Камил Сәгъдәтшин
Ватаным Татарстан, 08.06.2011
Үз амбарың буш булмасын...
1 июльдән Россия Федерациясе чит илләргә кабат ашлык сата башлый
Корылык нәтиҗәсе буларак, узган елның 15 августыннан Россия дәүләт җитәкчелеге чит илләргә бодай, арыш, арпа, кукуруз һәм он продукцияләрен сатуны вакытлыча туктату, ягъни эмбарго турында карар кабул иткән иде. Ул баштарак 2010 елның 31 декабренә кадәр дәвам итте. Аннары 2011 елның 30 июненә кадәр озайтылды.
Бу җәһәттән каршылыклы фикерләр шактый булса да, вакыт әлеге карарның файдага булуын раслады. Ашлык амбарлары шактый саеккан бер вакытта, акчага кызыгып, ач та утырып булмый шул инде. “Россия Хөкүмәтенең бу карары ашлык базарында бәяләрне тотрыклы итүдә хәлиткеч роль уйнады”, – диде бу хакта Россия Президенты Дмитрий Медведев та.
Россия кебек зур илдә халыкны азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе – иң мөһим проблемаларның берсе. Бу юнәлештә кечкенә генә хата да көтелмәгән киеренкелек тудырырга мөмкин. Алыпсатарлар бәяләрне күтәрергә генә тора. Бүген илдә өченче класслы бодайның тоннасы 5900 сум. Кайбер төбәкләрдә, әйтик, Көньяк Уралда 6400 сумнан артып киткән. Дөрес, белгечләр раславынча, Татарстанда аның бәясе бераз түбәнрәк – 5700 сум тәшкил итә.
Россиянең чит илләргә ашлык сата башлавы – киләчәк уңышка ышаныч булуын раслап торучы дәлил дә бит әле ул. Чыннан да, Татарстанда гына түгел, башка күп төбәкләрдә булачак уңышның нигезе нык. Бигрәк тә көзге культураларга өмет зурдан. Бөртеклеләр дә узган елга караганда 8,5 процентка күбрәк чәчелгән. Бәйсез экспертлар раслаганча, Россия амбарларында бүген 18,5 миллион тонна ашлык бар. Бу исә 1 июльдән чит илләргә Россия 15 миллион тонна ашлык сата алачак дигән сүз. Бәяләр әйбәт булганда, ашлыкны сатып калырга кирәк.
Безнең ил амбарлары ишекләрен “каерып ачу” турындагы хәбәрләр ашлык бәяләренең 7,4 процентка кимүенә китергән. Украина җитәкчелеге дә Россия белән бер көндә чит илләргә ашлык сата башлау турында карар кабул иткән. Украинаның аграр сәясәт һәм азык-төлек министры Николай Присяжнюк сүзләренә караганда, бүген аларның, ким дигәндә, 7-8 миллион тонна ашлык сатарга мөмкинлекләре бар икән. Быел ил буенча уңыш 45-47 миллион тонна чамасы булачак дип фаразлана. Бу исә Украина киләсе елда чит илләргә рекордлы күрсәткеч – 25-27 миллион тонна ашлык сата алачак дигән сүз.
Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дисәләр дә, Татарстанда быел уңышның мул булачагына өметләр зурдан. Чәчелгән мәйданнарның күләме 2 миллион 900 мең гектардан арта. Һәркайда тигез, матур шытымнар күзләрне иркәли. Игенчеләребезнең дә кырдан кайтып кергәне юк диярлек. Шытымнарга кадәр һәм үсентеләр борын төрткәннән соң, 1 миллион гектарга якын мәйдан тырмаланды. 774 мең гектарда уҗымнар гирбицидлар белән эшкәртелеп, чүп үләннәргә баш калкытырга мөмкинлек калмады. Бигрәк тә Актаныш, Нурлат, Буа һәм башка кайбер район хуҗалыклары бу эшләрне оешкан төстә алып бара. Әлбәттә инде, аларның тырышлыгы көзен үзен сиздерми калмас. Шул ук вакытта Лаеш, Кайбыч, Алабуга, Менделеевск районнары хуҗалыкларында чүп үләннәргә каршы эшкәртелергә тиешле җирләрнең нибары биштән бер өлешендә генә агротехник чаралар кулланылган.
Белгечләрнең “өченче класслы бодайның бәясе тоннасына 6000 сумнан да ким булмаячак” дигән фаразларына ышансак, игенченең хезмәте быел тиешенчә бәяләнер кебек. Күптәннән күзәтеп киләм. Россия Федерациясе Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков, тормышын авыл хуҗалыгына багышлаган кеше буларак, киләчәккә фаразларны төрле ягын уйлап-исәпләп кенә әйтә. Быел ул Россиядә уңыш 85 миллион тонна чамасы булыр дип исәпли. Бу кадәр ашлык исә үзебезнең ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерүдән тыш, чит илләргә сатарга да мөмкинлек бирәчәк. Булган ашлыкны терлекчелек тармагы аша үткәреп сатканда файдасы бермә-бер булачагын исә бездә хәзер бик яхшы аңлыйлар.
Россия Федерациясе дәүләт җитәкчелегенең эчәк инфекциясе авыруы таралу куркынычы булу аркасында Европа берлегендәге илләрдән яшелчә кертүне вакытлыча тыю турындагы карары да авылда товар җитештерүчеләрнең йөрәгенә май булып ятты. Югыйсә үзебездә үстерә алмыйбызмы инде ул кыяр белән помидорны? Үстерәбез һәм ничек кенә әле. Сыйфаты да чит илләрнекеннән югары, файдасы да күбрәк.
Сер түгел, авыл кешесенә базарларда үз продукциясен сату әле һаман да зур мәшәкатьләр тудыра. Супер һәм гипермаркетлар турында әйтеп тә тормыйм. Быелгы вәзгыять исә күпмедер күләмдә шушы гаделсезлекне киметер, шәт. Россия базарларында ел саен 160 миллиард сумга якын җиләк-җимеш, алма һәм төрле яшелчә сатучы Европа илләре хәзер әнә ни эшләргә белми аптырый. Чит илләрнең сыйфатсыз һәм шуның нәтиҗәсендә үзебезнекеннән арзанрак булган товарларга ышанып яшәүче алыпсатарларга да гыйбрәт булсын иде бу.
Достарыңызбен бөлісу: |