Хуш киләСЕҢ, кыш бабай!



Дата17.06.2016
өлшемі81.67 Kb.
#142949
ХУШ КИЛӘСЕҢ, КЫШ БАБАЙ!
Елизавета МИТРОФАНОВА, Алабуга шәһәрендәге 35 нче «Ләйсән» балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Яңа елга багышланган кичә уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән үткәрелә. Иң элек аның сценарие төзелә, рольләр бүленә, шигырьләр, җырлар өйрәнелә.

Кичәдә Кыш бабай, Кар бабай, Карчәчәк, Убырлы карчык һәм Албасты катнаша.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Яңа ел турында салмак кына көй яңгырый, залга балалар керә. Алып баручы аларны каршы ала, бәйрәм белән котлый, аннары сүз нәниләргә бирелә.



1 нче бала. 2 нче бала.

Яңа ел каршыларга Күрегез бу чыршыны,

Без җыелдык бу залга. Чыршының да чып-чыны.

Исән-саумы, Яңа ел! Нинди тигез, матур, биек,

Хуш киләсең, уз алга! Тора түшәмгә тиеп.
3 нче бала.

Килде безгә Яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы очында

Йолдыз булып яна ул.

«Чыршы янында» дигән җыр (Г. Гәрәева көе һәм сүзләре) башкарыла.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк әле, җырлыйк, биик. Аз гына ял итеп алгач, Яңа ел таңында була торган төрле маҗа­ралар, тамашаларны карарбыз.

«Парлы бию» башкарыла. (Ут сүнә, талгын көй ишетелә, залга Албасты керә, чыршы төбенә чүгәләп утыра. Аның артын­нан ук Убырлы карчык күренә, үзе нәрсәдер сөйләнә һәм чак кына абынып егылмый кала.)

Убырлы карчык. Кискән агач тебе дип торам.

Албасты. (торып баса). Әй, Убырлы, мин бит бу!

Убырлы карчык. Кем соң син?

Албасты. Әй, картлач, әллә инде мине дә танымый башладыңмы?

Убырлы карчык. Ә... ә... Таныдым, таныдым. Бик яхшы булды әле сине очратуым. Әйдә, минем белән күңел ачарга, бүген бит Яңа ел!

Албасты. Әйдә. Ничек итеп күңел ачабыз соң?

Убырлы карчык. Әйтик, берәр өтлек эшлик, безнеңчә күңел ачу шул булыр инде.

Албасты. Мин синең белән килешәм. Әйдә, кыш бабайның бүләкләрен урлыйбыз!

Убырлы карчык. Шәп тәкъдим,, урлыйбыз да урманга илтеп яшерәбез. Мин тагын бер нәрсә уйлап таптым әле, киттек кибеткә, шунда нәрсә икәнен аңларсың.



(Кибеттә аларны Кар бабай каршы ала.)

Кар бабай. Миннән сезгә күп сәлам! Ни эшләр бетереп йөрисез?

Убырлы карчык. Исәнмесез, исәнмесез! Менә яхшырак киемнәр сатып алмакчы булган идек.

Кар бабай. Бик яхшы. Әйдәгез, рәхим итегез, бездә бик күп нәрсәләр алырга була, телисез икән – кофта, юбкалар... тәкъдим итә алам.

Убырлы карчык. Әй, юк... безгә яхшы тиредән тегелгән тун булса иде, Кар бабай, кызыңныкы кебек.

Кар бабай. Аңлыйм, аңлыйм, бар андый туннар.

Убырлы карчык. Безгә, ягъни миңа озынрак булсын иде.

Кар бабай. Хәзер бит озынны кимиләр, мода­да түгел.

Убырлы карчык. Әй, картайдым бит инде, нинди мода миңа!

Кар бабай. Ярый, алайса, үзегез теләгән тун­нарны киеп карагыз.

(Албасты белән Убырлы карчык сайлаган тун­нарын кия.)



Албасты. Бик шәп бит бу, ә! Чибәрләнеп кит­тең. Ә минем туным ничек, Убырлы, матурмы?

Убырлы карчык. Син дә бөтенләй үзгәреп кит­тең, байлар төсе керде үзеңә.

Кар бабай. Бүрекләр алырга теләмисезме соң? Яңа фасон белән тегелгән, «Карга оясы» дип атала.

Убырлы карчык. Юк, юк, миңа кар кызыныкы кебек кырыйлары ак белән эшләнгәне кирәк.

Кар бабай. Рәхим итегез! Фәкать сезнең өчен!

Убырлы карчык (оялып кына). Дускаем, бе­ләсеңме, безгә яңа тавыш та кирәк иде, сатып алып булмасмы?

Кар бабай. Яңа тавыш, дисезме? Бик теләп, чөнки бездә тавышларның ниндие генә юк. Менә аю тавышын тәкъдим итәм.

(Магнитофон язмасында аю тавышы ишетелә.)

Убырлы карчык. Юк, юк, миңа йомшак кына, нәфис тавыш кирәк.

Кар бабай (тартманы ача). Менә карга тавы­шы да бар!

