, студентларга дәүләт социаль стипендиясен, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясен билгеләү һәм түләү
2.1. Дәүләт академик стипендиясе студентларга кимендә елга ике тапкыр арадаш аттестация нәтиҗәләре нигезендә укудагы уңышларга карап билгеләнә.

Дәүләт академик стипендиясе билгеләнгән студент түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

арадаш аттестация йомгаклары буенча «канәгатьләнерлек» билгесе булмаса;

академик бурычлары булмаса.

Уку елы башланган чорда беренче арадаш аттестация үткәнгә кадәр дәүләт академик стипендиясе Татарстан Республикасы бюджетының бюджет ассигнованиеләре исәбеннән көндезге формада белем алучы барлык беренче курс студентларына түләнә.

2.2. Дәүләт социаль стипендиясе ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затлар, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, бала чактан инвалид булган студентларга, Чернобыль АЭСында һәлакәт һәм башка радиация һәлакәтләре аркасында, Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары аркасында радиация тәэсиренә дучар булган студентларга, хәрби хезмәт узган чорда алган хәрби имгәнү яки авыру аркасында инвалидлар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары булган йә дәүләт социаль ярдәмен алуга хокуклы студентларга, шулай ук Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә, федераль башкарма хакимият органнары каршындагы инженер-техник, юл-төзелеш хәрби формированиеләрендә һәм гражданнар оборонасы өлкәсендәге бурычларны хәл итәргә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының коткару хәрби формированиеләрендә, Россия Федерациясенең Тышкы разведка хезмәтендә, федераль иминлек хезмәте органнарында, дәүләт сагы органнарында һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарының мобилизация әзерлеген тәэмин итүче федераль органда солдатлар, матрослар, сержантлар, старшиналар биләргә тиешле хәрби вазыйфаларда контракт буенча кимендә өч ел хезмәт иткән һәм хәрби хезмәттән «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 ел, 28 март, ФЗ-53 нче Федераль законның 1 нче пунктындагы «б» - «г» пунктчаларында, 2 нче пунктындагы «а» пунктчасында һәм 51 статьясындагы 3 нче пунктның «а» - «в» пунктчаларында күздә тотылган нигезләр буенча азат ителгән гражданнар арасындагы студентларга билгеләнә.

2.3. Аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясе, аспирантурада (адъюнктурада) фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программаларын, ординатура программаларын, ассистентура-стажировка программаларын уңышлы үзләштерүгә карап, арадаш аттестация нәтиҗәләре нигезендә кимендә елга ике тапкыр билгеләнә.

Дәүләт стипендиясе билгеләнә торган аспирант, ординатор, ассистент-стажер түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

арадаш аттестация йомгаклары буенча «канәгатьләнерлек» билгесе булмаса;

академик бурычлар булмаса.

Уку елы башланган вакыттан алып беренче арадаш аттестация үткәнгә кадәрге чорда аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясе Татарстан Республикасы бюджетының бюджет ассигнованиеләре исәбеннән көндезге формада белем алучы барлык аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга беренче елны укыганда түләнә.

2.4. Студентларга дәүләт академик стипендиясе, студентларга дәүләт социаль стипендиясе, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясе оешма җитәкчесенең боерык бирү акты белән билгеләнә.

2.5. Студентларга дәүләт академик стипендиясен, студентларга дәүләт социаль стипендиясен, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясен түләү оешма тарафыннан айга бер тапкыр гамәлгә ашырыла.

2.6. Дәүләт социаль стипендиясе белем алучыга бу Тәртипнең 2.2 нче пунктында күрсәтелгән гражданнарның кайсы да булса бер категориясенә керүне раслый торган документ керткән датадан билгеләнә.

2.7. Студентларга дәүләт академик стипендиясен, студентларга дәүләт социаль стипендиясен, аспирантларга, ординаторларга, ассистент-стажерларга дәүләт стипендиясен түләү белем алучыны оешмадан чыгарган вакыттан туктатыла.

2.8. Арадаш аттестация үткән вакытта студент «канәгатьләнерлек» билгесен алган яки студентның академик бурычы барлыкка килгән айдан соң килүче айның бересеннән студентларга дәүләт академик стипендиясен түләү туктатыла һәм бу Тәртипнең 2.1 нче пункты нигезендә студентның стипендия алуга хокукы барлыкка килгән айдан соң килүче айның бересеннән яңадан түләнә башлый.

2.9. Дәүләт социаль стипендиясен түләү аны билгеләү нигезенең гамәле туктаган айдан соң килүче айның береннән туктатыла һәм бу Тәртипнең 2.2 нче пунктында күрсәтелгән гражданнарның кайсы да булса бер категориясенә керүне раслый торган документ кертелгән айдан яңадан түләнә башлый.

__________________________________________






Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет