Казан шәһәре Башкарма комитетының 2010 елның 21 маендагы



Дата16.06.2016
өлшемі41.66 Kb.
#140540


Казан шәһәре Башкарма комитетының

2010 елның 21 маендагы

4990-нчы номерлы карары
Гражданин Ә.Ф.Акишевка

Рөстәм Яхин урамы буенча объект урнаштыру урынын

алдан килешү турында

Гражданин Ә.Ф.Акишевның Рөстәм Яхин урамы буенча шиномонтаж бинасы төзелеше һәм урнаштыру урынын алдан килешү турындагы гаризасын тикшергәннән соң, Казан шәһәренең Шәһәр төзелеше Уставын исәпкә алып, Россия Федерациясе Җир төзелеше кодексының 30, 31 һәм 33 маддәләренә туры китереп карар бирәм:

1. Территория кадастр планында Рөстәм Яхин урамы буенча 396 кв.м мәйданлы җир биләмәсенең (җирләрнең категорияләре – торак пунктлар җирләре) сайлау актын (1-нче номерлы кушымта) һәм урнашу схемасын (2-нче номерлы кушымта) расларга.

2. Җир биләмәсен сайлау акты нигезендә гражданин Ә.Ф.Акишевның Рөстәм Яхин урамы буенча 396 кв.м мәйданлы җир биләмәсендә шинмонтаж бинасы урнаштыру турындагы тәкъдимен кабул итәргә.

3. Әлеге карарның гамәлдә булу вакытын билгеләргә - өч ел.

4. Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына (И.Т.Фәттахов) карар гамәлдә булган вакытка Рөстәм Яхин урамы буенча 396 кв.м мәйданлы җир биләмәсен гражданин Ә.Ф.Акишев исеменә резервта сакларга.

5. Гражданин Акишев Әсхәт Фәрит улына:

5.1. әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән җир биләмәсенең дәүләт кадастр учетын булдыру өчен Татарстан Республикасы буенча “Җир кадастр палатасы” федераль дәүләт учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;

5.2. әлеге карар гамәлдән чыкканчы җир биләмәсен бирү турындагы карар кабул итү өчен тиешле документларны Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына тапшырырга.

6. Әлеге карарны Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлар һәм документлар җыентыгында бастырырга.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары С.В.Кондратьевка йөкләргә.

Җитәкче Р.Т.Борһанов

Казан шәһәре Башкарма комитетының

2010 елның 21 маендагы

4990-нчы номерлы карарына

1-нче номерлы кушымта
Объект урнаштыру урынын алдан килешү буенча

төзелеш өчен җир биләмәсе сайлау акты
Юридик (физик) зат гражданин Ә.Ф.Акишев

Төзелеш объекты шиномонтаж бинасы

Объект урнаштыру мөмкинлеге Рөстәм Яхин урамы
Түбәндәге составтагы комиссия:

рәис – Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы – В.М.Фомин,

Казан шәһәре Башкарма комитеты Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсенең башлыгы – А.И.Салихов,

Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе – И.Т.Фәттахов,

Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы– Л.М.Миначева,

Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча җитәкче урынбасары – А.А.Имамов,

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарә башлыгы – Р.И.Хөсәенов

мәйданчыкта шиномонтаж бинасы урнаштыру һәм объектны урнаштыру урынын нигезләү өчен тәкъдим ителгән материаллар нигезендә әлеге объектның төзелеше өчен экологик, шәһәр төзелеше, янгынга каршы һәм территорияне башкача файдалану шартларын исәпкә алып, Рөстәм Яхин урамы буенча 396 кв.м. мәйданлы җир биләмәсендә объектны урнаштыру буенча алдан килешүне мөмкин дип саный.

Сайланган мәйданчык өстенлекләрен чагыштырып һәм бәяләп, комиссия карар бирде:

1. Шиномотаж бинасы төзелеше өчен әлеге урынны кулай күреп, Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетын әлеге объектны урнаштыру өчен 396 кв.м. мәйданлы җир биләмәсен резервта саклауны сорарга.

2. Гражданин Ә.Ф.Акишевка түбәндәгеләрне тәэмин итүне йөкләргә:

__________________________________________________________________

(булган бина, корылма, коммуникацияләрне күчерү,



__________________________________________________________________

үсемлекләр катламын саклау, сазлыкка әйләндерелгән биләмәләрне киптерү һ.б.)


Казан шәһәре Башкарма комитетының аппарат Җитәкчесе Д.Г.Калинкин

2-нче номерлы кушымта

Казан шәһәре Башкарма комитетының

2010 ел 21 маендагы

4990-нчы номерлы карары белән расланган

Җир биләмәсенең территория кадастр планында урнашу схемасы

М 1:400
Кадастр кварталы: 16:50:01 19 07


Җир биләмәсенең урнашу урыны – Казан шәһәре Вахитов районының Рөстәм Яхин урамы

Җир биләмәсенең мәйданы – 396 кв.м

Җирләрнең категорияләре – торак пунктлар җирләре






Достарыңызбен бөлісу:




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет