Фгбоу впо «бгпу им. М. Акмуллы» Центр развития одаренности школьников Кафедра татарского языка и литературы



Дата04.07.2016
өлшемі39.21 Kb.
#178025
ФГБОУ ВПО «БГПУ им. М.Акмуллы»

Центр развития одаренности школьников

Кафедра татарского языка и литературы
Задания для дистанционной олимпиады по татарскому языку и литературе

для учащихся 9-11 классов (2 тур)



  1. Бер әйбернең шул әйбердә булган яки булмаган әйбер, төшенчә аркылы ачыклануына мисал итеп сүзтезмә китерегез.

Таш йорт, агач йорт, тозлы кыяр, ачы торма,көләч кыз.

2.Кинәт көчле давыл дулкынны Таушалдырып бәрде көймәгә. Штурвалчы да, ишкәкчеләр дә Һәлак булды, давыл юк итте.

3.Күлмәк печәргә бару, куш күлмәк, кендек күлмәге сүзтезмәләре татар теленең кайсы диалектына карый?

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр дә инде. Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора.

Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә. Диалектлар һәм сөйләшләр бер-берсеннән кискен чик белән аерылмыйлар. Аларның территориаль яктан янәшә торганы үзара керә, шул сәбәпле күчеш кискен сизелми. Бер үк вакытта әдәби тел белән диалектлар арасында да катлаулы йогынты ясашу барганлыгы бәхәссез. Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче

Көнчыгыш диалект, икенче төрле, көнбатыш себер татарлары теле дип йөртелә. Бу диалект үзе тагын тубыл-иртыш, бараба, том төркемнәренә бүленә.

Көнбатыш диалект мишәр диалекты дип тә йөртелә. Көнбатыш диалект сергач сөйләше, чистай сөйләше, чүпрәле сөйләше, мәләкәс сөйләше, хвалын сөйләше, темников сөйләше, ләмбрә сөйләше, кузнецк сөйләше, мордва-каратай сөйләше, байкибаш сөйләше, шарлык сөйләше, эстәрлетамак сөйләше дигән сөйләшләрдән тора.

Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект тау ягы сөйләше, казан арты сөйләше, минзәлә сөйләше, бөре сөйләше, нократ-глазов сөйләше, бәрәңге сөйләше, гәйнә сөйләше, камышлы сөйләше, касыйм сөйләше, ногайбәк сөйләше, эчкен сөйләше, сафакүл сөйләше, златоуст сөйләше, каргалы сөйләше, абдуллин сөйләше дигән сөйләшләргә бүленә. Хәзерге татар әдәби теле урта диалектның Казан сөйләшенә нигезләнгән.

Күлмәк печәргә бару-кузнцк сөйләше(Татар теленең диалектологик сүзлеге. Эл.к.2009. 529бит)

Куш күлмәк-кузнецк сөйләше (Татар теленең диалектология сүзлеге.эл.к.2009.351 бит).

Кендек күлмәге-сергач сөйләше (Нижни Новгород өлкәсе). Татар теленең диалектология сүзлеге. Эл.к.2009. 350 бит.

Бу сүзләр көнбатыш сөйләшенә карый.

4. Мәкальне дәвам итегез: Тапканым да капканым,йомарланып ятканым.(Нәкый Исәнбәт.татар халык мәкале.3 том.К-1967. 627 бит).

5. Җөмләдәге күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз: В роли обстоятельство мы употребляем различные слова с предлогом несмотря на ( карамастан). Несмотря на то, что идет дождь , мы тронулись в путь. Яңгыр явуга карамастан, без юлга чыктык.
6. Шәраб, күбәләк, гөл, сәмруг кош, матур кыз образларының барысын да әдәбиятта һәм фәлсәфәдә булган нинди юнәлеш берләштерә?

Суфичылык(гар.-тәсаувыф). VIII гасыр башларында пантеизмны, мөселман аскетлыгын үзәккә куйган хәрәкәт тамыр җәя. Кайбер сыйфатлары:

  • -Аллаһыны, Илаһи көчне беренчел санау, әдәбиятның темасы- Илаһи гыйшык;

  • -кешене Аллаһы колы итеп карау, сабырлык, басынкылык, гөнаһлар өчен үзен битәрләү белән тәрбияләү.Кеше өчен төп максат- Аллаһы кушканча яшәү, Илаһи белән кавышу;

  • -мәҗүсилеккә,башка диннәргә каршы мөнәсәбәт белдерү;

  • -хикәяләүче- моңлы, бәхетсез, зарлы кеше, аның дөньядан баш тартуы, дөньяның коллык, ялган оясы булуын раславы идея барлыкка китерә;

  • Шәраб — хакыйкать, шәм — Аллаһ, матур кыз, Ләйлә, сәмруг кош та Аллаһ эчтәлегендә кулланылышта йөри, гөл һәм былбыл, шәм һәм күбәләк илаһи, Аллаһка мәхәббәтне белдерүдә файдаланыла (4, 351; 3, 422).



7. Ә мин әйтәм, сез - милли Обломовлар сүзләре кайсы әсәрдән? Аның авторы кем?

8. Сагынудан саргаю мотивын дәлилләп “Идегәй”дастаныннан мисал китерегез. Башкорт халкының нинди дастанында шундый ук мотивны күрергә була?

-И Идел-йорт,

Идел- йорт,

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт;

Иелеп хөрмәт кылган йорт,

Анам килен булган йорт,

Иелеп сәлам биргән йорт;

Иҙеүкәй менән Мораҙым.
Урал – атам тыуған йорт,
Урал – атам үҫкән йорт,
Йылҡыһы ман тулған йорт;
Бейә һауған һөтлө йорт;
Ҡымыҙ эскән ҡотло йорт;
Ынйы-мәрйен таҡҡан йорт;
Аҡбуҙ толпар юлынан
Урал тауы тыуған йорт;


9. 1)“Әбугалисина кыйссасы”, 2)“Беренче театр”, 3)“Намус” романы. Бу әсәрләр нинди принцип буенча тезелгәннәр?

Тарихи принцип буенча тезелгән.

10. Итальян шагыйре Алигьери Дантеның “Илаһи комедия”се - үлеп терелү, үлгәч тә, дөньялыкта кылган гамәлләр өчен җавап тоту сюжетына корылган әсәр. XIV йөздә иҗат ителгән нинди поэма шуңа аваздаш?

XIV йөздә Хисам Кятиб исемле шагыйрь иҗат итә. Аның “Җөмҗөмә солтан” исемле атаклы поэмасы (1369) итальян шагыйре Дантенең “Илаһи комедия”сен хәтерләтә. Биредә теге дөнья күгенешләрен тасвирлау аша укучыларга яшәеш сабаклары бирелә.(татар әдәбияты.10 класс.2006.41бит).



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет