Казан шәһәре Башкарма комитетының 2010 елның 28 гыйнварындгы



Дата12.07.2016
өлшемі27.5 Kb.
#193484


Казан шәһәре Башкарма комитетының

2010 елның 28 гыйнварындгы

652-нче номерлы карары

Волков урамы буенча җир биләмәсе - өч-биш катлы күп фатирлы торак йортларны шартлы рәвештә рөхсәт ителгән төр буенча файдалануга рөхсәт бирү турында

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 маддәсенә туры китереп һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе каршындагы Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш комиссиясенең ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча әзерләнгән тәкъдимәрен исәпкә алып, карар бирәм:

1. Гражданин Мельников Сергей Анатольевичка Волков урамы буенча 16:50:01 11 12:0057 кадастр номерлы 920, 75 кв.м мәйданлы җир биләмәсе – өч биш катлы торак йортларны мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклау буенча гамәлләр чикләү территориясендә (Ж2И) шәхси һәм аз катлы төзелеш зонасында дүрт катлы торак йорт төзелеш өчен шартлы рәвештә рөхсәт ителгән төр буенча файдалануга рөхсәт бирергә.

2. Әлеге карарны Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлар һәм документлар җыентыгында бастырырга һәм Казан шәһәренең рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми рәвештә басылган көннән гамәлгә керә дип билгеләргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе Җитәкчесе В.М.Фоминга йөкләргә.


Җитәкче Р.Т.Борһанов



Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет