Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
16
үткән, киләчәк көндә алар булырга мөмкин түгел. Үткәндә изге
сәләфләр бар, изге галимнәр бар. Алар диннең, дөньяның һәммә
серен аңлап, безгә ачып киткәннәр. Безгә аларныкына бер хәреф
арттырырга мөмкинлек юк, иске китапларда ни бар – без,
мөселманлыгыбыз буенча, шуларны турыдан-тугры кабул
итәргә тиешлебез. Дөньяның гомере аз, кыямәт якын, озак-
ламый Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ
7
чыгар, Бәни әсфар кавеме
8
дөньяны
басып алыр, Дәҗҗал
9
адәмнәрне аздырыр, Дәббәтел-арз
10
: «Син
– кәфер, бу – мөэмин» дип маңгайларга мөһер басып йөрер.
Хакыйкый мөэмин дөнья кайгысын ташласын да ахирәте белән
мәшгуль булсын. Ягъни дөнья турында яңа бер фикер булырга
мөмкин түгел. Һәр яңа – бидгать һәм гөнаһ, һәр искелек
мөкатдәс. Киләчәктә ни дә булса көтмә, «ислам чит-ят булып
башланды, чит-ят булып бетәр», дигәннәр, мөселманнар дөнья
йөзеннән хур һәм кадерсез рәвештә бетәргә юкка чыгарга тиеш.
Башка юк. Яэҗүҗ, Дәҗҗал, кыямәт.
Балигъ булып, дөньяга үз күзе белән карый башларга тиеш
бервакытта ислам угылларының фикри тормышлары менә
шундый игътикад, шундый авыр ташлар белән бастырылган,
аның фикере шундый богаулар белән богауланып, мәңгелек таш
зинданга бикләнгән иде. Ул югары[да]гы игътикад хакмы-
дөресме, ул исламның рухына муафыйкмы – анысы безнең
мәсьәләбезгә керми. Асыл әһәмият – бөтен мөселманнарның
рухани тормышы шундый таш диварлар эченә бикләнгән булуы
– һәр яшь егет шуның эчендә багланып калу ноктасы.
Дөньяда яши торган, яшәргә хакы булган кавемнәр тор-
мышка якты карый, аларның акылында хөррият хис ителә,
киләчәккә карашларында өмет була, ягъни алар тормышның
7
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ – ахырзаман алдыннан чыгачак гадәти булмаган халык.
8
Бәни әсфар кавеме – ахырзаман алдыннан чыгачак гадәти булмаган
халык.
9
Дәҗҗал – ахырзаман алдыннан чыгачак гадәти булмаган бер зат.
10
Дәббәтел-арз – ахырзаман алдыннан чыгачак гадәти булмаган бер
хайван.
Г. Ибраһимов. Бөек остазыбызның кайбер әсәрләре
(юбилей мөнсәбәте белән тәнкыйть)
17
һәммә яхшылыгы артта димиләр, бәлки алгы көнгә якты өмет
белән карап, көннән-көн үсә, күтәрелә баруга, кыскасы, үсешкә
ышаналар. Безнең халыкта шул беткән иде, бөтен мөселман
дөньясында «һәр искелек – мөкатдәс, һәр яңа – хәрам һәм
көферлек» игътикады шул дәрәҗәдә нык хөкем сөрә иде ки,
ислам тормышы шуның тәэсире белән, паралич сугып, мәңге
кузгалмаска хөкем ителгән адәм кебек бер хәлдә иде. Бөтен
ислам дөньясын каплап, бөтен табигатьне караңгы зиндан ясап,
авыр таш булып басып яткан бу тимер катлау унтугызынчы
гасырның яртыларына таба төрле җирдән чатный, ярыла
башлады.
Кыю ирләр аның басуына чыдый алмый, җимереп өскә
чыга башладылар. Курсави бездә бу ирләрнең беренчеләреннән.
Ләкин аның мохитта тудырган тәэсире ким булды. Мәржанидә
исә без инде горур бер каһарман күрәбез.
Аның бөтен әсәрләре – фикердә хөррият белән, киләчәккә
якты кара белән, адәм акылына ихтирам белән сугарылган.
Фикердә булсын, гамәлдә булсын, һәр искелек – мөкатдәс, һәр
яңа – хәрам һәм көферлек» игътикады белән нинди дә булса бер
прогресс, үсеш һәм хөррият рухының жыела алу ихтималы юк.
Без дөньяга өмет белән карарга, киләчәктә яңадан терелергә
теләсәк, безгә һәрнәрсәдән элек шул «сәләф» дигән, «мәзһәб»
дигән нәрсәләрнең авторитетын бетерү тиешле иде.
Билгеле сүз белән әйтелсә, «ижтиһад беттеме, түгелме»
мәсьәләсенең кире рәвештә хәл ителүе кирәк иде.
Шиһаб хәзрәттә, бигрәк тә «Назурә»дә без бу мәсьәләне киң
рәвештә куелган[ын] табабыз. Сәләф ни дигән, борынгылар
китапка ни язган – хәзерге мөселман шул сүзгә хәрефкә хәреф
буйсынырга тиешле иде икән – Шиһаб хәзрәт килде дә: «Юк,
бер дә алай түгел! Мөэминнең акылына богау салмагыз, Аллаһ
Тәгалә бөтен өстенлекне әүвәлгеләргә биреп, безне бөтенләй
мәхрүм [итеп] яратмаган, ижтиһад капкалары иясе булган һәр
мөэмингә ачык, рәхим итеп керсеннәр дә, үзләренең акылы,
фикере хак дип аңлаганча алсыннар», – диде.
|