Нурислам Ибраһим Рухи тәрбия



бет8/19
Дата18.07.2016
өлшемі1.83 Mb.
#207291
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   19

Туганнар



إنَّ اللهَ تَعَالَى خَلَقَ الْخَلْقَ حَتَّى إِذَا فَرَغَ مِنْهُمْ قَامَتِ الرَّحِمُ فَقَالَ: مَهْ! قَالَتْ: هَذَا مَقَامُ الْعَائِذِ بِكَ مِنَ القَطِيعَةِ. قَالَ: نَعَمْ، أَمَا تَرْضَيْنَ أَنْ أَصِلَ مَنْ وَصَلَكِ، وَ أَقْطَعَ مَنْ أَقْطَعَكِ؟ قَالَتْ: بَلَى، قَالَ: فَذَلِكِ لَكِ)، ثُمَّ قَالَ رَسُولُ اللهِ: «اِقْرَؤُوا إِنْ شِئْتُمْ: (فَهَلْ عَسَيْتُمْ إِنْ تَوَلَّيْتُمْ أَنْ تُفْسِدُوا فيِ الْأَرْضِ وَ تُقَطِّعُوا أَرْحَامَكُمْ. أُولَئِكَ الَّذِينَ لَعَنَهُمُ اللهُ فَأَصَمَّهُمْ وَ أَعْمَى أَبْصَرَهُمْ .

«Чыннан да Аллаһы Тәгалә бөтен барлыкны яраткан, Ул алар-ны яратып бетергәч, туганлык бәйләнеше урыныннан торып болай дигән: «Бу Сиңа туганлык җепләрен өзүдән яклау эзләп килүче-нең урынымы?». Аллаһ: «Әйе, әгәр Мин туганлык мөнәсәбәтләрен саклаучыга булышсам, ә араны өзүчене ташласам син канәгать бу-лырсыңмы?» – дип сорый. Ул: «Әйе», – дип җавап бирә. Һәм Ул болай ди: «Бу сиңа кире кайтыр!» Шушы сүзләрдән соң Аллаһ Ил-чесе әйтә: «Әгәр теләсәгез: «Әгәр сезгә башкалар өстеннән идарә итү хокукы бирелсә, сез җир өстендә бозыклык таратып һәм туган-лык бәйләнешләрен өзеп йөрер идегезме? Аллаһы Тәгаләнең каһә-ренә дучар булган кешеләрне Ул сукыр һәм чукрак иткән», – дигән аятьне укыгыз», – ди. Мөхәммәд: 22,23.

Коръәннең күпсанлы аятьләре Исламда туганлык мөнәсәбәт-ләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туган-лык мөнәсәбәтләрен тиешенчә сакларга өнди һәм туганнарның хокукларын бозуны шелтәли. Бу аятьләрьнең берсендә Аллаһы Тә-галә болай дигән: «Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, сез бит бер-бере-гезне Аның исеме белән сорыйсыз, туганлык мөнәсәбәтләре өзе-лүдән куркыгыз». Ниса: 1.

Мөселман кеше ата-анасына, хатынына һәм балаларына гына карата киң күңелле булып калмыйча, үзенең кан кардәшләре белән дә шундый ук мөнәсәбәттә була, алар белән ныклы бәйләнештә то-ра.

Әгәр без Исламның кан кардәшләргә күрсәткән югары хөр-мәте турында сүз алып бара торган булсак, мондый хөрмәтне әле бернинди дин дә, кешелек тарихындагы система, яисә законнар җыелмасы да күрсәтә алганы юк. Ислам аларга карата яхшы мөнә-сәбәттә булырга куша, алар белән бәйләнештә торырга өнди һәм алар белән араларын өзүчеләргә каты җәзалар бирәчәген белдерә.

Изге Коръәндә туганнарга игелекле булу ата-аналарга булган игелеклелектән соң икенче урынга куелган. Бу тулысынча кешенең табигатенә туры килә, чөнки якыннарына мәрхәмәтле булу аның өчен изге эш булып санала, һәм Ислам җәмгыятен оештыру прин-ципларын Исламга гомуми карашны истә тотып эш итә, чөнки Ис-лам социаль бердәмлек нигезләре гаиләдә салына дип исәпли, ан-нан соң кешенең туганнары арасында тарала, шулай итеп, ул аның үзен һәм бөтен җәмгыятьне тулысынча биләп ала.

Бу дин үзенең барлыкка килгән беренче көннәреннән үк ту-ганлык мөнәсәбәтләрен саклау – аның төп кагыйдәләренең берсе булуы турында бөтен дөньяга игълан итте.


مَنْ أَحَبَّ أَنْ يُبْسَطَ لهُ فِي رِزْقِهِ، وَ يُنْسَأَ لَهُ في أَثَرِهِ فَلْيَصِلْ رَحِمَهُ .

«Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен».

Шулай итеп, туганнары белән аралашу кешенең байлыгын арттыра һәм гомерен озынайта, тормышын бәхетле итә.


مَنِ اتَّقَى رَبَّهُ، وَوَصَلَ رَحِمَهُ نُسِىءَ في أَجَلِهِ، وَ ثَرَى مَالُهُ، وَ أَحَبَّهُ أَهْلُهُ .

«Аллаһы Тәгаләдән куркучы һәм туганнары белән аралашу-чының гомере озынаер, байлыгы артыр һәм якыннары аны ныграк ярата башларлар».