Убырлы карчык (үпкәләп). Сез нәрсә, мине мыскыл итәргә уйладыгызмы? Миннән бит бөтен кеше куркып качачак! Миңа Карчәчәкнеке кебек матур тавыш кирәк.

Кар бабай. Башта ук шулай дип әйтәләр аны. Менә сиңа алсу төстәге таблетка. Шуны йотып җибәрәсең... һәм барысы да син дигәнчә була.

Убырлы карчык. Ә сәламәтлегемә зыян кил­мәсме соң?

Кар бабай. Юк, юк, ул шикәрдән генә ясалган.

(Убырлы карчык таблетканы йоткач, җырлый, йөткергәндәй итә.)

Албасты (кул чабып). Ай-яй, шәп чыкты, мин дә шундый тавыш алырга телим.

Убырлы карчык. Син нәрсә, шаштыңмы әллә, Кыш бабай шундый тавыш белән сөйләшәме соң инде?

Кар бабай. Ярый, дуслар! Акчагызны менә мондагы кассага түләгез.

Убырлы карчык. Нинди акча?

Албасты. Безнең акчабыз юк. Убырлы, әйдә, качтык тизрәк моннан! (Чыгып чабалар.)

Кар бабай. Каравыл! Тотыгыз, тот бурларны! (Артларыннан куа китә.)

Алып баручы. Балалар, күрдегезме инде, безгә нинди тәртипсез кунаклар килгән. Аларны Кыш бабай да ошатмас һәм, һичшиксез, акылга да утыртыр. Ә без, әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик, ямансулап утырмыйк, түгәрәккә басып бер җырлап алыйк. («Яшел чыршы» дигән җыр баш­карыла.)

Алып баручы. Балалар, нигәдер Кыш бабай белән Карчәчәк күренми, әйдәгез әле, бергәләп чакырыйк. (Чакыралар, Кыш бабай һәм Карчәчәк керә.)

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле балалар һәм кунаклар!

Сагынып килдек без сезне,

Үтеп океан, диңгезне.

Нинди матур үскәнсез,

Алма кебек пешкәнсез.

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Сезгә кунаклар килгән бит,



Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Алып баручы. Кыш бабай, күрәсезме, чыршы­быз нинди матур, тик ни өчендер утлары гына ян­мый.

Кыш бабай. Борчылмагыз, дуслар! Хәзер ян­дырабыз аны: «Чыршы, чыршы, утларыңны кабыз­чы!» (Утлар кабына.)

Алып баручы. Балалар, ә хәзер Кыш бабай белән Карчәчәккә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтик. (Бер бала Яңа ел турында җыр башка­ра.)

Кыш бабай. Балалар, сезнең белән җырлы уен да уйнап алыйк. («Минемчә эшлә» дигән уен оеш­тырыла.)

Алып баручы. Кыш бабай! Без сине хәзер тү­гәрәктән чыгармыйбыз.

Кыш бабай. Ничек инде чыгармыйсыз? Мин барыбер чыгам. (Ничек тә түгәрәктән чыкмакчы була, тик чыга алмый.) Менә сиңа мә, ничек чы­гарга соң инде миңа?

(Музыка туктый, балалар кулларын ычкынды­ралар.)

Алып баручы. Кыш бабай! Ә хәзер син безгә бер биеп күрсәт.

Кыш бабай. Ярый, болай бик сорагач, биемичә дә булмый, ә сез, балалар, әкрен генә урындык­ларыгызга утырыгыз. (Бии.)

Кыш бабай. Уф, арыдым, балалар, азрак ял итим, булмаса.

Алып баручы. Арыгансыңдыр шул, Кыш бабай. Кил әле менә монда, утыр, ял ит, ә шул арада без­нең нәниләребез үзләре өйрәнгән шигырьләрен укыр. (Шигырьләр укыла.)

Кыш бабай. Яле, кызым, Карчәчәгем, чакыр әле үзеңнең энҗе бөртекләреңне, азрак бүлмәне җилләтеп алсыннар.

(«Кар бөртекләре» биюе башкарыла.)

Алып баручы. Кыш бабай, сылу кар бөртекләребезнең сиңа үзләренең җырларын җырлап күрсәтәселәре килә.

Кыш бабай. Бик рәхмәт, кызым! Бик теләп тың­лыйбыз.

«Энҗе кар бөртекләре» дигән җыр (Г.Гәрәева көе, Г.Зәйнашева сүзләре) башкарыла.

Кыш бабай. Булдырдыгыз, балалар! Бик сөендердегез Кыш бабагызны, җырлыйсыз да биисез дә, ә уеннар уйный беләсезме соң?

Балалар. Беләбез!

Кыш бабай. Әйдә, тикшереп карыйк әле! (Ба­лалар белән уеннар оештырыла.) Ә хәзер, бала­лар, урындыкларга утырыгыз. Кызым, балаларга бүләкләр өләшер вакыт та җитте, минем капчы­гым кая соң әле? Бик ашыккан идек, әллә урман юлында төшеп калганмы.

Карчәчәк. Әйдә, бабакай, капчыгыңны тиз генә урман юлыннан эзләп килик.

(Икенче яктан киемнәрен алыштырган Убырлы карчык белән Албасты керә.)