Димәк, туганнар белән аралашуның кеше тормышы һәм яз-мышы өчен яхшы булуын һәм Аллаһы Тәгаләнең бу кешегә ике дө-ньяда да миһербанлы булуын күреп торабыз. Әгәр туганнары бе-лән арасы бозык булса, бу кешегә бәла-каза, бәхетсезлек килә һәм аңа карата Аллаһы Тәгаләнең һәм кешеләрнең нәфрәте уяна.

لا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ قَاطِعٌ .

«Үз туганнары белән арасын өзүче кеше җәннәткә кермәя-чәк».



إنَّ أَعْمَالَ بَنِي آدَمَ تُعْرَضُ عَلَى اللهِ تَبَارَكَ وَ تَعَالَى عَشِيَّةَ

كُلِّ يَوْمِ خَمِيسٍ لَيْلَةَ الْجُمُعَةِ، فَلا يُقْبَلُ عَمَلُ قَاطِعِ رَحِمٍ .

«Кешеләрнең кылган гамәлләре Аллаһы Тәгаләгә һәр пәнҗе-шәмбенең җомгага каршы төнендә барып ирешә. Туганнары белән арасы бозык кешеләрнең кылган гамәлләре кабул ителми».

Чыннан да, туганнар белән араны өзү миһербанлылыкка киртә, кешенең кылган изге гамәлләре файдасыз булуга, кешеләр-нең гозерләре җавапсыз калуга сәбәпче була. Һәм бу бик зур бә-хетсезлек булып тора.


مَا مِنْ ذَنْبٍ أَحْرَى أَنْ يُعَجِّلَ اللهُ تَعَالَى لِصَاحِبهِ الْعُقُوبَةَ فِي الدُّنْيَا

مَعَ مَا يَدَّخِرُ لَهُ فِي الْآخِرَةِ – مِنَ الْبَغْيِ وَ قَطِيعَةِ الرَّحِمِ .


«Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяда бик тиз ирешә торган җәза-лары белән беррәттән Аның ахирәттә әзерләгән җәзалары арасын-да иң зурысы туганнары белән арасы бозык булган һәм залим ке-шенең җәзасы тора».


إِنَّ الرَّحِمَ شَجْنَةٌ مِنَ الرَّحْمَنِ، تَقُولُ: يَا رَبِّ، إِنِّي ظُلِمْتُ، يَا رَبِّ، إِنِّي قُطِعْتُ،

يَا رَبِّ، إِنِّي إِنِّي... فَيُجِيبُهَا: أَلا تَرْضَيْنَ أَنْ أَقْطَعَ مَنْ قَطَعَكِ وَ أَصِلَ مَنْ وَصَلَكِ؟
«Чыннан да, туганлык мөнәсәбәте рәхимле, шәфкатьле Алла-һы Тәгаләгә бик якындыр, ул болай ди: «Ий, Раббым, мине рәнҗет-теләр, ий Раббым, мине аердылар! ... » Ул аңа болай дип җавап би-рә: «Әгәр мин синнән өзелүче белән арамны өзсәм һәм сиңа тота-шучыга тоташсам, син шуның белән канәгатьләнерсеңме?»

أَنَا الرَّحْمنُ، وَ أَنَا خَلَقْتُ الرَّحِمَ وَ اشْتَقَقْتُ لهَاَ

مِنْ اِسْمِي. فَمَنْ وَصَلَهَا وَصَلْتُهُ، وَ مَنْ قَطَعَهَا بَتَتُّهُ .

«Аллаһы Тәгалә әйткән: «Мин Рахмәнмен һәм Мин туганлык бәйләнешен (Рәхимне) Үз исемемнән барлыкка китердем. Мин ту-ганлык бәйләнешләрен саклаучыга тоташырмын, ә араны өзүчедән киселермен!».


اَلصَّدَقَةُ عَلَى الْمِسْكينِ صَدَقَةٌ، وَ عَلَى ذِي الرَّحِمِ ثِنْتَانِ: صَدَقَةٌ وَ صِلَةٌ .

«Мескенгә хәер бирү ул хәер генә булып тора, ә туганыңа яр-дәм итү ул ике төрле мәгънәне аңлата: хәер һәм туганлык бәйлә-нешләрен саклау».


Чыннан да, үзенең туганнарына игелек эшләүче мөселманга ике төрле бүләк тиешле: беренчесе – туганлык мөнәсәбәтләрен саклаганы, ә икенчесе миһербанлыгы өчен. Һәм бу нәрсә аңа үзе-нең туганнарына ярдәм итүгә дәртләндерә, чөнки ярдәм иткәне өчен аны Аллаһы Тәгалә бүләкләячәк, ә туганнарының йөрәге аңа карата мәхәббәт белән тулачак.

سَتَفْتَحُونَ مِصْرَ، فَإِذَا فَتَحْتُمُوهَا فَأَحْسِنُوا إِلَى أَهْلِهَا،

فَإِنَّ لَهُمْ ذِمَّةً وَ رَحِمًا أَوْ قَالَ:ذِمَّةً وَ صِهْرًا .


Достарыңызбен бөлісу:
1   ...   4   5   6   7   8   9   10   11   ...   19




©dereksiz.org 2024
әкімшілігінің қараңыз

    Басты бет