Убырлы карчык. Исәнмесез, бәләкәчләр! Ме­нә мин – Карчәчәк, сезгә кунакка килдем, ә үзем белән менә Албас... әй юк инде, Кыш бабагызны да иярттем, менә шулай...

Алып баручы. Бик сәер күренәсез, Кыш бабай белән Карчәчәк микән сез?

Убырлы карчык. Ничек инде шулай дип әй­тергә телең әйләнә?

Алып баручы. Менә хәзер үзегезне сынап ка­рыйбыз, әгәр дә табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, без сезгә ышанырбыз. Тыңлагыз: «Кы­шын да, җәен дә бер төсле».

Албасты. Әй, баш ватып торасы да юк, бу Убырлы инде, ул гел ямь-яшел төстә йөри: җәен дә, кышын да.

Алып баручы. Дөресме, балалар? Юк шул. Ярый, инде икенче табышмакны тыңлагыз: «Җир өстендә ак мамык».

Албасты. Беләм, беләм, әйтимме?

Убырлы карчык (аны төртеп җибәрә). Тукта әле, үзем әйтәм. (Уйлап тора.) Ә-ә, очып бара, агачларга бәрелеп, сугылып китә, кайвакытта җиргә дә килеп төшә. Мин бу, мин бит гел шулай очам.

Алып баручы. Менә без сезнең кемнәр икә­негезне белдек инде. Өс киемнәрегезне алыш­тыргач, танымаслар дип уйладыгызмы? Шулай итеп, безне алдамакчы булдыгызмы?

(Көй ишетелә. Кыш бабай белән Карчәчәк керә.)

Кыш бабай. Ах! Менә кемнәр икән ул безнең бүләкләрне урлап китүчеләр. Хәзер мин сезне акылга утыртам, белегез! Туктатмыйча биетәчәк­мен!

(Убырлы карчык белән Албасты икәүләшеп бииләр.)

Убырлы карчык. Уф, хәлем бетте, хәзер тә­гәрәп китәм. Кыш бабай, зинһар, тизрәк көйне туктатчы.

Албасты, Убырлы карчык. Кыш бабай, гафу ит инде безне, башка бер дә явызлыклар эшлә­мәбез, тәртипле булырбыз.

Кыш бабай. Ярый, ярый, ничек соң, балалар, гафу итәбезме?

Балалар. Итәбез!

Кыш бабай. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләшеп уй­нап алыйк. (Төрле хәрәкәтле уеннар оештырыла.)

Убырлы карчык. Бик тә шәп итеп уйнадык, күңелләр күтәрелеп китте. Карале, Кыш бабай, урланган капчыгыңда син нәрсәләр алып килдең?

Кыш бабай. Балаларга бүләк!

Убырлы карчык. Кая, кая, күрсәт әле (карый). Бу да булдымы бүләк? Менә ичмасам минем бү­ләкләрне мактасаң да була. Кая әле, аларны сезгә дә күрсәтим. (Чыршы төбеннән капчык ала.) Менә күлмәгем, гел яңа дисәң дә була, яшь чагында киеп йөгергән идем. Әй, ул чаклар... Шулкадәр чибәр идем... Ә менә монысы – тылсымлы өстәл җәймәсе (ертылып беткән җәймәне күрсәтә), әйе, ул бераз тузыбрак китте инде, ләкин бары­бер әле яхшы, гел эшләремдә булыша.

Менә табам бар, бик каты итеп чистартсаң, көзге урынына да кулланырга була. Минем бү­ләкләр ошадымы сезгә, балалар?



Балалар. Юк!

Убырлы карчык. Үз гомеремдә бер тапкыр ях­шылык эшләмәкче булган идем, анысы да барып чыкмады.

Кыш бабай. Ярый, ярый, Убырлы, кайгырма, мин сиңа хәзер булышам. Капчыгыңның авызын бәйлә дә бир монда. (Капчыкка карап тылсымлы сүзләр әйтә.)

(Убырлы карчык капчыкны ача да аннан тәмле конфетлар чыгара, аларга гаҗәпләнеп карап тора, аннары, капчыкны кысып тотып, чүгәләп утыра.)



Убырлы карчык. Минем капчык, минем кап­чык, бүләкләр дә минеке!

Кыш бабай. Ничек сиңа оят түгел, Убырлы? Бүләкләрне яңадан чүпрәккә әйләндерәм бит!

Убырлы карчык. Юк, юк! Кирәкми! Мәгез, сыйланыгыз, балалар!

Кыш бабай. Әйе, балалар, бу бүләкләр – сез­неке! Рәхим итеп алыгыз! Сыйланыгыз һәм кичә­гезне дәвам итегез! Сау булыгыз!

Алып баручы. Балалар! Әйдәгез, чыршы белән хушлашып, аның тирәсендә тагын бер тапкыр җыр җырлап әйләник. ("Хуш, Иске ел» дигән җыр (Л. Потапенко көе, Н. Найденова сүзләре) башка­рыла. Шуның белән Яңа ел кичәсе тәмамлана.)

"Мәгариф", айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомумтатар журналы, №11/2006

Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет